Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИЧӘ ТУФАН БӘХӘСЛӘШӘ АЛАРДА...

Туфан ага Миңнуллин белән мин үз гомеремдә нибары өч тапкыр очрашып, сөйләшеп, фикерләшеп калдым. Аның беренчесе университетта соңгы курста укыганда булды. Без — татар яшьләре — «Шәрык» клубына җыелган идек. Туфан ага белән очрашуга... Бирегә ул Нәҗибә апа һәм оныгы Данияр белән бергә килде. Чәй өстәле янында шактый гына кызыклы әңгәмә булды. Татарның олпат әдибеннән бераз шүрләтсә дә, аңа бер-бер артлы сораулар яудырганыбыз исемдә. Туфан ага, безне сынап, үзе дә сорау арты сорауларын кызганмады. Замана яшьләрен, аеруча да фикерлеләрен ярата, аларны өйрәнә иде ул...
Икенче очрашу, инде мин укуны тәмамлап, университетта эшли башлагач булды. Татар драматургиясе һәм аның төрки әдәбиятлар контекстында формалашу үзенчәлекләрен
16
кандидатлык диссертациясе кысаларына тупларга омтылып йөргән көннәремнең берсе иде. Уку йортыбызның «Мизгел» яшьләр театры Туфан аганың «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәрен сәхнәләштерде. Режиссёр Марсель Җаббаров, күренекле драматургыбызны инде ничә тапкырлар чакырып та, аерым сәбәпләр чыгып, гел килә алмыйча калуына үзенә генә хас бер борчылу белән янып йөри, премьера көнне бик үзгәрә, уйга кала, инде ышанып бетмәсә дә, Туфан Миңнуллинның да килүе мөмкин, дип безгә хәбәр салып куя. Һәм килә Туфан ага... Килү генә бер хәл, спектакльгә зур бәя бирә. Чыннан да, «Мизгел» сәнгатьнең бар таләпләрен күздә тотып иҗат итә, аны тамашачы ярата, төрле районнарга гастрольләр оештырыла, хәтта «Халык театры» исеменә лаек була!
Менә шулай әвәрә килеп йөргән вакытта (журналистлар белән теге яки бу рольне башкаручыны, режиссёрны, хәтта Туфан аганың үзен «кавыштырып» чабулаганда), әйдәман драматургыбыз белән минем арада кем булуым, ни белән шөгыльләнүем һ.б. хакында җәһәт сүз алышу булды. Мин, аның кесә телефоны номерын сорап алып, «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсенә (бу вакытта аның җитәкчесе идем) чакырачагыбызны әйттем. Туфан ага сынаулы караш ташлады...
Берничә көннән теге номерны җыям. Туфан Миңнуллинның көр тавышы минем үтенеп чакыруга (яшьләр арасында пьесалар язарга теләк-омтылыш, хәтта беренче тәҗрибәләр дә бар, тик тиешле юнәлеш бирердәй остаз юк!) уңай җавап кайтара. Тиешле вакытка килә, очрашабыз... Аудиториябез шыгрым тулы. Туфан ага шат: иҗат турында ачылып китеп сөйләшердәй егет-кызлар, яшь мөгаллимнәр бар, драматургия буенча диссертация әзерләнә...
Туфан ага белән өченче очрашуым шулай була. Әлбәттә, яшьләр өчен бихисап тәҗел фикерләр яңгырый, даими очрашып торырга килешенәбез, драматург берничә өметле яшь «пьесачыны» шефлыкка алырга вәгъдә бирә. Әмма... бу очрашуыбыз соңгысы булуын ул вакытта кем уйлаган?!
Еллар узган. Соңгы очрашуыбызда Туфан аганың иҗат турында әйткән бер, әмма берәгәйле фикере истә: «Матур әдәбият әсәре тудыру өчен, бер Туфан булып кына язу җитми, әсәрдә ничә персонаж булса, ничә образ катнашса, минем күңелдә дә шул хәтле Туфан була. Үз-үзең белән бәхәсләшеп, гадел хакыйкатькә җитәргә, укучы-тамашачыңа да шуны җиткерергә кирәк!»
Олуг әдиптән зур иҗат кала. Басылганнары һәм басылмаганнары, әйтелеп бетмәгән фикерләр... Туфан ага безне калдырып киткәч тә, шулай булды. Бу санда тәкъдим ителә торган бер бәян һәм өч пьеса (берсе төгәлләнмәгән) әле моңа кадәр беркайда да дөнья күрмәгән. Без ул кулъязмаларны редакцияләргә, үзгәреш кертергә, пьесаларның ул билгеләгән исемнәрен алмаштырырга җөрьәт итмәдек. Ул әсәрләр кайчандыр язылып онытылган, читкә куелган кулъязмалар түгел, ә әдипнең тән һәм җан җылысын гомеренең иң соңгы мизгелләрендә үзенә сеңдереп калган язмалар — ничек бар, шулай калсын, дидек. Алар әдипнең иҗат лабораториясен дә хәтерләтәдер әле. Бер нәрсәдә шигебез юк: бу өр-яңа әсәрләр сезгә ошаячак, укучыларыбыз! Нәкъ Туфанча, яшәешебезнең төрледән-төрле актуаль мәсьәләләрен кыл үзәккә куеп, ничәмә-ничә Туфан бәхәсләшә аларда!