Логотип Казан Утлары
Комедия

ӘБРӘКӘЙ

КОМЕДИЯ
Катнашалар:
Гыйбадулла Бәдриев — Кәкре Каен авылы кешесе.
Зөлхиҗә — Гыйбадулланың хатыны.
Хөкемдаров Самуил Иванович — прокурор.
Чистюлькина Аллария Ахметовна — санэпидемстанция башлыгы.
Күмербәков — янгын сүндерүче.
Салымгалиев — салым инспекторы.
Шредер — немец, Германиядән килгән эшмәкәр.
Искәндәр — Шредерның тәрҗемәчесе.
Шофёр.
Хәяли — авыл диванасы.
Беренче хатын - кыз.
Икенче хатын-кыз.
Полицейский.
Кәттә егет.
Беренче күренеш
Федераль дигән исем йөрткән олы юл Кәкре каен авылы яныннан үтә. Гыйбадулла исемле Кәкре Каен авылы кешесенең бакча арты нәкъ менә шул юлга килеп терәлгән. Бакча артында котырып агачлар үскән. Шул агачлык янына ерак һәм якын араларга йөрүче эреле-ваклы автобуслар, машиналар туктап ала. Аларда утырып йөрүчеләр, кысталгач, әлеге агачлыкка сибелеп, кече һәм зур йомышларын үтиләр. Пәрдә ачылганда, шул агачлык янында кулына сәнәк тоткан Гыйбадулла йөренә. Җырлап-биеп авылның диванасы Хәяли керә.
Хәяли.
Алай яшәек әле дә,
Болай яшәек әле.
Рәхәтлеккә чыдап булмый, Җырлап яшәек әле.
Исәнмесез, иптәш Бәдриев.
Гыйбадулла. Исәнме, Хәяли.
Хәяли. Автобус килмәдеме әле? Г ыйбадулла. Юк әле, Хәяли.
Хәяли. Син монда сәнәк белән нишлисең?
Г ыйбадулла. Таптым әле менә. Хәяли. Төшеп калганмы?
Гыйбадулла. Калдырганнар.
Хәяли. Җырлыйммы?
Гыйбадулла. Җырла, Хәяли, җырла.
Хәяли. Акча бирәсеңме?
Гыйбадулла. Бирәм, Хәяли, бирәм.
Хәяли. Юк, мин синнән алмыйм.
Гыйбадулла. Нигә, Хәяли?
Хәяли. Син миңа тимисең. Рәхәт яшибез дигәнне җырлыйммы?
Гыйбадулла. Җырла, Хәяли.
Хәяли.
Алай итәрбез әле дә,
Болай итәрбез әле.
Рәхәтлектә яши-яши Үлеп китәрбез әле. Алай рәхәт була ул да, Болай рәхәт була ул. Авызыңда тешең булса, Яшәү рәхәт була ул.
Гыйбадулла. Бу җырларны сиңа кем өйрәтә, Хәяли?
Хәяли. Күрше бабай.
Гыйбадулла. Ул рәхәт яшимени?
Хәяли. Эһе. Аның кәҗәсе бар.
Түбәгә кунган күгәрчен, Тимә аңа —
ӘБРӘКӘЙ
47
гөрләсен.
Автобус килде. (Чыгып йөгерә. Бераздан ике хатынга ияреп керә.) Җырлаган өчен акча бирегез.
Беренче хатын - кыз. Чё, чё? Хәяли. Марҗа икән әле.
Чыгып йөгерә, хатыннар агачлыкка ашыгалар.
Гыйбадулла. Кая барасыз? Беренче хатын - кыз: Чего? Г ыйбадулла. Куда идёте?
Беренче хатын - кыз. Какое твоё дело?
Гыйбадулла. Моё дело есть. Там мой сад, огород.
Икенче хатын - кыз. Без синең бакчаңа кермибез.
Г ыйбадулла. Агачлыкка керергә дә ярамый.
Икенче хатын - кыз . Ничек инде ул «ярамый?»
Гыйбадулла. Ярамый дигәч ярамый. Исе бакчага тарала, өйгә керә.
Икенче хатын - кыз . Нәрсә исе?
Гыйбадулла. Нәрсәгә керәсез соң? Шуның исе. Таптылар җайлы урын. Бөтен Рәсәй сасысын иснәп ятабыз. Киләләр дә тукталалар, киләләр дә тукталалар.
Икенче хатын - кыз. Ә без кая барырга тиеш?
Гыйбадулла. Анда минем эшем юк. Рәсәй иркен.
Беренче хатын - кыз. Что он говорит?
Икенче хатын - кыз. Воняет, говорит.
Хатын-кызлар көлешә.
Беренче хатын - кыз. Дяденька, мы по-маленькому.
Г ыйбадулла . Маленькиен, большуен белмим, нилзә.
Икенче хатын - кыз . Ну-ка отойди, мужик.
Гыйбадулла. Атайду мин сиңа. Дома надо было кончать.
Беренче хатын - кыз. Уважать надо женщин, абы.
Гыйбадулла . Мин уважаю. Идите на другое место.
Шофёр керә.
Шофёр (Гыйбадуллага). Тагын чыгып бастыңмы?
Г ыйбадулла. Бассам, ни әйтерсең? Бүтән урын беткәнмени сиңа? Киләсең дә туктыйсың.
Шофёр. Миңа түгел, пассажирларга кирәк. Нәрсә, алар асларына җибәрсеннәрмени?
Гыйбадулла . Асларында, өсләрендә эшем юк. Туктама монда.
Шофёр. Йә, ярый, бүтән туктамам. Болар барып килсен дә...
Г ыйбадулла (бераз йомшарып). Туктамам дисең дә...
Шофёр . Йә инде, вакланма. (Хатын- кызларга). Идите. Только быстро. (Хатын-кызлар киткәч). Йөз километр, ике йөз километр үтәсең, бер җирдә бәдрәф юк.
Гыйбадулла. Ялганлама. За-правкаларда бар.
Шофёр. Бар... Син анда кереп кара. Ирләр ничек тә җаен таба, хатын-кызларны нишләтим?
Гыйбадулла. Нишләтәсен белмәгәч, утыртып йөрмә.
Шофёр. Син, абзый, порнография белән шөгыльләнмә, ярыймы?!
Гыйбадулла. Нәрсә сөйләгән буласың? Нинди порнография?
Шофёр. Әллә белмисең?
Гыйбадулла. Белмим дә, нитмим дә.
Шофёр. Алай димә, абзый, нитә-сеңдер әле.
Гыйбадулла. Нәрсә әллә кая борасың? Эчәгеңне сәнәккә кадап, агачка элеп куярмын. Бозылып беткән хатын-кыз ташып.
Шофёр . Үзең башладың, абзый.
Гыйбадулла. Башлатырмын мин сиңа. Киләсең дә туктыйсың. Туктамасаң, түзәләр алар.
Шофёр . Түзәр хәзерге хатыннар. Син безнең илнең нинди ил икәнен беләсеңме? Безнең ил бит ашамый- эчми, пес итми, тәрәт итми торган кешеләр өчен төзелгән.
Г ыйбадулла. Илеңдә минем эшем юк. Әбрәкәй исе минем өйгә керә.
Шофёр. Илеңнән бәдрәф исе килгәч, синең өйгә генә керми калмас инде.
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
48
Гыйбадулла. Син бик остарма, егет. Рулеңне тартып алмасыннар.
Шофёр. Кемнәр?
Гыйбадулла. Лыгырдаганыңны тыңлап торучылар.
Шофёр. Синме?
Гыйбадулла. Бар, печтрихала- рыңны утырт та сыпырт.
Шофёр (чыгып килгән хатын- кызларга). Всё нормально?
Беренче хатын - кыз (Гыйбадуллага). Ты прав, бабай, воняет... Спасибо, бабай.
Гыйбадулла. Какой бабай булыйм мин сиңа? (Шофёрга). Икенче туктасаң, тәгәрмәчеңне сәнәк белән тишәм.
Шофёр . Син сәнәк күтәреп йөрмә, памперс сат, акчаң булыр.
Г ыйбадулла. Өйрәтмә. (Үткән- сүткән автобусларга сәнәк селкеп калуын дәвам итә.)
Хәяли керә.
Хәяли. Күп акча булды. Тагын ав-тобуслар килә әле. Алар монда туктый-лар. Җырлыйммы, иптәш Бәдриев?
Гыйбадулла. Җырла, Хәяли, җырла.
Хәяли.
Алай итәрбез әле дә, Болай итәрбез әле. Рәхәтлектә яши-яши Үлеп китәрбез әле. Иделләрне кичәбез дә Аргы якка күчәбез.
Безгә рәхәт тормыш килде, Аяк тибеп эчәбез.
Җиңел машина килеп туктаган тавыш. Хөкемдаров белән Чистюль - кина керәләр. Хәяли алар каршына жырлап-биеп бара.
Хәяли.
Дулкынланып сулар керә Парахут идәненә.
Мондый рәхәт, матур тормыш Тик безнең илдә генә.
Акча бирегез!
Гыйбадулла. Хәяли! Кит аннан. Алардан акча сорамыйлар.
Хәяли. Сараннар!
Китеп бара.
Хөкемдаров. Рәхим итегез, Аллария Ахметовна!
Чистюлькина. Башта сез рәхим итегез, Самуил Иванович!
Хөкемдаров. Мин бит, ни дисәң дә, кавалер.
Чистюлькина. Хатын-кыз чыдамрак була.
Хөкемдаров. Хатын-кызның чыдамлылыгыннан явызларча файда-ланырга ярамый.
Чистюлькина. Хатын-кыз ир-атларны хөрмәт итәргә тиеш. Рәхим итегез.
Хөкемдаров. Юк инде, сез рәхим итегез.
Чистюлькина. Сез рәхим итегез.
Хөкемдаров. Юк, Аллария ханым. Мин тәмугка гына сездән алда керәм.
Чистюлькина. Рәхмәт.
Агачлыкка юнәлә.
Г ыйбадулла ( Чистюлькина юлына аркылы төшеп). Кая барасың? Чистюлькина. Гафу итегез...
Гыйбадулла . Кая барасың, диләр.
Чистюлькина. Ничек инде, кая барасың. Хатын-кызга шундый сорау бирергә ничек оялмыйсыз?
Гыйбадулла. Оялмыйм. Әгәр йомышыгызны йомышларга булса, анда ярамый.
Чистюлькина. Нинди йомыш турында сөйлисез?
Гыйбадулла. Агачлыкка нигә керәсең соң?
Чистюлькина. Нәрсә, әйтеп бириммени?
Гыйбадулла. Кирәкми. Андый эш белән агачлыкка керергә ярамый.
Чистюлькина. Гафу итегез...
Гыйбадулла. Итмим. Ярамый.
Хөкемдаров (якынрак килеп). В чём дело?
Гыйбадулла. Твой баба штули? Туда нилзә.
Хөкемдаров. Син нәрсә?
Г ыйбадулла. Нәрсә түгел, кем.
Хөкемдаров. Аңлатып сөйлә.
Гыйбадулла . Арыдым инде аңлата - аңлата. Аңгыра сарыклар шикелле әйткән саен шунда чабалар. Күрәсеңме бу бакчаны?
ӘБРӘКӘЙ
49
Хөкемдаров. Йә, күрәм...
Гыйбадулла . Алма бакчасы икәнлеген дә күрәсеңме?
Хөкемдаров. Йә, күрәм ди...
Гыйбадулла. Умарталарны да күрәсеңме? Әнә анда куыш тора. Мин шул куышта төннәрен йоклыйм. Әнә анда безнең өй. Без анда җәй көннәре тәрәзәне ачып куеп ашыйбыз. Чәй эчәбез. Врачлар да әйтә — саф һава сулау файдалы, ди.
Хөкемдаров. Шуннан?
Гыйбадулла. Шуннан шул. Бу агачлыктан әбрәкәй ясап бетердегез.
Хөкемдаров. Нинди әбрәкәй?
Гыйбадулла. Сезнеңчә туалит инде. Без нәрсә, шуны иснәп чәй эчикме, йоклыйкмы?
Хөкемдаров. Вон что... Ә кешеләр кая барырга тиеш?
Гыйбадулла. Ә без кешеләр түгелме?
Хөкемдаров. Бу җир синеке түгел. Әнә синең җирең — үзең күрсәткән бакчаң. Кит моннан.
Гыйбадулла. Нәрсә җикеренәсең? Китәрмен мин сиңа. Кәттә машинага утырдым дигәч тә...
Хөкемдаров. Бу агачлык синеке түгел, аңлыйсыңмы? Дәүләтнеке.
Гыйбадулла. Агачларны мин утырттым. Машина газы кермәсен дип. Сез монда...
Хөкемдаров. Агачлар синеке булса, җир дәүләтнеке.
Гыйбадулла. Җир дәүләтнеке булса, сәнәк минеке.
Чистюлькина. Самуил Иванович, китик.
Хөкемдаров. Юк инде, Аллария ханым. Бу гражданин миңа янады бит әле. Син, гражданин, сәнәгеңне бик бутама. Синең каршыңда хатын-кыз тора, томана. Хатын-кызны хөрмәт итәргә кирәк.
Гыйбадулла. Хөрмәт итәргә дип... Әллә мин аны тәпи тотыйммы?
Чистюлькина. Фу, тәрбиясез. Китик, Самуил Иванович.
Чыгып китә.
Хөкемдаров. Син беләсеңме минем кем икәнлегемне?
Г ыйбадулла. Кемлегеңдә эшем юк, ярамый дигәч, ярамый.
Хөкемдаров. Мин районның прокуроры.
Гыйбадулла. Булмагаең. Минем алдым да, артым да чиста.
Хөкемдаров. Дәүләт җирен үзләштергәнең өчен мин сине, беләсеңме, нишләтә алам?
Гыйбадулла. Куркытма. Астыңа җибәрсәң дә, кертмим.
Хөкемдаров. Мин сине сәнәгең белән бергә утыртып куячакмын.
Гыйбадулла . Мине бабага утыртканнар инде.
Хөкемдаров. Кара аны.
Чыгып китә.
Гыйбадулла. Карарбыз.
Зөлхиҗә (агачлар арасындагы сукмактан чыгып). Сүзе булмас микән, Гыйбади?
Г ыйбадулла. Нинди сүз?
Зөлхиҗә. Пыркарур, ди бит.
Гыйбадулла. Пыркарур булса, эшен бетереп чыксын. Әбрәкәйләре бардыр.
Зөлхиҗә. Аш суына, бар, ашап чык.
Гыйбадулла. Хәзер моннан автобус үтәсе. Үткәреп җибәрим дә керермен.
Зөлхиҗә. Аларның бетәсе юк. Бөтенесен дә саклап булмас.
Гыйбадулла. Бер биздерсәң, туктамыйлар ул. Бер атна сакласак, бизәчәкләр.
Зөлхиҗә. Бизеп кая барсыннар инде. Агачлык бакча артында гына. Утыртма дидем шул агачларны.
Гыйбадулла. Син дә нервыда уйнама әле.
Зөлхиҗә. Утыртып куймасын пракарур.
Гыйбадулла. Утыртып карасын. Закон бар.
Зөлхиҗә. Пракарур үзе закон бит инде. Бар, ашап чык, үзем саклый торам.
Гыйбадулла . Сине тыңлыйлармы...
Зөлхиҗә. Тынламый карасыннар.
Гыйбадулла. Берсен дә җибәрмә. Куркытсалар да, курыкма. Эчәгеңне сәнәк белән актарып алып, агачка элеп куярмын, диген.
Зөлхиҗә. Кайгырма, сүзен табарбыз.
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
50
Г ыйбадулла . Ул - бу булса, кычкыр.
Китә.
Зөлхиҗә . (Сәнәген иңбашына салып әрле-бирле йөренә.)
Жырлап Хәяли керә.
Хәяли.
Әнә килә афтамабил,
Төягәннәр сарыклар.
Бары безнең илдә генә
Рәхәт яши халыклар.
Кая китте иптәш Бәдриев?
Зөлхиҗә. Ашарга кайтып китте.
Хәяли. Хәзер халык саранланды. Элек җырлаган өчен күп акча бирәләр иде. Хәзер бирмиләр. Мин өйгә кайтып ашап киләм, ярыймы? Автобус килсә, әйт, иптәш Хәяли озакламый килә, диген.
Китә.
Зөлхиҗә (җырлый - җырлый йөренә).
Ай-ли, Җәмилә,
Җәй көннәре ямьле лә.
Ай-ли, Җәмилә,
Җәй көннәре ямьле лә.
Машина килеп туктаган тавыш. Салымгалиев йөгереп керә дә агачлыкка чаба.
Зөлхиҗә. Стоп!
Салымгалиев туктап кала, артына борылып карарга курка.
Салымгалиев. Кем син?
Зөлхиҗә. Тиррарист.
Салымгалиев. Ни кирәк миннән?
Зөлхиҗә . Борыл да сыпырт моннан.
Салымгалиев (борылып Зөлхиҗәне күргәч). Син кем?.. (Танып алып). Бәй, Зөлхиҗә ич син. Зөлхиҗә бит син, әйеме?
Зөлхиҗә. Мине каян беләсең?
Салымгалиев. Бәй, Кушкаен авылыннан ич мин.
Зөлхиҗә. Танымыйм.
Салымгалиев. Син безнең авылга кунакка килгән идең.
Зөлхиҗә. Кайчан?
Салымгалиев. Утыз ел элек. Безнең авыл кызы белән клубка килгән идегез. Вәсилә белән.
Зөлхиҗә . Вәсилә? Ә-ә-ә... Кайда ул хәзер?
Салымгалиев. Белмим. Каядыр киткән бугай. Мин Казанда финансовый- да укый идем. Сезне озата барган идем. Син миңа бик ошаган идең. Вәсиләләр капка төбендә сөйләшеп тә тордык.
Зөлхиҗә. Танымыйм.
Салымгалиев. Кеше танырлык түгел идең шул. Бик чибәр идең. Чибәр кызлар егетләрне танымый бит ул. Миңа да «фи» дип әйтеп кенә кереп киттең Вәсиләләргә.
Зөлхиҗә. Шул бер күрүдән та-ныйсыңмы?
Салымгалиев . Танымаска. Сурәтең күңелемә сеңеп калды. Бер күрүдә гашыйк булган идем. Авылыгызга килергә дә уйлаган идем, Казанга китәсе булды. Хат та язмакчы идем, нәрсәдер шунда... Аннары Казакъстанга эшкә җибәрделәр. Өч ел элек үзебезнең якларга кайттым, районда эшлим. Кирәк бит, ә, кайда очраттым үзеңне. Нишләп йөрисең сәнәк белән?
Зөлхиҗә. Йөрим инде.
Салымгалиев. Шушы Кәкре Каен авылында яшисеңме?
Зөлхиҗә. Шушында.
Салымгалиев. Кирәк бит, ә... Язмыш кайда очраштырды. Син һаман да әле чибәр.
Зөлхиҗә. Бар инде, керәсе җиреңә кереп чык.
Салымгалиев . Керәсе дип инде...
Зөлхиҗә. Бар инде, бар. Ирем килеп чыкканчы, эшеңне эшлә.
Салымгалиев. Ирем?.. Ничек?
Зөлхиҗә. Картым инде. Без монда аның белән каравылда торабыз.
Салымгалиев. Берәр нәрсә саклыйсызмы?
Зөлхиҗә . Менә бу агачлыкны. Автобуслар, машиналар туктый да, шул агачлыкка кереп чыгалар.
Салымгалиев. Нигә?
Зөлхиҗә. Син нигә чаба идең соң?
Салымгалиев. Ә нәрсә, ярамыймы?
Зөлхиҗә. Ничек ярасын. Анда безнең бакча, өй рәдем.
Салымгалиев. Ә-ә-ә, аңладым,
ӘБРӘКӘЙ
51
аңладым. Ярый инде алайса... Сау бул, Зөлхиҗә. Син һаман да чибәр.
Зөлхиҗә. Бар инде, кереп чык. Бер кешедән әллә ни булмас. Аяк астыңа карап бас.
Салымгалиев. Юк инде, рәхмәт.
Зөлхиҗә. Бар инде, бар. Мине ошаткан хакына булыр.
Салымгалиев. Рәхмәт.
Башын иеп чыгып китә.
Зөлхиҗә. И Алла...
Ай-ли, Җәмилә, Җәй көннәре ямьле лә.
Ай-ли, Җәмилә, Җәй көннәре ямьле лә.
Күмербәков керә.
Күмербәков. Исәнмесез. Здрас- туйте.
Зөлхиҗә. Исән әлегә.
Күмербәков. Ярый, апа, гел исән бул. (Агачлыкка юнәлә). Будь здорова.
Зөлхиҗә. Анда ярамый.
Күмербәков. Нәрсә ярамый?
Почему? Ни булган?
Зөлхиҗә. Бу — әбрәкәй түгел.
Күмербәков. Вижу.
Зөлхиҗә. Күргәчтен, нигә анда таба барасың?
Күмербәков. Соң, кирәк бит.
Надо, апа.
Зөлхиҗә. Ярамый.
Күмербәков. Мин моннан ничә ел үтеп йөрим, можно было.
Зөлхиҗә. Түздек, түздек тә, тү-землегебез бетте. Әбрәкәйдә яшәгән кебек яшибез.
Күмербәков. Запах чтоли?
Зөлхиҗә. Әллә сизмисеңме?
Күмербәков. Да-а-а. Минем ни бит, апа, кече йомыш кына. Малая нужда.
Зөлхиҗә. Барып җиткәнче түзәрсең.
Күмербәков . Мин пожарга чабам. Константиновкада пожар. Пожарда бәдрәф кайгысы юк. Пожарный мин, апа. Поняла, пожарный.
Зөлхиҗә. Пожар булгач, нәрсә телеңә салынып торасың, чап.
Күмербәков. Пожарныйларның башлыгы мин. Соңрак барсам да ярый. Анда егетләр эшли.
Зөлхиҗә. Ярамый.
Күмербәков. Миндә простата, апа.
Зөлхиҗә. Анысы нәрсә тагын?
Күмербәков. Такая болезнь. Бәдрәфкә еш йөгертә торган чир.
Зөлхиҗә. Ир кешедер бит син. Кече йомыш өчен агач арасына кермәскә дә була. Хатын-кыз кебек чүгәләп торасы юк. Машинаң янына басып, моторын караган бул да...
Күмербәков (көлеп). Бер дә белмәгәнең юк икән.
Зөлхиҗә. Барысын да күргән. Бар, юлыңда бул. Пожарың янып бетмәсен.
Гыйбадулла керә.
Гыйбадулла. Нәрсә монда?
Зөлхиҗә. Менә, тыңламый.
Гыйбадулла. Ә-ә, бу бит өй янып беткәнне карап йөрүче.
Күмербәков. Сүндерүче мин, пожарный.
Гыйбадулла. Каенлык янганда сүндердегез инде.
Зөлхиҗә. Константиновка яна, ди, шунда чабам, ди.
Гыйбадулла. Алайса суыңны монда әрәм итеп торма.
Күмербәков. Ярый кертмәсәң... Өегез янса, килеп тә карамыйм. Понял?
Китеп бара.
Зөлхиҗә. Монда кызык нәрсә булды бит әле, Гыйбади. Кушкаен авылы кешесе туктады. Кайчандыр мине ошаткан булган икән. Финансы- га укыдым, ди. Казакъстанда эшләдем, ди, хәзер районга кайттым, ди.
Гыйбадулла. Салымгалиевтер инде. Налуг җыючы.
Зөлхиҗә. И-и-и, карале, белгән булсам...
Гыйбадулла . Белеп нишли - сең?..
Зөлхиҗә. Соң ни бит. Налуглар күбәйде бит.
Г ыйбадулла. Ул нишли ала?
Зөлхиҗә. Бераз җиңеләйтер иде.
Гыйбадулла. Башың бармы синең? Ул ничек җиңеләйтсен, налугны Мәскәү сала. Әнә, Мәскәвенә барып пес итсен.
Зөлхиҗә. И, алай сөйләшмә инде, Гыйбади. Чибәр идең, ди. Хәзер дә чибәр,
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
52
ди.
Гыйбадулла. Ияреп китәсең калган. Сартир саклап утырмас идең.
Зөлхиҗә. Юк инде, синнән китеп беркая да барасым юк. Налуг җыючыга бигрәк тә. Аларга бит кеше рәнҗеше төшәдер. Кешеләрне җылатып...
Ай-ли, Җәмилә,
Җәй көннәре ямьле лә,
Ай-ли, Җәмилә,
Җәй көннәре ямьле лә.
Өебезне авылның теге башына саласы калган.
Гыйбадулла . Ул вакытта бу юл юк иде. Бу урынны әллә рәшәткә белән уратып алыйк микән?
Искәндәр белән Шредер керәләр.
Искәндәр (Шредерга). Битте ферцайн зи, герр Шредер, вир һабен айне ланге райзе фар. (Сез инде гафу итегез, герр Шредер, бүген барасы юл ерак).
Шредер. Йа, йа, даст ист клар. Эксотишее ланд. (Әйе, әйе, аңлашыла. Экзотик ил ).
Агачлыкка юнәләләр.
Г ыйбадулла. Анда ярамый.
Искәндәр. Ни өчен?
Гыйбадулла. Анда әбрәкәй юк.
Искәндәр . Нәрсә ул әбрәкәй?
Гыйбадулла . Татармы соң син?
Искәндәр. Татар.
Г ыйбадулла. Әбрәкәй — туалит дигән сүз. Туалит юк агач арасында.
Искәндәр . Беләм. Россия юлларында күп йөрим. Кайда агач — шунда туалет.
Г ыйбадулла. Монда андый закон юк. Монда минем закон. Агачлар арасына керергә ярамый. Әнә анда минем өй, анда бакча.
Искәндәр. Бу иптәш Германиядән килгән. Бизнесмен. Немец.
Гыйбадулла. Нимес булса да ярамый, американ булса да ярамый. Фәрештейн?
Шредер. Вас ист даст? (Ни бу?)
Искәндәр . Зи загт, дас айнтратт нихьт мёглихь ист. (Керергә ярамый, ди).
Шредер. Варум? (Нигә?)
Искәндәр. Эс штинкт хар. Унд гер хаус ист ганц гендер нәйе. (Яман ис таралды, ди. Аларның өе якында гына).
Шредер . Унд вэсхальб бенутцет ман дизен платц альс кло? (Алайса нигә бу урынны туалет итеп файдаланалар?)
Искәндәр (Гыйбадуллага). Гер-маниядән килгән кунагыбыз әйтә: нигә сезнең бакчагызны туалет итеп файдаланалар, ди.
Зөлхиҗә. Монысы безнең бакча түгел. Безнең бакчаның башы. Машиналар исе кермәсен дип, бу агачларны Гыйбадулла абыең утыртты. Шул урынны бәдрәф иттеләр. Гыйбадулла абыең әйтә, кисеп ташламыйча булмас, ди.
Г ыйбадулла. Күп сөйлисең.
Зөлхиҗә. Нимес ди бит, аңласын.
Г ыйбадулла . Бик аңлады инде.
Шредер . Вас ист дас? (Ни бу?)
Искәндәр. Дас ист Вальд эс гибт кайнен платц эр. Дер манн дизер фрау плэнт, алле бойме хир цу фел- лен. (Якын-тирәдә агачлык юк икән.
Ханымның ире дә агачларны кисеп ташларга тели).
Шредер . Варум? Вас фюр шульд хабен ди бойли? Штатд эссен вэрэ эс бессер, хир кло цу эррихьтен.
Г ыйбадулла. Нәрсә дигән була ул?
Искәндәр. Нигә туалет эшләп куймыйлар, ди.
Г ыйбадулла. Кем?
Искәндәр. Үзегез.
Гыйбадулла. Шул гына җитмәгән иде.
Искәндәр. Түләүле бәдрәфләр бар ич. Сез дә эшләп куегыз матур итеп. Керергә теләгәннәр акча түләп керер.
Гыйбадулла. Кешене пес иттереп акча эшләмәсәң, авылда эш калмады шул. Бар инде, кертеп чыгар кунагыңны. Әллә каян килеп сасытма- салар, беткән ди үзебезнекеләр.
Искәндәр . Рәхмәт, абзый кеше. (Шредерга агачлыкны күрсәтеп). Бит- те шён, херр Шредер.
Шредер (кулын селкеп). Но, но... Данке шён. (Гыйбадулла белән Зөлхиҗәгә). Ауффидерзиен!
Китәләр.
ӘБРӘКӘЙ
53
Зөлхиҗә. Үпкәләде бугай.
Гыйбадулла. Нимес үпкәли белми ул. Җирәнгәндер.
Зөлхиҗә. Карале, Гыйбади, барыбер эш юк, әллә, мин әйтәм, теге кеше әйткәнчә, берәр нәрсә әмәлләп куясыңмы?
Г ыйбадулла. Ай-яй, бик тиз баерга җыена берәү.
Зөлхиҗә. Баюдан түгел инде. Болай кеше көлдереп торганчы.
Гыйбадулла. Бездә бит аның кешесе дә бушка йомышларга өйрәнгән, барыбер агач арасына чабарлар.
Зөлхиҗә. Чапмаслар, каршыла- рында әбрәкәй торгач.
Хәяли Җырлап керә).
Түбәгә кунган күгәрчен, Тимә аңа, гөрләсен.
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
54
Безнең илдә яшәп кенә Хәяли.
Рәхәтлекне күрәсең. Әфлисуннарның кабыгын
Ашаучылар бар микән?
Автобус килмәдеме? Безнең кебек рәхәт итеп
Гыйбадулла. Юк әле, Хәяли, ЯшәҮчеләр бар микән?
юк. Ут сүнә.
Икенче күренеш
Шул ук урын. Гыйбадулла белән Зөлхиҗә тактадан матур итеп ясалган бәдрәф янында басып торалар. Бәдрәфнең маңгаена «Әбрәкәй» дип язып куйганнар.
Гыйбадулла (үз эшенә сокланып карап тора). Булды бит бу.
Зөлхиҗә. Бик килешле килеп чыкты.
Гыйбадулла. Кысталмаган килеш тә кереп чыгарлык.
Зөлхиҗә (җирдәге комганнарны рәтләп куеп). Дүрт комган җитәр микән?
Гыйбадулла. Карарбыз. Җитмәсә, алырбыз. Бәлкем әле торба белән су да кертербез. Шәһәрдәге шикелле итеп эшләрбез. Ялкауланды бит хәзер халык, бөтен эшен утырып эшли.
Зөлхиҗә. Гыйбади, «Әбрәкәй» дигәнне аңларлар микән?
Г ыйбадулла. Клуб белән бутамаслар әле.
Зөлхиҗә. «Бәдрәф» дип язасы калган.
Г ыйбадулла . Аны аңларлар дисеңме?
Зөлхиҗә. Бәдрәф әйбәтрәк. Фа-милиябез дә Бәдриев. Колакка якын ишетелә.
Г ыйбадулла. Ишетелгәч, язганчы әйтергә иде.
Зөлхиҗә . Хатын - кыз акылы төштән соң. Үзебезнең ындыр артындагы бәдрәфебездән дә матуррак бу, Гыйбади.
Гыйбадулла. Шулай тиеш. Үзебезгә кайтышы да ярый, халыкка дигәне матур булсын. Акыл бирдең әле, Зөлхи, «Әбрәкәй» янына нимесчә дә язып куя-быз. Ни дисәң дә, акылны нимес бирде.
Жырлап-биеп Хәяли керә.
Хәяли.
Дулкынланып сулар керә Пароход идәненә.
Мондый рәхәт, матур тормыш Тик безнең илдә генә.
Исәнме, иптәш Бәдриев. Исәнме, иптәш Бәдриева.
Зөлхиҗә. Бик әйбәт әле, Хәяли. Үзең нихәлләрдә?
Хәяли. Алда — гөл, артта — кычыткан. (Үз сүзеннән тәм табып көлә. Жырлап бии).
Яшәгәне яшәп тора, Үлгәне үлеп тора. Тормышлары шундый рәхәт Көләсе килеп тора.
Бу сыерчык оясын ник зур итеп ясадыгыз?
Зөлхиҗә. Сыерчык оясы түгел ул, Хәяли, әбрәкәй.
Хәяли. Нәрсәгә ул?
Зөлхиҗә. Әллә күргәнең юкмы?
Үзегездә дә бардыр.
Хәяли. Ә-ә-ә, белдем.
Тәмләп көлә дә биеп китә.
Утырабыз да китәбез Колхоз арбаларына.
Аңгыра фирма хуҗа булды Колхоз амбарларына.
Биеп, бәдрәф эченә кереп китә. Тәрәзәсеннән башын тыгып җырлый.
Карап калалар икән, Налуг салалар икән; Налугыңны түләмәсәң, Тартып алалар икән.
Автобус килеп туктаган тавыш. Хәяли: «Автобус килде, автобус килде!» — дип чыгып чаба. Анда аның җыр-лаганы ишетелә. Шофёр керә. Аның алдыннан Хәяли җырлап-биеп килә.
Хәяли.
Биек тауның башларында
Тезелеп үскән әнисләр.
Тезелеп үскән әнис кебек
Яшәсен коммунисләр.
ӘБРӘКӘЙ
55
Шофёр. Молодец, Хәяли. (Кесәсеннән акча алып Хәялигә суза). Бар, автобуста акчалы кешеләр күп. (Хәяли чыгып йөгергәч, бәдрәфкә карап тора). Шәп булган бит бу. Әйттем бит мин синд.
Гыйбадулла. Син әйтмәден, нимес әйтте. Үтеп бара иде бер нимес, әйтте дә китте.
Шофёр. Молодец... Акчалыдыр бит?
Зөлхиҗә . Мен тәнкәлек такта китте. Нигезе кирпечтән. Күпме кирпеч, күпме симент.
Шофёр. Молодцы! Күпме түләргә инде?
Зөлхиҗә. Санаган юк әле.
Шофёр. Санагыз әйбәтләп. Бездә халык бушка өйрәнгән. Бушка эшлиләр, бушка пес итәләр. Кергән кеше бармы әле?
Гыйбадулла. Керсән — син беренче.
Шофёр. Котлап чыгарбыз. Мина бушлайдыр инде. Берәр тапкыр бушлай утыртып барырмын.
Зөлхиҗә. Безнен барасы җиребез юк.
Шофёр. Ярый, ярый, түләрбез. Бу юлы мин әле карап кына чыгам.
Гыйбадулла. Музей түгел ул, карарга...
Шофёр. Ярый, ярый, бездән булсын яхшылык. Менә ун сум. Бисмилла әйтеп ал, элеккеләр өчен дә булыр.
Зөлхиҗә (комган биреп). Чыкканда алып чык.
Шофёр . Нәрсәгә бу тефаль чәйнеге?
Гыйбадулла. Нинди тефаль... Комган ул. Татар бит син.
Шофёр. Ә белдем, белдем... те- фальгә охшаган.
Комганны тотып кереп китә.
Гыйбадулла. Күбрәк бирде бугай бу.
Зөлхиҗә. Үзләре талыйлар әле. Ун тәнкә акчамыни хәзер? Суын алып киләсе бар, комганнарга тутырасы бар...
Г ыйбадулла. Бар әле, кулга тотып йөри торган радионы алып кил.
Зөлхиҗә. Анысы нигә?
Гыйбадулла. Уйнап торсын. Күнеллерәк була ул.
Зөлхиҗә китә.
Шофёр (бәдрәфтән чыгып). Шәп килеп чыккан бу, абзый. Чыгасы да килми. (Автобус ягына карап кычкыра). Әй, кемнен кереп чыгасы килә?
Китә.
Беренче күренештәге ике хатын керә. Алар алдыннан әлеге дә баягы Хәяли җырлап-биеп килә.
Хәяли.
Кызлар кия кызыл ыштан,
Безгә карасы да юк.
Кызлар хәзер үзе килә,
Барып аласы да юк.
Беренче хатын. Ну, хватит, хватит. Иди, иди...
Хәяли.
Кызлар, кызлар — кымызлар.
Мәскәүски дуңгызлар.
Гыйбадулла. Хәяли! Булды, җитте, бар!
Хәяли. Акча бирсеннәр.
Гыйбадулла. Үзем бирермен, бар.
Хәяли бии-бии чыгып китә.
Беренче хатын (бәдрәфкә карап). Ба-а-а... Туалет! Когда мы уезжали, не было. (Гыйбадуллага). Вы чтоли смастерили?
Гыйбадулла. Сам... Хороший?..
Беренче хатын. Красиво.
Гыйбадулла. Заходи. Гостем будешь.
Беренче хатын. Спасибо.
Г ыйбадулла. Кумган бери.
Беренче хатын. А для чего?
Икенче хатын аның колагына комганның нигә кирәклеген аңлата. Беренче хатын кычкырып көлә дә комгансыз гына бәдрәфкә кереп китә.
Гыйбадулла (икенче хатынга). Мин бит сезне таныйм.
Икенче хатын. Без дә та - ныдык. Санаторийда идек, кайтып киләбез. Авылда безнең бабайларның шундый ниләре бар.
Гыйбадулла. Булырга тиеш.
Беренче хатын (бәдрәфтән чыгып). Молодец, дяденька. Сколько с меня?
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
56
Гыйбадулла. Тебе бесплатно.
Беренче хатын. Почему это?
Гыйбадулла. Потому что красивая. Ещё раз приезжай.
Беренче хатын . Спасибо. Пошли, Резеда.
Гыйбадулла . Погоди. Руки мыть надо. Иди сюда.
Комганнан су салып торып, икенче хатынның кулын юдырта. Кул сөртергә тастымал бирә.
Беренче хатын. О-о-о... Комфорт! (Әбрәкәй язуына ишарә ясап) Почему только по-татарски? И по- русски надо писать.
Гыйбадулла. Ты писикалмы?
Беренче хатын. Писикала...
Гыйбадулла. Иди тогда гуляй.
Хатыннар көлешә-көлешә чыгып китәләр. Зөлхиҗә керә.
Зөлхиҗә. Акча алдыңмы?
Гыйбадулла. Юк. Марҗасы бигрәк чибәр.
Зөлхиҗә. Әллә үзең дә ияреп кердеңме?
Гыйбадулла. Түздем, әнисе. Син бар бит. Карале, кара, Зөлхи, теге нимес килә.
Шредер белән Искәндәр керәләр.
Шр е д е р (бәдрәфкә карап соклануын белдерә). О-о-о! Гут! Гут!
Искәндәр. Бик тиз өлгерткәнсез.
Гыйбадулла. Куштыгыз бит.
Шр е д е р (бәдрәфне тикшереп). Гут! Гут! (Комганнарны күреп). Вас ист дас?
Искәндәр. Кумган. Ди муслиме бенутцэн дас дэр вэшунг. Нах дэм безул дэр туалет ист аух гут, хэнде цу вашен. (Комган. Мөселманнар тәһарәт алганда куллана. Зур йомыштан соң чистарыныр өчен. Кул юарга да җайлы).
Шредер. Гут, гут, зерр гут!
Гыйбадулла. Кулына салып тор әле шуның.
Зөлхиҗә (комганны алып, Шредерга). Кил мондарак.
Искәндәр (Зөлхиҗә ягына күрсәтеп). Битте шён.
Зөлхиҗә. Битте, битте... (Шредерның кулына су салып тора. Сөртергә сөлге бирә.)
Шр е д е р. (Гел ах-ух килеп тора. Тәмләп көлә). Гут! Гут! (Комганны күрсәтеп). Хорошо. Сувенир! Дас ка- уфе ихь зэр гернэ. (Мин моны сатып алам).
Искәндәр. Комганыгызны ошатты. Сатып алам, ди.
Гыйбадулла . Сатылмый ул. Үзем дә Казаннан, базардан сатып алдым.
Искәндәр (Шредерга). Эс ист мёглихь ин Казан цу кауфен.
Зөлхиҗә (Шредерга бәдрәфне күрсәтеп). Битте туалет.
Шредер. О найн, найн.
Искәндәр. Аның керәсе килми. Туалетны күреп кенә туктадык.
Шр е д е р (Гыйбадулланың кулын кысып). Ауффедерзейн. (Гыйбадуллага акча суза.)
Гыйбадулла. Юк, юк, кирәкми. Кермәгән өчен акча алмыйлар.
Искәндәр (Шредерга). Фюр кайн айнтритт мусс ман нихьт беца- лен. (Кермәгән өчен акча алмыйлар).
Шредер. Дас ист гешэнк. Фюр ди реализирунг дэр идэе. (Бу — презент. Идеяне тормышка ашырганыгыз өчен). Хорошо. До свидания.
Китәләр.
Зөлхиҗә. Ауффидерзейн, гут гут!
Гыйбадулла (Зөлхиҗәгә). Ни- мес булып беттең син.
Зөлхиҗә. Мәктәптә укыттылар ич.
Гыйбадулла. Мине дә укыттылар. Шваеннан бүтәнен белмим.
Зөлхиҗә. Анысы ни дигән сүз соң?
Г ыйбадулла. Чучка дигән.
Зөлхиҗә. Иң кирәген беләсең икән. Йәле, күпме бирде?
Гыйбадулла. Ун тәңкә. Нимес акчасы белән.
Зөлхиҗә (евроны әйләндереп- әйләндереп карый). Безнеке белән күптер бу, Гыйбади.
Гыйбадулла. Күп.
Зөлхиҗә. Бигрәк юмарт кешеләр икән нимесләр. Алырсың безнекеләр- дән.
Гыйбадулла. Нимес түгелдер ул.
ӘБРӘКӘЙ
57
Нимесләр кысмыр халык, дип әйтә иде әти. Мә, бусы сиңа. Үзеңә генә тот. Берәр нәрсә алып җибәр.
Зөлхиҗә. Торсын әле. Кирәге чыгар. (Акчаны изүенә яшереп куя). Монда икебез дә тасраеп тормыйк инде, Гыйбади. Чиратлашып торыйк. Әллә соң берәр тартма элеп куйыйк микән? Акчаларын салырлар да керерләр.
Гыйбадулла. Син нәрсә, кабереңне казып, кәфенлегеңне салдырып алган заманда... Ашарыңа пешкәнме анда?
Зөлхиҗә. Иртән үк пешереп куйдым.
Гыйбадулла. Бар әле, алып чык.
Зөлхиҗә . Китсәнә. Әбрәкәй янында ашап утырмасаң... Бар, мин торып торам.
Гыйбадулла. Бик артык саранланма. Авыл кешеләреннән алма. Алар әллә каян күренеп тора.
Зөлхиҗә. Өйрәтмә. Килгәндә чиләк белән су алып кил.
Гыйбадулла киткәч, комганнарны рәтләп куя. Радионы бар көченә акырта. Машина килеп туктаган тавыш. Хөкемдаров белән Чистюлькина керәләр.
Хөкемдаров (бәдрәфкә күрсәтеп). Нәрсә бу? Әй, апа, акыртма радиоңны. Нәрсә бу?
Зөлхиҗә. Әбрәкәй.
Чистюлькина. Туалет дигән сүз, Самуил Иванович.
Хөкемдаров. Нигә мин бу турыда белмим?
Чистюлькина. Мин үзем дә беренче тапкыр күрәм.
Хөкемдаров . Кем рөхсәте белән?..
Зөлхиҗә. Ирем ясады.
Хөкемдаров. Теге сәнәк тотып, кеше куркытып йөрүчеме?
Зөлхиҗә. Нишләп куркытсын? Берәүне дә куркытмады. Агачлар арасына гына кертмәде.
Хөкемдаров. Кем рөхсәт итте?
Зөлхиҗә. Ниткән рөхсәт?
Хөкемдаров. Бу туалетны монда куярга кемнән рөхсәт алдыгыз?
Зөлхиҗә. Бәтәч, рөхсәт кирәкмени аңа?
Хөкемдаров. Сездән рөхсәт алдылармы, Аллария Ахметовна?
Чистюлькина. Ю-у-ук, Самуил Иванович.
Хөкемдаров. Районда җинаять кылына, сез белмисез. Ростехнадзор ни карый, экологлар нишли? Сез бит санэпидемстанция.
Чистюлькина. Тикшерербез, Самуил Иванович.
Хөкемдаров ( Зөлхиҗәгә ). Моны төзүче үзе кайда?
Зөлхиҗә. Ашарга дип киткән иде.
Хөкемдаров. Чакырыгыз.
Зөлхиҗә. Гыйбадулла!..
Кычкырып чыгып китә. Хәяли керә.
Хәяли. Акча бирсәгез, җырлыйм.
Хөкемдаров (Чистюлькинага). Кем ул?
Чистюлькина. Белмим.
Хәяли. Хәяли мин. СССРның халык артисты. (Жырлап бии.)
«СССР» диеп язылган
Самалют канатына.
Яхшы ударниклар сайлыйк
Совет аппаратына.
Гыйбадулла белән Зөлхиҗә керәләр.
Гыйбадулла. Бар, Хәяли, автобуслар килмиме, кара. (Хәяли киткәч). Ни бар?
Хөкемдаров. Кем рөхсәте белән төзедең бу туалетны?
Гыйбадулла. Үземнең рөхсәт белән.
Хөкемдаров. Җирне кем бирде?
Г ыйбадулла. Үзем алдым.
Хөкемдаров. Ә син бу җирнең дәүләт җире икәнлеген беләсеңме?
Гыйбадулла. Бу җиргә бабайлар килеп урнашканын беләм. Дәүләт булганмы ул чакта, белмим.
Хөкемдаров. Ярый, аңлатырлар. Мин машинада булам, Аллария Ахметовна. Сез үз линиягез буенча аңлатыгыз аңа.
Китә.
Чистюлькина. Нигә сез аның белән шулай сөйләшәсез? Кем икәнен белмисезме?
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
58
Гыйбадулла . Беләм. Синең дә кем икәнеңне беләм. Теге юлы пес итәргә кертмәгән идем агачлар арасына. Менә син керсен дип ясап куйдым.
Чистюлькина. Нигә безнең санэпидемстанциядән рөхсәт алмадыгыз?
Гыйбадулла . Сезнең эшне эшләгән өчен нигә сездән рөхсәт сорарга?
Чистюлькина. Сез нәрсә, туалетның тирә-якка нинди ис таратканын белмисезме?
Зөлхиҗә. Соң, җаныкаем, белгәнгә күрә ясады бит инде Гыйбадулла. Түзеп булмаганга ясады. Менә хәзер, Аллага шөкер. Ышанмасаң, кереп кара.
Чистюлькина. Ә канализация кайда?
Гыйбадулла. Чокыры тирән казылган.
Чистюлькина. Суы кайда?
Зөлхиҗә. Менә ич комганнар. Чип-чиста су. Чыгып кул югач, сөртергә тастымал.
Чистюлькина. Комган ул водопровод түгел.
Зөлхиҗә. Беләбез, җаным. Казандагы туганнарым водопровод суын эчәләр. Мин аның белән тәһарәт алырга җирәнәм. Ә болар чишмә суы.
Чистюлькина . Апа, синең белән спорлашырга минем вакытым юк. Алып кит бу комганнарыңны, кеше көлдермә.
Гыйбадулла. Нәрсә син комганга бәйләндең? Сиңа хәтле килгән нимес аны әле сатып алмакчы булды. Син комганнан көләргә ашыкма.
Чистюлькина. Барыбер рөхсәт алырга кирәк. Тиешле акчасын түләгез дә...
Зөлхиҗә. Акча да түләргә кирәкмени әле?
Чистюлькина. Акчасыз рөхсәтне кем бирә? Менә шул: штраф түләгәнче, рөхсәт өчен түләгез. Кара син аларны, теләсә кайда туалет ясап йөриләр дә, алар өчен җавап бир.
Зөлхиҗә. Туктале, сеңелкәем, нәрсә алай җикеренәсең? Кем булдың ул кадәрле? Кыланышыңны Казанга язсак, күрсәтерләр штрафыңны.
Чистюлькина. Язып карагыз.
Зөлхиҗә. Язарбыз да. Казанда сине якласалар, Мәскәүгә язарбыз.
Чистюлькина. Ха-ха...
Зөлхиҗә. Нәрсә хахылдыйсың?
Чистюлькина. Ха-ха-ха. Без, гражданка, штрафны Мәскәү кушканча салабыз. Санитария нормаларын бозган өчен. Аңлашыламы?
Зөлхиҗә . Абау кыланышы. Штрафыңны менә бу куаклыкны са-сыткан өчен салырга иде.
Чистюлькина. Анда эшегез булмасын.
Зөлхиҗә. Минем эшем бар, синеке — юк. Мә, комган, тәһарәтләнеп чык. Санитар чиста йөрергә тиеш.
Чистюлькина. Йөрттерермен әле мин сезне.
Пырлап чыгып китә. Жырлап-биеп Хәяли керә.
Хәяли . (Бәдрәфкә кереп китә. Бәдрәф тәрәзәсеннән башын тыгып җырлый).
Сандугачым-гөлкәем,
Гөлгә салган күкәен.
Рәхәт тормышларда яшәп
Үтәдер гомеркәем.
Зөлхиҗә. Хәяли, чык аннан.
Күмербәков керә. Хәяли бәдрәфтән чыгып, аның каршына килә.
Хәяли. Акча бирсәң, җырлыйм.
Күмербәков. Нинди акча?
Зөлхиҗә . Хәяли, кит аның яныннан. Акчасы юк аның.
Хәяли (жырлый-жырлый китә).
Акча безгә — мунча ташы,
Ефәк безгә — мунчала.
Рәхәт тормышларда яшәп
Керсәң иде мунчага.
Күмербәков (бәдрәфкә карап). Что это такой?
Зөлхиҗә . Абау. Урысча сөйләшкән була. Урысча белмәгән килеш.
Күмербәков. Мин синнән татарча сорыйм — что это такой?
Зөлхиҗә. Әбрәкәй икәнен күрмисең мәллә?
Күмербәков. Нигә ул монда тора?
Зөлхиҗә. Шунда куйганга тора.
Күмербәков . Нимидлинне убирать!..
Гыйбадулла (кереп, сөйләшкәнне тыңлап торганнан соң). Чём дило?
Күмербәков. Син кем?
Гыйбадулла. Менә бу хатынның ире.
Күмербәков. Значит, бу сару- жиние синеке?
ӘБРӘКӘЙ
59
Гыйбадулла. Безнеке.
Күмербәков. И длә чиго?
Гыйбадулла. Әллә әбрәкәй күргәнең юкмы?
Күмербәков. Малчать!
Гыйбадулла. Әй-әй, Карамалы малае, малчатланма. Нәрсә кирәк?
Күм е р б ә ко в. Син миңа зуба ни загаваривай. Нигә бу саружиние монда тора? Кем разришал?
Г ыйбадулла. Үзем.
Күмербәков. Ах, үзең... Фи- диральный дорога янында пажаро- опасный обиект. Син кайсы илдә яшисең?
Г ыйбадулла. Татарстанда.
Күмербәков . Ошибаешсә, гражданин. Фамилияң ничек?
Г ыйбадулла. Путин.
Күмербәков. Ә? (Як-ягына ка- рангалап). Ты что? Көләсең, да?
Г ыйбадулла. Көләм.
Күмербәков. Кемнән?
Г ыйбадулла. Синнән.
Күмербәков. Син минем кем икәнне беләсеңме? Знаешь?
Гыйбадулла. Беләм. Бергә аракы эчкән бар.
Күмербәков. Ни помню.
Гыйбадулла. Минекен эчтең шул. Үзеңнекен эчсәң, хәтерләр идең.
Күмербәков. Короче, убирай моны. Иначы штраф салам, таварищ Бадриев.
Зөлхиҗә. Туктале, җикеренмә, кем... Ничек безнең әбрәкәй опасный булсын?
Күмербәков. Фидиральный до- рогага моннан ничә метр? (Кесәсеннән ленталы метр чыгара). Тот әле бу башыннан. (Метр белән юлга кадәрле араны үлчәп). Равны тугыз метр ярым. Әгәр үтеп барган машинаның глушителеннән искра монда таба чәчрәсә, ни була? Бу саружиниегә ут каба. Понял? Әгәр бу саружениегә берәр пьяный кереп тәмәке тартса, аны сүндерми чыкса, ни була? Пожар. Әгәр в это вримя фидиральный дорогадан правительственный машина үтеп барса, ни була?
Гыйбадулла. Тирраризм.
Күмербәков. Во-во. Үзең дә беләсең.
Гыйбадулла. Дурак син, Кү- мербәков.
Күмербәков. Что, что?
Г ыйбадулла. Дурак, дим.
Күмербәков. Аскарбляешь ? Хорошо. Иртәгә кемнең дурак икәнен белербез.
Гыйбадулла. Башың авыртмый - мы, Карамалы малае?
Күмербәков. Свалыч.
Китеп бара.
Зөлхиҗә. Бик ни сөйләштең, Гыйбади. Штраф, ди.
Гыйбадулла. Салып карасын.
Зөлхиҗә . Былтыр нишләтте. Морҗагыз кыек тора дип, күпме түләтте? Күрше Сабирларга морҗагыз кыска, дип штраф салды.
Гыйбадулла. Башы төзәтелмәгән аның, вәт бәйләнә.
Зөлхиҗә. Дөньясы тулы башы төзәтелмәгәннәр. Монысы гына аек йөрмәс. Монда әле бер санитар дулап чыгып китте. Санэпидемстанциядән, ди. Ул да штраф дип янады.
Гыйбадулла. Кертергә иде, бушка пес итәсе килгәндер.
Салымгалиев керә.
Салымгалиев . Исәнмесез, күршеләр. Менә күреп туктадым әле. Яңалык бар икән монда. Котлы булсын. Кәкре Каенныкылар яши белә инде. Каян башыгызга килде? Өстәмә доход. Түләүледер бит?
Гыйбадулла . Бушка булмас инде.
Салымгалиев. Безнең авыл йоклап ята. Беркөн янгын чыккач та сүндерергә килүче булмаган. Янсын, ди берсе , элеккеге колхоз складлары, ди, барыбер салырга әйбер юк, ди. Болай ничек соң? Документлары тәртиптәдер инде?
Гыйбадулла . Нинди доку - ментлар?
Салымгалиев. Налог буенча дип әйтүем.
Зөлхиҗә. Тәртиптә. Палитилин пакетта саклыйм. Өйнеке дә тәртиптә, бакчаныкы да. Аллага шөкер, түләп барабыз.
Гыйбадулла. Түләмичә. Олигархларга акча кирәк бит. Ачтан үлә күрмәсеннәр.
Зөлхиҗә. Адәм көлкесе инде. Алла биргән җиргә бездән налог түләтәләр.
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
60
Салымгалиев. Алла бит аны сезгә дип атап бирмәгән.
Зөлхиҗә . Кемгә дип атап биргән соң?
Салымгалиев. Кешеләргә дип...
Гыйбадулла. Без кеше түгелмени?
Салымгалиев. Дөресен генә әйткәндә, кеше үк түгел инде, гражданин гына. Аннан соң, сез түләгән налог ул аерым кешегә түгел, кешеләргә... Кешеләр интересын кем яклый? Дәүләт. Кешеләр интересын яклар өчен, дәүләт гражданнарга налог түләтә. Тә-ә-к... күпме җир мәйданын били инде бу әбрәкәй? Икегә ике метр булыр. Аңа килә торган сукмак. Тегесе-монысы йөз квадрат метр булырдыр. Яхшы, яхшы. Регистрация үткәнсездер бит? Шәхси милек итеп теркәгәнсездер?
Гыйбадулла. Милек саналамыни бу?
Салымгалиев. Ә нәрсә са- налырга тиеш? Бу — сезнең милек. Милек өчен дә налог түләнергә тиеш. Түләүле дә, дисең. Димәк, бизнес. Анысы өчен аерым налог. Бу культура учагына керү бәясе күпме инде?
Гыйбадулла. Ныклап санаган юк әле.
Салымгалиев. Санарга кирәк. Бөтен нәрсә санаулы булырга тиеш. Тә-ә-әк... Уртача биш сумнан алыйк. Кама күпере янында шулхәтле алалар. Тә-ә-әк... Биш сум. Көненә уртача йөз кеше кереп чыкса, биш йөз сум. Айга уртача унбиш мең... Каядыр уртача биш меңнәр түләргә туры киләчәк.
Зөлхиҗә. Биш мең? Ни өчен?
Салымгалиев. Бизнес өчен, күрше. Закон. Ә закон үтәлергә тиеш. Шуңа күрә тизрәк регистрация үтегез дә налог түли башлагыз. Югыйсә... Югыйсә, ни буласын беләсез инде — закон чыгаручы илдә яшисез.
Гыйбадулла. Шулай талаттырганчы, мин аны җимереп ташлыйм.
Салымгалиев. Анысын үзегез карагыз инде, әмма закон үтәлергә тиеш. Законлы предприятиегә әйләнгәч, мин моннан үткәндә түләп керермен инде, законсыз булгач, түләмичә генә кереп чыгам. Шулайдыр бит?
Г ыйбадулла. Алайса, син бушка бәдрәфкә керергә рөхсәт дигән доку-ментыңны күрсәт.
Салымгалиев. Молодец! Чын бизнесмен. Мә, биш сум, вакланып тормыйм.
Зөлхиҗә. Без дә вакланмыйбыз. Сиңа хәтле кергәннәр ун сум түләде.
Салымгалиев. Молодец хатын син, күрше. Алайса. Мин өйгә хәтле түзәрмен инде. Сау булыгыз, күршеләр. Налог турында онытмагыз. Бәхетсезлеккә юлыгуыгыз бар.
Гыйбадулла. Ярый, бар инде, күрше хакына бушка кереп чык.
Салымгалиев. Ләкин бу сезне налог түләүдән коткармый.
Бәдрәфкә кереп китә.
Зөлхиҗә. Нигә керттең?
Гыйбадулла. Бәласеннән башаяк. Бәйләнчек кеше, диләр аны.
Биеп-җырлап Хәяли керә.
Хәяли.
Ак алъяпкыч билләрдә, Җилфердәми җилләрдә.
Шундый рәхәт, матур тормыш Без яшәгән илләрдә.
Бәдрәфкә юнәлә.
Гыйбадулла. Анда кеше бар, Хәяли.
Хәяли. Нишли?
Гыйбадулла . Нишли дип... Беләсең ич инде, үзең дә күрдең.
Хәяли. Мин тәрәзәсеннән карарга гына кердем.
Зөлхиҗә. Син, Хәяли, монда җырлап кына тор, ярыймы.
Хәяли. Ярый. Нинди җырны?
Зөлхиҗә. Рәхәт яшәвебез турында.
Хәяли. Ә-ә-ә... Беләм, беләм.
Әнә килә афтамабил,
Төягәннәр аракы.
Сиңа рәхәт, миңа рәхәт -
Нәрсә җитми, сабакы?
(Бәдрәфтән чыккан Салымгалиев- кә). Акча бир.
Салымгалиев. Син кем?
Хәяли. Әллә мине белмисеңме?
Г ыйбадулла. Моның да акчасы юк, Хәяли. (Чыгып киткән Салымга- лиевкә). Сау бул, күрше.
Зөлхиҗә. Бигрәк инде син. Күрше
ӘБРӘКӘЙ
61
дигән булып шуңа.
Г ыйбадулла. Рәхмәт әйт, взятка алмады.
Хәяли. Гыйбадулла абый, хәзер керергә ярыймы?
Гыйбадулла. Бар, Хәяли, бар. (Хәяли кереп киткәч). Менә бәхетле кеше. Коттежы да юк, яхтасы да юк.
Хәяли (бәдрәф тәрәзәсеннән башын тыгып).
Сандугачлар сайрый чут-чут дип, Безнең илдән рәхәт ил юк дип.
Кәттә егет керә.
Кәттә егет (Хәялигә). Нихәл, Хәяли?
Хәяли. Чыкмыйм. Син рекетюр.
Кәттә егет Хәялине бәдрәфтән сөй-рәп чыгарып, артына тибеп озата.
Гыйбадулла. Ник тиясең аңа?
Кәттә егет. Телен тыйсын.
Гыйбадулла. Тилемсә бит ул, беләсең.
Кәттә егет. Тиле булса, тилеләр йортында яшәсен. Нәрсә, Гыйбадулла бабай, баерга уйладыңмыни?
Гыйбадулла. Әтиеңнәр көтәдер. Күптән күренгәнең юк.
Кәттә егет. Син сүзне икенчегә борма. Баерга уйладыңмы, дим.
Г ыйбадулла. Баеса ни.
Кәттә егет . Дөрес эшлисең. Безнең авылда да байлар булырга тиеш. Ату бурычка акча алып торырга кеше юк. Әйбәт нәрсә. Моңа кызыгучылар да булыр инде. Көнләшүчеләр. Ут төртә күрмәсеннәр.
Гыйбадулла. Кем төртсен?
Кәттә егет. Беткәнмени. Крыша кирәк моңа.
Зөлхиҗә. Түбәсе бар аның.
Кәттә егет. Син, Зөлхиҗә түти, ирләр сөйләшкәндә тик кенә тор. Син, Гыйбадулла бабай, курыкма. Мин бул-ганда, бу нигә беркем тимәс. Тиеп кенә карасыннар. Үзем крыша булам.
Г ыйбадулла. Рәхмәт.
Кәттә егет. Андый эш рәхмәткә генә эшләнми ул. Мин күп сорамыйм, аена биш мең җитә.
Зөлхиҗә . Нәрсә - ә-ә? Андый акчаны!..
Кәттә егет. Ярый, Гыйбадулла бабай, әтиләр көтәдер, мин киттем. Калганын икәү сөйләшеп бетерерсез. Бераз аванс кирәк булыр, иртәгә сугылырмын.
Китә.
Зөлхиҗә . Карале моны, ә?
Баемакчы булган. Нәселләре белән әшәке булдылар. Гыйбади, син нигә дәшмисең?
Г ыйбадулла. Уйлыйм әле.
Зөлхиҗә. Уйлыйсы-нитәсе юк, бер тиен дә бирмибез.
Полицейский керә.
П олицейский. Здравие желаю, Гыйбадулла абый.
Гыйбадулла. Исәнме, Камзу- лов. Кая барыш?
П олицейский. Менә, эт куып йөрибез. Кушалар. Сиңа җибәрделәр.
Гыйбадулла. Миңа ни булган?
П олицейский . Нәрсәдер эшләгәнсеңдерме? Прокуратурадан шалтыратканнар. Нәрсә булды монда?
Гыйбадулла. Нәрсә булсын... Яшибез.
П олицейский . Нәрсәнедер тартып алгансыңмы шунда. Җирме, ди. Самовольно. Булдымы шундый хәл?
Гыйбад ул ла. Ә-ә-ә... (Бәдрәфкә күрсәтеп). Моны әйтәләрдер.
П олицейский . Нәрсә, аны берәрсеннән тартып алдыңмы?
Зөлхиҗә. Ничек инде тартып алсын, үзе эшләде.
П олицейский. Белмим инде, тикшерергә, протокол төзергә куштылар. Ничегрәк язарга икән соң?
Гыйбадулла. Милиция чагыңда ничек яза идең соң?
Полицейский. Ул чакта җиңел иде, хәзер кем белә ничек язасын. Сөйлә инде, Гыйбадулла абый, ничегрәк тартып алдың?
Гыйбадулла. Берни дә тартып алмадым мин, энекәш.
П олицейский. Энекәш димә инде, Гыйбадулла абый. Энекәш дип әйттерергә кушмыйлар.
Гыйбадулла. Ничек кушалар соң?
П олицейский. Начальник үзе дә белеп бетерми әле. Ну, господин
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
62
полицейский, диген.
Зөлхиҗә. Нинди господин инде син? Ләтчә авылы малае.
П олицейский . Ярый инде. Языйк инде, Гыйбадулла абый. Прокурор бик бәйләнчек кеше.
Г ыйбадулла. Язма, кирәкми.
П олицейский. Булмый, Гыйбадулла абый. Куып чыгарулары бар. Хәзер район җирендә эш юк. Мин сине беләм. Элек булса, бер яртыны бүлеп салыр идек тә...
Гыйбадулла. Хәзер эчмисеңмени?
П олицейский. Әлегә юк. Тәртипкә салып бетерсеннәр әле. Аннары барысы да элекке урынга кайта ул. Әйдә, утыр әле, эшне бетерик. Ничегрәк тартып алдым дидең?
Г ыйбадулла. Син, энекәш, кайт районга, әйт, мин анда бернәрсә дә күрмәдем, диген.
П олицейский. Күрдем бит, Гыйбадулла абый, тора бит. Килеп тикшерсәләр...
Гыйбадулла. Тикшерсәләр, монда бер әйбер дә булмас.
П олицейский. Ничек булмас?
Гыйбадулла. Сүтеп ыргытам мин аны.
П олицейский. Шулаймы? Язмыйм алайса. Алдамассыңмы?
Гыйбадулла. Син нәрсә инде? Әйдә, безгә кереп чыгыйк. Полицай булсаң да, әйбәт егет син. Милиция чагыңда начар түгел идең.
Полицейский. Юк, рәхмәт, Гыйбадулла абый. Берәр ай үтсен әле, карарбыз. Сүтәсең инде, әйеме?
Г ыйбадулла. Әйттем бит.
П олицейский. Сау бул, Гыйбадулла абый.
Китә.
Зөлхиҗә . Син чынлап әйттеңме, Гыйбади?
Гыйбадулла. Бар, балта белән чүкечне алып кил. Комганнарыңны алып кит.
Зөлхиҗә. Дурак нимес, йөри шунда кеше котыртып.
Ут сүнә.
Өченче күренеш
Ут янганда, бәдрәф инде юк. Ул урында Гыйбадулла белән Хәяли басып тора. Гыйбадулланың кулында ау мылтыгы. Хәяли. Әйбәт ие ул ни. Тәрәзәсеннән карарга рәхәт иде. Бу мылтык атамы, иптәш Бәдриев? Гыйбадулла. Сиңа атмый, курыкма. Хәяли. Бүтәннәргә атамы? Гыйбадулла . Бүтәннәргә дә атмый, куркытыр өчен генә. Хәяли. Куркалармы? Гыйбадулла. Син күп сорашма, Хәяли. Җырла гына син. Хәяли. Бии-бииме? Г ыйбадулла. Бии-бии. Хәяли (жырлый) Дулкынланып сулар керә Парахут идәненә. Мондый рәхәт, матур тормыш Тик безнең илдә генә. Хәялигә Гыйбадулла кушыла. Икәүләшеп жырлый-жырлый бииләр. Ак алъяпкыч билләрдә, Җилфердәми җилләрдә. Мондый рәхәт, матур тормыш Без яшәгән илләрдә.
Пәрдә.
2009 ел