Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТОРМЫШ — ШУНДЫЙ...

Без — төрки халыклар
Борынгы бабаларыбыз

Уңган булган, нык булган.

Алар данын мирас итеп

Атлыйбыз туры юлдан.
Дус, тату булып яшибез,

Без бит төрки халыклар!

Үз рухыбыз, үз дөньябыз,

Безнең сүздә хаклык бар.
Телебез төрле булса да,

Җаныбыз белән бердәм.

Бер-беребезне аңлыйбыз

Бер караштан, бер йөздән.
Буын чылбырын өзмичә,

Рух ныклыгын да аклап,

Чит милләт вәкилләренә

Яшибез хөрмәт саклап.

 

Язларыңа кайтыр идем

Язларыңа кайтыр идем...

Озын кышларың аша үтеп.

Безне кавыштыралмаган

Серләр йомгагын сүтеп...

Язларыңа кайтып киләм...

Алларымда, ләкин көзең бар.

Мине янә сынар өчен

Ява микән шушы җепшек кар?.

Язларыңда калыр идем.
...Рөхсәтең бирсәң икән —
Мин бит гомер буе
«Җаным», — дип дәшер чагыңны,

Тилмереп көтәм...


Хисләрең — мәңге
Язлардан соң җәйләребез 

Җитмәгән әле.
Сөйләшеп сүзләребез дә
Бетмәгән әле.
Күрешеп күзләребез дә
Туймаган әле.
Яшьлегебез сөю дәртен
Җуймаган әле.
Ул чәчләреңнең хуш исе,

Йөзеңнең яме!..
Синдә генә була торган
Иренең тәме...
Синең миңа гына дигән
Хисләрең — мәңге.
«Яратам», — диеп әйт тә син,

Кочакла әле.


***
Алтын йозакларга
бикләп куеп хисләремне,
Йөгәнләгән чагым тойгыларым,
серләремне...
Синең алда бераз кырыс булып
тоелсам да,

Җиңә алмам сыман нечкә хисләремне...
Алтын йозакларга
бикләп куеп сүзләремне,
Синең янда бары ялган сүзләр сөйләрменме?..
Дөрес фикер табармынмы
ялган сарган чакта?
Чын уйларым башкасыннан сизәрсеңме?..
Алтын йозакларга
бикләп куеп тойгыларны,
Синең алда буш җан гына булып тоелмаммы?

Тышкы яктан битараф калырга тырышсам да,

Сизәрсең күк моң дәрьясы — үз дөньямны...

Тормыш шундый —
Ул ниндидер кысаларга куып кертә.

Хисләреңне яшерергә дә мәҗбүр итә.
Ләкин...
йөрәк түрләреннән ургып,
шашып чыккан
Ихлас,
садә, саф хисләргә ниләр җитә..


***
...Ничәмә ел узган...
Яңа хисләр сызган...
Хәзер килеп: «Кичер», — дисеңме?
Мәхәббәтең белән
Күңелем төрмәгәнсең,

Йөрәк җуйган синең исемне...
Җәрәхәтләремә
Кемдер шифа булып,

Назлар булып җылы тын өргән.
Сөю ишекләрен
Йөрәк сиңа мәңге
Ачмаска дип ябып өлгергән...


Мин җәйләрдә калам
Мин җәйләрдә генә калам, күңел көзгә
Һич игътибар итми, һич кенә.
Уйларымның әле шундый чагы —
көнгә иләсләнеп,

Гел уйламый әле кичне дә.
Мин җәйләрдә генә калам,
йөрәк әле Гел сәламли ярсу җилләрне,

Тынычлыкны үз итмичә генә,
әллә шулай

Мәңге-мәңге ярсып тибәрме?
Мин җәйләрдә генә калам,
әйдә, син дә,

Ияр әле шашып, яратып.
Тормыш тәмен татып булыр төсле,
дөнья матурлыгын,

Мәңге шулай җәйне яратып!