Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕЛӘР

Моннан нәкъ 70 ел элек, ягъни 1945 елның 27 июлендә, Советлар Союзының нефть җитештерү баш идарәсе Татарстан АССРның Шөгер районындагы Иске Шөгер авылында «Шөгер эреләндерелгән нефть промыселы» оештырылуын игълан итә. Бу — бөтен Татарстанда нефть эзләү, чыгару һәм эшкәртү эшләренең дәүләт күләмендә оештырылуына нигез сала. Татар нефтенең бүгенге башкаласы Әлмәтнең, нефть эзләү, табу һәм эшкәртү эшендә гаять зур уңышларга ирешкән Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Азнакай, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, соңрак Нурлат, Чирмешән, Әгерҗе, Мөслим, Актаныш һәм республикабыздагы башка төбәкләрнең данлы нефть тарихы шушы кечкенә генә Иске Шөгер дигән татар авылыннан башланып китә.
Шулай итеп, бездә нефтьчелек эшен беренче булып башлаучылар Шөгер районы кешеләре иде. Без бүген күкрәк кагып, горурланып: «Безнекеләр — беренчеләр!» — дип әйтә алабыз (үзем дә Шөгер районында туганмын).
Шөгер авылы янындагы беренче скважина Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале елларында хәрби техника өчен яралы солдатка донор каны дәрәҗәсендәге әһәмиятле ягулык бирә. Әлбәттә, Татарстан нефте Бөек Җиңүне тизләтүдә бик зур роль уйный. Сугыштан соңгы авыр чорда, бигрәк тә узган гасырның илленче, алтмышынчы, җитмешенче елларында Советлар Союзының ныклы сәнәгатен автономияле республика итеп кенә тотылган Татарстанның нефте тәэмин итте.
Татар язма әдәбиятына нигез салган шагыйрь Кол Галинең «Йосыф кыйссасы» әсәрен беренче мәртәбә фәнни эшкәрткән (1839 елда ул аерым китап булып басылып чыга) күренекле татар шагыйре Утыз Имәни яшәгән Тимәш авылында, шагыйрь өеннән ерак та булмаган тау битендә атаклы Ромашкино нефть чыганагын ачып җибәргән 3нче скважина 1948 елның июлендә девон ятмасындагы нефтьне көчле фонтан итеп күккә чөя. Ул тәүлегенә 120 тонна нефть бирә башлый һәм СССР нефть промышленностенда рекордлы скважина була. «Лениногорскнефть» идарәсенең горурлыгы булган бу скважина Татарстанда нефть чыгару эшенең гаять тиз һәм киң колачлы үсеп китүенә нигез сала һәм бүген дә нефть бирүен дәвам итә.
Татарстан нефть оешмаларының иң өлкәне, аларның нигез ташы булган данлы «Лениногорскнефть» идарәсе катлаулы, киң колачлы, гаять зур фидакарь хезмәт юлы үтеп, үзенең 70 еллык юбилеена килеп җитте. Идарә хезмәтчәннәрен бүген бөтен республикабыз халкы, Россия Федерациясенең нефть промышленносте җәмәгатьчелеге бу олуг юбилей белән котлый.