Логотип Казан Утлары
Хикәя

РӨСТӘМ МАҖАРАЛАРЫ

Әби әкияте
Моннан берничә ай элек, кышкы салкын көннәрнең берсендә, Казанга Рөстәмнең
әбисе килде. Аның килүен Рөстәм түземсезләнеп көтте. Кадерле кунакның кайчан
килергә җыенуын ишеткәч тә, Рөстәм календарьда билге ясап куйды һәм көн саен иртә
белән:
— Тагын биш кенә көн калды, тагын дүрт кенә көн калды! — дип әйтә торды.
Әби календарьда билгеләнгән вакыттан бер көн элек килде. Рөстәм моңа
шатланды да. Әбисен ул каршы чыгып алырга теләгән иде. Ә әби Рөстәм югында,
Рөстәм кинода чакта килеп төште.
Әби аңа ап-ак җылы оеклар, ап-ак җылы киез итекләр, куян тиресеннән тегелгән
ап-ак бүрек, ап-ак бияләйләр һәм бик күп итеп чикләвек алып килгән иде.
Шәфкатьле әбисен Рөстәм элек тә күргән иде. Үткән елны ул бөтен җәйне аның
белән бергә авылда уздырды. Ләкин ул чакта әби дә, Рөстәм үзе дә әллә ничек бер-
берсен аңламыйлар, сөйләргә сүз тапмыйлар иде. Ә хәзер... хәзер бөтенләй башка...
Рөстәм дәресләрен хәзерләп бетерүгә, әби аңа һәр кич төрле-төрле көйләр җырлап
җибәрә. Рөстәм башта әбинең җырлау рәвешен генә ярата иде, хәзер, ияләшкәч, аның
көйләрен дә ярата. Моңлы итеп җырлый ул!
Шундый күңелле әбиеңне ничек яратмыйсың ди. Ярата, бик ярата Рөстәм аны!
Ашка яки чәйгә утырганда, Гайшә апа беренче тәлинкәне, беренче чынаякны балага
куя иде.
— Әбигә, әүвәл әбигә! — дип кычкыра башлады Рөстәм. Ярата, бик ярата Рөстәм
аны! Хәтта ул мәктәп буфетыннан алынган конфет, прәннекләрдән да аңа өлеш
чыгара. Ә әкиятләре ни тора әбинең! Нинди матур сөйли ул аларны... Тыңлап
туйгысыз! Андый әкиятләрне Рөстәмнең китапларда да укыганы юк әле.
Кышкы кичләрнең берсе иде. Гайшә апа белән Һашим абый Академия театрына
спектакль карарга киттеләр. Өйдә Рөстәм белән әби генә калды. Шул кичне Рөстәм
яңа әкият тыңлады. Әби аны бик тәмләп, бик озын итеп сөйләде. Аның кыскача
эчтәлеге менә болай иде:
Абага — карап торырга гап-гади үсемлек. Исе дисәң — хуш исе юк, яфрагы дисәң—
яфрагы да әллә ни түгел. Ләкин шул абаганың искиткеч бер хикмәте бар. Абага чәчәк
атмый, диләр. Ялганлыйлар! Ата икән. Мең вә миллион абагалар арасында бер абага
очрый ди, менә шушы күп абагалардан сирәк очрый торганы яз көне, җиде төн
уртасында, ике-өч секундка чәчәк ата ди. Ул чәчәк атканда, яшен яшьни, күк күкри,
җен-пәриләр чыга, кара урман яктыра ди. Бу вакыт абага шундый матур була, ди, аның
йолдызлардай атып торган чәчәкләреннән күзләр чагыла, ди, аннан таралган хуш
истән башлар әйләнә ди.
Абага чәчәген өзеп, телләре астына кыстырырга өлгергән кешеләр кеше күзенә
күренмәс хәлгә киләләр ди. Дөньяда тереклек булганнан бирле, тылсымлы абага
чәчәген өзеп, кеше күзенә күренмичә йөрергә теләүчеләр бихисап күп булган ди. Ләкин
андый абаганы табуы кыен икән. Кайберәүләр, илдән илгә йөреп, бөтен гомерләрен
әнә шундый абаганы эзләп уздырганнар. Әмма юкка: йә таба алмаганнар, йә аның
чәчәк аткан вакытына туры килмәгәннәр, йә чәчәк аткан чакта яшен яшьнәүдән, күк
күкрәүдән, җен- пәриләрдән куркып, яктылык нурлары сугудан үлгәннәр.
Менә шуннан соң кешеләр абагадан ваз кичкәннәр, абага чәчәк атмый, дип йөри
башлаганнар. Әмма ул чәчәк ата икән. Бары тик аның ату вакытын туры китерерлек
бәхетле, аның чәчәген курыкмыйча өзә алырлык батыр йөрәкле кеше генә юк, дисәм,
Ак җилкән
165
хата булыр... Борын-борын заманда андый бәхетле, андый гайрәтле бер кеше булган
икән ди. Ул бихисап вакыт кеше күзенә күренмичә йөргән ди...
Их, менә хәзер булсын иде ул кеше! Адәм ашаучы фашистларны берәм- берәм
тотып ярсын иде ул кеше.
Шуннан соң әби Рөстәмгә абага чәчәген өзә алган батыр тузында әкият сөйләде.
Ай арты ай узды, әби авылга кайтып китте. Ә аның абага турындагы әкияте мәңге
онытылмаслык булып Рөстәмнең хәтерендә калды.
Яз җиткәч
Абага турындагы әкият Рөстәмнең холкын да, тормышын да бөтенләй үзгәртеп
җибәрде. Әкият аңа шулчаклы нык тәэсир итте ки, ул гел шул хакта гына уйлап йөри
башлады. Аның абага чәчәген өзеп алырлык батыр буласы килде. Ул элек тә күп укый
иде, хәзер исә китапка тагын да ныграк ябышты. Китапханәгә китаплар алмаштырырга
барса, аның үтенеп сораганы бер генә булды: батырлар турындагы, табигать
турындагы китап. Калын-калын романнарны укып чыкты ул. Робинзоннар, юлбарыс
тиресе кигән витязьлар, үз йөрәген факел иткән Данколар, Әбүгалисиналар, диңгез
асларында йөзгән капитаннар, айга очкан инженерлар, кеше күзенә күренмичә йөргән
химиклар турында нинди генә романнар укымады ул! Ләкин маҗаралары белән баш
әйләндергән иң кызыклы китаплар да абаганы истән чыгара алмадылар. Киресенчә,
яхшы әсәр укыган саен, абага тагын да тирәнрәк, тагын да көчлерәк дулкынландырды
аны. Хәтта төшенә дә керә башлады ул. Абага чәчәге турында хыялланып йөри-йөри,
Рөстәм үзен фронтта, сугыш мәйданында итеп хис кылды һәм язны көтте.
Яз җитү белән, Рөстәм бакчаларга, урманнарга, рус, татар каберлекләренә йөри
башлады. Шул ук вакытта ул үз-үзен курыкмаска да өйрәтте. Ата-анасы элек аны өйдә
ялгызы гына калдырмыйлар иде. Театрга йә җыелышка китә калсалар, өй сакларга
Рөстәм янына кеше чакыралар иде. Рөстәм үзе дә шуны тели иде. Тора-бара ул
бөтенләй курыкмый башлады. Әти-әнисе кич белән кая да булса китәргә җыенсалар,
берәүне дә чакырмагыз, үзем генә калам дияргә өйрәнде.
Ул, өйдә япа-ялгыз калып, үзенчә күнегүләр ясады. Утларны сүндереп, сәгатьләр
буенча караңгыда утырды, төн уртасында ишегалдына чыгып торды.
Май башында әби кунакка килде. Әбине күреп алу белән, Рөстәм «бәхетем килде»
дип уйлады. Шатлыгына чик юк иде аның.
Май ае уртасы иде. Рөстәм урманга китте. Ул анда җир астыннан бәреп чыккан
ямь-яшел хәтфә үләннәргә сокланып карап йөрде; кыш көне туңып, яз көне яңадан
терелә башлаган урманның сулыш алуын тыңлады. Ул икенче көнне дә кич белән
урманга барды. Яшел чирәмгә ятып, күкне күзәтте: кояш баюына карап моңланды.
Эңгер-меңгер вакыт җитте. Ләкин Рөстәм кайтмады: үзенең курку-курыкмавын сынарга
теләп, тәмам караңгы төшкәнче урманда йөрде һәм, курыкса да курыкмаска тырышып,
бу беренче сынауны яхшы уздырды.
Абага чәчәге турында хыяллану Рөстәмне ялгызлыкка өйрәтте. Әмма дәресләренә
зарар китермәде ул: элеккечә тырышып укыды, алдынгы укучылар рәтендә барды.
Бары тик дус-ишләре белән генә сирәк очраша торган булды. Берәрсе урамга уйнарга
чакырса, олыларча:
— Уйнаудамыни хәзер баш! Күрәсең ич, сугыш... Муеннан эш. Юк, бара алмыйм,
— дип җавап кайтара иде.
Агачлар күптән яфрак ярдылар. Дөньяга хуш ис, яз исе җәелде. Үсемлекләр кояшка
карап чәчәк атарга әзерләнделәр. Шәһәрдә кошлар сайравы ешайды.
— Ашыгырга кирәк! — диде Рөстәм үз-үзенә. Рөстәм төн уздырырга урманга
китте. Моңа ул берничә көн алдан әзерләнде. Аның кесәсендә кайралган үткен пәке,
бер сызуда кабына торган чакма ташы, алдан ук агач төбенә илтеп күмелгән
сохариларының калган кисәкләре һәм кружкасы бар.
Ул, әллә үзен гаепле санаганга, әллә булачак вакыйгаларны сизгәнгә, соңгы
көннәрдә үзен авыру баладай назлы тотты. Китәсе көнне таңда ук уянды. Аяк
очларына гына басып, тышка чыкты, битен юды, өс-башын киенеп, дәресләрен карарга
утырды.
— Нишләп бик иртә тордың, улым? — Ананың ягымлы тавышы аның уйларын
бүлде.
— Йокым туйды, әнкәй. Әткәйне уятыйммы? Сәгать җиде инде.
— Уят, улым, уят.
Рөстәм әтисен уятты, электр плитәсенә чәйнек куйды, куанычлы хәбәрләр
булмасмы дип радионы җибәрде. Яңадан әтисе янына кереп, аңа киенергә булышты.
Күлмәк якасын рәтләгән булып, әтисен кочаклады да, әнисе янына йөгереп килде һәм
гаепле бала сыман, ояла-ояла, аны сөяргә кереште.
Гайшә апа:
— Авырыйсыңмы әллә, улым? Йөзләрең никтер кызарган, — дип, аның
маңгаеннан үпте, күкрәгенә кысып сөйде.
Рөстәм мәктәпкә әтисе белән бергә чыгып китте. Алар артыннан ишек бикләргә
чыккан әбигә ул яңагын сузды һәм:
— Әбекәй, уңыш теләп үп мине! — диде.
Урам чатында ул әтисеннән аерылды, ләкин мәктәпкә таба борылмады, эре-эре
атлап, урман ягына юнәлде.


Урманда
Яз көне сез урманда булсагыз иде, хозур кылып шунда йөрсәгез иде! Рәсәй
урманнарының үзләренә хас хуш исе һәм матурлыклары бар. Авыз тутырып, тулы
тавыш белән «һу-һу-һәй!» дип бер кычкыруы ни тора!
Карлар күптән эреп беткән, агачлар күптән яфрак ярганнар, аяк астын котырып
үскән куе үлән каплаган. Җилдә җилфердәгән ефәк шәл чукларыдай, яшь яфраклар
арасында иртәнге кояш нурлары уйныйлар. Дөньяга сулап туйгысыз татлы һава, иснәп
туйгысыз ямь тарала. Дөнья керен әле күрергә өлгермәгән ямь-яшел яфраклар акрын
тирбәлеп баш ияләр, әйтерсең лә алар кояшка җыр җырлыйлар. Табигать җырчылары
— сандугачлар сайравы ишетелә. «Яшәү никадәр гүзәл!» дигән сыман, алар илаһи бер
моң белән язны каршылыйлар, табигатьне яшәртүче кояшка һәм язга мәхәббәт
укыйлар.
Рөстәм башта, ни өчен килгәнен онытып, матурлыкка, сандугачлар сайравына
хәйран калып, «һу-һу-һәй!» дип, урман яңгыратты. Рус теле укытучысы кичә генә
Брянск урманнары турында сөйләгән иде. Андагы партизаннарның эшләре,
тормышлары белән укучыларны таныштырган иде. Гитлерчылар сугыш ачмасалар,
кешеләр табигать кочагында, менә шушындый гүзәллек диңгезендә нихәтле
ләззәтләнерләр иде. Рөстәм дә һәр атна саен ата-анасы белән бергә урманда бәйрәм
ясап йөрер иде. Ә хәзер нәрсә? Бөтен халык эштә. Урманда Рөстәмнән башка
һичкемне күрмәссең... Сугыш шул, сугыш!
Сугыш турында уйлау абага чәчәген хәтерләтте. Рөстәм агач ботагына букчасын
элде һәм абагалар эзли башлады. Ул бик күп абага тапты. Ләкин кайсысы чәчәк ата
аның?.. Менә монысымы, тегесеме, әллә әнә андагысымы? Шулай сайлап, эзләнеп
йөри-йөри, Рөстәм кич җиткәнне сизми дә калды. Ул, арып, җиргә ятты — тәнгә салкын
йөгерде. Димәк, болай ярамый, урын хәзерләргә кирәк. Ул күп итеп үлән йолыкты,
ботак-сыныклар җыйды һәм куе итеп үскән агач тармаклары арасында үзенә оя ясады.
— Менә шәп булды! — диде ул, шунда менеп. — Елан да чакмас, бүре дә тимәс,
йокыга талып абага чәчәген дә күздән ычкындырмам.
Якында гына салкын чишмә бар иде. Рөстәм, шунда барып, туйганчы су эчте,
сохари ашады һәм яңадан агач башына менеп утырды. Күзләре талганчы абагаларга
карап торды. Кырын яткан урыны җайсыз булса да, үзен бишектәгедәй хис итте.
Көчәйгән кичке җил аны тирбәлдерде, кошлар аңа бишек җыры көйләделәр. Көне буе
йөреп арыды, күрәсең... Чүгез... Чү, кошлар!.. Тын кал... урман... туктагыз, җилләр, сез
дә исмәгез!
Рөстәм йокыга талды.
Ләкин ул бик тиз уянды. Соңга калдым, ахры, дип ачуыннан еларга җитеште.
Ашыга-ашыга агач башыннан сикереп төште. Эңгер-меңгер вакыты аңа сызыла-
сызыла таң аткан күк тоелды. Урман караңгылыкка чумгач кына, ул бераз тыныч хәл
алды.
Нәрсәдер кыштырдаган тавыш ишетелде, кемдер мышнаган төсле булды.
Күзләргә, утлы күмердәй, яктылык чагылды, ул бер сүнде, кабынды, яңадан сүнде.
Рөстәмне курку басты. Ул, үз-үзен тынычландырырга теләп, курыкмыйм, барыбер
курыкмыйм, дип пышылдады, ә үзе, тотып алмасыннар дигәндәй, ашыгып-тырмашып,
агач башына үрмәләде.
Рөстәм озак көтте, ләкин абага чәчәк атмады. Таң алдыннан ул яңадан йокыга
талды. Кояшка җылынган хәтфә яфраклар аның йөзеннән үптеләр, колак артын
кытыкладылар. Рөстәм төш күрде һәм яфраклар шаяруын әнкәсенең иркәләп сөюе
дип уйлады.
Уянгач та, өйгә кайтып китәргә теләде. Абагаларны күрү аны бу уеннан туктатты.
Алар аңа нидер әйтәләр. Рөстәмнән көләләр кебек тоелды. «Куркак ул, шүрләде, —
диләр бугай, — курыксаң, бар кайт, куркаклар безгә кирәкми. Бүген төнлә без чәчәк
атачакбыз», — диләр сыман алар.
Абагаларны күрмәс өчен, Рөстәм аларга арты белән борылды. Күз алдына әнисе
килеп басты. «Кайт, улым! Ник кайтмыйсың? Без сине кичә көттек», — дип эндәшә,
чакыра төсле. Рөстәм уйга калды. Ярый, кайтты ди ул. Ә: «Кайда кундың?» — дип
сорасалар, ничек җавап бирергә? Алдаргамы? Иптәшемдә кундым дияргәме? Сөекле
әнкәсенә ялган сөйләргәме? Юк. Рөстәм ялганлый алмый. Ялганлый башласа, аның
йөзе кызара һәм барыбер тотыла. Ярый, ата-анасына ялганламады — дөресен
сөйләде ди... Ә мәктәптә ни дип әйтер? Юк, юк, ни булса — шул булыр: кала ул, тагын
бер төнгә урманда кала.
Рөстәм салкын чишмә янында учак якты, чәй кайнатып, тамак ялгарга утырды.
— Эш шәптән түгел! — диде ул, азыгын карап. — Туйганчы ашасам — бер ашауда
бетерәм, азлап ашасам — өч ашауга җиткерәм...
Сохариларны ул өчкә бүлде, шуның бер өлеше белән иртәнге ашны уздырды.
Аннары дөрес бүлмәдем, артыграк калдырдым бугай дип, теге ике өлештән янә бераз
өлеш чыгарды. Чәй-шикәре юк иде, кружкага чәй урынына җиләк яфраклары салды,
шикәр урынына тагын сохари алды.
Көн аңа гаҗәп озын тоелды. Салкын чишмәдә булу да, абагалар янында утыру да,
кошлар сайравын тыңлау да аның күңелен күтәрә алмадылар. Мәктәбен сагынды. Төн
тизрәк җитсен иде, ичмаса! Инде бүген дә абагалар чәчәк атмаса, ул бу урманга
моннан соң мәңге аяк басмаячак.
Төнне тыныч каршылау һәм тизрәк каршылау өчен, Рөстәм йокларга ятты. Ләкин
йоклыйсы килмәде. Әтисе аңа, йокы алмаганда, күзләреңне йом да ике йөзгә хәтле
сана дия иде. Рөстәм күзләрен йомды һәм, сузып-сузып, берәү, икәү, өчәү... дип
санарга тотынды.

Дәвамы киләсе саннарда.