Логотип Казан Утлары
Поэма

КЫСЫР ГАРИФ

ПОЭМА-КЫЙССА
Йөзләрчә миллион кешеләрне һәлак иткән, гарипләндергән, ятим калдырган, коточкыч мохтаҗлыкка дучар иткән Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга ук җиһанда «салкын сугыш» кабынып китте... Соңгы сугыш җимереклекләреннән, югалтуларыннан мантымаган СССР дәүләте кабат сугыш кабаласына юлыкты... Җирдә тигезлек, бәхетле җәмгыять төзү идеяләре белән яшәгән илне тәмам таркатып ташлады ул сугыш. Әллә соң ул идеяләр утопия, кысыр хәсрәт кенә булганмы?
Сугышларны хакка-нахакка, явызга-изгегә аерып карау үзе үк кешелек алдында гаделсезл ек, әхлаксызлыктыр. Сугышларны дөнья байлыкларын кабат бүлешү, таланган-яуланган байлыкның хуҗаларын аклау-саклау өчен махсус китереп чыгаралар дип бәяләүчеләр хаклымы әллә?
Салкын сугышның әлегәчә туктаганы юк. Аның корбаннарының тулаем исәбен-хисабын әйтеп бирә алучы да булмас... Ул корбаннар арасында минем якташларым, якыннарым да бар...
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Авылдан хат: Гариф вафат...
— И бәндә язмышлары.
Сугыштан соңгы буынның,
Дөньяга мәҗбүри килеп,

Ләгънәтле каргышлары...
Әткәсен көткәннәргә ул

«Уйнаштан туган» иде.
Аның әткәсе дә юкса,

Кемнәрнеңдер әткәсенә

Бик якын туган иде.
Аның әткәсе дә юкса

Сугышта булган иде:

Гайнелгыйлем санитарның

Сул кулын терсәк төбеннән

Кыйпылчык уйган иде.
Сугыштан исән кайтканнар

Тансыктан-тансык иде.
Чулак, чатан булсалар да,

Тоз утырган иңнәрен дә

Мир йөге баскан иде.
II
Гайни солдат — ветсанитар,

Һөнәренең остасы.
Җиде авыллы колхозның,

Өч йөз җитмеш хуҗалыкның

Ышанычы -тоткасы.
«Касторка» мае — белгәне:

Бәйләгәне, сөрткәне...
Калхуз маллары элгәре,

Аннары чираты белән

Өйдән-өйгә кергәне.
...Сыер малларын янәдән

Сәвитләр җыеп алды.
Җаннарын саклап торырга

Шыр-ялангач гаиләләргә

Кәҗә, сарыклар калды.
Кәҗә, сарык бәтиләре

Өлешенә кереп тә

Имә иде ятимнәре...

Искә төшә шул хәлләре:

Елатып та, көлеп тә...
Толлар зарыгып көтсә дә,

Кайтмады көткәннәре.

Кайсылары өмет өзеп,

Гәләфиле Гайниләрне

Кунарга керткәләде.
Гөнаһына керәсе юк,

Кем дисәң дә — ул булыр.

Гайни тәкә печкән йортта,

Тугыз ай үтәр-үтмәстән,

Елап нарасый туыр.
Елап туар нарасые —

Дәгъвасы булыр чиксез.

«Уйнаштан туган малай», — дип

Рәнҗетелгән шул сабыйның

Үпкә-үче — үткесез.
Гарифның әнкәсенә дә

Ягылды кара яла:
— Гайни солдат-ветсанитар

«Касторка» маен сөртә дә,

Авыллар үрчеп бара.
«Уйнаштан туганнарга» да

Күлмәк, ыштан кистеләр...

Сөннәтле булсалар да, тик,

Ни кызганыч, дөньясына

Алар үчле үстеләр.
Ач тамакка төер булып

Утырды ачулары...
Сугыш соңы ятимнәрен,

«Уйнаштан» тамгасы тагып,

Ачлык белән сыйлады...
III
Ачлыкның күзе гел яшьле,

Карашы тонык, ямьсез...

Көнозыны бил бөгеп тә,

Өй тулы бала-чаганы

Ачлык тотты икмәксез.
Калхузлар — күмәк коллыкның

Кот чыгарлык үрнәге...
Хезмәт көне — кенәгәдә,

Шәрә өстәл-сәкеләре

Чәйнәр ризык күрмәде...
Яз җитсә, каен суына —

Урманга сыендылар.
Җәй башыннан кузгалагын,

Җуа, балтырганын җыеп, —

Болыннан туендылар...
...Уйнаштан туса да Гариф,

Уенны күрде сирәк.
Җәен — арба, кышын — чана —

Көн дә, төн дә ни булса да

Табып кайтырга кирәк.
Утыртма читән, коймасы —

Тал курпы, чыра гына.

Кизәк-тирес «кирпечләрен»

Изеп тау-тау киптерәсе —

Кыш ягып чыгарына.
Салам түбә — йорт курасы —

Ел да бер яңартасы...
Кайдан ни дә булса чәлеп,

Чытырма шул «уф» арбасын

Көн-төн җиглеп тартасы...
Алты яшеннән тәртәгә

Җигелеп тартты Гариф.

Тарткан саен ни дә булса

Чирәмле ихатасына

Кайтарып атты Гариф.
Табыласы көнен барлап,

Төнен кармап саласы...

Салганында — күчәр сына,

Тартканында — тәртә сына, —

Сынмый Адәм баласы!..
Гайни солдат-ветсанитар

Тамчыдан төшкән улын

Күрсә дә — күрмичә үтте...

Хәлен белеп сузмады бер

Хет гарипләнгән кулын...
Гайни солдат гәләфиен

Салмады гомре буе...

Җиде авыллы калхузның

Тишек-ертыгын ямаулап

Йөрүдә булды уе...
Уйнаштан туган малайлар

Бер Гариф кынамы соң...
— Әтиең кем, кайда? — дигәч,
— Сугышта үлеп калган, — дип

Җавап бирде барысы...
Җаваплары хөкемчедән

Аклану кебек иде.
Җәрәхәтле җан итеннән

Кансыз сөлек кан эчүдән

Саклану кебек иде...
IV
Җитмеш йорттан йөз ун ирне

Суырып алды сугыш.

Җитмешенең җанын кыеп,

Җәсәдләрен чит җирләрдә

Чәчеп калдырды сугыш.
Өчпочмаклы хаттан алда

Козгын китерде хәбәр...

Хәбәренең хәтәреннән

Черек салам түбә өйләр

Дерелдәп торды мәгәр...
Бер хәбәрсез югалды дип,

Хәбәр килде берсеннән...

Сабан туе иртәсендә

Ярәшеп вәгъдәләшкәне —

Көткәне әнкәсенең.
Гарифҗанның әнкәсенең

Бәгырьләрен өтте ул.
Хәбәрсезлек хәбәреннән

Өмет чырасын сүндерми

Нәкъ җиде ел көтте ул.
Чыра яктысы сүрелми,

Корым, сөреме кала
Хәбәрсез югалды, дигән

Җавап кына килде бары —

Кайда язып карама.
Сугыш чоры, сугыш соңы —

Көткәнгә аерма юк...
Көтеп көтек булганнарның,

Ятимә-тол калганнарның

Канатын каерган ул.
Әсирлектән кайтканнар да

Сөрелде әсирлеккә...
Өметен җуеп, гаиләләр

Ишек, тәрәзен кадаклап

Китеп югалды читкә...
...Җәен — челлә, кышын — кырыс,

Язы-көзе баткак саз.
Мул утырды аркага тоз...

Җитмәгәне тол-ятимгә —
Бер җылы кул, җылы наз.
Мулдан булды куркытулар,

Ачуның — яман үче...
Калхузлары күтәрәмдә...
Дәүләт саплам җеп бирмәде

Ертыгын ямар өчен.
Уйнап түгел, уйлап әйткән

Кемдер кайнар башыннан:

Хакыйкатьтә калхуз үзе

Тома ятим туган икән

Дәүләтнең уйнашыннан.
Бу дәүләт үзе туган ди

Сугышып кан коештан...
Гасырлардан җыйналган үч,

Нәфрәт, ачу — яшен ташы

Булып тулган сулышка...
Ачның ачуы ямандыр,

Үксездә үч үткесез...

Гарифҗанның әнкәсенә

Ел тәүлеге «таяк сызган»

Бригадир бер күзсез...
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Җиде сыйныфны тәмамлап,

Гариф керде атлы эшкә...

Утыз яшьлек карт алаша —

Иң беренче тарту көче —

Калхузда эшкә керешкә...
Утыз яшьлек карт алаша

Атлап бара, алып чапмый,

Уңга-сулга борылырга,

Туктарга йә кузгалырга

Бер сүз җитә: «Йәле, малкай!»
Хезмәт көне бер таяклы

Тамга сызып төшерелә.

«Таяк» саны өч йөз булса,

Язын чәчкән көзен уңса,

Өлеш төшә көшелеңә.
Калхузның тегермән ташы

Тешне чарлап әйләнәдер...

Калхузга аягың керсә,

Гәүдәңне суырып алып,

Гомерлеккә бәйләнәдер...
...Калхуз малын таяк сызып,

Биш ел тоташ көтте Гариф,

Алашасын аргамакка

Алыштырып, кыр болында

Очырттырып йөртте Гариф.
Яздан-көзгә Агыйделнең

Җәйләвендә җәйләде ул.

Әрәмәдә тал-курасын

Кисеп, чабып, кыш чыгарлык

Утын-печән җайлады ул.
Хезмәт көне — таяк кына...

Болынның мул байлыклары.
Агыйделдә, күлләрендә

Үренте тал мурдасына

Тулып керә балыклары.
Агыйделнең тугаенда

Июльнең тулган аенда,

Юкә ябалдаш эчендә,

Тулып түгелә балы да —

Сәбәп туа сыйланырга.
Әрәмәдә — гөлҗимеше,

Бөрлегәне, карлыганы.

Авылның бар яше-карты,

Җәй җитүгә, бердәм булып,

Әрәмәгә агыладыр...
Әрәмәдә үлән, чәе,

Балан, кагы табыладыр.

Кузгалагы — кош-кортына,

Курпы-күрән — терлегенә

Кыш чыгарлык чабыладыр.
Мең михнәттән торган тормыш

Җәйләвендә ни җайлана...
Табигатьнең кочагында

Рәхимлеген, шәфкатен дә

Таба икән ятим бала...
II
Ат җене кагылган Гариф,

Аттай эшләде: «Булсын, — дип, —

Аяк ялы — тамак ялы,

Бригадир сызган таяк
Өч йөз алтмышка тулсын», — дип...
Сызган таяк — көн дә барлау...

Салган займ — таныклыгы...
Унтугызы тулган көздә

Армиягә чакырдылар

Күреп бәдәне ныклыгын...
Парлап җигелгән арбага

Менеп басканнарын күр син,

Сугыштан соң туган буын

Беренче кат армиягә

Җырлап озата бер-берсен...
Пар атларда зур урамны,

Тыкрыкларны урадылар...
— Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,

Сау булыгыз, туганнар! — дип,

Бәгырьләрне турадылар.
Басу капкасын чыгуга

Саубуллашу, хушлашулар...
Кыз бүләге — чиккән яулык:

Исеме язып, асылдан
Таслап төрелгән, хушбуйлап...
Чиккән яулык сөйгәненең

Хисләре дә, ядкаре дә...

Күңеленнән разый булып,

Ышанып, өметләндереп:
— Көтәрмен, — дип әйткәне дә.
Чиккән яулык сагынганда

Сагышын басар өчен дә...

Зат күрмәгән ят җирләрдән

Яры көткән ярларына

Кайтыр юл табар өчен дә...
Гариф көтәр яры барын

Күрмәгән шул — көн-төн эштән.

Күрше өйнең күршесендә

Аңа тиңе — Нәфисәсе

Гөлҗимештәй булып пешкән.
Басу капкасын чыгуга

Килеп җитте янып, чабып:
— Гариф абый, хатларың яз,

Җавапларым сөйләр барын —

Вәгъдәм-яулыгым учыңа!
III
Гәләфиен киеп алгач,

Тач охшап калды Гайнигә...

Ветсанитар малаеның —

Аталы ятим баланың

Аһ, күңеле тулды нигә?
...Әткәсен күреп: «Әткәй!» — дип

Әйтәсе бик килгән чакта

Бер гөнаһасыз бу бала

Ничә тапкыр качып кына

Көтеп алыр иде чатта...
Көтеп алыр иде чатта —

Чабып керергә кочакка

Әзер иде, тик әткәсе
— Айныр-айнымас санитар

Уйламый иде бу хакта...
...Ун ел узды вафатына:

Калып ауган арбастында

Төнозыны тартышкан ул

Гомер иткән соңгы көне

Һәм үлеме арасында...
Хәтергә уелган барсы,

Яндырып тирәнгә кереп...

Солдатка алынган көннән

Җан сорап торган сынаулар

Алырлар аны бөтереп...
IV
Күрәчәге йөртә микән,

Йөртәме җыяр тәгаме?

Карантин үткән солдатны

Мәңгелек төн диңгезендә

Дәшә язмышы әләме...
Мәңгелек төн диңгезендә

Дулкыннары калган катып,

Офыклар карадан-кара,

Төнне ярып кораб бара,

Тау-тау дулкыннарны ватып.
Боз дулкыннар шуып менә

Корабының итәгенә...
Ун көнлек юлны төн йотып,

Бозлы ярга килеп туктый

Дөм караңгы иртә белән.
Кап-караңгы бозлы ярда

Бурап-бурап боз-кар ява.

Корабтан кара шәүләләр,

Трап буйлап күтәрелеп,

Кара ярда югалалар.
Чакрымлап атлап үтүгә, —

Кап-кара тимер капкадан

Чыкты каршы алучылар:

Этләре — усал сакчылар,

Барлап алдылартамгалап...
V
Өч ел үтәчәк хезмәте

Җирнең җиде читендәге

Дөм караңгы утравында:
Монда күрмәссең очкан кош,

Монда үсми чирәме дә...
Монда бозлы күкерт таштан

Гайре һични искитәрлек,

Берни юк, дип уйлаганнар...

Анда исә бу дөньяның

Астын-өскә китерерлек,
Яктыртып сукыр итәрлек,

Шартлатып күмер итәрлек,

Кешелек әле белмәгән

Могҗизалары җитәрлек

Уран ятмасы табалар...
Урал, Себер — алтын базы,

Донбасс, Кузбасс — күмер базы.
Әлмәт, Баку — нефть базы —

Ходай безгә мулдан биргән
Җиһанның бай казылмасын...
Мәңгелек төн диңгезендә,

Бозлы күкерт-таш илендә

Илнең якты киләчәге,

Байлык, муллык бирәчәге —

Тагын биш гасыр кимендә...
— Үр артында түгел, якын,

Коммунизм — кулсузымда...
Тик дошманнар һаман читтән

Кызыгып гел кыҗрап тора,

Шул байлыкка кул сузарга.
Эчке дошманнар да хәтәр —

Эш итәләр гел астыртын.

Шуңа мәхбүсләр казыйлар

Монда уран шахтасын да

Безнең үткен сак астында...
Дәүләтнең стратегиясе —

Мондагы бар хезмәтебез.

Бүген кайда, кем белән сез,

Вазифагыз — дәүләт сере —

Үзегезне күзәтербез!!!
Сер сандыгы бикле торсын,

Канун белән ул саклана!..
— Анабыздай газиз илне

Сакларбыз, — дип антын биреп,

Һәрбер солдат имза сала...
— Иминлеген, бөтенлеген

Саклый алса гына Ватан, —

Диеп тәкрарлый замполит.
— Илебездә заргып көткән

Коммунизм таңы атар...
Уран шахтасы авызы

Төпсез кара чоңгыл кебек,

Бөтереп ала үзенә —
Кәйлә, көрәкләрен тотып,

Меңләп мәхбүс китә кереп.
Бер мең мәхбүсне, чиратлап,

Биш йөз солдат барлап тора...

Таш диварда лозунглар,

Чакырулар алга дәшеп,

Хезмәтләрен данлап тора.
Мәңгелек төн диңгезендә,

Шул күкертле таш утрауда

Дерелдәп куя бар җиһан,

Сискәнеп куя күкләр дә —

Бер төш ядрәсе шартлаудан...
Сугыштан соң егерме ел...

Шартлауларның юк тынганы...

Бөтен дөнья, кубарылып,

Корал сыный, корал туплый —

Салкын сугыш, диләр аны...
Салкын сугыш салкыннарын,

Кайнарлыгын күрде Гариф.

Сугыш сорый корбаннарын:

Җиде айда сызып сүнгән

Җәсәдләрен күмде
Гариф...
Җиде ай саен зур җирдән

Кораб килеп җитәр иде...

Бер мең мәхбүсне калдырып,

Серле контейнерлар төяп,

Төнгә кереп китәр иде...
Ике ай конвой хезмәтен

Үтәгәннән соң, Гарифны

Госпитальгә күчерделәр:

Ул моргта санитар да,

Кочегар да булды инде.
Төн диңгезе ак аюга,

Моржларга гына кулай.

Яктылык кытлыгында тик,

Алар өчен генә монда

Яшәү-гомер итү уңай.
Адәм баласының хәле

Мөшкелдән дә мөшкел монда:
Авырлыгын тәмам җуя

Яктылык җитмәүдән бәндә

Җиде ай төн золымында.
Җиде ай төн золымында

Җиде солдат кибеп калды.
Госпитальдә шул афәттән

Йолып-коткарып алырлык

Шифа-дәва табылмады...
Остадан эш өркә, диләр...

Корал тота белә кулы:

Ул ясады табутларын,

Ул җирләде җәсәдләрен,

Ул — санитар Гайни улы...
Җиде ай төн золымында

Шахтаның бай токымында

Корып кипкән мәхбүсләрнең

Җәсәдләрен яндырды ул:

Хәбәре — көл корымында.
Хәбәре — көл корымында,

Кайда икән җанкайлары?..
Егерменче Җиңү язын

Көткәндә монда тәүге кат

Күрде ул Кояшны, Айны...
Төн диңгезенең Кояшы,

Сүрән яктысы, җылысы...

Төн диңгезенең Аенда

Зөһрә Сылу — бик ямансу —

Юктыр шул юатучысы...
Шыксыз шәрә күкерт ярга

Язын килеп җитте кораб:

Солдатның
көткәне хатта... ...

Мәхбүсләрне төшерделәр

Номерларын атап, санап...
Әнкәсенең хатларыннан

Әрәмә тыны бөркелә...

Нәфисәнең нәфислеге
Тезеп язган юлларыннан

Йөгреп күз алдына килә...
Соңарган бер кочак хатта

Төсен җуймый җуймагач та,

Агыйделнең бар аклыгы,

Болынының бер мең гөле

Йөзенче кат укыгач та.
Чабып үтә аргамагы

Тоякларын төеп-төеп,

Тирәкләр биеп әйләнә,
Җил күтәреп кибән коя,

Күбә, чүмәләсен өеп.
Хатларында хуш хәбәр бар:

Йөзләрендә ае тулган,

Яңа елдан хезмәт хакын Түли башлаган калхузлар,

Насыйп булырмы кайтулар?
Мәңгелек боз илендә дә

Тәнне җылыта тик җаннар...

Яктылык кытлык җирендә

Хатта килгән җан җылысын

Мохтаҗ бары үзе аңлар...
VI
Мәңгелек боз утравына

Кораб өченче мәртәбә

Килгән җәйдә... Гариф сынды:

Үр менеп килгәндә кинәт —

Тәкъдире типте тәртәгә...
Язмышы типте йөзенә —

Йөзе сулды, нуры качты.

Олы җиргә озатырга

Карар кылдылар, ике ай

Госпитальдә аунагачтын...
Утрау-утрау бозлар ага,

Кораб итәгенә кага...

Ике ел тулар-тулмастан,
Үтмәслек хаста йоктырып,

Солдат илгә кайтып бара.
Солдат илгә кайтып бара.
— Кайтам, — дип язды хатын да.

Юллар ерак: борма-борма
Мәңгелек туң тундрада
Кара урманнар артында...
Олы җирдә җиде атна

Укол белән тунадылар.

«Не годен на строевой», — дип,

Пичәтләрен кат-кат басып, юлладылар...
Кайтып керде бусагадан

Кыл уртасында августның...

«Гайни солдат», — диеп тора,

Белгән-күргән, әткәсенә

Охшатып аның буй-сынын...
Гайни солдат күкрәгендә

Медаль иде «За отвагу»...
Гарифҗанның үпкәсенә

Су җыелган, ютәленә

Буыла язып куя ул...
...Әнкәсе белән Нәфисә —

Әнкә-кыздай дип торырсың...

Көн дә мунча кыздырдылар,

Чаптылар һәм сыладылар

Пешереп җитен, солысын...
Бурсык маен кыш озыны

Өзмәделәр тамагыннан...

Гәүдәсен
тирегә төреп,

Кызган табага бастырып,

Чир кудылар
табаныннан...
Кипкән җиләк, үлән чәе —

Әрәмә әптикәсеннән...

Агыйделдә
боз кузгалып,

Ташкыннарына бөтереп,

Чирен алып китте
сыман...
Җан биргәнгә җүнен бирер...

Җаныңны саклый фәрештә.
Күрәчәгең — тәкъдиреңдә,

Күрми керү юк гүреңә

 Тәкъдир
языла гарештә...
Тәкъдирендә әнкәсенең

Ялварулы догалары:
— Раббым Бер, ярлыкагыл,

Белми, белгән гөнаһларым —

Өзмә
гомерен бу баламның.
Өзмә гомерен, кирәксә ал

Үземнекен — мең разыймын.

Инанып Бар,
Берлегеңә

Тәүбә кылам, рәхмәтеңне,

Шәфкатеңне мин сорыймын!..
Тәкъдиренә карусызлар

Ирешә тик морадына.

Тәненең сихәтләнүен,
Яшәү уты кабынуын

Тәкъдиренә юрадылар.
Көл төсендә иде йөзе,

Чәчләре тоташ көмештә...

Маңгаенда буразналар
— Илле яшен биреп булыр

Егерме өчтә килеш тә...
Аягына басты Гариф —

Арык тәнендә җан исән.

Ишегалдын урап
керде, Әйләнеп кайтты урамны,

Янәшәдә — Нәфисәсе...
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Җан биргәнгә җүнен бирде,

Инде бетте дигән мәлдә...

Нәфисәсе белән
бергә Веттехникумга укырга

Керде алар Бөгелмәдә...
«Алга» колхозын алгары

Җибәрү алар көчендә...

Ел тәүлеге
фермасында

Дүрт куллап хезмәт куйдылар

Үрчемнәр артсын өченгә...
Үрчем артымы малларның

Кысыр калмавыннан тора...

Миллионер
калхузлары —

Серен бик беләсең килсә,

Син Кысыр Гарифтан сора...
«Кысыр» кушаматын авыл

Мәңгегә такты аңарга...

Насыйп булмады
ир белән Нәфисәсенә утыз ел

Яшәп бер бәби табарга.
Утыз ел тормыш кордылар —

Калмады нидер табары.

Мәхрүмлеге —
баласызлык...

Төн иленең афәт нуры

Көйдергән икән тамырын...
Кысыр Гариф ихатасы —

Эчләре урап чыккысыз...

Кысырлык
үзеннән битәр

Нәфисәсенең бәгырен

Телгәләп кисте
пычкысыз...
Салкын сугыш — чарасызлык —

Тәкъдире дип юрасынмы?
Гайнелгыйлем санитарның

Ник өзелде нәсел җебе —
Кабереннән сорасынмы?..
II
«Кырык ел серен сакларга», —

Дип имзасын салган иде...

Ил-дәүләтнең үзен әнә

Таратып-сатып яталар...
Калхузы да калмас инде...
Атказанган Кысыр

Гариф Үрчетте нәсел малларын.

Пенсиягә
озаттылар...
Ике елдан калхузының

Югалды миллионнары!..
Ялангачлык, мохтаҗлыкның

Ни икәнен күреп үсте...
Ил кодрәте — корал, гаскәр —

Бозлы, тозлы диңгездә дә

Бар нәрсәдән булды өстен...
Ил кодрәте — ил чикләрен

Саклый алуыннан тора...
Дошманның борын төбендә

Баллистик ракеталары:

Кирәксә, шунда ук ора.
Ил кодрәте — болытларның

Артына ук яшеренгән.
Дошманының, кирәк икән,

Йолдызлардан торып төзәп,

Күзен
алыр яшененнән...
— Ил кодрәте — илдәшләрнең

Дуслыгы, туганлыгында, —

Дип яшәделәр җитмеш ел...
Күз бугандай юкка чыкты:

Шик туа булганлыгына.
Кодрәтле ил гаскәрләрен,

Коралларын тараттылар.

Никадәрле тиз таралса,

Читләр безне шулкадәрле

Үз иттеләр, яраттылар...
III
Гарифның бакча артында

Буровойдан нефть бәрде.
— Авылыгыз Кувейт булыр —

Кая куеп бетерерсез
Бу кадәрле мал-мөлкәтне? —
Дип шаяртты якын-тирә,

Баксаң, нефть күле өстендә

Утыра икән үзләре.
Нефть дөнья базарында

Бәһасен көн-төн үстерә.
Көн-төн үстерә бәһасен,

Кирәксә куя төшереп...

Базар алыш-
бирешендә

Кем алдый — кем алдануын

Булмый тиз генә төшенеп...
Мичкәсенә саф алтыннан

Түлиләр чит-ятлар килеп,

Читләрнең акчадан гайре

Берниләре дә юк икән —

Яшиләр, ди, гел тилмереп...
Читләр, акча-алтыннарын,

Алыштырып газ-нефтькә,

Саталар да табышлары

Алтын булып кайтып керә,

Биш тапкыр артып кимендә...
Шуңар Гариф бакчартында

Чыккан нефть — кара алтын...

Сары алтын булып һаман

Кайтып керә алмый йөри —

Йолыр иде кара атын...
Бакчартында яткан байлык,

Үз көне, сәгатен көтеп.

Үлчәменә салсаң әгәр —

Мең ел илне туендырып

Торыр, өс-башлары бөтен...
Үлчәменә салсаң, маллар

Үрчем санын арттырырга —

Җир шарының
алтыдан бер

Иксез-чиксез җире җитмәс,

Көтүләп тараттырырга.
Гарифҗанның исәбендә,

Кем ни-нәрсә дисә — дисен,

Мәңгелек төн
диңгезендә,

Бозлы күкерт таш базында

Илен саклады, ул — исән!
Исәнлеге — иле-көнен

Исәп итәр өчен кирәк...

Кысыр Гариф,
дисәләр дә,

Иле-кодрәте өченгә

Кысырлар да кирәк, димәк.
***
...Мең төрле уй тулган башын

Салуга ук мендәренә,
Кайнарланып тулды кинәт...
Күзләре калды шар ачык —

Йокыга талды мәңгегә...
Мәңгелеккә күчте җаны,

Калдырып кысыр җәсәден.
Яшьтәшләре күптән гүрдә...

Сорасалар, кемдер әйтер Дип,
«Кысыр булып яшәде...»
Кемдер әйтер: Гайни солдат

Үрчеткәнен авылларын...

Кемдер
әйтер, үч иткәндәй,

Кысыр улы үрчеткәнен

Калхузларның
терлек-малын.
Кемдер әйтер йә гел әйтмәс —

Гыйбрәтләнеп дәшми торыр...
Уеннан уймак чыгарсаң —

Дошманнарың гына түгел,

Дус-ишләрең сугыштырыр...
Килү-китү дөньясы гел

Сугышлардан торыр микән...

Авылдан хат: «Гариф вафат...»

Җавабым күпкә соңарды —

Укучысы
булыр микән?!.