Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ КАҺАРМАН ГЕНЕРАЛ ХӘСӘН САЛИХОВ

1895 елның 10 апрелендә туган ул, Татарстанның Нурлат районында булса кирәк. Авылы билгеле түгел. Сәбәбе — чит илләрдә яшәүче әсирләрне совет агентлары аулап йөриләр иде. Без, Илдәге туганнарыбызга зарар килмәсен диеп, чын исем- фамилияләребезне яшереп йөри идек.
Мин генерал Хәсән ага белән сугыш туктагач, 1945 елны Германиянең Мюнхен шәһәрендә Фраймандагы SS казармасында таныштым. Бу казармада бераз торганнан соң, безне Германиянең Обер Байерен өлкәсендәге Миттенвальд шәһәренә күчерделәр...
Без Песнер казармасында тордык. Бу лагерьда төрле милләт әсирләре булса да, без аны «Төрек лагере» диеп атадык. Мин инде бу лагерьда генерал Салихов ага белән якыннанрак таныштым. Сугыштан соң Германиядә 8 миллион чит ил кешесе бар иде. Гитлер аларның күбесен эшкә, коллыкка алып килгән булган. Алар әкренләп төрле илләргә китә башладылар. Лагерьдагы Русия мөселманнары да урыннарыннан кузгалдылар. Төркия дәүләте дә Германиядәге мөселманнарны үзенә ала башлады. Минем күп дусларым, генерал Хәсән ага Салихов та, Төркиягә китте. Мин Германиянең Ной Ульм шәһәренә барып урынлаштым. Анда эшкә кереп, үз көнемне үзем күрә башладым. Генерал Салихов ага, Төркиягә китсә дә, мине онытмады...
Генерал Салихов ага сугышта каһарманлык күрсәткән татар генералларыннан булган. Берничә мәртәбә җәрәхәтләнгән. Соңгы вакытта корпус (4 дивизия) белән командалык иткән. Ул үзенең корпусы белән немецларның көчле армиясен (100 мең кеше) тар-мар иткән, каһарманлыгы өчен берничә орден алган. Армиядә үзен солдат-офицерлар да бик сөйгәннәр. Татар солдатлары исә «Хәсән ага» диеп йөргәннәр. Миңа Салихов аганың корпусында булган кешеләр белән сугыштан соң очрашырга туры килде. Бу кешеләрнең берсе — Кырым татары, ә инде икенчесе хәзер Австралиянең Брисбанн исемле шәһәрендә торучы Хәбиб Фәйзуллин, алар Салиховның каһарманлыгы турында исләре китеп сөйләделәр...
Салихов ага Аллаһка ышанган олуг галим иде. Ул Төркиягә киткән Төркия Хәрби академиясе генералы профессор Мәҗит Сакмар ага белән Төркиядә «Идел — Урал» журналын чыгарды. Төркиянең башка күп газета-журналларында татар халкы турында төрле исем-псевдонимнар астында бихисап мәкаләләр язды. «Без татарларга нәрсә кирәк?» — дигән китап бастырып чыгарды. Германиядә чыгучы, рус телендәге «Освобождение» газетасында да күп мәкаләләр бастырды. Гарәп телен яхшы белүе сәбәпле, гарәпчә газета-журналларда катнашты. Аның мәкаләләрен Нью-Йоркта чыга торган «Новое русское слово» газетасында да еш күреп була торган иде.
Салихов ага күп яза иде. Ул үлгәнче милли азатлык фронтында көчен кызганмый эшләп килде. Мин аны энциклопедик белемле кеше дим. Мин үзем дә гарәп хәрефләре белән яхшы язам, ләкин генерал Салихов агага җитә алмыйм. Бернинди язу машинасы да аның кебек матур яза алмас иде. Ул миңа атнасына иң кимендә 3-4 дәфтәр калынлыгында хат язып торды. Аның хатларын мин «энциклопедик сүзлек» дияр идем.
Салихов ага карт кеше түгел иде әле. Җиң сызганып, милли фронтта эшләп йөргән көннәренең берсендә сукыр эчәк белән хастаханәгә керде. Шул операциядән котыла алмады, вафат булды. Минем фикеремчә, аны халкыбызның дошманнары үтергән булуы мөмкин. Аның үлеме милләтен сөйгән барча кешеләр өчен зур югалту булды.
Минһаҗ Хаҗи Исмәгыйли (Измайлов Минач).
***
Мөхтәрәм Укучым!
1993 елда фәкыйрегез Ибраһимга әлеге Сиңа тәкъдим ителгән язма авторы Минһаҗ ага Исмәгыйли белән очрашып, озак кына әңгәмә кору бәхете насыйп булды.
Шул очрашудан соң ул миңа ике хат юллады.
Беренче хатында ул татар халкының даһи юлбашчысы Гаяз Исхакый белән үзенең очрашулары турында, Җәлил һәм җәлилчеләр турында кыйммәтле мәгълүматлар да кертеп, тәфсилле хикәят язган иде. Ул хатны, «кайнар» чагында ук, мин Ижауда чыга башлаган «Яңарыш» газетасы редакциясенә тапшырдым. Ләкин, ни сәбәптәндер, хат озак ятып,
84
басылмады һәм гомумән юкка чыкты. Кыйммәтле тарихи документ югалды! Копиясен генә биргән булсам икән... Авыз пешкәч, икенче хатны бирергә ашыкмадым. Тик, кызганыч ки, очрашуыбыздан соң икеме еллап вакыт үтүгә, Минһаҗ ага мәңгелек дөньяга китеп тә барган. Инде, Кадерле Укучым, аның бу хаты, соңга калып булса да, Сиңа ирешсә иде! Бәлки, генерал каһарманыбызның нәсел кардәшләре дә табылыр иде...
Автор турында кыска гына булса да белешмә бирмәсәм, аның якты рухын рәнҗетү булыр иде.
Минһаҗ ага Чуашстанның Шыгырдан авылында туып үскән. Туган елы 1909 булса кирәк. Ул 1928 елда Касыйм татар педучилищесын тәмамлаган һәм туган авылында балалар укыткан. 1933 елда Казан университетының география факультетында белемен күтәрә башлаган, «халык дошманнарын» эзләү кампаниясе башлангач, Шыгырданнан ераграк китеп югалырга карар иткән — Үзбәкстанның Маргелан шәһәренә килеп урнашкан. Монда ул мәктәптә укыткан, бер үк вакытта, Ташкент университетында белем алуын дәвам иткән. Диплом казангач, мәктәп директорлыгына тәгаенләнгән. Биредә ул, үзе кебек, тыныч почмак эзләп килгән шагыйребез Зыя Ярмәки (балалар яратып җырлый торган «Ак каен» авторы) белән танышып, дуслашып яшәгән. Тормышының чәчәк ату чоры була бу. Тиңдәше Фатыймага өйләнеп, нәни улын һәм кызын сөю бәхетенә ирешә. Ләкин бәхете озакка бармый...
Явыз язмыш дулкыннары аны хәсрәт диңгезенә чумдырып кына калмый, газап океанына да ыргыта.
М.Исмәгыйли 1941 елның сентябрендә фронтка алына. Күп орышларда катнаша, Курск—Орёл дугасындагы бәрелешләрдә өлкән политрук Минһаҗ Измайлов, яраланып, әсирлеккә эләгә. Мең газаплы тормыш башлана...
Ниһаять, көрәш фашизмны тар-мар итү белән тәмамланса да, ярты үлеккә әверелгән Минһаҗ тагын да биш ел буе үлем белән яшәү арасында җәфалана, хастаханәләрдә ауный. 1951-1970 елларда автозаводта кара эшче булып хезмәт итә (немецлар читләргә яхшы эш бирмиләр), сәламәтлеге какшап, пенсиягә чыга...
Әсир язмышыннан гарык Минһаҗ үз ватанын өзелеп сагынган, туган иленә кайтырга талпынган, әмма, утызынчы еллардагы рәхимсез террорны исендә тотканлыктан, Сталин режимының хәрби әсирләргә карашын яхшы белгәнлектән, кайтырга батырчылык итмәгән. Йөрәк парәләренең иминлеге хакына ул үзенең исәнлеген, кайдалыгын хәбәр итүдән дә ваз кичкән.
Сандугачлар сайрый, әй, тагын да
Илкәемнең матур таңында.
Шулар моңы китми җанымнан, Узган гомерем кайный аңымда... Ватанымны уйлыйм иртән-кичен, Алып синнән илһам җимешен,
— дип өзгәләнгән Минһаҗ.
Озак еллар узгач кына, нарасыйларының сугыш елларында ачтан үлүен, хатынының нахакка гаепләнеп Себергә озатылуын ишетә ул. СССР территориясенә беренче кат 1982 елда гына аяк баса ала. Үләренә 2-3 ел калгач кына туган туфрагына бөтенләй кайта...
Бик тә югары милли рухлы кеше иде Минһаҗ абый. Урыны җәннәттә булсын!

Редакциядән:
Мәшһүр язучыбыз Тәүфикъ Әйди «Казанутлары»нда (1992 ел, № 11) «Йөртә безне язмышлар» дигән зур язма чыгарды. Аның «Кайтып булмый тиз генә» дигән бүлеге Минһаҗ. Исмәгыйлигә багышланган.