Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘНИЛӘРНЕҢ ҮЗ ШАГЫЙРЕ

Рафис Корбанның әдәби иҗат казанышлары барыннан да бигрәк нәниләр шигърияте белән бәйле. Дөрес, әдәбият сөючеләргә ул үзенең лирик һәм публицистик шигырьләре, шигъри тәрҗемәләре, үзгәртеп кору елларында И.Шакиров башкаруында милли гимн булып яңгыраган «Уян, татар!» садәсе (халык көе), «Кайларда йөрисең, сөйгән яр?» (И.Закиров көе), «Әни теләкләре» (Ф.Әхмәтшина көе) һ.б. лирик җырлары аша да яхшы таныш.
Шулай ук балалар драматургы буларак, курчак театры репертуарын баету юнәлешендәге иҗат эшчәнлеге дә аерым игътибарга лаек. Казан курчак театры аның «Куркуын җиңгән Куян» (1994), «Бардым күлгә, салдым кармак» (1996) исемле пьесаларын сәхнәләштерде. «Керпе малае дуслар эзли» (1995) пьесасы Татар дәүләт яшьләр театры сәхнәсендә куелды. Чаллы курчак театрында «Куркуын җиңгән Куян» (1998), Уфадагы «Нур» татар театры һәм Чаллы татар драма театры сәхнәләрендә «Патша кызы һәм җырчы» (2001) исемле пьесалары уңыш казанды. Авторның күп кенә лирик шигырьләренә профессиональ һәм үзешчән композиторлар тарафыннан көйләр язылган. Нәниләргә багышлап автор ике дистәдән артык китабын бастырды. Ул — 1990 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Шагыйрь «Яра» китабына кергән «Эһ, дусларым...» шигырендә, узган гомере турында уйланып: «Бер көн картлык килер агач таягына таянып», — дип көрсенеп куя һәм шунда ук, үз табигатенә туры китереп, күрәсең, моңа шигъри җавабын да бирә: Тик мин, дуслар, ул таякка әле / Башкача бер гамәл табармын; / Малай чакның агач аты итеп, / Атланырмын да бер чабармын, — ди һәм, ашыкмасын, «һич тынгылык күрмәс миндә.» дип картлыгын кисәтергә дә онытмый.
Чынлап та, Рафис Корбан иҗатта һәм иҗтимагый-әдәби эшчәнлегендә, нинди генә яшькә җитүенә, нинди генә хезмәтләр башкаруына да карамастан, табигате белән һәрчак актив һәм алга омтылучан, эчкерсез-ихлас, балалар шигъриятенә, нәниләр дөньясына да гомер буена үз һәм тугрылыклы булып калды.
Нәниләр әдәбияты — гаять катлаулы, нечкә һәм гаҗәеп үзенчәлекле бер өлкә. Монда чын-чынлап уңыш казану өчен, көчле теләк, тырышлык, балалар теленә яраклаштырып яза белү генә аз, моның өчен, В.Г.Белинский сүзләре белән әйтсәк, табигатьтән нәниләр әдибе булып туарга кирәк. Ул — шулай ук гаять сирәк очрый торган талантларның берсе. Г.Тукай, А. Алишларыбыз янына янәшә куярлык нәниләр язучысын ни өчендер гасырлар да тудырырга бик ашыкмый. Әйтик, «Безнең гаилә», «Гали белән Кәҗә» кебек шигырьләрне хәтта Дәрдемәнд, Ш.Бабич, Һ.Такташ, М.Җәлил, Х.Туфан, Ф.Кәрим кебек классикларыбызда яки, бу өлкәгә махсус игътибар итеп, профессиональ иҗат эшчәнлеге алып барган яшьрәк буын шагыйрьләребездә дә күпләп табармын димә. Нәниләр шигърияте ул — берәмтекләп табыла торган тауар. Шуңа монда шигъри табышларның үзкыйммәте бермә-бер кадерлерәк. Алардагы һәр уңышлы психологик яки эстетик җәүһәрнең милли нәниләр шигърияте хәзинәсен баетуда аерым бер әһәмияте бар.
Рафис Корбан — үз иҗатында дистә еллар дәвамында әнә шушы четерекле өлкәгә тугрылыклы хезмәт итүчеләрнең берсе. Ул Г.Тукай, Ә.Фәйзи, Б.Рәхмәт, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин иҗатларында урнашкан уңай традицияләрне кыю дәвам итә. Без биредә аның, димәк, татар телле нәниләр шигъриятенең дә уңышы саналырлык егермеләп әсәренә тукталып үтәрбез.
***
Үзенең нәни укучысы, дөресрәге бәләкәй тыңлаучылары белән үзара аңлашырга ниндирәк уртак тел таба соң әдип?
Барыннан да элек, шагыйрь буларак, нәни дусларына ул үзенең сәнгатьле-
5. «К. У.» № 4 сурәтле шигъри фикерләвен тәкъдим итә: Искитмәле бу төн, / Әкият кук серле! / Күктә йолдызлары / Алма кебек эре! / Урман, болын, кырлар / Ай нурында йөзә. / Офыкта аҗаган / Күктән алма өзә. / Керми күзгә йокы, / Тыңлап ятам тынып: / Бакчада төн буе / Алма коела тып-тып. («Алмалы төн»). Күбәләкләр оча уйнап, / Ә һавада бал исе. / Чәчәкләр дә канатланып / Очып китәрләр төсле. / Чикерткә концертын тыңлап, / Кояш та киткән оеп; /
126
Җилләр дә талган йокыга, / Үләнгә башын куеп. («Җәйге көндә»)
Авторның шигъри фикерләве еш кына баланың берәр шөгыленә яки уенына килеп үрелә: Ә бакчада мине бер кош / Уздыра — / Ничә көннәр сыздырыпмы- / Сыздыра!/ Ул чынлап та курайчыдыр, /Мөгаен... / Томшыгыдыр — аның моңлы / Курае. («Курай»). Инде белдек: буран нигә / Туктаган — / Ул бит безнең өйгә кереп / Йоклаган. («Буран нигә туктаган?»)
Шигырьдән-шигырьгә баланың яшәеше, аның танып белүенә бәйле төстә уй- фикерләве, тойгылары тирәнәя, киңәя, тармаклана бара.
Әнә ул дус-ишләрен үзе белгән күп төрле бакчалар белән таныштыра һәм гөлләр- чәчәкләр бакчасы, яшелчә бакчасы, җиләк-җимеш бакчасы... дип саный торгач, азакта үзләренә аеруча якын булган тагын бер бакчага туктала: Нинди бакча дип тормагыз, / Бу бакчаны күрсәгез; / Бу бакчада ни үсәме? / Бусында — без үсәбез! («Бакчалар») — дип, аның белән горурлану җаен таба.
«Җиләктә» шигырендә бала — ямьле табигать кочагында. Биредә дә автор үз героеның психологик үзенчәлеген бик төгәл тотып алуга ирешә: Җиләклектә / Җңләк күп; / Җиләклектә / Чиләк күп. / Нәр малайда / Бер чиләк, / Каян җыярга / Кирәк/ Моның кадәрле /Җиләк? / Барыбер булмас / Тутырып... /Ашыйм гына / Утырып.
Шагыйрь нәни геройларын җанлы табигать эчендә сурәтләргә ярата. Монда алар кызыграк та, мавыктыргычрак та булган чын тормыш каршылыклары белән очрашалар: Йөгерә сукмак, чаба, / Элдерә болын буйлап. / Үләннәр белән уйнап, / Чәчәкләр белән уйнап.
Озын-озын юллар үткәч, балалар алдында сукмак кинәт юкка чыга. Әмма табигать, баланың үзе кебек үк, һәрчак серле, шигъриятле. Анда балага өлкәннәргә лаеклы булып үсү өчен файдалы хикмәтләрнең әледән-әле чыгып торуы да һич гаҗәп түгел: Сукмакны бит кайчандыр / Кешеләр салып үткән. / Димәк, сукмак салырга / Безгә дә чират җиткән. («Сукмак»)
Баланың яшәеше турыдан-туры өлкәннәр тормышы белән тыгыз бәйле. Алар белән бергә ул борчылырга, бергә сөенергә — кыскасы, чын-чынлап яшәргә өйрәнә. Тик аерма шунда: эчке халәт кебек шактый гына абстракт төшенчәләрне дә бала үз күңел дөньясына якын булган рәвештә сиземле итеп күреп-танып ала: Авызларны ера шатлык, / Көлү булып йөзгә чыга. / Шатлык керсә бүлмәләргә, / Тәрәзәләр шыр ачыла. / Урамнарга чыга шатлык, / Калмый торып өйдә генә... («Шатлык»)
Өлкәннәр күңелендә йөргән абстракт идеяләр дә аның нәкъ үз телендә — тоемлы рәвештә килеп ирешә: Шатлыклардан шатлык туа, / Әверелә матур җырга. / Бары тик бер шатлык кирәк / Җир төренсен өчен нурга.
«Мин бәйрәмнәр яратам» шигырендә, бәлки шуңадыр, бәйрәмнәрнең көн саен булып торуына да бала һич каршы түгел. Чөнки күмәк сөенеч алып килгән ул бәйрәмнәрдә аның теләк-фантазиясе, уены-чыны могҗиза булып бергә кушыла. «Минем туган көнемдә» тәрҗемә шигыре дә моның бер ачык мисалы: Мин торт состым, өлкәннәр / Эчтеләр шампанский. / Ә тәмле тамак песи / Каймак ашагански.
Авторның гади генә тормыш күренешләреннән дә шигъри мәгънә, хикмәт- могҗиза таба белү осталыгы «Үзем башлыйм» шигыренә дә үтеп кергән: Батыр калу өчен әле / Миңа бераз иртәрәк. / Тик шулай да Сабан туен / Үзем башлап җибәрәм.
Халкыбыз, димәк, Сабан туенда да нәниләргә чын бәйрәм тантанасын — тормыш белән хыялның бергә кушылу шартын тудыра алган булып чыга.
Баланың табигый халәте, холкы, барыннан да бигрәк аның уенчыклары белән уйнавында, аларга булган мөнәсәбәтендә ачык чагылыш таба. Авторның дистәләгән
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ДӘҮЛӘТ ПРЕМИЯСЕНӘ КАНДИДАТЛАР
127
5*
шигырьләре әнә шундыйлардан: Әти миңа туган көнгә / Бүләк итте автомат. / — Син хәзер чын солдат, — диде, — / Автоматтан ат та ат! / Әйбәт атты автоматым. / Ике көн буе аттым. / Курыкмагыз атар бу дип... / Мин инде аны ваттым. («Автомат»)
«Сөйләшергә өйрәтәм» шигырендә баланың мәхәббәте аның курчагына төбәлгән. Бөтен шартын туры китереп — чын әниләрчә итеп, ул аның белән аралашу, аңа карата үзенең ярату тойгыларын аңлату җаен таба: Булсам да бик / Нәни мин, / Курчагыма / Әни мин. / Ашатам да / Йоклатам, / Елаганда / Юатам. / Аннан юам / Керләрен: / Оек белән / Күлмәген.
Әмма тәрбия хәтта уенда да каршылыксыз гына бара алмый. Ул әнә, әнисе кебек, кызының бөтен сораганнарын да үтәр иде дә, курчагы сөйләшә белми икән: Сөйләр иде, — / Шуны да / Белми торам, / Карале, / Курчагымны / Сөйләшергә / Өйрәтәсем / Бар әле.
Әле аның бер тыңлаусыз шәкерте дә бар. Ул — Муйнагы: Мөмкин түгел өйрәтергә / Һичбер ничек! / Уенчык эт түгел шул ул, / Ул — чын көчек! («Уенда уен гына»)
Автор баланы укырга өйрәтү, аны мәктәпкә әзерләү һәм, гомумән, нәниләрнең фикерләү сәләтен үстерү мәсьәләләренә дә якыннан торып катнаша. Аның шигъри табышмаклары — шуның бер мисалы: Беркем аны югалтмаган, / Ләкин һаман табалар... / Сез дә табышыгыз әле, / Нәрсә соң ул, балалар?
Шагыйрь нәниләргә сатирадан да өлеш чыгармый калмый. «Каюмның дуслары» шигырендә без нәниләрнең үз алыш-бирешенә тап булабыз: — Каюм, Каюм, / Дустың кем? / — Әлбәттә инде, / Гөлсем! / Ишетәсеңме, / Гөлсем? / Бир алмаңның / Берсен!
Берсеннән икенчесенә, өченчесенә күчеп... дуслык тойгысын шулай раслата торгач, дуслыкны ныгыту чираты Әюпкә җитә: — Бүген дустың / Кем, Каюм? / — Әйдә, син дус / Бул, Әюп! / — Ләкин минем / Кесәмдә / Юк шул һичбер / Нәрсә дә!..
Көлке дә кызганыч та... әмма нишләмәк кирәк, монысы инде безнең бүгенге үз тормышыбыз.
Авторның «Капкорсак» шигыре дә бик күпләрне чеметә торган итеп язылган. Ул кулинария һәм берочтан ана телен югалту, әхлак-тәрбия өлкәсенә дә тигез кагыла: Капкорсак, капкорсак, / Ашаган күп бавырсак. / Ашаган күп тәбикмәк, / Коймак, бәлеш һәм икмәк. / Чәкчәк, сумса, кош теле / Һәм ике табак белен. / Ашаган чакта белен, / Йотып җибәргән телен. / Аңа соң тел ник кирәк? / Ашарга бир тизрәк!
Шагыйрьнең рус әдәбияты классикларыннан файдаланып иҗат ителгән тәрҗемәләренең дә әнә шушы милли хәзинәбезне баетуда зур әһәмияткә ия булуын әйтеп үтәргә кирәк.
Аларның «Минем туган көнемдә» дигәне белән алда танышып үткән идек инде. Биредә мисал итеп тагын берсен атап үтик. Ул — «Санамыш»: Бер, ике, өч, дүрт, биш. / Бакчага кергән куян. / Кәбестәне кимергән, / Китергән бик зур зыян. / Сунарчы аңа аткан, / Куян һушын югалткан. / Өйгә алып кайткачтын, / Куян чыккан да качкан.
Санамыш булгач, уен башлана... димәк, шау-шулы, шигъриятле балачак дөньясы дәвам итә.
Шулай итеп, без шагыйрьнең нәниләр шигърияте казанышларына кечкенә бер күзәтү ясадык. Иң нәни укучы-тыңлаучыларыбызны шундый мавыктыргыч һәм хикмәтле шигъри телдә сөйләштерә белгәне өчен без аларның барысы исеменнән шагыйрь абыйларына олы рәхмәтебезне җиткерик.