Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МӘКАЛЬ ӨМӘСЕ

• Иелгән башта таҗ тормас.
• Салкын сугышлардан сәясәтчеләр җылына.
• Иманасын саткан салым түләр, Ил-анасын саткан калым даулар.
• Кансызлар кан түгүчән.
• Үлеп ярату гомерне озайта.
• Кәфенгә кесә текмиләр.
• Гамәл дәфтәренә әләк карасы йокмас.
• Учак та җырлый, пычак та җылый.
• Су кушып сөйләшүче судан коры чыга.
• Соңгы юлга сәфәрдәш кирәкми.
• Оҗмахта ачык ишекләр көне үткәрелми.
Зиннур МАНСУРОВ


• Әләкче белән гайбәтче — игезәкләр.
• Тел — кылыч, кынында тотарга тырыш.
• Эчеңдәге ялкын белән өй җылынмый.
• Карчыгың «карт» дип дәшсә дә күңелле.
Фарук НӘФИЕВ.
Тәтеш


• Ялган дан ялган яманаттан яманрак.
• Авыз чайкаган һәрнәрсә пычрана.
• Аяксызга — ката, хак сүзгә хата кидереп булмый.
• Инквизиторга һәйкәл салып, булмый тарихта калып.
Нәҗибә САФИНА


• Түрдә озак утырган түрә дәүләт кесәсенә керә.
• Авырлыктан курыкма, авырудан курык.
• Атыңны мактасаң да, хатыныңны мактама, ялгышың үзеңә кайта.
Мөнир АБДУЛЛИН.
Казан


• Ашына күрә табагы, эшенә күрә тамагы.
• Ялкауга йомыш кушсаң, артыннан үзең бар.
• Агачны бөкмичә дуга ясалмый.
Госман ГОМӘР
• Мулланың кесә телефоны да «Бир-р!»-«Бир-р!» дип чылтырый.
• Гайбәткә ишек ачсаң, йортыңа кот кунмас.
• Бака сазлыкта батмас, гайбәт кесәдә ятмас.
• Чын мәхәббәткә ант кирәкми.
• Шүре — җепне, сүз сүзне тартып чыгара.
Рашат НИЗАМИ

 

Сәхифәне Рәфикъ ЮНЫС әзерләде