Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ

ИСТӘЛЕКЛӘР
Бу истәлекләремне мәрхүм әтиемә һәм мәрхүмә әниемә багышлыйм.
Кәгазьдәй ап-ак кар, ап-ак кар, Күзләрең күреме җиткәнче. Үтелгән гомерне язып бар, Күңелнең карасы беткәнче, Күзләрнең яшьләре кипкәнче...
Гамил Афзал

«Аерылабызмыни, Мәрзия?»
...Әлегә җиңнәребезне сызганып, укуга һәм клиникаларда эшләргә җигелдек. Субординатор вазифасын тырышып үтибез. Көндәлекләр язып барабыз һәм аларны җитәкчеләребез даими тикшереп торалар. Шыксыз үрдәк бәбкәләре аккошларга әверелеп баргандай, без тиз арада хәрби табиблар буласы затлар. Әмма ышанып ук бетмим әле.
Көтә торгач, Мәрзия дә килде. Аны Мәскәү вокзалында куанып каршы алдым. Трамвайга утырып фатирга киттек. Такси ялларлык хәлем юк иде. Туйдан һәм «сәяхәтемнән» соң кесәм такыраеп калды. Дөнья гөрләп торганда, тормышның шул ягы аптыратмасын иде! Украинадан Мәрзиягә күчтәнәчкә йодрык-йодрык хуш исле «Антоновка» алмаларын алып кайткан идем. Кечкенә түгәрәк голланка мичле, тимер сәке белән нәни өстәлле , сандык хәтле кысан бүлмәгә икебез көчкә сыйдык.
Табын әзерләп, очрашу хөрмәтенә марҗаны да утырттык. Ләкин сөяркәсе белән ызгышып йөргән хуҗабикәгә минем яшь татар кәләшем, гаебе булмаса да, кай ягы беләндер ошамады. Әллә балага узуыннан курыкты инде. Фатирга кертүчеләрнең балалы гаиләләрне җеннәре сөйми. Әллә җепшек Питер һавасы килешмәүдән тамагын кыргалап йөрүеннән шикләндеме? Башта үзе тәкъдим итсә дә, савыт-сабаларына орындырмый башлады. Үз савытларыбызны юнәтеп өлгермәгән идек шул, юнәтерлек чамабыз да юк иде әле.
Аннары, уйлавымча, минем белән үзе дә шаярырга өметләнгән, болай тиз өйләнермен дип уйламаган бугай ул. Һәрхәлдә, миңа шулайрак тоелды. Гади генә татар кызына офицерны күпсенүе дә ихтимал.
Кыскасы, көннәрнең берсендә ул безгә яңа урын эзләргә кушты. Әйтергә генә ансат. Ике миллион ярымлы шәһәрнең өчтән бер өлеше диярлек хәрбиләр, укучылар. Бик сирәкләренең генә фатирлары бар. Казармаларда, тулай торакларда вә кеше фатирларында бүлмә-почмаклар яллап яшиләр. Бигрәк тә академияләргә, югары курсларга килеп тулганнары. Ә алардан гайре башка югары вә урта уку йорты шәкертләре һәм завод-фабрика килмешәкләре бар бит әле!
Димәк, тагын ничәнче тапкыр вакытыңны вә өстәмә акчаңны сарыф итәргә кирәк. Үзәкләргә үтте инде бу фатир мәсьәләсе! Балалы Чурин кебекләр моны тулысынча татымый калдылар, чөнки икенче сыйныфтан соң аларны гаиләле тулай торакка урнаштырдылар. Хәмбәлгә дә, Васфыйга да шунда бүлмәләр бирделәр. Тулай тораклары Литейный күпер янында гына, элекке патша казармаларында. Анда ни дүрт йөз сум түлисе түгел, ни һәр адымыңны күзәтеп торучы хуҗа юк!
Әнәс ХӘСӘНОВ (1929) Лаеш районы Атабай авылында туган. Кырымдагы Феодосия шәһәрендә яши. Отставкадагы медицина полковнигы. Россия Язучылар берлеге әгъзасы.
ӘНӘС ХӘСӘН
Бу юлы, байтак эзли торгач, мәшһүр Малков базарында, Тамбов урамыннан аена 400 сумга коммуналь фатирның бер бүлмәсен көчкә ялладым. Анысы Мәскәү вокзалын ураган Обводный канал артында, шәһәрнең икенче ягында. Ераграк шул. Трамвайның дыңгылдавы башка тиеп бетә. Анысына чыдар идең дә әле, тик бүлмә кандалалы булып чыкты. Ленинградның шул каһәр төшкән нәселле канэчкечләре юньләп йокы күрсәтмиләр. Төне буе хәләл тәннән хәрәм табып, усал этләр урынына талыйлар! Шундый кечкенә хәерсез сасы нәмәстәләрнең кеше тиресенә ничек тешләре үтә диген! Дуст сибеп кырып бетердем дигәндә генә тагын әллә кайлардан кереп тулалар. Бөтен кат-кат ябыштырылган обой аслары аларныкы!.. Десантчылар сыман түшәмнән үк яткан урыныңа сибеләләр!
Йорт урыны болай ярыйсы үзе. Завод-мазарлар юк, тыныч. Йорт каршында тимерьюлчыларның мәһабәт Мәдәният сарайлары — графиня Панинаның шактый төсен югалткан ике катлы (ярым подвалын исәпкә алмаганда) йорты. Киң баскычтан менүгә, икенче каттагы холлында узган заманның берничә гүзәл мәрмәр сыннары тора. Иң кызыгы — Гамлет сыны. Ул шамакай Йорикның баш сөяген тотып, гаҗәпсенеп карап тора. Бөек В.Шекспирның атаклы әдәби каһарманын менә кайда очраттым! Шекспирны мин Габдулла Тукайны вә Александр Пушкинны яраткан кебек яратам. Без кичләрен шул сарайга кино карарга кергәләдек. Эрмитажга, Рус вә Суворов һәм медицина музейларына да барып кайттык.
Хуҗа — җиткән кызлы тол хатын. Ит комбинатында эшли. Итсез тормый. Урлауның җай-әмәлләрен таба инде. Үзләре икенче бүлмәдә. Бүлмәбез җылы, батарейлары кызу. Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана тагын. Юньләп ашый алмый, йончыгып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка тук булмагач, балага узуы авырга төшә... Кичен, академиядән кайтышлый, аңарга әчкелтем-төчкелтем туңдырылган җиләк-җимеш юнәтергә тырышам. Тик файдасы аз шул. Аннары, алар белән генә туклана алмыйсың бит! Балага узган хатыннарның токсикоз һәм эклампсия чирләре булгалый. Ходай күрсәтмәсен! Мәрзияне кызганам, кайчакларда исә арып-талып кайткан җаныма җитә кала — ачуым чыга. Акча җитмәү сәбәпле, саулыгы чамалы гына булуына карамастан, ирексездән, бераз декрет акчасы да булыр дип, тукымалар эшкәртүче фабрикага эшкә керә. Бу бик авыр, цехлары эссе, шау-шулы һәм тузанлы. Тукыма станоклары вә зыр-зыр әйләнгән орчыклар артыннан өлгерергә кирәк бит. Төнге сменага да чыгарга туры килә. Кем уйлап тапкандыр бу төнге сменаны? Йокысы килгәндә, кеше ничек юньләп эшли алсын ди?
Илебездә байтак кына авыр эшләр хатын-кызлар җилкәсендә. Хәлем булса, эшләтмәс идем кана! Җитешмәүлек эшләтә.
Тузан өермәсендә тирләп эшләгәнгәдер, култык астына эт терсәге чыкты. Аның белән байтак интекте. Үзем дәваладым. Ни әйтсәң дә, яман, зарарлы производство инде. Декрет ялына чыкканчы түзә алса ярар иде! Стажы да, акчасы да бераз булыр иде... Кала акча сөя. Ләкин кайда нечкә, шунда өзелә бит ул. Авырлы, әкрен хәрәкәтчән Мәрзия сменачы кызу марҗага ошамаган. Ачуы кабарып, тегесе бар көченә хатыным өстенә авыр кул арбасын этәреп бәрдерткән! Һаман да шул этлек галәмәте... Хәерле булсын, нидә хикмәттер, татар булгангамы, хатынымны кайда да өнәмиләр! Әлбәттә, мондый хәл мине куандырмый. Шуның белән генә эш тәмамланса икән! Теге арбаның эчкә орынуы зарарсыз узмый. Таң алдыннан эченнән кан саркый башлый! Бер килсә, килә бит ул. Кара кайгыга батып, Академиянең гинекология клиникасына киттек. Анда исә, өметебезне өзеп, баласын төшерәләр! Бер бәхетсезгә гел бәхет юк. Олы каза, ахыры ни булыр... Безнең, гаепсез-гаеплеләрнең, арабыз киеренкеләнә. Таягының чукмарлы башын язмыш иң әүвәл Мәрзиягә орса, 154
ӘНӘС ХӘСӘН
150
икенче очы миңа да тими калмый. «Бер уңмасаң, гел уңмассың!» — дигән мәкаль исемә төште. «Бусыннан да уңмадым, ахры!» — дип эчемнән сызам инде.
Күңел сүрелеп, Мәрзиядән дә әкренләп күңел кайта башлый. Кинәт кабынып киткән мәхәббәт шуның белән сүнәр микәнни? Бер уйласаң, эчкерсез Мәрзиянең монда ни гаебе бар инде? Ләкин үземне дә гаепли алмыйм. Хискә бирелүчән шул мин. Адәм психикасы бигрәк нечкә һәм үтә катлаулы нәрсә ич. Бигрәк кызганыч, саулык ягыннан хатынымнан уңмадым. Ятим үскән баланың нинди саулыгы булсын ди? Мин аны да, үземне дә жәллим. Үземне бәхетсез дип саныйм. Аһ, барча кешеләр бәхетле булсалар икән! Гөнаһ шомлыгы сыман, берсеннән-берсе килеп чыга бит! Мәрзиядән күңелем кайта башлагач, кайбер гадәтләре дә ошамый башлады. Атасыз-анасыз, тиешле тәрбия алмый үскән кызның, билгеле, кимчелекләрен табарга мөмкин. Бердәнбер кояш хәтле кояшта да таплар бар ич. Аннары кешегә яраклашу да ансат түгел. Мин моны үзем кичереп беләм. Ә Мәрзия исә минем зәвыкларымны да белеп бетермәгән, күнегеп тә өлгермәгән, тәҗрибәсе дә юк. Шулай булгач, арабызның бозылуы табигый инде. Очкыннан янгын кабына. Моның өчен нәни генә сәбәп тә җитә кала. Ә сәбәпләр бар инде. Миңа, максималистка, алар саллы һәм бик җитди булып күренәләр . Килешмәгән гадәтләре гомер азагынача төзәтелмәслек булып тоелалар. Тормыш күрмәгән япь-яшь кызны үзем белән чагыштырып, үз аршыным белән үземә тиңләштереп маташам... Һәрхәлдә, тырышса да, Мәрзия минем кебек була алмый инде. Әлегә мин менә шуны аңламыйм һәм аңларга да теләмим. Без, ирләр, эгоистлар инде. Мәрзиянең тере җан буларак ни кичерүен исәпкә дә алмыйм!.. «Сукыр булдым микәнни, ничек боларның берсен дә күрмәгәнмен?» — дип, үземне үзем битәрлим. Ихласың кайтып, бизә башласаң, чебен хәтле кимчелек-җитешсезлек тә филгә хәтле күперергә мөмкин ул!..
Югыйсә, миңа белергә кирәк иде: бер адәм дә фәрештә түгел. Берәү дә бөтен яктан камил адәм була алмый, булмый да. Шулай да тырышып карыйсы иде... Ләкин холык дигән үҗәт нәрсә гел үзенекен итә. Аңарга, «тыел», дип артык боерып булмый. Печтик кенә сәбәп тә ачуымны чыгара, ә Мәрзия исә арабызны җайлый белми, җайлашырга өйрәнмәгән. Яшь шул әле. Сүрәнәеп, йомылып йөри бирә. Шулай чүмәлә өстенә чүмәлә өелә торгач, бөтенләй сөйләшми башладык диярлек. Җитмәсә, әнием каты гына чирләп киткән. Теш казнасы һәм өч тармаклы нервысы (тройничный нерв) үтереп сызлый икән. Бернинди дәва ярдәм итми, ди. Көтмәгәндә бу чире каян килеп чыккан тагы? Әни өчен дә борчылам инде. Беләм: әгәр дә ул нерв һәм Гассеров төене сызлап китсәләр, дәвалавы бик кыен. Бөтенесе дә берьюлы бергә төелделәр: бик җитди, үтә җаваплы алтынчы курсым (гомеремнең төп максаты), Мәрзиянең сафтан чыгып баруы, әнинең авыруы һәм акча мохтаҗлыгы... Түземлегем төкәнә, тәкатемне тота алмыйм. Өстәвенә, иске кәгазь акчаларның бәяләрен ун мәртәбә киметеп, яңаларына алмаштырдылар. Яман гадәтләренә кергәнчә, чукынган «юлбашчыларыбыз» бу юлы да халыкны алдадылар, чөнки кибет һәм базар әйберләренең бәяләре ун тапкыр кимемәде бит! Бераздан яңа акчаның да дәрәҗәсе тиз төшә башлады. Шуларның барысын да исәпкә алганда, төшенке халәтемне аңлау кыен түгелдер. Миңа җитә калды. Ашыгып өйләнеп тагы ялгыштым, ахры. Ашыгып эшләнгән эш яхшыга китерми шул. Шулай гомер буе миңа ялгышырга язылган микәнни? Гомумән, бер дә ялгышмый яшәргә була микән ул? Тагын җавапсыз сораулар... Тормыш җитди мәсьәләләрен һәм җан көйдергеч сорауларын куеп кына тора. Уйлан, кыймылда, эзлән генә, бәндә!
Кайчакларда Валяны исемә төшерәм. Мәрзияне аның белән чагыштырып карыйм. Анысы ягымлырак, елмаючан, низагны уен-көлкегә әйләндерә белә иде. Мәрзиянең шул яклары җитми. Аннары, ул татарча укымаган, ана теле уртаклыгыбыз чамалы гына... Валяны исемә алам да сагынам. Хәтта татар телен дә өйрәнә башлаган иде бит... Урамнарда очратам да, йөрәгем сулкылдап куя. Әллә юкка аерылдым инде? Аерылдым да бетте-китте генә түгел икән шул! Аз булса да бергә гомер ителгән, күнегелгән, тирән эзе калган. Бала чагында ук рәнҗетелгән эчле ятимә түгел иде.
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
151
Ә бусы белән бик аз тоз ашалган әле. Бер-беребезгә ияләшеп-күнегеп тә өлгермәдек. Ашыккан ашка пешкән дип белеп әйткәннәр шул!.. Мәхәббәтебезнең гомере шундый кыска микәнни? Беренче сынауга да түзмәде... Тагын шул Сабир абыйның әтигә сөйләгәне искә төшә. Бик акыллы, тәҗрибәле зат булган. Ул бездә, әти белән әче бал эчеп һәм җиз кураенда елатырлык көйләр уйнап алганнан соң, дулкынланып болай дип әйткән иде: «Габдрахман дускай, кайчакларда Гарифә белән без бер урында дүртәүләшеп кунабыз!» Әти гаҗәпсенеп: «Ничек алай?» — дип сорады. «Үпкәләшкән чакта Гарифәм: «И, минем беренче ирем исән булса!» — дип уфтанып, әйләнеп ята. Ә мин эчемнән генә: «И, минем беренче хатыным исән булган булса!» — дип көям. Менә шулай бер ятакта дүртәү булып куябыз!» — диде. Билгеле, мин бу сүзләргә читтәнрәк, сиздермичәрәк колак салып утырам. Зурлар арасына кысылу юк! Менә хәзер үзем дә Сабир абый халәтенә төштем. Инде бер урында «өчәү» ятабыз. Ә бәлки, Мәрзия дә тормышка чыгуына үкенәдер...
Үзен сагына башлагангамы, бер көнне «Гостиный двор» ягына барганда кинәт Валяны очраттым. Яңа тәңкә кебек ялтырап елмая. «Менә үземә нутрий якалы яңа бишмәт сатып алдым әле!» — ди. Аннары әкрен, үзгәргән тавыш белән болай диде: «Өйләнгәнеңне ишеткәч, башым әйләнеп, егыла яздым. Ни булды дип сорыйлар, әйтә алмыйм. Нишләдең син, тилергәнем?» Соңгы сүзләрен әйткәндә еламсырап ук җибәрде. Өстемә кайнар су сиптемени! Аерылсак та, миннән өметен өзмәгән икән ләбаса. Булыр икән елга тиң мизгелләр! Өнебезгә соңга калыбрак, эш узгач кына киләбез шул.
Үкенү һәм кызгану хисләре укмашып, берьюлы җаныма ябыштылар. Әйе, мин тиле шул һәм бүтәнчә була да алмыйм бугай. Менә шулай тормышыңның бик авыр чагында якын кешең очрап, җәрәхәтле йөрәгеңә тоз салсын әле!
Андый шомлы чакларда якыннарың төшкә дә керәләр. Шундый төшләрне ничек һәм кай якка юрарга да аптырыйсың. Зираттан кайтучы кеше кебек, моңаеп барам. Мине гаепләргә, зинһар, ашыкмагыз. Валя белән биш ел чамасы гомер ителгән, ә Мәрзия белән беренче ел гына. Ул әле миңа ияләшеп тә бетмәгән һәм җан җылысын кирәгенчә бирә алмый...
Мәетләр һәм узган гомер тереләрнең аякларын богаулап тотып торалар, ә яңа буыннар искеләрнең иңбашларына менеп югарыга (алга) таба омтылалар, дип борынгы юнаннар тикмәгә генә әйтмәгәндер инде. Бу — гомер фәлсәфәсе. Узган гомернең, истәлекләрнең тәэсиреннән тиз генә арынып булмый икән. Ә бәлки, бөтенләй арынырга кирәк тә түгелдер... Хәтерсез кеше тулы акыллы түгел ич ул!
Менә шул шомлы очрашудан соң тагын үзгәрә төштем. Тамчы тама-тама ташны тишә... Сөмсерем тәмам коела башлады. Мәрзиядән күңелем һаман сүрелә бирә. Беләм, аның монда гаебе бик аз. Ихтыярсыз, үзем шундый җан корыткыч бәндәгә әверелдем. Болай үзеңне һәм башкаларны изалавыңның бернинди мәгънәсе юк. Ләкин эчеңдәге әллә нинди аңлаешсыз куәтле көч киреләнеп үзенекен кыла бирә! Бу кадәр куәтле хисне җен-шайтан коткысы диләр инде әллә? Әйе, киреләнеп, кеше үзенә-үзе дошманга әверелә ала икән. Ни һәм кем кирәк соң миңа? Үземне-үзем аңлый алмыйм. Ник болай өзгәләнәм? Нихәтле чәбәләнсәң дә, барыбер идеалыңа ирешә алмассың. Шуңа күрә ул бәллүр идеал да. Әлбәттә, җан тынычлыгы кирәк. Тик ул үзеннән-үзе тумый лабаса. Сәбәбе һәм шартлары булырга тиеш. Нәкъ менә шулар җитми дә инде. Хикмәтле боҗра яки лабиринт эчендә адашып әйләнәм түгелме? Үземне-үзем аңлый, үземә дәва таба алмагач, кешеләрне ничек дәвалармын соң? Әйткәннәр бит: «Табиб, башта үзең савык!» — дип. Ничә мең еллар буена нинди генә фәлсәфәчеләр һәм галимнәр төпченеп өйрәнгәннәр, әмма «кеше» атлы җан иясенең серләрен ачып бетерә алмаганнар шул. Әнә Ленинградта, Бехтеров исемендәге махсус ми институтында илле елдан артык ми һәм психика серләрен күмәкләшеп өйрәнсәләр дә, нәтиҗәләре ташка үлчим генә. Ирексездән, Джонатан Свифтның сатирик Лапу «галимнәре» искә төшә. Без теләгәнчә ми серләре ачылмаса да, кешедәй акыллы роботлар уйлап чыгарылсалар да, кешене алар беркайчан да бөтенләй
ӘНӘС ХӘСӘН
152
алмаштыра алмаслар. Аларда барыбер адәм хисләре булмаячак. Ә хиссез акыл — җансыз нәрсә ул.
Кеше — Галәмнең иң катлаулы җан иясе. Эволюциянең асыл таҗы. Йә, Кеше бул инде, дим, була алырмынмы? — дип, үз-үземә сорау бирәм. Тырышып карармын, көчем җитсә. «Көчем җитсә», дигәч, үз-үземә бөтенләй ышанып бетмим, ахры...
Мәрзия савыгып, янә эшли башлады. Бу юлы яңа урында, данлы «Светлана» фирмасында. Ә минем тагын да кызурак көннәрем килеп җитте — диплом алды, дәүләт имтиханнарына җиң сызганып әзерләнер вакытым... Бик авыр, алты ел укуымның очланып баруы дигән сүз бу.
Арабыздан хәерсез кара мәче узды мәллә? Бер кәлимә сүз катмыйбыз. Мәрзия турсаеп йөри. Мондый очракта якынлашып булмый ул. Бер-береңә баш бирмәгәндә нинди якынлашу булсын ди? Нинди генә хәл килеп чыкмасын, ни генә булмасын, һаман беренче хатын белән чагыштырасың һәм икенчесенең җитешмәгән якларын ачыграк күрәсең.
Бер ятакта «өчәү» ята бирәбез. Бу үзенә бер бәлагә әверелде. Өйдән дә куандырырлык хәбәр юк. Әни һаман терелә алмый. Аның зарларын истә тотып, язга таба стоматология кафедрасының белгечләренә күрсәтмәкче булдым. Чакыргач, ул март азагында килде. Алдан аны патшалар сараен, Эрмитажны күрсәтергә алып бардым. Гомерендә күрмәгәннәрне гаҗәпләнеп һәм сокланып карады. Аннары икенче көнне метрога киттек. Заман могҗизасы ич. Анда эскалатор баскычына басуга, мин: «Әни, менә хәзер җир астына төшеп китәбез!» — дигәч, ул, бахыр, кинәт чүгәләде. Коега чиләк төшергән кебек төшәбез дип уйлаган! Метро тукталышларын бик кызыксынып карады. Метро да аңарга бик ошады. Фин вокзалы тукталышында өскә чыгып (80 метр тирәнлектән), стоматология белгечләренә күренергә киттек. «Тикшереп карарбыз, калдырыгыз!» — диделәр.
Әни шикләнүчән иде. Аны байтак үгетләп, тынычландырырга туры килде. Ахырда, клиникада ятып калды. Яңагын рентген сурәтенә төшерделәр. Тикшерделәр. «Яңак сөягенә шеш чыга башлаган!» — дигәч, куркып киттем. Алай булса, хәле яхшыдан түгел икән. Аны-моны әйтмәдем инде. Әни рак чиреннән курка иде. Операция ясаячаклар дип кенә аңлаттым. Әни янында буласым килеп, үзем дә ЛОР клиникасына кереп ятарга булдым, чөнки бу ике клиника бер үк бинада һәм уртак коридор белән тоташканнар. Бер-берсенә эчтән кереп йөрергә була. Ятуымның икенче сәбәбе дә бар — тамагымның бадәм чикләвеге сымак бизләрен алдырту. Тамак бакасы белән чирләп еш интегә идем. Ләкин әнкәм анда ятмаган булса, әле дә ул бизләрне алдыртмаган булыр идем! Минем авырулар киеменнән килеп керүемне күргәч, әни бик гаҗәпләнде. Операция ясатырга кергәнемне белгәч, үзенең хәлен дә онытып хафаланды. «Зыяны тимәс микән?» — дип берничә тапкыр сорады. Әнине операция залына хәтле үзем озаттым һәм операциясе тәмамланганчы ишек төбендә көтеп тордым. Операция уңышлы узды. Әнине мөмкин хәтле тынычландырырга тырыштым. Соңрак үземә дә операция ясадылар. Анысы авыр узды, чөнки бизләр җөйләнеп беткәннәр. Тамагымнан төне буе кан саркыды.
Кан агуы туктамагач, янымдагы тумбочкага бөерсыман стериль тазчыкка эскәк һәм тампон китереп куюларын күргәч, котым очты. Җәрәхәткә тампон салып, эскәк кыстырып куймакчылар икән бит. Авырткан җәрәхәткә! Шүрләвемнән кан тамырлары спазмланып, кан саркуы үзеннән-үзе туктады тагы! Элек тә яралардан каным озаграк агучан иде. Атна буе ризык ашый алмадым. Сыекчаларын гына көчкә-көчкә йота идем. Ярый әле ул-бу булмады. Тамак бигрәк четерекле җир. Юан кан тамырлары вә үтә мөһим нервлар янәшәдә генә!..
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
153
Көтмәгәндә тавык шулпасы китереп, Мәрзия бераз күңелне күтәрде тагын. Шул көннән бирле күп кенә вакыйгалар онытылган, ә бусы һаман хәтеремдә әле!
Изгелек онытылмый ул!
ЛОР клиникасында ятканда, акылга сыймаслык зур вакыйга булып алды. Бөтен дөньяны гаҗәпләндереп, дәүләтебез Галәмгә кешене — Ю.Гагаринны очырган! Бу хакта шапырынып бертуктаусыз радио сөйләп тора. Телевидение ду куптарып шатлыклы җыеннарны күрсәтә. Палатада шуның турында гына кызу гәп бара. Халык масаеп дулкынлана. Әйтерсең, үзебезне күк гөмбәзенә очырганнар! Бар икән, диләр, илебезнең куәте һәм маһирлыгы! «Болай булгач, АКШы торып торсын әле!» — диешәләр. Безгә әллә ни булды. Менә шушы мәлдән соң өзлексез Космос шаукымы башланды да инде. Бөтен кычкырып торган проблемалар кинәт... юкка чыкты! Бары тик Космос белән генә башларны әйләндерергә тотындылар. Миллиардлаган сумнарны берөзлексез җилгә очыра тордылар!
Күкрәкләренә Алтын Йолдызлар тагучыларның саны хәттин ашты. Космонавтларны әзерләүче үзәкне «каһарманнар мәктәбе» дия башладылар. Тора-бара Космос белән мавыгып уйнашулар халыкның бәласенә әверелде. Ә без — мәнсез алданучылар моңарга башта белештерми куана идек... Юктан Космос белән шөгыльләнеп һәм бөтен җирнең булдыксыз әрәмтамакларына, хакимият вә дан-шөһрәт сөючеләргә халкыбызның мал-мөлкәтен сарыф итеп, «тәмгысыз-риясыз» ярдәм итә-итә, коры сөяккә калдык та инде. Бу да совпартократларның җинаяте. Әлегә алар сафсаталаналар, тик без аларның кем икәннәрен инде беләбез. Мохит һәм авыл хуҗалыгы җимерелеп бара, халык бөлгәннән бөлә, ә болар, Космос дигән булып һаман да корал туплап, бөтен дөньяны өркетеп, якасыннан тотып тормакчы булалар!
Үзем, ә соңрак әнием дә операцияләрдән соң бераз савыгып чыктык. Әмма аның да, минем дә кәеф юк. Тамак һаман авыртып йотарга комачаулый. Әни: «Минем өчен генә кереп, операцияне юкка эшләттең!» — диде. Үзенең дә сызланулары бетмәгән иде әле. Аның да Мәрзиядән ихласы кайта башлаган. Үзенең өендә дә, монда да сынап өлгергән инде. «Бәхетең булмады, улым, үзеңә тиңне таба алмадың!» — диде ул, мине кызганып. Ул хаклы иде. «Әнә Хәдия үзебезнең як кешесе, синең кебек врачлыкка укый!» — дип тә өстәде әле.
Әни кайтып китте, әмма киеренкелек калды. Мәрзия әлегә өйрәнчек дәрәҗәсендә эшли, эш хакы да ташка үлчим генә. Арабыз шулай тәмсезләнгәндә, Кунашактан үзе дә юньләп белмәгән аналы-уллы кешеләр кунып чыкты. Аннары агаеның балдызы да килеп китте. Күземә кеше күренерлек идеме? Үзем дә «чыпчык хокуклы» буларак, хуҗа бүлмәсендә ничек яшәргә белмәгәндә, андый чакырылмаган «кунаклар» комачаулап йөрмәсеннәр иде! Ичмасам, чыбык очы хәтле туганнар булсалар иде!..
Башыма тай типкән, ахры, әллә ничек үҗәтләнеп киттем, хәтта авыз ачып сөйләшәсем дә килми. Йөкле булса, бәлки, андый булмас идем. Мәрзия үзе дә тәкәбберләнеп инәлми. Хатын башы белән, бичара, уртак тел табарга тырышмый. Нишләргә? Үзеңнән дә биегрәк сикереп булмый. Әлегә сабыр итебрәк торырга кирәктер. Аннары, бәлки, берәр җае чыгар. Балабыз булмавы хәерлерәктер дә әле... Хәзер дәүләт имтиханнарына бирелебрәк хәстәрләнергә кирәк. Адәм хуры булып каласы килми...
Сыйныфташларым төркем-төркем партиягә керә башладылар. Хәтта «рядовойларыбыз» да калышмыйлар. Югарырак үрләргә исәплиләр. Төшемлерәк һәм дәрәҗәлерәк эш урыннарын партия әгъзаларына бирәләр бит. Партиягә керү бөтен гамәлләрдән дә мөһимрәк һәм өстенрәк санала иде. Аның таныклыгын оҗмах пропускысына тиңлиләр! Лейтенант Поварницын белән дуслашып йөргән капитан Стародумов та шунда керергә гариза язган. «Моңарчы керми, кырыкка җитеп барганда нигә керәсең?» — дип сорагач, — «Жыен булдыксызлар һәм хәйлә-мәкерле икейөзлеләр шунда оялап, сиңа акыл сатып идарә итсеннәр әле! 158
ӘНӘС ХӘСӘН
Алар сиңа җыеннарында юк-барлар өчен тел-теш тидереп, тәнкыйтьләсеннәр ди, ә син араларына кереп, үзеңне яклап каршы сүз дә әйтә алма! Ичмасам, шулар өерендә утырып, теләсә кайсын үзем каезлап тәнкыйтьләрмен!» — ди. Әлегә бу шулай дип әйтә, гаризаларында исә барысы да бертөрле язалар: «Коммунизм төзүчеләр сафында булырга телим!» — дип.
Әйтерсең, партиягә кермичә генә, аны төзеп булмый!
Хәер, партиялеләр дә моңарчы аны төзи алмадылар. Халыксыз алар үзләре генә ни эшли алсыннар? Ә ул «коммунизм» дигәннәре офык сызыгы кебек, барган саен ераклаша бирә. Үзенә күрә матур хыял гына инде... Хыял булса да, ышанучан адәмне ымсындырырга ярап куя тагын...
Сөйләшмәсәк тә, аерым булса да, моңарчы бер бүлмәдә куна торган идек. Ләкин хәерсез кичләрнең берсендә Мәрзия күренмәде, кунарга да кайтмады. Кояш күрде, ай алды! Борчылуымнан тәмам аптырап киттем. Ни булган соң, берәр бәлагә тарымагандыр бит? Алла сакласын, мондый ыгы-зыгылы зур калада!.. Ни әйтсәң дә, мин аның өчен җаваплы ич. Берничә көн белешеп, хәтта «скорый»ларга шалтыратып йөргәннән соң гына мин анын хуҗа хатын бүлмәсеннән исән-сау чыкканын күрдем. Шунда гына кунып йөри икән бит ул! Ә мин шул тәүлекләрдә ниләр генә уйлап бетермәдем, башым түнде хәтта! Ичмасам, бер сүз дә әйтмәгән! Шушы микәнни аерылуыбыз? Минем җаваплы чорымны да исәпкә алмаган, тапкан вакытын! Хәер, ул югары уку йортының ни икәнен дә белми. Ә академия югары уку йорты гына да түгел, үтә катлаулы нәрсә. Анда вакытны әрәм-шәрәм итәр өчен генә алмыйлар. Кәҗә маена хәтле сыгалар. Җаның-тәнең белән бирелеп укуың һәм хезмәт итүең таләп ителә ич! Андагы фәннәрнең очына хәтле ерып чыгар өчен, җан тынычлыгы һәм баш кирәк. Инде менә шушы тәмсезләнүебез генә җитмәгән икән — фән имтиханнарына тормыш имтиханы өстәлә!..
Икенче мәртәбә бит! Оят та, хурлык та...
Үз кешең белән дә тора алмагач, ни әйтергә?
«Болай булгач, гаеп Мәрзиядә генә түгел, үзем яраксыз, киребеткән бәндә, ахры!» — дип, әрнеп уйлап куйдым. Мондый ямьсез хәлне һич яшереп булмый. Туганнарыма, дус-ишләремә һәм командованиегә ничек аңлатырга? Ятлар исә, авызларын ерып, кеше керендә таплар эзләп актарынырга әзер. Беләм ич, сәбәпсез тырнак астыннан кер эзләүчеләр җитәрлек. Мәрзия, аптырагач, «яхшы» кешеләр өйрәтүенчә, академиянең парткомиссия рәисе полковник Төхфәтуллинга мөрәҗәгать иткән. Болай, икебезгә генә кагылышлы серләребезне әллә кемгә ачып-зарланып, тормышыбызны тагы да катлауландырмаска иде. Партия гаилә хәлләренә кысылса да, аларны төзәткәне юк әле. Чөнки мәхәббәт һәм гаилә тормышы партия кодрәтенә буйсынмый алар!..
Төхфәтуллин сыйныф начальнигы аша мине парткомиссия кабинетына чакырта. Бу «җылы» урынга нинди казанышлары аркасында эләккәндер ул. Чөгендердәй кызыл табак битле , базык гәүдәле ир, җайлап сөйләшү урынына, юан бармагы белән яный-яный, кызып миңа җикерә. Татарча түгел, урысча инде. «Штубы хатыныңны тап һәм ялгышыңны төзәт!» — ди. Болай да көйсезләнеп сыртым кабарган чак. Ачы елмаеп: «Ник алай кычкырасыз, мин әле партия әгъзасы түгел ич!» — дим. Кулын гына селтәде. Шуның белән тәмам. Бер «җаваплы» эшен башкарып, бу кенәгәсенә чираттагы «галочкасын» сызып куйды инде. «Болай булгач, инде миңа юньле хезмәт урынын күрсәтмәсләр!» — дип уйлыйм, парткомның кара дермантин кагылган ишеген ябып. Ишек алдында дистәдән артык партиягә керергә теләүче шәкертләрнең чираты тезелеп утыра иде. Парткомның нәүбәттәге «запаркасы»... Бу инде байтактан килгән формаль йола. Теге, сугышка керер алдыннан «партия әгъзасы булырга телим» дигән күк, алар академияне тәмамлап, частьларга китәр алдыннан партияле булырга тырышалар. Ишеккә карашымны тагы бер ташлап: «Әй, төкерим лә, Ерак Көнчыгышка үз ихтыярым белән китәрмен. Украинада
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
155
җитәрлек хезмәт ителгән, яшьрәк чагымда яңа җирләрне күрергә кирәк!» — дип уйладым һәм тынычлана төштем. Куркытты, имеш! Әй, Мәрзия-Мәрзия, тапкан кая барырга! Арабыз бозыла гына төште. Тагы ачуым купты. Шуннан соң шүрләпме, ул минем күземә янә күренмәскә тырышты. Аның шикаятеннән һәм Төхфәтуллинның «өшкерүеннән» соң мин, үч иткәндәй, киресенчә кылырга булдым.
Инде күңелсез хәл турында атама-анама хәбәр итәргә кирәк. Анысы кыенрак әле. Ахырда: «Мәрзия белән аерылабыз бугай!» — дип өйгә хат яздым.
Бу хәбәрне алуга, минем халәтемне аңлап, атам шунда ук поезд белән юлга чыга. Ерак ара дип тормаган. Беләм ич, әни: «Бар, юатып-үгетләп кара, атасы!» — дигәндер... «Кайгысыннан бала үзенә берәр хәл кылмагае!» — дип уйлаганнардыр. Менә бит, ата булгач, авырсынмый икенче мәртәбә юләрләнгән улына килә! Күңелләре сизгән, белеп килгән икән! Атамны вокзалда күрүгә җиңеләеп киткән күк булдым. «Менә әниең борчылып, бар да бар, улың янында бул, кайгысын күтәреш дигәч, тагын килдем!» — ди ул акланган кебек. Шатлыклы вакытта туган-тумачаларсыз да яшәп була. Михнәтле-кайгылы чакта кирәгрәк шул алар. Кызганыч, каенатасы килүен белсә дә, Мәрзия күрешеп эчен бушатырга янына чыкмады һәм әтигә күренмәскә тырышты. Татар гадәтендә булмаган хәл! Югыйсә каенатасы аны якын итә иде, какканы булмады, авырлыгы тимәде. Мәрзиянең мондый кыланышы оялуыннан яки акылсызлануыннан булдымы, анысын үзе генә беләдер. Әтинең хәтере калды. «Ник минем яныма, әти дип, исәнләшергә чыкмый икән? Минем аңарга бернинди усаллыгым тимәде. Син аны калдырып киткәч, икенче сменасында курыкмагае дип каршы алырга йөрдем, аяк киемен тазартып тордым. Югыйсә олы башым белән килештереп-татулаштырырга дип килгән идем. Болай булгач, булмый икән!» — дип зарланды әти. «Ярар, хаҗәтебез беткәндер!» — дигән булдым. Мәрзиягә ачуым тагын да кабара төште.
Әти берничә тәүлек миңа үгет-нәсихәт биреп яшәде. Патша сараен карап, Чаткы бакчасына бергә чыгып йөрдек. Ни әйтсәң дә, яныңда якын кешең булганда рәхәт инде. Шатлыгымнан телефон аша аның килүе турында Валяга хәбәр иттем. Бераз тынып торганнан соң:
— Ярар, Чаткы бакчасында гына очрашыйк, вакытым чамалы! — диде ул тыныч кына. Күрәсең, беребезгә дә ачу тотмый. Татар каенатасы белән яхшы мөнәсәбәттә иде шул. Татарча «әти» дип ягымлы итеп эндәшә иде... Ул әйткән вакытында диярлек килде. Исәнләштек. Сизелә: кызыксыну хисе сүрелә башлаган... Ә бәлки, шулай сер бирмәскә тырышамы? — Әллә тагын кушылырга телисеңме, йөрмә хурга калып, киселгән телем ябышмый ул! — диде картайган атам. Дөрес әйтә бугай. Саташмыйк әле, Мәрзия белән ара өзелмәгән ич! Салкынча гына саубуллаштык. Шуннан соң Валяны бүтән очратмадым. Ә ул Чуриннарга бер килеп сорашкан. Авыр чагы булгандыр...
Әти белән вокзалда хушлашканда ул:
— Тынычлан, бер дә кайгырма, була торган хәл, — диде. — Моннан да авыррак сынаулар була ул, түзәргә кирәк. Башың яшь, исән-имин син әле яңа тормыш та кора алырсың. Әнә, картлар да башларына төшкәч өйләнәләр!
— Анысы шулай, тик мин, әти, кешеләрдән оялам, яхшысынмыйм, гарьләнәм дә! — дим.
— Нишләмәк кирәк, сабыр бул, вөҗданың булгач, оялырсың да, гарьләнерсең дә! Гомер моның белән генә бетми, дөнья, шөкер, җимерелми, яхшы тор, әниеңне тынычландырырмын» — дип, әти мине кочты һәм аркамны чәбәкли- чәбәкли сөйде. Аһ, бу хушлашулар, тепловозның кузгалу авазы үзәгемне өзә генә! Һәр хушлашуыбыз соңгы тапкыр сыман, шикләндерә. Бусы да соңгысы булмаса ярар иде!.. Инде шушы кырмыска оясыдай өзлексез хәрәкәтләнеп торган һәм халык белән тулган калада берүзем генә калам. Атам тагы: «Кайгы-хәсрәткә бирелмә, мондый хәлгә түзмәслек түгел. Академияңне яхшырак тәмамларга 160
ӘНӘС ХӘСӘН
тырыш!» — дип, миңа җан җылысын һәм куәтен биреп, кайтып китте. Тагын да исән-сау күрешергә насыйп булса иде!..
Түзәсең инде, түзми нишләмәк кирәк? Әҗәлеңнән алда кара җиргә кереп ятмассың ич!
Ә Мәрзия? Ул да шундый кызыкмаслык хәлдәдер, аңарга да җиңел түгелдер. Ә бәлки авыррактыр да әле. Ирләр сыкранган мәлләрдә хатын-кызлар елыйлар инде. Ләкин гыйбрәт алырга теләсәң, гыйбрәтләр бар ул. Тик үз туксаным туксан, минем күземә алар күренмиләр. Мин әле кеше хәленә керерлек түгел. Сайладым-сайландым, тик барыбер ялгыштым, бәхетем булмагач... Хәер, миңа яраклысы, гомумән, бар микән ул? Үкенеп көрсенәм. Мәрзиянең шикаять бирүен кичерә алмыйм. Үзенең сөйдереп яраклаша алмавын җиде ят Төхфәтуллин гына булдыра алмас! Анда барганчы уйлыйсы иде!..
Бер фатирда торсак та, үҗәтләнеп аерым яшибез. Әмма төшенке хисләргә бирелеп балавыз сыгып утыра торган вакыт түгел. Инде клиникаларда гыйбрәтле һәм бай практикаларыбыз тәмамланды, укыласы тирән мәгънәле лекцияләр укылып бетте. Кыен һәм гасырдай озын алты елыбыз үтте. Әйтергә генә ансат. Аллага шөкер, укуыбызның очына барып чыктык! Бербөтен гомер узган диярсең. Мөгаен, бушка узмагандыр. Олыгайдык, күпне күреп, күпне белдек. Дәүләт имтиханнарын тапшыру вакыты җитте. Комиссия рәисе ЦВМУдан — медицина генералы Павловский. Гаять тә усал нәмәстә!
Байтак тынлаучыларыбыз имтиханнарга әзерләнер өчен Разливтагы ял йортына киттеләр. Миһербанлы якты җәй башы. Яшәгән саен яшисе генә! Миңа монда да хәзер комачаулаучы кеше юк. Зиһенемне жыеп, күңелемне беркетеп эшкә керештем. Байтак кына калын-калын китапларны, бихисап конспектларны яңадан игътибар белән укып чыгасы бар. Түбәндәге биш фәннән имтиханнарын атна саен берсен тотасы:
1. Диамат һәм истмат. Боларсыз СССРның бернинди ВУЗын тәмамлый алмыйсың. Алар хәтта «кандидатлык минимумына» да керәләр!
2. Хирургия. Бу фәнне хәрби табиблар бигрәк тә шәп белергә тиеш.
3. Эчке авырулар. Үтә киң колачлы фән бу.
4. Йогышлы чирләр вә эпидемиология.
5. ОТМС (Организация и тактика мед.службы).
Язмышымны хәл итәчәк бик җаваплы имтиханнар. Әлбәттә, бераз шүрлим. Ярар, моңарчы башкарганны, шәт, бу юлы да җиренә җиткерермен!
Имтиханнарның теория якларыннан тыш, бүтән җитди яклары да бар. Билет вә өстәмә сорауларына җавап биргәннән соң, клиникалардан китерелгән авыруларга, комиссия әгъзалары алдында тикшереп, диагноз куярга һәм дәвалау чараларын әйтеп, башка махсус мәсьәләләргә дә кагылырга кирәк!
Хәстәрләнә торгач, «кыямәт» көннәре дә җитте. Имтиханнарны клуб бинасында тапшырачакбыз. «Газраилләр» янына тәвәккәлләп барабыз. Дәүләт имтихан комиссиясен, әйткәнемчә, ЦВМУ начальнигы урынбасары генерал-лейтенант Павловский җитәкли. Бигрәк кырыс зат. Менә актык имтиханнарны тапшырырга тотындык. Алар башта өркетеп торсалар да, бер-бер артлы, берсеннән гайре, гел «бишле»гә тапшырып килдем. Һәр зачёт-имтиханнан соң хәлсезләнәм, билем сызлый. Ятасы килә . Бу инде бөер өсте бизләренең йончыгу галәмәте. Кыен, киеренке һәм нык дулкынланган чакларда алар гормоннарын (адреналиннарын) канга күбрәк чыгарып, вакытлыча өзлегәләр. Менә шул инде Г.Сельеның «стресс» дигәне.
Алда безне ни көтә?
Карасаң, барыбызның да битләре суырылган. Шундый җитди эшләрне уңышлы башкардык. Гомеребезнең төп максатына ирештек диярлек. Белем тупланган, алда гаскәр хезмәте көтә. Сигезенче июльдә язылган дипломнарны,
6. «К. У.» № 4
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
157
тужуркаларга тагасы академия «калканнарын» өләштеләр. Бу ромбларны хәрбиләр үзара «поплавок» диләр. Хезмәттә «батарга» ирек бирмиләр, имеш. Әйтмәсәң дә, армияне кыскартканда, «академиклар»ны калдыралар... Бер-беребезне ихластан котлыйбыз. Кояшлы матур көндә, нәкъ беренче курска кергәч, беренче тапкыр сафка тезелгән яшел бакчада, шанлы лейбмедик Виллие сыны янында янә тезеләбез. Барысы да элеккечә, тик үзебез генә бүтән. Ул заманнан бирле байтак сулар аккан шул. Кызганыч, атам-анам бу шатлыклы мәлне күрмиләр!
Яшьләр инде лейтенантлар. Бер елдан соң, яхшы хезмәт итсәләр, өлкән лейтенант булачаклар. Хәзер аларны яңа формаларында танырлык та түгел.
Кешене акыл гына түгел, кием дә бизи шул. Офицерларның кайберләренә, сроклары чыгу сәбәпле, «капитан» дәрәҗәсе бирелде. Чурин Иван — капитан, бераз масаеп та киткән. Менә белештерми булыш син кешегә! Миңа да капитан булырга берничә ай гына калды. Стародумов, Чекалкин һәм Подолько майор булдылар, чөнки укырга кергәндә үк капитан иделәр.
«Балтика» ресторанында тантаналы банкет уздырылды. Банкет алдыннан Герасютенконы начальник кисәтте һәм дежурныйларга аңарга күз-колак булып торырга кушты. Чөнки ул Яңа ел кичәсендә нык исереп, клубыбызның бәдрәфендә: «Без — Запорожье казаклары!» — дип, кергән бер кешене бергәләп кыйнаганнар иде. Аларны көчкә аннан сөйрәп чыгарганнар иде. Менә шул холыксыз «казак» ахырда РВның баш анестезиологы булачак...
Андый соңгы банкетларда үтә сак булуың зарури. Чөнки бәйләнеп үч алучылар булырга мөмкин. Шулай, бездән ике ел алда укып чыгучыларның берсен шул ук ресторанның дүртенче кат балконыннан ыргытып дөмектергәннәр. Ыргытучыларны таба алмаганнар.
Ленинградтан каядыр китәсе көнем якынлаша. Анысы да зур мәсьәлә. Белмәгәннәргә хәрби хезмәт кайда да бертөрле булып тоелса, чынбарлыкта алай түгел шул. Хәрби хезмәтләр гаскәрләренең (вид, род), урыннарына (дислокация), һавасына (климатик зона), азык-төлек белән тәэмин ителүенә карап, аермалары зур. Хезмәт итәсе ягын үземчә билгеләп куйсам, яңа корылган стратегик ракета гаскәрләренең ни икәннәрен үз күзем белән күреп, татып карыйсы бар әле. Андый гаскәрне үзем сайлагач, ни булса да чыдарга туры килер инде. Адәм корыч чыдамаган җирдә дә түзә ул, түзим дисә! Корыч уттан суга салуга ныгый ич...
ЦВМУның кадрлар бүлегеннән комиссия, ә хәрби округлардан «сатып алучылар» килделәр. Безне (ике йөзгә якын кешене) исемлек буенча чакыртып сөйләшәләр, хезмәт урыннарын тәкъдим итәләр. Кайберәүләр тәкъдим иткән урыннарны ошатмый кәҗәләнеп-карышып маташалар. Һәркемнең гариза- подпискаларында: «Кайда хезмәт итәргә ризалыгымны бирәм!» — диелгән. Өлкән лейтенант Глушков бернинди тәкъдим белән килешми. Әнә комиссия барыбер үзенекен кылырга тырыша. Анда бигрәк хәйләкәр кешеләр. Округны атыйлар да урынны (должностьны) әйтәләр. Округлар зур ич. Кайда һәм ничек урнашкан ул часть — анысы сер булып кала. Ниһаять, миңа да чират җитә. Комиссия алдында басып торам. Язмышым аның кулында. Факультетның яңа җитәкчесе генерал Огурцов: «ЗабВОда хезмәт итәргә тәкъдим итәбез!» — ди. Байкал арты хәрби округы инде. Иң начар округ. Без үзара: «Забудь вернуться обратно!» — дип тәрҗемә итә идек. Анда эләккән кешене тиз генә ычкындырмыйлар. Шуңа күрә ул округны «безвозвратный клапан» дип тә әйтәләр иде. ЗабВО — ул элекке Даур казакларның җирләре, комлы даладан һәм сопкаларыннан гайре берни дә юк диярлек. Һавасы — кырыс континенталь. Азык-төлек ягы такы- токы. Җитмәсә, вабалы төбәк, русчалатып әйткәндә, «природная очаговость чумы». Декабристларны тикмәгә генә шунда сөрмәгәннәрдер!
Укуны яхшы гына төгәлләсәм дә, бердәнбер татарга юри шунда өлеш чыгаралар! Ләкин, бер дә исем китмәгәндәй, бераз дәшми торганнан соң: «Юк, 162
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
158
6*
мин аннан да арырак, Хабаровск якларында хезмәт итәргә телим!» — дидем. Огурцовның гаҗәпләнүеннән тешләре ыржайды, чөнки моңарчы берәү дә ул якны үзе сорамаган!
«Юк, кушкан җиргә барыгыз!» — дип җикерә бу. Миңа инде барыбер. Башым яшь, исән-имин. Намуслы декабристлар булган җирдә, әҗәлем җитмәсә, шәт, үлмәм әле!
Калинин әйтүенчә, быелгыдан да начаррак назначениеләр булмаган икән. Ә башта бөтенләй башкача планлаштырылган. Байтакларыбызны Мәскәүгә, Космик мединститутка алмакчы булганнар. Ләкин хәрби округ командующийлары моны белеп, хәрби министрга мөрәҗәгать иткәннәр: «Космос институтына граждан медикларын алсыннар, ә бу хәрбиләрне гаскәрләргә бирегез!» — дип. Министр килешә. Менә шулай, без өйләнгәч, төн кыскарды дигәндәй, юньле урынга эләкми калдык...
Инде көн дә сәгать унга Академия бакчасына сафка тезелергә йөрибез. Мәскәүдән киләчәк, язмышыбызны хәл итәсе министр боерыгын көтәбез. Олы Калинин безне барлагач карап чыга да, боерык килмәгән әле дип тарата. Хәл- әхвәлләрне белешкәннән, хәбәрләр алышканнан соң, кайсыбыз-кая китә шунда. Мондый хәл ун көнгә хәтле сузылды. Димәк, Ленинград белән саубуллашып йөрергә вакыт булды. Кайчан кабат күрергә туры килер әле бу гүзәл каланы?
Яшь чакта белештерми, әле вакыт бар, вакытыбыз күп, дибез. Юк шул, ваемсызлыктан шулай уйлыйбыз. Чынбарлыкта вакыт гел кысылганнан-кысыла бара, сыеп булмый, узганын күрми-сизми дә каласың. Аның җитми калуына соңыннан бик үкенергә туры килә. Менә хәзер бигрәк тә якынайган А1та mater, дус-ишләр вә мөгаллимнәр белән хушлашыр вакыт җитте. Башта бу көн бик ерак, һич килеп җитмәс кебек тоела иде. Инде югары белемле хәрби белгеч дәрәҗәсенә ирештек, куанасы иде кана. Тик җаным тыныч түгел шул. Мәрзия өчен уңайсызланам, аны шушында, адаштыргандай, ятлар арасында калдырасы бар... Югалмасмы? «Нык торса, көче җитсә, югалмас, нәни бала түгел!» — дип, яхшыга юрыйм. Мин андый сикәлтәле сынау юлын исән-имин үттем ич! — дип, тынычланырга тырышам. Ләкин Байкал аръягы да куандырмый.
Тормышымның чираттагы кискен борылышы, киләчәкнең билгесезлеге борчый...
Боерыклары килсә, тиешле юлламаларын, билет-багаж кәгазьләрен һәм тиешле акчаны алып, бер айга ялга һәм аннары гына билгеләнгән яңа частька китәсе. Ялымны туганнарым белән үткәрергә булдым.
Миңа юл кәгазьләрен тәки Чита шәһәренә язганнар! Жыена башладым. Мәрзия, сизсә дә, сер бирми. Сөйләшкәнебез юк. Әләкләгәне өчен ачуым узмаган.
Артык кием-салымнарымны, урын-җиремне һәм байтак җыелган конспект- китапларны хезмәт итәсе урынга багажлата, үземнән алда җибәрмәкче булдым. Бар иде заман, ни багажлар, ни контейнерлар таланмый иде! Шикләнми тапшыра торган идек. Чакырмасам да, багаж тартмаларының тышларын тегешергә Мәрзия барды. Аны багаж адресы кызыксындырды бугай. Шулай булса да, эчемнән рәхмәтле идем. «Әллә акылга утыра башлаган инде?» — дип уйладым. Юридик яктан аерылмаганбыз ич әле. Соңарып булса да тормыш акылга утырта ул. Багажым ике урын, ә чемоданым үзем белән. Димәк, «отшб mea mecbm porto»! Артык сөйләшми саубуллаштык та, һәркайсыбыз үз ягыбызга киттек. Кем белә аны, тагы очрашырбызмы, тәкъдирдә ниләр язылгандыр?
Мәрзиянең күңелендә ни булгандыр, ә минем балтам тирән Нева суына төшеп батты инде әллә! Китте башым Себергә! Бер үк мәлдә үкенеч тә, кызганыч та. Хуш, Ленинград, хуш Мәрзия, әлегә калып торыгыз! Поездда коелып утырам. Утыздан узганмын, ә тормышым һаман җайланмаган...
Күңелсез инде. Болай бүтән яклардан кимчелекләрем юк, уңган кеше кебек үзе, ләкин зәгыйфь, бичара сыман «ни башлы, ни күзле»!.. Буйдак булып кайтуым атам-анама да күңелле түгел. Әнә яшьтәшләрем инде икешәр бала үстерәләр, кинәнеп үз
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
159
гаиләләре белән гөрләшеп яшиләр, ә мин һаман да берүзем. Тормышның котылгысыз прозасы бар бит. Чит-ят җирдә ялгызым ничек хезмәт ителер, кем кайнар аш хәстәрләп ашатсын вә чәй эчерсен? Димәк, тагын өйләнергә кирәк булачак, гомерем бер генә ич!
Яраланган йөрәгемнең бер өлеше Ленинградта кала. Алда да әллә нинди куанычлар көтмидер сыман. Гомеремнең нәүбәттәге үтә мөһим борылышы менә башланды инде. Мин үтәсе юлны берәү дә үтмәс. Тагы асыл офык шәфәгенә таба омтылырга кирәк.
Өйгә кайтып керүгә куанышсак та, артык очынып йөрерлек сәбәпләр юк. Кайтуымны Мәрзия хатыннан белептер, агасы Мөхәммәтзыя килеп: «Сеңлемне әрәм итеп, адаштырып ташлагансың икән!» — дип сукранды. «Ике кешенең мөнәсәбәтләре берсенә генә кагылмый. Сеңлең дә әүлия түгел!» — дидем. Шуның белән сүз бетте. Мәрзия белән мөнәсәбәтләребез икеле-микеле булса да, әнинең күңеле Хәдиягә тартыла. Аны да аңларга була. Кемнең генә анасы улына яхшылык теләмәс икән?! Үзем дә аптырашта, башым әйләнгән чак. «Хәдия исеңдәме? Син аны танымассың, ул хәзер менә дигән җиткән кыз. Госпитальда шәфкать туташы булып эшли һәм мединститутта укый, алтынчы курска күчкән. Ул инде монда берүзе генә. Атасы вафат булгач, әнисе икенче кызы Галия белән туганнары янына — Промстройга күчеп китте. Күптән түгел генә мунчада күргән идем, килешмәгән җире юк. Синең турыда бик сорашты!» — диде ул. Сүзен кай якка таба борганын тел төбеннән аңлыйм. Тормыш бит бу. Һәркем үзенә яхшыны тели... Хәдияне дә ачык хәтерлим. Бала чагыннан ук беләм. Мәктәпкә барганда, тәрәзә каршында утырган кечкенә Хәдиягә дәшеп уза торган идем. Тиз үсәләр шул кызлар!
Шулай, әни аның белән сөйләшеп тә караган икән. Хәдия синең белән очрашырга риза, ди. Җәһәннәмгә китәр алдыннан тилергән башымны кемгә ияргә соң? Ерак гарнизоннарда һөнәрле һәм булдыклы тормыш иптәше кирәк инде ул. Бер уйласаң, Хәдиянең бар ягы килгән.
Ни булса да булыр, очрашып, сынап карыйк. Бәлки, бер купкан җаным урынына утырып тынычланыр? Белмим шул, икеләнәм. Нигә генә болай берсеннән-берсенә сугылам соң әле? Әллә чын мәхәббәтнең ни икәнен моңарчы татымаганмын инде?.. Аннан, Мәрзия алдында да үземне гаепле һәм җаваплы кебек тоям. Ят шәһәрдә берүзе генә таянычсыз калды бит!.. Ләкин ирләрнең артык уйланмый, акылга буйсынмый торган чаклары була икән шул. Әллә инде безгә кыргыйлардан калган полигамия атавизмы уйнаклый?
Биредә аралашыр дус-ишләр булмагач, ялгызлыктан чарасыз димме, үзенә бертөрле күңел ачу булыр дип, ахырда Хәдия белән очрашып, уртак тел табып, ансат кына сөйләшеп киттем. Зифа буйлы Хәдия элекке кечкенә, кара бөдрә чәчле кызчык түгел инде. Җитлеккән, күз карашларында тирән уй. Бөтен җире коеп куйган күк! Тик чырае сүренке. Җитди һәм бераз казакъларга тартым. Тавышы үзгәргән, ниндидер ят, еламсыраурак. Ул яклары ошап бетмәсә дә, очрашканнан ни зыян? Хәдиянең үзенең дә башы бар бит. Шулай очрашкалый торгач дуслашып та киттек, бер-беребезгә тартыла башладык.
Менә шулай, уеннан уймак чыга. Яшьләр бит, мавыгып, вакытында тыела белмибез. Эш тирәнгә киткәч, әти-әни: «Улым, болай ярамас, мөселман баласы бит, никах укытырга кирәк!» — диделәр. Гаебемне танып, карышмадым. Хәдия алдында бурычлы идем инде. «Аһ, Хәдия — Хэд, ничек болай булып чыкты соң әле бу? Нигә болай җиңел генә хискә бирелдек? Хис бит ул үзгәрүчән!» Мин аңарга шулай, инглизләрчә, исемен кыскартып «Хэд» дип дәшергә күнеккән идем. Ул миңа ышанган иде. Ышанычын аклый алмадым. Кеше белән гомер буе яшәсәң дә, аны ахырына хәтле белеп булмыйдыр шул.
Хәдия шашынулы, чиксез хискә, шатлыклы вә төшенке халәткә бирелүчән булып чыкты. Бүтән сүз белән әйткәндә, экзальтацияләнүчән. Баксаң, сабыр вә җитди тышкы кыяфәтенә туры килми, эчке яктан бөтенләй бүтән кеше икән ул.
ӘНӘС ХӘСӘН
160
Бер генә елмайганын да хәтерләмим аның. Мондый затлар тиз туйдыручан була. Гомер буе шундый булса, нишләрмен? Без ирләр шундый инде, менә дигән хатын-кызларның печтик кенә кимчелеге табылдымы — бетте-китте!
Әйтерсең, үзебез Йосыф кебек үтә камил затлар! Әллә кемнәрне сайлаган булабыз! Юк, тәүге гыйшыклар эзсез узмый ул. Таләпчән күңелнең түрендә аларның җылылыклары сүрелеп бетми саклана бирә. Сөю бер генә була, диләр. Әлбәттә, мондый матур фикергә кемнәрнеңдер ышанасы да киләдер. Романнарда һәм шигырьләрдә бу турыда бигрәк мавыктыргыч итеп языла әнә. Тик аларда хыял белән хис буталыша бит!.. Бәлки, бер сөюгә генә бирелеп яшәүчеләр дә бардыр. Ләкин минем «бердәнбер сөю» фикере белән килешәсем килми. Гомер булгач, сөю дә, сөйгәннәреңне күралмау халәтенә төшү дә берничә мәртәбә кабатланырга мөмкин. Сөю бер генә булса, кешеләрнең нәсел җепләре тиз арада өзелер иде... Кыскасы, әкренләп Хәдиядән бизә башладым. Кешенең «күңел» атлы бик нечкә кылы бар. Ул фальшны сөйми һәм үзенә килешмәгән - ошамаганны якын итми. Күңел белән көрәшеп тә, аны алдалап та булмый. Ул акылга буйсынмый. Бусы укымышлы, кеше күзенә күренерлек булса да, нәфис Мәрзияне кызганып, аны сагына ук башладым.
Бусы белән дә эшем барып чыкмады, тагы абындым, аякларым ике генә шул! Тик ялгышуларым күпкә китте. Эш узганнан соң гына уйланучан шул яшьлек. Инде гөнаһларга билдән батып беттем, тукталып нокта куярга кирәк! Ни кылсаң да, яхшысы да, яманы да үзеңә кайтачак, диләр. Хәдия белән укмашып, уртак серләр белән яши алмаячагымны ачык аңлыйм.
«Кыйбласы-максаты бар, таза, аякларында нык басып тора, шәт, югалмас!»
— дигән нәтиҗәгә килдем һәм, ялым узгач, үзем генә китәргә булдым. Хәтере калса калыр, инде күңелемне ул түгел, билгесезлек, киләчәк хезмәтем борчый. Анда нинди тишеккә тыгарлар икән? Ә атам-анам бигрәк Хәдия өчен, эшебез пешмәгән өчен борчылалар. «Кыз әрәм булмаган!» — диләр. Юкка гына әни белән башын әйләндердек, ә мин — тинтәк ник үз акылым белән яшәмим соң? Китәсе вакыт та җитте. Килүләр, китүләр!.. Әйтерсең, җил куып арлы-бирле йөрибез... Китүләрнең дә төрлесе була. Урамда төксе, шомлы көз. Көн шактый сүрелгән. Халык плащлар, көзге бишмәтләр кигән. Саубуллашуларыбыз бу юлы бигрәк күңелсез. Хәдиянең ике күзендә сорау билгеләре. Үзем дә юньләп белмәгәнне ничек аңлатып әйтим? «Кичерә алсаң, кичер мине һәм каһәрләмә, Хэд, мин тилерүемнән айныдым!» — дим ишетелер-ишетелмәс кенә тыңгысыз перронда һәм шуның белән вәссәлам! Ишетте микән? Хәдиягә туры карый алмыйм. Вөҗдан газабы бигрәк авыр. Әти, әни, Кәшифә һәм Наҗия, хәлне аңлаган күк, дәшми генә көтеп торалар. Китәсе поезд да, сабырлыгымны сынагандай, һич кузгала алмады инде! Айга тиң мизгелләр...
Менә, ниһаять, электровоз вагоннарын йолкып кузгалды һәм тизлеген арттырып тәгәри башлады. Сагыш белән тулган күзләр ерагайганнан-ерагаялар...
«Хуш-сау булыгыз, мине гаеп итеп, нәфрәтләнеп калмагыз! Хәерле сәгатьтә
— хәерле юл! Ходаем, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан туганнарымны һәм якыннарымны сакла! Изге ниятләребез белән аңга килгән идек, ләкин тәмуг юлы да изге ниятләр белән түшәлгән, диләр... Дөньяда, нарасыйлардан гайре, гөнаһсыз адәм юктыр. Гомумән, мин гөнаһсыз!» — дип шапырынырга берәүнең дә хакы юк. Ләкин гөнаһлы гамәлләрен таныган кеше дөм өметсез түгел әле. Аһ, Аллам, мин гөнаһларга батып беттем, кичерә алсаң, кичер инде, моннан ары андый булмам!..»
Иреннәрем кыймылдап, тагы әллә нәрсәләрне әйтергә омтылалар. Инде хәзер хисләргә бирелеп кенә түгел, акыл белән дә яшәр вакыт.
Мине инде торасы яңа урын да, хезмәтем дә кайгыга салмый. Кеше кайда да эшләп, хезмәт итеп яши ала. Анысын булдырырмын. Аерып калдырган Валя да онытылган диярлек. Хәдия турында да артык борчылмыйм. Тик Мәрзия генә тынгылык бирми, Себер юлы буе аның турында уйлап барам. Юл күренешләре дә юатмый, күземә дөнья галәмәтләре күренми. Нишләп кенә аны япа-ялгыз шул зур калада башын әйләндереп адаштырып калдырдым?
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
161
Яман юлга басмаса ярар иде! Аздыручылар бихисап. Очсыз, бетмәс озын юл, кысан тынчу купе һәм җан газаплары тәмам алҗытып бетерделәр. Ахырда, барып урнашкач, хат язып җибәрергә булдым. Кеше ялгышырга мөмкин, ялгыша да. Ләкин хатасын таныгач, аны төзәтергә тиештер ич! Мәрзиянең күңеле бизеп, кире кайтмаган булса, аны яныма чакырырга кирәк. Янәдән бергә уртак тормыш корырбыз... Берәү дә бөтен эшләргә оста, маһир вә әүлия булып тумый. Белмәгәннәрен өйрәтермен, ярамаган гадәтләрен әйтеп төзәттерермен! Авыр булса да түзәрмен. Кыргый аюны да биергә өйрәтәләр ич, Пигмалион әсәрен дә хәтерләү җитә! Менә шулай, үземә-үзем сүз биргәндәй һәм сүземдә нык тормакчы булам. Андый карарга килгәч, бераз тынычланам сыман. Минем күңелсезләнеп баруымны сизептер инде, проводница, чәй керткәндә: «Кемегез булды ул читтәрәк басып торган күркәм кыз?» — дип сорады. Мин: «Барыбер түгелмени?» — дидем. Бүтән нәрсәләр турында уйларга тырышам. Корыч көпчәкләр дөбердәп, җелекләрне селкетеп тәгәриләр. Тимер дәвер! Үзәк төбәкләрдән ерагайганнан- ерагая барам. Кечкенә чагымдагы сөрелеп баруыбыз исемә төште. Вагон тәрәзәсеннән күземне алмыйм. Яфракларын коеп, чишенә башлаган урманнар, телеграф баганалары, шыксыз разъезд тораклары, чәнечкеле тимер чыбык белән уралган ниндидер зоналар артка чигенеп күздән югала торалар...
Уйланам. Уйлар, уйлар!.. Бер-берсен уза-уза чаба алар. Әллә инде зиһенем чуаламы? Нигәдер тагы йөрәгемне чеметеп Валя искә төшә. Юк, бөтенләй онытылмаган икән шул. Бигрәк ягымлы һәм шаян, көр күңелле иде. Югалтсам да, ул үзе югалмас инде. Крупская исемендәге институтның кичке факультетында укып эшли. Аның өчен кайгырмасам да була, ләкин менә, исемә төшкәч, йөрәгем нигәдер кысыла... Узган гомер кызгандыра һәм үкендерә. Тик аны кайтара алмассың инде. Валя табар әле үзенең ише урысны. Хәдия дә югалмас. Үзе таза, башы яшь, диплом алырга тора. Ә менә Мәрзия тынгысыз олы шәһәрдә югалмагае, саулыгы да чамалы гына!.. Йөрәгем дөпелдәп, поезд дөбердәве белән ярыша. Ул хәтле өзгәләнмәскә иде лә!.. Хаталарымның берсен инде төзәтергә мөмкин ич...
Ниһаять, менә ул үтә кырыс Байкал аръягы далалары. Җәй уртасында да кичләрендә вә төнлә сарык яки эт тиресеннән тегелгән «себер майкасыз» дер-дер калтырарлык тараф — борынгы төрки кардәшләребезнең җирләре... Берничә көн көпчәкле сандыкта кабыргаларны сындыра язып интеккәннән соң, Чита вокзалына килеп төштем. Багажым инде монда булырга тиеш. Вокзал комендантыннан кая сугыласын белешеп киттем. Штаб нәкъ шәһәр уртасында икән. Барам. Шәһәрнең үзәк урамнары гына шәһәрчә. Бераз арырак узып, кырыйгарак тайпылсаң, тузан-комлы шыксыз авылга әверелә дә куя!
Менә миңа кирәк ике катлы кечкенә бина. Нинди күрәчәк көтә мине монда? Кизү торучы офицер язуларымны тикшерде дә кемгәдер шалтырата. Өстән, кадрлар начальнигы бугай, төшеп, мине дивизия командиры кабинетына ияртеп китә. Керәбез. Өстәл артында чибәр, яшь генерал утыра. Алдына кылт итеп үрә басам да, тиешенчә рапорт биреп, кем икәнемне әйтәм. Генерал утырырга тәкъдим итте. Шул арада сер бүлеге начальнигы ЗАС телеграммасын тотып керде һәм генерал алдына салды. Генерал аны укыды һәм башын күтәреп миңа бакты. «Хәсәнов дидегез бугай?» «Әйе!» — дим. «Алай булгач, менә укыгыз, Мәскәүдән сезне Хабаровскига юлларга боералар. Монда хезмәт итәргә сезгә насыйп булмады!» Могҗиза бит бу! Мәскәү комиссиясе, кирәгем чыккач, Хабаровск краенда хезмәт итәргә теләвемне искә алган, димәк.
Генералга мөрәҗәгать итәм: «Иптәш генерал, багажымны яңа җиргә күчертәсем бар!» — дим. Ул, аңлап: «Өч көн җитәме?» — дип сорый. Юмарт икән, «Җитә!» — дим. «Ярый, килештек. Хәерле юл сезгә!»
«Рәхмәт!» — дидем дә борылып чыктым. Строевой бүлектә предписаниемне яңартып, әлеге телеграмманы кыстырып һәм багаж таләбен юллап, бу штабтан подписка биреп ычкындым.
Инде түбәнге очка, сай гына, тавык та тәпиләп чыгарлык, вак соры комлы инеш
ӘНӘС ХӘСӘН
162
аша кирпечләргә баса-баса чыгып, багаж пакгаузына юнәлдем. Бу инеш дигәнем бигрәк алдакчы икән. Ул еш кына яңгырлардан соң һәм язын-көзен туфан суына әверелеп ярты шәһәрне баса икән! Мин Чиләбедә яткан арада әйберләрем килеп өлгергән. Багаж шактый таушалган. Бауларын тарттырып, теккәләп, адресларын кара белән буяп, яңаларын язып, тагы тапшырдым. Инде каланы да янә бер әйләнеп карарга була. Кунакханәдә кунып чыкканнан соң, китәргә ниятләдем, чөнки Читада мине кызыктырырлык һәм тоткарларлык берни дә юк иде. Ике тәүлектән соң Хабаровск вокзалына килеп җиттем. Читага якынлашканда, поездда икешәр юрган бирүләренә карамастан, суыктан калтыранып кунган идек, ә монда, төн уртасы булса да, җылы бөркелеп тора! Ичмасам, бу яктан алдатмаганмын икән.
Менә таң атуын чиста вокзалда, юньле киенгән кешеләр арасында көтеп утырам. Берничә тапкыр вокзал мәйданына чыгып, казак Ерофей Хабаров һәйкәлен урап үттем. Менә ул татар качаклары токымыннан булган урысларның данлы «землепроходецы». Баскынчылар үзләренә атамаларны таба белгәннәр дә соң! Биек, зур һәйкәл. Чиләбенең «Сказ о Урале» һәйкәленә охшаган. Шәһәр Чита ише генә түгел! Күп катлы биналар, урамнары чиста, агачлары яфракларын әле коймаганнар. «Дальний Восток» дигәннәренең бер өлеше шушы инде.
Ерак Көнчыгышны килмешәкләр дөньясы дисәк тә була. Бу якларда аларга хатын-кызлар җитмәгән. Ул мәсьәлә инде миңа да кагыла. Тагы ялгызлыгым исемә төште. Бер риваятькә кагылмый булмас. Имеш, Әби-патша Екатерина II казакларга яулап алынган җир чикләрен сакларга боера (шушы Ерофей Хабаров төркеме кебекләргә). Ә аларны тиздән хатын-кыз юклыгы борчый башлый. Япан-ят якларда, сугыш булмаганда, ирләр хатын-кызларсыз ничек яшәсеннәр ди? Патша галиҗәнабына бу хакта ялварып хат язарга мәҗбүр булалар. Хатның иң кирәк өлеше ике сүз була: «Пришлите бабсто!» Патша кәнсәсендә «бабсто» мәгънәсенә төшенә алмый аптырыйлар. Ләкин, баш вата торгач, аңлыйлар һәм бөек хуҗалары белән рәхәтләнеп шаркылдап көләләр. Хат язучыларның белемнәре чамалы булганга, казаклар «баб сто» сүзләрен кушып язганнар икән! Билгеле, әби-патша хәлләренә керә. Ул үзе дә соңгы көннәренә хәтле ирләрсез һич тора алмаган ич. Менә шуннан соң казаклар урнашкан урынны «Бабсто» дип атый башлыйлар.
Хатын-кызлар кытлыгы Сахалин каторгасында да үзен нык сиздергән. Хөкемгә тартылган хатыннарны анда, пароход белән китерүгә, каторжаннарга өләшкәннәр.
Егерменче гасырның утызынчы елларында купкан «хетагуровкалар» шаукымы да әлеге дә баягы шул ук «бабсто» мәсьәләсе. Ерак Көнчыгышны шыплап совет хәрбиләре белән тутыргач, ирләргә хатын-кызлар кирәк була башлый. Һәм иргә чыга алмаган җилбәзәк-кәнтәй хатыннар, сөрсеп беткән кызлар Ерак Көнчыгышка агыла. Ә аларны кыстап-өндәп һәм озатып йөрүче Хетагурова Ленин ордены белән бүләкләнә.
Ярый, үз язмышыма күчим.
Иртән, комендант килүгә, кая барасын белештем. Яңа гына оешкан ракетачыларның корпус штабы Кызыл елга исемле җирдә, автотранспорт училищесы янында урнашкан икән. Автобус белән уң ягымнан дендропарк вә җиләк-җимеш совхоз бакчасын узам. Корпус табибы, Читадагысы күк,
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
163
чираттагы ялында икән. Аның кайтуын көтәргә туры килә. Монда төрле төбәк- округлардан күчерелгән офицерларга бер казармада вакытлыча ике катлы тимер сәкеләр тезеп куйганнар. Төрле хәрби частьларны кыскартканда, булдыклырак офицерларны ракетачылар частьларына юллаганнар. Н. Хрущёвның мотопехота вә башка частьларны кыскартуы ракета гаскәре файдасына булган икән! Монда инде халык күп җыелган, язмышларын хәл иткәнне көтәләр.
Аннары кайсы-кая китәсе. Биредә капитан Завгородный һәм лейтенант Александровны очраттым. Беренчесе, кайда нинди урыннар булуын белешсә дә, сер бирмәгән була. Кыек юл белән йөргәнем юк әле һәм йөрмәм дә! Бер тәүлектән соң мине кадрлар бүлегенә чакырттылар. Моннан 65 чакрымдагы частька мине өлкән табиб урынына Мәскәү боерыгы буенча билгеләгәннәр икән. Ләкин анда фатирлар әле төзеләсе генә. Юк, мәйтәм, фатирсыз иза чигеп туйдым, миңа фатирлы урын бирегез, дим. «Менә Белогорск шәһәре артында, Возжаевка полустанкасында фатирлы, кечерәк хәрбиләр гарнизоны бар-барын, ләкин сез бит Мәскәү боерыгы белән өлкән табиб итеп билгеләнгәнсез инде! Түбәнрәк урынга төшерергә хакым юк. Аннары аларны да бер елдан соң тайгага күчерәбез!» — ди кадрлар бүлеге начальнигы. Ярар, мәйтәм, кечерәк, ләкин фатирлы урын булсын. Үгетләп карый, мин күнмим. Яңа эшне кечкенәрәк урыннан башлап җибәрсәң, бәлки отышлырак та булыр дип уйлыйм. Ахырда Белогорск (искерәк исеме «Куйбышевка Восточная») дивизиясенә юлларга булдылар. Шулай итеп, майор урыныннан баш тартып, капитан урынына ризалаштым. Әле капитан мәртәбәсен аласы бар, аннары гына дүрт ел майор йолдызларын көтәсе. Вакыт бар. Аңарчы ниләр булып бетмәс. Әрҗәсе тәмам какшап, төеннең баулары суырылып-бушап калган багажымны Возжаевкага юлладым. Бусы инде өченче мәртәбә адрес үзгәртүем! Менә ул хәрбиләрнең тормыш рәвеше!..
Буш вакытымны заяга уздырмыйча, өч көн шәһәрне, мәгърур Амур елгасын карап йөрдем. Ике үзәк «фирменный» рестораннарында (берсе — «Уссури», икенчесе «Восток» исемле) сыйландым. Төрле диңгез хәзинәләре пешереп салынган салатлары миңа тансык булгангадыр инде. Тәмле үзе.
Треплангалы борщлары да шәп иде. Тагы кайчан шундый юньле аш- ризыкларын ашарга туры килер, эләккәндә сыпыртып калырга кирәк.
Амур елгасы искиткеч киң һәм тирән икән. Менә ул борынгы вальска кергән һәм «Өч танкист» җырында яңгыраган дәрьялы як! Киноларда күргәнем һәм җырын байтак җырлаганым бар, әмма үз күзең белән күрүгә җитми инде. Академияне тәмамлаганчы, бу якларда булачагым башыма да килгәне юк иде. Амур елгасының вә мондый Ерак Көнчыгыш җирләренең тәэсирләре тирән булды. Бигрәк иркен як. Китәсе көнне «тайфун» исемле явымлы давыл башланды. Якты көне тәмам караңгы төнгә әверелеп, шәһәрне туфан суы басты диярлек. Тыгыз вә куәтле җил аяктан егарлык!..
Инде Хабаровскидан кире көнбатыш ягына, тулы сулы Амур аша озын корыч күпердән дөбердәп чыгып, поездда Белогорскига таба юл тотабыз. Уң яктан шактый биек текә тау өстендә «Волочаевка көннәренә» багышланган мемориалны ерактан күреп узабыз. Партизаннар төбәге... Аннары сул яктан бер-бер артлы Еврейлар автономия өлкәсенең Биробиджан, Бира, Кульдур вә Шмаковка станцияләрен үтәбез. Кульдур ул — Саки шифаханәсенә, ә Шмаковка Боржомига тиң курортлар. Хәрби округ шифаханәләре. Автономия өлкәсендә яһүддәр бик аз, диләр. Алар бу ярымонытылган, тормыш яклары юньләп көйләнмәгән җирләргә үз ихтыярлары белән килеп ояламаганнар шул, Мәскәү, Ленинград, Киев, Минск, Одесса, Ялта кебек калалар булганда! Шмаковкада элек ирләр монастыре булган. Шушында инде утызынчы елларда Мәскәүдән яһүд партократларын Сталин боерыгы буенча колхоз-совхозлар оештырырга юллаганнар. Хәрби частьларны һәм эшчеләрне азык- төлек белән тәэмин итәргә кирәк ич! Бер мәзәктә әйтелүенчә, тиздән Мәскәүгә 168
ӘНӘС ХӘСӘН
мондый телеграмма сукканнар, имеш: «Колхозлар оештырдык, колхозчыларны җибәрегез!» Булыр да ул яһүдләрдән! Хәзер исә: «Еврейлар автономиясенә еврейлар җибәрегез!» — дисәң дә була...
Белогорск зур урыс авылын хәтерләтә. Калага архитектор тәтемәгән. Берничә ике катлы кечкенә таш биналары бар. Берсендә, гадәттәгечә, партия шәһәр комитеты, икенчесендә дивизия штабы, өченчесендә мәктәп, дүртенчесендә ресторан. Калганнары бер катлы гади агач өйләр. Урамнары пычрак, кибетләре ярлы. Шәһәрне бер яктан урап сай гына тонык инеш ага. Яңгырлардан соң шактый зур елгага әверелә, диләр. Ә җәйге эссе көннәрдә бөтенләй кибеп, төбе калкып чыгып, ләмле җирләре барлыкка килә икән. Үзендә әрсез вә талымсыз ратан исемле, бичок сымак, балыклары да бар. Шунысы кызык: елга корыганда, ләмгә күмелеп исән калалар икән!.. Һәр як табигатьнең үзенчәлекләре була шул. Рестораннарында (гади генә ашханә) тамак туйдыргач, штабка киттем. Кадрлар бүлегендә капитан Малыгин «шәхси эш»емне карап гаҗәпләнде. Анда хезмәт урыным «өлкән табиб» дип билгеләнгән ич! Бирегә үзем теләп килдем, дидем. Ярый, ди бу һәм Возжаевкага шалтырата. РТБны сорый. Аны шулай сер итеп, «Ракетно-техническая бригада» урынына «Ремонтно-техническая бригада» дип атыйлар. Андый ысулны «легенда прикрытия», диләр. Чынбарлыкта стратегик ракеталар полклар карамагында, ә аларның үтә хәтәр атом-төшле башлары («головная часть» — ГЧ) — РТБ кулында, РТБ хезмәткәрләре аларны тоташтырып, вакытлары җиткәндә тикшереп яки алмаштырып торалар һәм махсус залда («технологик зал») икенче залпка запасларын тоталар. Мин менә шул РТБ табибы инде. Ике сәгатьтән соң мине алырга җиңел машина белән килделәр. Утырып киттем. Возжаевка үзе бәләкәй генә полустанок. Тиз йөрүче поездлар нибары ике минутка гына тукталалар. Шул арада офицерлар вагон-ресторанга тәм-томнар, аракы-сыра алырга керәләр. Тимер юлның, көнбатышка таба барганда, сул ягында — шыксыз авыл. Авыл артында — алты моторлы Мясищев бомбалаучылар аэродромы һәм совхоз басулары. Анда яшелчә вә соя борчагын чәчеп үстерәләр. Соядан дүрт йөз төрле ашамлык хәстәрләргә була, диләр. Томат шулпасы әрчелгән соя кәнсирләрен байтак ашаганым бар, туклыклы һәм тәмле ризык. Тик әрчелмәгән борчагы оныннан күңелгә авыррак исе килә. Шуңа күрә аның исен бетереп, «дезодорировать» итәләр. Анысын да крафт капчыклары белән Прилукига, хәрби ашханәләргә китерәләр һәм кыздырып соус-подливкаларын әзерлиләр иде. Соңрак соя маена да ирештек. Анысы да күңелгә авыррак иде.
Тимер юлның уң ягында хәрбиләр шәһәрчеге сугышка хәтле корылган. Элек анда хәрби очучылар һәм техниклар яшәгән. Кечкенә җир аэродромы һәм ике моторлы самолётларны төзәтә торган хәрби завод бар. Янәшәдә мәхбүсләр колониясе... Шәһәрчектә дүрт-биш катлы биналар. Аларда хәзер полк һәм РТБ офицерлары яши. Бер урамны ике фатирлы таш коттеджлар тәшкил итә. Аларны да офицерлар өчен төзегәннәр. Кайберләре буш. Фатир кирәк, дигәч, берсенә мине илттеләр. Ике бүлмәле, чоланлы, мичле фатир. Ул миңа бик суык һәм шыксыз булып күренде. Моны җылытыр өчен яга-яга эт булырсың! Ә ташкүмерен-утынын каян юнәтәсе? Юк, мәйтәм, барып чыкмас. Теге дүрт катлы, җылыткычлы йорттан сорарга кирәк, дим. Нәкъ берсенең каршында — ике катлы агач лазаретыбыз. Чемоданымны һәм төенчегемне тотып шунда юнәлдем. Төнне лазаретта уздырдым. Иртән РТБ штабына барып, командирга күрендем. Кызыл чырайлы, Орёл фамилияле полковник. Эчәргә ярата, ахры. Командирлар безне сыныйлар, ә без — аларны... Маңгаенда кыйпылчык ярасының җөе. Сугышта булган. «Атның — артыннан, ишәкнең — алдыннан, ә командирның һәр ягыннан саклан!» — дисәләр дә, Орёл ярыйсы кеше булып чыкты. Венгриядә, Балатон күле янында яраланган! Шунда чолганышка эләгеп, сазлыкта ятып, аяк бармакларын өшеткән. Бирегә Уссурийсктан (Элегрәк
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
165
Ворошиловск) — танклар төзәтүче заводтан килгән. Шул танклар заводында хезмәт итеп, аның начальнигы булып, папахасын да киеп алган. — Полковник начальник урынына ничек билгеләнүе турында кызык итеп сөйләгән иде.
Әлбәттә, башта берәү дә начальник булмый. Завод начальнигының урыны бушап калгач, моны Хабаровскка, Округ штабының Хәрби Советына чакырталар. Анда инде безнең братваны киңәшмәгә чакырткан булып, йә пешекләп чыгаралар, йә югарырак күтәрәләр... Бу яңа киемнәрен киеп бара. Хәрби совет утырышы башлана. Бер мәлне моны да чакырып кертәләр. Командующий һәм Совет әгъзалары моның белән сөйләшергә керешәләр. Дөресрәге, партия сәясәте турында, устав буенча сораулар яудыралар, завод хәлләрен төпченәләр. Полковник урынына ярау- ярамавын сыныйлар. Ахырда генерал (политбүлек начальнигы): «Пушкин кем ул?» — дип сорый. Бу, андый, хезмәткә кагылмаган һәм һич көтелмәгән сораудан бераз югалып кала да: «Бөек рус шагыйре!» — дип җавап бирә.
Җавабыннан соң үзе: «Хәзер әсәрләрен сораштыра башласалар, харап булам!» — дип уйлый. Ләкин шундый «авыр» сорауга җавап бирә алгач, тегеләр канәгать калалар. Һәм бушаган урынга утырталар. Менә шул Орёл белән сөйләшеп утырабыз. РТБда штат тупланып бетмәгән әле. Офицерлары һәм солдатлары да җитәрлек түгел. «Сездә теге хәтәр нәмәстәләр бармы?» — дип, ГЧларга ишарәләп сорыйм. «Булсалар да, аларның бер куркынычлары юк! Мин үзем Тоцкое полигонында чын атом бомбасын шартлаткан хәрби уенга катнашкан кеше. Үземә бер нейтроны эләксә-эләккәндер. Саулыгыма әле дә зарланмыйм!» — ди. Әллә шулай үзен юаткан буламы, әллә атом нурланышына сай акылы белән җиңелчә карыймы? Әлегә аның ни икәненә бик күпләр төшенеп бетмәгәннәр.
Ул әйткәнчә, алай ук «пүчтәк» булмаган шул. Оренбург өлкәсенең «Тоцк» полигонында маршал Г.Жуков җитәкчелегендә 1954 елның 14 сентябрендә үтә зарарлы хәтәр хәрби уен үткәрелә. Анда самолёттан 20 килотонналы атом бомбасы ташлана. Ул 500 метр биеклектә шартлый. Шуннан соң «кызыллар» «зәңгәрләргә» зарарланган җир аша «һөҗүмгә» ыргылалар. Шул хәрбиләрнең бик күбесе нурланып, тора-бара чирләп үләләр. Исән калганнары да саулыкка туймый. Бу — табигатькә вә адәмгә каршы кылынган тиңсез җинаять. Бернигә дә карамыйча, СССРның чын-чынлап атом сугышына хәстәрләнә башлаган чагы бу. Моңарчы Яңа җирдә, Якутиядә, Новосибирск өлкәсендә, Уралда, Әстерхан өлкәсендә, Казакъстанда һ.б. җирләрдә — барлыгы ике йөзгә якын атом сынавы үткәрелә. Күбесен халык хуҗалыгы мәнфәгатенә сылтап шартлаталар. Шулай булгач, зарарланмаган җирләребез калмаган диярлек. Әле дә мондый аяныч серләрнең күбесе ачылмаган һәм картага төшерелмәгән! Нәфрәтләнеп уфтанырга гына кала. Мондый җирләрне халыктан яшерү — кылган җинаятьләрнең рецидивы. Инде без чирләми кем чирләсен? Җинаятьче сәясәтчеләр кул астында яшибез ич. «Салкын сугыш мәҗбүр итте!» — дип акланган булалар. Юк, КПССның акылсыз сәясәте бу!
Орёл миңа дүрт катлы йортта РТБның элекке табиб бүлмәсен билгеләде. Шуннан соң яңа вазифамны үтәргә керештем. Миннән бер ел алданрак укып чыккан Зайцев медпунктны да оештырып ачмаган, санинструкторларның да хәстәренә тотынмаган, офицерларның һәм солдатларның медицина кенәгәләрен дә җыеп алмаган. Ә аларның саулыкларын тикшереп, шул кенәгәләргә язып куярга кирәк ич.
Чирләүчеләр була калса, лазаретка гына ияртеп китә икән! Әйтерсең, алты ел буена аны шуның өчен генә укытканнар! Булдыксыз лыгырдык нәмәстә үзен эре тоткан була тагы! «Яшь белгеч хатыныма монда эш юк, дипломы югала, бүтән урынга күчерегез!» — дип колак итләрен ашап, командованиене йөдәтеп бетергән. Инде аны менә Кызыл елгага күчерәләр. Тик ул киткәнче миңа тагы да яхшырагы — икенче каттагы иркенрәк бүлмә бушады. Анысын Уссурийскига китәсе Баландин бушатты. Диваннары кыйбатка төшсә дә, шунда ук сатып 170
ӘНӘС ХӘСӘН
алдым, ә Зайцевтан — керогазын һәм чиләген. Өстәлне һәм табуреткаларны частьтан китерттем дә багажымны алдым. Шулай итеп торыр урынлы булдым. Фатир үзе — өч бүлмәле, икесендә майор Мызников хатыны һәм ике малае белән яши. Аш бүлмәсе уртак. Ванна һәм бәдрәф бүлмәләре бар, ләкин сантехникасы корылмаган, канализациясе юк. Җиренә җиткереп эшләргә куллары һәм акчалары җитмәгән! Су урам колонкасында. Гомуми бәдрәф тә урамда. Бу хакта бер чит ил дипломатының сүзләрен гәҗиттә укырга туры килгән иде. Ул, бездән ачы көлеп: «СССР ул — космик ракеталар вә җир бәдрәфләре иле!» — дигән. Бик дөрес әйткән, чукынчык! Мондый контраст адәм файдасына түгел инде. СССРда кешенең кадере булмады, аның шәхси мәнфәгатьләре беркайчан да артык санга сугылмады. Әнә шул такталардан әмәлләнгән бәдрәфтә кырык градуслы суыкта ыштаныңны төшереп утырып кара! Без ирләр чыдарбыз да ди, ә хатын-кызлар ничек түзсеннәр?! Ярый әле мич ягасы түгел, батарейлары бар. Аш-суны керогазда хәстәрләргә була. Миче бар барын, тик әлегә аның беребезгә дә кирәге юк.
Бүлмәм җылы һәм якты, түшәме биек, идәне такталы, тәрәзәсе лазаретка карый. Беренче катта кечкенә китап кибете. Эшкә, кибеткә, клубка, мунчага һәм ашханәгә йөрергә якын. Яңа урынга ияләшеп өлгермәстән, көннәрнең берсендә без — өч офицер һәм ике старшина — Владивостокка рекрутларны алырга киттек. Миңа Владивосток, андагы Алтын Мөгез култыгы, баш урамнары, яр буйлары, кибет- рестораннары, вокзалы һәм һәйкәлләре бик ошады. Ресторанга кереп ашап чыктык. Кит итеннән пешерелгән котлетлар һәм гарнирга пешерелгән диңгез кәбестәсен бик ошатып бетермәсәк тә, талымлап торырлык ара юк. Тын океан камбаласы монда тавык ите урынына кулланыла икән. Ризык кытлыгы үзен сиздерә башлаган чак. Пешекчеләр һәм аш ташучылар масаеп, хәрбиләрнең кесәләрен селкетергә остарып беткәннәр. Сүз әйтер хәл юк икән. «Хәзер үк патруль-милицияне чакыртабыз!»
— дияргә күнеккәннәр. Мондый урынсыз тәкәбберлекләре хакында биредә әле дә бер вакыйга турында риваять итеп менә ни сөйлиләр. Имеш, «Алтын мөгез» ресторанына бер төркем ирләр кереп утыралар, берничәсе кара тутлы кавказлы икән. Байтак көтеп утыра болар, әмма яннарына килүче күренми. Ниһаять, ак алъяпкычлы бер капкорсак алларына меню салып китә. Кыскасы, бездә
— ресторан, маңгай бетләре — аракы-шәраб теләмәгәннәрне чүпкә дә санамыйлар һәм боларны да шактый изалыйлар. Ахырда болар шикаять кенәгәсен таләп итәләр. Анысын да киреләнеп бирми маташалар. Менә кечерәк, кәкре борынлы бер әрмән нидер яза һәм мөдирне чакырта. Анысы чыкмый. «Чыкмаса, прокурорга чакыртабыз!» — дигәч кенә чыга теге. «Укыгыз!» — диләр. Теге укымый. «Язгансыз икән, инде сыпыртыгыз!» — ди һаваланып. Тегене култыклап: «Юк, укыгыз!»
— диләр төшемле итеп. Теге укый: «Весь обслуживающий персонал во главе с директором уволить! Микоян», дип. Директорның күзе акаеп, атылып чыгарга җитә. Микоян ул чакта — наркомпищепром. Шуннан соң бүтән рестораннарны да кем икәннәрен онытканнардан әрчиләр. Хәзер исә мондый эш бер Микоян хәленнән генә килмәс иде.
Шулай, биредә табигать матур булса да, тормыш шартлары бик камил түгел икән. Һавасы бик дымлы, шкафлар да, хәтта кием-салым күгәрә, диләр. Бәяләр кыйбат. Монда барысын да ерактан китерәләр бит.
Владивостокның өлкә военкоматыннан безне Уссурийскига юлладылар. Уссурийск яшел бакчалы, күбесенчә бер катлы иске, тыныч кала. Кояшлы җылы көн иде. Тирә-юньдә күмер шахталары һәм терриконнар күренеп тора. Безгә шахта бистәсенең малайларын бирделәр. Мин кайберләренең саулыкларын тикшереп, кире кактым. Кайтканда алар белән шактый чиләндек.
Старшиналар калтыранып аракылы шешәләрен рельсларга бәргәләделәр. Хәер, мунча кертеп, чәчләрен китәреп, хәрби киемнәрен кидергәннән соң, аларны тиз кулга алдылар. Һәркайсын карап, медкенәгәләрен яздым. Казарманың
167
бер бүлмәсендә медпункт ачтым. Кирәк-яраклар белән җиһазландырдым һәм аптекадан дарулар китердем. Офицерларга һәм солдатларга тиешле ун сәгатьлек ВМП (военно-медицинская подготовка) дәресләрен укытырга керештем. Өйләдән соң авыруларны кабул итәм.
Орёлның гаҗәпләнүеннән күзе дүрт булды. «Менә ничек эшләргә кирәк икән!» — дип ычкындырып җибәрмәсенме! Ялкау, кулын кесәгә тыгып йөргән Зайцевтан ул моны күрмәгән шул. Дивизия табибы подполковник Братаненкодан санинструкторлар сорый. Миңа алар дүртәү тиеш. Ләкин ул махы биреп, дивизиядән бер генә солдатны да Уссурийскига — санинструкторлар мәктәбенә юлламаган икән! Инде аларны үзебезгә әзерләргә туры килә. Әлегә булышырга үземә ике солдат алдым. Орёлга медпунктка тиешле сан. Машинасы — «УАЗ-451 А»сын югарыдан сораткан кәгазь яздырдым. Лазарет вә полк табиблары белән танышып, уртак тел таптым. Атнасына бер тәүлек лазаретта кизү торам. Анысы үземә тәҗрибә өчен кирәк. Шулай, барысына да тиз ияләштем. Әйтерсең, гаскәрдән алты ел аерылып тормаганмын! Шунысы мөһим: гарнизонда офицер гаиләләре үзара тату, бер-берсен якын итеп яшиләр. Үзенчәлекле зур бер гаилә булып дисәң дә була. Шуңа күрә биредәге тормыш җиңелрәк тоела. Тик менә үземнеке тулы түгел шул. Кайбер яшь хатыннар миңа күз салгалыйлар үзе . Ә берсе , ире өлкән лейтенант Добрынин командировкада чакта, чиргә сабышкан булып, мине чакыртты. Һәр гарнизонда андый дәртле җилбәзәкләр табыла инде ул. Добрынин — моның икенче ире, беренчесе — очучы, һәлак булган. Керсәм, ул шәрә килеш елмаеп җәелеп ята! Әйтерсең, Рембрандның Данаясы Зевсны көтеп ята! Ак кабарынкы тәнен җентекләп тикшергәннән соң, билгеле, бернинди чирен дә тапмадым, «воспаление хитрости»дан гайре. Мине әллә хатын-кыз күрмәгән дип белә инде?
Тормыш якларына килгәндә, военторг кибетендә сайлап алырлык әлләни ризык юк. Ни китерәләр — халык шуны сыпыртып ала. Пешереп йөрисем килми инде. Чәй генә кайнатып, Болгария конфитюры белән ак майлы күмәч ашыйм. Күбесенчә ашханәдә пешерелгән ашларын тикшереп тукланам. Ә кайчакларда Возжаевка ашханәсенә барып киләм. Анда рәтләре юк, шакшы. Даими тикшереп торучы, күз-колак юк чөнки. Әй, ул Рәсәйнең «гражданка» дагы гади ашханәләре! Ярты халкыбызның ашказаннарын яраксыз ашамлыклары белән бозып бетерделәр. Аларда җыен угрылар һәм ялкау йолкышлар эшлиләр бугай.
Менә кинәт карлы, салкын җил-буранлы кыш бөтен мохитне яулап алды. Күз яшьләрен сыгып, колак-борын-яңакларны өшетә. Төнлә саргылт вә зәңгәрсу йолдызлар чекерәеп калкалар һәм күз кысышкандай җемелдәшеп торалар. Калкурак аэродром тирәсендә җил каршы себереп, җирне шартлаганчы туңдырды. Бу аэродромга сирәк кенә кечерәк һәм ике моторлы таушалган самолётлар яңартылырга килеп төшә. Тимер юлдан моторларын да китергәлиләр.
Монда тормыш бертөрлерәк. Буш вә озын кичләрдә клубка кино карарга йөрим. Фатирда үземә генә күңелсез. Клуб шыгрым тулы була. Офицер хатыннары киенешеп, үзләрен күрсәтергә һәм башкаларны күрергә ирләре белән шунда килми, кая барсыннар? Телевизорлар әле берсенең дә юк диярлек. Ял көннәрендә вагон-рестораннарны каршыларга җыелышып чыгалар. Автобус белән Белогорск кибетләрен дә айкап кайталар. Хәтта Благовещенск каласына да поездга утырып баргалыйлар. Минем андый йомышларым юк.

Кырым
Дәвамы киләсе санда