Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Мөселманнар
Җиргә Иман гүзәллеге иңсен өчен,

мәҗүсилек-наданлыкка чик куярга

Аллаһ бирде үз әмерен Рәсүленә —

ышанычлы сөйгән колы Мөхәммәдкә...
Шул көннәрдән мөселманнар күңеленә

саф нур чәчә гарәп иле, шәһри Мәккә...
Бу изге җир лаек чиксез мәхәббәткә -

адәмнәргә юл яктырта киләчәккә.
Мөселманнар — сабыр халык, фида җаннар —

Матурлыкны, Тынычлыкны яхшы аңлар!
Кем акыллы — үткер күздән дөнья багар —

Мөселманда ышанычлы дусны табар!
Ир гомере — ел гомере — фасылларда.

Коръән сүзе — Аллаһ сүзе — гасырларда...


Безнең язмыш
Ходай безгә шундый язмыш биргән —

Теләмичә риза булырга:
Илне ташлап Җиргә таралырга,

Баскыннарга фида булырга...
Ходай безгә куәт-гайрәт өргән:

Көрәшләрдә исем акларга,

Кавемеңнән сеңгән иманыңны

Җаның-тәнең белән сакларга!
Максатыбыз түрдә — якты, изге:

Тарихлардан сабак алырга

Киләчәккә яңа юл салырга —

Бөек халык булып калырга!