Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН (дәвамы)

Госман Бакиров
(1896-1982)
Татар балалар әдәбиятында озак еллар эшләгән Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында Татарстан Республикасының хәзерге Арча районы Югары Курса авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1912 елдан күрше авылда башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1915 елда аны солдатка алып, Беренче империалистик сугышка озаталар. Ул Украинада Австрия-Венгрия гаскәрләренә каршы барган сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Австрия-Венгриядәге Дебрецен шәһәрендә әсирлектә була.
Ватанына кире әйләнеп кайткач, балалар укытуын дәвам иттерә. 1922 елда Казанга килә. Монда ул Г.Тукай исемендәге балалар йортына укытучы-тәрбияче булып эшкә урнаша, анда гражданнар сугышыннан кайткан курсант, яшь язучы Афзал Шамов клуб мөдире булып эшли. Алар дуслаша һәм шул елларда ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый: балалар өчен хикәяләр, пьесалар язалар, аларны шунда сәхнәләштерәләр. Балалар белән стена газеталары һәм кулъязма журнал чыгара башлыйлар. Казанда пионерлар оешмасы төзү эшендә актив катнашалар.
Афзал Шамов — балалар газетасы — «Яшь ленинчы»ның беренче санын әзерләүдә катнашкан язучы. Алар Госман Бакиров белән шул газета битләрендә мәкаләләрен бастыралар.
Госман Бакиров Җир төзү техникумының кичке бүлеген тәмамлаганнан соң, 1929-1937 елларда «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли, аннары Көнчыгыш педагогия институтын тәмамлагач, 1940-1942 елларда Татгосиздатта (хәзер Татарстан дәүләт китап нәшрияты) дәреслекләр һәм методик кулланмалар редакцияли.
Афзал Шамов Казан дәүләт университетының рабфагын, аннары Беренче Мәскәү университетының әдәбият һәм сәнгать факультетын тәмамлап, 1931 елның мартыннан Татарстан дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторында җаваплы редактор һәм өлкән редактор булып эшли.
1942 елның 18 ноябрендә Госман Бакиров фронтка китә.
Г.Бакиров истәлекләреннән: «Якын дустым Афзал Шамов та озата килгән. Ул, минем кулымны кысып:
— Тиздән мин дә китәм. Канэчкеч дошман һаман түргә үрмәләгәндә, монда ничек түзеп ятарга. Китәм мин дә, сау бул, дускай, исәнлектә күрешик! — дип калды.
Безне Ижевск шәһәренә алып килделәр, сугыш эшенә өйрәтергә тиешләр икән. Частьларга бүлделәр... Мине миномётчылар частена билгеләделәр.
Көне буе урманда өйрәнүдә булабыз. Баракка кайткач, миномётларны сүтеп җыябыз, шулай итеп аның бөтен «серләрен» өйрәнәбез. Мине политрук ярдәмчесе 

итеп куйдылар. Кичке занятиеләрне мин үткәрәм, стена газеталары чыгарам. Эш җитәрлек...
Сталинград тирәсендә дошманга каршы каты һөҗүмнәр башланган. Эшләр ашыгыч. Безгә дә чират килеп җитте. Эшелонга төялеп юлга чыктык...
Сталинградка якынлашып киләбез...
Безнең юл Сталинград аркылы үтмәде. Сталинградта чолганышта калган немец гаскәрләре тар-мар ителгән иде инде...
1943 елның 1 маеннан башлап 120 миллиметрлы миномётта — полк миномётында орудие командиры булып эшли башлыйм. Ватаным тапшырган бу бурычны намус белән үтәргә тырышам.
Оборонада ятканда, партия миңа яңа бурыч тапшыра: батареядә мин партия оештыручысы булып эшли башлыйм. Без хәзер — Беренче Украина фронты сугышчылары.
А.Шамов та миннән соң күп тормаган, үзе теләп фронтка китеп барган икән. «Фронт газетасында эшлим, алдынгы сызыкка кадәр барып, батыр сугышчылар белән бик еш очрашам», дип яза ул...
1944 елның 20 марты. Дошманнан чистартылган Тарнопольгә барабыз. Фронт хәзер Тарнопольне үтеп, алга китте».
1944 елның 21 маеннан Госман Бакиров — Беренче Украина фронтында «Ватан намусы өчен» газетасы редакциясендә хәрби корреспондент.
Госман Бакиров үз башыннан ике сугышны кичерә һәм икесендә дә кулына корал тотып Ватаныбызны немец илбасарларыннан саклауда катнаша. Беренче империалистик сугышта ул патша армиясенең гади бер солдаты гына булса, Бөек Ватан сугышында инде ул подразделение парторгы, аннары фронт газетасы корреспонденты, Иделдән Одерга кадәр данлы җиңү юлын үтә ул. Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Берлинны яулаган өчен», «Праганы азат иткән өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соң ул Казанга кайта, яңадан нәшриятта эшли башлый. 1945 елдан 1956 елга хәтле дәреслекләр редакциясе мөдире. Госман Бакиров 1982 елның 12 мартында Казанда вафат була.
Афзал Шамов 1943 елның 9 февралендә үзе теләп фронтка китә һәм татар телендә чыга торган «Алга, дошман өстенә» газетасында хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Бу газета башта Калинин фронтында чыга, аннары Беренче Балтыйк буе фронты карамагына күчә. Капитан Шамов авыр һәм данлы тарихи юл уза. Духовщина (Смоленск өлкәсе), Невель (Великие Луки өлкәсе), Витебск, Полоцк, Паневежис, Шауляй, Мемель (хәзерге Клайпеда), Кёнигсберг (хәзерге Калининград), Пиллау (хәзерге Балтийск) шәһәрләре аша үтә.
1945 елның 5 июнендә «Алга, дошман өстенә» газетасының татар редакциясе тулысынча Байкал арты фронтына күчерелә. Япон империалистларына каршы сугыш хәрәкәтләре башланыр алдыннан, бу фронтта «Суворовча кысрыклау» исемле татар газетасы оештырыла. Бу газетаның хәрби хәбәрчеләре Читадан башлап, Монголия далалары, соңыннан каты сугышлар белән Зур Хинган тауларын һәм Маньчжурия кырларын үтеп, Сунгари елгасын кичеп, Маньчжуриянең башкаласы Чаньчуньга, аннары Хабаровск шәһәренә кадәр барып җитә. 1946 елның 27 апрелендә А.Шамов армиядән Казанга кайта. Бөек Ватан сугышы чорындагы шәхси батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971), Икенче дәрәҗә Ватан сугышы (1985) орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.
1949-1950 елларда А.Шамов «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының редакторы, 1958-1962 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе булып эшли.
Әти Госман абый белән соңгы сулышына кадәр бик дус булды. Сугыш елларында дуслар бер-берсенә бик еш хат язганнар. Әтинең архивында Г.Бакировның 21 хаты саклана. Минемчә, хатлар саны күбрәк булырга тиеш, чөнки берничә хат, әти әйткәнчә, «плен төште» ахры. Мин бу хатларны үз искәрмәләрем белән укучылар игътибарына тәкъдим итәм.
ӘЛФИЯ ШАМОВА
162
Афзал дус! Кичә генә миңа синең җаваплыгың - да чыккан ике нөсхә «Алга, дошман өс - тенә» исемле татарча газета китереп бир - деләр. Газетаны кем җибәргәндер, белә ал-мадым . Синнән хат ала алганым юк. Бер хат җибәргән идем, ул хатыма Гимадиев1 җавап бирде. Синнән хат булмаганга аптырыйм, хат язарга да вакыт таба алмыйсыңмы, әллә шулай туры киләме, шулай да бу хатны тагын язарга булдым. Бәлки ничек тә бер кош теледәй генә хат язарга булдыра алырсың. Газетаны җибәрүегезгә зур рәхмәт. Татарча газета уку миңа монда зур удовольствие. Чөнки монда татарлар юк, татарча газеталар да килми. Ә болай газеталар нормаль килеп тора, үзәк газеталар да килә. Укып барам. Алдынгы линиядә булсам да, газеталар укырга вакыт табам. Иптәшләрдән, туганнардан һәм өйдән бик еш хат алып торам. Гомәр9 10 әле Казанда хезмәт итә, аның язуына караганда, Сәйдәш11 фронтта үлгән. Ә Бичурин12 больницада ятып, туберкулездан үлгән. Фатымадан13 14 да бер хат алдым, рәхмәт аңа. Фронтта хат алуның бәясен ул белгән, җавап яздым. Газетадагы подпись буенча, Гимадиев белән бергә булырга кирәксез. Газета төрелгән кәгазь эчендә А.Ахмәт6 иптәшнең котлау сүзләрен укыдым, димәк, ул да сезнең белән булырга кирәк. Минем аңа язган хатымны син тапшырырсың инде.
Үзем хәзергә исән-сау, искечә дошманны кууда дәвам итәбез. Урыны-урыны белән дошман кискен каршылык күрсәтә, ләкин безнең данлы Кызыл Армия, бөтен каршылыкларын җиңеп, алга баруын дәвам итә. Җәй буе немец бандаларын куып килдек. Сталино15, Чистяковоны16 азат итүдә катнаштым, хәзер Киевны да үтеп киттек. Тау башыннан безнең иске чикләр дә «күренә» инде. Тиздән Берлин морҗалары күренә башлар кебек. Бер ел эчендә үтелгән юллар, күргән картиналар, гомумән, баштан кичкәннәрдән миндә күп кенә материал җыйналды. Фәрештәләр канаты астында исән калсам, бәлки файдаланырга ярар. Хәзерге шартларда язарга бер мөмкинлек юк. Нарат урманы эчендә землянкаларда яшибез. Бик еш күчеп йөрергә туры килә. Хәзергә шунда нокта куеп, кыйтмир бәдүк17 итик.
Гимади иптәшкә сәлам әйтерсең.
Хат көтеп калам.
Бакир 15.12.1943.
* * *
Афзал дус!
Караңгы төн уртасында нарат урманы эчендә немец кабахәтләрне куып барганда, миңа почтальон бер хат китереп бирде; хатның кемнән икәнен белергә мөмкин түгел иде. Яктыргач, миномётны сугыш хәленә куйгач, каты обстрел вакытында хатны ачып
9 Гимадиев - Минһаҗ Гыймадиев (1903-1970), журналист, «Алга, дошман өстенә» исемле Беренче Балтыйк буе фронт газетасының редакторы.
10 Гомәр - Абдулла Гомәр (1906-1974), Татгосиздатның матур әдәбият бүлеге мөдире.
11 Сәйдәш - Сәйдәш Ибраһимов, Татгосиздатның матур әдәбият бүлеге хезмәткәре.
12 Бичурин - Гали Бичурин, Татгосиздатның матур әдәбият бүлеге хезмәткәре.
13 Фатыма - Фатыйма Шамова (1907-1980), укытучы, язучы Афзал Шамовның бертуган сеңлесе.
14 А.Ахмәт -Абдулла Әхмәт (1905-1976), язучы, «Алга, дошман өстенә» исемле Беренче Балтыйк буе фронт газетасының хәрби хәбәрчесе.
15 Сталино - хәзер Донецк шәһәре.
16 Чистяково - хәзер Донецк өлкәсендәге Торез шәһәре.
17 кыйтмир бәдүк итик - саубуллашыйк.
Госман Бакиров (икенче рәттә, сулдан икенче), фронтовик дуслары белән.
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
163
укыдым. Бу хат синнән беренче хат иде, ләкин каршысына җавап язарга мөмкин булмады — без алга киттек. Ике-өч көннән соң мин тагы бер хатыңны алдым. Шул көнне үк җавап язарга тагы мөмкинлек булмады. Менә бүген генә бераз иркенләп хат язарга мөмкинлек туды. Якын дус күреп, җылы язылган бу хатларың өчен сиңа зур рәхмәт. Хатларың укып мин бик шатландым. Сезнең нинди шартларда хезмәт итүегез белән таныштым. Ике мәртәбә сез җибәргән газеталар да тапшырылды, бусы өчен дә зур рәхмәт. Монда татарча газеталар күрү бик күңелле. Чөнки монда татарлар юк диярлек, аз. Татарча газеталар да килми.
Афзал дус, мин бөтенләй башка шартларда хезмәт итәм. Хезмәтем җиңел түгел, нишлисең инде, сугыш шартлары шуны таләп итә, Ватаныбыз шундый киеренке минутлар кичерә, тик шуңа шатмын: һәр көн алга барабыз, көн саен яңа уңышлар казанабыз, авылларыбызны, шәһәрләребезне немец кабахәтләрдән азат итә барабыз. Бу азатлык өчен канлы көрәштә миңа орудие командиры булып катнашырга туры килде. Җәйге һөҗүм башланганнан бирле, өзлексез рәвештә диярлек немецларны куабыз. Яңа елны Житомирда каршы алдык, безнең дивизия Житомирский дивизия исемен алды.
Афзал дус, бу хатым инде сиңа өченчесе булырга кирәк. Фатыма да миңа бер хат язган иде, җавап яздым. Шуннан бирле аннан хат алганым юк.
Гимадиев иптәштән дә бер хат алган идем; җавап яздым. Ләкин Ибрайдан18 19 хат ала алганым юк. Бер хат язган идем, җавабы булмады, хатым ирешмәдеме. Редакция исеменә язган хатым да җавапсыз калды. Үзем Армия һәм дивизия газеталарында катнашам, ләкин русча язарга туры килә. Башка газеталарда катнашканым юк, вакытым да сыйдырмый. Язарга уйлаган нәрсәләр һәммәсе дә план хәлендә. Материал күп. Әгәр сугыш кырларында ятып калмасам, миномётчиклар тормышына бер пьеса кебек нәрсә оештырырга теләк бар, ләкин киләчәк күрсәтер. Хәзергә бөтен омтылыш, бөтен көч немец кабахәтләрне тизрәк тар-мар китереп, җиңеп чыгуга юнәлдерелгән. Дошманны җиңәчәгебезгә нык ышанам, сугышчыларның моңа ышанычы зур, рух күтәренке. Алга таба атлаган һәр адым бездә чиксез зур шатлык, җиңүгә өмет тудыра.
Афзал дус, син анда ялгыз түгел икәнсең, каләм иптәшләрең үз янында, бу зур бәхет. Мин татар дөньясыннан хәзергә ераклашыбрак торам, язучылар хәленнән бернәрсә дә ишетә алмыйм. Татгосиздаттан күптәннән бирле хат алганым юк. Кемнәр, нәрсәләр эшләп яталардыр, белмим. Әгәр сиңа билгеле булса, миңа язар идең.
Гимадиев иптәшкә, Ш.Маннур11 һәм А.Әхмәт иптәшләргә сәлам әйтерсең. Бу хатны алгач, җавап хаты көтеп калам. Газеталар җибәрүдә дәвам итсәгез, бик шат булыр идем, соңаеп килсә дә, бу газеталар миндә җылы тәэсирләр калдыра, алар ерактан килсәләр дә, миңа бик якыннар.
Өйдән, Гомәрдән хатлар еш алып торам. Сәйдәш һәм Бичурин үлүләре турында язалар.
Хәзергә шунда туктап, сәлам белән,
Госман.
Афзал дус, партиягә керүеңә мин бик шатмын, уңышлар телим, мин рекомендация калдырган идем шикелле. Бүләкләнү шатлыгын уртаклашуыңа рәхмәт.
Г.
3.01.1944.
* * *
Афзал дус!
Синең 12/XII дә язган хатың тапшырылды. Иптәшләрнең минем турыда кайгыртулары, үз яннарына хезмәткә күчерү чаралары күрүләре мине дулкынландырды. Минем күзләремнән яшьләр килде. Ләкин күп вакыт үтте инде, синең хатың да айдан артык вакыт юлда булган. Мәсьәлә минем файдага хәл кылынмаган булырга кирәк, хәерле булсын. Ни эшләмәк кирәк, фронт тормышының авырлыкларын күтәреп, хәзергә бер көйгә бара бирәм. Хәзерге көндә туң җирне чукып чокырларда ятабыз. Хат язарга да мөмкинлек юк. Синең хатың җавапсыз калмасын дип, карандаш белән генә булса да, бу хатны язарга булдым. Әгәр берәр авылга туктап, язарга мөмкинлек туса, иркенләбрәк
18 Ибрай - Ибраһим Гази (1907-1971), язучы.
19 Ш.Маннур - Маннур (1905-1980), язучы.
ӘЛФИЯ ШАМОВА
164
бер хат язармын.
Гимадиев, А. Әхмәт һәм Ш.Маннур иптәшләргә миннән сәлам әйтерсең. Хәзергә сау-сәламәт, кабахәт немецларны кууда дәвам итәбез.
Авыр шартларда булса да партия эшләре алып барам. Полкта партбюро члены булып эшлим. Үзең ни хәлдә? Партиягә член булып үткәнсеңдер инде. Ибрайдан да бер хат алдым. Аның миңа язган хаты кире үзенә кайткач, шуның белән ул миңа хат язудан туктаган булган. Ике мәртәбә синнән газета алдым, рәхмәт, тагы җибәреп торыгыз.
Сәлам белән,
Усман. 23.01.1944.
* * *
Афзал дус!
Синең 4 мартта (нәкъ безнең дошман оборонасын җимереп, һөҗүм башлаган көнне) язган хатың 10 апрельдә кулга иреште. Минем өчен кайгыртып язуыңа бик рәхмәт. Синең белән очрашу миңа мөмкин булмады күрәсең. Хәзергә шул иске хезмәттә. Дошманны бик каты куабыз. Дөрес, бик зур кыенлыкларга да очрыйбыз. 8 март көнендә булган сугышта исән калуыма гаҗәпләнәм, кем бәхетенәдер, азгадырмы, күпкәдерме, кыл өстендә калдым. Гомумән, бу соңгы ике ай бик киеренкелек белән үтте. Тарнопольны20 чолгап алып барылган сугышның авырлыгын, анда кичерелгән минутларны, исән калсам, сөйләргә генә булсын инде.
Афзал, хәзер безнең һөҗүм, нәкъ моннан 29-30 еллар элек минем немецларга каршы сугышкан урыннарда бара, көндәлек дәфтәрем кабатлана. Кем уйлаган 30 елдан соң бу урыннарга килеп, тагы немец кабахәтләр белән очрашырга туры килер дип!
Афзал, бу хатны карандаш белән генә сызгалаганга гаҗәпләнмә, чемоданым артта обоз белән калды, алар авылда ята, ә без кырда!
Без кыш буе авылда бик сирәк кунак булдык. Ә менә бүген кырда булсак та, көн матурланып тора. Чокыр читенә чыгып, сиңа хат язарга да мөмкин...
Афзал, синең хатың белән Р.Ишмурат21 редакциясе астында чыга торган газетаны китереп бирделәр, бу инде икенче мәртәбә. Мин аны сез җибәрәсез дип уйлаган идем, һәм, шуңа күрә, Ишмурат сезнең белән бергә күрәсең дип санаган идем. Бу соңгы хатың буенча, Риза безнең 1 нче Украина фронтында булырга тиеш булып чыга, безгә татарча газеталар килми, шуңа күрә ул турыда хәбәрем дә юк иде. Безнең армейская газета, син уйлаганча, «За честь Родины» — татарчасы Риза чыгара торган газета була алайса!
Ләкин газетаны адреслап миңа кем җибәрә, газета бер ай чамасы килгән. Мин бу хат белән бер үк вакытта Ризага да язарга булам.
Их, Афзал, бар иде Порфировкада22 гамьсез үткәргән көннәр! Шәһәр тормышыннан аерылып, авылда эшләү безнең өчен кыен күрелгән иде, ләкин без анда кунакта яткан икәнбез. Мин ул көннәрне бик сагынам, иске иптәшләр юк; язарга онытканмын — монда безнең дивизиядә Рахимов (Татгосиздат) очрады. Ул да парторг булып эшли икән, дивизионный партактивта очраштык, Капитан чинында. Соңгы көндә исәнлеген белмим.
Хуш, дускай, тагын язармын.
Госман.
11/IV-1944.
* * *
Әфзал дус!
16 мартта язылган хатыңны 15/V да алып укыдым, рәхмәт искә алуыңа. Бик күптәннән бирле синең хатың килми торды, аптырагач, моннан 1-2 көн элек кечкенә генә бер хат кисәге язып җибәргән идем. Алырсың. Хатлар гаҗәп озак йөри, болай булса,
20 Тарнополь - хәзер Тернополь шәһәре.
21 Р.Ишмурат - Риза Ишморат (1903-1996), язучы, «Ватан намусы өчен» исемле Беренче Украина фронт газетасының редакторы.
22 Порфировка - Татарстанның хәзерге Спас районындагы авыл, Болгар шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 20 километрда.
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
165
җавап көтеп торырга туры килмәс, искә алган саен, вакыт сыйдырган саен, кечкенә булса да хат язып торырга туры килер.
Афзал дус, якын дус күреп, җылы язылган хатларың миңа яңа көч, яңа дәрт кертә. Дус-ишләрдән бик аерым яшим мин, татарлар бөтенләй юк диярлек (бер татар егете бар, ләкин ул — әдәби хезмәттән ерак кеше), шуңа күрә фикер алышып, әдәби эшләр өстендә эшләү турында гәпләшеп утырырлык кешеләр гомумән биредә юк. Кайчакта иске иптәшләрне күрү өчен, әллә кайларга барасы килә. Ишмуратов килеп чыгармын дип, адресны сорап хат язган иде, ул да килеп чыга алмый, күрәсең, хатларның озак йөрүе аны тотадыр.
Афзал дус, мин хәзер редакциягә күчеп эшләүдән өметне өздем инде. Синең һәм башка иптәшләрнең минем турыда кайгыртуларына бик рәхмәт. Өлешемә тигән йөкне күтәреп барудан башка чара юк. Бәлки, исән калсам, очрашырбыз. Әгәр мин сугыш кырларында ятып калсам, минем үтенеч: басылган һәм басылмаган әйберләрне карап чыгып (билгеле, төзәтү кертү кирәк булыр), балалар өчен бер җыентык кебек нәрсә оештыруда инициатива күрсәтсәң иде. Бу — кечкенә генә булса да, мин яратып эшләгән балалар, яшь буын өчен бер истәлек булыр иде...
Их, Афзал дус, белсәң иде, яшисе килә! Менә без торган хуторның исән калган чия агачлары хәзер ап-ак чәчәк җибәрә, һәр якта яшеллек, табигать үзенекен итә, гамьсез кошлар сайрый, тирә-юньгә ямь кертә. Ләкин бу күренешнең ямен кинәт туп тавышлары, баш очыннан очып киткән пуля сызгырулары гына боза. Дошманга каршы нәфрәт уяна, аны изеп ташлыйсы килә. Афзал дус, син минем табигатемне беләсең, элек тә мин кеше үтерү түгел, тычкан үтерүгә дә кулым бармый иде. Ә хәзер немец кабахәтләрне өере белән кырып ташлыйбыз, моны, теңкәгә тигән озынборын-черкине сытып ташлагандагы булган бер ләззәт белән эшлибез. Аларның үле гәүдәләре аркылы атлап алга барганда төкереп үтәбез.
Болар турында язмасам да, син аңлыйсың инде, яза башлагач, тыйнаксыз каләм барын да яза бирде.
Афзал дус, нигәдер сез миңа газетаны туктаттыгыз, Ризадан да килми тора, тик минем хатым басылган номеры килмәде, мин аны басылмады ахры дип уйладым.
Гыймадиев, Ш.Маннур һәм А. Әхмәт иптәшләргә сәлам ирештер. Сез тагын кемнәр белән очрашасыз. 4-5 көн генә элек Рахимовны очраттым, сезгә һәммәгезгә сәлам күндерде. Җитәр, землянканы караңгылык басты, күзләр начар күрә. Җыентыгыгыз23 басылып чыктымы, их, күрәсе иде аны!
Афзал дус, кулыңны кысып, сәлам белән калам.
Госман.
16.05.1944 ел
23 Сүз «Нәфрәт көче» җыентыгы турында бара. Анда Калинин фронтындагы батыр татар сугышчылары һәм офицерлары турында очерклар җыелып басылган.
ӘЛФИЯ ШАМОВА
166
V^tU<UW«UWM
Афзал дус!
Мин көтмәгәндә газета
эшчесе булып киттем әле. 18 майда бик ашыгыч телеграмма белән Р. Ишмуратов чакыртып алды. Алар миңа ике айдан бирле берничә мәртәбә хәбәр җибәргәннәр, миңа нигәдер ул чакырулар ирешмәде. Соңгы телеграм-
маны алу белән, җыенып
юлга чыктым, 2-3 көн эчендә
бөтен кирәкле дистанцияләр-
не үтеп, автомашина белән
килен җиттем. Иптәшләр бик
җылы каршы алдылар. Ко -
чаклашып, үбешеп күрештек.
Иптәшләрнең болай үз күрен,
игътибар белән каршы алулары
мине дулкынландырды. Минем
турыда чын күңелдән кайгыртуыңа сиңа да рәхмәт. Мин хәзер бөтенләй икенче дөньяда кебек Яратып эшли торган язу эшендә. Бу хезмәт белән илебез алдында үземне акларга тырышачакмын. Хәзер эшләр белән танышып барам. Материаллар хәзерләшәм. Хәзер без хәбәрчеләр киңәшмәсенә бик нык хәзерләнеп ятабыз. Риза доклад хәзерләде. Мин корреспондент-хәбәрче булып эшләячәкмен. Эшли алырмын дип уйлыйм. Монда килгәч, татар әдәбияты дөньясы белән очраштык. Күп кенә минем өчен яңа булган хәбәрләр ишеттем, китаплар күрдем. Кайбер яңа үсеп килә торган язучылар турында ишеттем. Монда килгәч, минем дә язасым килеп китте. Тик каләм дә тупаслана төшкән, инде бераз язгаларга мөмкин булыр дип уйлыйм.
Тормыш монда ярыйсы гына, культурный гына оештырылган, аерым столоваябыз бар. Үзебез, татар газетачылары, аерым бер йортта торабыз, шунда ук эшлибез. Аның күп кенә уңай яклары бар. Г.Хуҗи16 һәм М.Садри17 иптәшләр мине эшләр белән таныштыралар, булышалар. Алар шактый үскәннәр. Газета өстендә эшләү аркасында күп кенә опытлары бар. Иптәшләр һәммәсе дә офицерлар. Мин хәзергә өлкән сержант булып офицерлар хезмәтен үтим. Киләчәктә офицерлык дәрәҗәсе бирү турында Риза иптәш кайгыртып йөри. Аның уңай яклары бар инде. Риза, Хуҗи һәм Садри иптәшләр кайнар сәлам җибәреп калдылар. Гимади һәм А.Әхмәт иптәшләргә сәлам ирештерерсең инде.
Хәзергә исәнлек теләп, хатымны очлыйм. Хат язып тор. Үземнең кайдалыгымны тизрәк белдерү өчен бу хатны язарга ашыктым.
Хуш, Афзал дус!
Г.Бакир 23.05.1944 ел
Афзал дус!
Типография урнашкан йорт янындагы чия бакчасында өстәл куеп, газета материалларын эшләп ятканда, почта бер төркем хат һәм газеталар белән син җибәргән «Нәфрәт көче» исемле җыентыкны китереп тапшырды. Рәхмәт. Китап белән әле танышырга өлгерә алмадым, эчтәлеген генә карап чыктым, күп кенә материал тупланган. Әйбәт иткәнсез. Ләкин ни өчендер китапның техникасы
16 Г.Хуҗи - Гали Хуҗи (1912-1966), шагыйрь, «Ватан намусы өчен» исемле Беренче Украина фронты газетасының җаваплы секретаре.
17 М.Садри - Мөхәммәт Садри (1913-1999), шагыйрь, шул ук газетаның корреспондент-оештыручысы.
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
167
миңа ошамады. Шундый әйберне бераз игътибар белән эшләгән булсалар, ни булган соң инде. Бу инде Татгосиздатның эшкә салкын каравыннан килеп чыккандыр.
Үзем газета эшләре белән танышып киләм, һәр санда катнашам, ләкин зуррак нәрсә эшли алганым юк әле. Газета эшенә күчкәч, сиңа хат язып салган идем, әле үзеңнән җавап ала алганым юк.
Газета эшен бик яратып эшлим. Минем үзем яраткан хезмәткә күчүемдә, синең тырышлык булды инде. Мин аны бервакытта да онытмам.
Гыймадига, А.Әхмәткә миннән сәлам. Садри, Г.Хуҗи һәм Ишмуратов иптәшләрдән сәлам.
Сәлам белән, Г.Бакир.
6.07.1944.
* * *
Афзал дус!
Җибәргән китабыңны алгач, бер кош теледәй генә хат язып салган идем. Бүген бер кочак хат китереп бирделәр. Ул хатлар иске адрес белән частька килгән булган, шуннан җыеп җибәргәннәр аларны. Менә шулар арасында синнән дә хат бар иде. Әле син минем Риза янына күчеп эшли башлавымны белмәгәнсең. Яңа хезмәткә күчкәч, мин инде дүртенче хатымны язам булырга кирәк. Синең тырышлык бушка китмәде, мин дә үз урынымны таптым. Газета эшләре белән танышып киләм, кызыксынып эшлим. Иптәшләр дә күңеллеләр. Ләкин мин синең белән булсам, тагын да күңеллерәк булыр иде. Афзал, фронтта уңышларыбыз искиткеч зур, безнең данлы гаскәрләребез шулкадәр тиз хәрәкәт итәләр, без стенадагы картаны буяп барырга да өлгермибез.
Афзал дус, сугыш дүртенче елга китте, исеңдәме, без сугышның беренче елында Порфировкада ашлык суктырып яткан идек, ишегалдында саламнан салган «сарай»ны хәтерлисеңдер. Күршеләрнең бәдбәхәт сыеры килеп, төнлә ишеп ташламаганда, без анда бик тыныч йоклый торган идек...
Кайда калды син өйгән салам кибәннәре!
Полтава өлкәсе кырларын үткәндә, кырларда куелган шундый кибәннәрне күргәч, мин синең шул хезмәтләреңне искә төшердем. Алар да бик ерак калды инде, үткән юллар шундый озыннар, күз алдына китерү дә читен! Син, Венгриягә җитәбез, дип минем онытылган истәлекләрне кузгатып куйгансың, әйе, Афзал дус, бәлки таныш мадъяр кызлары белән очрашырбыз...
Ләкин, мин карт кебек, алар да инде икмәкне, бәлки, суга манчып, җебетеп ашыйлар булыр. Их, гомерләр!!! Инде синең белән беренче очрашкан вакытларга күп заманнар үтте, хәтереңдәме, мин сине беренче мәртәбә Яңа бистә белән ике арада, «алтын» бушата торган урында очраткан идем, син ул вакыт шәһәребезнең ышанычлы «алтынчылар»ыннан санала идең, чөнки озын саплы чүмечләр белән тутырылган мичкәләрне һич түкми-чәчми урынына илтеп, хыянәтсез рәвештә бушатуың белән йорт хозяйкалары арасында мактанып сөйләнә идең. Билгеле, минем квалификациям әз иде әле, син миңа башта озын саплы чүмечне ничек тотарга, аны чокыр эченә ничек батырырга һәм чүмечне тулы итеп чумырып алырга өйрәтә идең. Хәтереңдәдер, бервакыт мин чокыр эченә төшеп киткән идем, шулвакыт мине коткару өчен син аякларыңны суздың, ләкин, мин тәҗрибәсезлегемнән, синең аякларыңнан тотасы урынга, чалбар балагыңа ябышканмын, шуннан соң мин чалбарыңны тартып төшереп, сине йорт хозяйкасы алдында оятка калдырган идем. Ярый инде, алар бары да үтте.
Сәлам белән, Госман.
Гыймадига, А.Әхмәткә сәлам. Садрыйдан, Ризадан, Г.Хуҗидан һәммәгезгә сәлам.
Нигә газетагыз безгә килми, җибәрсәгез лә!
12.07.1944.
* * *
Афзал дус!
Яңа авылга күчеп, урам уртасында квартира көтеп торганда, Риза синең хатыңны китереп бирде. Ләкин ул хат миңа бик «кыйбат»ка төште. Риза биетмичә бирмәде,
ӘЛФИЯ ШАМОВА
168
каһәр!
Фронтта уңышлар искиткич зур. Сез дә алга шәп барасыз, әмма без тагын да шәбрәк шикелле. Сезнең белән ярышырга мөмкин. Син бер өер24 фрицны пленга алдым дип язасың. Безнең егетләр — алар сынатмыйлар, молодец! — дип куйдым эчемнән. Каләме очлы булган егетләребезнең сөнгеләре дә үткен шул аның. Әйдә, иш янына куш булыр. Бездә алар хәзер соңгы көннәрдә генә дә күпме инде! Шуларны күргәч, бу кабахәтләрнең дә кулга эләгер көннәре булыр икән, дим.
Афзал дус, син безнең иптәшләрнең бүләкләре турында сорыйсың. Белмим, кайдан чыккан икән ул хәбәр? Бездә хәзергә бары да искечә. Риза белән миндә — чит орденнар, башкаларда юк әле. Мин үзем өлкән сержант булып эшли бирәм шунда, начальник кешеләр кайгыртмый, үзем бу мәсьәләне күтәрергә кыймыйм. Әйдә, үтәр әле, дип йөри бирәм. Газетаның партия бүлеген алып барам.
Нигә безгә газетагыз килми икән?
Гыймадига һәм А.Әхмәт иптәшләргә сәлам әйт. Риза белән Галидән сәлам. Бу хатны чия бакчасында яздым. Иртәгә чыгачак газетаның материалларын хәзерләп утырабыз.
Сәлам белән, Бакир.
27.07.1944.
* * *
Әфзал дус!
Бик күптәннән бирле синнән хат юк. Әллә вакыт тапмыйсың, әллә болай оныттың инде. Соңгы хатымны, әгәр ялгышмасам, июньдә үк язып салган идем, ул хатны бик иркенләп, Порфировкада яткан вакытларны искә төшереп язган идем, әллә андагы шаяру сүзләремә кәефең киттеме, ләкин без синең белән андый гына шаяруларны күтәрә торган идек бит. Сездән хат булмауга ул сәбәп булгандыр дип уйлый алмыйм мин. Бу хатны алгач, бер хат яз әле, мин шуннан үзем аңлармын...
Әле без Садри белән бүген частьта дежур торабыз. Ял көне. Хәзер кино бара. Без редакциябездә утырабыз.
Газетагыз ике айга бер генә номер килде, ә үзебез һәр чыккан номерын җибәрә барабыз, сезгә барып чыгамы, юкмыдыр. Эшләр бер көйгә тәгәри, менә көз җитте, ахры кышларга туры килер. Өйдән хат еш кына алып торам. Бер көе генә торалар шунда. Гомәрдән дә хат килә. Ул әле һаман Казанда ята.
Без монда 1 нче Украина фронты татар сугышчыларының татар халкына җавап хатын оештырып җибәргән идек, Татарстанда аны бик яхшы каршылаганнар. Безнең хатлар русча-татарча аерым китапчык булып басылып чыккан, аннан тыш плакат итеп тә бастырганнар. Редакциягә һәркөн өем-өем хат килә (Татарстан районнарыннан).
Партиягә үткәнсең инде. Эшләреңдә уңышлар телим.
Гыймадиевка, А.Әхмәт иптәшләргә сәлам тапшыр.
Шулай, Әфзал дус, менә карт солдатның хезмәт итә башлавына тиздән ике ел тула инде. Мин болай озак хезмәттә булырмын дип һич уйламаган идем. Казан сагындыра, семьялар, дуслар сагындыра.
Ярый, хәзергә хуш булып торыйк.
Сәлам белән,
Госман.
25.09.1944.
* * *
Афзал дус!
Ашъяулык кадәр кәгазь алып, сиңа хат язарга утырам. Ләкин белмим, ниләр язып тутырырмын икән!
22/XI дә язган хатың 22/XII дә тапшырылды. Нәкъ бер ай килгән! Синнән хат булмауга аптырап тора идем. Әллә, мин әйтәм, болар эш бетереп кайтып киттеләрме, каһәре! Чөнки газетагыз килми. Үзебез һәр номерын җибәреп торабыз. Гомумән, хәзер фронт 24 Әти 1944 елның 30 июнендә Белоруссиядә 7 немецны пленга ала.
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
169
газеталары сирәк килә. Хәзер бездә, Газиз Иделле25 белән «Кызыл Татарстан» эшчесе Фатыйма Галиева. Алар февраль башларына кадәр бездә торачаклар. Без Татарстанның 25 еллыгына бер җыентык бирмәкче идек. Риза шул мәсьәлә буенча Казанга кайтып килгән иде, ул үзе белән шул иптәшләрне алып килгән. Хәзер бөтен коллектив шул эш өстендә эшли. Мин дә кайбер нәрсәләр бирергә уйлыйм. Хәзергә Польшаның бер авылында ятабыз. Фронт «тыныч» тора. Соңгы кышның яртысына җитәбез, май бәйрәмен Казанда каршыларбыз инде.
Казаннан, өйдән хатлар еш алып торам. София26 хәзер мединститутка кереп укый башлаган, авиаинститутта бер ел укыгач, яратмады, чыкты. Хәзер ул үскән инде, рәсемен җибәргән. Аның үсүе картаеп баруымны күрсәтә. Синең Миләүшә27 үсеп җиткәндер инде, хат яза торгандыр, ә Гадилә28 эштән бушамыйдыр, ул болай да хат язарга яратмый иде шикелле. Була бит шундый табигатьле кешеләр. Мин үзем хатны еш алам, дус-ишләр дә язып тора, София да, Гөлсем29 дә (рәхмәт төшсен үзләренә) еш кына хат язалар. Шулай итеп, 2-3 көндә кемнән булса да берәр хат килеп тора.
Үзең нихәл, син майор булгансың инде. Ә мин шул өлкән сержант булып йөри бирәм, старшина итәбез дип язып алган булдылар, әле очы-башы күренми, ә офицер булу өчен сынауга хәзерләнергә кирәк. Без өйләнгәч, төн кыска булды, дигәндәй, хәзер аның шундый мәшәкатьләре бар икән, хәзерләнергә вакыт юк, картайгач, көчәнәсе дә килми, тизрәк сугыш бетеп, семьялар янына кайтасы гына килеп тора. Казаннан килгән иптәшләр сөйләвенә караганда, анда тормыш бераз яхшыра төшкән, базарда азык-төлек нәрсәләре дә арзанайган.
Татгосиздатка тагын Тинчурин30 кайтып эшли башлаган. X.Хәйри31 «Совет әдәбияты»нда эшли икән. Газизнең килүе яхшы булды, ул күп хәбәрләр алып килгән иде.
Тиздән яңа елны каршыларга җыенабыз. Бу инде армиядә 3 нче мәртәбә каршылау була. Гомерләр шулай уза. Үткән юлларны исәпләсәң, акыл җитми. Кем уйлаган бу сугыш шулай озакка сузылыр дип. Инде сугыш башланган көннәр бик еракта артта калдылар. Синең белән колхозда ашлык суктырып яткан вакытлар әллә кайчан булып үткән көннәр шикелле хәтердә калганнар. Ул көннәрдән бирле күп сулар акты, сугыш барышында зур үзгәрешләр булды, безнең гаскәрләр үз илебездән дошманны куып кына калмадылар, Будапештка барып җиттеләр. Инде сугышның бетүен дә күрсәк иде. Зур тарихи эштә катнашучы булып кайтыр идек. Үзең әйтмешли, бергә чүкешеп бокал күтәрер идек (бу эштә без икебез дә ташка үлчим инде!).
Гыймадиев һәм А. Әхмәт иптәшләргә сәлам ирештер, алар ни эшләп яталар, картлар әйтмешли; Риза, Гали Хуҗиев һәм М.Садри, Газиз Иделле иптәшләр һәммәгезгә сәлам язарга куштылар. Газиз бу арада бераз чирләп тора, Польша һавасы килешмәде ахры Казан кешесенә. Ул бер атна чамасы вакыт алдынгы сызыкларга барып, туп төшкән урыннарны карап килде. Үзем монда килгәннән бирле чыгып
25 Газиз Иделле (1905-1985) - язучы, 1944 елның ноябреннән 1945 елның мартына кадәр «Ватан намусы өчен» исемле Беренче Украина фронты газетасы редакциясенә иҗат командировкасына килә.
26 София - язучы Госман Бакировның кызы.
27 Миләүшә - язучы Афзал Шамовның кызы.
28 Гадилә - язучы Афзал Шамовның тормыш иптәше.
29 Гөлсем - язучы Госман Бакировның тормыш иптәше.
30 Тинчурин - Татгосиздат белән идарә итүче.
31 Х.Хәйри - Хәсән Хәйри (1910-1994), әдәбият галиме, тәнкыйтьче.
ӘЛФИЯ ШАМОВА
йөргәнем юк әле, әллә ничек туры килми, яшьләр генә барып киләләр. Күбрәк газета материаллары өстендә утырам. Күп сәлам белән,
Госман.
Хат язып тор, дус! 23.12.1944.
* §§§§§§§§ *
Афзал дус!
Яңа ел белән котлап язган хатың чүт кенә өстенә төшмәде. 4 кенә көн соңарып килде. Шулай да искә төшереп язуыңа зур рәхмәт. Киләсе елны, үзең әйтмешли, бергә каршыласак иде инде, дус!
Үзем искечә кыбырдап ятам, көн дә бертөсле эш белән вакыт үтеп тора. Алдынгы линиягә чыкканым юк. Яшьләр чыгып-чыгып керәләр. Әле күптән түгел Риза да барып килде. Ул яңа елны шунда каршылады. Газиз Иделле әле безнең белән. Аның нинди максатлар белән килүе турында алдагы хатта язган идем шикелле.
Яңа елны иптәшләр белән күңелле генә каршыладык. Монда поляклар яңа елны кызык каршылыйлар икән. Көндезен костёлга барып, гыйбадәт кылып кайттылар. Ә кичен яшьләр, өй саен кереп, төрле тамашалар күрсәтеп йөрделәр, акча жыйдылар.
Казаннан еш кына хат алып торам. Казан үз урынында икән әле. Кайчан Казанны күрәбез инде, сагындырды ул хөрмәтле шәһәребез!
Гыймадига, А.Әхмәткә сәлам ирештер. Бөтен коллективтан барыгызга сәлам.
Кайнар сәлам белән,
Госман. 5.01.1945.
* * *
Афзал дус!
Бик озын итеп язылган хат тапшырылды. Рәхмәт искә алып язуыңа. Хатың килгән көнне ниндидер могжңза белән бер номер газетагыз да килде. Синең «Көзге чәчәкләр»еңне укырга вакыт таба алмыйм әле, бу арада эш күбәеп китте. Садри командировкада, Хужи Иделләр белән Казанга китте. Эш үзебездә генә калды.
Афзал дус, без Германия эченә керә барабыз. Яңадан-яңа шәһәрләр, авыллар үтелә. Ләкин немец халкы качып беткән. Йортларда беркем дә юк. Үзебез хужа булып йөрибез. Йорт жңһазының, чүпрәк-чапракның чиге юк. Бөтен илне талап, бай яшәгәннәр икән кабахәтләр.
Афзал дус, син минем положение белән кызыксынып, офицерлар хокукы белән файдаланасыңмы, дип сорыйсың. Мин һәм башка минем кебек иптәшләр (без бишәү шундыйлар) килгәннән бирле, офицерлар хокукы белән файдаланабыз. 2 350 сум хезмәт хакы алам. Шуннан 1 000 гә якыны өйгә жибәрелә. Безгә, Германиягә килгәннән бирле, марка белән түлиләр. Ул 4 700 марка чамасы.
Безгә дә имтихан бирергә кушалар. Ләкин иптәшләрнең берсе дә аның белән кызыксынмый. Алар кузгалмагач, мин карт башым белән йокы калдырасым килми. Тизрәк сугыш бетүен генә көтәбез.
Хуш, дустым, ашыгычрак булды.
Госман. 18.03.1945.
§§§§§§§§ * *
Афзал дус!
Апрельнең 3 ендә язган хатын тапшырылды. Истән чыгармавыңа бик рәхмәт. Хат язмыйсың, дисең син; мин ара-тирә булса да язып торам шикелле. Минем сиңа ирешмәгән соңгы ике хатым булырга кирәк әле. Ул хатларны синнән хәбәр булмауга аптырап язган идем. Әллә безнең еракка китүнең зыяны инде, хатлар 172
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
171
озак йөри башлады. Кичә генә Гали Хуҗи Казаннан килде. Ул Казан хәбәрләрен китергән. Сиңа күчереп тапшырырлык нәрсә юк, жыентыгына договор төзегән. Кашшаф33 Москвада авырып ята икән, Татарстанның 25 еллыгына хәзерлек салмак кына хәзерләнеп ята, ди.
Афзал, без бу арада бик шәп киттек, безнең фронт инде Берлинда. Риза әле Берлинда, мин бармакчы идем, ул үзе китте. Мин ул кайткач барырга уйлыйм.
Торып-торып тагын сезнең газеталарыгыз килә башлады. Мин җибәргән газеталар сезгә барадырмы? Үземнең хәлем искечә, офицер булып кайта алмам, ахры, хәзерләнеп йөри алмыйм, вакыт та юк. Күңел сугыш бетүен генә көтеп тора. Иптәшләр арасында кызыксынган кешеләр юк. Алар да, сугыш бетеп, тизрәк тыныч хезмәтне генә көтеп торучылар. Бу арала Садрины «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләделәр. Риза белән мин II дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены белән бүләкләндем.
Афзал, синең дә орденнарың бардыр инде, нигә язмыйсың, Гимадиның да шулай ук.
Иптәшләр һәммәсе дә сиңа сәлам әйтергә тапшыралар.
Сәлам белән, карт солдат —
Г.Бакир.
Афзал, «Совет әдәбияты»ң (№10) ничектер синең исемгә безгә килеп төште, мин аны, төзәтеп, сиңа җибәргән идем, нишләр инде, барырмы. Минем анда бер хикәям кебек нәрсәм дә басылган икән.
28.04.1945.
* * *
Афзал дус!
Минем хатым килмәүгә пошынып язган ачык хатың тапшырылды. Хатым тапшырылмауга мин дә гаҗәпләнәм. Ышанасыңмы, ничә хат яздым! Күпме хатлар йөри? Өйдән регуляр рәвештә алып торам. Хат язмый калган көнем юк. Сез ни эшләп ятасыз? Газета эшенә чумып, башка иҗат эшләрең тукталып торамы? Газеталарыгыз бик сирәк кенә килеп тора, аның буенча гына эшегез турында хөкем итүе читен.
Афзал дус, ниһаять, сугыш та бетте бит, малай! Ләкин кайчан кайтабыз инде, без картларның күңеле шунда гына инде. Тормышыбыз — Германиянең зур шәһәрләренең берсендә. Шәһәр матур гына. Яшеллек күп. Торган йортыбыз тормышның бөтен шартларына җайланган. Ләкин, шуңа карамастан, күңел утырмый. Казан сагындырды, семья сагындырды.
Үзебездә артык яңалыклар юк шикелле. Моннан алдагы хатларымда язган булсам да, алар тапшырылмаган булуы мөмкин. Берлин урамнарында сугышлар барганда, Риза, яраланып, инде госпитальда ятып, савыгып чыкты. Хәзер әйбәт кенә йөри. Садрины капитан иттек. Ә мин старшина булып йөрим әле. Шулай кайтырмын, ахры. Риза белән икебез II дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены белән, Садри «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләндек. Мин синең бүләкләрең белән кызыксынам. Син нигә язмыйсың? Буш йөрми торгансыңдыр ич!
Ярый, дус, үзең дә хат язып тор.