Логотип Казан Утлары
Хикәя

Паравыз кычкыртты (хикәя)

Баласы туган таңда ирен фронтка озаткан Рәфыйга түти Зиннурова истәлегенә

Башланганына бер ай үткән иде микән әле, сугышның сайрар кошы булган «повесткасы», озын-озак көттермичә, авылда беренчеләрдән булып аның Газинурын эзләп тапты. Син аның туры килүен кара: җомга көнне никах укытып, язылышып, туйлары нәкъ сугыш башланган 22 июнь көнендә булырга тиеш иде бит. Шулай ниятләп куелган диярсең. Фаҗигале хәбәр ике йөрәк бәйрәме өстенә шомлы күләгәсен төшерде, әмма, күптән көтелгән вакыйга булганга, күрәсең, үзенең кара паласы белән туй кояшын тулаем каплый алмады. Күпне кичергән халык кайгысын йөзенә чыгармыйча эченә йотарга тырышты. Дөрес, туй алып килә торган гадәти шау-шу бу хәбәрдән шактый сүрәнәя, басыла төшкән, әмма, ничек кенә булмасын, мич башында гөжләп утырган ачы балның зәһәрен тыяр дәрәҗәдә баса алмаган иде. Үтәсе мәҗлесләр барыбер үткәндәй, теләкләр барыбер әйтелгәндәй, биреләсе бирнә-мәһәре барыбер бирелгәндәй булган иде. Бер-ике көрәгә балдан соң ук кызып алган кода-кодачалар, бер мизгелгә булса да шик-шөбһәләрен оныткандай итеп җырлаштылар, тыпыр- тыпыр биешеп, аяк асларындагы яшь бәбкә үләнен таптый-таптый аны буйга үстергәндәй иттеләр.

Башкалар ничегрәк кичергәндер, кияү кочагына керү шатлыгыннан исергән, моңа кадәр зур юллардан, ил-дөньякүләм тарихи вакыйгалардан читтә, тыныч табигать култыгында үсеп чәчкә аткан гөлниса, өйләнешкәннәренә әле бер ай чамасы гына тулган, кичә генә үсмерлектән чыккан кыз-бала, туй кырандасыннан турыдан-туры тупсадагы биана мендәренә сикереп төшкән килен-киленчәк, зиһене белән бүген үк, бүген булмаса, иртәгә, шушы тупсадагы мендәрнең табанына нинди энәләр белән кадалачагын да, сугышның нәрсә, нинди икәнлеген дә, киявенең аңа беренчеләрдән булып китүенең шәхсән үзенә нинди дәһшәт, нинди куркыныч белән янаганын да уйлап та, мәгълүм җырда җырланганча, йөрәк башкаеннан кан саудырып кичереп тә өлгермәгән яшь йөрәк иде ул безнең Тәнзилә бәгырькәебез.

Авылдан беренче булып сугышка китүчеләр, Газинурны да кертеп, барысы дүртәү иде. Салих. Сабирҗан. Иҗтиһат. Һәм Газинур үзе. Аның Газинуры. Араларыннан Салих белән Газинур гына өйләнеп өлгергән. Салихның өйләнгәненә ике ел. Менә кем бәхетле!.. Бер яшьлек улы бар. Ул-бу була калса, улы бар. Тәнзиләнең биатасы военкоматтан килгән кәгазьне, ялгыш түгелме дигәндәй, өчаякта иген иләгән иләк кебек, кат-кат кояшка кыегайтып, алдын артка, астын-өскә әйләндереп карады да:

— Яшьләрдән башладылар, яшьләрдә тәмамлана, димәк. Алар германны бәрәчәк... — диде. — Безгә килеп җитмәс, Ходай кушса...

Авылдан бишәүләп юлга чыктылар. Әле баласы юклыгын, яңа гына башлы- күзле булуларын хәтердә тотып, авылдан үзләрен бердәнбер озата баручы итеп киленчәк Тәнзиләне алдылар. Тәнзилә моңа шатланып бетә алмады. Әмма авылда хушлашу минутлары аның өчен шулкадәр газаплы булыр дип уйламаган иде. Дүрт гаиләнең дүрт ихатасыннан чыкканда — дүрт елаш. Авыл очыннан чыкканда — бишенче елаш. Кемдер туган тупсасы каршында бер генә үксесә, Тәнзилә башкалар өчен биш тапкыр үкседе. Гүя болар барысы да бер озын төш иде. Нинди сугыш? Нигә китәләр? Ышанып елыймы, ышанмыйчамы? Шунысы сәер: тоюынча, нәрсә булганын һәм булачагын аешып та өлгермәгән, әлегә чыркылдык кызлар шикелле, хыял белән чынбарлык, әкият белән хаклык, гөман белән томан арасында яшәгән Тәнзиләнең гүя бу кайгыга катнашы юк кебек иде. Катнашы булган хәлдә дә, алар әлегә алда, киләчәктә генә булачаклар кебек тоела иде. Гүя бу елашлар эченә әлегә ул үзе дә һәм Газинуры да керми тора, болар барысы да башкаларны кызганып кына өзлегүләре иде. Нинди кайгы ди?! Газинуры янында бит. Тагын ни кирәк? Җитмәсә, әнә ул, аның тегермән ташы кебек киң күкрәкле кияве, арба үрәчәсенә аякларын чалыштырып утырган да, тальянының күрекләрен тартып өзәрдәй булып, җыр сузып маташа. Аның җырларының сүзләре гел яңа, гел кеше ишетмәгәнчә була. Бу юлы да шулай килеп чыкты:

Безнең дә ихата арты озын кура,

Канат очы талган кош куна.

Беребез генә ләй анда, лай, беребез монда, лай, Җәйгән җылы урыннар буш куна...

Аһ, җанашым, сары ла сандугач!

Сагынып кайта алсам, ишегең ач!..

И-и-и, нигә болай сөйли, нигә болай җырлый бу Газинур? Әйтерсең лә мәңгегә китә!.. Җәйгән җылы урыннар сине көтәр, синнән башка аңа беркем дә үрли алмас, җаным!.. Кайт кына!.. Хәер, кайтмый кая барсын ди ул? Озак тормас, урап та кайтыр һәм алар Газинур белән башланып өлгермәстән өзелгән тормышларын үкчәгә-үкчә яңадан башлап, туган йорт тупсасына бер-бер артлы тупылдатып бәбиләр төшерерләр. Юк, беркем беркая китми бүген. Мөмкинме? Әнә, бодай башаклары инде өченче буынга сикергән, әнә, күктән якты кояшның бар дөньяга алтын балавыздай нурлары эреп ага. Әнә, янәшәдән Мендәрле Кул чишмәсенең бормалы агымы, кызлар толымы кебек кояшта ялтырап, аларны озата килә... Ничек кенәләр ташлап китәрсең? Тәнзилә күзләренең сулмас нуры белән Газинурына сокланып карый, кешеләр бар дип тормыйча, аны шашып кочаклыйсы, үбәсе килә башлый. Шуны гына сизгәндәй, Газинур:

 — Җырла, Тәнзилә! — ди.

— Мин җырлый белмим! — ди Тәнзилә. — Тавык та миннән матуррак җырлый...

— Җырлый белмәсәң дә җырла, тавыгым. Боерам!.. Беләсең, мин бит китәм!..

— Беләм, китмисең! — ди елмаеп Тәнзилә. — Без бергәбез!..

«Боерам!..» Нинди гайрәтле сүз. Газинуры «Мин боерам», дип «минләп» вакланмый. «Боерам» гына, ди. Аны ул ярата, димәк. Ир-атның шулай гайрәтле сөйләшүен Тәнзилә дә үз күрә... Хәер, ир-атның күз карашы да боеру инде ул. Әгәр син үзең яратсаң. Яратмасаң, боерыкны үтәү газап...

Ә менә күчерләре Нәгыйм абзыйның улы Төхфәт чабып салган хуш исле үлән өстендә Миякәгә бару сабантуйга бару кебек гади бер сәяхәт түгел, ә чынлап та авылдаш егетләрнең ниндидер җан өшеткеч, котсыз военкоматлар аша каядыр китүләре икән шул. Әмма ул үзе Газинурының каядыр китеп барачагына һич кенә дә ышанмый. Ышанасы килмәүдән түгел, чынлап ышанмый. Кавышып та өлгермәгән ике яшь йөрәкне ничек аерырга мөмкин? Мәгънәсезлек бит бу. Сугыш дигәч тә. Шулкадәр дә мәгънәсез түгелдер бит бу военкомат дигәннәре?

Ә военкоматта бернинди дә мәгънә эзләп маташмадылар. Җегетләрне анадан-тума чишендереп тикшерделәр. Барысы да сау-сәламәт булып чыкты. Тулышкан бодай бөртеге кебек эркелешеп торалар. Хәрефеннән хәрефенәчә җентекләп, хәрби билет, юллык документларын тутырдылар. Нигә бу? Әйтерсең, югала торган кешеләр. Бар, югалтырсың мондый дастуен ир- җегетне. Үзләре белән алган атналык ризыкны — кипкән сохари, кем белә, бәлки, соңгы хөрмәтебездер дип, аерылу хакына куначадан тотып алынган тавыкның арык билдәмәсе, чүпрәккә төрелгән савытта сары май, былтыргы как, табада пешкән төче күмәч кебек, шуларына өстәп, кем нәрсә хәстәрли алган, шундый азык-төлекне, хат язарлык кәгазен, энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, яңадан юл капчыкларына салдырдылар.Тәнзилә алма кебек кызарынды: ул, әле хатын булып өлгермәгән киленчәк, тәҗрибәсезлеге аркасында, киявенең юл капчыгына бирнә кулъяулыкларын азрак салган иде. Нигә күбрәк итмәгән? Аһ!.. Әгәр Газинуры боерган булса, Тәнзилә сөйгәне хакына үзе чиккән кулъяулыкларын гына түгел, саф йөрәген ак киледә төеп тә салган булыр иде ул капчыкка...

Һәм иң көтелмәгәне — аларга үз атларында Әкчин стансасына юлга чыгарга һәм мотлак көндезге сәгать дүрткә барып җитәргә куштылар. Районнан барлык никрутлар шунда җыела, имеш. Тәнзилә ике ут арасында калды: Әкчингә үк озата бару уенда булмаса да, Газинурын, үзе килгән ат-арбасын ташлап, авылына берьялгызы ничек кайтып күренсен ди? Район үзәгеннән кайтканда, егерме чакрымлык урман-тау арасын берүзе ничек үтсен ди? Әнә, аңа Газинуры да кайт дияргә ашыкмый. Димәк, баруын тели. Бәлки, бергәләп кире дә кайтырлар әле. Сугыш кадәр сугышның аның бер Газинуры, шушы дүрт авыл егетенә генә калган көне юктыр. Һәм ул ире хакына башкалар турында уйлап, башкалар хакына үзе хакында уйламыйча, арба үрәчәсендә, кем әйтмешли, иренең тезләре өстендә диярлек ирәеп-иркәләнеп, Әкчин тарафына — утыз биш чакрымлык сәфәргә чыкты. Юл да, сәфәр дә, сәяхәт тә!.. Киявең янәшәсендә, рәхәттә!..

Таш юл тузаныннан туналып, шактый арып һәм таушалып, алар нәкъ кушылган көндезге дүрткә Әкчин вокзалына килеп җиттеләр. Сандык кебек кискен туры почмаклы, төрмә кебек килбәтсез-тәрәзәсез, ике яктан керешле-чыгышлы соры вокзал бинасының алды һәм арты сипкән борчактай борчулы сибелгән халык, йөзләре кайгылы чалшайган, чәчләре-башлары тузгыган хатын-кыз, киерелгән кәефле, ярымкызмача ир-ат, атлы-колынлы арбалар, тегендә-монда чабышкан малай-шалайлар, зәңгәр түбәле, кызыл йөзле милитсия, йозак шикелле үзләренә бикләнгән хәрбиләр белән кайный иде. Егетләргә ерак юлдан оеган аякларын яздырып алырга да бирмәделәр. Көттермичә яңгыраган катгый команда аларны перронга тезелә башлаган никрутлар ташкынына китереп кертте. Тәнзилә киявенең үзеннән аерылып шушы ташкынга өерелеп кушылганын сизми дә калды. Ул Газинурын барыбер дә күзеннән язлыктырмаска тырышты. Аның башына кигән җиңел кәпәче астыннан ургып чыккан дулкын чәч боҗраларын, туры текә борынын, хәтта каш өстендәге кара төрткедәй миңенә кадәр якын, сөйкемле һәм кабатланмас чырае бәрәкәтен ул бу ташкыннан югалтты дигәндә эзләп таба иде. Йөзләгән кеше кайнашында ул бары тик шул бөдрә чәчне, шул текә борынны, каш өстендәге кара төрткене күзәтте һәм күзеннән ычкындырмады. Алар барысы да гамьсез яшьлегенең бары тик «шул егетне генә» үз итүенең сөйдергеч сәбәпләре иде. «Бу кадәр байлыкны ялгызым күтәрә алырмынмы?» — дип борчыла иде киленчәк.

Һәм ул шушы сөйдергеч сәбәпләрне вокзал перронында яңадан кичерде. Минут чиксез озак, сәгать чиктән тыш кыска иде. Бу мизгелнең шатлыгын, бергәлек рәхәтен кая куярга белмичә, ул гүя беренче тапкыр күккә карады. Июль күге зәңгәр һәм ач томшыклы зур кошлар белән мыжгып торгандай күренде. Ул, куркып һәм каушап, карашын җиргә төшерде. Анда таш перронга таяк булып каткан никрутларның телсез һәм тынсыз рәтләреннән башка бер нәрсә дә юк иде. Алар картайган, карайган, хәтта яктылардан якты Газинурының сөлектәй буе да ничектер имгәнгән һәм кара көйгән булып шәйләнде. Кинәт Тәнзиләнең янәшәсеннән тавыш-тынсыз, пышылдап һәм похылдап ниндидер ялтыр кабыргалы гыйфрит алга таба шуышты. Бу шундый биек, шундый дәү, шундый да пәһлеван нәрсә, гүя ниндидер өреп кабартылган кара коңгыз, аның турына җиткәч кенә йөрәк ярып кычкыртты. Тәнзилә куркуыннан чүгеп куйды. Гүя аны, шушы камил куркыныч уенчыкны, аның алга-артка йөргәләгән терсәк-пешкәкләрен, кемдер күргәзмә өчен дип еллар буе ясаган, игәгән, бөккән, шомарткан, кара буяу белән буяган, аннан киптереп, шундый ук кара май белән майлаган һәм тагын да күн каеш белән ялтыраткан. Һәм ул кара коңгыз Газинурын аңардан аерыр өчен бирегә, Әкчин стансасына сугышның үзеннән чаптырып килеп тә җиткән. Ул гыйфритнең үзеннән биек тәгәрмәчләрен, озын куласаларын, тагын да әллә нәрсәләрен юньле-рәтле күреп тә өлгермәде, бу гыйфрит, авыр тын алып, тагын да куркыныч сызгыртты, корсагына бар һаваны суырып алып, күперткәндәй итте дә, гүя кабыргалары белән аның зифа буй-сынын сыдырып узгач кына, авыр көрсенеп, бар тирәне, шул исәптән Тәнзиләне дә, ак томан эченә батырып пышкылдады. Хатын башта айнымый торды. Гүя ул актин-ак кәфенлек эчендә төренеп калды. Паравыз дигәннәре шушы түгелме? Чуен юлыннан илле биш чакрымда туганыннан бүгенгесенә кадәр авылыннан чыкмыйча яшәп, актин- ак сөт, ит-май, табигый үлән тәрбиясендә буй җиткереп, үзе дә ак каймакка әйләнгән бу татар-мөселман кызының, унсигез яшенә җитеп, паравыз да күргәне юк иде. «Паравыз... паравыз... Сугыш чыкмаган булса... — дигән уйлар узды аның башыннан. — Шушындый тимер юл... шушындый паравызларны кайчан күрер идем әле, рәхмәт төшкере...» Гүя аның тормышыннан сугыш куркынычы киткән, аны кара ялтыр паравыз алыштырган иде. «Газинурыма ... — дип пышылдады ул, — алып килгәне, күрсәткәне өчен рәхмәт, илаһым...» Шушы көтелмәгән кечтеки генә шатлыктан күзенә яшь бөртеге саркыган иде. Көтмәгәндә янәшәсеннән шакылдау-ухылдау, коргаксыган буш мичкә авазлары чыгарып, авызлары шәрран-яра ачык мал вагоннары тәгәри башлады. Алар гүя Газинур кебек корбаннарны көтә-көтә тутыккан, сугыш кырыннан янып чыккандай, кызгылт төстә иделәр. Шулчак Тәнзиләнең гәүдәсен кайнар тир басты. Әйтерсең, бүгенге кансыз чынбарлыгы күңелендәге ярымхыялый, балачактай саф тормышын куып җитте һәм өстенә басып, сары чебештәй сытып ташлады. Гөман томаннан аерылды. Тукта, син нәрсә сөйлисең? Паравызны күрсәткән өчен кемгә рәхмәт әйтәсең? Газинурың алып киткән сугышкамы?! Сугышны чыгаручыларгамы? Шул сугыш чыгу аркасында аны Әкчингә алып килергә мәҗбүр булган кияве Газинургамы? Әле кайда соң ул?! Үзен чорнап алган парның ак кәфенлеген ертып, күз нурлары белән никрутлар ташкынын капшады. Газинурлары күренми, алар ак томан эчендә оеган иде.

Кинәт боерык яңгырады:

—По ва-го-на-а-ам!..

Ул баласын югалткан болан сыман, инде сыегайган парның юеш тукымалары

аша алга ыргылды. Томан ертыклары эченнән манзара ачылды: никрутларны вагоннарга утырталар икән!.. Газинуры кайда? Аның Газинуры? Әллә ул чынлап та китәме, Ходаем? Аны хәзер салкын тир басты. Моңа кадәр ниндидер сугыш аркасында бер парның икегә аерылуына ышанмаган, мондый хәлгә кеше ышанмаслык әкият кенә итеп караган унсигез яшьлек киленчәкнең йөрәгеннән үткән бу уктай очлы сораудан кап-кара чәчләре ак көмеш булып агарды. Ул тәмам айныды. Башыннан яулыгы шуып төште. Аһ!.. Ул, тезләренең хәле бетеп, вагоннан вагонга йөгерде. Кинәт алдагы кызылдан көйгән вагон каршында — гүя туган авылы шәйләнде. Таныш йөзләр!.. Исемлек буенча... алып китәләр түгелме? Кайтарганда да исемлек буенча алып кайтырлармы? Үз исем-атын ишеткән һәр никрут вагонның мал абзары кебек ыржайган авызына ыргып керә дә караңгылыкка чума, ыргып керә дә караңгылыкка чума.

— Хәмәтнуров!..

— Мин!

Әйе, аныкылар! Әнә, Салих караңгыга сикерде! Хуш, Салих! Ул авылның иң яхшы чалгычысы иде.

— Зөлкарнәев!

— Мин!

Инде мал абзарының караңгы карынына Сабирҗан чумды. Ул авылның иң көчле көрәшчесе иде. Аннан җирдән югарыдагы чокырга Иҗтиһат сикерде. Ул авылның иң уңган тракторчысы иде.

— Сибгатуллин!..

— Мин!..

Бу аның – аныкы, аныкы гына булган Газинуры иде. Авылның атаклы гармунчысы, аның сөйгәне иде.

— Газину-у-ур!.. Миңле-гази-ну-у-ур!..

— Ху-уш, ...Зилә-ә-ә!

Ишетте! Күрде!.. Ул шундый да очлы күз. Аеруча сагынган чакларында, аңа, кыскартып, Зилә генә, ди.

Якты күбәләк кебек каш өстендәге миңнәреннән күлмәк җиңнәренә кадәр яктырып, киң, яссы маңгаеннан очкынлы нурлар чәчрәтеп, вагон эчендәге кара базга инде аның нурлы Газинуры томырылды...

Ишекләр шартлап ябылды. Состав башыннан йөрәкләрне өзеп, сузып һәм адәм акылын аяк табаннарына кадәр тетрәндереп, аерылуларның беркайчан да кавышуы булмаячагын раслагандай итеп, теге паравыз кычкыртты.

Тәгәрмәчләр сызлана-сызлана хәрәкәткә килде. Әүвәлдә алар авырлык белән пыш-пыш сөйрәлеп, Тәнзиләнең колак төбендә тукылдарга да тотындылар. Тукта, Газинуры әллә чынлап та киттеме? Китү дигән нәрсә шушындый була микәнни? Әллә чынлап та берьялгызы калды инде?! Хатынкайның янәшәсеннән азагы-чиге булмаган кызыл тукыма булып тоташып, вагоннар тәгәрәде. Тәнзилә уңга карады. Анда бары тик өзлеккән паравыз тавышлары гына тирбәлә иде. Алардан да үзәк өзгеч, сагышлы, үкенечле тавыш юк икән дөньяда. Тәнзилә сулга карады. Анда да инде кырылган калай сыман паравыз тавышлары гына сулкылдый иде. Кешелекнең, мәңге язылып та, язылып бетә алмаячак китабы икән ул паравыз кычкыртулары.

Янында Газинуры да, теге кара коңгызга охшаган гыйфрит тә юк иде. Ул, җәясеннән ычкынган ук кебек, янәшәсендә чапкан состав белән ярышырга теләгәндәй, алга ташланды. Тәнзилә инде баласын гына түгел, баласының атасын — парын югалткан боланга әверелгән иде. Аны тотып тыю мөмкин түгел иде. Ул чаба — эшелон йөгерә, ул йөгерә — эшелон чаба иде. Менә-менә ул паравызны куып җитәчәк!.. Әнә, ул аны күрде. Ул аны хәзер кочагына суырып алачак һәм сугышка җибәрмәячәк! Паравыз аңа хәзер кара башлы тирес корты булып күренде. Кинәт озын торбасыннан юлына көлтә-көлтә очкыннар коелды. Бу мизгелдә елгалар агудан, җил исүдән туктаган иде. Әмма дәүләт көче белән көчәйтелгән пар машинасының көче авылның җәяүле кызыннан көчлерәк иде. Тук-тук-тук!.. Тик-тик-тик!.. Так-так-так!.. Соңгы вагоннар!.. Һәм — иң соңгы вагон! Тапшырылмаган кулъяулык!.. Тәнзилә бу авызы ачык мал вагонына тагылырга һәм үзе дә сөйгәне белән фронтка китәргә теләгәндәй, ачык кочагы белән алга томырылды...

Әмма ул буферларга чытырдатып ябешә дә, вагоннарны эләктерә дә алмады. Куллары буш һавада эленеп калды.

Һәм хатын, йөрәк ярсуын тыя алмыйча, киләчәккә мәңге дә барып җитмәячәк авазын салды:

— Га-зи... ну-у-ур... лы-ы-ым!..

Паравыз, Әкчин белән хушлашып, соңгы тапкыр кычкыртты. Тәнзилә йөрәген тотып перронга ауды...

** *

...Алар беркайчан да күрешмәячәк.

Балага узарга да өлгермичә, унсигез яшендә тол калган Тәнзилә, Газинурын каршыларга дип, гомере буе шушы кызыл состав артыннан йөгерәчәк. Киявенә тугрылык саклап, килен булып төшкән тупсасында картаячак һәм туксан ике яшендә дөнья куячак.