Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛӘТ ҖАНЛЫ АРТИСТ

«...Мине күрмәделәр, үстермәделәр, ярдәм итмәделәр, дип әйтә алмыйм. Миңа бөтен кеше ярдәм кулын сузды. Шуңа күрә үз көчемә ышандым да инде», — ди Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров үзенең бер язмасында. — «Гомерем буе үз-үземә җан тынычлыгы таба алмыйча, үз-үземне кая куярга белмичә, яраланган кош кебек җәфаландым. Чөнки минем характерым шундый катлаулы, каршылыклы, эчемдә гел үз-үзем белән көрәш бара. Сәхнәдә — мине җәфалаган, гомеремне кыскарта торган уйлар, хыяллар беразга онытылып торалар...»
«Әлбәттә, минем хыялларым тормышка ашмады, ә менә кайбер теләкләрем кабул булды», — ди ул шунда ук.
Әгәр шушы өзекләрне театрда Әзһәр Шакиров белән озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләренә биреп укытсаң, «Кем язган?» — дигән сорау куелса, һич икеләнмичә, Әзһәр икәнен әйтерләр иде. Иәр җөмләсендә каршылык, үз фикеренә үзе үк каршы килү сизелә.
— Әгәр бөтен кеше ярдәм кулы сузуы аркасында үз көчеңә ышангансың икән, нигә дип гомерең буе җан тынычлыгы таба алмыйча, үз-үзеңне кая куярга белмичә җәфаландың? — дип сорыйсы килә, әмма аның мондый сорауларга да җавабы әзер: «Мин татарның фаҗигасен аңладым, нишләп бу дәрәҗәдә түбән тәгәрәвенең асылына төшендем. Моңа йөрәгем бик әрни. Үз халкың белән горурлана белмә инде!.. Руска ялагайланып, түрә буласы килә. Татарлыктан оялып яшәдек».
«Татар акылы төштән соң», — диләр. Яһүдләр бердәм булып дәүләтләрен төзеделәр, ә без?.. Бөек татар халкы эчтән таркалып бара...»
«Татар үзенең фаҗигале язмышы турында уйламый, юк властьны бүлешеп иза чигә. Ялагайлык, аумакайлык көчле. Бәхәссез килешүчәнлек, дөреслекне әйтергә куркуыбыз каныбызга, җаныбызга сеңгән...» «Күпләребез аңлый: алда безне гаять зур сынаулар көтә... Заманнар үзгәрде. Очар кош иреккә омтыла... Читлектән ычкынып, аның очып китәсе килә...» «Мин хәзерге әдәбиятыбызда, шигърияттә, прозада, драмада кешенең дөньяны үзгәртүдәге ролен, халкы, милләте, азатлык өчен үзенең тормышын корбан итү дәрәҗәсенә күтәрелгән, күңелебездә яшәргә, көрәшергә өмет нуры уяткан чын татар улларын күрмәдем. Сүз йөзмеңнәрчә татар балаларының тиңдәшсез батырлыгы, үзләренең җанын, канын урыс дәүләтен саклап калу өчен бирүләре турында бармый. Сүз үз милләте, үз дәүләте хакына корбан булган, шәһит киткән татар балалары турында бара. Кая соң ул дәүләтебезнең, Казанның җимерелүе, меңләгән милләттәшләребезнең тере килеш яндырылуы турында җанны тетрәндергеч бөек драмалар? Яисә ханлыктагы югары катлам татарларының оятсызлыгы — балалы хатынны, дәүләтнең ханбикәсе Сөембикәне Явыз Иван карамагына коллыкка бирү турындагы? Ул үз иле, дәүләте, халкы хакына үзен-үзе корбан иткән дип әйтерләр. Чын ирләр хатын-кызны андый хәлгә
140
калдырмый, шундый дәрәҗәгә төшерми. Мондый гамәлнең фәкать бездә генә булуы мөмкин. Сөембикә турында бар дөньяны елатырлык искиткеч бөек трагедия язып булыр иде... Кая ул?
...Бөек тарихыбызга күз салсак, гаҗәеп язмышлар бар бит. Юк, юк талантлы драматурглар!»
...Әзһәр Шакировның төрле елларда, төрле уңай белән язган язмалары буенча төзелгән китабыннан алынган бу кайнар юллар аның эчке дөньясын «шыр» ачып күрсәтә, холкындагы пафос микъдарын да тулы чагылдыра, дулап китү гадәтенә дә ишарәли.
Артистның «хыялларым тормышка ашмады» дигәненә сәбәпне татар әдәбиятында, драматургиядә милләтнең фаҗигаләрен чагылдырган әсәрләр булмаудан күрсәк, ә менә кайбер теләкләре кабул булуы нәрсәдә күренә? Гомумән, артистның ният- теләкләре хыялларыннан, максаттан нәрсәсе белән һәм ничек аерыла?
Аның нинди теләкләр белән янып яшәвен дә без Әзһәрнең үз язмаларыннан укып беләбез: ул гомере буе идеяле, җаваплы зур рольләр көтә, роль — аның иҗат кыры.
...Әйе, һәр артистның теләге — куелучы спектакльдә җаваплы роль алу. Ә рольне режиссёр бирә. Димәк, артистның язмышы —режиссёр кулында?! «Миңа һәрвакыт начар геройларны уйнарга туры килде, бәхетсезләрне. Ә безнең тамашачы артистны роленә карап бәяли, образдан чыгып йә ярата, йә яратмый. Бәхетсезләрне уйнап, «елак артист» исемен алдым. Әмма моның икенче ягы да бар иде — «бәхетсез» булуым эмоциональ хатын-кызларга тәэсир итеп, миңа тарта иде...»
Әлбәттә, моннан чыгып, мин, артист Шакировның бар теләге — уены белән эмоциональ хатын-кызларны үзенә «тарттыру» гына булган икән, дигән фикергә килмим. Дискуссия, бәхәс яратучы кеше буларак, тамашачы күңелендә ул көткәнчә түгел, ә көтмәгәнчә гамәле, фикере, холкы белән тәэсирлерәк урын били.
Артист Әзһәр Шакиров катнашкан спектакльләр саны 100дән арта. Шуларда ул иҗат иткән сәхнә образлары уйнаган рольләреннән күбрәк булуы — аның иҗади потенциалын күрсәтүче факт. (Артистның рольне башкаручы гына булып калуы да гаеп була алмый). Яшерен-батырын түгел, профессиональ театрларда бер үк спектакльне озак еллар буе уйнау туйдыра да, арыта да. Әзһәр өчен «һәр спектакль яңа, һәр роль — иң мөһим һәм бердәнбер», дип әйтсәк, «һәр» сүзен «күпчелек» сүзе белән алыштыру дөресрәктер. «Җанын бирер, сүзен бирмәс», диләр. Бу — нәкъ менә артист Әзһәр Шакировка карата әйтелгән кебек.
Аның белән эшләү җиңел түгел. Авыр да түгел. Әмма азартлы, мавыктыргыч, нәтиҗәле. Режиссёр әйткәнне шунда ук эләктереп ала торган үткенлеге дә сизелми үзенең, җитезлеге дә юк. Иң беренче реакциясе — ни әйтелсә дә, аны кабул итмәү, карышу. Анализ, ревизияләрдән соң башланган бәхәснең нәтиҗәсе — «мин дә шуны сөйлим ич инде» дип тәмамлануда, пародоксаль финалда. Дөресен әйткәндә, мин һәр эшемдә, режиссёр буларак репетицияләр барышында, аны башка чакырмаска, дигән фикергә киләм дә, спектакль чыккач, фильм төшерелгәч, аңа ихлас рәхмәт әйтәм. Нәтиҗәдә роль әсәр эчтәлеген дөрес ачкан булып чыга, режиссёр күргәнчә дә якын, Әзһәр Шакировча да. (Орлыктан үсемлек үстерелеп, ул үз орлыгын бирә, яңа төр орлык барлыкка килә). Моннан соң куелачак әсәрдә дә, ул, режиссёрның төп актёры буларак, җаваплы роль алачак, цикл кабатланачак. (Галантлылыкка иң көчле дәлил).
...Билгеле булганча, һәр эштә артка борылып карау да, алга карап эш итү дә мөһим. Ә инде иҗади эштә исә оппонентың булуы — иң мөһиме. Һәр әйткәнгә ризалашып бару — сәнгатьтә иҗади пружинаны йомшартса, мактаулар исә оета, йокыга тарта.
...Бәхәсләр аша табылган хакыйкать кенә сәнгатьтә үз урынын таба.
Әзһәр Шакиров өчен бәхәсләшү, дискуссия оештыру үзмаксат түгел, ә бурыч.
Реалист иҗатчы буларак, ул бик аз гына микъдарда да фальшны кабул итеп, «түргә» уздыра алмый. Әзһәр өчен «Әйдә ярар, булган, җиткән» дигән төшенчәләр юк. Аның үз-үзеннән канәгать булмавы да шулардан киләдер, мөгаен.
...Артист Әзһәр өчен татар кешесенең кыйммәте — милләте хакына, аның хөр киләчәге өчен шушы бөек эшкә алынуында; милләтебезне саклап калуда, дәүләтебезне торгызу гамәлләрендә үзеннән лаеклы өлеш кертә алуында.
...Бу эшкә гомерләрен багышлаган шәхесләрне идеаллаштырып, шуларның сәхнә
ӘЗҺӘР ШАКИРОВКА - 75 ЯШЬ
141
образларын тудыра алмау тынгылык бирми аңа. Чөнки артист иҗатына миссия дип карый ул, иҗатчыны миссионерга тиңли. Милләтебезнең тарих алдында һаман- һаман имтихан тотуына, дәүләт булып яшәвебезгә гарантия юклыкка борчыла; милли аңның түбән булуы, кол хәлендә яшәүгә күнеккәнлек аның җанын кимерә.
Әмма үзе, милләтнең йөзен аның әдәбияты, сәнгате билгеләвеннән чыгып, «театрыбыз дөрес юлдамы?» дигән сорауга туры җаваптан качып, идеаллар турында фәлсәфәгә күчә, гамәлне сүз белән алыштыра. Ихтимал, шунда — аның каршылыклар төенедер.
...Бүген театрларыбыз милләтебезнең кыйбласы, әйдәп баручысы, киңәшчесе, фикер юнәлешен күрсәтүчесе булырга тиеш, дибез. Бу — театрларның өлешенә чыккан язмышы, көмеше, миссиясе. «Шулаймы соң?» — дигән сорауга Әзһәр Шакиров кайчак: «Безне яраталар, мактыйлар, «афәрин, булдырдыгыз!» дип кул чабалар, рәхмәт әйтәләр, көтәләр, көләләр», — ди, сүз «кесәле» сиптерә. Шулай ул эзлеклелеген, миссионерлыгын киметә, миссионерның максаты ияртү-әйдәү икәнне онытып, кайчак тамашачы зәвыгына иярә, хуҗасы булырга тиешлектән аның хезмәтчесенә (прислугасына) әверелә, үзен яраттырырга тырыша, яраклаша, бал биреп, шикәр көтә. Әмма ләкин театрның мәзәкчеләр урдасы түгеллеген белә торып, юнәлеш күрсәтү урынына күңел ачу уеннары оештыручыга әверелүе миссионер артистны эчтән кимерә, җанын бимазалый, борчылулар диңгезенә сала. Артист бу хәлнең сизелүен сиздермәскә тырышып та ялгыша — сизелә шул.
...Театрның күңел ачу фабрикасына әверелүен кискен туктатып буламы? Юк
— булмый. Бу шикәр диабетлы авыруны кинәт татлы әйбер ашаудан мәхрүм иткән кебек булыр иде. Димәк, шикәрне алыштырыр нәрсә табарга кирәк, табып булмаса
— шикәрне оныттырырга кирәк.
Сәнгатьтә «шикәрне» оныттырыр нәрсәләр, әнә шул Әзһәр Шакиров тәкъдим иткән, аны борчыган милли проблемаларыбызны, милли каһарманнарыбызны сәхнәгә менгезеп, яңа сүз, проблемалы сүз әйтүдәдер, мөгаен.
...Мин үзем, мәсәлән, Әзһәр Шакировны, киләчәктә, Казан ханлыгын төзегән Олуг Мөхәммәд образын иҗат итүдә күрәм. Белеме белән дә, таланты, рухи көче белән дә ул моңа әзер.
...Сәхнәдә үзе теләгән олы шәхес образларын тудыруны көткән вакытны (аралыкны) бушка уздырмас өчен, бүген ул, кулына каләм алып, күргән-белгәннәре турында парчалар яза. Аларның һәркайсы диңгез тирәнлегеннән табылган чын мәрҗән кебек затлы да, гади дә, ихлас та. Шулар белән дә ул милләткә хезмәтен дәвам итә. Шулар белән дә ул милләт хадиме дәрәҗәсенә лаек. Язмаларында — аның борчылулары, замандашларның матур киләчәккә өмете, ышанычы булмаудан. Максаты — сәхнәдә кеше язмышлары аша замананың шушы чирләренә диагноз кую, дәва табу, шифаландыру. Бирсен Ходай! Өметләнәбез!
...Егерме дүрт йортлы, бүген инде таралып беткән татар авылында үсеп, очраклы рәвештә генә театр дөньясына килеп кергән крестьян улының хыялына да китерә алмаган үрләр яулап, үз алдына шундый зур бурычлар куеп яшәве гаҗәпме? Гаҗәп түгел! Чөнки бу таләпләр безнең милләтебезнең җанында, хыялларында, канында.
Ата-анасыннан генетик юл белән күчкән бу васыятьне Әзһәр Шакиров миссия буларак кабул иткән икән, без — аның хезмәттәшләре — моңа һич тә гаҗәпсенмибез, шулай тиеш, шулай кирәк, дип аңа фатиха бирәбез. Үзе турында ул үзе нинди фикердә булуына игътибарыбызны кабат юнәлтик: «Үзең турында үзең чын дөресен язу — ифрат кыен гамәл... Мин яшәгән илдә артист кем соң ул? Тамашачыларны көлдерүче шамакаймы? Әллә фаҗигагә илтүче юлларны күрсәтеп кисәтүче инсанмы? Әллә милләтнең киләчәген юраган күрәзәчеме?
Һаман бер сүз: халкым — бар, дәүләтем — юк. Татар театрының урыс дәүләтендә урыны билгеләнмәгән. Ә бит татар халкы саны-исәбе белән Россиядә икенче урында. Академия театрыбыз югарылыгындагы һич югы ике-өч театрыбыз булганда да, тама
142
шачыбызда спектакльләребезгә тансыклык бетмәс, калыр иде. Урыслашып беткән шәһәрләребездә татар үзен милләт итеп театрларда гына хис итә».
Әзһәр Шакировның ис-тәлекләрендә, аның холык- фигылен ача торган мондый эпизодлар да бар: «...1970 елны Академия театрыбыз Мәскәүдә уңышлы гастрольләрен уздырды. Шул уңай белән безне КПСС Үзәк комитетында кабул иттеләр. Бу хәл, хәзерге вакыт белән чагыштырганда, Рәсәй Президентының кабул итүенә тиң иде, артык булмаса. Очрашуны ачып: «Нинди теләк-сорауларыгыз бар, әйдәгез — уртага куеп, ачыктан-ачык сөйләшик», — диделәр. Иң элек сүзне директорыбыз Рәшидә апага бирделәр. Ул театрга яңа бина кирәклеген дулкынланып сөйләде. Шуннан соң сүз баш режиссёрыбызга күчте. Ул, театрыбызның спектакльләрен чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә күрсәтү өчен, гастрольләргә чыгарга рөхсәт бирелүен сорады.
Габдулла абый Шамуков татарлар белән очрашуы турында белдереп, биш меңгә якын татар эшләгән заводның китапханәсендә бер татар китабы, газета- журнал булмавын, сәнгать-театр түгәрәкләре эшләмәвен сөйләде. Әгәр Мәскәүдә милләтләргә караш шундый икән, бүтән җирдә бу турыда әйтеп торасы да юклыкка басым ясап, игътибар ителү кирәклеген тәкрарлады. Мин шунда сүз бирелмәгән артистларыбызга, җитәкчеләребезгә карадым: барысы да ап-ак булып тын калганнар, Марсель Сәлимҗанов зәңгәрләнеп чыккан иде. Тынлык урнашты. Бер-беребезгә карарга куркабыз. Әгәр 15-20 ел элек булса, Габдулла абыйны атарлар иде, дигән уйда утырабыз. Шунда: «Менә хәзер яшь артистны тыңлап карыйк, бәлки, аның да сораулары, теләкләре бардыр, тартынып тормагыз!» — дип миңа сүз бирделәр. Берәү булса, Партия Үзәк комитетына чакырып, яшьләргә шундый зур игътибар биргән өчен горурланып рәхмәт әйтер иде. Ә мин, торып бастым да, җанымны газаплап килгән, борчыган сорауларымның барысын тезә башладым.
Эш хакы, фатир, хезмәт һәм яшәү шартларының иҗат итү өчен яраксызлыгы турында чирек сәгать чамасы сөйләгәч, иптәшләремнең йөзенә карасам, бүртенеп, кызарып чыкканнар, берсе дә минем якка карамый. Минем сөйләгәннәремне ике секретарь язып барган икән. Кинәт сул күзем тартыша башлады, авызым кыйшая шикелле тоелды, күз алларым караңгыланып китте. Шунда: «Тынычланыгыз», — дип алдыма чәй, печенье куйдылар. Кая миндә чәй кайгысы! Очрашу беткәч нишләтерләр икән дип утырам. ...Барысы да чыгып, залда үзем генә калгач, Рәшидә апа: «Син сөйләгәннән үзгәрешләр булыр дисеңме?» — диде. Ә Марсель Хәкимович: «Моннан соң мин сине беркая да алып бармыйм!» — диде.
Алып барды! Кумадылар. Атмадылар. Эшләдек. Инде менә өлкәнәйдек. Финалга әзерләнәбез. Ул көчле булырга тиеш!
Кеше үзе турында ниятләре, хыялларыннан чыгып фикер йөртсә, иптәшләре, хезмәттәшләре аның турында эшләгән эшләреннән, поступокларыннан чыгып бәһа бирә.
Дөреслек — шуның уртасындагы уртаклыктыр, мөгаен»...
...Әзһәр Шакиров турында «Сер тотмас үрдәк» дип булмаса да, ул йомыкый, күңеле һәм теле бикле кеше түгел. Аның эчендәге — тышында булуы сыналган
Р.Мөхәммәдиев. «Истәлек өчен Гыйлемханга». Гыйлемхан ролендә — Ә.Шакиров, Мәсәй — Ш.Биктимеров.
ӘЗҺӘР ШАКИРОВКА - 75 ЯШЬ
143
фактлар белән раслана. Ул фактларда танылган артист күп чак, үзе кыен хәлләрдә калып, анекдотлар тууга сәбәп була. Аның иң кыйммәтле һәм үзенчәлекле бер сыйфаты — ул, үзенә үзе читтән карап, көлә белә. Аның көлүендә нәрсәнедер, кемнедер хур итү, бетерү мотивы юк... ...Киләсе елга безнең аралаша башлавыбызга 60 ел була. Шушы озын-озак вакыт аралыгында Әзһәрнең «бу серемне сиңа гына әйтәм» дип кеше серен җиткергәнен дә, кемнәндер сер алырга тырышуын да әйтүче булмас. Олыга да, кечегә дә яратып, үз итеп «үскәнем» дип дәшә ул. Миһербанлы булуы телендә дә, холкында да. Ул — гайбәткә катнашмаучы, теләсә кемнең бары тик яхшылык өчен генә яшәвенә инанган киң күңелле кеше.
...Аның турында гайбәтләр дә, төрле мәзәкләр дә күп, дидек. Шуларның икесен мисалга китермәсәм, язмам тулы булмаячак. Равил Шәрәфиевнең дусларча шаяруы:
Щепкинчылар арасында Иң яшебез син идең.
Иң акыллы, иң хәйләкәр, Иң картыбыз син бүген.
Бу кушаматны кушадыр
Йә — мөкиббән, йә — куштан.
Әзнәр көтмәгән:
«Бөек» дип, үзенә үзе кушкан.
Әлеге төртмәләрне капустникларда җырлауларны ишеткәндә, Әзһәрнең рәхәтләнеп көлүен күргән һәркем әйтә: «Бу кешенең күкрәге генә түгел, күңеле дә киң!» — ди.
Күкрәге киң, сулышы тирән, карашлары еракта, өметләре бары тик сәхнәдә генә аның! Ягъни яңа спектакльләрдә хыялындагы рольләре белән яңа сүз әйтүдә. Ул әйткән сүзләрнең саллы булачагын без инде тәҗрибәләрдән чыгып беләбез. Күрдек тә, ишеттек тә.
...Әгәр кирәк булса, шул ук югарылыктагы даирәләргә әйтер сүзләре һаман тынгы бирми аңа. Тик андый мөнбәрләргә бүген үтеп керә алу мөмкинлеге генә шикле. Соңгы сүз буларак, без шуны гына киңәш итә алабыз: Әзһәр! Синең сүз кайда һәм ничек әйтсәң дә ишетеләчәк. Әйт! Дәшми калма! Синең сүз — безнең сүз ул! Миллионнар сүзе. Синең сүзнең сәхнәдән яңгыравын көтеп, имзам: