Логотип Казан Утлары
Очерк

ҖЫР ДӘВАМ ИТӘ

ОЧЕРК
...Бөтен кешеләргә ишетелерлек итеп: «Яшисе
килә!» - дип кычкырырдай булам...
Разил Вәлиев
Сизелер-сизелмәс кенә шадраланып торган кечкенә күл өстендә ялгыз аккош йөзә. Яр
буенда ашыкмый гына ял итеп йөргән адәм балаларының аптыраулы йә кызыксынулы
карашыннан качарга теләгәндәй, бер читтә боегып утырган таллар күләгәсенә дә килеп
сыена ул, уйга чумган халәттә күл уртасында да оеп кала. Парын җуйган мәлендә яшәү ямен
157
тәмам югалткан иде; ул чагында көн саен, сәгать саен ишетелгән тормыш җыры кыл
калынлыгында гына булса да тотыныр өметкә, якты бер нурга әверелде:
Исеңдәме, иркәм,
Таныштык без икәү,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Көннәр аяз иде,
Күңелдә яз иде,
Яшьлегебез чәчәк атканда...
Аларның моңлы тавыш белән парлап җырлавын ишеткән саен, аккошның яралы җанына
беркадәр шифа иңгәндәй була иде. Җыр кинәт өзелде. Вакытсыз өзелде, көтмәгәндә.
***
Аны һаман сагыналар, һаман яраталар һәм... битәрлиләр: «Нигә үзеңне сакламадың син?»
Ташлап китүен кичерә алмагандай, һәркемнең телендә үпкәләүле бер аһәң чагыла:
«Барыбызны кайгырттың — тик үзең турында оныттың...»
Чикле генә гомер кишәрлеген сокланып туймас адымнар белән үткән гаярь кешеләр була.
Фаяз Ибраһим улы Ибраһимов — шундыйларның берсе. Кем ул, ни өчен аның исемен гаҗәеп
бер мәхәббәт, олылау һәм шаккату белән телгә алалар?.. Табиб. Җитәкче. Менеджер. Җырчы.
Рәссам. Төзүче. Дизайнер. Умартачы. Бакчачы. Гаҗәпләнмәгез, болар барысы да егерме ел буе
«Бәкер» шифаханәсен җитәкләгән баш табибның — бер шәхеснең җан түренә сыенган
һөнәрләр.
Мин кайчандыр, әле мәктәптә укыганда ук, көндәлек дәфтәремә Юлиус Фучикның
«Кешеләр, мин сезне яраттым!» дигән сүзләрен күчереп куйган идем. Дөресен әйтим, асыл
мәгънәсе турында әллә ни уйланып тормыйча гына... Фаяз Ибраһимов шәхесе белән аның
вафатыннан соң гына танышырга туры килгән көннәрдә ни өчендер нәкъ менә шушы
гыйбарә кылт итеп исемә төште. Күпләр «феномен» дип телгә алган табибның яшәеш сере
әлеге сүзләргә сыеп беткән түгелме соң? Тормышны, хезмәтне, кешеләрне ярату һәм бар
булмышын биләп алган җаваплылык хисе. Нибары шул. Нибары?..
— Әткәй, бу әрдәнәләрне әле беркөн генә теге урыннан монда күчергән идек, хәзер кире
шунда ташырга дисең...
— Эш сөйгәнне ил сөяр, улым. Тик утырганчы, ике кулыңа бер эш булсын...
Юк, Арча районы Ташкичү авылын да, бакча артында ялгыз нарат үскән тыйнак
158
йортны да күргәнем булмады минем, тынгысыз җанлы Ибраһим агайның балаларына биргән
сабагын да ишетергә туры килмәде. Сабырлык белән сугарылган Гафифә апаны да күрергә
өлгермәдем. Шулай да бу гаиләдәге ата, ана һәм бала мәхәббәтенең ни дәрәҗәдә югарылыгын
тормыш үзе сөйли кебек. Унынчы сыйныфны бетергән Фаязның, авыру әнисен терелтү өчен
табиб булам дип, үҗәтләнеп, медицина институтына омтылуы да моның бер мисалы бит.
Беренче елны капкаларын киереп ачып тормаса да, иртәме- соңмы аның барыбер үз дигәнен
итәчәген Казан да аңлаган: фермада эшләп, китапларын шунда тәрәз төпләренә тезә-тезә
имтиханга әзерләнгән егетне икенче килүендә борып җибәрергә ашыкмаган. Әллә соң
Фаязның: «Фирдәлия белән бергә итәсең килсә, русча диктантны әйбәт язарга үзең булыш
берүк», — дип Аллаһы Тәгаләдән ялварып сораулары ярдәм иткәнме... Шулай булмый ни:
Ташкичүгә математика укытырга килгән кызны бер күрүдә ошатып өлгерде ләбаса.
Күмәкләшеп концерт куйган кичләр, үзенең очына-очына матрос биюен башкарулары,
Фирдәлиянең мари кызы булып тыпырдап биюләре ике йөрәктә очкын кабызырга җитә
калды. Кызның көзгә Казанга, пединститутның чит телләр факультетына җыенуын белгән
Фаяз бу юлы имтиханнарны таш яуса да бирергә тиеш иде.
Сират күперен кичеп, «ниһаять, мин — медицина институты студенты» дип җиңел сулыш
алгач, булачак укытучылар исемлеген карарга йөгерсә, ни күрсен: анда Фирдәлиянең
фамилиясе юк бит! Тик ни хикмәт: тулай торак бүлмәсе ишегенә: «Фаяз, мин үттем, синең
хәлләрең ничек?» дигән записка кыстырылган. Яшьлегем
— гүзәллегем, яшьлегем — җүләрлегем димәсләр иде аны... Чая кыз кай арада уй- ниятләрен
үзгәрткән дә, әйтми-нитми генә, университетның татар теле бүлегенә имтиханнар тапшырып
яткан!
Иай, ул чаклар...
— Фаяз, мин синнән олырак бит. Үз группаңда яшьрәк кызлар бетмәс. Дуслар булып кына
калыйк...
— Фирдәлия, мин бит синең паспортыңа карап килмәдем...
Тоткан җирендә өзә торган егетнең бу сүзләренә ни дисең? Ат яхшысы тездән билгеле,
егет яхшысы сүздән билгеле. Әнә бит ул, күзләрендә — ихласлык, гамәлләрендә
— ихтирам, адымында — ныклык. Тормышның һәр өлкәсеннән тәҗрибә тупларга өлгергән
аксакал дияр идең, егерме яшь кенә үзенә. Лечфак егетләре стройотряд белән Алабуга
якларына төзелешкә киткәндә, аш пешерүче итеп Фирдәлияне дә алган иде, күр әле, үзе гомер
буе повар булып эшләгәнмени, нәрсә ди:
— Син шулпаңны көндезгә күп итеп пешер дә яртысыннан кичкә яңа төрле аш
әзерләрсең, алай җиңелрәк булыр...
Уку беткәнче ике тулай торак арасын бер итеп йөгерергә сабырлыгы җитмәдеме,
Фаязның:
— Әй, урамда вакыт әрәм итеп йөргәнче, тотыйк та өйләнешик инде, Фирдәлия, — диюе
дә уйнап түгел, уйлап әйтелгән сүз булып чыкты. Бер- берсенә таяныр тал итеп карамасалар,
мәхәббәтләрен пар балдак белән беркетергә ашыкмаслар иде анысы... Җан сөйгәнең белән
алачыктагы тормыш та җәннәткә тиң, диләр бит, Яңа бистәдә берәүләрнең өйалды кебек
бүлмәсендә фатирда торганда, алар бергә булулары белән бәхетле иде. Иртәнгә чүпрәк булып
чүпрәк шыкраеп ката торган бүлмәне җылыту өчен, Фаяз ташландык йортлардан утын кисеп
кайтуны да, вагон бушатырга йөрүләрне дә авырлыкка санамады. Беркадәр вакыттан соң,
нарасый гына булган Маратларын биләүсәгә салган ике яшь белгечнең кулына
Лениногорскига юллама тоттырганда, өч елга гына эшкә киләбез дип уйлаганда, бу төбәкнең
гомерлеккә үзенә бәйләп калдырасын, балалары, оныклары өчен туган туфракка әйләнәсен
алар күз алдына да китермәгәндер, мөгаен...
Эшчеләр бистәсе булган Шөгер ягы дөя өркәчедәй тезелеп киткән Керкәле таулары,
йолдыз күзе булып җәйрәп яткан күлләре, тау битеннән саркып чыккан чишмәләре белән
балкып каршы алса да, эш урыннарына карап аһ итәрлек түгел икән шул: Фаяз Ибраһимович
эшлисе больница — элекке төрмә урынындагы иске бер корылма; Фирдәлия укытырга
тиешле мәктәп — өч чакрым җәяү йөрешле Иске Шөгер авылында. Ярый инде, теш табибына
дип бирелгән йортына карап сөенерлек: дүрт фатирга исәпләнгән, ике катлы! Өйне «бизәргә»
туйга салынган кашыклар бар да бүләк итеп бирелгән бала караваты бар. Туган якларны,
әткәй-әнкәйләрне сагыну җанны телгәләсә дә, түзми кая барасың... Дөньяларын түгәрәкләп,
кызлары Гөлназ да тугач, үз ишегалдына ия аерым йортка күчеп, куяннар, мал-туар асрый
ҖЫР ДӘВАМ ИТӘ
159
башлагач, көнкүреш мәшәкатьләре дә бөтереп ала.
Бу чор да — гаиләнең пар канатлы мәле, балаларның әтиле балачагы. Дөрес, бик тиз арада
тирә-якка даны таралырга өлгергән теш врачы эш сәгате дигәнне белми белүен: коридорда
чират көтеп утырган соңгы авыруны озатып җибәрмичә, кабинетын бикләп кайтуны башына
да китерми. Ял көннәрендә, төн уртасында өенә тиклем килгән кешене дә борып җибәрү юк:
больницага бара, кабинетын ача, кирәкле ярдәмне күрсәтә. Шулай да буш вакыт тәтегәндә,
Мараты белән Гөлназы утырган ике чананы бергә бәйләп, тартып йөрергә җай да чыга; яңа ел
якынлашканда, улын-горурлыгын ияртеп, чыршыга барырга да җитешә. Әлбәттә, барган-
барган, ике чыршы алып кайтыш: берсе — өйгә, икенчесе, зуррагы — больницага. Җәйләрен,
берничә гаилә җыелып, табигатькә чыгулар, урманга бәлешкә тиклем пешереп алып барулар,
ишегалдында учак тергезеп, пылау әзерләүләр — сагынып сөйләргә генә калган татлы
мизгелләр.
— Безнең Ибраһим бабай балаларын эш белән үстергән, әти дә безне шул үрнәктә
тәрбияләде. Каты булды, гадел булды, урамда буталып йөрүебезгә юл куймады. Мәктәптә
укыганда, җәй саен мине эшкә кертә иде, кирпеч заводында да, мелиорациядә дә, битум
заводында да эшләргә туры килде. Җәй көне бабай безгә килгәч, атналар буе урманда печән
әзерләп ята идек. Чәй үләннәрен, мәтрүшкәне танырга шул чакларда өйрәндем. Мин үсә
бардым, минем белән бергә чалгы да үсә торды... Ә болай балачагым әтинең эш кабинетында
үтте минем, шунда уйнарга ярата идем. Мәктәпне әйбәт бетердем, дүртлеләрем бик аз иде.
Документларны мединститутка да, КХТИга да тапшырдым, имтиханнарны яхшы биреп,
икесенә дә үттем. Шул чагында әтинең әйткәне бүгенгедәй истә: «Нефть кайчан да булса бетә
ул, улым, медицина бетми», — диде... Ул безнең «дөрес» кеше булуыбызны теләде. Яшьтәш
малайлар мотоцикл ала башлагач, минем дә күз кызыккан иде, әти шулчакны абзарга дүрт
үгез кайтарып бәйләде: «Мотоцикл аласың килсә, шуларны кара, тәрбиялә», — диде ул, артык
үгет- нәсихәт биреп тормый гына. Әйтәм бит, ничек тә безне эш белән тәрбияләргә тырыша
иде. — Бу сүзләрне Марат соңрак, үзе дә бала атасы, үзе дә табиб, үзе дә җитәкче булгач,
кадерле кешесен эчке бер сагыш белән искә алган минутларда әйтәчәк. Ә ул чакта...
Фаяз Ибраһимовны инде Шөгер больницасына баш табиб итеп билгелиләр, тәүлек
сәгатьләре тагын да кыскаргандай була: алны-ялны онытып, эш дип, больницаның яңа
бинасы, гаражлары, ашханәсе дип, төн йокысын онытып чабулар башлана. Гаилә дә ишәя
төшә: төпчекләре Алмаз туып, өй балаларның рәхәт шау- шуына күмелә.
— Юмарт булды инде Фаяз, кая барса, туган-тумачага, күрше-күләнгә дә җитәрлек итеп,
кочак-кочак күчтәнәч күтәреп кайта иде. Бервакыт бер баш умартабыз бар иде, шуннан бер
чиләк бал алдык та бөтен күрше-тирәгә касә-касә бал өләшеп чыктык. Кеше хакына керү
дигәнне белмәде ул. Исемдә әле: аралашып йөргән кешебез башкорт якларына ак майга
барырга җыена. «Безгә дә берәр кило ал әле», — дим моңа. И аптырады инде: «Ник, Фаяз
больницадан ала алмыймыни?» — ди исе китеп. Аннан ни дә булса алып кайту түгел, еш кына
үзенең хезмәт хакы да больница кирәк-ярагына тотыла иде. Баш хисапчы: «Фаяз
Ибраһимович, бу айда да табельга кул гына куясыз бит инде», — дигәч, «Фирдәлиягә акчаны
үгез тапшыргач бирермен әле», — ди икән Фаяз...
Фирдәлия апаның өстәл җәймәсен ипләп кенә сыпыра-сыпыра сөйләгән сүзләрендә
үпкәләү дә, ачулану да түгел, иренең шушы сыйфаты белән горурлану чагыла. Югыйсә, ул
чакларда, үзе дә мәктәптә татар теле, әдәбияты укытып, баш-аягы белән эшкә чумган
мәлләрдә, балаларны тәрбияләү, өй учагын җылы итеп саклау, абзар тулы мал-туарны
кайгыртып тору җиңелләрдән булмагандыр. «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән
исемгә ия булу өчен, мәктәптә дә тәгәрмәч эчендәге тиен урынына бөтерелергә; «Фаязның
тылы нык аның», диючеләр алдында сынатмас өчен, сабырлыгын да, хатын-кыз акылын да,
ныклыгын да бер учка төйнәргә туры килгәндер. Нинди генә кичәгә, бәйрәмгә бармасыннар,
парлап җырлаган җырлары тормыш юлын яктыртучы маяк булгандыр.
1984 елдан 1994 елга кадәр больницада баш табиб булып эшләгән Фаяз Ибраһимовичны
«Бәкер» шифаханәсенә күчергәч, аның: «Эх, монда бер генә атна булса да ял итеп караган
булсам, килергә ризалык бирмәс идем», — дип сыкранып әйткәнен иң якыннары гына ишетеп
алгандыр. 1933 елда ук ачылса да, тирә-юнендә әллә никадәр табигый байлыклар тулып ятса
да, аягында чак басып торган шифаханә аны гына шомга салмаган, ул елларда бирегә эшкә
билгеләнгән шактый табибларны килеп карауга ук борылып китәргә мәҗбүр иткән.
— Мединститутны мин үзем сиксән дүртенче елны бетергән идем. «Бәкер»гә
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
160
невропатолог кирәк дип шушында эшкә билгеләгәч, килергә ризалаштым. Килсәм
— зираттагы кебек чаган басып бетергән ниндидер бер «глушь», ташландык караңгы урын,
агач бараклар... «Юк, мин әйтәм, шушында кан басымы үлчәп утырыр өчен алты ел буе
укыдыммы», — дим. Шулкадәр тискәре фикер белән киттем, югыйсә, беренче августта эшкә
чыгарга тиеш идем. Өйләнеп, башка җирдә эш белешеп йөргәндә, эзләп табып, барыбер
шушында китерделәр китерүен. Фаяз Ибраһимович белән бик килешеп эшләдек, ул
беркайчан беркемгә юк дип әйтә белмәде. Медицинаның кайсы өлкәсендә нинди яңалык
күрсә, шул хакта кайтып сөйли, уртаклаша иде. Категория буенча укыйм дигән табибларга бер
проблема да булмады, Мәскәүгә дә барып укыдык, профессорларны шифаханәгә чакырып,
монда да лекцияләр тыңларга мөмкинлек бирде. Элек белән хәзергене чагыштырсаң, җир
белән күк аермасы инде... — Шушы шифаханәдә озак еллар эшләүче, югары категорияле
невролог Васил Вәгыйзович Әхмәтҗановны тыңлаганда, хәзер гөлбакчага әйләнгән бу
урынны ул тасвирлаганча күз алдына китерү бик авыр шул.
Шифаханә яңа баш табиб Ибраһимовны беренче көннәрендә үк сынау белән каршылый —
иске «кәтүлни» шартлый, аны тиз арада аякка бастырырга кирәк. Ял итүчеләргә дигән
корпуслар — тавык кетәклеге хәлендә. Дәвалау корпусы — бөтенләй юк. Эшкә килгән
белгечләр кайда яшәргә тиеш — бу сорау һавада эленеп тора. Заманча җиһазлар турында
хыялланасы да юк кебек. Шифаханәнең территориясе
— кеше куркытырлык... Ә чоры соң нинди, чоры! Хезмәт хакын акчалата түгел, кыярлата,
бәрәңгеләтә, хәтта аракылата түләгән заман. Менә шул чагында Фаяз Ибраһимович, туры
мәгънәсендә иңбашына биштәр асып, эзләнүләр юлына үзе чыга. Ерак Себер нефтьчеләре,
Алтай, Урал, Кавказ яклары... Шул чорда бик популяр булган «взаимозачёт» дигән сүзнең
асылына төшенү өчен, табиб кына булып калмыйча, менеджер, экономист, төзүче дигән
һөнәрләрне дә «үзләштерергә» туры килә аңа. Путёвкалар бәрабәренә кайда мәрмәр таш,
кайда металл, кайда агач, цемент юнәтеп, шифаханәгә исем яулау башлана.
Кичә белән бүген арасында төп-төгәл егерме ел. Бизмәнгә салып карасаң, бик аз кебек.
Үлчәү тәлинкәсенең икенче ягына йокысыз төннәрне, үтелгән юлларны, эшләгән эшләрне,
уйлаган уйларны, йөрәккә җыелып килгән хис- кичерешләрне куйсаң, чамасыз күп шикелле.
Шифаханәдәге тышкы үзгәрешләрне барлап-күзәтеп чыгу өчен берничә сәгать җитәр иде:
исемнәре үк күңелне кытыклап торган «Аккош», «Сандугач», «Тургай», «Карлыгач»
корпуслары; табибларның барысын бер түбә астына җыйган аерым дәвалау корпусы;
эшчеләр өчен дип төзелгән фатирлар; кайчандыр куенына карга оялаган чаганнар үсеп
утырган урында — брусчатка җәелгән, гөл-чәчәкләргә күмелгән аллеялар, чүплек урынында
— пар аккош кайтарылган түгәрәк күл; ял итүчеләрнең күзен иркәләгән зоопарктагы кәттә
кошлар һәм хайваннар; хуш исе борын канатларына килеп ягылган нарат урманында, ачык
һавада төзелгән музей; кайбер район үзәкләре көнләшерлек мәдәният йорты; ирексездән
елмаерга мәҗбүр иткән, берсеннән- берсе сөйкемле таш сыннар; иң көйсез кешенең дә
зәвыгын канәгатьләндерерлек, чит ил отелендәгедән һич ким булмаган ашханә, затлы
ризыклар, «швед» өстәле; табигый минераль суы белән сыйлаучы бювет; балалар
мәйданчыгы... «Күзәтеп чыгарга берничә сәгать җитә», дип язганыма үзем үк каршы
килермен шикелле, санап чыгу өчен генә дә никадәр вакыт таләп ителә! Әле
«дәваланучыларның өстәлендә үзебез җитештергән табигый бал булачак» дигән максаттан
төзелгән умарталык; карабодай басуы, ат фермалары, күкерт исе аңкып торган күлләр, тау
чаңгысы трассасы, ял итүчеләр өчен эшләнгән пляж, шашлык пешерү, машина кую урыннары
турында да әйтергә уйласаммы...
Бу эшләрнең барысын да башкарып чыгу өчен нинди куәтле команда таләп ителә!
Инженерлар, проектчылар, рәссамнар, дизайнерлар... Ни гаҗәп, коллективтагылар барысы да:
«Проектын Фаяз Ибраһимович үзе сызды... Мебельләргә, стенадагы обойларга тиклем үзе
сайлады... Кайда нинди чәчәк утыртырга кирәклеген ул уйлап чыгарды... Картинаны үзе
тәкъдим итте... Аккошларны ул кайтартты... «Бәкер» тарихын чагылдырган музейны ул
оештырды... Артистларны ул чакырды... Бәйрәмнәрне ул оештырды... Җиһазларны ул
кайтартты...» — дип кабатлый. Моңа ышану кыен. Аның өчен дә тәүлектә егерме дүрт сәгать
кенә булгандыр бит. Вагыннан эресенә кадәр бөтен мәсьәләне хәл итеп бетерү өчен кайдан
нинди көч алмак кирәк?..
— Аның бөтен гомере «Бәкер»не кайгыртып үтте, иртә таңнан кара төнгә кадәр ул
шушында булды. Сәгать иртәнге алтынчы яртыда инде Фаяз Ибраһимовичның безнең
ҖЫР ДӘВАМ ИТӘ
161
урамнан үтеп киткәнен күреп кала идем, без эшкә килүгә, ул бөтен территорияне карап, кайда
нинди җитмәгән җир бар — шуны күреп өлгергән була, — дип искә төшерә җәмәгатьчелек
белән элемтә буенча баш белгеч Миләүшә Мортазина. — Безнең коллективта биш йөзгә якын
кеше эшли, Фаяз Ибраһимович һәммәбезне исемләп белә иде! Аның гаҗәеп бер сыйфатына
соклана идек без: үзеннән алда эшләп киткән баш табиблар белән гел күрешеп тора, аларны
кайгыртырга да җай таба иде. Бервакыт Казаннан, инде өлкән яшьтәге Фәридә апа Янгуразова
яныннан кайткач: «Чәйнеге искергән, оныттырмассың әле, киләсе барганда, яңа чәйнек алып
барырга кирәк», — дигәне бүгенгедәй исемдә... Кайда нинди күргәзмә була, ул ничек тә
башкаларны да ияртеп барырга тырыша иде, чит җирләрне күрсеннәр, карасыннар, ди торган
иде.
Баш табибның барган бер җиреннән матурлык алып кайтуына күнегеп беткәннәр инде,
әкияти хыялларны беркөн килеп барыбер тормышка ашырачагына да инанганнар.
Башкортстанның Красноусольск шифаханәсендә брусчатка җәелгәнне күрүгә, кайтып әйткән
сүзе — «Киләсе елда бездә дә шушындый брусчатка булачак!» Железноводскида бювет күреп,
мыек очына чорнап куйган. «Швед» өстәле турында уй керүгә, үзе проект ясап, Мәскәүгә
барып, заказ да биреп кайткан. Биредә дәваланучыларга уңайлы булсын өчен, һәр корпусны,
сәламәтләндерү үзәген, ашханәне ябык коридорлар белән тоташтыру турында хыялланганда,
моның мөмкин нәрсә түгеллеген төзүчеләр дә, инженерлар да исбатларга маташкан — тик
баш табиб телендә «эшләп булмый» дигән төшенчә юк. Нәтиҗәдә — уңайлы, җылы, якты
коридорлар бөтен шифаханәне бербөтенгә әверелдергән.
«Татарстанның атказанган табибы, Россиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре»
дигән мактаулы исемнәре, күпсанлы бүләкләре булса да, Фаяз Ибраһимович — фәрештә түгел
бит, гап-гади кеше, аның да кимчелекле яклары булмый калмагандыр», — дим, сүз
куешкандай барысының беравыздан баш табиб турында яктыдан якты гына сүзләр
сөйләвенә аптырап. Хәер, балта соравыма да ахыр чиктә шөшле тотып калам...
— Эш барышында төрле хәлләр очрый, дәваланучыларның берәрсе баш табиб янына
зарланып керсә, безгә катырак әйткән мәлләре дә булгандыр. Тик ул шунда ук гафу үтенә белә
иде: «Ныграк әйтеп куйдым бугай... Мин дә тере кеше бит, үпкәләмәгез инде», — дип шунда ук
йомшарып куя иде. Гомере буе гел башкаларны кайгыртып яшәгән кеше турында монда сезгә
беркем дә кыек сүз әйтә алмас дип уйлыйм... Фаяз Ибраһимовичның түш кесәсендә һәрчак
кечкенә блокнот белән ручка йөри иде, берәрсе урамда туктатып, йомышын җиткерсә дә,
шунда ук теркәп куя, бер генә үтенечне дә, бер генә сүзне дә югалтмый иде. Кешеләргә гел
елмаеп эндәшергә яратты. Безгә дә: «Америкада, кирәкме- кирәкмиме, гел елмаялар. Эчегездә
ни кайнаса да, сез дә елмаегыз. Безгә бер килгән кеше сокланып, кабат-кабат килерлек, үзе
белән тагын биш кешене алып килерлек булсын», — ди торган иде. — ТРның атказанган
табибы, югары категорияле акушер-гинеколог Эльза Мөнәвировна Шәймәрданова
сүзләрендә дә якты хатирәләр генә чагыла.
ТРның атказанган табибы, югары категорияле табиб-физиотерапевт Зәмил Вахитович
Шәмсетдинов да шул ук фикерне кабатлый:
— Кимчелекле ягы? Үзен жәлләмәде ул, үзен сакламады, бөтен исәнлеген шушы
шифаханәгә бирде. Аның кабинетында кичке уннарга кадәр ут сүнми иде. Гел кешегә әйбәт
булсын дип яшәде, ял итүчеләрне дә, коллективны да, эшчеләрне дә кайгыртты. Германиядән
заманча аппаратуралар кайтарту артыннан да үзе йөрде. Түбән Новгород заводыннан
җиһазлар кайтарткач, шуннан ук профессорларны да чакырып, безгә лекцияләр укуны
оештырды, сөлек белән дәвалауны, озонотерапияне, спа-процедураларны кертте. Ул чит
илләргә барган вакытта татар иҗтимагый үзәгендә булып, андагыларны шифаханәгә
чакырып кайта иде. Шуңа күрә безгә Татарстаннан, Рәсәйдән генә түгел, Германия, Австралия,
Төркия, Франция кебек илләрдән дә киләләр. Фаяз Ибраһимовичның әле әллә нинди
проектлары бар иде, ачык бассейн, теннис корты, футбол, волейбол кыры төзү турында уйлап
йөри иде... Нишлисең, әйтәм бит, сакламады инде үзен, сакламады...
Кемдер аны кешеләргә яктылык өләшә-өләшә янып беткән шәм белән чагыштыра.
Кемдер атылган йолдызга тиңли, кемдер тоташ уттан гына торган янартауга охшата...
«Бәкер» шифаханәсенең данын ерак-еракка таратырга аның үзендә үк чыгучы ләм, зәңгәр
балчык, югары дәрәҗәдә минеральләшкән «Мацеста» тибындагы күкертле су, «Нафтуся»
формуласындагы Бәкер суы гына түгел, биредә эшләүче табибларның, гомумән,
хезмәткәрләрнең ихтирамлы карашы, җаваплылыгы, ачык йөзе ярдәм итә. Кем арбасына
АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА
162
утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит
— Фаяз Ибраһимович «мәктәбен» үткән коллектив үзе дә шифаханәгә гадәти эш урыны дип
кенә караудан күптән узган. Шулай булмаса, җитәкчеләрен югалткан көннәрдә үк, «Бәкер»нең
киләчәге өчен җан атып, аны җиде ятлар кулына тапшырырга теләмичә, тиз арада Марат Фаяз
улы Ибраһимовны үзләренә баш табиб итеп чакырырга дәррәу кузгалмаслар иде. Менә дигән
урында инде үз тормышын көйләп, җиң сызганып эшләп яткан ир-егеткә әлеге чакыру белән
бергә мең борчылу, мең икеләнү, мең уйлану да килеп ирешкәндер...
— Булды, барысы да булды: икеләнү дә, борчылу да... Тик эш, кайда эшләсәң дә, эш инде
ул. Чит кешедән калган урын түгел, таныш мохит — әтинең ничек эшләгәнен күреп тордым...
Санаторий — аның тагын бер баласы кебек иде бит, егерме ел буе тәрбияләде, үстерде. Эш дип
янды әти, шулай дип китеп тә барды. Тик бездә бит кешенең барыбер кадере юк, бигрәк тә
исән вакытта... Якты кеше иде әти, беркайчан да арыганын күрсәтмәде, позитив була белде.
Казанда укыган чакта, безнең янга әти килсә, кояш килеп кергәндәй була иде. «Нәрсә, зачётка
әзерләнәсезме? Бирәсез!» — дип шунда ук өметләндереп, көч биреп куя иде... Оныкларын бик
яратты. Берсендә безгә килгәч, минем кызым Диләрәдән көндәлеген сорап алды да:
«Билгеләрең әйбәт икән», — дип мактап, «гонорарын» да кыстырып куйды. Икенче килүенә
инде Диләрә үзе үк: «Дәү әти, көндәлекне карыйбызмы?»
— дип тора... Нәрсә дә булса уйладымы — әти аны барыбер эшли иде. Төзелеш эчендә дә гел
үзе кайнады. Мин еш кына: «Әти, сиңа «атказанган табиб» дигән исем генә җитми, «атказанган
төзүче» дигән исем дә бирергә кирәк», — дип көлә идем. Әтинең үзе исән чакта бер хыялы бар
иде: «Улым, санаторийны ышанычлы кешегә калдырасы килә, син кайтырсың инде», — ди
торган иде ул. Мин ризалашмадым: «Әти, үзең исән-сау гына эшлә әле», — дидем. Бераз
үпкәләгәндер дә инде, шулай да ул хакта бүтән сүз кузгатмадык. Мин «Газпром»ның
«Газовик» санаториенда баш табиб-директор булып эшли башлагач, бер-беребезгә
шалтыратмый калган көн юк иде, гел киңәшләшеп эшли идек... Нишлисең, менә, әтинең
вафатыннан соң кайтырга дигән тәкъдим булгач, кат-кат уйладым да ризалаштым.
...Коридорда, төп-төгәл бер ел элек, баш табиб дигән исем астында Фаяз Ибраһимовичның
фотосурәте эленеп торган. Язмыш кушуы буенча дилбегә Марат Фаязович кулына калгач,
әтисенең сурәтен каядыр читкә алып, инде аның сурәтен куярга җыенучыларга яңа җитәкче
шунда ук үз «шарт»ын әйтә: «Нәрсә дә булса уйлап табыгыз, әтине моннан беркая алып
ташлыйсы түгел!» Нәтиҗәдә шушы ук коридорда элекке баш табибка багышланган,
коллективның аңа булган хөрмәтен чагылдырган стенд барлыкка килә. Әлеге вакыйганы
телгә алуым артык вак нәрсә булып тоелырга мөмкин. Ләкин бер сүз яки бер гамәл аша
кешелеклелек төшенчәсе балкып торганда, әйтми каласы килми шул...
Аны барысы да сагыналар. «Бәкер»гә әллә ничәнче кат килүче авыруларга тиклем: «Фаяз
Ибраһимович очраса, хәлләребезне сорашмыйча үтеп китми иде. «Барысын да бирделәрме,
зарларыгыз юкмы?» ди торган иде. Юклыгына ышанасы килми, гел берәр җирдән килеп
чыгар төсле», — дип телгә алалар. Табиблар да шул ук сүзне кабатлый: «Без инде аның бөтен
җирдә булуына күнегеп беткән идек. Әле генә каршыңа очрап, сөйләшеп үтеп китә, бераздан
бөтенләй икенче почмакта пәйда була, аны әле монда, әле тегендә очратасың. Бер кеше түгел,
әллә ничәү диярсең...»
Биредә даими рәвештә үткәрелеп килгән бихисап матур бәйрәмнәрне дә, квартал саен
чыгып килүче «Бәкер сулышы» газетасын да, хәләл туклануны да Фаяз Ибраһимов исеме
белән бәйлиләр. Алтмыш яшендә хаҗ сәфәре кылган, Коръән тәфсирен укыган, Шөгердә
мәчет төзүдә турыдан-туры катнашып йөргән, туган авылы Ташкичү мәчетенә дә ярдәм
күрсәтеп торган, намазга өйрәнеп килгән баш табибның шифаханә ашханәсенә хәләл
ризыклар гына кертүенә, бер караганда, гаҗәпләнергә дә кирәкми. Икенче караганда, һаман
бер үк сорау башны талкый: боларның барысын күз уңыңда тотарга, барысына өлгерергә
кайлардан көч һәм сабырлык алып була соң? Йөрәк бит берәү генә, шагыйрь әйтмешли, «түгел
бит әллә ничә...»
Заманнан калышырга яратмаган табибның соңгы омтылышы (хәер, тәндә җан бар
чагында омтылышларның соңгысы буламы?) — өр-яңа веб-корпусны, «Карлыгач»ны аякка
бастыру. Инде барысы да кырык иләктән иләнгән, затлылык һәм зәвыклылык ягыннан да
кат-кат уйланылган, ничек тә Яңа елга тиклем өлгертәсе, ачасы, беренче кунакларга бүләк
итәсе иде үзен! Шушы теләк күкрәгендә янар учак булып дөрли, аякларга җилләр җитезлеге
бирә, сыкрап-сыктап үзен сиздергән йөрәгенә сабыр итәргә, түзеп торырга кушып, әлегә көч-
ҖЫР ДӘВАМ ИТӘ
163
егәр өсти. Югыйсә, ул йөрәкне тикшергән табиблар: «Тиз арада операциягә!» — дип үз
хөкемен чыгарды бит инде. «Карлыгач»ны гына ачып өлгертим, аннан соң үземне карармын,
ял итәрмен...»
— Нигә шулкадәр бөтен вагына тиклем кайгыртасың, Фаяз? Син китсәң, шунда ук
списать итеп бетерәләр бит барысын...
— Утырткан агачларымны кисеп бетерә алмаслар әле, Фирдәлия...
Иренең, бар дөньясын онытып, яңа корпус дип бәргәләнүен, сәер бер ашкыну белән
ашкынуын күңеле сизде микән Фирдәлия апаның? Бәлки, сизгәндер дә... Караңгы төндә аның
эштән кайтыр сәгатен минутын минутка ялгап көткәндә, телефоннан ничә шалтыратып,
җанга газиз тавышны ишетмәгәндә, бәгыре мең телемгә телгәләнүен үзе генә беләдер.
Билгесезлектән бәргәләнгән минутларында хәтерендә Фаязы белән төн утырып
сөйләшүләре, иренең: «Балаларга каты булдың, әйбәт итеп, тәрбияле итеп үстердең. Акыллы
булдың, урам сүзенә карамадың», — дигән сүзләре яңарып алгандыр...
«Киттең... Үзеңне сакламадың...» Бу сүзләр иреннәрдән түгел, җан түреннән илереп
ишетелә кебек. Аз гына, аз гына җитешмәде. «Карлыгач»ка канат җәйрәп ишекләрен ачарга
санаулы гына көннәр калган иде, дүртенче декабрьдән уникенче декабрьгә кадәр бер адым
түгел, йөрәк күтәрә алмас кичерешләр сыйган икән... Фаяз Ибраһимовичның туган авылында
аның җыр сүзләрен кайчандыр зур банерга язып куйган булганнар: «Таш киссәк тә, тау кичсәк
тә, кайтырбыз Ташкичүгә...» Кайтты. Мәңгелек моң, яктылык, кешелеклелек үрнәге булып, үз
туфрагына кайтты.
Кеше китә — җыры кала. Жыр булып, Марат белән Эльвираның Диләрәсе, Динәсе,
Данияры; Гөлназ белән Илдарның Дамиры, Мәдинәсе; Алмаз белән Лиянең Чыңгызы,
Мәликәсе калгандыр. Тау битендә яфрак лепердәтеп утырган мәгърур агачлар, догалы
чишмәләр калгандыр. Дүртенче «нарасые» булган, соңгы сулышы да шунда өзелгән «Бәкер»е
калгандыр... Дөньялыкта чагында һәр нияте, һәр уе тормышка ашып килгән Фаяз
Ибраһимовичның теләкләренә бакыйлыкта да киртәләр юк шикелле тоела. Жан-йөрәге
белән корган матурлык һәм саулык илен улының ышанычлы кулларына тапшырып калдыру
турында хыялланганы да, күрче, Аллаһы Тәгалә хозурына барып ирешкән.
***
...Күл читендә сагышланып утырган аккош күңелендә ниләр бар? Әле дә булса өзелгән
җырны юксынып моңлануымы? Әллә, күккә иңгән җаннар булып, «Яшисе килә!» дип эчке бер
моң белән иңрәп аваз салуымы?.. Чү, колагына ялгыш ишетелми бит, каяндыр, үзәкләрне
өзәрдәй итеп, җыр агыла. Аккошның каерылган канатлары җәя сыман киерелә; ул гына түгел,
күл буенда толымнарын юган таллар да, зекер әйтеп утырган агачлар да, көзге сагыш белән
сугарылган чатырлар да нидер көтеп тын кала:
Горурланам, әти, синең белән,
Кечкенәдән сиңа сокланам.
Гомерем буе мин көч алып яшим Синең биргән хәер-догаңнан.
Рәхмәт сиңа, әти, күңелемдә
Саклап йөртәм һәрбер сүзеңне.
Әгәр сайлап булса әтиләрне,
Сайлар идем барыбер сине...
Марат, Гөлназ, Алмаз бу җырны әтиләренең алтмыш яше тулган көненә багышлап,
өчәүләп җырлаганнар иде. Ялгыз аккошның яралы күңеленә беркадәр дәва булып, хәзер шул
җыр ишетелә иде...