ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

Былтыргы бәйгегә 10нчы санда йомгак ясадык. Җиңүчеләрнең, бер өлешенә бүләк
(журналыбыз чыгарган, «Яңа базар» дигән сатирик китап) тапшырылды инде. Казаннан
читтә яшәүчеләр үзләре яки туганнары-танышлары Казанга килгәч, редакциягә
керсеннәр иде (Декабристлар ур., 2, 89297245954 телефоны аша алдан багланышка керә
аласыз). Бу юлы алты җиңүче (бер — беренче, ике — икенче һәм өч өченче урыннар)
билгеләнәчәк. Әҗере булыр. Күләм бер журнал битеннән артмасын иде.
***
Бигрәк ваклана бу кеше дигәнең. Аңа акча кирәк, мал кирәк. Әйтерсең, дөнья
шулардан гына тора. Әй, сез, Адәм балалары! Җир йөзендә мәхәббәт бар!
Берсендә шулай...
***
— Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм! — диде Дамир.
— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе.
***
Үләм! Нәкъ шундый җете салават күпере! Аны күргәч, миңа ни дип әйткәнен
хәтерли микән Илсур?
***
Ул дерт итеп уянып китте. «Онытканмын бит!»
***
Синме соң бу, Сания? Хәтерлисеңме, беренче, иң беренче тапкыр очрашуга
барганда да, шушы көзге алдында озак кына басып торган идең бит...
***
Менә ничә көн инде Илсурның башында бер генә уй бөтерелә: калыргамы Х
сыйныфка, юкмы? Китсәң, БДИ бирүдән куркып киткән, диячәкләр. Калсаң...
***
Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аны
барсының да янәдән исенә төшерде.
***
Билгесезлек, мөгаен, иң авыр җәзадыр. Кайда ул? Ничек? Кем белән? Аны шушы
сораулар гына борчыды.
***
Зәринә барсын да бер минут эчендә югалтты: сумкасын да, телефонын да, акчасын
172
да... һәм чит шәһәр уртасында япа-ялгызы басып калды.
***
— Әгәр дә әбиләр кебек яулык бөркәнеп, төренеп йөри башлыйсың икән — мин
сине ташлыйм!—диде Азат каты гына итеп. — Әнә, дөньяда ниләр бара! Сиңа да
берәр сылтау табып бәйләнсәләр? — Кыз икеләнеп, юк, икеләнеп түгел, уйланып
калды.
***
«Син кайларда йөрисең икән?..» Бу җырны тыңлаганда, күзгә яшь килә... Яшь
килә, ә син килмисең. Ике ел инде менә...
***
Арттагы партадан чәчемнән тарткан иде ул. Борылып, акаеплар караган идем
үзенә... Чәч күптән кыскарды инде. Тик акыл гына кермәде шул һаман...
***
Чыгарылыш кичәсе безнең өчен кавышу кичәсе дә булды...
***
Кинәт кемдер күземне каплады. Шундый җылы, йомшак иде бу ике кул. Бик тә,
бик тә тансык иде миңа мондый җылы игътибар. Тик кем соң бу?
***
Бу заман кызы түгелдер инде мин. Кулъяулык чиктем әле менә. Тик ничекләр итеп
кулына тоттырыйм икән моны?
***
«Фәһим Габделәхәтович, минем белән калып шөгыльләнсәгез иде!» — менә
нинди язу тоттырган бит XI б дан Назлыкаева... Кирәк булыр инде, әйе, кинәт
«икеле»ләр ала башлады бит кызый.
***
Төбендә серле утлар янган кавыштырма казаны! Хыялга чумып, һәр кичне
егермешәр, утызар кат урап чыгам бит мин аны... Тукта, тукта, каршыга кем килә ул?
***
— И, зәңгәр күк! Утыз яшемә җитеп тә, үземә пар таба алмадым бит җирдә! Ай
кызын булса да төшер инде, ә? — шулай дип әйтүе булды, нәрсәгәдер сөртенеп,
мәтәлепләр китте Гафур!
— Хәлең ничек, абзый? «Скорый» чакырыйммы? — Бик тә матур иде бу тавыш!
***
Кайчан кияүгә чыгасың дип теңкәгә тия башлагач, хәйләсен таптым бит:
«Пенсиягә чыккач!» — дип җавап бирә башладым. Уйнап әйткәнем... утыз елдан соң
чынга ашмасынмы!
***
«Привет! Сколько лет, сколько зим! Таныдыңмы?» Йокыдан уяныр-уянмас,
күзләремне уа-уа, планшетымны табып алганда, әнә шундый хат килеп ирешкән иде.
Юк, танымадым. Ашыга-кабалана хәбәр иясенең фотоларын барларга керештем.
Булмас ла! Үзе микәнни? Үзгәргән...
***
«Элдеңме?!» — дип сүз башлады патрон. Аның исәнләшүе дә, таләбе дә, искәртүе
дә, сөйләшүне дәвам итүнең төп шарты да — һәммәсе шул сүзгә сыеп беткән иде.
***
...Ир дигәне җай гына үз көненә яшәп, бернинди наз, ярату хисләрен
тойдырмаганга илереп әйтте ул бу сүзләрне.
***
Бер елдан соң эзләп тапты ул Чыңгызын. Менә бергә булабыз, бәхетле тормыш
корабыз дигәндә генә, язмыш аларны кабат аерды. Мәңгегә...

Реклама