Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Ул чакта
Сентябрь ае. Бил каешы кебек ялтырап яткан асфальт юл таулар, гәрәбә сарылыкка манылган урманнар аша бара. Гариф ага Ахунов белән машинада Азнакай киңлекләрен тамаша кылырга чыкканбыз. Яңа гына мул табыннан кузгалгач, кәеф шәп, мин шигырь юллары сибәм:
Очты дөнья читлегеннән,
Тарсынып, күңлем кошы.

— Тукай бөек шул. Кирәк бит шулай галәми итеп әйтергә! — дип, Гариф ага тел шартлатып куя. Гадәттә, Гариф аганың сүзне тараурак тыңлавын беләм, ә монда — машинада ул какланган кебек утырырга мәҗбүр, тыңламый хәле юк, шуңа күрә яңа «патроннарны» чыгара торам.
Үлем-китемнәрне яза күрмә,
Мин кайтканчы, исән торсыннар.

— Бу кем шигыре? — дип, Гариф ага әсәренеп куя.
Мостай Кәримнең «Авылдашка хат»ы шушылай тәмамлана, дигәч: «Мостай олпат шул инде! Чынлап та шулай бит, авылыңа кайтасың, фәлән-фәләннәр ничек дип сорыйсың, ә кемдер күптән дөньядан киткән, ишетмәгәнсең, синең өчен ул һаман исән-сау булган. Менә бит, нинди мәгънәле шигырь...»
Туган ягым, — ап-ак табын, -
Ап-ак шәлеңне ябын,
Ап-ак шәлеңне ябын да
Шәмдәлләр булып кабын.

Бу юлларга сокланып, Гариф ага тагын бер тапкыр миннән кабатлатып тыңлады да шигырьнең Айдар Хәлимнеке икәнен белгәч, һич тә ышанырга теләмәде: «Ай-һай, ялгышмыйсыңмы? Аның шигырьләре бит... йомыркасын ашыгып әрчесәң, бәбкә җитлекмичә туа бит әле, — шундыйрак... Рифма, ритм ягыннан да аксак-туксак була торганые. Шаккатырдың син мине. Әйтергә кирәк әле Шаһидә апаңа, укып чыксын китабын. Аннары мин үз фикеремне белдерермен.
Тавышны көрәбрәк алып, мин тагын Гариф ага ягына шигъри сүз юлладым:
Бу җаныңны чайкап алыр өчен,
Дөнья агымсулар яраткан.

— Әйбәт. Бик мәгънәле әйтелгән. Бусын кемнеке дип белик?
— Хәсән Туфан.
— А-а, Туфан Туфан шул инде! — диде Гариф ага гамьле итеп, сакалы бар сыман, ияк очын сыпырып куйды.
Машина чокыр-чакырларны янтая-янтая үтеп, тигезлеккә чыккач, мин:
— Гариф ага, теге шигырь юлы Хәсән Туфанныкы түгел, минеке иде, — дидем.
Гариф ага башын артка ташлап, көлеп куйды да:
— Синеке булуына карамастан, әйбәт әйтелгән, — диде.

Көлеп калсыннар
Күңеленә көн нуры төшкән кеше генә шаян сүзне кабул итә, үзеннән дә, бүтәннән дә рәхәтләнеп көлә белә. Шикчел, сагаюлы, сәләте чамалы бәндә, гадәттә, һәр үткен сүздән дерт итеп китә, кара коелып чыга. Язучылар арасында да көлә белү ягыннан төрледән-төрлесе бар иде: партиягә тугры җитдилек битлеге киеп, Гариф Гобәй, Афзал Шамов кебек, тораташ калганнар да. Андыйлар коммунизмга барып җитеп, аяк салындырып утыргач кына рәхәтләнеп бер көләргә ниятләп яшәүчеләр кавеменнән иде.
Гариф ага Ахунов елгыр акыллы, уенчак уйлы, җиде айдан туган җитез кеше иде. Берничә язучы бергә җыелдымы — ул инде үзәктә, китә шау-гөр, сүз тоягы уйнату... Гариф ага, дәрәҗәле урындыклар биләвен дә онытып, башын артка ташлап, чатнатып көлә. Шулай, кинәнеп көлгәндә, кәефе шәплегенә көч өстәп, сынар аягын да күтәреп куйса, җинел-курач гәүдәсен үз күчәре тирәсендә бер әйләндереп тә чыгарса... бу инде тапкыр сүзне ошату, көлүнен ин югары кимәленә җитү билгесе.
Өлкән әдибебез Гариф ага Ахунов үзе хакындагы шаяртуларны да эчкерсез кабул итә иде.
Бервакыт Актёрлар йортында ШТМ (шаяннар, тапкырлар мәҗлесе) бара. Сәхнәдә — шагыйрь Зөлфәт, шулкадәр охшатып, Гариф Ахунов булып сөйли:
— Товарышши!
Я буду говорить по-русски, потому что среди нас есть русские писатели: Рустэм Кутуй и Диас Ва-ли-ев...
Товарышши!
У нашега многонационального татарскыга наруда есть па-га-вур-ка: адин рукаф пинжәкә никагда не бывает каруче другава рукава пинжәкә, так жы и у писателей: адин члин никогда не бывает ка-ру-че другава члина... союза писателей СССР. Но сриди поэтов есть и такие — дибаширы, пьяницы и хулиганы, это — Зульфат и Мударрис Агъ-ля-мов...
Зал рәхәт чигеп көлә, конкрет кешенең исемен әйтеп юморга кертүнең татарда беренче яралгысы бит әле бу. Сибгат ага Хәким, янәшәсендәге Гариф Ахуновка төртеп:
— Син, Гарифҗан, СССР Югары советы депутаты башың белән болай үзеңнән көлдермә, килешми бит, — ди.
— Яшь чакта көлеп калсыннар, — ди Гариф Ахунов. — Олыгайгач, үзләреннән көләрләр...
Атаклы «һә-әйй!»
дариф ага Ахунов кунакчыл, юмарт кеше иде. Уңайсызланырлык байлыгы булмагач, фатирына да язучыларны алып кайтып, сүздән, табын түгәрәклегеннән, үзе әйтмешли, җөдә тәм табып утыра белә иде ул.
Бервакыт ул безне (Разил Вәлиевне, Рафаэль Сәхәбиевне һәм мине) аулак өйгә дип алып кайтты. Без аңа фатирының бик кысан икәнен, хәзер инде зур фатирларга күченү дәвере икәнен сак кына искәртеп алдык...
— Миңа Арча поездларының тавышы ишетелеп тора. Моннан беркая да күченәсем килми, — диде Гариф ага.
Кичке уннарга кадәр бер-беребезне макташып утырдык. Ул табынга эләкмәгәннәр бәхетсез иде, чөнки иң акыллы, иң талантлы, иң әйбәтләр фәкать шушындагы без һәм без генә идек.
— Шаһидә апагыз дачада куна бүген, берүземә күңелсез, — дип, Гариф ага безне озата чыкты.
Җәйге җылы төнге урамнар буйлап әдәбият турында гәпләшеп шактый йөргәнбездер. Төнге уникеләрдә мин үзем яшәгән якка баручы соңгы трамвай белән кайтып киттем.
Иртәнге сәгать сигездә телефон чылтырый. Шаһидә апа тавышы: бераз кырыс таләпчәнлек тә, шул ук вакытта борчылу төсмере дә бар сыман.
— Гарифҗан абыең бүген өйдә кунмаган. Сирәк була торган хәл. Кайда икәнен син беләсең булыр...
Мин бу көтелмәгән сораудан куркып калдым. Шаһидә апа безнең өчен әби патша кебек
иде бит, аның кәефенә туры килмәү берәүне дә бизәми иде. Нидер әйткән булам, ә үзем кинәт кенә юкарып калган баш миемне бораулыйм.
— Шаһидә апа, Рафаэль Сәхәбиевларда түгел микән ул? — дим, икеләнеп.
Сәхәбинең кварталдагы биниһая зур йортта торуын чама белән аңлатам. Төгәл адрес, йорт номеры, этаж минем хәтер ятьмәсенә эләгә торган балыклар түгел шул.
Минем алама гына аңлатуым да яраган, эзләп тапкан бит Шаһидә апа. Ниагара шарлавыгы кебек галәмәт озын һәм биек йорт каршында фатир номерын инде кемнән сорап карыйм икән дип, чарасыз калып торганда... йөзләрчә тәрәзәнең кайсыдыр бер форточкасыннан бик тә таныш, бик тә кадерле «Һә-әәйй» дигән тавыш очып чыкмасынмы. Гарифҗанымны бик сагынганга колагыма ишетелгән сыман гына булгандыр дип, икеләнеп, сагаеп тыңлый башлаган Шаһидә апа.
Хикмәт шунда: табын бик күркәм булып, өстәл янындагы утырдашлар да ошап китеп, кәефе иң югары кимәлгә җиткән чакта Гариф ага бер җырны башкармыйча калмый иде:
Тып-тып кына басып килә
Көмеш тояк тулпар атым.

Ул аның соңгы ике юлын, шаяртып, болай дип тә тәмамлый торган иде:
Тып-тын гына кайтып киләм,
Кертерме дип өйгә хатын.

Шушы җырның алдагы ике юлын кабатлаганнан соң, ул, уң кулын өскә чөеп, күзләрен рәхәт кысып, үтә бер ихлас күтәренке хис белән: «Һә-әәйй!» — дип куя, бу инде җырның иң биек ноктасы була. Хәтта Илһам Шакиров үзе дә Гариф агадан: «Шул «һәй» дигән җирен тагын бер кабатла әле, күпме өйрәнеп карадым, әмма синең кебек булдырып булмый», — дип, кат-кат җырлата иде.
Менә Шаһидә апа да икенче тапкыр «һәй»нең кабатлануын көтеп, эчтән җырны көйләп тора икән. Кирәк бит, нәкъ көтелгән җирендә тегесеннән дә көчлерәк булып, «һәй» авазы шул мәлдә тәрәзәдән бәреп чыккан лабаса! Шаһидә апа сөекле Гарифҗанының кадерле авазын дөньяга очырып җибәргән тәрәзәнең җиденче катта, уңнан санаганда, 32 нчесе икәнен чамалап өлгергән.
Усаллыгын елмаюы артына яшереп, йодрыгын күңеленнән генә йомарлап килеп кергән Шаһидә апа. Аны мул табын, хуҗаларның ачык йөзе, Гарифҗанның: «Килдеңме, матурым», — дип каршы алуы чарасыз калдырган.
Хуҗаларның эчкерсез кунакчыллыгыннан, табынның гел яңарып торган нигъмәтеннән мәмнүн булып, Гариф ага белән Шаһидә апа кичке сәгать уннарда гына култыклашып кайтып киткәннәр.
Кайчакта искә төшәләр дә... Казандагы миллион тәрәзәнең берсеннән Гариф аганың әнә шул атаклы «Һә-әәйй»е яңгырап куяр сыман...
Юк шул инде. Кайтавазы гына хәтердә.


Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.