Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МӘКАЛЬ ӨМӘСЕ

Кемнең кулында, шуның авызында ди. Өмә озак бармас ул. Без, журнал егетләре дә, кулда чакта тагын бер кат (үткән елның 9нчы санында мәкаль тупламабыз чыккан иде инде) мәкальләребезне биреп калыйк әле! Сез дә йоклап ятмагыз, кадерле авторларыбыз һәм укучыларыбыз. Соң булса да, уң булсын дип килеп, поездның төтенен генә күреп калучылар күп булган ул дөньяда. Хәрәкәттә бәрәкәт, йөргән аякка — җсим, чапкан каләмгә мәкаль иярсен — XXI гасыр мәкальләре! Өстәп-өстәп җибәрегез. Мәкаль капчыгыбыз, ягъни чыгасы мәкаль китабыбыз мөмкин кадәр
тулырак булсын!
***
• Җаның саклау — Аллаһыдан,
Тәнең саклау — үзеңнән...
Җаның сатмау — Аллаһыдан,
Тәнең сатмау — үзеңнән.
• Җан әҗәткә бирелми.
• Чирканганга чир тиз йога.
• Астыртын астан кисәр.
• Шигең булса ачык — ишегең булсын ябык.
• Астыртынның күзе кызар, йөзе кызармас...
• Азгынның тезгене юк.
• Бур базында бар да бар...
• Сабыр сорамас, алмыйча да калмас...
• Сабыр куесын кабыр.
• Сабырның сыеры да сөзешмәс.
• Сабыр Себердә дә сабыр.
• Сабырсызның сүзе селтеле.
• Кемнедер ярату да үзеңне яратудан башлана...
• Үзен яратмаган — беркемне яратмас...
• Ришвәтенә күрә базары...
Мөхәммәт МИРЗА


***
• Гел өргән эткә куркак песи дә ияләнә.
• Эре җиләк үсә торыр, кечкенәсе пешә торыр.
• Сул күршеңә керсәң, уң күршеңнән ерагаерсың.
• Су — чокырга, чебен кутырга җыела.
• Дусларыңны мәҗлес ахырында сана.
• Яңа хәбәр ялганнан арынмас.
• Икмәк белән пычак бер табында.
• Татар түрә булса, түргә туганнарын тезәр.
• Яратмаган кеше белән яшәү — ялгызлыкның бер төре.
• Дустыңның чын йөзен күрәсең килсә, сораганын бирми кара.
• Сатып алалмаса, сатылып ала.
Камил КӘРИМОВ

***
• Йөрәкнең яше юк.
• Авыл ахмаксыз, юллар җүләрсез булмый.
• Яшьли сөйгән ярлар яшьлектә кала.
• Игә килмәгән игелек кылмас.
• Иң кыска юл — тайгак юл.
• Һәр кәҗәнең үз мазасы1.
• Тургайга туп атмыйлар.
• Теш бетә — баш бетми, баш бетә — эш бетми.
Вакыйф НУРИЕВ


***
• Нәфес белми тәнәфес.
• Иблис коды: «Өр-яңа мода!»
• Гыйбрәт алмас егылудан туктамас.
• Үзең җилфердәмә, эшең җилфердәсен.
• Синең саулыкны күршең кайгыртмас.
• Юньсез адәм — бер бәла, юньсез түрә — мең бәла.
• Татар түрәсе түргә урыс чабатасын эләр.
• Гадел сүздән курыккан журналист иблискә хезмәт итә.
• Санак33 34 — гуҗ тамак: үсмерләрне йота да куя.
• Һәркемнең үз бәхет бизмәне.
• Авыр чакта җыр көйләп йөр.
• Бик авырда — ела, күз түзәр ул.
• Куаныч юкта юаныч та шәп.
Рәфикъ ЮНЫС
Күп еллар буена авылдан авылга йөреп, мәкальләр, әйтемнәр, фразеологизмнар җыйган Нәкый ага Исәнбәтнең өч томлы, 2887 битле, 35670 мәкальле титаник хезмәте бу!