Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Һади ТАКТАШ
Чәчәк кебек матур дуңгызлар

Ах җир! Ах җир,
Синең матурлыгың
Шундый тигез итеп таралган,

Һәр дуңгызың, һәрбер песи кызың
Чәчәк кебек матур яралган.
Алай ук түгел түгелен дә, мин Казаннан киткәндә шундыйрак бер шигырь язып, «Авыл
яшьләре» журналына биреп киткән идем.
Хәзер алай түгеллегенә ышанам инде.
Саратовтан Идел аркылы Покровский станциясенә чыктым. Моннан Әстерхан поезды
китәчәк. Поездны Иделнең ярына ук китереп туктаттылар. Без утыру белән, поезд акрын гына
Покровский станциясенә тартылды.
Станциягә җитү белән вагоннарда шау-шу башланды. Тәрәзәдән Иделне рәхәтләнеп карап
килгән минем күршем ашыгып-ашыгып тәрәзәне яба башлады. Мин нәрсә булуын уйлап өлгерә
алмадым, вагон тәрәзеннән килеп кергән кабахәт исле газдан буыла башладым. Вагоннарда
тавыш купты. Кемнәрдер станция начальнигын сүгәргә тотындылар. Мин тәрәзәдән карадым.
Безнең вагоннар белән беррәттән чәчәк кебек матур дуңгызлар төялгән иллеләп вагон туктаган.
Алардан чыккан ис бөтен станцияне каплап алган.
Булдыксыз станция начальнигы, аларны ераграк бер җиргә туктаттыру турында уйлый
алмаган, күрәсең.
Поезд кузгалды, караңгылыкны ярып, Әстерхан кырларына тәгәрәде. Идел безне тыныч
килеш озатып калды.
Бәхетле Идел.


Мөдәррис ӘГЪЛӘМ
Биеклек авыруы бар,
Бөеклек авыруы;
Хет нәрсә генә дисәң дә, Бик авыр авыруы.

***
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ

«Локман Хәким нәсыйхәтләре» дигән китаптан
— 5тием, син нинди акыл иясе, әмма кешеләр синең турыда теләсә нәрсә сөйли, сәбәбе
нәрсәдә икән? — дип мөрәҗәгать иткән улы Локман Хәкимгә.
— Улым, кеше фикерен ишетәсең килсә, әйдә, юлга чыгабыз, — дигән әтисе.
Локман Хәким ишәккә атланган, малае янәшә бара икән.Кешеләр:
— Нинди мәгънәсез адәм, үзе утырган, малае җәяүләп бара, — диләр икән.
— Ишеттеңме? Хәзер инде син утыр, мин җәяүләп барыйм, — дигән атасы. Болар юлны
дәвам итә. Очраган кешеләр:
— Нинди әдәпсез малай, атасы җәяүләп бара, улы утырган, — дип гаепләгән. Шуннан
болар ишәккә икәүләп атланганнар. Кешеләр:
— Нинди мәрхәмәтсез бәндәләр, бер ишәккә икәүләп утырганнар, — дип ишәкне
162
жәлләгәннәр. Болар төшеп, ишәк янәшәсеннән бара башлагач, кешеләр:
— Кара инде бу җүләрләрне, ишәкләре дә бар, җәяүләп баралар, — дип көлә икән.
Локман Хәким кызык итеп, ишәкне күтәреп, җилкәсенә салган. Ишәк куркып сикергән,
ерак түгел текә яр икән, шуннан мәтәлеп төшеп җан биргән.
— Улым, — дигән Локман Хәким. — Кеше сүзенә карамыйча, үзебезчә эшләсәк, максатка
ирешер идек, кеше сүзенә карап ишәксез дә калдык, — дигән.
Һәркем үз дәрәҗәсенә карап киңәш бирә, үзенә карап башкаларны бәяли. Бүген Интернет
дигән нигъмәт бар. Күпләр шул нигъмәттән унитаз ясый. Тираж өчен күп кенә газеталар да
интернет белән ярыша. Аллаһ бар. Ул гына гадел хөкем итүче. Аның урынына үзегезне куеп,
кешеләр турында хөкем чыгарабыз дип, начарлык таратып харап була күрмәгез. Бар нәрсә дә
үзеңә кайта. Кыямәт көнендә һәр сүзең өчен җавап тотасы бар.
«Берәү берәүнең кимчелеген яшерсә, Аллаһ Кыямәт көнендә аның бар гөнаһын яшерер»
(Хәдис).


Айдар ХӘЛИМ
Әмирхан Еники һәм мин

Без якташым Әмирхан абзый белән
Әдәбиятта кердек эчкә.
Ул пышылдап нечкә булса,

Мин кычкырып нечкә.

Айдар Хәлимдә дә булган булыр иде Нобель премиясе.
Булган булса «Иосиф Бродский» сымак Исем-фамилиясе.


Марсель ГАЛИЕВ
Җиңүче

Әлмәтнең гөрләгән еллары...
Гариф Ахунов язучыларның Әлмәт бүлегендә җаваплы секретарь булып эшләгәндә (узган
гасырның алтмышынчы еллар азагы, Казаннан кунаклар килеп төшә. Гомәр Бәширов, Мирсәй
Әмир кебек өлкән әдипләр. Туфан Миңнуллин, Гәрәй Рәхим кебек яшьләре дә бар арада.
Бер автобус халыкны Гариф Ахунов, Әлмәт тирәләрен күрсәтергә дип, сәяхәткә алып чыга.
Язучы кавеме тик кенә бара аламыни. Нәрсә күренә, шуңа кем отышлы рифма табып
дүртьюллык яза ала, дигән конкурс игълан ителә. Нинди генә рифмалар табылмый.
Кырда тезелеп киткән факеллар күренгәч, Гариф Ахунов:
— Җәмәгать, менә минем «Утлар яна учакта» дигән пьесага кергән факеллар шушы инде,
— ди.
Язучылар байрак кебек җилфердәп янган ярсу ялкынлы факелларга исе китеп карап
баралар, ул арада Гәрәй Рәхим мул борын куышлыгы эченнән мәгълүм җырны көйләп ала:
— Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар көчле җилләрдә...
Бераздан Туфан Миңнуллинның гөрелдек тавышы ишетелә:
— «Утлар яна учакта», — дип
Язды Ахун.
Без кабызган утлар түгел,
Сүнсен нахун!
8 * *
Аһ, кыен икән бу дөньяда даһи булу — Көн-төн йөгертәләр.
Миңа биргән чәчәк савытларын да Күтәртеп кире китертәләр.
163
Автобус эче бер мәлгә тын кала. Бераздан Мирсәй Әмирнең юаш тавышы ишетелә:
— Соңгы ике юлын тагын бер кабатла әле, Туфан энем.
Бу юлы Туфан Миңнуллинның «Сүнсен нахун»ы игътибар үзәгенә төшеп ярыла. Иң
беренче Гариф Ахунов үзе, башын артка ташлап, чытырдап көлеп җибәрә, аннары дәррәү
купкан көлү шарлавыгыннан автобус чайкала башлый.
Гадәттәгечә, Туфан Миңнуллин шигыре җиңеп чыга.


Мөхәммәт МИРЗА
Ямаулы янчыктан

***
С/'^чудан ачылган авыз төче сүз әйтмәс.
***
Сүздән ботка пешереп була, ашап булмый.
***
Кыек утырып, туры сөйләргә тырышучыны бөкресе фаш итәр.
***
Шагыйрь — шәрабсез дә сәрхуш.
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.