Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪНӘ

Фани дөньяның барлыкка килүе
Фани дөнья булмаган чакта ни-нәрсә булды икән?
«Чакта» дип язып куйдым да, уйга калдым, «чак» үзе вакыт төшенчәсе бит, «бала чакта
(вакытта), ул чагында (ул вакытта) дип сөйлибез түгелме? Матдә, дөнья булмагач, вакыт та
була алмый бит. Матдә, вакыт фәза (пространство), бушлык бер-берсеннән аерылгысыз.
Бушлык булсын өчен ике матдәнең (ике ноктаның, ике җисемнең) булуы шарт. Матдә
булмаганда фәза да (аралык та) юк, вакыт та юк. Димәк, «фани дөнья булмаганда» яки «фани
дөнья булганчы» дияргә кирәктер, мөгаен.
Фани дөнья булмаганда күкләрне, Кояшны, Айны, Җирне яралтканчы ни булган? Матдә
юк, җисемнәр юк, кешеләр юк, дөнья юк. Аллаһы Тәгалә бар. Акыл-Зиһен, Мәгълүмат, Мәгънә
бар. Без бүгенге белемебез, бүгенге аңыбыз белән Алланың нинди сыйфатта булганын тәгаен
күз алдына китерә алмыйбыз. Бушлык булганмы? Аллаһы Тәгалә булгач, бүгенге төшенчәдәге
бушлык була аламы? Шушы Бөек Акыл, Бөек Гыйлем, Бөек Мәгънә — Идея эчендә булачак
матдә — галәмнәр туплангандыр, ихтимал. Ул матдә без уйлаганча түгелдер, башка, безгә
аңлашылмый торган шәкелдәдер. Әйтик, уйны ничек күз алдына китереп була? Уй бар бит,
фикер бар бит, уй фикер нинди сыйфатта? Аның формуласын ничек язарга?
Бохари туплаган хәдисләр китабында әйтелә:
Иң-иң әүвәлдә Аллаһы Тәгалә генә булган. Аннан башка һичкем һәм һичнәрсә дә булмаган.
Димәк, матдә булмаган, матдә булмагач, вакыт та булмаган. Аллаһы Тәгалә вакыттан
башка яшәгәнме?
Аллаһы Тәгалә:
— Бар бул! — ди һәм юк дәрәҗәсендәге матдә барлыкка килә, шул ноктада булачак Әсман,
булачак Киек Каз Юлы, булачак Кояш системасы, булачак Җир өчен дә матдә була.
Галәмнең яралтылышы турында фән нәрсә ди соң?
Фәнни-гыйльми ачышлар Коръәндә әйтелгәннәр, ишарәләр, кинаяләр белән туры киләме?
Галим, физик-теоретик Владлен Сергеевич Барашенков «Вселенная в электроне»
(«Электрон эчендәге Бөек Галәм») исемле китабында менә ничек яза:
«Атом-төш физикасы өлкәсендәге атаклы галим Фридман чагыштырмалылык теориясе
тигезләмәләрен чишә һәм галим бу чишелештә үзенчәлекле бер нокта барлыгын күрә. Шул
тигезләмә чишелешендә Галәмнең радиусы «0» икәне ачыклана. Ә шул нульның тыгызлыгы
(нульдәге матдәнең тыгызлыгы) чиксезлекне күрсәтә. Юк дәрәҗәсендәге кечкенә нокта
котчыккыч тыгыз матдәне үз эченә ала икән. Тигезләмәләрдән күренгәнчә, әнә шул юк
дәрәҗәсендәге нокта мизгел эчендә, ниндидер сәбәпләр аркасында, шарчыкка әверелә, шул
шарчык зурая, киңәя, арта бара. Бу нокта киңәя башлаганчы вакыт та, фәза (пространство)
да булмый әле. Галәм кечкенә ноктадан төрле якка сибелеп, сабын күбеге кебек кабара
башлый. Бу шартлауның сәбәбен теория аңлата алмый.
Из вещества, которое возникло буквально из пустоты, в дальнейшем образовались
галактики, звёзды, планеты окружающего нас мира... Это может показаться невозможным
— как это, весомая материя и вдруг. из пустоты? Однако, для этого есть веские основания.
(В. С. Барашенков, физик-ядерщик. «Вселенная в электроне», стр. 176, 239).
Америка галиме, физик Гамов әйтә:
— Әсманның барлыкка килүе котчыккыч зур шартлау нәтиҗәсендә булган.
Дәвамы. Башы 2014 елның 7нче санында.
Шартлаган нәрсә ул — матдәнең борынгы токымыдыр. Котчыккыч зур температура һәм
каты басым аркасында атом матдәсе «кайнап» чыга. Һәм утлы шар барлыкка килә. Шул
утлы шарда атом төшләренең катнашы хасил була вә башка төрле химик процесслар
барлыкка килә. Шул утлы шар котчыккыч зур тизлек белән киңәя, «кабара», төрле якка сибелә,
чиксез Галәм барлыкка килә. Шартлаудан соң як-якка сибелгән материядән галактикалар,
кояш системалары, Киек Каз юлы хасил була. Һәм ул җисемнәр бер-берсеннән зур тизлек белән
ерагая баралар. Бөек Әсманның чикләрендә матдәнең тизлеге яктылык тизлегенә тәңгәл.
Заман фәнендә Әсмамның киңәя баруы, җисемнәрнең зур тизлек белән бер-берләреннән
ерагая баруы турында шикләнергә урын калдырмый торган ачышлар ясалды.
142
Ә Коръәндә исә, 51 (Зарият-Киңәйту) сүрәсе, 47 аять, болай язылган:
Кодрәтебез илә Күкне чиксез киң итеп ясадык, Без — киңәйтүче.
Фәнни ачышларның Коръән әйткәннәр белән тәңгәл килүенә шаккатасың, Валлаһи!
Иң баштагы чорында Әсман (Вселенная) водород белән аз-маз гелийның газ катнашы
рәвешендә булган. Шушы масса әкрен генә үз күчәрендә әйләнә торган. Соңыннан ул күп төрле
өлешләргә бүлгәләнеп, аерым өлешләре Кояш массасыннан 100 млрд тапкыр зуррак булып,
тора-бара Галактикалар төзү өчен материал булганнар.
Морис Бюкай. Библия, Коран и наука. 201 бит.
Әсманны, ягъни чиксез Бөек Галәмне барлыкка китергәннән соң Аллаһы Тәгалә Җирне бар
итә.
Аннан соң томан-төтен хәлендәге Күккә теләген юнәлтте. Күкләрне, Җирне, алар
арасындагыларны Без Хакыйкать буларак, тәртип иттек һәм мәгълүм бер мөддәткә
чаклы хәрәкәт итсеннәр, дип яралттык.
11 (Фуссиләт) 41.
«Мәгълүм бер мөддәткә чаклы» дигән җөмлә Галәмнең бетәчәге, юкка чыгачагы турында
сөйли. Ахырзаман турында Коръәндә сүз байтак.
Коръәннең Бәкарә сүрәсендә (22 аять) Аллаһы Тәгалә әйтә:
Ул (Аллаһ) сезнең өчен Җирне бер ястык кебек түшәде. Күк бинасын корып куйды.
(Әл-арда фираашәү — ястык кебек итеп түшәде. Бу кәлимәне төрлечә тәрҗемә итәләр —
«түшәк итеп җәйде, ястык, келәм кебек» нөсхәләре дә очрый.)
Аллаһы Тәгалә әйтә:
Күрмисезмени, Аллаһ җиде кат күкне бер-берсенә яраштырып ясады.
71 (Нух) 15.
Галактикалар (күкләр) коточкыч зур тизлек белән бер-берсеннән ерагая бара, дидек.
— Яктылык тизлеге белән ерагая барган күкләр җиде кат кына була алмый.
— Коръәнне француз теленә тәрҗемә иткән галим Хәмидулла хәзрәт «7» саны гарәп
телендә күплекне-чиксезлекне аңлата, ди. Әйтик, Ана телебездә дә «кырыкмаса-кырык»
гыйбарәсе төгәл «кырык»ны күз алдында тотмый, ә күплекне аңлата... Әйе, Аллаһы Тәгалә
барлыкка китергән юк дәрәҗәсендәге матдә ноктасы киңәя, шартлый һәм галактикалар пәйда
була, алар зур тизлек белән ерагая бара. Безнең Галактика — «Киек Каз юлы», аның составында
Кояш системасы, Кояш системасында Җир шары бар.
Әллә соң ул имансызлар күкләр белән Җирнең кайчандыр бергә укмашкан хәлдә
булганын белмиләрме? Без аларны аердык та, һәр тереклекне дымнан яралттык.
21 (Әнбия) 30.
Язулы кәгазьне ничек итеп төрәләр, Без дә ул (Ахырзаман) Көнне күкләрне шулай
төрербез. Иң башта ясый башлагандагы хәленә китерербез.
21 (Әнбия) 104.
Кыямәт көнендә Җирйөзе Аның учында булачак. Күкләр Аның уң кулы белән
бөктәрләгән кәгазь кебек бөгәрләнәчәк.
39 (Зүмара) 67.
Ягъни дөнья бетәчәк. Кайчан бетәчәк ул? Нәмәгълүмдер. Ләкин бераз чамаларга була.
Мөхәммәд (с.г.в.) соңгы пәйгамбәр, Ахырзаман пәйгамбәре. Халык арасында таралган
риваятьләр һәм кайбер хәдисләр әйтә ки: ахырзаман алдыннан ата — улны, ана кызны белмәс
(үз кызы белән җенси мөнәсәбәткә кергән аталар, үз уллары белән торучы аналар турында),
кешеләр бер-берсен диварлар аша күрер (телевидение), еланнар кеше кабыгына кереп бетәр
һәм бер-берсен чага башлаячаклар (кешеләр арасындагы миһербансызлыкның, рәхимсезлекнең
арта баруы, сәбәпле һәм сәбәпсез җинаять кылуларның ишәюе) һәм башка галәмәтләр
Ахырзаманның якында гына икәненә ишарә ясый.
Аллаһы Тәгалә күренеп торучы күкләрне терәксез (тотрыклы) итеп яралтты. Сез
чайкалмасын өчен, Җирне каты-нык баганалар (таулар) белән терәтте.
31 (Локман) 10.
Шушы аятьтә Галәмнең сере ачыла. Терәксез күкләр, Җирне гарасатлы калтыранулардан
тотып торучы таулар, Галәмнең гравитацион тарту көчләре, үзәктән куу, үзәккә тартылу
куәтләре, тауларның тамыры, чыннан да, Җирнең үзәгенә хәтле сузылганлыклары, шуның
аркасында Җир өстендәге хәтәр хәрәкәтләнүләрне тыеп торулары Коръән иңгән заманнардан
күп вакытлар узгач кына, чын фәнни ачышлар белән расланды.
Коръәндәге һәм Сөннәдәге билгеләр (ишарәләр) буенча уздырылган Бишенче халыкара
конференция комиссиясенең материаллары. 1993.
Кат-кат күкләр: Галәм, Әсман (Вселенная) булдырылды, Җир Кояш системасына куелды,
төннәрен яктыртыр өчен Ай иярчене Җиргә тагылды.
143
Бүгенге галимнәр дә дөньяның төтен-томаннан башланганын раслый.
Фән дә, Коръәндә әйтелгәнчә, дөньяның вакытлыча гына булганын исбатлый. Радиоактив
кисәкчекләр заманнар узгач, таркалып юкка чыгачак, шулай итеп, бөтен атомнар да таркалачак,
Галәм, Әсман юкка чыгачак.
Аллаһ Кояшны яктылык чыганагы итеп кабызды, Айны нурлы итеп яралтты,
елларның, санын вә хисабын белер өчен, Айга фасыллар тәгаенләде.
10 (Юныс) 5.
Коперникка кадәр 150 ел әүвәл татар шагыйре, татар галиме Сәйф Сараи Җирнең Кояш
тирәли әйләнгәнен язып чыга. Аңа кадәр Галәмнең мәркәзе Җир саналган, Кояш Җир тирәли
әйләнә, дип уйлаганнар. Әмма галимнәрнең озак еллар күзәтүенчә Галәмнең гаять киң, зур
икәне ачыклана барган. Бу зураюның Бөек Шартлау (Биг Бәңг) нәтиҗәсе икәнен дә
ачыкладылар.
Коперникка чаклы татар кешесенең Җирнең Кояш тирәли әйләнгәнен әйткәнен ишеткәч,
Макс шаркылдап көлде. Мин аңа Сәйф Сараиның китабын алып, гарәпчә, кириллча язуларны
күрсәттем, тәрҗемәчебез дә үз күзләренә ышанмады.
Макс әйтте:
— Ә ни сәбәпле татарлар бу ачыш турында патент алмаганнар? — диде.
— Европалылар шәрык халыкларын, татарларны кешегә санамаганга! — дидем.
Татуланырга чәй ярдәм итте. Чәй яңартканнан соң әңгәмәбезне дәвам иттек.
Кояш атом-төш реакциясе аркасында үзе яктылык чыганагы булып тора, ә Ай яктылыгы
бары тик Кояштан алган нур балкышы гына. Димәк, бу аятьтә Җирнең, Айның яктырткыч
буларак, мөстәкыйль түгел, бәлки Кояш тирәли әйләнергә мәҗбүр җисемнәр икәненә киная
күрербез һәм бу мәгълүматны иң беренчеләрдән татар шагыйре Сәйф Сараи язып калдырган,
дидек.
Коръән сүзләре фәнни ачышлар, астрономия, атом-төш физикасы ачышларына каршы
килми, киресенчә, Коръән ул ачышларның булачагын алдан әйтә. Библиядән аермалы буларак,
Коръәннең фәнгә каршы килмәве турында бик күп галимнәр язып чыкты. Бу турыда христиан
галиме Морис Бюкайның «Библия, Коран и наука» исемле китабында ачык, дәлилле итеп
язылган.
Әле генә телгә алынган аятьтә Җир җанварлар, үсемлекләр белән баетылды. Аллаһы Тәгалә
(Аң-Зиһен-Фикер) ялгыз түгел, хәзер Галәм, Әсман, Киек Каз Юлы, Кояш системасы, Җир бар.
Бары тик Адәмне генә барлыкка китерәсе калды.

Дәвамы киләсе саннарда.