Логотип Казан Утлары
Роман

ГАРАСАТ (дәвамы)


Кырмыска оясы
Ә каберне кем актарып атканны авыл халкының да беләсе килә иде. Әллүкинең, бигрәк тә Әбелхәят чишмәсенең кая китеп юк булганлыгын беләселәре килә. Соң! Шулай булмыйча! Соңгы вакытларда Байтамак гел табышмакка әйләнде. Полиция, үзләре әйткәнчә, Борисны үтергән җинаятьчене дә көне-төне эзли. Менә-менә очы табылды дигәндә генә — әйтерсең, әлеге серле йомгак белән тол хатын Саниянең ата мәчесе уйный! — ул шундук югала да. Тагын эзли башлыйлар. Халык: «Элеккеге Хәйбүш милиционер малае полиция Мирза да тапмагач инде җинаятьчене!» — дип шаклар ката. Чөнки моңарчы участковый булып торган милиционер Хәйбулланың малае туганда ук шымчы булып туган, аның борыны этнеке кебек ис сизә , күзләре исә лачынныкы сыман үткен дип сөйлиләр! Тик Хәйбүш малаеның башы-аягы илә җинаятьне ачу белән шөгыльләнергә вакыты җитеп бетми: ул өйрәнә! Башкалардан! Телевидениенең барлык каналларыннан да инде икенче дистә ел барган милиция-полиция турындагы фильмнарны җентекләп карый, кинодагы һәр ачылган җинаятьне анализлап, үзенең кызыл тышлы дәфтәренә теркәп бара!.. Кирәк урында кино төшерүчеләр белән бәхәскә керергә дә ярата, аларның дөрес түгел , үзенең хаклы икәнлеген дәлилләп , сценарий авторларына, режиссёрларга озын-озын хатлар яудыра иде...
Байтимер, аптыраганнан, җинаятьчене табучыга бер миллион сум бүләк вәгъдә итте. Бу бик зур акча иде. Авыл халкы бу юлы Хәйбүш малаена көнләшеп карады: «Табачак һәм теге миллионны кесәсенә тыгып та куячак!»
Ә Әллүки күлен кире үз урынына кайтарган кешегә нинди бүләк булачак? Бу хакта Байтимергә Камай әйтеп ташлады һәм шундук нигә әйткәненә үзе дә үкенеп куйды: Әллүки Борис фаҗигасе кебек үк Баймурзинның бәгырь үзәгендә таш булып каткан бер кайгы иде. Чөнки әнә нинди сүзләр йөри бит: имеш, Байтимер кайтып, үзенең агрофирмалары, агрошәһәрчекләре белән бу як халкының башын катырмаган булса, мондый хәлләр, бәлкем, килеп тә чыкмас иде! Кырмыска оясын шул кайтып бутый башлады бит! Самолётларында гына очса иде шунда канә! Очалар бит әнә! Чуваш теге заманда ук галәмгә менде! Хатын-кызлар очты
Ахыры. Башы 5, 6, 7 саннарда.
галәмгә! Типсә тимер өзәрлек Байбулат малае, космонавт булып күкрәк киереп йөрисе урынга, тирес корты кебек җирдә казынырга кереште!
Халыкның теле ачы иде, усал иде һәм, бәлки, алар хаклыдыр да әле? Алайса нигә космонавтлар төркеме турында бер дә сөйләми ул Камайга?! Шул хакта сүз чыгуга,
Зиннур Хөснияр
90
кинәт кенә тел яшерә, сер саклый, янәмәсе! Ул сер түгел, сер ул, әнә, элеккеге Әллүки урынында, сер ул зират буенда Борис гәүдәсе табылган урында, сер ул Алтын Бәртәскә кайтып оялаган «шайка»ның кыланышлары! Вәт ичмасам болар чып-чын серләр!..
— Бүләкне ике миллион итмисеңме, Байтимер абый? — диде Камай.
— Өч итәбез! — диде Байтимер ачу белән. Байтимер бик итагатьле, әдәпле кеше булса да, соңгы вакытта холкында дуамаллык төсмерләре дә чагыла башлады. Бала башы кадәр йодрыгы белән бер китереп сукса, кабан дуңгызын бәреп үтерә алыр иде. Ләкин моңарчы беркайчан да тугарылганы булмады, хәзер менә исә еш кына, иреннәрен кысып, тешләрен чыкырдата торган булып китте. Чөнки Байтамактагы бу сәер хәлләрнең сәбәпчесе итеп, чыннан да, үзен саный башлаган иде бугай ул?!
Нәрсә булса да эшләргә кирәк иде! Монысы көн кебек ачык мәсьәлә! Халыкның тамагын ипи белән туйдырып кына гасыр буе җыелып килгән тузанны кагып булмый, күрәсең. Җәмил хәзрәт хаклыдыр: Гарасат төтене бар Рәсәй күген каплап алган да Җиргә аның аша Кояш нурлары үтеп керә алмыйлар! Нурлы фәрештәләр үтеп керә алмый адәм балалары янына! Җәмил хәзрәт элеккеге күл булган урынга барып Коръән чыгарга ниятләде. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен!.. Байтимернең саулыгы-сәламәтлеге өчен... Аллаһы кабул итсен!.. Сәдакасын Байтимер үз куллары белән бирергә дип ниятләде...
Тик аңа кадәр... Әйе, Алтын Бәртәстәге «Әл-Рахим-Иуда» шайкасы аның бик эчен пошырды. Ул, хәрби офицер буларак, бер план корды. Әлеге план аннан башка тагын Камайга гына билгеле. «Кырмыска оясын тузгытырга вакыт!» дигән карарга килде алар.
Ишегалды өстендә вертолёт асылынды, шуның артыннан ук тирә-юньне ак төтен каплап алды! Камай биек таш койма аша кулындагы соңгы «төтен җайланмасын» ыргытты да:
— Гарасат төтене килә өстегезгә! Кача алсагыз, тизрәк качып котылыгыз! — диде.
Вертолёт коттеджга терәп салынган махсус мәйданчыкка төшеп утырды. «Әллә Абрек Хөллиев яңадан терелеп кайтканмы?!» — дип аптырашты алтынбәртәсләр. Чөнки вертолёт белән шул рәвешле өенә элек ул гына кайта торган иде. Шуның артыннан ук ишегалды өстендә икенче вертолёт пәйда булды һәм аннан бау баскыч суздылар. Беркавымнан әлеге баскычның очында чәбәләнгән бер адәм күренде, аны вертолёт ишегеннән эчкә суырып алдылар.
— Мин хәзер үк Әл-Раисоффка шалтыратам! Җибәрегез мине! — дип боерды вертолёт эчендәге Радий.
— Хет шунда әллә кемгә шалтырат! — дип җавап кайтардылар аңа!
— Сез ни имеете право! Миңа шалтыратырга мөмкинлек бирегез! Ул сезгә барысын да аңлатыр!
— Кем соң ул синең Әл-Раисоффың?
— Сөләйман Әл-Раисофф ул — КГБшник!
— КГБ?! Син нәрсә, абзый, ычкындыңмы әллә?! КГБ күптән юк инде ул! ФСБ! ФСБ диген ичмаса, адәм актыгы! Бәлки, ЦРУ яки Моссадтыр?!
— Юк! ФСБ түгел! ЦРУ да, Моссад та түгел! КГБ! — дип, аның саен үзенекен тукыды Радий. Аның яшькелт күзләрендә алдау чаткылары сизелмәде, күрәсең, ул ниндидер бер җитди оешма хакында сүз алып бара иде.
— Җиргә төшкәч, шалтыратырсың! Хәзер без синең теләгеңне үтәп, кире җиргә төшерәбез. Тик парашютсыз гына!
— Бәхти абый! Алла хакы өчен дим, шалтыратырга рөхсәт ит, зинһар!
— Аһ, шайтан, син минем исемне каян беләсең әле?
— Беләм... Аннан соң сөйләрмен!
Ул изүен аерды һәм аннан бауга эленгән тәре алып:
— Ышанмасаң, менә тәре үбеп ант итәм!
ГАРАСАТ
91
Бәхти йодрыгы белән аның колак төбенә томырды һәм ачулы тавыш белән:
— Әйдә, мари сазлыгына ташлыйбыз моны! — дип кычкырды. — Беркем дә эзләп таба алмасын!
Үч алучылар
Хөллиев коттеджыннан җәмгысе утыз өч кешене җыеп алдылар. Законсыз коралланган өчен боларны шундук полициягә озатырга кирәк иде. Ләкин Байтимер ашыкмады, чөнки ул алар арасында үзенә таныш булган егетләрне, ир уртасы кешеләрне очратты. Иң гаҗәбе шул: аларның һәркайсында Радий сейфында мәгълүмат бар һәм үз куллары белән язылган ике-өч битлек кәгазь төпләнмәләре сакланган.
Байтимер әүвәл үзенә таныш өч егетне чакыртып кертте. Болар теге вакытта фермер хуҗалыгы ачабыз дип кредитлар юнәтеп йөргән һәм җир алган Мөсәлим, Хафиз һәм Ясәви атлы егетләр иде.
— Сезгә нәрсә җитмәгән инде, егетләр? — диде ул, аларны каршысына утыртып. Алар өчесе берьюлы аның өстәлендә таралып яткан кәгазь төпләнмәләренә төртеп күрсәттеләр. — Анда барысы да язылган!
— Язылганны укыдым мин. Менә, Ясәви, син үзең дә аңлат әле? Син зур суммада фермер хуҗалыгың өчен кредит алган идең. Бар нәрсәң дә бар иде югыйсә?
— Ул кредит башымны ашый язды минем. Акчаны алган чакта банк белән төзелгән договорны игътибар белән укымаганмын. Хәер, алар адәм танырлык түгел иде, вак хәрефләр белән кырыйда язылган искәрмә буенча минем кредитның проценты, банк ягы ихтыяры буенча ай саен арттырылырга мөмкин икән! Өстәвенә мин кредит алган банк банкрот булды, аны икенче зуррак банк үзенә кушты һәм теге договор нигезендә процентны биш тапкыр арттырып куйды! Мин нишләргә тиеш идем? Бауга менәргә! Асылыныргамы?! Рәхмәт, Радий коткарып калды, дөресрәге, аның янына качтым. Мин югалгач, гаиләм өстенә ябырылганнар, карт анам белән хатыным йөрәк чирләре башланып, җан тәслим кылдылар. Радий акча бирде, көчкә түләп котылдым дигәндә, тагын мин белмәгән «неустойка» килеп чыкты. Ике баламны туганнарга яшереп, Радий янына качтым. Ул тагын акча бирәм дигән иде. Менә шундый фермер инде мин, Байтимер туган!.. Әнием белән хатыным хакына! Әйе, мин хәзер барысына риза! Югалтыр нәрсәм юк! Шул... балалар инде!
— Аңлашылды, — диде Байтимер күңелсез генә. — Бу Радийга андый акча кайдан килде икән соң?
— КГБ биреп тора иде! — диде Мөсәлим атлы икенче «фермер».
— ФСБ?
— Юк, КГБ! — дип кабатлады ул һәм чират үзендә булганлыктан, өстәмә мәгълүмат бирде:
— Минем җирне зур инвестор үзенә оформить иттерде! Минекен генә түгел. без җирләре янәшә булган икәү идек, икенчесе — элеккеге колхоздан сакланып калган «Чишмә». Аның рәисен дә, директор дип атала иде инде ул, мине дә китереп кыстылар. Глава сүзенә ничек каршы барасың?!
Мөсәлим сөйләп бетергәч, Хафиз дигәне сөйли башларга керешкән иде, Байтимер аны шунда ук туктатты:
— Аңладым, туган, аңладым. Монда син бик тәфсилләп язгансың! — диде һәм өстәп куйды: — полиция-мазар килеп чыкканчы, тизрәк өйләрегезгә сыпыртыгыз! Мин сезне берничә көннән чакыртырмын, — диде ул аларның һәркайсына кул биреп. Тегеләр куанышып таралыштылар. Байтимер калганнары белән очрашып сөйләшеп тормады, дәфтәр-төпләнмәләрдә барысы да язылган иде. Беркавымнан егетләрнең Ясәви атлысы кире әйләнеп керде һәм, Байтимер каршына килеп:
— Байтимер абый, Сезгә дә алтыннарны, нуу, агрофирма өчен акчаларны Мәскәү ФСБысы биргән бит, әйеме? — Шулай дип сөйлиләр бит, Байтимер абый. Сине, космоска очырмыйча, җирдә генә калдырыр өчен!.. — диде.
ЗИННУР ХӨСНИЯР
92
— Ә нигә нәкъ менә мине? — Бу хәбәр Байтимернең үзенә дә бик кызык тоелды. — Нигә нәкъ мине? — дип кабатлады ул соравын.
— Чөнки син татар бит! Татарлар тырыш, үҗәт халык, космоска менгерсәң, элек безнең бабалар бар җирне үз кулында тоткан кебек, космосны да басып алырлар дип курыкканнар, ди, имеш?
— Имеш кенәме? Син чынлап та шул әкияткә ышанасыңмы, Ясәви?
— Халык сөйләгәч инде... Җирдә генә эшләсен дип, сиңа күп алтыннар биргәннәр, ди. Кирилл попка биргән шикелле.
— Нәрсә, Кирилл атакайга да биргәннәрмени?
— Ул чиркәүгә йөргән һәр кешегә алтын тәре өләшә. Радийда да бар андый. Ул аны махсус тикшерттерде, чын алтыннан коелган ди...
— Ә мин алтыннарны үзем таптым, җир астыннан, — дип куйды Байтимер, әлеге хәбәрдән уйга калып. Ясәви ишек ягына таба борылды.
— Ә сезнең максат нинди иде соң? Шулай гомер буе качып яту идеме?
— дип сорады аннан Байтимер.
— Юк, — диде тегесе. — Җәберләүчеләрдән үч алу иде!..
— Сәнәк сугышына күтәрелепме?
— Нигә сәнәк сугышы?! Безнең чын автоматлар бар иде!
— Алай икән, — дип куйды Байтимер һәм, чыгып кит дигәнне аңлатып, кулы белән ишеккә ишарәләде. Янәсе, бәласеннән баш-аяк, югыйсә әллә нинди сүзләр сөйли башладың!.. Боларны һич кичекмәстән полициягә тапшырырга кирәк, дигән карарга килде ул Ясәви белән сөйләшкәннән соң. — Нигә мин алардан тикшерүче кебек сорау алып утырам әле? Бу полиция эше бит.
Бу вакытта полициядә эшләүче Хәйбүш малае үзе дә ишектән килеп кергән иде.
— Байтимер Баймурзин! Нинди башбаштаклык бу? Нигә бандитларны безгә тапшырмыйча монда җыеп ятасың?!
— Җыеп ятмыйм. Син килгәнне көтеп утырабыз менә... Бар, алып кит һәммәсен җыеп.
Хәйбүш малае мәсьәләнең шулай җиңел генә хәл ителәсенә ышанып бетмәгән иде, күрәсең, ул өстәлгә якынрак килде һәм бу юлы тыныч тавыш белән генә, хәтта мескенләнгән кыяфәттә:
— Байтимер абый, әйдә, сөйләшик әле. Сиңа проблема кирәк түгел бит, әйеме?! Хәзер бит синнән сорау алулар башланачак, тинтерәтеп бетерәчәкләр үзеңне. Әйдә, болай эшлибез: бу банданы мин... ну, тагын ике-өч полицейский белән инде, мин, без тоттык. Син бары шаһит кенә булып катнашасың! Ничек бу фикер, ә? Байтимер абый?
— Алар — КГБ кешеләре, — дип куйды Хәйбүш малаеның бу оятсызлыгына ачуы килгән Байтимер.
— КГБ? Чынлапмы? Шаяртасыңдыр?
— Миңа ышанмасаң, үзләреннән сора!
Бу хәбәр Хәйбүш малаеның колагына да килеп ирешкән иде инде, тик ул аңа ышанмады. КГБ чаклы КГБ нигә боларга акча биреп торсын инде! Бандитлар бит болар? Ләкин Байтимер дә шулай дип торганда, ышанмыйча да булмый! Беркавымнан ул телгә килде:
— Байтимер абый! Синең КГБда танышларың бардыр инде? Синең акчаң күп бит хәзер. Атаклы кеше.
— КГБда юк, ФСБда бар, — дип куйды тегенең тел төбен аңлап алган Байтимер.
— Юк, — диде беркатлы Хәйбүш малае, — ФСБ кирәк түгел, НКВД, то есть КГБ кешесе кирәк. Будто бу операцияне без бергә әзерләгәнбез...
— Бар, энем, мешать итеп йөрмә монда, бандитларыңны моннан җыеп алып кит тә! — диде Байтимер, янә ишеккә күрсәтеп. — Болай да күпме эшемне калдырдыгыз!
— Байтимер абый, ә син шаһит булып барырга ризамы соң?
— Риза! — диде Байтимер һәм янә ишек ягына таба ишарәләде.
ГАРАСАТ
93
Дөрестән дә, аның вакыты тар иде, чөнки өстәл тартмасында калганнарның да дәфтәр-төпләнмәләренең күчермәләре бар, Байтимернең тизрәк шулар белән дә танышып чыгасы килде. Бу якларда инде хуҗа кеше буларак ул барысын да белергә тиеш бит!.. Байтимер ишекне эчке яктан бикләп куйды да, янә өстәл артына барып утырып, баягы тартманы ачты һәм укый башлады: «Минем максатым — үч алу! Карагыз әле сез Галин дигән көтүче малаеның ничек кылануын! Янәшәсендә сыңар телем ипигә тилмергән авыл кешеләре яшәп ята. Ә ул җиде миллионга биотуалет эшләтте! Унсигез миллионга коттедж түбәсен яптыртты! Бу бит күрә торып мыскыл итү! Боларга каршы көрәшкә күтәрелер вакыт җитте!»
«Турханов малае исерек килеш кинодан кайтып барган бер төркем яшьләрне таптатты. Минем кызыма, бәхеткә каршы, зыян килмәгән иде. Калганнар барысы да һәлак булды. Кызым шаһит булып барырга җыенгач, безнең гаиләне эзәрлекли башладылар. Әүвәл акча тәкъдим иттеләр. Без баштарак риза да булган идек. Кызымның сөйгән егетенең атасы килеп, әгәр шул кабахәтне якларга уйласагыз, балаң мәңге бәхет күрмәячәк, дип каргап китте. Кызым кире уйлады. Акча алмадык. Шуннан соң кызымны тотып көчләделәр, аннан соң көчләүчеләргә каршы да судка гариза язгач, бөтенләй урлап ук киттеләр. Мин кызымны кайда яшереп тотканнарын беләм! Барыбер табачакбыз! Радийга рәхмәт! Ул булышам, диде! Түрә малае төрмәдә черергә тиеш!»
«Без, татар, чуваш, удмурт Үзәкнең 309-Ф3 (01.12.2007) карарына каршы! Ул безнең милли хисләребезне мыскыл итә! Ябалак мәктәбендәге хәлләр (Бар милләтләрнең татар телен өйрәнә башлаулары) ул диңгездәге бер тамчы гына!
Татарстаннның 80 процент байлыгын суырып яталар!
БМО Генераль Ассамблеясенең 1966 елның 19 декабрендә кабул ителгән халыкара пактын Рәсәй хөкүмәте кайчан тормышка ашырырга уйлый?! Без бу илнең лаеклы халыклары, без телебезне күрәләтә кисүгә, гильотина астына куюга каршы! Радийның элемтәләре бик зур! Ул бергәләп көрәшик диде!»
«Америка белән Ауропа әүвәл Әфганстанны, Гыйракны канга батырдылар, аның артыннан Ливия, Сүрия! Без аларга каршы терактлар оештырачакбыз! Радийның коралы күп!»
«Әтинең байлыгын җыен әтрәк-әләм талап бетерде. Фамилиям Хөллиев булмаса да, мин аның барыбер бердәнбер малае. Миндә аның каны ага. Байтамактагы, Алтын Бәртәстәге коттеджларына минем тулы хокукым бар! Докажу мин моны, докажу! ДНК дигән нәрсә бар бит әле! Чәчен кисеп алам да... Кабере монда гына бит!..»
Түбәндәге язма ни өчендер кызыл кара белән аркылы-торкылы сызылган иде: «Минем җаным икегә бүленде, кыл урталай бүлендем. Мин үземнең динемнең сафлыгы өчен ахыргача көрәшәчәкмен! Радий син хаклы, ди. Мин аңа ышанам. Ул — мине аңлаган бердәнбер кеше! Әтине минем үтергәнне Радий белә. Ә башкалар мине тилегә санадылар!..»
Байтимер әлеге дәфтәрләрне укып чыкты да уйга калды. Нишләргә болар белән дигән сорау битәрләргә керешкән иде аны. Шулчак ул, җәһәт кенә урыныннан торып, каминга ут элдерде һәм әлеге күчермәләрнең барысын да диярлек утка ташлады. «Бәласеннән баш-аяк...» — дип пышылдады ул. Кулында бер генә дәфтәр сакланып калган иде, ул аны башкалар белән бергә утка атмады, яшереп куйды. Әлеге дәфтәрдә атасын үтерүченең язуы иде...
Нәкь шул кичне районның полиция бүлеге башлыгы Колоколов та дәфтәрләрнең төп нөсхәсен утка атты. Ул да Байтимер кебек берсен генә саклап калды. Анда Америкага каршы өндәүләр язылган иде... Дәфтәрләр төтенли-төтенли яндылар да әлеге аксыл төтен, морҗа аша һавага чыгып, күккә күтәрелде һәм үзенә бертөрле аерым болытлар хасил итте. Алар кайчандыр, кайдадыр барыбер җиргә яңгыр булып явачак иде... Әлегә бу аксыл болытлар башкалары рәтендә күк хозурында йөзә һәм алар һәммәсе бергә, Җәмил хәзрәт әйткән гарасат төтеннән оешкан болытлар кебек ишәеп, күбәеп, авыраячаклар, төсләре каралачак һәм яшен утлары белән күк
ЗИННУР ХӨСНИЯР
94
гөрелтесе аларны Җир шары өсте буйлап таратачак иде...
Берничә дин нигезләрен яхшы үзләштергән Радий Гарасат мәйданының ни икәнлеген яхшы белә. «Без бит халыкны Гарасат мәйданына этәрүчеләр түгел, киресенчә, күк йөзебездәге Гарасат төтене, болытлар хасил итеп, өстебезгә яумасын өчен көрәшүчеләр!» — диде ул Байтимергә, икесе генә калгач. «Син демогогия белән шөгыльләнәсең, Радик! Үзең сафлык өчен көрәшәбез дисең, үзең сатлык Әл-Рәисофф командасында икәнсең!» Радик Байтимернең бу соравыннан соң көлемсерәп куйды: «Алар безгә күп итеп акча бирә! Без үзебезнең максатларны тормышка ашыру өчен, дошманның байлыгыннан файдаланабыз! Мин бу сүзләрне беркемгә сөйләмәскә «подписка» бирдем! Ә менә сиңа сөйлим!.. Беләсеңме, нигә сөйлим? Әйтәм, чөнки син үзең дә «подписка» биргән кеше! Бик теләсәң дә, мине сата алмыйсың син, туган!» Байтимер аптырап башын чайкады, Радикка каршы әйтерлек сүз тапмады ул. «Син, мөгаен, психический авыру кешедер?» — дип кенә куйды. Тегесе аның бу сүзләренә каршы үпкәләр дип уйлаган иде, ләкин киресенчә килеп чыкты: Радик ямьсез дәү авызын чабата чаклы итеп ерды һәм: «Син дә сау-сәламәт түгел, Байтимер коллега!..» — диде. Бу сүзләрне шундый ышаныч белән әйтте ки, әйтерсең, ул авыруга иң дөрес диагноз куйган табиб иде. Бигрәк тә Байтимерне Радикның оятсызлыгы шаккатырды! Нигәдер ошый башлады аңа бу башкисәр егет. Әнә, нишли, рөхсәтсез-нисез барып ачык тәрәзәне ябып куйды, әйтерсең, аларның сөйләшкәнен урам якта тыңлап торалар иде. Алар шуннан соң да байтак сөйләштеләр, дөресрәге, Байтимер тыңлап кына утырды. Соңыннан Радик урыныннан торды да: «Маргарита Ситдыйковаң, сине уйлап, Парижында саргаеп ята анда. Каенатаң полковник Ситдыйков отставкага китте!» — дип куйды. Байтимер: «Тәмам ычкынган икән инде бу!» — дип уйларга да өлгермәде, тегесе сүзен дәвам иттерде: «Үз акылымда шул мин, Баймурзин! А это плохо, для меня плохо... Урысны урыс үзе юкка чыгара, татарны — татар... яһүдләр дә шулай ук. Тик алар, урыс белән татардан аермалы буларак, үз-үзләрен күрәләтә ашамыйлар, кыланмышлары юкка чыгарачак аларны. Котырган урыс аюы таптап китәчәк аларны... Урыс аюы гына түгел... Гитлерны искә төшерегез, аның яһүдләргә булган мөнәсәбәтен... Грузин Сталинның!.. А это плохо, очень плохо...»
Байтимер Радий-Радикны полициягә тапшырмады. «Әлиф. Ләм. Мим», — диде тегесе, ишектән чыгып киткәндә. «Әлиф. Ләм. Мим», — дип кабатлады Байтимер авыз эченнән генә...
Бу хәлләрдән соң Байтимернең кәефе китсә дә, тора-бара әлеге вакыйгалар аны кайбер уйларга да этәрде. Беркөнне Илдар Гыймаевка ничек язарга кирәклеген өйрәтеп торган Камай хаклы. Нәрсә ди бит: әгәр син җир эшкәртү турында язасың икән, сука турында гына түгел, аны уйлап чыгарган «Плуг» фамилияле немец турында да белергә тиешсең; җирләрнең барысын да сукаларга ярамаганлыгын, ягъни кайбер урыннарда өсне йомшарту да җиткәнлеген сиңа агрономнар үзләре аңлатыр, баш ватып торасың булмас, тик менә син шул җирдәге суалчанның нинди файда китергәнен, тракторчының кәефе нидән яхшы икәнлеген дә искә алып язсаң, чынлап та җир турында, игенче хакында җүнле әйбер яза алырсың. Бу гына түгел әле, тракторчы тире белән җиргә ялгыш тамган бер тамчы солярканың, әлеге җирдә үсеп җитеп, фураж яки печән булачак культураларның ахырда, сыер корсагында эшкәртелеп, барыбер сөткә әйләнәчәген һәм теге әйткән солярка тамчысы белән бер стакан сөтнең бәһасе нигә тигез түгел икәнлеген дә исбатлап бирә алсаң, син чынлап торып әйбәт журналист, ләкин язучы-әдип түгел әле. Әдип булып сүз әйтү өчен, солярка белән сөт бәһасенең гаделсез аермасын яхшы белгән тракторчының арып өенә кайткач, хатыны нигә тавыш чыгарганлыгын ачыклап, ахыр чиктә тракторчының барысын да ташлап, шәһәргә күченеп китү турындагы уйларын сурәтләп бирә алсаң, син почти язучы. Тик чын язучы түгел әле. Чын язучы булыр
ГАРАСАТ
95
өчен, җирдәге әлеге икмәкне үстергән Кодрәт иясенең Җәбраил фәрештәсе аша сиңа, нәкъ менә сиңа вәхи килүе кирәк. Җәбраил фәрештә әйтеп тора, әдип дигәнең язып кына бара. Чын язучы менә шул булыр. Син күккә кара да колак салып тыңлап бак: берәр нәрсә ишетәсеңме, юкмы? Юк, ишетмәячәксең: әгәр син чын язучы булсаң, әлеге вәхи сине өстәл артына үзе куып китерәчәк!..
— Камай, син алай бик акыллы булгач, әйт, нишлибез бу күл белән? Теге фермер кисәкләре белән? — диде Камайның күп сөйләшүенә эче поша башлаган Байтимер.
— Байтимер абый. Мин бит боларны юкка сөйләмим. Үзем сөйлим... сөйләгәндә башка вәхи килә тора.
— Пәйгамбәрме әллә син вәхи килергә?!
— Пәйгамбәр түгел, Байтимер абый, соңгы пәйгамбәр җиргә килеп киткән инде. Менә тыңлале син: бер яһүд бала коляскалары чыгара торган заводта слесарь булып эшли, ди. Хатыны моңа әйтә икән: «Абрам, син көн саен булса да берәр деталь кыстырып чык, алайса бу хезмәт хакыңа гына яшәрлек түгел», дип. Хатын дөрес әйтә бит, дип уйлый Абрам. Мин көне-төне эшлим, барыбер җүнләп акча түләмиләр. Ә үзләре хезмәт хакын премияләре белән бергә капчыклап алалар. Күршедәге берни эшләмәгән малайлары затлы машиналарда утырып йөри! Ә минем хәтта яхшы велосипед алырга да рәтем юк! Шуннан соң яһүд булачак балаларына коляска җыяр өчен көн саен заводтан берәр деталь чәлдереп чыга башлый. Шулай бер капчык тимер-томыр җыелгач, яһүд алардан коляска җыярга утыра. Берзаман Абрам хатынына әйтә: «Карале, Сара, ничек кенә җыеп карасам да, барыбер пулемёт килеп чыга бит болардан», — ди! Дөньяга ачулы яһүд бала коляскасын да пулемёт эшләгән кебек эшли...
— Бер дә кызык түгел, морале нидә?
— Миңа да кызык түгел, кызганыч, аяныч бу! Байтимер абый, шуңа күрә сөйләвем дә. Син агрофирмадагыларга никадәр генә яхшылык кылма, алар барыбер көн саен берәр көрәк сабы булса да сындырачаклар. Әллә, мин әйтәм, үзләренә атап җир бүлеп бирергәме икән?
Байтимер үзе дә шул хакта уйлана иде, Камайның фикере күңеленә хуш килде :
— Андый исәп бар минем, — диде ул.
Камай янә шаяртырга кереште:
— Әйттем бит мин сиңа, Байтимер абый, мин Илдарга юкка гына акыл
ГАРАСАТ
сатмадым. Үземнең дә шундый нәрсә башка килде менә. Тагын... теге мәзәктәге яһүд малае кебек. Сөйлимме?
Камай җавап көтеп тормады, чираттагы мәзәген сөйли башлады:
— Атасы малайны кибеткә балга җибәрә, ләкин акча бирергә оныта. Малай кибетчегә чүлмәген суза да: «Тутырып бал салыгыз!» — ди. Кибетче чүлмәкне тутыра. Шуннан малай моңа: «Үзем белән акчам юк икән, иртәгә әти китереп түләр!» — ди. Кибетче кычкырып җибәрә: «Беләм мин сезнең иртәгәгезне! Бир чүлмәкне кире!» — ди дә балны яңадан бушата. Малай буш чүлмәкне алып эченә карый һәм: «Дөрестән дә, әти хаклы булган бит! Монда миңа ике-өч бутербродлык бал калган әле!» — ди. Юкка акыл сатмадым мин Илдарга, так что... безгә дә калды бер-ике бутербродлык, Байтимер абый.
Кем әйтмешли, теләгән — әмәлен, теләмәгән сәбәбен табар. Байтимернең урман буенда әле кул җитмәгән шактый җир кишәрлекләре бар. Ул әүвәл теге өч егетне — Ясәви, Мөсәлим һәм Хафизны чакыртып алды. Әлбәттә, болар биш куллап риза булдылар, чәчебез белән җир себерсәк себерәбез, менә дигән хуҗалыклар оештырабыз дип вәгъдәләр иттеләр. Шуннан соң Байтимер калган халыкка да җир кишәрлекләре хакында игълан итте. Әлбәттә, моңа төрле карашлар булды. Күбесе агрофирмада эшләп, акчасын гына алырга күнегеп киткән һәм андыйларның муеннарына камыт кияселәре килмәде. Хәер, андыйларның гаиләдә булышыр кешеләре юк иде. Моны ишетүгә, иң беренче булып кытай Миңҗан колагын торгызды: янәсе, кешеләр табабыз, табабыз. Чөнки Кытайда аның туганнары, кардәшләре байтак әле. Тик Байтимер аны шунда ук тыйды: «Кытай туганнарың Нөкрәттән дә качып киттеләр», — диде. Әлбәттә, Миңҗанга каты бәрелергә ярамый, Байтимер җайлап әйтте: янәсе, Рәсәйдә әлегә кануннар тәртипкә китерелеп бетмәгән, кытайлар, имеш, демократиягә өйрәнгән халык, түзә алмаслар, аларга бик кыен булыр. Соңрак, соңрак килер кытай туганнарың... Дөньялар иминләнгәч, Рәсәйдә чын демократия башлангач... Ә үзе башкача уйлый иде: Себердә менә дигән татар яшьләре бар! Күбесе марҗа итәге астында эчеп яки наркотиклар белән кырылып бетеп бара! Менә шул егетләрне чакыртырга кирәк! Шәһәр ерак түгел, теләгәннәре югары уку йортларына керер! Әгәр дөнья буйлап сибелгән татарны монда тартабыз икән, моның бернинди сәяси дә, икьтисади да гаебе юк лабаса! Чөнки аларның күбесенең бабалары Столыпин вакытында китеп урнашкан, аннан соң инде, әлбәттә, кулак оныклары! Рәхмәт Миңҗанга! Бу план шәп план иде! Чү! Мондый максат әтисе һәм Илдар Гыймаевта да бар иде түгелме соң? Себердән сәяхәттән кайткач, шулай дип хыялланып утырганнары хәтерендә әле. Хәтта Илдар Гыймаев кайбер яшьләрне монда кайтарырга дигән уйлар белән янып та йөрде. Араларында бик талантлы аспирантлар бар, өстәвенә үзләре шигырьләр дә яза. Илдар менә шуларны тартырга уйлаган иде Казан тарафына. Тик монда аның әлеге фикеренә колак салучы булмады бугай, егет соңыннан үзе дә суынды. Кыскасы, себердәге егет-кызларны бу якларга кодалау уен Байтимер күңеленә ныклап салып куйды. Әүвәл авылдашлары белән мәсьәләне хәл итеп бетерәсе бар, чөнки, гаиләләре ишле булганнар Байтимернең ошбу фикерен күтәреп алдылар. Бер түрә, аның бу фикерен тыңлап торганнан соң, бармагын чигәсенә куеп күрсәтте, янәсе, нигә үз җирләреңне таратасың?! Ләкин Байтимернең карары катгый иде: аның агрофирмасында аннан башка да җитмеш сигез мең гектар җире бар. Агрофирма өчен шуннан да артыгы кирәк түгел, моның шулай икәнлеген тормыш үзе күрсәтте ләбаса! Аннан... аннан соң аның исәбе — акрынлап агрошәһәрчек төзү. Моны югары җитәкчелек биш куллап күтәреп алачак, моның өчен башка җирләр дә табылачак! Галин никадәр генә бай һәм элемтәләре көчле булса да, югары җитәкчелектән узып, берни кыла алмаячак! Байтимернең башы «Наполеонныкы кебек эшләде», соң чиктә, әгәр бу
4. «К. У.» № 8 планнар барып чыкса, ул Галинны да үз итәге астына җыеп кертәчәк, чөнки теге җир белән берни эшләми, бөтен максаты — бәя арттырып, кишәрлекләр сату. Әмма әлегә бу аның яшерен сере иде, ул ошбу фикерен бер генә кеше белән, ул да булса, Камай белән генә уртаклашты. Дөрес әйтә, Камай мең
97
ЗИННУР ХӨСНИЯР
97
тапкыр хаклы: халыкны җиргә беркетү өчен, башка ысуллар хакында уйларга кирәк, югыйсә, агрофирмада көрәк сабы сындырырга йөрүчеләр байтак бит. Үзе күреп тора. Аларны гаепләп тә булмый, инкыйлабтан соң халык җирдән бизгән, дөресрәге, биздерелгән иде бит инде! Әнә, урыс халкының канында «крепостное право» дигән коллык хисе һаман бар әле. Урысны ялкау дип сүгәбез сүгүен, тик аңларга кирәк, «крепостное право» вакытында халыкның кабыгы гына калган иде бит! Ә бу исә берничә гасырга сузылган чир, бәла, фаҗига!
Байтимер Баймурзин җир кишәрлекләрен һәр теләгән гаиләгә ун елга арендага бүлеп бирде. Ун елдан соң алар аны арзан бәягә (һәрхәлдә базар бәһасенә түгел!) сатып алырга хокуклы иде. Бу хакта килешү төзелде һәм бу килешүне ун елдан соң да үзгәртеп булмаслык иде. Шуның белән халык күңеленә ныклы ышаныч саласы килде аның. Ә үзенең күңелендә шик-шөбһә сакланып калды...
Әлеге шөбһәләрнең хаклыгы кыш көне үк беленә башлады. Теге өч фермер һәм тагын дүрт гаилә (егерменең дүртесе генә!) кыштан үз җирләрендә кар тоту хәстәрен күрделәр. Кыш буе юлдан кайтып кермичә, арзанрак ашлама юнәтү, кредит мәсьәләләрен кайгыртып йөрделәр. Калганы кыш буе мич башында түшәмгә төкереп ятты. Ләкин шулай да Байтимер өметен өзмәде. «Ләм, мим. — диде аңа теге вакыттагы галәм тавышы. — Әлиф. Ләм. Мим...»
Кайбер кешеләр аның ниятенә шик белдереп карасалар да, Байтимернең күңелендә исә авылдашларына карата барыбер ниндидер ышаныч бар иде әле. Нишләтәсең, бер дә шөбһәләрсез булмас инде ул... Әле күптән түгел генә күңелгә ятышлы тагын бер яңалык билгеле булды: Ясәви фермер, көздән үк елга буеннан бака кашыклары җыеп урнаштырып куйган, кыш буе хуҗалыклардан тавык тизәге, көл җыйды ул. Тавык тизәге дигәннән, бу хакта Изольда Рафинадовна белән махсус килешү дә төзегән: тегесе кыш буе фермадагы тизәкне махсус урыннарда җыеп бара да, аннан соң кирәге булган саен, Ясәви килеп алырга тиеш. Ясәви бик җир җанлы кеше булып чыкты: ул үзенә тигән җирләрдән көздән үк туфрак җыеп чыккан һәм кыш көне аны лабораториягә алып барып тикшерткән. Ул хәзер кайсы басуга нинди ашлама кертәсен һәм нәрсә чәчәсен белә. Байтимер уңышыгызны беренче елны үзем сатып алам, ул турыда кайгырмагыз, дигән иде. Ясәви аңа гына ышанып ятмаган: экологик чиста яшелчәгә шәһәр рестораннары белән килешүләр дә төзеп кайткан. Шуңа күрә ул органик булмаган ашламалар урынына яшелчәләрдәге «химикат»ларны үлчи торган приборлар юнәтү артыннан йөрде, булган акчасын шуларга сарыф итте, күп итеп төрле этикеткалар бастырды.
Әгәр аның фермерлары үз җирләреннән яхшы гына уңыш җыеп ала икән, хакимият аларга киләчәктә эшләрен стимуллаштыру өчен грантлар да вәгъдә итте, хәтта бу буш вәгъдә генә булмыйча, һәркайсы белән якынча килешү дә төзелде.
Әле яз җитмәгән, җир кардан ачылмаган, мондый матур хәбәрләр белән кәефне кыра торганнары да булмады түгел, әлбәттә. Нәкъ шундый вакытта Гыймаев аңа бер язмасын китереп тоттырды. Байтимер Илдарны бик хөрмәт итә, аның төпле егет булуы ошый, язганнарын да бик теләп укып бара иде. Бигрәк тә, Батырша бунты хакындагы мәкаләсе гыйбрәтле, аннан да бигрәк Батыршаның патшабикәгә язган хаты өскә салкын су койгандай итә иде. Шуңа күрә «крепостное право» хакындагы мәкаләсенең кулъязмасын да теләп алды, укып чыккач, сөйләшербез, диде. Ләкин, кызганычка каршы, әлеге язма аның күңеленә бер дә өмет чаткылары өстәмәде. Камай да укыган иде, бер кичне алар бу хакта өчесе җыелып сөйләштеләр.
Крепостное право хакында тарих дәресләрендә дә мәгълүматлар бар,
ГАРАСАТ
4* 98
алар берсе дә яңалык түгел иде, ләкин Гыймаев аны үзенчә шәрехләгән. Чөнки Рәсәйдәге әлеге галәмәт сәясәтчеләр, галим-белгечләр тарафыннан да төрлечә бәяләнә, бертөрле генә караш юк. Бер караганда, крепостное право дәүләткә җитештерүне арттырырга, ул вакытта илдә хөкем сөргән төрле авыр мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек биргән. Чөнки ул менә дигән чыбыркы һәм шуның өстенә богау да бит әле.
Мәскәү дәүләте крестьянны кол итүдән баштарак файда күргән кебек булса да, «колларның» хезмәт җитештерүчәнлеге түбән булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы тагын да арткарак тәгәри. Иң мөһиме — ничә буын халыкта, җир кешеләрендә битарафлык дигән бик яман чир тәрбияләнә. «Ашау — байдан, үлем — Ходайдан», дигән психология сеңә. Ә инде милләткә, аның менталитетына берәр төрле зарарлы психология сеңә икән, аны бер генә патша указы белән дә юкка чыгарып булмый, ул буыннан-буынга күчеп, гасырлар буена дәвам итәчәк. Әгәр крепостное право булмаса, Сталин да хуҗалыкларны җиңел генә колхозлаштыра алмаган булыр иде.
— Йә, шуның белән син миңа нәрсә әйтергә телисең инде, Илдар туган? — дип, Байтимер каршында утырган Гыймаевка карады.
— Халыкка җир таратып дөрес эшлисеңме икән?
— Ә монда татарның ни катнашы бар соң? Крепостное право урыста гына булган бит ул?!
— Бар, — диде Илдар, — ничек кенә бар әле! Безнең халык ул чорда да, аннан соң да рус белән бергә гомер итте. Русның хезмәткә карата булган мөнәсәбәте татарга да күчте! Мин бит монда милләтне ялкаулыкта гаепләмим! Аны дәүләт шул хәлгә төшерә. Ә без исә бер дәүләттә яшибез!
Илдар, күрәсең, бу хакта кат-кат уйланган, бәлкем, кемнәр беләндер киңәшкәндер дә, чөнки ул үз дигәнендә нык тора иде.
— Бер дәүләттә яшибез шул, — дип куйды Байтимер. Аның сүзен Камай эләктереп алды:
— Әлегә... — диде ул, бу сүзенә ниндидер эчке мәгънә салырга тырышып.
— Элек тә, әле дә, иртәгә дә, — диде Байтимер. Бу сөйләшү аның нигәдер эчен пошыра башлаган иде. Ләкин егетләрнең сүзләренә колак та салмыйча булмый, киңәшле эш таркалмас, ди. Камай исә үз киресен тукуын белде:
— Рәсәй империясе таркалачак!
— Син моны конкурска җибәрәчәк трактатыңда язарсың! Бәлки, сүзеңә мәскәүләр колак салыр! Тик әүвәл ФСБ кызыксына башламаса! — дип куйды Байтимер аңа каршы.
— Яздым инде мин аны, чүплеккә ташласалар ташларлар, барыбер, колакларына булса да кереп калсын, дип яздым. ФСБ кызыксынса, рәхмәт кенә әйтер идем әле. Чөнки дәүләт иминлеген сакларга тиешле оешма бит ул һәм алар, беренче чиратта, империянең таркалмавын тәэмин итәргә тиешләр. Эшләсеннәр! Мин аларга менә дигән тема бирәм бит! Әлеге оешманың аналитик бүлегендә штаттан тыш эшләргә дә риза мин. Барыбер исбат итәчәкмен үземнең хаклыкны! Теориядә генә түгел, төгәл мисаллар белән! Рәсәй ул, үзенең җирләре белән бергә, башкаларны һәрвакыт майлы калҗа кебек кызыксындырып торды. Маргарэт Тэтчер, Рәсәйдә унбиш миллион гына халык калдырабыз, дип әллә кайчан бөтен дөньяга кычкырды бит инде! Моңа каршы берәр җавап булдымы соң? Булды, пычагым, Рәсәй байлары һаман инглизләрнең бюджетын арттыру өстендә эшли. Ул Абрам малайлары футбол командасын сатып алырлык акчаны хәләл юл белән тапкан дип уйлыйсызмы?! Шулай дисәләр, тавыклар көләр иде, билләхи! Һәммәсе дә майлы калҗага ташланды! Шуңа күрә, әлеге ач күзләргә ныклы отпор бирү өчен, Рәсәйне, беренче чиратта, эчтән ныгытырга кирәк! Әгәр аның үзәгендә милләтләр кысылып ята икән, читләргә отпор бирү урынына ул әле тагын өстәвенә үз өенең нәкъ уртасында, нигезен шартлатырга дип, бомба әзерли дигән сүз! Кысылган нәрсә бер шартламас дип уйлыйсызмы! Мало не покажется! Шуңа күрә һич кичекмәстән Идел-Урал дәүләте оештырырга, татар дәүләтен ныгытырга кирәк! Тарихтан мәгълүм, Рәсәйне тәре йөртүчеләрдән бары тик Алтын Урда гына саклап калган. Шулай булмаса, бүген Рәсәйдә Рязань, Тверь һәм башка шәһәрләр урынында Аурупа байларының көтүләре генә утлап йөрер иде! Иван Грозныйны сүгеп дөрес эшлибездер, бәлки. Ләкин аның үрнәк алырлык яклары да бар, мәсәлән, Мәскәү түрәләре өчен! Юкка гына аны ике ел буена үз урынына патша итеп татарны куеп торган дип уйлыйсызмы? Юк, юкка түгел, татар кулы белән тәртип оештырырга теләгән ул Рәсәйдә! Үзе бит боярларны асып-кисеп чыкса да, барыбер жүнле тәртип урнаштыра алмый!.. Дөнья күләсә, бер әйләнә, бер баса дигән кебек, Тарих та шулай ук күләсә инде ул: бер әйләнә, бер баса!..
— Монолог Чацкого булды бу! — диде Байтимер, көлемсерәп.
Аем-көнем туганда...
Ул Җир йөзенә яраткан Адәм пәйгамбәр балалары һәрбер серне белергә тели. Алар шул юлда. Алар һаман Аллаһны һәм аның хикмәт-могҗизаларын танып белү юлында... Бу эштә аларга Аллаһның нурлы фәрештәләре ярдәм кыла.
Баймурзин берничә кешене, шул исәптән Илдар белән Җәмил хәзрәтне дә Сингапурга командировкага җибәрде. Аңа кадәр Германиягә барып фермер хуҗалыкларының эшләре белән танышып кайттылар. Австриягә бару планнары да бар. Әлбәттә, Сингапурга җибәрү фикере аның фәкать үзеннән чыкты, чөнки моннан берничә ел элек, әле космонавтлар отрядында вакытта ук, ничектер юл төшеп, әлеге илдә туристик сәяхәттә булып кайткан иде. Әле бик яшь чакта, сиксәненче еллар ахырында барды ул анда. Һәм авылдашларына авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максаты түгел, кыска гына вакыт эчендә бер шәһәрнең нинди куәтле ил булып үсеп китүен күрсәтү, әлеге рухны тоярга ярдәм итү иде; соң чиктә җирнең нинди кадерле нәрсә икәнлеген үз күзләре белән күреп кайтырлар.
Сингапур аның үзенә сиксәненче елларда ук нык тәэсир итте. Бу шәһәр диңгез өстендә салынган икән ләбаса! Бер балыкчылар авылыннан шәһәр, ил үсеп чыккан! Адәмнәрнең ниятен аңлаган диңгез, аларга үзенең хәер- фатыйхасын биргәндәй, һаман чигенә бара. Менә ул җирнең кадере кайда? Җир кадерен белмәгән ашын югалтыр, ил кадерен белмәгән башын югалтыр, ди. Монда илнең дә, җирнең дә кадерен яхшы беләләр.
Мондагы яңалыклар гына түгел, яшәеш рәвеше үзе дә, тәртипләр дә аларга нык тәэсир итте. Кайткач та җаннары тиз генә утыра алмады. Илдар белән Камай бертуктаусыз әлеге ил һәм андагы гадәтләр хакында сөйләсәләр, Җәмил хәзрәт исә бөтенләй сөйләшмәс булды. Нәрсәдер аеруча тәэсирләндергән иде хәзрәтне, аның сәбәбен берничә көннән соң гына белә алдылар. Ул кайтуга татар халык мәкальләре китабына чумды. Бу китапны нигә кулына алганлыгын әүвәлрәк хәзрәт үзе дә аңлап бетермәде; теләде дә актара, укый башлады инде менә! Тиктомалдан, эче пошканнан гына... Ә эче нилектән поша башлады соң әле чит илләр, ят дөньялар күреп кайткан хәзрәтнең? Тиктомалдан гынамы? Җил исми, яфрак селкенми, тик торганнан гына түгелдер, түгелдер... Берьяктан, хәзрәтнең башында Сингапур җитәкчеләренең илне алга җибәрү ниятеннән чыгарылган указлары булса, икенчедән, андагы берничә ел элек башланган яңа тәртипләр, кагыйдәләр, күрсәтмә-таләпләр кайнады. Тик нәрсәдер, ниндидер тылсым көче хәзрәтне янә бер мәртәбә шәригать кануннарын күздән кичерергә, фольклор китапларын кулына алырга мәҗбүр итте. Нәрсә булды соң бу?
ЗИННУР ХӨСНИЯР
Аэропортка кайтып төшүгә, телевизорның зур экраныннан Хәрби эшләр министрлыгында миллиардлар урлану хакында хәбәр итәләр иде. Ил язмышын, миллионлаган кешеләр язмышын үз кулында тоткан, алар өчен җавап бирә торган министрлык ләбаса! Сөяркәләре, туган-тумачалары белән бергәләшеп, ил кадәр илне талап ятканнар!!! Башка сыймаслык хәл иде бу!!! Алган — бер языклы, алдырган — мең языклы, диләр түгелме соң? Бу бер министр гаеп- языгы гына түгел, бу дәүләт гаебе, аның өстендә торучылар гаебе ләбаса! Сингапурда алар коррупциягә каршы көрәшнең тарихын да белделәр, бүгенге торышын да күреп кайтып киләләр. Бу ил җитәкчеләре кемнеңдер нәрсәдер урлавында баштан ук үзләрен гаепле санаган һәм бар эшне дә үзеннән башлаган!.. Җәмил хәзрәт тирләп чыкты, күз алдында яшелле-зәңгәрле утлар сикерешә башлады... Ул кайтуга мәкальләр китабын эзләп тапты... Менә хикмәт, Алла бәндәсе, нидә икән бит! Менә кайда икән могҗиза!!! Сингапур президенты Ли Куан Юның күрсәтмә-указлары, карарлары, нигезләмәләре... һәм! Һәм... халыкның бик матур тел белән әйтеп биргән мәкаль-әйтемнәре!.. Шулар белән бер рәттә шәригать кануннары, Аллаһыдан вәхи ителгән китаптагы сүрә-аятьләр — болар барысы да, фаразан, бер үк яссылыкта, бер үк нәрсәләр, төшенчә-аңлатмалар, яшәү рәвешен көйләү, җайга салу өчен уйлап чыгарылган тәртипләр түгелме соң? Сингапур президенты аларны чагыштырмача күптән түгел генә тормышка ашыра башлаган булса, безнең халыкның мәкаль- әйтемнәре гасырлар төпкеленнән килә, ислам кануннарына да шулай ук дистәләрчә, йөзләрчә, меңнәрчә еллар!.. Без читләр янына яшәргә өйрәнергә барабыз!.. Баксаң, алар безнең үзебездә күптән бар икән ләбаса! Үзебезнеке булгач, без аларны күрмибез, читтәге безгә ялтыравыклырак булып күренә... Ли Куан Юның һәр күрсәтмәсен, һәрбер указын халыкның бер әйтеме белән дә аңлатып биреп булыр иде һәм шулай ук алар Коръән Кәримдә акка кара белән язылган: «Угрылык итүче иргә, карак хатынга бер җәза: гыйбрәт өчен аларның куллары киселер...» яки карак, югалган әйбернең хуҗасына (Иленә) кол булып, бер ел хезмәт итәргә тиеш!
Шушыларны, халык җәүһәрләрен һәм дә Коръән Кәримдәге аятьләрне балалар бакчасыннан ук сабыйларыбызга сеңдерсәк, шул рухта тәрбия кылсак, зур үскәч, беркем дә угрылык турында уйламас иде канә!.. Соң... ахыр чиктә максат җәза бирү түгел, дөрес тәрбия бирү ләбаса!..
Президент сагыз чәйнәүгә каршы указ чыгаргач, Америка янкиләре дә, бөтен Аурупа халкы да аннан шаркылдап көлә! «Би-би-си»ләр көн саен Лины мыскыллап сөйли. Шул сагыз аркасында уку йортларының эскәмияләренә утырып булмаганлыгын аңламый алар. Урындык артларына, кырыйларына кат-кат сагыз каткан була. Указдан соң бу хәл бетә. Көлүчеләр үзләре дә шакката. Сагыз чәйнәп май чыкмас, ди татар халык мәкале! Президент указына тач туры килеп торган татар халык мәкальләрен искә төшергәч, болар да, бот чабып, шаклар катты!..
Шулай ук урамнарны чүпләү буенча да махсус күрсәтмәләр чыгара Сингапур президенты. Ауропа тагын көлә моннан. Ләкин дөнья чистарып калгач, янә шакката болар! Себерке килсә, чүп качар, ди татар халык мәкале. Димәк, җүнле «себерке» кирәк! Әлеге дә баягы һаман да бер балык башы: рәтле патша кирәк дигән сүз түгелме соң бу? Яисә булганыннан кыю һәм җүнле гамәлләр сорала дип шәрехләсәң дә була!.. Мисаллар күп: үзең торасы җирне үзең себер;идәндәге чүп түргә менәр; күзгә элмәгән чүп күзгә төшәр; шапшак киленнең себеркесе чүп астында булыр!!!
Сингапурда дүрт телле милләтнең теле дәүләт теле булып санала. Сугышмыйлар, ызгышмыйлар, аларга һәр тел дә тәмле, кадерле, кирәкле булган заманда безнең Җөмһүрияттә кайбер адәм актыклары татар теле кирәкме, юкмы дип бәхәсләшеп ята. Ачкүз кара йөрәкле түрә-түләмәләре, аяк терәп, кулларына 102
ЗИННУР ХӨСНИЯР
102
күсәкләр тотып, халыкның туган теленә каршы көрәшә, аны мыскыл итә, кисә, йолка! Сингапур президенты бу хакта махсус указ чыгарган. Бу турыда меңнәрчә еллар элек Җәмил хәзрәтнең бабалары: «Бер телдә ун хикмәт, ун телдә йөз хикмәт; туган телне кадерләгән халык кадерле булыр; туган тел үзем өчен, чит тел көнем өчен; телеңне сакласаң, дәүләтле булырсың; денемнән дүнәрмен, телемнән дүнмәм», — дип һәм тагын меңнәрчә мәкальләр әйтеп калдырган. Һәр кавемне, милләтне Илаһының төрле балчыктан яратуы турында да Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәргә иңдерелгән булган! Татар өчен яңалыкмы соң бу?!
Үз кавемеңне хөрмәт итсәң, ят кавемгә кол булмассың, ди халык мәкале. Сингапур халыклары, инглизләр изүеннән котылып, үз кавемнәрен кайгырта башлый. Шуннан соң алар бәхеткә ирешә. Ә без дүрт гасыр ят кавемгә хезмәт итәбез, бил бөгәбез, коллар кебек «баш өсте» дип торабыз. Бу гамәлебез үз кавемебезне хөрмәт итү җитмәүдән килмиме икән соң, ә?! Йа Хода! Шулай бит бу канә! Шулай бит!..
Илем-көнем булмаса, аем-көнем тумасын, дигән элек дәүләт тоткан борынгы бабайлар...
Чабата буе җир...
Экспертиза Сәхаби тапкан чалгыдагы канның Борисныкы икәнлеген ачыклады!.. Чалгының хуҗасын гына табасы калды. Хәзер, бер уйлаганда, төп шик Сания күршесенең капка астына таба тәгәрәгән иде...
Борис Айсинның чалгы белән суеп үтерелгәнен ишеткәч, күрше Чокрылы авылының Таз кушаматлы элеккеге милиционер Хәйбүш малае — хәзер инде «полиция» — Мирза Рәхимҗановның авызыннан сулар килде: хәзер ул җинаятьченең эзенә төшәчәк! Табачак ул кабахәт җинаятьчене, кулларына богау салып, әүвәл Байтамак халкы алдына китереп бастырачак! Аның тапкырлыгын, булганлыгын күреп шаклар катачак байтамаклар! Бигрәк тә авылның иң чибәр, тупырдап торган, сөйкемле сөякле, бер кашык су белән кабып йотарлык Сания атлы йомшаккай янында дәрәҗәсе үсәчәк Мирза полицайның! Мәхәббәткә маңка мишәйт итмәгән кебек, погоннар да комачауламый! Погонны аны булган ир-атлар гына тагып йөри!..
Мирза полицай (Мирза үзен «полицай» дип атауларын ярата һәм халыктан да шуны таләп итә. Ниндидер бер кинодан отып калды ул бу сүзне) туп-туры Сәхаби янына алма бакчасына китте. Ни дисәң дә, чалгыны ул тапкан бит! Участок полицаеның «УАЗик» машинасы да бар, тик ул күбрәк «Урал» мотоциклында йөри һәм һәрвакыт башына каска кия иде. Идарә башлыгы подполковник Колоколов, полициянең дәрәҗәсен төшереп, матайда йөрмә дип күпме генә кисәтү ясаса да, Мирза «Урал»дан төшмәде һәм моның үзенең яшерен сәбәбе дә бар иде. Мирзаның башы тишек! Чынлап та, шулай бу! Атасы Хәйбүш — элеккеге участок милиционеры таз иде: аның нәкъ баш түбәсендәге биш тиен акча зурлыгы урында чәч үсмәде, шуңа күрә «таз» кушаматы күтәреп йөрде. Ә малае исә туганда ук «тишек» башлы булып туды, ягъни аның лепкәсенең баш бармак бите кадәрле урынында сеңгер-сөяк ныгымады. Малайның ул төше бала вакытта ничек йомшак булса, шул килеш калды! Ходай Тәгаләнең бер сере иде бу, күрәсең. Гаиләдә аны милиция династиясенең дәвамлылыгыннан күрделәр. Халыкта татарча белгән урыс турында: «Аның янында чамалап сөйләшегез, ул һәммәсен дә аңлый, башы тишек аның», — дип әйтүләре дә юкка түгел, ягъни ул барысын да белеп, ишетеп тора! Милиция-полиция булып эшләгән кешегә исә башның «тишек булуы» бик кирәк!.. Җинаять турындагы мәгълүмат шул «тишек» аша керә иде аңа. Нәкъ шул сәбәпле Мирза беркайчан да баш киемен салып йөрмәде, тикшерү белән барганда исә башына каска кия иде. Ә матайдагы кешегә исә каска кию гаеп түгел... Теге чакта печәнлектә Фәйрүзә белән чуалганда да... Әлеге йомшак урынга ялгыш кына нарат күркәсе килеп төшсә дә, эшнең ни белән бетәсен әйтүе кыен, диде табиблар. Кыскасы, ул йә аңын югалтырга, яисә бөтенләй үк җан-тәслим кылырга мөмкин иде! Ләкин Мирза бу табигать ялгышы
ГАРАСАТ
103
— кимчелегенең файдалы якларын да тиз тапты: беренчедән, ул җинаять кылынган урынга килүгә, каскасын салып, мүкәли дә башын аска ия һәм шуннан аңа мәгълүмат агыла. Анысыннан да бигрәк, шул җиргә хатын-кызның чәнчә бармагы тиеп китсә дә, Хәйбүш малаеның отыры дәрте кузгала һәм ул озак вакытка әлеге чибәркәйгә башы-аягы белән гашыйк булып, гыйшык-мыйшык дөньясында яшәп ала торган булып китте. Кемнең кулы тиеп китсә, шул кыз-хатынга гашыйк була Мирза полицай. Беркөнне, Саниянең капка төбендә матаен туктатып, каскасын салды да: «Сания, урманга миллек җыярга баргач, башка талпан кадалды бугай, шуны тартып ал әле, зинһар!» — дип үтенде. Капка төбендә утырган хатын, аны-моны уйламыйча, Мирзаның чәч араларын карый башлады, бер бармагы теге «тишек»кә дә тиеп китте шулчакны. Талпан табылмаса да, Мирзаның күңеле булды: ул Саниянең биленнән тотты, үбәргә дип үрелде һәм шуның артыннан ук хатынның каты кулы аның яңагыннан ут чыгарды. Әле ярый башына сукмады! Эшне аңлаган Мирза полицай, тиз генә каскасын киде, хатынга янап, ачы итеп сүгенде, аннары авызына тәмәке капты, сигаретына яңактан чәчрәгән очкыннан гына ут элдерде дә матаена атланды. «Күрсәтәм әле мин сиңа күрмәгәнеңне! Колхоз саламын урлаганда тотсаммы!» — дип янап китеп барды. «Тоттырганнар ди сиңа!» — диде хатын аңа йодрык арасыннан бер бармагын күрсәтеп.
Алма бакчасында Сәхаби ялгызы гына иде.
Ул аңа чалгыны кайда һәм кайчан тапканлыгы хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
— Чалгы белән хәзер печән чапмыйлар. Бәрәңге сабагы чабалар... көз көне... Яз көннәрен, җәй буе бакча кырыйларындагы кычытканны чабарга мөмкиннәр...
— дип сөйләнде Мирза үзалдына. — Димәк, хуҗалык рәисеннән бу турыда сорап булмый. Байтимер печәнне хәзер кешегә кирәк кадәрле үзе китереп бирә. Печәнне комбайннар чаба... Ә Байбулат ага? Ул бит элеккеге колхоз председателе? Аның заманында хәтта колхоз борчагын да чалгы белән чапканнар бит! Кем бик актив йөргән ул вакытта колхоз эшләренә? Байбулат ага белергә тиеш!
Мирза, бая карар кылганча, Байбулат ага янына түгел, күңеле нидер сизенеп, Сания йортына таба китте. Тик авыл башына җиткәч, мотоциклын кирегә борды. Тиз генә райүзәккә кайтып, матайны машинага алыштырды һәм үзе белән участоктагы лейтенант Максимовны да алды. Санияне ишегалдында туры китерделәр, ул эт оясы янында кайнаша иде.
— Этем картайгач, менә моны алган идем, — диде ул, бәйдәге бер яшьлек эткә таба ымлап. — Ата дип калдырганнар иде, ана булып чыкты. Капка асларын томалап бетердем инде ата этләр кермәсен дип. Берсе төнлә тәки койма астын казып кергән бит. Ярар инде, ни булса, шул булыр. Бик акыллы эт, бәлки, балаларын алучы булыр әле. Мирза, наным, ул урам этләренә берәр хәл тартып булмыймы соң? Бигрәк азындылар бит?
Мирза аның сүзләренә бик теләп кушылды. Теге көннән бирле Саниягә карата егетнең күңеле битараф түгел, кай җирендер нәрсәдер кытыклап тора...
— Алан Бәртәстәге килмешәк этләр алар. Хуҗалары ташлап киткән этләр. Эт аулаучыларга күптән заявка биргән идем инде, никтер күренмиләр әле,
— диде Мирза аның сүзләренә каршы.
— Абау! Урыс малае кунакка килгән булды микән алайса безнең Сарбай янына төнлә белән? Койма астын казып кергән дидем бит әле?..
— Этләрнең милләте юк аларның, — дип сүзгә кысылды татарча яхшы белгән «тишек» башлы лейтенант Максимов. Саниянең бүген кәефе шәп күренә, андый вакытта хатын бик үткен телле, чая була.
— Югын юктыр да... Балалары хәләл булыр микән соң? — дип, Мирзага төрттерде хатын. Чөнки күптән түгел аларның кибетенә бер эшмәкәр арзан бәядән генә кабан дуңгызы дип алдап, гап-гади чучка ите калдырып киткән булган. Эшнең нәрсәдә икәнлеген ахырдан гына сизгән (тиешле кәгазьләре дә тәртиптә булган югыйсә) яшь кибетче кыз, соң булса да әлеге эшмәкәр өстеннән полициягә гариза
ЗИННУР ХӨСНИЯР
104
язып илткән. Мирза тикшерүчеләр белән теге шома эшмәкәрне ай буе эзләде, тик таба алмадылар. Бер-ике кеше әлеге иттән шашлык кыздырып өлгерде. Саниянең шуңа төрттерүе иде бу. Ләкин Мирзаның аның әлеге сүзләренә бер дә исе китмәде, ул хатынга чалт итеп җавабын да бирде:
— Ул мясникны бүген үк табам мин! Әйтте диярсең менә! Тәк... ярый. Сания, синең чалгың бармы? — диде Мирза. Хатын чак кына югалып киткәндәй булды, ләкин аның бу халәте озакка бармады, ул сорауга дөресен җавап бирде:
— Бар иде бер иске чалгы... Чыгарып ташладым инде мин аны, — диде.
— Алайса безнең белән районга барырга туры килә сиңа? Для опознания вещдока! — диде Максимов. Хатынны машинага утырттылар.
Үз чалгысын таныса да, шуннан артыгын хатын әйтә алмады.
Бу очракта фактларның барысы да аңа каршы сөйли: чалгының хуҗасы — ул, сынык чалгыны чокырдагы чүплеккә дә ул чыгарып ташлаган, аның бәрәңге бакчасы зират коймасына — Борисның үле гәүдәсен тапкан урынга килеп терәлә. Бер караганда, башка фактлар җыеп азапланасы да юк кебек. Бүтән тикшерүче булса, мөгаен, шулай эшләгән дә булыр иде. Тик Мирза әүвәл җиде кат үлчәргә, барысын да җентекләп тикшерергә булды. Ә үзенең күңелендә әлеге җинаять табышмагының бер очы чишелгән иде: Сания үтерүче түгел! Бу очракта ул үзе корбан!..
Мирза Сания ябылган бүлмәгә керде. Авыл хатыны үзенең нинди бәлагә тарганын һаман аңлап җиткерми булса кирәк, ул тыныч булырга тырыша, ләкин күзләреннән, тавышыннан шактый курыкканлыгы сизелә. Мондый йортка беренче кат килүе, күбрәк шул нәрсә куркыта бугай. Мирзаның аны бик тә тынычландырасы килде, ул хатын янына килеп, аның кулыннан тотты, җылы сүз әйтергә теләде. Тик тегесе һаман чыгымлады:
— Мине тотып көчләү өчен, шундый җинаять тагып, монда кадәр алып килү кирәк иеме сиңа, мент?! — диде ул, ысылдап. Хатынның бу гаярьлегеннән беравык каушап калган Мирза тешләрен кысты, ләкин аңа авыр сүз әйтә алмады. Киресенчә, аның бу чибәр кыз-хатынны кочаклап үбәсе килә иде. Тик нишләргә соң? Мирза бермәл инде тынычланган хатынга карап-карап торды да:
— Сания, син миңа үпкәләмә, пожалыста! Бер сүз әйтергә мөмкинме? Рөхсәт бирмәсәң дә, барыбер әйтәм: чык миңа кияүгә, ә!
Сания, күзләрен зур ачып, Мирзага карады:
— Кияүгә?!! Прәме монда укмы, хәзер үкме?
— Уйларга вакытың бар. Уйлап бетер. Мин чынлап әйтәм.
— Уйларга вакыт күп шул монда, — диде хатын күңелсез генә.
— Юк, мин сине хәзер үк кайтарып куям. Гафу, мин түгел, ашыгыч эшем бар минем. Максимов илтеп куяр өеңә, яме?
Сания «УАЗик»ның алдагы утыргычына кереп утыргач кына «Аллага шөкер!» — дип куйды. Аның бүтән теге каһәр суккан чалгы турында да, хәтта Мирзаның тәкъдиме хакында да уйлыйсы килми. Күңеле бушап калган кебек. Әйтерсең, ул чынлап та, моңа кадәр булган тормышын сызып ташлап, яңа хәяткә әзерләнә, шуңа күрә күңел дигәнең дә бушап калгандыр, мөгаен. Ләкин аңа үткәннәрен онытырга ирек бирмәделәр, полиция машинасы станса яныннан узганда, тәрәзәдән урамны күзәтеп барган хатын Максимовка машинаны туктатырга кушты. Стансадан үзәккә таба абына-сөртенә килгән танышын күреп алган иде хатын. Әйе, танышын!.. Анын тормышын җимереп, чәлпәрәмә китереп ташлаган күптәнге бер танышын — элеккеге ирен!.. Элек ул аны күрүгә югалып кала, аннан сон ботарлап атардай булып ачуы килә дә әлеге ачу, Фәрәдиснен «бомж» кыяфәтен күргәч, кызгануга әйләнә. Тик сонгы хис озакка бармый, хатыннын ана тагын ачуы кабара, сугып егасы килә башлый. Ахырда ул, барыбер Фәрәдисне түгел, үз-үзен битәрләргә керешеп, җаны атналар буе урынына утыра алмый. Үзен дә анын алдында ничектер гаепле итеп сизә шикелле Сания. Тик әлеге гаебенен нидә икәнлеген генә анлап бетерми, әмма сизенә, күнеленен кайсыдыр төше белән сизенә.
ГАРАСАТ
105
Фәрәдис Санияне шундук танып алды һәм, тешсез авызларын ачып, елмаерга тырышты. Элеккеге хатынын күрү сөенеченнән елмаямы бу сәрхуш, әллә йөз граммга акча сорарга җай чыкканлыгына сөенәме? Әлбәттә, икенче сәбәп чынга якынрак иде... Сания артык хискә бирелеп тормады, шундук ярып салды:
— Пәрәдис-Пәри! Мин кияүгә чыгам! Син каршы түгелме? — диде, анын каршысына килеп басуга. Тегесе бермәл аптырап торды, аннары, авыз куышлыгында берничә генә калган сары төшләрен күрсәтеп, янә елмаерга тырышты.
— Мин каршы! — диде ул, беркавымнан исенә килеп. — Син — минем хатын! Әйдә өйгә кайтабыз! — дип җикеренергә кереште Фәрәдис. Сания, сумкасыннан бер иллелек алып, ана сузды:
— Түлке сине туйга чакырып торып булмас инде. Чакырсам да килергә вакытын булмас, әнә бит, эшен күп икән, шешә җыясын бар! — диде, әлеге акчаны Фәрәдискә сузып. Тегесе акчаны тиз генә кесәсенә яшерде дә:
— Кемгә чыгасын кияүгә? Сине бәхетле итә алырмы сон ул? — дип сорап куймасынмы! Сания полиция машинасына таба ымлады: янәсе, кияү шунда утыра.
— Ризалыгынны бирәсенме сон, Фәрәдис? — диде Сания, хәзер сәрхуш белән шаяртуга күчеп.
— Ә калым?! — Фәрәдис кулын алга таба сузды. — Аннан сорыйммы?
— Үзем бирәм, — дип офтанды хатын һәм сумкасыннан бу юлы йөзлек акча тартып чыгарды. — Фәрәдис, минем бәхетле булуымны телә, яме, — дип пышылдады хатын. Фәрәдис дәшмәде, анын әле генә Сания янында иске-ертык киемнәрдән басып торуы исенә төшкән кебек, ул таушалып беткән кәчтүмен сыпыргандай итте, тезеннән аерылып, бер кисәге асылынып торган чалбарын тартып куйды, бер кулы белән сирәк чәчләрен сыпырды.
— Телим, Сания... Теләрмен... Бәхетле бул! Син бәхеткә лаек хатын, — дип пышылдады Фәрәдис. — Булдыра алсан... гафу ит инде син мине, Сания- Сандугач... Һәй, ихтыяр көче җитмәде... үземдә. Җир кадәр җирне акчага алыштыралар димени инде бу заманда?! Нинди җир иде бит әле ул! Ипигә ягып ашарлык!.. Һәм чабата буе гына да түгел, гектарлап иде бит... Дурак мин!.. Хатын анын йөзенә күтәрелеп карарга курыкты, чөнки элеккеге ире тын гына елый иде...
Алар Фәрәдис белән Казан арты зонасынын җыр фестивалендә таныштылар. Икесенен дә унынчы сыйныфны тәмамлап йөргән вакытлары иде . Фәрәдис гитарада үзе уйнап, бик матур җырлый. Сания исә — яшьтән җырчы кыз — былбылдай сайрый иде. Мәктәп тәмамлауга күрше район егете Фәрәдискә кияүгә чыгып куйды ул. Фәрәдис өйләнүгә, монын белән тормыш алып барып булмас дип, гитарасын чөйгә элде дә элеккеге колхоздан үз паена тигән җирләрне алды, анын янына пенсионер күршеләренеке өстәлде. Шулай матур гына тормыш башлап җибәрде алар. Тик бу бәхетле тормыш озак дәвам итә алмады, районга зур инвестор килеп керде дә, элеккеге колхоз җирләре генә җитмичә, төрле юллар белән Фәрәдис кебек фермерларның җирләрен дә үз итәк астына җыеп тыкты. Фәрәдискә алтын таулар вәгъдә ителде, җире өчен учлап акча бирделәр, теләсәң, район үзәгендә үзеңнең эшеңне ачарга ярдәм итәбез диделәр. Дөрес, Фәрәдис, тешен кысып булса да (тегеләргә каршы барырлык түгел, инвестор Түлле түрәнең шәҗәрә агачында бер юан ботак иде!), үзәктә агач эшкәртү, тәрәзә рамнары ясау фирмасы ачып җибәрде. Тик булышырбыз дигән вәгъдәләр онытылды, ике еллап азапланганнан соң, салым һәм кредитлар аны тәмам буды, муеннан бурычы җыелды. Аны эзәрлекли башладылар, үтерү белән куркыттылар. Тик Фәрәдис бирешә торган егетләрдән түгел иде, ул җан-фәрман тырышты, кирәк урында сугышты, кирәк урында чәче белән җир себерергә дә әзер иде. Ләкин ул рәвешле генә акча эшләп булмый, димәк, банктан алган кредитларны да түләп булмый дигән сүз. Фәрәдиснең каты тешле икәнлеген белгән
ЗИННУР ХӨСНИЯР
106
кредит бирүчеләр, аңа башка яктан һөҗүм оештырдылар. Көннәрдән бер көнне Сания юкка чыкты. Аны урлап киткәннәр иде. Санияне өч көннән соң кире кайтарып ыргыттылар. Әйе, чынлап та ыргыттылар! Чөнки яшь хатынны, аның сөйгән йөрәк җимешен мәсхәрәләгәннәр иде. Моның белән генә дә тукталмады теге бәдбәхетләр, Фәрәдискә яңа һөҗүм башланды. Аптырагач, ул качты, шәһәргә, бомжлар арасына... Менә әлеге бәхетле гаиләнең тарихы шуның белән тәмамланды. Хәер, Сания үз авылына — Байтамакка кайтып китте, анда атасыннан калган йорт исән иде...
Шундый заман иде бу: ул, беренче чиратта, ир-атларны тукмый, әгәр тегесенең хатыны уяу булып, шул чакта иренә терәк була алмаса, тукмак буласы гаилә башлыгын җир белән тигезләргә мөмкин!.. Ләкин Саниянең ул вакытта эшмәкәр хатыны гына түгел, сәхнәләр тутырып җырлыйсы да килә иде шул. Очып йөргән чагы иде... Ләкин тормышның гравитация көче аны җиргә тартып төшерде. Ул хәзер бер авыл хатыны... Чибәр, булган, уңган, ләкин ялгыз авыл хатыны иде... Сания әүвәл, тол хатын буларак, кеше ирләрен аздырырга да каршы түгел иде, әмма бу озакка бармады. Тиктомалдан яшь хатынны алыштырып куйдылармыни: ул андый максат белән йөргән ир-атны капкасыннан уздырмас булды. Әлбәттә, шуннан соң гайбәтләр отыры ешайды гына. Әмма хатын аның саен уҗым эзләп йөрүчеләргә катырак торды. Моның үз сәбәбе бар иде, бер караганда, юк кына сәбәп тоелса да, хатын-кыз буларак аның бәгыренә утырды: гомер булмаганны! Авылда ирләре өстеннән яшь киленнәр типтерә торган заман башланды!..Саниядә хатын-кызда гына була торган эчке горурлык уянып, ул авылның, авылның гына түгел, бар Җир шарындагы кыз- хатыннарның дәрәҗәсен саклыйм дигән илаһи хис белән гомер итә башлады, янәсе, гомум хатын-кыз кавеменең дәрәҗәсе өчен көрәште! Бу хис-тойгы чынлап та илаһи иде, чөнки Сәхаби атлы бакча каравылчысы, туганы белән күрешкәннән соң, шундыйга әверелде бит ул!.. Әлбәттә, гашыйк булып алулар ара-тирә булгалады, ләкин аларны бер кулдагы бармак белән дә санарлык түгел, Бәхти, Камай... Бәхтигә булган мәхәббәте клубта оештырылган хөкем белән тәмамланды. Камайны да тиз онытты... дөресрәге, малайсытты ул аны. Ә менә Мирза? Элек капка төбеннән матаен тырылдатып узганда, ул аның артыннан таш атып калырлык дәрәҗәдә күрә алмый иде, аның ирен яклый алмаган милиция-полиция токымыннан булганы өчен генә, әлбәттә!.. Теге көнне, бармагы белән егетнең башындагы «тишеккә» орынып алганнан соң, хатынны әллә нишләттеләр, алыштырып куйдылармыни! Үзгәрттеләр, бар җаны, күңелен кузгаттылар! Кемнәр? Бары бер кеше, Мирза атлы, полиция булып эшләүче таз Хәйбүш малае... Теге бармагы һаман кызышып тора әле. Рәхәтлек биреп кызыша. Әлеге бармак аша кан тамырлары буйлап ниндидер серле кайнарлык таралды, йөрәгенә чаклы барып җитте әлеге кайнарлык, шуннан бирле йөрәге тиктомалдан еш-еш тибә башлады, «аритмия», диде фельдшер кыз. Сания аңа: «Үзең аритмия син!» — диде. «Мирзага булган мәхәббәтем» дип әйтмәде әйтүен. Бары «мәхәббәт аритмиясе» дип кенә сүзне шаяртуга борды. Шул рәвешле, Мирзаның «тишек башы» харап итеп ташлады Сания атлы яшь, чибәр, тутырган тавык кебек түгәрәк, дәртле хатынны. Бер аны гына түгел, Мирзаның үзен дә... Ел саен күрше Сәлим аның бакча кишәрлеген кыса, яз җитүгә берәр буразнасы булса да тегенең ягында адашып кала иде. Менә моннан соң аның бер карыш җиренә тиеп карасын ач күзле күрше! Милиция үзендә генә булачак... Хатынның хыял-уйлары татлы, бик тә татлы иде... Аллага тапшырдык инде...
Ә Хәйбүш малаен исә Ябалакта тагын да кызыклырак хәлләр көтеп тора иде! Авылның бер кешесе чиркәү гөмбәзенә менеп кунган да шуннан җиргә сикерәм дип куркыта! Имеш, Галин дигән адәмгә шул рәвешле үзенең ризасызлыгын, каршылыгын белдерә!.. Берничә ел элек Галин, аның һәм башка күршеләренең пай җирләрен алдап-йолдап алган да хәзер, ялган документлар ясап, ул җирләрне бик кыйммәт бәядән үзе кебек икенче бер банкирга сатарга җыена икән. Үземнең пай җиремдә фермер хуҗалыгы оештырам дип, бу кеше Галинның приказчигы янына
ГАРАСАТ
107
барган икән, аны куып чыгарганнар, бездә синең җирең юк, тагын килсәң, муеныңны борып атып, башыңны кесәңә тыгып җибәрәбез, дигәннәр!..
Чиркәү Ябалак авылына карамый, ул элек күрше генә булган Зур Күл дип аталучы рус авылына карый иде. Тик хәзер, ике авыл бергә кушылып, чиркәү бер башта, мәчет икенче якта калса да, белмәгән кеше өчен ике Алла йорты да бер авылда кебек тоелырга мөмкин. Мирза бу тирәләрне яхшы белә, хәтта чиркәү гөмбәзенә менеп кунаклаган тракторчы Галләмне дә шундук танып алды.
— МЧС чакырттыгызмы? — дип сорады ул авыл советы сәркатибеннән, килә-килешкә.
— Нинди МЧС ди монда! Ул сикерәм дип кенә түгел, чиркәүне үзем белән бергә шартлатам дип яный бит. Вәт тинтәк! Салып алган да!..
— Шартлатам, дими! Бернинди бомбасы да юк аның! Ут төртәм, ди! Әнә, үзе белән шешәләр дә алып менгән! Бензин яки керосиндыр! — дип сүз кыстырды аның янында торган икенче берәү. Мирза шулай да, тиз генә участокка шалтыратып, шәһәрдән ярдәм чакыртырга кушты. Үзе, төшеп китмәсен дип, бер кулы белән каскасын тотты һәм Галләмгә кычкырды:
— Син нигә чиркәү башына менәргә булдың әле! Чиркәү причем монда?!
— Урыслар!.. Галин кебек комсыз урыслар басып алды безнең җирләребезне! Менә, карап торыгыз, хәзер чиркәүләрен юк итәм мин аларның! Үзем дә бетәм! Болай яшәгәнче! Ә син, Хәйбүш малае, Галинның әнчекләре белән сөйләшүләр алып бар лучше! Монда терәлеп торганчы! Урысларны җыеп алып бар Галин янына! Җиремне кире бирсә, тимим чиркәүләренә! Гөмбәзенең буявы да кубып беткән инде. Әгәр Галин җиремне үземә кайтарса, моны буяп төшәргә дә могу мин! Менгән менгән инде!.. Йә алып менгән буявымны калдырам!..
Җыелган халык арасында иң пошаманга калган кеше, әлбәттә, поп иде. Ул, ара-тирә чукынып-чукынып ала да, чиркәүне яндыра күрмә дигәндәй, Галләмгә ялвара, аннары ярдәм өмет итеп, җыелган халыкка карый.
— Ә Галин причём монда?! — дип кычкырды Мирза. — Ул урыс түгел бит! Үзебезнең татар! Галиев аның фамилиясе! Мәннәви исемле ул, атасының исеме — Мансар!
Әлеге хәбәрдән соң Галләм, авызын ачып катып калды, кулындагы бер шешәсе аска тәгәрәп, үлән арасына килеп төште. Сары башлы бер малай, җәһәт кенә йөгереп барып, шешәне алып килде дә полициягә сузды.
— Бензин исе килә моннан!
— Алдамыйсыңмы син мине, малай актыгы? — диде беркавымнан ис-хушын җыеп өлгергән Галләм.
— Билләһи менә, Галләм абый! Татар ул! — дип кабатлады Мирза.
— Ник... нигә?.. Татар татарны талый башладымыни инде хәзер?!
— Давай, төш кире, Галләм абый!
Мирза килгән шәпкә игътибар итеп өлгермәгән икән: әлеге тамашаны карарга җыелган халык тыныч иде. Хәтта араларында бармак төртеп хихылдап көлеп куючылар да бар. Баксаң, тракторчы Галләмнең мондый гадәте күптән килә икән инде. Ул өйгә исереп кайткан саен, хатыны, мин әниләргә китәм дип, капкага йөгерә икән, Ә Галләм, аннан да җитезрәк, капка түбәсенә менеп баса да:
— Мине ташлап китсәң, хәзер үк баш белән җиргә кадалам! Синнән башка берәү дә кирәкми миңа, Мәйсәрә! — дип куркыта башлый. Хәзер инде иргә, үлә күрмә, синнән бүтән кемгә кирәк соң мин дип, хатын ялварырга керешә. Шуннан үзара низаг, кул белән юып алгандай, юкка чыга. Галләм, үрмәләп, тик бу юлы бик озак, көч-хәл белән ишегалдына төшә, аңа баскыч алып килеп өлгергән хатыны янында күгәрчен кебек гөрли. Аннан соң бер култык астына Мәйсәрәсен, икенчесенә баскычны кыстырып, лапаска таба теркелди. Анда исә кичә генә чабып алып кайткан хуш исле
ЗИННУР ХӨСНИЯР
108
йомшак бәти печәне таратылган һәм шул тирәдә җәен-кышын йомырка салудан туктамаган унсигез тавык кына кайнаша.
Менә Галләм янә телгә килде:
— Попкаем! Гафу ит мине, зинһар! — дип кычкыра ул һәм беркавымнан әлеге сүзләренә өстәп куя: — Мин монда гөмбәз буярга буяу гына алып менгән идем!
Тракторчы Галләм үзе белән эләктергән алтынсу буяу савытын тимерчыбык ярдәмендә тәрегә асып куймыйча җиргә төшмәде. Хәзер менә начар ният белән менгән дип әйтеп карасыннар! Кем әйтә ала шулай дип? Хәйбүш малаемы? Дәү корсаклы поп атакаймы? Юк, поп атакай әнә чукына-чукына аңа рәхмәт укый!.. Читлек артына ябып кара инде син Галләмне моннан соң, Хәйбүш малае!..
Тракторчы Галләмне райүзәккә илтеп япмасалар да, әлеге вакыйганың кайтавазы булмый калмады. Чөнки, Галиннан зарланып, тагын дистәләгән авыл кешесе интернетта үзләренең дәгъваларын урнаштырган иде. Интернет заманы килде дигәч тә, халыкның аннан файдаланып, азуы түгел иде бу. Әүвәл язмача хат җибәреп карадылар. Тик аңа каршы килгән җавапны аңлый алмыйча бик озак интеккәч кенә, бер мәктәп баласы әлеге шикаятьне интернетка урнаштырды. Ә теге җавап түбәндәгедән гыйбарәт иде, арагызда, бәлкем, аңлаучы табылыр, авыл халкының төшенеп җитмәве гаҗәп түгел, авыл кешеләре гомер-гомергә надан бит инде алар! «Хөрмәтле Каргалар авылы (Ябалакны шулай дип татарчадан татарчага тәрҗемә кылганнар!) кешеләре! Федераль законның №000 маддәсен күздә тоткан хәлдә, регионнар мәнфәгатен кайгырткан канунның беркайчан да булмавы һәм булмаячаклыгы сәбәпле, РФның №0000нчы маддәсенә нигезләнеп, сезнең мөрәҗәгатькә җавап йөзеннән, РФның №00000да күрсәтелгән маддәсенә таянып уйлап чыгарылган пунктын тормышка ашыру өчен һәм аны ахыр чиктә гамәлгә ашыру нияте белән, сезнең хатка җавап итеп түбәндәге җавапны юлларга мәҗбүрбез, чөнки халык белән эшләүнең тәртибе буенча бер ай эчендә без сезгә теләсә нинди җавап җибәрергә бурычлыбыз.
Хөрмәтле каргалар! Элек фәлән колхозның сөрү җирләре булу сәбәпле, әлеге җирләрнең ошбу колхозга Фәләнов алпавыттан калган булуын истә тоткан хәлдә, тагын да арырак тикшереп, әлеге алпавытның Иван Грозный патшаның бу җирләрне талап алу фактларын да бер тарихи вакыйга икәнлеген теркәп, архивта озак актарынганнан соң да алпавыт Фәләнов хакындагы мәгьлүматлар Мәскәү шәһәрендә 1912нче Урыс-француз сугышы вакытында Кутузовның Мәскәүне махсус яндыруы сәбәпле, архив эшенең тәртибе югалган һәм шул сәбәпле анда бүгенге көнгә чаклы рәт-баш булмау аркасында табылмады. Димәк, сез хатта телгә алган Галин әфәнде бу җирләр белән үзе теләгәнчә файдалана
ЗИННУР ХӨСНИЯР
алмый. Үз чиратында каргалар да әлеге кишәрлекләрдән (файдаланырга хаклары булмауларын белергә тиешләр. Яңа җир кадастры законы уйлап чыгарылганга кадәр, әлеге җирләр буш җирләр дип игълан ителгән булу сәбәпле, без бернинди төгәл җавап юллый алмыйбыз.
Имза Мөһер
Дата»
Хәйбүш малае, Галләмгә бармак янады да, матаена атланып, Байтамакка чапты. Борис Илсин эшенең вакыты чыгып килә, Колоколов аны бүген шул хакта җавап тотарга чакыртты.
Пай җирләре аркасында килеп чыккан тавыш-гауга моның баласы гына булган икән, әлеге ызгышның «анасы» алдарак көтеп торган Галинны! Шәһәрдән кайтуга, Кызыл канат әлеге вакыйга турында Мәннәвигә түкми- чәчми сөйләгән иде. Тегесе кулын гына селтәде дә:
— Бетмәс монда бетле хәерче! — дип кенә куйган иде. Кызыл Канат дөнья күргән кеше буларак:
— Мәннәви Мансарович! Бәлки, бераз акча биреп, авызын томаларгадыр ул Галләмнең, ә? — диде. Бу тәкъдимгә каршы да Мәннәви тузынды:
— Адым саен!.. Нинди бетмәгән акча бирү ди бу! Син нәрсә, шулай итеп дөньядагы бар хәерчене дә туйдырып бетерермен дип уйлыйсыңмы?! Эшләсеннәр әнә!
— Ул эшләргә риза, Мәннәви Мансарович! Тик җире юк, без алдык аның пай җирен!
— Бушка түгелдер ич? Үз вакытында түләгәнбездер бит?
— Түләдек түләвен дә...
— Биргән саен күбрәк сорый алар, берсенә бирсәң, капка астыңнан икенчесе кереп җитәчәк! Белгән инде аларны! — дип әлеге мәсьәләгә нокта куйды Мәннәви Мансарович.
Кичкә Баш түрә киңәшмә җыйган дип ишетте Галин. Әлбәттә, андый киңәшмәләрдә катнашырга Галин кебек азган байларның башлары «яшьрәк» иде. Үзләре катнашмаса да, андагы һәр әйтелгән сүз-җөмлә мизгел эчендә килеп ирешә, әгәр мәсьәлә алар «токымы» хакында була икән, араларыннан берәр «соры кардинал» (кыскартып үз артында «соры корт» дип атаучылар да бар) вертолёт биеклегендә очучы «лачын-козгыннарны» аерым җыярга гадәтләнде. Андый җыенның чираттагысы Галин фазендасында булырга тиеш икән. Мәннәвигә шундый карар килеп иреште. Бу инде бик афәтле, куркыныч сигнал иде: нәкъ менә Галин ихатасында җыелалар, димәк, сүз турыдан-туры Мәннәвигә кагылачак, Баш түрәдәге зур киңәшмәдән соң мондый ашыгыч җыен шулай ук тикмәгә генә булмас! Аннан соң Илбашы артык сүз чәйнәп торучылардан түгел! Әйтте икән — үтәми кара! Чөнки ул беркайчан да юк-бар сүз сөйләми, һәр тырышканы Җөмһүрият һәм халык өчен!.. Талканы коры аның!.. «Халык өчен» дип ассызыклау да модага иярүдән генә түгел. Үзе көне- төне ат кебек эшли торган Илбашы шуның өстенә бик гадел дә, аңа мөрәҗәгать иткән кешенең әле беркайчан да, төшенкелеккә бирелеп, кул селтәгәне юк. Иң әһәмиятлесе, Илбашы өчен зур һәм вак мәсьәлә дигән әйбер юк. Гади халык мәнфәгатенә кагылышлы булган һәр нәрсә аның өчен мөһим! Шулай булмаса, Җөмһүриятнең даны шулай тиз арада бөтендөньяга тарала алыр идеме икән!.. Кыскасы, Җөмһүрияткә мондый Илбашын Ходай үзе бирде!..
«Соры корт» җыйган киңәшмәләрдә, гадәттә, төрле дәрәҗәдәге эреле-ваклы түрәләр белән бергә зур эшмәкәрләр дә катнаша һәм әлеге җыендагыларның 110
ЗИННУР ХӨСНИЯР
110
саны һәрвакыт төрлечә иде: йә иллеләп кеше була ул, кайчакларда егерме- утыздан да артмый. Шунысы шомлы: бу юлы җыенда ничә кеше катнашасы алдан әйтелмәгән иде.
Галин тиз арада зур кунакларны каршы алу, кунак итү хәстәренә кереште. Дөрес, алар монда бәйрәмгә җыелмыйлар, сүзләре кыска, ләкин нәтиҗәле булачак! Монда кылынган карарны үтәмәгән өчен байлыгың белән генә түгел, башың белән дә җавап бирәсе!.. Галинны барыннан да бигрәк шунысы шүрләтте!.. Ул шундук үзенә Изольда ягыннан туган тиешле булган Гафунга шалтыратты: янәсе, «темадан» син хәбәрдәр түгелме? «Җизни! — диде тегесе ачулы тавыш белән.
— Син нинди бардак оештырып ятасың анда?! Җавап тотарга әзерлән!» Гафун белән сөйләшкәннән соң, отыры ачуы килгән Галин кыйммәтле телефонын таш диварга бәрде һәм ачы итеп сүгенеп куйды да Кызыл канатны чакыртты. Гафун Галинга каената тиешле кешенең бертуган энесенең малае иде.
Каенатасы Рафинад Хәләфовичның озак еллар җәелеп утырган кәнәфиенең аяклары үзләреннән үзләре озынаеп китеп, түлле түрәбез туксанынчы елларда Мәскәү тарафларына ук китеп барган иде. Мәскәү кулы җөмһүриятләр белән һәрвакыт шәп идарә итте, шул сәбәпле Рафинад Хәләфовичның шәҗәрә агачындагы «карга оялары» да туздырылмыйча әйбәт яшәделәр, кеше арасына чыктылар, шул кешеләрнең башларына баса-баса, һаман югарыга, кояшка таба үрмәләделәр. Капка төбенә яңа гасыр килеп туктагач, нилектәндер Рафинад Хәләфовичның дилбегәсе берара (ун еллап булыр) йомшарып алды. Ләкин ул арада Галин кияү кебекләр инде үзләре «кеше» булып җитеште. Гафун шикелле яшьрәкләрнең үсү юлы «бозлавыкка» туры килеп, алар әле күптән түгел генә, Рафинад Хәләфович, яңадан монда кайтып, иске нигезендәге оясын яңарткач кына, ошбу юлларга «ком сибелде», малайлар тернәкләнә башлады.
«Кара! Ничек сөйләшкән була! Маңка! Күрсәтермен әле мин сиңа бардакны!»
— дип эченнән генә сүгенеп алуы Галиннын. бары үз-үзен юату гына иде. Чөнки Гафун кебекләр «пароходның артына инде төялеп өлгергән һәм матур гына тирбәлә-тирбәлә йөзүләрен дәвам иттерәләр. Һәм каената тиешле кеше дә хәзер элек зур өметләр баглаган кияү балакаена түгел, шуның ише якын туганнарына таяна, әлегә кулыннан килгәндә, үзе дә аларга ярдәм итәргә тырыша. Чөнки бу малайлар Мәннәви кебек сәнәктән көрәк булмаган, болар үскәндә үк туганнарының һәм аталарының кыланмышларын күреп, бабаларының нәсел шәҗәрәсен өйрәнеп үсте һәм алар язмыш һәм Ходай кушуы буенча да бары «очарга тиешле» аксөяк кошлар иде. Ни әйтсәң дә, көтүче малайлары түгел иде болар...
Галин соңгы чиктә каенатасына шалтыратты. «Мин дә киләм. Син кунакларны әүвәл теге серле күлең янына алып барырсың. Борчылма, калганын үзем җайларга тырышырмын. Чиркәү башына менгән авыл кешесе дә яныңда булсын. Акча бир, күңелен күр», — диде. Каенатасының әлеге сүзләре Галинны җиде кат күккә күтәреп куйды. Димәк, бу юлы «чиркәү вакыйгасы» Рафинад Хәләфович ярдәме белән йомып калып булырына ышаныч бар!.. Тик озак та үтмәде, «разведка» Галинга яңа хәбәр ирештерде: аның ике йөз мең гектар җирен бер Мәскәү оешмасы үз кулына алырга җыена икән! Рәсәйнең Ерак Көнчыгыштагы иң ахыргы ноктасыннан алып Көнбатышка чаклы булган җир кишәрлекләренә Федераль үзәк һәрдаим үз казыгын кага бара, моңа кадәр аның бу җирләргә кызыкмавы, бер караганда, гаҗәп иде, әлбәттә. Галин, тора-бара, тагын да тулырак мәгълүмат алды: аның ул җирләрендә «Чиста басу» («Чистое поле») оешмасы эшләячәк икән. Әлбәттә, бу заман таләбе диярләр: фән-техника прогрессы әледән-әле яңа алым-ысуллар уйлап чыгара тора — басудагы сыер тизәкләреннән ягулык эшләүнең инновация ысулына киләсе елда Федераль үзәктән яңа махсус программа нигезендә берничә миллиард сум акча караласы ди. Узган ел гына эшли башлаган «Авылнын каймаклы сөте» («Деревенское отборное молоко») программасы нигезендә бөтен Рәсәй җирләрендә көтүлекләр арттырылды. Бу БСО (ВТО)га каршы тору өчен дә кирәк, янәсе... Көтүләр арту
ГАРАСАТ
111
сәбәпле, басулар пычрана (тизәккә бата!) башлады. Алай гына да түгел, әлеге тизәкне эшкәртеп, Аурупа өчен менә дигән ягулык әзерләп була икән! Әлеге мәсьәләне яна программа тулысынча хәл итәргә тиеш. Өстәвенә анын өчен Рәсәй бюджетыннан күп акча бүленәчәк... Шул сәбәпле Иделле федераль округы белән Растав крае «Чиста басу» махсус берләшмәсе составына кертелде. Әлеге берләшмәнен җитәкчесе итеп Петербург эшмәкәре билгеләнде. «Сулкуллы» дип аталган компьютер программалары оешмасында бер сыердан елына күпме тизәк җыеп алу мөмкинлеген ачыклау өчен, яна программа эшләнә башланды һәм ана да «Чүбәй-Чүбек» нәни технологияләр фирмасынннан берничә миллиард күчереләчәк икәнлеге мәгълүм булды... «Чиста басу»нын яна җитәкчесе Пётр Иофанович Сидуров төркеме әлеге игелекле эшкә алдан ук әзерләнде, чөнки бүгенге заманда надан халыкка яналык-инновацияләрнен асылын төшендерү шактый озак һәм мәшәкатьле эш булса, югарыдагы җитәкчеләргә шуны исбатлап бирү тагын да катлаулырак иде. Растав крае анлашыла: әлеге җирләрнен һәр аршынында ныклы күзәтү һәм тәртип булырга, һәр басу, һәрбер үгез һәм сыер төгәл исәптә булырга тиеш, чөнки алда олимпиада уеннары тора. Италия һаман олимпиада ярышларына, аерым бер спорт төре буларак, үзенен «матадорларын» кертергә маташа бит! Үгезләргә дә кытлык булмаячак! Ә менә төшемле җирләрне биләп утырган Иделле белән нишләргә? Монын да җае бик тиз табылды: анда махсус оештырылган дини секта үзенен эшен яхшы башкарырга тиеш. Исеме дә җисеменә бик туры килеп тора: «Әр-Рахим Иуда»!!! Пәрбер әгъза өчен махсус кенәгә ясатылды: КГБ, ягъни «Коммунары Гражданской Безопасности». Радий үзенә йөкләнгән эшнен беренче этабын унышлы башкарып чыкты, хәзер анын кирәге юк. Ул төрле тарафларга җибәргән сектачыларга ЗМЗкалар гына җибәрәсе калды. Аннан сон, һәрхәлдә, монда ил җитәкчелегенен турыдан-туры бернинди катнашы булмаса да, янәсе, җөмһүрияттә тынычлык юк, дилбегәне кысарга кирәк дигән сәясәт үзеннән-үзе баш калкытачак!.. Англиядә белем алган Сидуров әфәнденен башы яхшы эшли. Өстәвенә Америка илчесе белән дуслыгы да бар анын!.. Колледжда бер парта артында утырып укыдылар. Шул сәбәп белән бюджеттан миллиардлар «суырунын» менә дигән ысулы иде бу!.. Бер очтан регионнар да «тизәккә» батачак...
Хәйбүш малае Мирза — полиция офицеры, әлбәттә, әлегә бу хакта белми иде. Ул Сания янына ашыкты, чөнки телефонына хатыннан SOS килде. Ул телефонда чагылган хәбәрне тагын бер мәртәбә тикшереп карады: юк, ялгышмаган, экранда ике SMS күренә, берсе — Галиннын бурзае Саввадан, икенчесе — ашыгыч ярдәмгә чакырган хәбәр, тәгаен Сания номерыннан.
Ул килгәндә, Сания бакча күршесе Сәлим белән пыр тузып ызгыша иде. Хатыннын кулында сәнәк, тегесе дә таяк ише нәрсә тоткан. Сәлим авыз эченнән нәрсәдер быгырдана, сүзләре анлашылмый, Саниянен исә һәр әйткәне колакны ярып керә:
— Син, яз җиткән саен, минем бер буразнамны үз ягында калдырасын! Атан да шундый иде, бабан да шулай булган! Бетле хәерчеләр сез! Элек алабута ашы ашап кына исән калгансыз! Эшегез һаман кешенекен урлауда! Нәрсәгә минем җиремә кул сузасын! Минем бабамнан калган җир ул! Хәзер менә милиция чакырттым! Унбиш суткыга яптырам мин сине бу караклыгын, өчен! Запой вакытында күзенне акайтып кереп җитәсен бит! Хәзер җир кирәк булдымыни?
Элек булса, Санияне алай тиз генә һич тынычландырып булмас иде, бу юлы Мирза эндәшүгә, ул, кулындагы сәнәген ике межа арасына ташлап, лапас капкасы янына килде һәм мөлдерәмә яшьле күзләре белән Мирзага карады, таяныч эзләп, аның күкрәгенә башын куйды. Ир-атның һәркайсы да хатын- кызга терәк булырга әзер, Ходай Тәгалә ошбу затны шул рәвешле махсус яраткан. Мирзага бик ошый иде хатын-кызның аннан ярдәм өмет итүе... Полиция сыйфатында гына түгел, нәкъ менә ир заты буларак... Әлбәттә, хатын-кызга әүвәл җир түгел, ир кирәк, җир аннан соң гына... Ир булса, бар да була: ир янына өстәп җирне дә, өйне дә бирә Ходай Тәгалә...
ЗИННУР ХӨСНИЯР
112
Беренче хатыны, алар авылында әйтмешли, «ир давай» иде, ягъни, ирдәүкә холыклырак булды. Пәр нәрсәдә үзе башлап йөрергә яратты, Мирза эшләгән эшне сүтеп җыюдан тәм тапты, кыскасы, кайчагында чүкеч тотарга өйрәтергә дә тайчанмады хатын. Андый хатын белән озак тора алмады ир: алар балалары булганчы ук аерылыштылар. Ә менә Саниянең аннан ярдәм көтеп сыенуы, күкрәгенә башын салуы Мирзага рәхәтлек бирә, ул шушы минутта гәүдәсенә аның өчен таулар күчерерлек гайрәт иңгәнен тоя. Тик бу юлы гайрәте башка нәрсәгә сарыф ителде, хатын бары шуннан соң гына тынычланып, күршесен сүгүдән туктады.
— Яз көне җиреңне үзем бүләрмен. Межага тимер казык кагам, — дип юатуын дәвам итте Мирза.
— Берәр буразнага кермәсә, күңеле булмый инде аның. Нәселләре белән шундыйлар. Элек хәерче булган алар, безнекеләр исә атлар, тарантаслар тоткан. Гомер буе көнләшеп караганнар, адым саен нинди дә булса этлек эшләргә тырышканнар. Бабам да шулай дип сөйли иде, — диде инде тынычланган Сания. Мирза да сүзне инде шаяртуга борырга теләде:
— Кулыңа сәнәк тотып чыккансың. Ачудан ялгыш чәнчә күрмә тагын!
Сания матур итеп елмайды һәм:
— Ә-әә, сәнәк ул болай гына ла. Андый вакытта кулга нәрсә туры килә, шуны эләктерәсең инде, — дип куйды.
Мирза торып киенде дә, караватта әле һаман изрәп яткан сылу хатын ягына күз ташлап:
— Сания, бәрәңге бакчасына чалгы да күтәреп чыккалыйсыңмы? — дип сорады.
— Әйтәм бит, кулга нәрсә эләгә инде. Чалгы белән бакча башындагы кычытканнарны чаба торган ием. Аннан соң көз көне бәрәңге сабакларын... Ник сорыйсың?..
Мирза җавап бирмәде, ашыга-ашыга киенде дә саубуллашып чыгып китте. Аның башында төрле уйлар кайный. Ләкин капка төбенә чыгып, башына шлемын киюгә, әлеге уйларны телефон шалтыравы бүлде, телефонда Галинның бурзае Савва гөрелдәде:
— Кайда йөрисең син? Срочно килеп җит, давай! Сине Мәннәви Мансарович көтә! — диде ул боерулы тавыш белән. «Пе, Мәннәви Мансарович!.. Гектарлаган җирләрне сатып ята анда Мәннәви абзаң!.. Ә монда бер буразна өчен пычакка пычак киләләр», — дип уйлап куйды полиция офицеры. Ләкин фәлсәфәгә бирелү полиция эше түгел, ул тәртип сакларга, ягъни закон бозучыларга каршы көрәшергә тиеш! Ошбу кагыйдәне эшкә кергән көннән яхшы үзләштергән Мирза шул фикерендә тукталып калды. Аның каравы матае Ябалакка таба очты. Ярты юлда, урман авызында, аны бүлек башлыгы Колоколов машинасы туктатты. Ни гаҗәп, Колоколов машинада ялгыз башы һәм рульдә дә үзе утыра. Бу юлы тән сакчылары урынына йөргән сержантларын нигәдер ияртмәгән?! Югыйсә «иудалар» вакыйгасыннан соң бу якларда, бигрәк тә урман юлында ялгыз йөрү куркыныч, һәр агач артында «ваххабитлар» сагалап торуы мөмкин. Мирза шулчак тиз генә янә үз фәлсәфәсенә бирелеп алды: «Ябалак урманы бик зур бит ул, чакрымнарга сузылган. Анда йөзләгән-меңләгән агач үсә... нүжәли һәр агач артында качып торырлык «ваххабит» бар икән бу якларда?!» Әлеге уйларын Үзәк аппараттагы берәр түрә белсә, әйтер иде: «Син нәрсә, Хәйбүш малае! Без һәр шикле кешене шул исемлеккә кертергә тиеш! Инструкция шундый!» — дияр иде. Тик ул «инструкциянең» кайдан «төшкәнлеге» генә караңгы иде аларга: агач башыннан гынамы, әллә Мәскәү ягыннан искән җилләр куып китергән болытлардан ук явамы? Хәер, полиция уйлап баш катырырыга тиеш түгел, Мәскәүнең «баш мие» бик сырлы аның: ул һәркем өчен үзе уйлый. Син үтә генә. Күкрәгеңә орден тагасың килсә, гаиләңне премия акчасы белән сөендерергә теләсәң инде әгәр...
Колоколовның «кыңгыравы» бу юлы бик тавышлы чылтырады:
— Кайда йөрисең син, лейтенант? Сине абзаң үзе эзли! — диде ул, Хәйбүш
ГАРАСАТ
113
малаеның мотоциклына гына түгел, башыннан салып кулына тоткан шлемына чаклы җирәнеп карап.
— Соң!.. Үзегез Илсинны үтергән җинаятьчене табарга куштыгыз бит! — диде тегесе, түрәсе янында акланып.
— Чукыныплар китсен лә Илсиннарың! Борислары, Варислары белән бергә! Син аның, Илсин малаеның дим, ваххабитлар шайкасы башлыгы икәнлеген беләсеңме?
— Шайка?! Нишләп шайка булсын? Бер башы бит ул! Анысы да бары саташып кына йөри! Әйбәт малай диләр аны...
— Бүлдермә! Нәр сектант үзе бер шайкага тора ул! Менә шуны юк итәргә кирәк! Аңладыңмы? Әлбәттә, әүвәл тотарга кирәк! Урманга качканнар, ди.
— Качканмы, качканнармы? Иптәш, полковник!
— Какая разница! Менә шул, табасың да юк итәсең! Һәммәсен дә! Аларны тапкан урын кып-кызыл канга баткан булырга тиеш!
— Бер кешене тоткан урынмы?
— Галин син әйткән урынга бер көтү сыер кудырып китертәчәк! Шуларны кыр!
— Пистолеттанмы?
Полковник машинасының арткы утыргычыннан автомат алды:
— Мә! Бу заданиене башкарып чыга алсаң, син сразу капитан! Һәм бер уч... юк, ике уч премия! Тик бу хакта беркемгә сөйлисе түгел!
Түрәсе бик гаярь һәм таләпчән булса да, Хәйбүш малае да төшеп калганнардан түгел: ничек итеп бер көтү гөнаһсыз сыерларны кырып салырга кирәк, ә? Хәтерли: узган ел ашлама ашап бердәнбер сыерлары күбенеп үлгәч, әнисе өзгәләнә-өзгәләнә елаган иде. Шуннан соң ул аякка баса алмады, бик каты чирләп китте дә, хәзер урын өстендә. Шуның өчен дә тиз генә тотып Саниясен килен итеп алып кайту уе белән яши иде Мирза. Әнисе бер сыер өчен хастага калды! Ә монда бер көтү, ди!
— Иптәш полковник! — дип сүз кушты шулчак беркатлы Мирза. — Ә ул сыерлар урынына дим... Алтын Бәртәстәге попның дуңгызларын гына кых итсәң, булмыймы соң? Дуңгыз дуңгыз инде ул, барыбер сыер түгел. Ә Галинның сыер көтүенә урын табар идем мин!
— Син нәрсә, Рәхимҗанов?! Беләсеңме син дуңгыздан нинди шәп шашлык булганлыгын! Бигрәк тә молочныен кыздырсаң! Аларны әрәм итәсе түгел!
— Ә ул түшкәләрне шашлыкка Сезгә озатсам!
Колоколов, үзеңә кара дигәндәй, кулын селтәде һәм Мирзага кесә телефоны сузды:
— Кара аны! Менә шушы телефоннан, бары шушыннан гына минем белән сәгать саен хәбәрдә торасы! Аннары Мирзаның матаена төртеп күрсәтте. — Ә бу таратайкаңны машинага алыштырып кил!
— Ярый, анысын үзем карармын... — дип калды эченнән генә Мирза аның артыннан. — Кирилл атакайның дуңгызлары — шәхси милек! Ә милиция-полиция шәхси милеккә кул сузучыларга каршы көрәшергә тиеш дип өйрәттеләр безне! Мин сиңа лучше кабан дуңгызлары түшкәләрен җибәрермен! Галин бу яклардагы урманда махсус үрчетә аларны! Машина-машина сатып алды! Олигарх дуслары белән бергә ауга йөрү өчен... Алар күп монда! Мин урыннарын да беләм! Менә сиңа шуннан соң сектантлар каны да булыр! «Кыңгыраулы» полковник Колоколов иптәш-товарищ!» — дип пышылдады полиция өлкән лейтенанты Рәхимҗанов...
Дөресен генә әйткәндә, Колоколов Рәхимҗановка йөкләгән эш Галин планы иде. Бу якларда болай да бик тынычсыз, урманнар төрле сектантлар белән мыжгып тора. Ул «Чиста басу»ны оештырырга теләгән Мәскәү абзыйлары ни рәвешле аяк басарга җөрьәт итәрләр икән монда? Ничек курыкмыйлар диген! Әйе, әйе, әлеге хәлләрдән соң алар тәгаен куркырга, бик каты шүрләргә тиешләр иде... Ни әйтсәң дә, бу — бай абзыйларның сыналган алымнары, сәясәткә ачыктан-ачык аларны ничек кенә якын җибәрмәскә тырышсалар да, бу илдә бары сәясәт «дулкыннары» өстендә генә гамакта
ЗИННУР ХӨСНИЯР
114
тирбәлгән кебек тирбәлеп, яшәп була торгандыр, ахрысы?..
Химия заманы һәр корткычка каршы үз агуын уйлап чыгара: Җөмһүриятләрнең болай да биштән дүрт өлеш байлыгын үзенә суырып торган һәм шуның белән үзәккә үткән Үзәкнең комсызлыгын бары әлеге ысул белән генә тыеп була торгандыр, күрәсең!..
Алтын эзләүчеләр...
Элек Хәсәнбай тегермән тоткан елга буендагы сөрелгән басу өстендә кара каргалар утыра. Шул алтын кояш көлтәсе, нур көлтәсе каргаларның да, суалчаннарның дә күзләрен чагылдыра кебек. Кара карганың күзе чагылудан файдаланырга өлгергән суалчан кире җир куенына шуыша, суалчанның күреп җиткермәвен форсат иткән кара карга берәр суалчан эләктереп кала. Нәй, Тәңре булып килеп, җаннарга Илаһ булып урнашкан бөек Аллаһы Тәгалә! Бу синең бер искиткеч матур гамәлең ләбаса!..
Байтимернең уенын-чынын кушып әйткән сүзен җор телле Камай авыл өстенә сипте: Баймурзин элек Хәсәнбай тегермәне янында булган басуларны байтамакларга бүлеп бирә, җир казыганда алтын тапкан кешеләрнең хәзинәләре үзләренә булачак, имеш!.. Бу хәбәр чынлап та чынга охшаган сүзләр иде. «Ышанмасагыз, Байтимернең үзеннән барып сорагыз! Ул алпавыт Апанаев алтыннарын тапты бит әле! И шуның белән менә хәзер рәхәт чигеп яши!» — дип тә өстәде Камай. Халык кузгалды. Өлкәннәрне матур әкият балаларга караганда да күбрәк үзенә тарта, күрәсең. Әллә инде ак патшаның яһүд кавемле финанс министры Виттенең заводта ясалган әйбернең кыйммәтен авыл хуҗалыгы тауарыннан (хәзер исә ягулык белән сөт бәһасе!) уннарча тапкыр арттырып куеп, җир кешесен махсус бөлгенлеккә төшергән гамәл-карарыннан соң дистәләрчә еллар буе изелгән крестьянның, үзенең Ходай тарафыннан яратылган адәм баласы икәнлеген тагын бер кат искә төшереп, тагын бер мәртәбә бәхетен сынап карарга уйлавы идеме бу? Кыскасы, халык җиргә ябышты. Халык дәррәү алтын эзләде.
«Елның ел саен җирләр һәйбәтләп эшкәртелде, Ходай Тәгалә рәхмәте белән ел матур килгәндә, уңыш котырып уңды, тамаклар ипигә тую белән беррәттән, кешеләрнең кәмиткә дә вакыты калды, алар Тәңре-Табигатьтән борын заманнан ук килгән гореф-гадәтләрнең якты нурларын сирпеп кенә газиз баласын тәрбия кылды, Аллаһы Тәгалә хакы өчен дога кылды, күңелен нурландырырлык гамәлләр ясарга кереште, акланды, сафланды, пакьләнгәннән пакьләнә барды, Аллага шөкер!..»
Җир эшенә керешкән авылдашларына сөйләгән вәгазен Җәмил хәзрәт әнә
ЗИННУР ХӨСНИЯР
шундый сүзләр белән тәмам кылды. Чынлыкта исә, бар кешенең дә эшләре тәгәрәп кенә бармады, кайбер гаиләләр баштарак ыгы-зыгы да килеп алдылар. Озын Хәсән белән Фәһимә дә читтә калмадылар.
Малаен Казанга циркка алып баргач, Хәсәннең урыс җизнәсе Николай каенэнесенә йомыш кушып җибәрде. Аның алар авылыннан берәр буш яткан иске нигезне сатып алып, җәй тору өчен шунда йорт салырга исәбе бар икән. Күрше авылдан булса да ярый, диде. Әлбәттә, күрше авылдан, Байтамакта сатлык йортлар күптән юк. Хәсәнбай тегермәне янындагы болын-басуны да гаилә хуҗалыкларына бүлеп бетереп киләләр.
Ә циркка алар аюлар биегәнне карарга бардылар. Машина-трактор паркында инженер булып эшләгән Хәсәннең уттай эш өстендә кыл кыймылдатырга да вакыты булмаса да, улы белән хатынының теләкләренә каршы килә аламы соң?! Өстәвенә нәни Наилне әнисе: «Әтиеңнең аю биеткәнен син хәтерләмисең, улым! Кечкенә идең», — дип, шул турыда сөйләп, кызыксындырып та куйган булган. Аю карарга зоопаркка барабыз дип әзерләнеп чыгып киткән җирләреннән циркка эләктеләр. Анда да шундый программа бара икән. Аларга Хәсәннең бертуган апасының малае Шамил дә иярде. Наил юл буе авылда әтисенең ничек итеп аю белән көрәшкәнлеге турында сөйләде. Әнисе сөйләгәннәргә үзеннән дә өстәп, матур итеп хикәяләргә кайдан өйрәнгән бу? Югыйсә, аларның яңа өйләнешкән вакытлары гына иде бит? Хәер, хатыны Фәһимәнең тырышлыгы күренеп тора. Камай аю биеткәндә, аның «койрыгын гына тотып торган» иреннән чын баһадир ясаган да куйган!.. Ничекләр итеп боларның теләгенә каршы киләсең ди?! Ни йөрәгең белән сүзләрен тыңламыйсың инде!..
Кунак ашы — кара-каршы дигәндәй, Шамилне үзләре белән авылга кунакка ияртеп кайттылар. Хәсәннең бертуганы Фәридә гаҗәп хатын: язмыш кушуы буенча урыс Николайга кияүгә чыгып, тупырдап торган кыз белән малай алып кайтты, икесенә дә үзе теләгәнчә татарча исемнәр кушты. Тик, исемнәре татарча булса да, әлегә аларның туган телдә сөйләшкәннәрен ишеткән кеше юк. Хәсәннең әтисенең энесе Рәшит Рәкыйпович — тирә-якта дан казанган умартачы. Умарта оясында ана кортның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген белгәнгә генә түгел, үзенең күңеле кушкангадыр, алар гаиләсендә хатын- кызның хәяттә тоткан урыны гел бүтәнчә булды: Ир — баш, хатын — муен дигән, исламнан килгән борынгы гадәтне саклаган хәлдә, кыз-хатынның бәхетле гаиләне җыеп торучы ана бал корты кебек булуы сеңдерелгән иде, күрәсең. Алай гына да түгел, хатын ир-атка ни рәвешле ихлас, бирелгән булса, ир дә шундый кимәлдә җавап бирергә бурычлы дигән «мин — сиңа, син — миңа» тойгы-хис гамәле генә дә түгел, кыскасы, аларның ике катлы авыл өендә гаилә тормышы күбрәк хатын-кыз тирәсендә әйләнде, әлеге «әйләнеш» нәселнең рухи халәтенә, сафлыгына, бала тәрбиясенең нигезенә кагылды. Яһүдләрдә нәсел дәвамы хатын-кыз ягыннан бара дигән идек. Татар хатыннары, әгәр японга кияүгә чыкса, «Кобэ» атлы бәби таба, урыс-улак белән бәйләнсә, улы «Штапан» була. Яһүд хатыннары кайсы милләт белән ярәшсә дә, алардан һәрвакыт «Абрам» туар. Татар хатыннарының ирләренә артык тугрылыгыннан киләме бу? Ошбу тугрылыкның күренмәс җепләре исламга, шәригать кануннарына бәйләнгәндер, бәлки? Яһүдләр, күрәсең, бары алар кавеме өчен генә булган затлы зәңгәр канны башкалар белән уртаклашасы килмәүне алга сөрә торгандыр? Бу гаҗәеп һәйбәт гамәл ләбаса! Нәкъ менә әлеге холык-гореф-гадәт-сыйфатның җитенкерәмәве аркасында без башка милләтләрне үрчетеп ятабыз түгелме?
Күрәсең, татар хатыннары бал корты анасы кебек булырга тиеш. Рәшит Рәкыйпович гаиләсендәге кызлар әнә шул рухта тәрбияләнде. Уртанчы кызы Фәридәнең Николайга кияүгә чыгуында исә очраклы хәл сәбәп булды. Сөйгәне 116
ЗИННУР ХӨСНИЯР
116
Әхмәт, Ичкерия сугышында каты яраланып, үлем исереклеге белән: «Минем Фәридәмне ташлама!» — дип әйтеп калдырды. Анасы — татар, атасы рус булган Коля-Николайның, Фәридә белән танышканнан соң, мәрхүм дустының кызына баш-аягы белән гашыйк булуы очраклы хәл түгел иде, әлбәттә.
Казаннан кайтып кергәч тә, хатыны Фәһимә ире Озын Хәсәнгә сүз катты:
— Казан җизни булып Казан җизни авыл ягына карый башлаган. Әллә без дә Байтимер абыйдан җир сорап карыйбызмы? — диде ул назлы тавышы белән. Фәһимәнең тавышы бу юлы да үтә ягымлы, җылы иде.
— Аны алып карап, соңыннан кая куярбыз соң? Шалкан чәчәрбезме?
— И, Хәсәнем! Теләсәң, син шалкан чәчеп тә аны алтынга әйләндерә аласың бит!
— Әзерләгәннәр ди сиңа, бар!
— Йә, ярар... Синең нәселне белгәнгә күрә генә әйтүем инде. Үзең дә нәрсәгә тотынсаң, шуны булдырасың бит, Хәсәнем...
— Җонлы кулың булмаса, бу заманда җир белән ни майтарасың! — дип карышты Хәсән.
— Аның каравы сезнең нәсел җиңел куллы. Әгәр шуннан Хәсәнбайдан калган берәр чүлмәк алтын да килеп чыкса?
— Тоттырганнар ди сиңа!
— И, син бит, кирәксә, үзең дә әйбәт тоттырасың! Төшеп калганнардан түгел, Аллага шөкер!
Әлеге сөйләшү ишегалдында капканың эчке ягына куелган эскәмиядә бара иде. Кунак малае Наил белән шул тирәдә уйный. Шулчак ишегалдында очып йөргән бал корты Шамилнең муенын чакмасынмы! Тегесе бер кулы белән корт чаккан урынга ябышып: «Аллай!» — дип кычкырып җибәрде дә Хәсән абыйсы янына йөгереп килде: «Меня укусила! Абау авырта! Ал әле шуны!» — дип, баскан урынында сикереп тора башлады. Корт чагудан бигрәк, алар Шамилнең кинәт кенә татарчага күчүенә аптырап, авызларын ачып торалар иде. «Хәсән абый! Авырта бит!» — дип, малай тагын да чәбәләнә башлагач кына, Хәсән бал корты угын тартып алды. «Бетте! Бүтән авыртмый инде! Авыртмый бит, име, энем?» «Авыртмый!» — диде батыр малай, тешләрен кысып.
— Энем, бал корты синең телеңне чакты ахрысы. Кинәт безнеңчәгә күчтең? — диде көлеп Хәсән. Күрәсең, авырту басылган иде, малай үзе дә көчәнеп елмаерга тырышты, аның туганнары янында, бигрәк тә яшьтәше Наил янында сынатасы килми иде. Ни дисәң дә, шәһәр малае бит әле ул!
— Бал корты телне чакса, кеше үлә! — диде ул белдекле кыяфәттә.
— Юктыр инде, үлми торгандыр! Кайдан беләсең ул чаклысын?
— Әти белән без кыш көне бал кортлары турында күп китаплар укыдык.
— Бал кортлары турында?
— Әйе, без аның белән бал кортлары алачакбыз! — дип, малай үзләренең гаилә серен туганнарына чиште. Шуңа өстәп тагын әйтеп куйды: — Авылда татарча сөйләшергә кирәк. Алайса бал корты чага!
Аның бу сүзләреннән дәррәү көлешә башладылар.
Шул вакыйгадан соң күп тә узмады, Озын Хәсән, урман буеннан җир алып, умарталар куйды. Күп итеп алмагачлар утырттылар, шомырт, балан кебек агачлар да калмады, өстәвенә карабодай белән рапс та чәчтеләр. Җир байтак иде, Фәһимә дару үләннәре үстерәм дип хыяллана башлады. Шул рәвешле урман буенда «Әллүки» дигән шәхси хуҗалык барлыкка килде. Тик Әллүки күле үзе генә һаман күренми, хәер, күл ярында, элек Әбелхәят чишмәсе типкән урында, су саркый башлады инде. Җәмил хәзрәт күлгә Коръән чыгуын дәвам итә иде әле.
Камай тәкъдиме белән күл буенда яшьләр өчен элеккеге кебек кичке уеннар оештырыла башлады. Клуб мөдире төрки халыкның Тәңре заманыннан килгән төрле йола уеннарын табып алды. Әүвәл яшьләрнең моңа исләре китмәс, кул селтәп, барыбер үзләренчә генә сикерерләр дип уйлаганнар иде, тик киресенчә килеп чыкты:
ГАРАСАТ
117
ошбу уеннар бик кызык, һәркемне кызыксындырырлык, үзенчәлекле иде.
Яшьләрнең чыр-чулы тавышын төнге авыл еракларга таратты. Бер кичне урманда качып йөргән Варис та ишетте аларны һәм, кызыксынып, төн пәрдәсе астында авылга да барып килергә уйлаган иде, тик курыкты. Аннан соң телефонына хәбәр җибәрәбез дигәннәр иде. Хәбәр дә килми, урманга качкан бер төркем егетләрнең инде ашарларына да такы-токы гына калып бара. Менә бер дә бер көнне урман аланында алар утлар күрделәр. Гарик атлы сакаллы качкын тикшереп килмәкче иде, Варис аны җибәрмәде, күреп калуларыннан курыкты. Берәрсе күрсә, икенче көнне таң атуга эзләп табачаклары мәгълүм, алай гынамы соң, тапкач, исемнәрен дә сорап тормыйча атарга дигән приказ бар! Шуңа күрә куркулары да бик урынлы. Бәхетләре, аларны бүген шәһәрдән эзлиләр, чөнки юллары калага бару ягында югалган иде.
Урман аланында умарта бакчасы барлыгын да яхшы белә Варис. Иң яхшысы: төн ката шунда барып килү, корт бакчасында ашарга да тапмый калмаслар дип уйладылар.
Элеккеге күл буеннан ишетелгән тавышларны тынсыз калып тыңлады Варис. Аның авылдашлары, яшьтәшләре бит! Әле кайчан гына ул алар белән кичке уеннарда катнаша, муллалыкка укырга киткәнче, әлеге уеннарның уртасында булды!..Чү! Нишләп бүген генә балачакның төрле такмак-такмазалары, кичке уеннар исенә төшә соң әле Варисның? Әллә алар казып кергән землянканың бер сихере бар инде: ул бик еш төшендә әнисен күрә башлады. Бала чагы кинодагы кебек күз алдына килә, әнисенең мөлаем йөзе, малаена бик еш сөйли торган такмаклары бүгенгедәй күз алдында.
Әмәл көнне яз булыр,
Күктә болыт аз булыр!
Былбыл кош иртән сайрар, Карганың эче кайнар!
Зур үскәч белде: әлеге әйтем Себер татарларыныкы икән, әнисе — Тубыл кызы, сабыена туган ягы җырын көйләгән булган...
Алар — хәзер урман кешеләре, алар — качкыннар, алар — җир асты кешеләре!.. Землянкада яшәүнең җир астында булуга карамастан, өстенлекле яклары бихисап икән: тирә-юньдәге авыррак баскан аяк тавышларын аермачык ишетеп була, өстәвенә табылдык торбалар — елга буенда элек су сипкән «Волжанка»ның калдык торбалары хәзер бер кирәксезгә аунап яталар — эшкә ярап куйды, Гарик алардан менә дигән «колак аппараты» ясады. Торбаның землянкага төшерелгән авызыннан якын-тирәдәге куаклыкта кыштырдаган куян тавышы да ишетелә, билләһи! Алар куяннарга землянкадан ерак түгел тозак куйдылар, әлеге хәйләле тозакны да Гарик әмәлләде, егетнең андый эшләргә кулы ята иде. Шуннан соң качаклар көн дә куян ите белән сыйлана башладылар. Шул ук Гарик каяндыр аю өчен эшләгән тозак та күтәреп кайтты. Аның теге чакта авылдашы Камай онытып калдырган тозак икәнлеген Варис та белми. Күл буенда авылдашлары аю биеткәндә, ул чит илдә укып ята иде. Иң әһәмиятлесе: бу урманда теләсә кем йөрми дә, шәхси милек булганлыктан, аңа керү-чыгу юлларын саклыйлар. Аларны исә монда махсус яшерделәр. Кигәвен белән чебенне исәпләмәгәндә, монда җәннәт кебек иде качакларга.
Иптәшләре арасында иң сабыр холыклысы — урыс егете Виталий. Баштарак
Гарик аның тәмам теңкәсенә тиде:
— Без ярый инде, аңлашыла, рус милләтеннән түгел! Без дин өчен көрәшәбез! Ә сиңа Радий командасында нием калган? Мәскәү сезнең христиан динен кысмый бит! Киресенчә, түрәләр бәйрәм саен чиркәүдән чыкмыйлар. Син нишләп үзеңне кигәвенгә тешләтеп йөрисең монда, Виталий дус?
Әлбәттә, Гарик үзенең соравына ждвап көтми, чөнки Виталийның язмышын барысы да яхшы белә. Аның әтисенең Кызыл карьерда арендага алган җирләре булган, ул шунда эшмәкәрлек белән уңышлы гына шөгыльләнә башлаган. Ләкин
ЗИННУР ХӨСНИЯР
118
берзаман әлеге җирләрне төрле юллар белән Петербург түрәсе үзенеке иткән, хәзер анда кызыл кирпеч заводы салып яталар! Виталий, җаен туры китереп, үзе ясаган «пугач» пистолеттан әлеге түрәгә каршы һөҗүм оештыра, тик аңа зыян сала алмый, үзе исә көч-хәл белән качып котыла. Ярты ел буе Радий белән аралаша торгач, егет сәясәтчегә әйләнә башлады, аның авызыннан төрле гаделсезлекләргә каршы шактый кискен тәнкыйть сүзләре чыккалый. Мәсәлән, ни өчен Үзәк җөмһүриятнең бар байлыгын, салым дигән булып һәм башка кырыкмаса кырык төрле юллар белән үзенә суырып ята? Урыс авыллары бетте! Чиркәүләр ярым җимерек хәлдә!
Виталий Гарикның чираттагы бер бәйләнүенә каршы әйтеп куймасынмы:
— Син, Гарик, минем башны катырма, яме! Бог один! Мин ислам динен кабул итәргә бер дә каршы түгел! Ислам дине гади халыкны бер йодрыкка җыярга ярдәм итә ул! Чисталык-пөхтәлек турында әйткән дә юк! Аракы эчүгә дә каршы! Мин честно говорю, исламны рәхәтләнеп кабул итәм мин! Тик бу гаделсезлеккә генә чик куелсын! Минем әтием тирә-юньдә атаклы кешеләрнең берсе иде! Хәзер беләсеңме нинди хәлгә төште ул? Белмисең, эчүгә сабышты, алкаш ул хәзер! Мин теге Капраловның барыбер башына җитәм әле! Аннан Радийдан алган бар акчамны әтине лечить итәргә тотачакмын! Минем бик булдыклы энем бар, без шуның белән килештек инде! Ә үзем Америкага качып китәм! Радий ярдәм итәм диде!
Монда чакта егетләр ничек кенә батыр кыланырга тырышсалар да, барыбер куркыныч, алда көткән билгесезлек куркыта иде аларны!.. Варис акрынлап «аңына» килә бугай. Хәтта әтисен юксына башлады. Бәлки, ул әле исәндер дигән өмет чаткысы да керде күңеленә... Хәер, үлгән икәнлеген тәгаен белә бит инде, югыйсә! Бәлки, исәндер?.. Ул аны әүвәл үзе өчен үтергән иде бит! «Үзе үтергән» иде. Аллаһы Тәгалә аның бу гамәлен аклый торгандыр ич инде! Ул бит аның хакына, Аллаһ ризалыгы өчен шулай эшләде! Тәүхид! Бу сүз, әлеге төшенчә бар нәрсәдән дә өстен! Аллаһы Тәгаләнең кануннарын берәү дә үзгәртергә хаклы түгел! Бары тик аңа табыну тиешле!
Гарик — мулла кушкан исеме «Гариф» — башкалардан аермалы буларак, төшенкелеккә бирелми торган кешегә охшаса да, күңелендәге курку хисен басу өчен генә үзен шулай тыныч тотканлыгы барыбер сизелеп тора. Хәер, ни дисәң дә, егеттә барыннан да бигрәк үч алу хисе көчлерәк бугай. Бирәне туя белмәгән олигарх аркасында бер туган абыйсы үлем хәлендә ята, шул ук бәндә әтисе белән әнисе дә, Гариф үзе дә бик яраткан киленнәрен, аның туган апасын, алдап-йолдап, мәсхәрә итте! Авариядән соң шактый тернәкләнеп килгән абыйсы, әлеге хәбәрне ишеткәч, бөтенләй аяктан ук егылды, психикасына зыян килде бертуган абыйсының! Хәзер «сары йорт»та дәвалана! Башы авышкан булса да, үзенең кемнәр аркасында мондый хәлгә төшкәнлеген йөрәге белән сизә бугай абыйсы: җүләрләр йортында Галин дигән олигархка каршы көрәшү өчен «хәрби полк төзим» дип хыяллана!..
Галинга булган үче, нәфрәте Гарик-Гарифның бары үзенеке генә, бу хакта берәү дә белергә тиеш түгел, егетнең сизенүе буенча, алар әлеге Галин сатып алган урманда качып яталар бугай!.. Кызык, ул хәзер үзенең кан дошманына бик кирәкле төркемдә! Моның ахыры ни белән бетәчәген белмәсә дә, ул бүгенге халәтеннән
ЗИННУР ХӨСНИЯР
барыбер канәгать!.. Чөнки үч алуның юлы торган саен кыскара бара кебек...
...Мәннәви Мансаровичның кунаклары урынына каенатасы ялгызы гына кайтып төште. «Җыен булмый әлегә, — дип юатты киявен Рафинад Хәләфович.
— Башка мөһимрәк эшләр бар. Телефоннан сөйләшә тоган нәрсәләр түгел!»
— дип өстәде гаярь каената.
Рафинад Хәләфовичның төгәл уйланган планы бар иде.
— Иң беренче эш итеп Изольда белән рәсми рәвештә аерылышыгыз! — дип башлады ул сүзен. — Аңлыйсыңмы син? Төшенәсеңме, Мәннәви?
— Төшенәм бугай...
— Байлыгыңны Изага яздыр. Алайса бөтенләй ярык тагарак янында утырып калырга можете!
— Соң... Без үзебез дә шулайрак уйлап тора идек, Рафинад Хәләфович.
Тегесе, авызын ерып, киявенең жңлкәсенә кулын салды:
— Нинди «Хәләфович» булыйм ди мин сиңа! Авызыңны тутырып элеккечә «әти» диген, кияү!
— Без, әти, инде загска гариза да жңбәрдек. Әүвәл мин бар мөлкәтне Иза исеменә яздырдым. Тагын... бар инде... Юристлар көне-төне эшләделәр.
— Дөрес эшләгәнсез.Чиркәү вакыйгасын сиңа гафу итмәскә мөмкиннәр. Мәчет булса, бер хәл иде әле, төкереп тә бирмәсләр иде... Так... Синең монда «прослушкалар» юктыр бит?
— Юк!
— Барыбер, әйдә, аулаграк урынга чыгып сөйләшик әле. Бакчага киттек, давай. Не шутка! Бу чаклы жңрләрне тегеләр тартып ала икән, эшләрегез харап булачак! Әйдә, киттек. Только вискиеңны эләктер үзең белән. Тамак кибеп тора.
Галин хезмәтчесенә ым какты да үзе каенатасы артыннан бакчага чыкты.
— Синең баш түгәрәк, кияү. Шәп уйлагансың.
— Иза белән икебезнең уртак фикер бу. Хәер, Иза миннән алданрак та эш башлаган булган. Имеш, без әйбәт тормыйбыз. Имеш, Галин гулять итә. — Үзе дә, дип өстәмәкче иде Мәннәви, ләкин каенатасы белән сөйләшүен исенә төшереп, телен тешләде .
Ә Изольда Рафинадовна белән сөйләшү болайрак булган иде һәм, әлбәттә, ул аны каенатасына җентекләп сөйләп тә бирә алмый. Сөйләүнең кирәге дә юк. «Без аерылышкан булып кыланыйк, Иза. Баш өстендә болытлар куера», — дип сүз башлаган иде Мәннәви. «Ә мин бу хакта күптән уйлыйм инде, Моня! — диде хатын. — Шуңа күрә авылның бер хәерче укытучысы белән роман да изображать иткән булып кыландым!» «Кыландың гынамы?! Әллә???» «Ты что, Моня, миңа синнән башка беркем кирәк түгел!» «Ярый, Иза, сайрама! Барыбер ышанмыйм!» «Ышанмыйсың? Ә мин сиңа докажу! — Иза иренең кулын корсагына куйды.
— Менә шуның белән, малаең белән докажу!» Мәннәви өнсез калды, аннары, кинәт исенә килеп: «Иза! Ты что! Әллә?» «Әллә түгел, Моня! Точно! Синең кебек бер бөдрә малай алып кайтырга җыенам!» «Минем кебек бөдрәсе булса, ышанам! Иза, сиңа срочно чит илгә китәргә кирәк! Сохранениегә! Аннан соң Америка гражданины булып туса да әйбәт бит инде!» Сөйләшү менә шул рухта булды. Ахырда Изольда Рафинадовнадан: «Моня, теге... кем... Харакери... Хәким дигән иптәшне үзең хәл итәрсең инде. Ул үз эшен әйбәт эшләде: бөтен тирә-юньне сасыткан. Хәзер безнең аерылышуга беркем дә аптырамаячак. Иза, чынлап та малай минекеме соң?» «Борчылма, малаең бөдрә башлы булачак, Моня! Хәтерлисеңме, төрек мунчасын? Шул, төрек мунчасының сихәте яхшы булды...»
Мәннәви, уйларыннан аерылып, каенатасына карады. Тегесе балан агачына карап катып калган, йөзе агарынган, сүзен дә әйтә алмыйча үрә катып тора иде. Балан чәчәгендә бал корты утыра, каенатасының карашы шунда иде. Күптән түгел, Рафинад Хәләфовичны берьюлы ике бал корты чагып, көч-хәл белән 120
ЗИННУР ХӨСНИЯР
120
алып калганнар иде. Каенатаның бал кортлары угына коточкыч аллергия, тыны кысылып, җан тәслим кылырга мөмкин. Мәннәви, Рафинад Хәләфовичның сак кына җиңеннән тартты да өйгә таба әйдәде. Тегесе киявенә карусыз буйсынды.
— Мунчада жучоклар юк, әти, әйдә шунда кереп сөйләшеп бетерәбез, — диде ул сак кына.
Каената белән кияү бер үк нәрсә хакында сөйләштеләр, бертөрле үк карарга килделәр. Тик әлеге карар-гамәлгә икесе тарафыннан ике төрле мәгънә салынган, ягъни максатлары капма-каршы, бары кылыначак гамәл генә бер булып, аның нәтиҗәләре, әйткәнебезчә, төрле-төрле булачак иде. Рафинад Хәләфович мәсьәләгә Мәскәүдә калган дуслар күзлегеннән карады, Мәннәвинең исә үз максаты: монда тыныч түгел, эзегезне суытыгыз моннан! Югыйсә, басу чистартам дигән булып, үзегез тизәккә батып бетәчәксез! Хәер, алай гына котыла алсагыз, башыгыз белән нәҗескә кереп чуммасагыз! Бездәге сектантлар, милләтчеләрне берничек тә тыеп булмый! Котырган алар! Котырган арысланнар кебек! Сак булыгыз, әфәнделәр! Үз капкагыздан борыныгызны күрсәтмәгез! Ни кызганыч, мәсьәлә Мәннән Галиев уйлаганча түгел, яңа гына Үзәктән кайтып төшкән каенатасы Рафинад Хәләфович теләгәнчә, ягъни аның җан дуслары, аның арка терәкләре исәпләгәнчә дә булырга мөмкин иде. Чөнки пычрак сәясәтнең эчкерле мәнфәгатьләре бу илдә һәрвакыт җиңеп килде... Парольдә килешенелде: «Изольданың кәефе яхшырды. Иртәгә төш вакытында аякка басачак, ди, табиблар!» Димәк, төш вакытында!..
Мәннәви үзе башка төрле пароль тәкъдим иткән иде: «Изольданың яшь әтәче әбәдтә күкәй салган, имеш». Каенатасы аннан көлде генә: «Шундук сизәчәкләр, син нәрсә? — диде ул. — Әтәч күкәй салмый». Ахырда Мәннәви үзе дә килеште, югыйсә, әтәч, тавык темасы һәм Иза якын төшенчәләр иде. Чөнки ул күптән түгел үзенең тавык фермасын аякка бастырып, күкәйләренә әйбәт кенә заказлар да җыярга өлгергән иде. Әтәчләре үзләре генә дә ни тора! Экологик чиста йомыркага да сорау бик зур, бәһаләре дә күркәм генә... Эшмәкәрлеге шома гына тәгәрәп китсә дә, тик вакыт-вакыт Изаның кәефе кырылып ала иде: хатын әтәч халкы хакында шактый мәгълүмат туплады һәм аның берсе хуҗабикәнең шактый кәефен җибәрде! Баксаң, әтәч бик масаеп, таң атуга дөнья шаулатып кычкырып гайрәтләнсә дә, койма башларына очып кунып: «Бу дөнья, бу ишегалды тулы тавыклар минеке генә!» дип канат кагынса да, баксаң, аларның ирлек әгъзалары — җан җирләре булмый икән ләбаса! Әнә шул нәрсә күңелен төшерде Изольда Рафинадовнаның...
Ул, гитарасын кулына алып, җыру сузды. Әлеге сүзләрне аңа Хәкимчигы язып биргән иде:
Ак Урда-Алтын Урда, Илаһым, Мин балык булганга күрәдер... Идел-Ярда чабаталы халык, Гөмбәгә дип кәрҗин үрәдер....
Күк Урда, Ак Урда, Алтын Урда, Шыгрым тулы батыр халык иде. Хәзер, көмешме син, алтын тарихлымы, Син бүген телсез балык инде...
Син дә — балык, мин дә, без — халык.
Халык булсак та, без — балык!
Ләкин бит алтын балык!!!
Алтын балык булсак ни ди?!
Балык балык инде...
телсез балык...
Җирсез халык. Иле булып та, Юктыр ханлык. Юклык аркасында телсез калдык.
Әтәчсез, тавыксыз калдык, димәк, күкәйсез калдык....
«Талант бу Харакери! — дип уйлап куйды хатын, гитарасын читкә атып. —
ГАРАСАТ
121
Шундый талантлы кешедән киләчәктә гений булырлык берәр малай тапсаң, ә? Чәченме?.. Чәчләрен, роддомга яшертен генә парикмахер чакыртып бөдрәләтергә дә була бит!.. Изольда яраткан җырын шыңшырга кереште:
Ялкын сүнде, очкын калды —
Күзгә керә бары төтен.
Югалтканны табармын күк,
Сүнә күрмә, өметем!..
Бал корты
«Фикерли белгән адәмнәр өчен бал кортларының эш-гамәлендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр. Бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алсыннар...» Коръән Кәримдәге ошбу юлларны исенә төшерде дә: «Мин бүген бал кортларыннан дәрес алырга түгел, аларның балларын алырга барам», — дип пышылдады Варис үзалдына. Бал корты дигән сүз үзе генә дә егетнең күңелендә ничаклы хис, башында уй-фикерләр уятырлык. Шулай булмыйни: заманында әлеге Аллаһ ияләре ярдәмендә әнисен яман чирдән коткарып калганнар иде! Тау башы урамнары хатыннары шуларның нигъмәт-дарулары аркасында итәк тутырып балалар таба алдылар. Югыйсә аларга зур-зур табиб-профессорларның карары чыгарылган иде: «Сезнең басудагы бәрәңгене Ф. дигән агу белән агулаганнар, әлеге агу хатын-кызларның бала табу сәләтен юкка чыгара икән!..»
Хәтерли Варис: әнисенең теш казналары бозылып, канына яман бактерияләр кергәч, шул ук табиблар кул селтәгән вакытлар иде ул. Әтисе хатыны, Варисның әнисе өчен җаны-тәне белән көрәште, аны алып калырга тырышты, табиблар өмет юк дигәч, халык медицинасына мөрәҗәгать иттеләр. Файдасы күренмәде. Шуннан соң Равил атлы бер умартачы әтисенә ана бал корты сөтен эчертеп карарга тәкъдим иткән. Тирә-юньдә «Чумар» кушаматы белән билгеле нәселнең Равил атлы малайлары, чыннан да, бик күп еллар умарта тота, ул бу тирәдә «умарта профессоры» дигән ат алып, хәзер аның яныннан кеше өзелми иде. Равил һәркемгә теләп ярдәм итә. Ул инде дистә еллар бал кортлары арасында кайнашып, үзе дә шулар холкын алып бетергән: бер тиктормас, һәрвакыт нәрсәдер кайнаштыра; әгәр берәр кешегә ул тәкъдим иткән «баллы дару» килешә икән, сабыйларча ихластан сөенә торган мөхтәрәм шәхес иде ул бу якларда. «Чумар» дигән нәсел кушаматы алар гаиләсен беркайчан да каралтып билгеләрлек булмаса да, хәзер ата-бабадан калган яңгыравыклы әлеге исем-ат та онытылып, халык телендә бары «Умартачы Равил» дигән сүз генә йөри башлады. Ә, баксаң, бу кушамат гаиләдәге һәр малайга карата да аны зурлап, ихтирам йөзеннән әйтелә кебек иде. Абыйсы Рафаэль дә үзенә күрә гади генә егет түгел иде бу якларда. Гел көлеп, елмаеп торган олы җанлы, кара тутлы шул егет күз кысса, күрше Бәксәр, Усад авылларының марҗа кызлары шундук намазга басарга әзер иде. Гомумән, әлеге гаиләгә олпатлык сыйфаты борынгыдан хас иде. Ул аларның әтиләре Исмәгыйль абыйга да, күрәсең, бабаларыннан ук килгән булгандыр. Варис мәктәптә укып йөргәндә, әтисе тимерчелектә эшли иде әле. Малай мәктәпкә барганда-кайтканда да тимерчелек алачыгы аша уза, ә юл исә Исмәгыйль абыйларының капка төбе аша иде. Варис, бу капкага килеп җитәр алдыннан, эскәмиядә тыныч кына утырган, алтын кысалы күзлек кигән Исмәгыйль карт белән исәнләшергә алдан ук әзерләнеп килә, тамагын кырып куя. Әгәр Исмәгыйль карт чынлап та шунда була икән, ерактан ук аңа сәлам бирә, кайтканда очраса, тагын исәнләшә. Ул картны күрсә, малайның юлы уңа: мәктәптә «бишле» эләктерә, кайтканда очратса, берәр машина туры килеп, авылына чаклы булган өч чакрым араны шуңа утырып кайта. Варис моны әле дә яхшы хәтерли. Рафаэль белән умартачы Равил нәкъ менә шул Чумар Исмәгыйле малайлары иде. Рафаэле чынлап та марҗа кызына өйләнеп, килен Наташадан Наиләгә әйләнде һәм
ЗИННУР ХӨСНИЯР
122
алар ул вакытта «шәһәр тибындагы авыл!» дип дан алган Шәпшедә матур гына тормыш корып җибәрде. Равилне исә язмышы күрше авыл кызы, үзе кебек игелекле күңелле Зифа белән кушты. Зифа Казаннан укып кайтып, шәфкать туташы булып урнашкач, әби-апалар аның исемен аеруча йомшак итеп, яратып әйтергә гадәтләнеп киттеләр. Зифа кан басымын үлчи, Зифа шул даруны эчәргә кушты, Зифа болай диде, Зифа тегеләй диде. Варис боларның барысын да ишетеп, күреп үсте. Умартачылар гаиләсе белән аның әтисе аеруча дус булды. Районның бар түрәсе шулай ук Равил янына «йомыш» белән йөрде, Равил эшләгән бал ширбәте (медовуха) аеруча тәэсирле иде. Тик ялгыш аңлашылмасын, куен кесәләрендәге көмеш савытларда затлы әрмән коньягы йөрткән түрәләрнең Равил янына сәрхушлектән килүләре түгел. Эш шунда ки: Равил умартачы ясаган ширбәттән соң әлеге түрәләр өчәр көн, кайберсе хәтта атналар буена өйләренә кайта алмыйча, сөяркәләре янында кунып калырга дучар иделәр... Әлеге ширбәтнең ир-атның көчен арттыра торган тылсымлы могҗиза булуы фән белән дә, инде җирле түрәләр тарафыннан да күптән расланды. Бу ширбәттән авыз итеп караган ирләрнең хатыннары исә аның бер граммы өчен дә зур акча чыгарып салырга әзер... Равил умартачының һәр тамчы ширбәте алтын бәһасенә тиңсез иде бу якларда!..
Борис та әүвәлрәк малаеның умартачы булуын теләде, инде дин ягына авышкач, икесе дә игелекле юл дип, каршы килмәде. Әмма Варис умарталык мәктәбен тәмамлап кайтырга өлгергән иде. Берара хәтта Равил янында ярдәмче дә булып эшләп йөрде. Менә шул Равил ана бал корты сөте биргән иде Бориска. Ике-өч атна әлеге серле даруны эчкәннән соң, әнисе аякка басты, алай гына да түгел, табибларны шаккатырып, ахыр чиктә тәмам савыгып җитте. Варис хәтерли: шуннан соң сырхау-сыктауның ни икәнлеген дә белмичә, әнисе байтак гомер тормыш тәмен тоеп, аңа сөенеп яшәде. Ананы бала кайгысы бетерде... Аяктан екты... Варис укуын тәмамлап кайтыр алдыннан, фани дөньядан китеп тә барды. Монда инде бернинди бал кортлары могҗизасы да ярдәм итә алмады.
Варисның дин юлыннан китүенә иң сөенгән кеше, мөгаен, әнисе булгандыр. Кайсы ананың үз баласын тәүфикълы итеп күрәсе килмәсен ди! Шулай бер ел узды, ике... Варис ел саен каникулга кайтып китә иде. Бер кайтуында аны ниндидер террорчылыкта гаепләп ябып куйдылар. Соңыннан ачыкланганча, гаебе булмау сәбәпле, булачак «яшь сектачыны» азат иттеләр, ул тагын укуын дәвам итәргә китте. Бу да ана йөрәгенә зур кайгы булды.
Икенче бер кайтуында аның хөрмәтенә Коръән ашы уздырырга уйладылар. Мәҗлескә хөрмәтле кунак буларак Мәхмүт хәзрәт чакырылды. Менә шул хәзрәт укып, догасын әйтеп бетерүгә, Варис ярып салмасынмы: «Сез барыгыз да наданнар! Дөрес укымыйсыз! Дөрес дога кылмыйсыз! Сез — Аллаһ юлыннан читкә тайпылучы мескен бәндәләр!» Алай гына да түгел, Мәхмүт хәзрәткә таба караваттан мендәр алып орды. Тегесенең алдындагы кайнар чәе йөзенә чәчрәде, бите пеште. Әнисе аңын югалтып егылды, Варис өйдән чыгып китте.
Болар хакында уйлыйсы да килми. Бал кортлары хакында гына уйлыйсы килә Варисның... Андый халәт тынычландыра. Һе... алар адәм балаларына караганда мең тапкыр акыллырак һәм хаклырак та түгелме соң әле?! Аллаһ бәндәсендә бал кортындагы чаклы да акыл юк! Юк, билләһи!.. Мәгәр булса, җир йөзендә мондый сугышлар, талаш-ызгыш, үтереш-көчләүләр булыр идеме?! Бәндәләре Иллаһыдан башкага, шул ук вакытта кешегә табынырлар идеме?! Бал кортлары дөньясында юк лабаса алар! Чәнчә бармак башыннан да нәнирәк бал корты ел буена үз авырлыгыннан дистәләрчә күбрәк сихәтле ширбәт җыя. Кемнәр өчен? Адәм балалары өчен! Ә тегеләренә һаман акыл керми. Кешеләрнең баш миләре бал кортларына караганда меңнәрчә тапкыр зуррак, яхшырак уйлый белгән саен, алар кабахәтрәк, явызрак, ялкаурак, хөрәсән һәм хөсетрәкме?! Йа, Илаһым! Дөресме соң бу? Менә бүген дә синең бер бәндәң, ашарга эзләп, шул бал кортларың янына бара!..
ГАРАСАТ
123
Гарик землянка эчендә иде, ул атылып урамга чыкты да:
— Монда кемнәрдер килә? — диде куркынган тавыш белән. — Җир өстендә аяк тавышлары ишетелә!..
— Аю түгелме икән? — дип шомланды Варис. Һәм тиз генә землянка эченә чумды. Аларның монда тротилл бомбалардан тыш яхшы карабин мылтыклары да, гранаталары да бар.
Аяк тавышының иясе ялгыз бер ат булып чыкты. Бу ат, әлбәттә, аларга бернигә дә кирәк түгел, киресенчә, иясе аны эзләп монда килеп чыгу куркынычы гына бар. Гарик атны куалап җибәрмәкче булып, каршына төште. Әмма тегесе бераз читкә киткән була да янә кире әйләнеп килә. Бәлки, ул урманда ялгыз йөрүдән туйгандыр, кешеләрне сагына башлагандыр дигән карарга килде алар. Тик шуның артыннан ук аланда чит ил машинасы пәйда булды. Тавышсыз эшләгән әлеге машинаны килеп туктагач кына күрделәр һәм качаклар янә землянкаларына чумды. Тик монда качып ятудан бернинди мәгънә чыкмаганын аңлаган Варис, кулына карабин алып, өскә калыкты. Килүче кеше Савва Васильевич, аларның танышлары иде. Варис әүвәл атны да шуныкы дип уйлаган иде, тик теге, үзе атка шикләнеп карый-карый, болар янына килде һәм:
— Нинди ат бу? — диде. Тегеләр, белмибез дип, җилкәләрен сикерткәч, туп-туры муенын чыршыга ышкып торган ат янына китте, аннан соң кулы белән Варисны үз янына дәште.
— «Аргамак»тан качкан ат бу! Качкан дип, башка атлар белән каяндыр Себер ягыннан кайтты ул. Аргамаклар ярышка барганнар иде, шунда менә бу хуҗасыз ат та ияргән, — диде Савва бик белдекле кыяфәттә. — Курыкмагыз, бу атны эзләп йөрүче булмас. Хуҗасыз бит.
Савва Васильевич, кечкенә күн букчасыннан ниндидер карта алып, Вариска ымлады:
— Менә яхшылап исеңдә калдыр. Бу картаны үзем белән алып китәм. Алтын Бәртәс авылы бу, күрәсеңме?
— Күрәм, — диде Варис, сүзнең ни хакында барачагын аңларга тырышып.
— Ашыкма син, Боря, — диде Савва. — Бу эш аеруча важный. Яхшылап тыңла да исеңдә калдыр! Менә Алтын Бәртәснең чиркәве. Ул күккә ашарга тиеш! Аңладыңмы! И менә бу Ябалактагы мәчет тә күккә ашарга тиеш. Менә монысы — федераль трасса. Анда да берәр «уенчык» куясыз. Урыны күрсәтелгән.
— Ә вакыты? — дип бүлдерде аны Варис.
— Көнен конкрет тагын хәбәр итәрбез. Ә вакыты... обед вакыты, яме! Онытмыйсыңмы?
— Юк, Савва Васильевич, онытмыйм! — диде Варис, аның күзләренә карамаска тырышып. Чөнки аның күзләре еланныкы шикелле: каршында бака торса, ул аны шундук үз эченә суырып алырга әзер.
— Савва Васильевич, ә ашарга нәрсә алып килдегез? Безнең запас бетте бит. Куяннар да тоттырмый хәзер. Ә мылтыктан атарга куркабыз. Тавыш чыга. Егетләр ач! — диде Варис, машинага таба ымлап.
— Менә монысы минем прокол, командир, онытканмын. Ашарга иртәгә, яме. Мин көн саен монда күренеп йөри алмыйм, аңлыйсың. Ха! Әнә, бу атны суегыз да ашагыз! — дип, инде тыныч кына үлән чемченә башлаган атка таба ишарәләде. Сүз шуның белән тәмамланды, Савва Вариска яңа телефон сузды:
— Менә шушында задание буласы көнне сообщение килер. Бер көн алдан. Пароль: «Изольданың кәефе яхшырды. Иртәгә обедта аякка басачак, ди табиблар». Аңладыңмы, командир?!
— Аңлавын аңладым. Егетләр ач.
Савва баягы күн букчасыннан бер төргәк яшел акча чыгарды:
— Болары аванс!
— Акчаны ашап булмый бит аны, Савва Васильевич!
ЗИННУР ХӨСНИЯР
124
— Йә, ярар. Берәр җаен табарсың. Син — акыллы егет! Ә теге атны чынлап та «кых» итә аласыз. Берәү дә эзләмәячәк аны, — диде ул киткәндә.
Бу Савва иблис токымыннандыр! Бу атка куллары ничек күтәрелсен ди! Өстәвенә җөмһүрият атлары Новосибирскига ярышка баргач, шуларга ияреп кайткан ат ди бит! Өтермәннән кайткач ак аяклы кара аты турында, Байтимер абый еш сөйли иде, сагынып, яратып сөйли иде ул аның хакында. Бу дүрт аягы тиң ак булган кара айгыр шул ат түгелме икән дигән фикер дә килде Вариска. Тик моңа ышануы кыен иде. Байтимер абыйга ничек күрсәтеп карарга соң бу атны? Кушаматын ничек диде әле? Хан диде бугай?.. Хан булса, шундук танып алачак бит инде ул аны? Ышан, атлар хуҗаларын эзләп меңнәрчә чакрым юл узалар ди бит. Этләр хакында да шулай дип сөйлиләр?..
Варис атка якынрак килде. Бер кулы белән атның ялына ябышып, аңа атланды. Күрәсең, ат атландырырга өйрәтелгән иде, ул җайдагына каршылык күрсәтмәде. Шулчак Варисның башында бер фикер туды: «Атланган килеш тиз генә чаптырып умарталыкка барып килсәм? Икенче көн ачтан интегәләр бит инде?»
Җамалетдин умартачы, Галин урманны хосусыйлаштыра башлагач, тиз генә тотып Байтимер ярдәме белән умарталык җиренә — ул гаҗәеп матур урман аланлыгы, суга да ерак түгел, әйләнә-тирәдә гел катнаш урман булып, күпчелек агачлар исә яшь юкәләр — аренда кәгазьләре ясап өлгергән иде. Варис шул умарталыкка таба юл тотты. Ат — Варис аңа нинди генә исем-кушаматлар белән дәшеп карамады, ләкин табылдык җан иясе берсенә дә игътибар итмәде — ул уйлаганга караганда да акыллырак, күндәмрәк булып чыкты, һәр таләпкә карусыз буйсынды.
Варис атны умарталыкка кадәр алып бармады, шактый ара кала, үлән йолкысын дип, бавын бушатты да шундагы бер агачка бәйләп куйды. Әлбәттә, көпә-көндез умарталыкка кереп, карак аю кебек йөреп булмаячак иде: умартачы Җамали һәрвакыт шунда, үзе булмаганда, каравылга башка кеше калдырганы да мәгълүм Вариска. Бәлкем, көндез карап, тикшереп кенә кайтырмын дип уйлаган иде ул. Тик ашыйсы килү теләге барыннан да көчлерәк, әллә, батырлыгын җыеп, шыпырт кына киртә белән әйләндереп алынган умарталыктан кырыйдагы берәр ояны ачып карасынмы? Инде балан да күптән чәчәк атты, язгы чәчәкләрдән соң җәйге чор башланып, кортларның иң актив бал җыя торган вакытлары икәнлеген егет яхшы белә... Ә Җамали умартачының эте белән нишләргә? Аның Алабай кушаматлы эте Варисны таный, чөнки ул умартачылыкка укыганда, Җамали карт янына еш йөрде, практиканы да шунда узды. Дөрес булса, кемдер төнлә Алабайга агу биреп киткән дип ишеткән иде ул. Җамали умартачы этсез тормас, Камай аңа шәһәрдән усал бер сакчы алып кайтып бирми калмагандыр?.. Ә турыдан-туры умарта өенә барып керсә, картка мәсьәләне ачыктан-ачык аңлатса? Полициягә тотып бирерме? Чөнки алар төркеме хакында бу якларда шактый куркыныч хәбәрләр таралып өлгергәне дә мәгълүм! Аңламас, тыңламас микән Җамали умартачы? Аңлашкан очракта, ул аңа азык-төлек тә төяп җибәрәчәк бит инде канә! Хәер, алай итәрме икән? Мәхмүт хәзрәтнең бертуган энесе бит ул. Варисның теге чактагы кыланмышын искә төшермәс дип уйлыйсыңмы? Нәкъ шул вакыйгадан соң Мәхмүт хәзрәт авылдан китеп барды бит инде...
Үтереп ашыйсы килә. Варис үзе белән карабин алмаганына үкенеп тә куйды. Тик ни хәл итмәк кирәк: эш узган, буш кул белән ризык табарга тиеш ул хәзер...
Варис, озын үләннәр арасыннан шуыша-шуыша, киртә янынарак килде. Үзе дә белмичә, нәкъ эт оясы янына килеп чыккан. Соң... теге чакта аның оясы башка урында иде бит! Күчерде микәнни Җамали карт этен? Бәйдәге эт чит кеше барлыгын шундук сизеп алды һәм, бәхеткә күрә, Алабай үзе иде ул: Варисны танып, шыңшып куйды да, җиргә ятып, киртә янына ук шуышып килде, иркәләнеп, койрыгын болгый башлады. «Алабай! Алабай! Әйе, мин бу! Мин!» — диде тегесе, эткә таба кулын сузып. «Алабай, ни... миңа берәр умарта оясын ачып карарга рөхсәт бирерсең инде, яме», —
ГАРАСАТ
125
дия-дия, киртә астыннан шуышып бакча эченә узды. Алабайны кочаклап яратты, сыпыра-сыпыра иркәләде. «Рәхмәт сиңа, Алабай. Син адәм баласы түгел шул, аңладың, рәхмәт!» — дип сөйләнә-сөйләнә, иң кырыйдагы умарта оясы янына килде. Беркавым колакларын торгызып, тирә-яктан килгән тавышларны тыңлап торды. Тыныч иде. Умарта оясын ачып, аннан ике рам тартып алды. Янәшәдәге икенче оядан тагын ике рам алды. Рамнар авыр, инде бал белән тулырга да өлгергән, хәтта берсен бал кортлары мөһерли дә башлаганнар, рәхмәт төшкерләре. Алабайның оясы янындагы җамаяк кырыендагы үләндә яртыга бүленгән кара ипи дә ята. Варис аны да алып капчыгына салды. «Алабай, син ачуланма инде, яме, ипиеңне дә алып торам. Мин сиңа аның урынына может куян ите алып килеп бирермен. Эләксәләр инде. Соңгы вакытта алары да бетте. Безнең тозакны сизеп, качып киттеләр бугай бу тирәләрдән. Рәхмәт, Алабай. Яме! Шәп егет син! Ярый, кеше акылллары юк әле синдә, Алабайкаем. Без, кешеләр, берберебезгә карата усал этләрдән дә яманрак хәзер, Алабай. Менә шулай. Ярый, мин китим инде. Алайса Җамали абыең килеп чыгарга мөмкин. Хәер, хәзер намаз вакыты. Намазлыкта әле ул. Пока, Алабай, яме! Миннән сиңа тәмле куян ите, обещаю, дустым. Пока, пока...»
Кара ипи белән хуш исле балны сыптырып куйгач, күңелләр күтәрелде, йокыга тарта башлады. Сафронны сакта калдырып, землянка эченә кереп киттеләр. Сафрон, Варис уенча, араларында иң ышанычлысы. Чөнки аның Галиннан да, Капраловтан да үч аласы юк, ул акча эшләү өчен генә иярде. Димәк, урман өстенә Галин вертолёты күренсә дә, битараф калыр, кызуланып ата башламас, гранаталар урлап, Капраловны да эзләп китмәс.
Землянка салкыны йокыларын ачты.
— Бал кортлары турында сөйләле тагын, Боря, — диде ылыслар өстендә кырын яткан Гарик.
— Мин Боря түгел, Варис!
— Ну Варис. Ярар, кәҗәләнмә инде. Мин болай гына бит. Якын итеп кенә. Сөйлә инде, ә! Менә баллары белән дә сыйландык.
Тамак туйгач, чынлап та, башка әллә нинди уйлар килә, фәлсәфәгә бирелә башлыйсың. Варис, ятагын рәтләде дә, егетләр ягына борылып, кырын ятты һәм сөйли башлады:
— Бал кортларын да, адәмнәрне дә бер үк Ходай яраткан. Их, егетләр, белмисез әле сез аларның дөньясында нинди тәртип икәнен! Шаклар катарлык. Һәр кортның үз эше бар.
— Хезмәт бүленеше көчле алайса? — дип куйды Гарик.
— Көчле! Әйтәм бит: шаклар катасың!
Гарик аны тагын бүлдерде:
— Бу Маркс белән Энгельска «Капитальны да бал кортлары язып бирмәде микән? Алар да хезмәт бүленеше дип шашканнар бит!
— Бәлки биргәннәрдер дә. Беләсезме, егетләр, мин менә уйлыйм әле: без монда икенче атна эшсез ятабыз инде. Ә хәзер бал кортларының иң эшли торган вакытлары. Хөрәсәннәр юк алар арасында.
— Безне зур эшләр көтә бит, Варис!
— Синеке аңлашыла, Виталийның максаты да ясно... Менә мин?
— Син — безнең соратник! — диде Гарик теш арасыннан гына.
— Ярар, хет шунда теләсә кем дип атасыннар. Ә син беләсеңме соң: Мөхәммәд ибне Габдел Вахаб белән гарәп әмире Мөхәммәд Согуд ил кадәр ил төзү өчен көрәшкәннәр! Ә мин!
— Син дә кемнәр беләндер, нәрсә өчендер көрәшәсең түгелме соң?
— Допустим... бездән соң нәрсә булачагы хакында уйлаганыгыз бармы сезнең?
— Галин күккә очачак!
— Аның артыннан Капралов та! — дип өстәде Виталий.
ЗИННУР ХӨСНИЯР
126
— Ә минем андый максат юк бит!
Гарик, капылт кына урыныннан сикереп торып, кулына карабинын алды да:
— Ә син! Не удавшееся создание! Әллә безне сатарга уйладыңмы?!! Балга барган җиреңнән берәрсен очратып, безгә каршы заговор корырга уйлыйсыңмы? Хәзер шушында ук дөмектерәм мин сине! Тыныңны да чыгара алмассың!
— Да пошёл ты, Гарик! — дип кенә куйды аның җикеренүенә каршы Варис.
— Мин ул турыда сөйләмим. Сарык булмасаң, башыңны включай: мин бит безнең акттан соң дип сөйләшәм! Менә шул: җөмһүрияттә тәртип ясыйбыз дип, безгә каршы пычрак ата башласалар!
Гарик тынычланган иде инде:
— Кабахәт булса да, Галинның планы акыллы бит: Питер баен өркетмәкче була!
Шулчак урман өстендә гөрелте ишетелде, Гарик, урыныннан ничек торганын да сизмичә, тышка атылды, бу юлы үзе белән карабинын да алып тормады.
— Нарат күркәсе атып кына бәреп төшермәкче булдың, ахры, Галинны?
— дип көлде аннан Виталий, ул землянкага кире әйләнеп кергәч.
— Беләсезме, егетләр, шул кадәр нәфрәтем көчле минем ул бәндәгә! Ул өстән очканда, агач башына менеп утырып, күккә каравым була, хәтта нарат башларына чаклы чайкала башлый. Минем нәфрәтнең энергиясеннәндер инде?!
— дип җавап бирде әлеге мыскыллы көлүгә каршы Гарик. Нәм сүзен дәвам итте:
— Тәнзилә апа да, Рәнзилнең әнисе, бауга менмәкче булган. Күршеләре күреп, алып калганнар. Яшь чагында Галинны белгән булган икән Тәнзилә апа...
— Ул турыда уйлама син, Гариф туган, — дип куйды кинәт Варис һәм дәвам итте — Аллаһы Тәгалә язмаган эш булмас.
— Соң!.. Алайса, ул Аллаң, күрә торып, нигә шундый гаделсезлеккә кул куеп утыра?! Нигә җәза җибәрми ул шундый бәндәләргә? Әйт миңа шуны, аңлат алайса! Бик акыллы булсаң! Әллә Алла без мөселманнарга ачулымы? Бер-бере белән сугышып яталар! Әллә нинди мәзхәбләр уйлап чыгаралар? Син менә үзең үк әйтеп торасың: Вахаб белән әмир икесе бер булып, Согуд Гарәбстаны дигән нинди көчле дәүләт төзегәннәр дисең! Нигә берләшмисез?! Һәркем үз ягына каера булып чыга түгелме соң? Туксанынчы елларда ук бизнесмен муллалар үрчи башлады. Миңа ачуланма, Варис, мин сине дә, тоткан динеңне дә бик хөрмәт итәм! Чөнки син саф дин өчен көрәшәм дисең!.. Бүлгәләнеп беткәч, булмый бит инде ул, туганым! Башкалар ашап, ботарлап бетерәчәкләр бит! Сезне дә... шул исәптән безне дә! Нигә ислам диненең үзәге итеп Казанны алмаска! Нигә Казан тирәсенә тупланмый ислам!
Варис тамак кырып куйды да, аптырап, башын күтәрә төште:
— Карап торам да... син бик акыллы сәясәтче икәнсең, Гарик! Депутат булырга әзерләнмисеңме алай-болай?
— Әзерләнәм, — диде Гарик әле һаман да ачулы, ярсулы тавыш белән. — Өстән болгаталар барысын да. Ә гади халык интегә. Сәясәтче түгел мин, Варис туган! Шагыйрь мин!
— Шагыйрь?!
— Шагыйрь шул! Ну пока танылмаган әле. Аннан соң әдәбиятның кирәге бетте хәзерге абзыйларга. Югыйсә дин белән әдәбият бер үк яссылыкта торырга тиешле. Рухи тәрбия буенча диюем. Кол Гали дә бөек поэмасын Коръәннән файдаланып язган...
— Син ничек уйлыйсың, Виталий? — дип сорап куйды кинәт Варис. Виталий тыныч кына баядан бирле боларның сөйләшкәнен тыңлап ята иде.
— Белмим, — диде ул акрын гына. — Катлаулы мәсьәлә.
— Ничерта да катлаулы түгел! Сәясәтчеләр катлауландыралар! Махсус! Үз кесәләрен тутыру өчен! 17нче елда Рәсәйнең башын кистеләр. Хәзер без, башсызлар, ни эшләргә белмичә интегеп йөрибез. Зәңгәр канлы, особый сортлы милләт болгата дөньяны! Менә тыңла:
ГАРАСАТ
127
Иблистер ул, яисә газраилдыр,
Кайчакларда
Ленин булып күзгә күренә дә. Ә аннары, мыегын бора-бора, Сталиндай яши күңелләрдә!..
«Распутин» да була кай гасырда — Ошбу аты аның асылда, Биш хәрефкә кадәр кала да Казаныма таба тибеп ала Кавказларда,
Милли сугыш тынган арада. Бер-береңә сыеныр вакытта «Тел кисүләр» кирәк, күрәсең... «Урыс кышы» ел да булып тора... «Урыс язы» килә күрмәсен!..
— Синең шагыйрьлегеңә ышанам мин, Гарик, тик кайнар син, артык хисле, диде Варис. — Шигырең ничего! Хәер, монда әлләни кайнарлык сизелми. Бу — язучының фаразы. Гадәттә, шагыйрьләр прогнозны дөрес бирә! Кисәтә, дөресрәге!.. Аңлаганнарга инде, әлбәттә... «Арабская весна» дигәннәре ничәмә ничә илне утлы себерке белән себереп узды! Дөрес әйтәсең, кирәк түгел бу безгә!..
— Шигырь түгел бу! Такмаклар! Политический... Сүгенүгә корылган шигърият шигъриятмени ул! Әүвәл коммунист булып йөреп кеше булдык.
ГАРАСАТ
5. «К. У.» № 8 128
Аннары — коммунистларны сүгә-сүгә. Хәзер дә гел сүгенеп торабыз. Бүгенге
җитәкче-түрәләрне сүгеп кеше булмакчы булабыз! Толк-то какой! Эт өрә тора, бүре
йөри тора... Шагыйрьләргә килгәндә исә, шуны әйтергә мөмкин: аларга да адашкан
наданнар иярә. Күрмисеңмени, алар ни эшләгәннәрен белмичә, тилереп, болыннар
буйлап йөри?! Өстәвенә тормышка ашмаслык буш сүзләр тәкрарлыйлар, диелә
Коръән Кәримнең 26нчы сүрәсендә. Кыскасы, караңгы чырай белән максатсыз вакыт
әрәм итеп, чабата туздырып йөриләр. Сүгәргә лаеклы түрәләрне мактап, яхшыларны
яманлап язалар. Фәраздәк исемле бер шагыйрь шигырендә бик күп кызлар белән
маташып, аларның мөһерләрен ватулары хакында яза. Аны Сөләйман патша чакырып
ала һәм: «Бу синең бәетеңме?» — дип сорый. «Минеке», — ди шагыйрь. «Син
шәригать кануннарының чигеннән ашып киткәнсең бит!» — ди патша. «Мин үземнең
гөнаһсыз икәнлегемне ошбу аять белән исбатлый алам», — дип, югарыдагы аятьне
китерә шагыйрь. Һәм, әлбәттә, җәзадан котылып кала. Шагыйрь хыялындагын язган
була, баксаң, ул кызларга орынып та карамаган икән!..
— Алайса сиңа ошамады?
— «Шигырь дә сүзләрдән торган җөмләләрдән хасил. Яхшысы бар, бар яманы...
Бар шундый шигырьләр — хикмәтләргә тиң», диелә бер Коръән тәфсирендә. Синең
бу шигырең хикмәткә тиң дисәм? Хәер, чын Коръәннең үзендә ничектер ул, мин
аңлатмадан китердем мисалны...
— Син миннән көләсеңме? Акыллы булсаң, чишелеш юлын күрсәт син!
— Соң... күрсәт! Кем мишәйт итә?
— Менә мондагы мишәйт итә. — Гарик күкрәгенә сугып куйды. — Монда дүрт
гасырдан артык коллыктан тапталып изелгән, тапалган эчке цензура ята. Шул ирек
бирми татарга һаман! Вәт менә шуны җиңә алсаң иде ул!
— Җиңә алырсыңмы соң?
— Сезнең Баймурзин турында роман язам! Шигъри роман! Менә ул, ичмаса,
шәхес! Түлке безнең бу җир кешесе түгел ул!
— Хисле син барыбер, Гарик!..
— Хисле түгел мин! Мин хаклы! Менә шулардан үч алып үземне танытам да —
пусть начар яктан булсын! — аннан соң барлык усал шигырьләремне интернетка
куячакмын!
— Ә үзең сәясәткә кысылмыйм, дисең? Депутат булырга да теләмисең...
— Причем монда сәясәт. Менә син, Варис мулла, кем... Варис хәзрәт, әйт әле
миңа: күптән түгел сезнең авылдан, Илдар Гыймай дигән язучы Батырша хакында
язып чыкты. Әйт әле, авылдашың да булгач, беләсеңдер: Батырша дин өчен
көрәшкәнме, әллә җир өченме?
— Җир өчендер инде? — диде Варис, кыюсыз гына.
— Беләсең икән, пычагым! Дини изүләргә каршы көрәшкән ул һәм
башбаштаклыкка каршы, димәк, гади халыкка матур тормыш теләгән. Сез, муллалар,
Батыршаны маяк итеп алырга тиешсез үзегезгә! И, давай, җөмһүрияттә Рәсәйдәге
исламның үзәген оештырырсыз. Без болай йөрсәк, татарны да бетерәбез, Рәсәйне
таркатабыз. Рәсәйне саклап калырга кирәк булган кебек, татарны да алып калырга
кирәк безгә. Тарихка кара: Кузьма Минин — татар, Рәсәйне саклап калу өчен көрәшә.
Алтын Урда Рәсәйне шулай ук Европа тәре йөртүчеләреннән саклап кала! Кирәк
булса, моңа муеннан мисал китереп була!
— Ә син шуның өчен рәхмәтләр ишеткәнең бармы соң?
Варисның соравы бик урынлы иде, күрәсең, Гарик беркавым тын торды һәм әйтеп
куйды:
— Ишетермен дип уйламыйм да!
— Ә син Галинны үтерергә йөрүеңне дөрес нәрсә дип уйлыйсыңмы?
— Анысы мине яңа идеяләргә рухландыра торган факт булачак! Мин күктә йөзеп
йөргән шизо шагыйрь генә түгел! Коръәндә әйтелгән бер буш хыялый гына түгел
мин! Минем ул кабахәтләрне үз кулларым белән кырып бетерәсем килә!
ГАРАСАТ
5* 129
— Син — революционер! Безнең ислам динебез һәр түнтәрелешкә, фетнәләргә
каршы!
— Революционер ди пычагым! Әгәр властьларга тиз арада илдәге вазгыятьне
аңлата алмасак, чыннан да, тора-бара революциягә килеп төртелергә мөмкин бу ил!
Һәр революция куркыныч нәрсә, Дәүләт өчен, халык өчен куркыныч ул, беренче
чиратта! Ә мин... мин өстәгеләрнең капкасын гына шакымакчы булам! Маемлап
беттегез бит инде! Акылыгызга килегез тизрәк! Алайса, урмандагы аю кузгалып,
барысын да астын-өскә әйләндереп ташларга мөмкин, дип сөрән салырга телим! Мин,
туган, үземнең ислам динемне синнән кимрәк хөрмәт итмим! Күбрәк булмаса әле.
Чөнки ул миңа бабалардан килгән кан аша бирелгән! Канны бозып булмый аны! Мин
тәңрегә дә каршы түгел, сине шаярып кына үчекләдем мин теге көнне. Ул да
бабаларыбызның рухи яшәү рәвеше! Шуның аркасында халыкта гореф-гадәтләребез
ныгып калган, йолаларыбыз сакланган. Шул йолаларны үти-үти, ислам динебезчә
Ходайга дога кылып яшәсәк, ни булган ди?!
Шулчак җир өстендә вертолёт гөрелтесе ишетелде. Гарик атылып палатадан
чыгып китте дә беркавымнан кире әйләнеп керде:
— Виталий, синең Капрал кайтты, ахрысы? — диде ул, инде йокымсырый
башлаган күршесенә эндәшеп. Виталий әүвәл башын күтәрде, аннары торып утырды
һәм чукынып алды да, сәке-ылыстан төшкәч, тагын бер мәртәбә чукынды.
— Фамилияң ничек әле синең, Виталий?
— Беләсең ич инде, Медведев!
— Димәк, син урыс түгел. Син — еврей! Чөнки фамилияләре кош-корт, җәнлек-
хайван исеменнән ясалган кешеләр һәрвакыт еврей милләтеннән. Иванов, Петров,
Сидоров, Михайлов түгел бит?
Шул нисбәттән ул бер мәзәк тә сөйләп алды:
— Урыс белән еврей поездда баралар икән. Урыс чемоданыннан кыздырган
тавык ала, еврей кылчыклы бер балык чыгара. Берзаман ул:
— Балык акылны арттыра! Шуңа күрә яратам да инде мин аны! — дип куя.
Урыс, моны ишеткәч, тавыкны балыкка алыштырырга тәкъдим итә. Еврей
килешә, тавыкны үзенә ала, балыкны урыска бирә. Ашаганнан соң, кылчыклы балык
ашап тамагы туймаган урыс, тешен казый-казый, үзалдына сөйләнеп утыра икән:
— Нишләп бу балык дигәне яхшырак булгач, бәясе тавыкныкыннан кимрәк икән
соң? — ди ул. Еврей моны эләктереп ала:
— Менә, менә, күрдеңме! Балык ашауга шундук акыл керде сиңа! — ди.
Мәзәктән берәү дә егылып көлмәде, бары көлемсерәп кенә куйдылар. Виталий,
гадәтенчә:
— Да какая разница! Халыклар бергә катнашып, укмашып беткән инде хәзер!
Әйтәләр бит: поскреби любого русского, найдёшь татарина!
— Менә монысы начар! — дип куйды Гарик. — Кушылып бетүләре дим. Һәр агач
үзенең тамырлары белән көчле. Мәгәр аңа янәшәсендә корыган агач сөялеп тора икән,
моннан аңа бернинди файда юк! Үз тамырларыңның нык булуы кирәк! Ә синең баягы
фикерең әйбәт! Шәп идея! — дип дәвам итте ул. Тик Варис сүзгә катнашмады,
әлбәттә, бу нисбәттән аның да фикере бар иде, тик дәшмәвең алтын дигән әйтемне
исенә төшерде бугай. Ә Гарик исә теленә килгәнне әйтмичә кала алмады:
— Ә мин сиңа шәп сәбәп уйлап табам! Дөресрәге, факт тәкъдим итәм мин сиңа,
уйлап та торасы юк! Мәсәлән, ни өчен Ябалак авылындагы чиркәү өстенә менгәннәр
дисең дә?!
— Ул аның гөмбәзен буярга менгән бит!
— Менгән, пычагым, буярга дип! Галин җирен тартып алган да шуңа протест
йөзеннән, җиргә сикереп, үзен һәлак итмәкче булган ул!
— Ә нигә именно чиркәү өстенә менәргә кирәк иде? Шуннан ерак түгел генә
ЗИННУР ХӨСНИЯР
130
мәчет тә бар бит! Аның манарасына менү җиңелрәк тә әле?
— Алай димә син. Галләм абзаң бик уйлап эшләгән: чиркәү өстеннән сикереп җан
тәслим кылса, тавышы бөтен илгә ишетеләчәк иде. Ә болай, мәчет манарасыннан
төшсә: «Ә, бер наркоман сикергәндер шунда!» — дип кул гына селтәгән булырлар
иде. Аңладыңмы?! Вопрос политический монда!
Сүзгә Варис та кушылмыйча түзә алмады:
— Язучы икәнлегең әллә кайдан күренеп тора: момент әкият уйлап чыгарасың!
Ул чакта, беләсең килсә, мәчет манарасы буяуга буялган булган! Анда менсәм, артым
буяуга ябышыр дип курыккан ул!
— Һе. Монысы да логично! — дип куйды Виталий.
Шулчак Гарик учы белән маңгаена шапылдатты:
— Егетләр! Таптым бит! Әйдәгез, кемнеңдер канын койганчы, иң яхшысы
Кирилл атакайның чиркәвен барып шартлатабыз! Вәт тавыш кубачак аннан соң,ә?!
Виталий бу сүзгә шундук каршы төште:
— Гастарбайтерларга сылтап калдырачаклар и все... Яки намаз укыган татар
егетләренә!..
— Нишләп?
— Татар беркайчан чиркәүгә каршы көрәшмәгән. Тарихтан белмисеңмени:
Алтын Урда заманында бер хан хәтта шундый закон чыгара: попка яки чиркәүгә кем
дә кем тия икән, ул кешегә иң каты җәза бирергә тиеш булалар! Чиркәүдән хәтта
налог та алмаганнар! Шулай булгач, татарның чиркәүгә, бигрәк тә урыска каршы
булуына кем ышаныр дип уйлыйсың?!
— Ә алайса мәчетне җимереп, аның нигезенә чиркәү салу фактлары? Көчләп
чукындырулар? Әби патшага рәхмәт: ул тыйган әлеге вакханалияне! Виталий җавап
кайтармады, «әйе шул» дигәндәй, башын гына какты.
Варис ятагын җайлабрак куйды да тагын сузылып ятты.
— Карап торам-торам мин сиңа, Гариф, бик гыйлемле, акыллы кеше син! Нигә
кирәк иде соң сиңа бу Радий оешмасы? Тот та бастырып чыгар шигырьләреңне!
Халыкны уят! Акыллы кешене, бигрәк тә талантларны бездә яраталар бит!
— Яраталар, пычагым! — дип куйды аңа каршы Гарик. — Төрки-татарның
җитәкчеләре гомер-гомергә акыллыбашны яратмаган. Бу болгар бабалар заманыннан
ук килә. Хәтерлисеңме син, Фазланның юлъязмасын, укыган булсаң инде? Акыллы
кеше пәйда була икән, мондый зирәк баш Ходайга кирәк дип, тотканнар да аягыннан
каенга асып куйганнар андыйларны! Әле дә шул бара бездә!..
— Ә Камай, безнең авылның Камайны алып кара син! Конкурска дигән хезмәтен
Америкага ук җибәргәннәр! Хәзер Американың бер университеты үзен эшкә чакыра,
ди. Монысының барасы килми икән, ди, имеш.
— Беренчедән, Камайның шәп поддержкасы бар, ул — Баймурзин! Милләт
пәйгамбәре ул сезнең Баймурзин! Дөресрәге, авыл пәйгамбәре! Космостан килеп
сихерләп киткәннәрдер аны. Икенчедән, Америка Камайны юкка гына үзенә чакыра
дип уйлыйсыңмы? Шиш ди менә! Россиягә каршы эшләтмәкче була ул аны! Камай
шуны аңлый һәм барырга да уйламый!
— Наивный син, Гарик.
— Үзем дә беләм, — дип куйды Гарик. — Карале, Варис, синең сүзләрдә хаклык
бар бит! Әгәр син миңа теге аванс акчасын бирсәң, китәр идем мин! Шул акчага усал
шигырьләрдән торган бер китап бастырып чыгарыр идем. Үз хисабыма. Русча,
инглизчәгә тәрҗемә иттереп. Аннары интернетка куям!..
Варис яткан урыныннан торып утырды да, күзләрен акайтып, Гарикка карады:
— Да ты что! Поезд ушёл уже! Всё, хәзер син безнең белән! Нәрсә, хәзер качып
китеп, безне сатмакчы буласыңмы?! Чиста каласың киләме?! Мин сине лучше монда
ук атып үтерәм! Мин дә монда синең кебек үк акча эшләр өчен килдем, беләсең килсә!
Ул ятак кырыендагы карабинга үрелде. Гарикның моңа әлләни исе китмәде,
көлемсерәп кенә куйды һәм:
ГАРАСАТ
5* 131
— Атмыйсың син мине, Варис!
— Ике дә уйламыйм!
— Ата алмыйсың! Чөнки минем шигырьләр сиңа бик ошадылар! Кулың
күтәрелмәячәк!
— Дөресен әйтимме, Гарик?
— Соң?
— Мин ишеткән шигырьләрең бомба түгел. Андый гына фикерләрне туксанынчы
елдан бирле әйтеп торалар инде. Мәскәү дәрәҗәсендә дим. Президентларны да селкеп
салалар! Хәзер бу яңалык түгел инде!
— Шулай дисеңме?
— Дим шул...
— Ә син хаклы бит, чёрт побери. Тик бер нәрсәдә генә хаклы түгел! Әйтимме?
— Йә?
— Безнең барыбызда да региональ уровеньда эчке цензура утыра. Әгәр мин бүтән
җәмгыятьтә яшәгән булсаммы? Синең сүзләреңнең хаклыгын раслап, үзем дә бер
мисал китерәм. Берзаман ике айлык әдәби курсларда Мәскәүдә укып кайттым мин.
Дөнья кайный инде менә! Нәрсә генә сөйләшмиләр, нинди генә грандиозный планнар
төземиләр. Шуннан соң монда кайтып төштем. Нәрсә күрәм дисеңме? Пшыйк!.. И
всё. Провинциаль уровень бөтенләй! Ниндидер зур түрәнең ике кияве Франциягә
машина чабышына барган да призлы урыннар алган, имеш. Менә матбугатта да,
болай сөйләшкәндә дә шуны обсуждать итәләр! Милли мәсьәләгә килгәндә (латинга
күчәргә хыялланып йөргән вакытлар иде ул), безнең хөрмәтле профессорларыбыз, бу
хәрефне алыйкмы икән, тегесен кертикме дип (кем тарафыннандыр махсус
оештырылган буш бәхәсләр икәнлеге ап-ачык иде!) пыр тузып бәхәсләшеп яталар. И
шуның белән вакытны да суздылар! Карап торды-торды да әлеге теманы бөтенләй
ябып куйды Мәскәү! Соң... шунда, форсаттан файдаланып күчеп куйган булсак!
Өлгерә идек бит! Соңыннан хәрефләреңне алыштыр идең шунда! Берне түгел, хет
унны! Менә безнең вазгыять, дустым! Ә мин сиңа шигырьләр турында болай гына
әйттем. Тавыш чыгарам да, исемемне танытам да, ул шигырьләрне бастырам, имеш.
Иң беренче минем башка Галинны юкка чыгару уе килде. Сиңа әйткән бу планнар
соңрак туды алар! Менә шул, Варис туган! Ә син мине барыбер ата алмыйсың!
— Нигә?
— Чөнки мин беркая да качып китмим моннан. Соңыннан бергәләп таярбыз.
Тотып алып ябып куймасалар инде... Ә шигырьләргә килгәндә... Ул беркавым сүзсез
торды һәм ышанычлы тавыш белән укый башлады:
Телемне кистең, үткен иске кайчың.
Каннары чыкты саркып тамчы-тамчы...
Исеңә төшәр әле татар тагын —
Аурупа сиңа янә үрә камчы!
***
Туксанынчы еллар... Азатлыкмы килде? —
Гасырның бу гадәти тулгагы иде.
Яшелләнеп шулай без дә яшәп алдык — Татарның бу үз туксаны
иде...
***
Ханлыгың гына кирәк дип басып ала.
Динең дия аннан — нәфсе тагын арта.
Моң агасы урынга хәзер кан тама, Кисеп алам дип туган телне
каната!..
***
ЗИННУР ХӨСНИЯР
Тынлыкмы бу? Әллә шундый озак коллык?!
Биш гасырлык инде, инде биш йөз еллык.
Җиткәндер бит нигезне торгызыр вакыт!
Нинди хак сүз: бергә булыйк, аерым торыйк!..
— Кем шигырьләре соң бу?
— Робагыйлар, — дип куйды Гарик. — Кемнеке булсын, үземнекеләр...
— Не, теге авансны бирмичә булмас сиңа, алайса.
Каравыл торудан туеп, землянкага Сафрон керде, ул беркавым егетләрнең
сүзләренә колак салып торды-торды да:
— Надоели бу политический бәхәсләрегез! Күпме чәйнәсәң дә, һаман шул бер
балык башы инде ул! Олигархлар, хәерчеләр. Милләт, имеш. К чёрту всё! Без монда
политический кружок оештырырга жыенган революционерлар түгел бит ахыр
чиктә?! Әйдә, лучше берәр куян тотыйм да шуның шулпасыннан авыз итик әле!
Виталий, безнең теге табылдык кәчтерүл исәндер бит? — дип сорады ул ишектән
күренгән Виталийдан.
— Сафрон әйтә, теге вертолёт чак кына агач башына эләкмәде, ди. Шул кадәр
түбәннән оча, ди, — дип, яңалык хәбәр итте ул.
— Да, малай, точно! Үз күзләрем белән күрдем! — дип җөпләде аны Сафрон.
— Кемнеке булды икән? Галинмы, Капралмы?
— Чёрт белсен! — диде Виталий, иңбашларын сикертеп. — Гарик, мин дә агач
башына менеп үземнең нәфрәт энергияләрен бер бик озын наратның очына ук элеп
куйдым әле. Шунда, бәлкем, һава чоңгылы хасил булмасмы!
— Тавыш килә! — диде шулчак Варис, колагын торба — «колак аппараты»
янына якынайтып. Өчесе дә бер-бер артлы өскә чыктылар.
Савва Бурзайдан яңа хәбәр алып килделәр. Бүген иртән трассада гадәттән тыш
вакыйга булган: юлда бер кешене атып үтергәннәр! Шуннан соң бер сәгать тә вакыт
узмаган, шул төштән ерак түгел генә зур авария булган. Кешеләр үлгән! Шуңа күрә
качакларның операциясе тагын кичектерелде. Теге хәбәр китерүче ашамлыклар да
алып килгән. Димәк, егетләрнең «урман тормышы» дәвам итәчәк икән.
Ә олы юлда, чынлап та, икесенең дә ахырлары үлем белән төгәлләнгән гадәттән
тыш фаҗигаләр булды.
ГАРАСАТ
133
Ябалакның тарих укытучысы Хәким Нургалиев ул көнне таң белән үзенең
«җиделе» «Жигули»ендә шәһәргә чыгып китте. Иртән юл буш иде, каршысына берән-
сәрән шәһәр ягыннан килгән машиналар гына очрады. Ул тиз барып җитте. Галин
ише берәрсе юлга чыкса, ГАИ һәм сакчылары бар машинаны кырыйга сеңдерәләр,
хәзер алар күбрәк вертолётта очканлыктан, андый хәлләргә дә тармады ул. Хәкимнең
дүртенче сыйныфта укыган кызы Республика балалар хастаханәсендә ята, ул шуның
хәлен белергә барды. Хәким баласы янында куна- төнә ятарга да риза иде, табиблар
рөхсәт бирмәделәр, кызыңның хәле начар түгел, көннән-көн алга бара, диделәр. Әйе,
Аллага шөкер, Ләйләсе хәзер рәтләнеп килә, хәтта елмая да башлады, тамагына да
капкалый. Ул бала Хәкимнең бу дөньядагы бердәнбер куанычы хәзер! Хатыны
вафатыннан соң, алар икесе генә калдылар, карт әнисен исә үзен карарга кирәк иде.
Балага соңгы өч елда ике мәртәбә зур стресс кичерергә туры килде, берсе газиз
әнисенең вафаты булса, икенчесе... икенчесенең тарихы бик катлаулы иде. Бер
төркем авыл баласы урманга җиләккә барган булган. Галин бурзайлары ничек күрми
калганнардыр, балалар урман эченә каршылыксыз гына узганнар. Ни дисәң дә,
авылга ишелеп торган Ябалак урманында халык гомер буе җәен — җиләк, көзен
гөмбә җыярга рәхәтләнеп йөри иде. Балалар бит: алар аның яңа хуҗасы барлыгы
хакында уйлап тормаганнар инде, күрәсең. Якын булгач, җыелышканнар да
киткәннәр. Инде нәни савытларын тутырып кайтып килгәндә, Галинның бер сакчысы
күреп алып, өсләренә овчаркасын җибәргән! Балалар, куркышып елаша-елаша,
качарга керешкәннәр. Качып котыла алмаганның өстенә бозау чаклы овчарка
сикергән. Өч кыз баланың тәннәрендә әллә ни җәрәхәтләр булмаса да — хәер, Хәким
әле үз кайгысы белән ишетмәгән иде бер кыз баланың корсак турысын эт умырып
алырга өлгергән, икенчесенең битен бик каты тырнаган, хәзер аның аскы ирене
асылынып тора ди. Балаларга көчле стресс булган, ничәмә-ничә көн кызы саташулы
төшләр дөньясында яшәде, әнисен чакырды, әтисен дә хәтта күп вакыт әнисе дип
кабул итә иде. Шөкер, кичә бала аңына килеп, яңадан дөньяга кайтты. Бу вакыйгадан
соң авыл халкы Галинга каршы сәнәк сугышына күтәрелергә әзер иде! Тик тегеләр
эшне бик ансат йомдылар: имеш, урман авызына җиткәч, балаларга кыргый этләр
ташланган. Шулвакыт, бәхетләренә күрә, Галин сакчысы күреп алып, әлеге этләрне
пистолеттан кырып салган, балалар шул сәбәпле генә исән-сау калганнар!.. Урман
кырыенда көне буе берничә эт үләксәсе дә аунап ятты: күрегез, янәсе, кемнәр эше
булган ул фаҗига! Хәкимнең кызы аңына килүгә әйтте: зур овчарка куды, диде!..
Хәким кире кайтырга чыкканда, төш вакыты якынлашып килә иде инде. Юлда
машиналар күбәйгәннән-күбәя бара, шәһәр халкы, шимбә көн булудан файдаланып,
урман-сулар буена агыла, кемдер — авылына, кайсыларыдыр шәһәр читендәге
бакчаларына бара торганнардыр. Хәким юлда ашыгып йөрергә яратмаса да, өйлә
вакыты җитеп килгәнлектән, бүген ашыкмыйча да булмый: карт әнисен утыртып
ашатасы бар. Шуңа күрә ул кызурак кайтырга тырышты. Тик чит ил машиналары аңа
бик иркенәергә ирек бирми, өстенә менә язып киләләр дә ут яндыра башлыйлар,
кычкырталар, узганда исә аның иске машинасы ягына карап ниндидер ямьсез сүзләр
дә мыгырданып китәләр.
Менә хәзер дә аны бер «Бэнтли» узарга маташа, югыйсә күреп тора: машиналар
болай да рәт-рәт кысылып бара, инде баядан бирле «Ашыгыч ярдәм» машинасы да
ташкынны узып китә алмыйча азаплана. Аның алдыннан барган «Жигули»
хуҗасының да бу нахалларга ачуы килә иде, ахрысы: ул, теге күпме генә кычкыртса
да, юл бирергә уйламады, югыйсә Хәким тегене уздырып җибәргән иде. «Бэнтли»,
сул яктан уза алмагач, уң якка таба каерып, тузанлы юлдан чаба башлады, бераздан
машинасы юл кырыендагы агачларга ышкылып 134 сыдырылды да. Менә ул кинәт
алга ыргылды һәм шып итеп тегенең алдына килеп туктады, ул рәттән барган
машиналар шулай ук тормозларына басарга мәҗбүр булдылар. «Бэнтли»дан озын
ЗИННУР ХӨСНИЯР
нечкә сыйраклы бер яшүсмер чыкты, кара күзлек кигән, уң кулын артына яшергән.
Хәким алдындагы «Жигули» хуҗасы машинасыннан чыкмады, тегенең үзенә таба
килгәнен көтә башлады. Менә Озын сыйрак кинәт туктады да, яшерелгән кулын алга
чыгарды һәм туп-туры төбәп ата башлады. Халык бу хәлгә шаккатып торган арада,
ул тиз генә машнасына утырды һәм арттагы номерга аягы белән генә төртеп алды да,
машинасына чумып, зур тизлектә кузгалып та китте. Хәким чамалап калырга өлгерде:
теге аяк очы белән төрткәннән соң, машина номеры кинәт икенчегә алышынды. Шуңа
күрә Хәким, шаһит буларак, полиция егетләренә ярдәм итәрлек бер яңалык әйтә
алмады: көмешсу төстәге «Бэнтли», кара күзлек кигән озын сыйраклы яшүсмер!..
Әнисе хакындагы уйлар онытылган иде инде. Вакыт та шактый узды. Адресын
алып, ниһаять, Хәкимне җибәрделәр, «Ашыгыч ярдәм» мәетне дә шәһәр ягына алып
киткән иде инде.
Хәким коточкыч авыр уйлар белән янә кузгалып китте. Тик озак бармады,
артыннан янә бер чит ил машинасы тагылды, дөресрәге, өстенә менә язып, юл бирүен
таләп итеп, фара утларын җемелдәтергә кереште. Хәким, аптырагач, юл читенә
чыгып туктарга мәҗбүр булды. Беркавымнан тагын кузгалды. Алда юл капылт өч
якка аерылып киткәнлектән, машиналар ташкыны үзләреннән- үзләре кими, Хәким
газга баса төште, чөнки әнисен үз вакытында ашатырга гадәтләнгән иде ул. Менә
кинәт, һич уйламаганда-көтмәгәндә, каршысына, юлны аркылы кисеп, «Беларусь»
тракторы чыгып басты. Хәкимнең тизлеге зур иде, ул читкә алырга да, тормозга
басарга да өлгерми калды: дыңк итеп тимер тавына килеп бәрелде!..
...Варис, тагын умарталыкны әйләнеп кайтырга уйлап, атны арканнан алды да бу
хакта Сафронга белгертте. Тегесе, белмим шул дигәндәй, иңбашларын сикертте.
Чөнки яңа килгән хәбәрләрдән соң барысының да нерв җепселләре җәя кебек
киерелгән, җинаятьчене эзләп монда да килеп чыгарга мөмкиннәр иде. Кем ышанып
әйтә ала: бу җинаятьне ике дә уйламыйча аларга элеп куярга да күп сорап тормаслар.
Аларның качып йөргәне билгеле бит. Һәрхәлдә, шәһәрдә дип уйласалар да. Шуңа
күрә бу көннәрдә төркемнән аерылып китү һәркайсында гадел шик уятырга мөмкин,
Сафрон шуңа күрә дә, җаваплылыкны үз өстенә аласы килмичә, җилкәләрен сикертте.
Варис атны янә үлән утларга җибәрде, тик бу юлы арканлап тормады. Берәр сәгатькә
булса да аерылып тору өчен, чыннан да, җитди сәбәп кирәк иде. Чынлыкта исә
умарталык яныннан әйләнәсе килүнең эчке сәбәбе бар, ул да булса анда Камайны
очрата алмасмы икән? Соңгы араларда Варисның күңелен төрле шик кортлары
кимерә башлап, күңеле иләсләнде, ләкин берәр катгый карарга килә алмыйча
азаплана иде. Камай аны сатмаячак, берәүгә дә тотып бирмәячәк. Бәлки, аның белән
киңәш- табыш итеп алу файдага гына булыр шикелле. Ләкин егетләргә бу хакта
турысын әйтергә ярамый, ыгы-зыгы башланачак, сатлык дип, аны атып та үтерергә
бик мөмкиннәр иде. «Минем бүген туган көн ләбаса! — дип уйлады ул, үзенең туган
көне икәнлеге исенә төшкәнлеккә сөенеп. — Аны бит билгеләп үтәргә кирәк! Ә
Җамали умартачының Варис белгән базында берничә имән кисмәк бал ширбәте
утыра!..
Варис әүвәл Гариф белән сөйләшергә булды. Егетләр каршы килсәләр дә,
ничектер җаен табып, барыбер китәчәк ул, ләкин ризалык алса, тагын да яхшырак:
федераль юлдагы фаҗигаләрдән соң, чынлап та, дөнья тыныч түгел.
— Гариф, минем туган көн икән бит бүген! — диде ул тез өстенә катыргы куеп
нидер язып утырган шагыйрьгә. Тегесе, әүвәл башын гына күтәреп, Вариска карап
куйды да, эшеннән аерыласы килмичәдер, беркавым язуын дәвам итте, аннары гына,
кәгазен читкә куеп:
— Туган көн — әйбәт нәрсә инде ул. Карале, Варис, мин монда бер шигырь, ну,
бер такмак сырладым. Черновой вариантта пока. Менә тынлап кара әле, — дип,
тегенен рөхсәтен дә сорап тормыйча укырга кереште:
«Җир бит», диләр бездә оятсызга,
«Йотар» әле беркөн җир аны.
ГАРАСАТ
135
Җирен тартып алмак була һаман
Нәфесенә сыяр Җир шары.
Алдылар бит инде бер мәртәбә,
Тик рәхәтен күрә алган юк!
Җир нигә соң андыйларга дим, —
Сафсаталар сатып тамак тук!..
Билчән басуларын кара син! —
Оятыннан эт эчәгесе дә
Болай үсмәс иде чәчсәң дә!..
Гариф укып бетерде дә, фикер көтеп, Вариска карады. Тегесенен җавабы алдан ук
әзер иде ахры, уйлап-нитеп тормады:
— Гениально! — дип куйды.
— Шыттырма түлке!
— Ипидер менә! Тик бераз эшләп бетерәсе бар, кайбер җирләрен, дим...
— Үзем дә беләм. Тәмамланмаган әле ул. Беләсенме. Моны мин проза белән күз
алдына китерәм. Безнен бабаларнын җирен сугыш-суеш белән тартып алганнар да
хәзер дус яшик, диләр. Чечняны изеп-сытып киттек тә, хәзер без — дус халыклар,
дибез! Андагы һәр гаиләдә йә атасы, йә абыйсы, йә башка туганы һәлак булган бит!
Әле кичә генә! Абсурд! Ярый ла безнен халыкны басып алганга дүрт гасырдан артык
вакыт узды. Ул да, барыбер, онытылмый әле! Кандагы нәсел күзәнәкләре кычкыра,
дулый!.. Шулай бит инде?
— Белмим, — дип куйды Варис. — Мин бу хактагы сөйләшүләрдән туйдым
инде... Һаман да бер балык башы.
— Ну мин сезне анлыйм, сезгә үз туганыгыз белән ызгышу рәхәтрәктер, бәлки!
Диндәшләрегез белән!
— Беләсенме, Гариф, әтине мин үтермәдем бит аны!
— Мин дип күкрәк кага иден бит әле?
— Юк, әлбәттә, мин түгел. Мин әтиемне бик сагынам хәзер. Их, күнел урынында
түгел! Әтием исән булсын иде әле менә хәзер! Әйдә, мин туган көн унаеннан
умарталыкка барып, медовуха чәлдереп кайтыйм әле. Урынын беләм. Бәлки, бераз
йөрәкләргә җинел булып китәр.
— Бар, барып кил, — диде Гариф. — Минем дә что-то күнел дөрес түгел...
Вариснын онытыласы, берәр төнне булса да саташулы төшләрсез генә уздырып,
анын-җанын ял иттерәсе килә. Урмандагы озын көннәр шик-сагаю, куркулар белән
узса, җәйнен кып-кыска төннәре исә төшендәге озын, күп серияле төсле фильмнар
белән аралашып тора башлады. Егетләр дә төннәрен саташулы төшләр күрә икән.
Бәлки, җир астында яшәү галәмәтедер дип тә уйлап карадылар. Хәер, тәгаен генә әйтү
кыен: Вариска һәр төнне чиратлашып әтисе белән әнисе йә булмаса Әллүки буендагы
кичке уеннар керә иде. Әти- әнисенен тавышларын ишеткәне юк, алар сөйләшмиләр,
ә менә уен җырлары аермачык хәтерендә. Бигрәк тә әнисе аны кечкенә чагында
иркәләгәндә әйтә торган такмаклары...
Коенганың — Идел суы,
Йөрер юлың — атаң юлы,
Торыр җирең — бабаң җире,
Сайрар телең — анаң теле,
Карышма да тибешмә,
Яңа кердән инешкә,
Киерелгәндә — киртә буе,
Сузылганда — солы буе,
Үс-үс!
Варис атка җәһәт кенә атланды да чаптырып китеп барды, ләкин туп-туры
умарталыкка түгел — яшүсмер вакытта әтисе аңа Тәбәнәк тау дип аталган җирдә бер
ЗИННУР ХӨСНИЯР
136
чишмә күрсәткән иде — башка тарафка юл алды. Чишмәне тапты Варис, суын да эчте,
бит-кулларын да һәйбәтләп чылатты, атны да сугарды
— әйтеп-аңлатып бетермәслек дәрәҗәдә рәхәт булып китте!.. Әйтерсең, яңадан туды
егет... Хәтта беренче мәртәбә көлеп җибәрде, аның көлүенә ат кешнәве кушылды.
Юкка кешнәмәгән икән, урман эчендә арба тавышы, аның айгырына каршы биянең
җавабы ишетелде. Кеше күзенә чалынырга ярамый иде, Варис атны туп-туры
умарталыкка таба борды да чөңгереп куйды.
Ерак Алан ягында авыл хатыннарының кычкырып сөйләшкән тавышлары
колагына керде. Варис, атын туктатып, юан чыршы артына сыенды.
Авылдашларының, чынлап та, Ерак Аланга җиләккә барулары, кулларында чиләк-
кәрҗин кебек савытлар да чайкала.
Умарталыкта Камайны очратасына өметләнмәде дә ул. Тиктомалдан нишләп
йөрсен ди ул анда яисә аны көтеп утырсын димени?! Егет атын умарталыктан ерак
түгел бер үләнле аланга бәйләп куйды да җәяүләп кенә китте. Алабай танып шыңшып
алудан гайре башка тавыш бирмәде, ул, янына килгәч, аякларына сырпаланырга
кереште. Бу юлы ул нигә килгәнен үзе дә белми иде. Максат юк. Бал ширбәте сылтау
гына. Тәрәзәдән кеше барлыгын күреп алды, ахрысы: Җамали карт килеп чыкты.
Варис әүвәл аны күрүгә куркуыннан куырылып килгән иде, картның елмаюлы йөзе
аны шундук тынычландырды. Өстәвенә, ул ягымлы тавыш белән сөйләнеп тә килә
иде:
— Менә бит, миңа ярдәмчене Ходай үзе бирде. Бар ояны да карап чыгып
өлгермим үзем генә. Менә миңа ярдәмче... помощник! — диде ул һәм якын итеп
Варисның җилкәсеннән какты. Җамали абзыйның аны берни булмагандай элеккечә
кабул итүе, әлбәттә, баштарак бик аптыратты, качакны кем болай каршылый ди
инде?!
Алар өйгә керделәр. Варис шуны аңлады: Җамали абзый аның качак икәнлеген
белми иде!.. Чү! Тукта!.. Ә кем белә соң аның качак икәнлеген? Дөрес, Радий
төркемендә берничә көн булды ул булуын... Тик аны эзләп йөрерлек кеше калмады
да бит инде. Әтисе дә үлгәч?.. Димәк, ул бөтенләй качак түгел... Болай гына, берәр
атнага үз эшләре белән авылдан чыгып киткән кеше генә?!
Вариска җиңел булып китте. Тамак кипте дип, ул Җамали абзыйдан бер тустаган
бал ширбәте сорап алды, аны эчкәч, тагын да җиңелрәк хис итте егет үзен. Әйтерсең,
берни булмаган да... Чү... ә нәрсә булган соң әле?.. Булмады бит! Саташып кына йөрде
ул бераз. Авылдашлары аның хәленә керделәр
— аңладылар. Җанына тиюче булмады. Чит илдән укып кайткан мулланың авылда
дәрәҗәсе, күрәсең, бар иде әле. Кайбер сәер кыланмышларын исәпкә алмаганда...
Әнисен теге чакта рәнҗетүен дә авыл яхшы хәтерли торгандыр?.. «Әти» дип саташып
йөрүләре... Ләкин барыбер, ул, беренче нәүбәттә, Җамали абзыйның мөнәсәбәтеннән
күренә иде, авылдашлары өчен ул элеккеге Варис булып калган, шул сурәттә яши,
күрәсең... Өстәвенә, Җамали умартачы үз янына ярдәмче итеп тә чакырып тора. Аны
Җәмил хәзрәтнең эзләвен дә әйтте, мәчеткә үз янына чакыра ул сине, мәчеттән
бушаган арада, миңа ярдәм итәрсең, кем әйтмешли, моннан бушаган вакытта, мәчеттә
булырсың...
Җамали умартачы Варисның бал кортларын яратканлыгын белә иде. Аның
янында ярдәмче булып йөргәндә, шушы малай бит инде, бал кортлары тормышын
кешеләрнеке белән чагыштырып, аны шаккатырырлык фикерләр әйтеп ташлый
торган иде. Әлбәттә, егет хәзер үзгәргән, аның хәтта күз карашына чаклы башка,
уйчан ул, беркадәр үз эченә дә йомылган кебек. Хәер, гаилә фаҗигасеннән соң айнып
җитә алмый торгандыр әле дип уйлады умартачы һәм аңа бу акыллы егет кызганыч
булып тоела, аңа ярдәм итәсе килә иде.
— Бал кортлары да Ходайның җан ияләре, бәндәләр дә. Ләкин араларында җир
белән күк аермасы, ди торган идең. Әле дә шулай уйлыйсыңмы, улым?
— Юк, — диде бал ширбәтеннән изри башлаган Варис. — Бал кортлары
акыллырак! Безгә алардан үрнәк алырга кирәк. Һәй, адәм баласына бал кортына
ГАРАСАТ
137
җитәргә әле! Бал кортлары Аллаһы Тәгаләнең ярдәмчеләре! Алар — Илаһы юлыннан
тайпылган җүнсезләргә каршы көрәшүчеләр!..
— Безнең Камалетдин дә яшьрәк чакта умарталыктан кайтмыйча ята торган ие.
Тау-тау китаплар укыды алар турында. Бераз үсә төшкәч, монда бөтенләй килмәс
булды. Нәрсә булды сиңа дигәч: «Адәм заты буларак, оят миңа бал кортлары
янында!» — дия торган ие. Безнең Камалетдин фәйләсүф инде ул! Гомер буе юк
белән башны катырып йөрде. Әле ярый, Байтимер килеп чыгып, җүнле эшкә ярый
башлады бугай.
Варис аңа җавап кайтармады, югыйсә малае хакында ул тәгаен берәр җылы сүз
көткән кебек иде.
— Менә эшләремне эшләп бетерәм дә... — Варис чак кына уйланып торды.
— Синең янга ярдәмче булып киләм, — диде. — Җамали абый, минем бүген туган
көн икән. Аз гына медовуха кирәк иде. Мин соңыннан акчасын түләрмен!
— дип тә өстәде. Җамали умартачы берсүзсез аерым савытка ширбәт агызды.
Умартачының Варис белән тагын сөйләшеп утырырга исәбе бар иде әле. Тик шулчак
әүвәл Алабай өргәне, шуның артыннан куркыныч тавыш белән ат кешнәгәне
ишетелде. Варис урамга атылды.
Атны умарта кортлары сарып алган иде. Теге мескен, бал кортларының һөҗүменә
каршы тормакчы булып, койрыгы белән шап-шоп гәүдәсенә суга, тибенеп карый,
сикерә, бал кортлары, аның саен усалланып, аның тәнен, корсак астын, күз тирәләрен
талыйлар — укларын төртеп торалар иде. Варис, өстендәге киемен салып, атка
ярдәмгә ташланды. Аның айканулары кортларның ачуын гына китерде, хәзер һөҗүм
егеткә дә башланды. Бал кортларының чагуыннан курыкмый ул, тик бу юлы тегеләр
аеруча дәһшәтле һәм үчле булып чыкты: ук кадамаган җирләре калмады, колак
эчләренә хәтле чактылар — ул ишетмәс булды, борын тишекләренә хәтле үтеп
керделәр — тын алуы авырлашты, авызын ачты
— телен чактылар, иң яманы: берзаман теле шешеп, авызын ача-яба алмаслык хәлгә
килде, инде ул авыз белән дә сулый алмый башлады. Тавышка килеп җиткән Җамали
карт бар көченә егетне өйгә таба өстерәде, бер кулында төтен кудыргыч пышылдый
иде. Берзаман кортлар тынычланды. Варисның күзләре күрми, борын тишекләре
томаланган, теле авызыннан бүселеп чыккан. Җамали абзый тиз-тиз аның теленнән,
борын тирәләреннән бал кортлары укларын чүпләде, ул урыннарга канәфер чәчәге
мае сөртте, битләрен корвалол белән майлады. Тәнендәге агулар тизрәк таралсын дип
авызына аракы коярга тырышып карады.
Варис, аз гына вакытка аңына килеп: «Әти! Әтием! — диде һәм, беркавым тын
алып торганнан соң: — Әти янына...» — дип өстәде. Дөресрәге, шундый мәгънә
аңлашылырлык мыгырдаган авазлар гына чыкты, Җамали карт аның ни әйткәнлеген
бик авырлык белән төшенде.
Җир йөзендә берьялгызы ятим калган бердәнбер сөекле һәм газиз балаларын,
адашып-саташып, тилмереп йөрмәсен анда дип, Ходай ризалыгы белән үз яннарына
әти-әнисе чакыртып алды бугай... Бу очракта бал кортлары бары тик арадашчылар
гына иде...
...Әүвәл урман артында ук очкыч гөрелтесе ишетелде, беркавымнан агачлар
өстендә вертолёт үзе күренде. Виталий, нарат очына ук менеп, үзенең нәфрәтле
аурасын ботакка гына элеп төшкән минутлар иде бу. Вертолётның кай төшедер иң
озын булып үскән чыршы ботагына тиеп китеп, ул тигезлеген югалтты. Аны алда
икенче агач башы көтеп тора иде, ул аңа да кагылды һәм бу юлы тагын да көчлерәк
чайкалып, идарәне үк югалтты һәм, юлында очраган агач башларын коя-коя, Ерак
Алан дип аталган урынга юнәлде. Ачылып өлгергән парашют агач башында эленеп
калды.
Гариф землянка янындагы төптә кырмыска оясын күзәтә иде. Әлеге хәлне күреп,
ул бермәл телсез калып утырды, аннары, исенә килеп, теге кеше асылынып торган
агачка таба йөгерде. Аның уенча, бу Капрал булырга тиеш иде. Гариф җәһәт кенә як-
ягына каранды, Виталий күренмиме? Капрал булса, ике дә уйламыйча аны теге
ЗИННУР ХӨСНИЯР
138
дөньяга олактырырга менә дигән җай бит ләбаса!.. Виталий бу хәлне күрмәгән иде.
Гариф агачның янына ук килде. Парашютчының эләккән тозагыннан үзенең генә
котыла алмаячагы көн кебек ачык. Гариф агач башына үрмәләде.
Парашютчыга, аягы сынуын исәпләмәгәндә, башка зыян килмәгән, беркавымнан
ул телгә дә килде.
— Мин кайда? — диде ул, кипкән иреннәрен көч-хәл белән бер-берсеннән аерып.
— Җәннәттә син, туган, җәннәттә! — диде тегесе. — Син Капраловмы? — дип
сорады ул, парашютчының үзе белән татарча сөйләшүенә дә илтифат итмичә.
— Капрал, Капрал, — дип мыгырданды парашютчы һәм күзләрен йомды.
Гариф, аптырап, тирә-ягына күз ташлап алды, чит-ят күренми, Варис та киткән
җиреннән аты белән бергә юкка чыкты. Качып киткәндер, дигән фикергә килде ул.
Гариф землянкага китте. Эчтә дә, тышта да беркем күренми, Сафрон белән
Виталий да качып киткән, ахрысы, дип уйлады ул. Тирә-юньдә дә күренмиләр.
Мөгаен, вертолёт шартлаган тавыш тирә-якның бар игътибарын монда җәлеп итәр
дип уйлап, егетләр, койрыкларын сыртка салып, сыптыртканнардыр моннан!..
Югыйсә берәү дә землянканы ташлап китәргә тиеш түгел ләбаса. Хәтта коралларын
да землянка эчендәге ылыс-ятак өстендә калдырганнар. Әзерләп торган бомбалары
да шул килеш землянканың җир идәнендә кукраеп утыра! Тайган малайлар дип
уйлады ул, инде бу юлы катгый карарга килеп. Дөрес эшләгәннәр, бәласеннән
башаяк... Виталий өчен генә үкенечле: Капрал үзе кочакка килеп керде дигәндә...
Гариф, карабинын алып, янә парашютчы янына әйләнеп килде. Ул килгәндә,
Капралов агачка сөялеп утыра иде. Сынган җире бик каты сызлый, күрәсең, ул йөзен
чытып, бер кулы белән аягын тоткан.
— Мин төшкән җирдә дипломат күренмәдеме? Кейс? — диде ул, ыңгырашып.
Гариф Капралов эленеп торган нарат янына китте һәм, чыннан да, агачның аскы
ботагында гына дипломатка охшаган бер нәрсә эленеп калган иде. Ул аны ачмакчы
булды, әмма кейс ачылмады. Гариф аны хуҗасына китереп бирде дә, үзе чак кына
читкә китеп, Капраловка карабинын терәде. Ышанма, дипломатында пистолет - мазар
булып, билгесез качкынны атып егу берни тормый моңа? Мине атып ега да, точно
качып китә бу бандит!.. Хәер, бу аягы белән үзе генә ерак бара алмаячак.
Вертолётның югалуын белеп — ул нәкъ Ерак Алан турысына төшеп шартлаган иде
— эзли дә чыгарга мөмкиннәр бит моны! Әнчекләре күптер, алар өерләре белән бит...
Һе... Һәм шулай булачак та!.. Парашютчы кейсны ачты һәм аннан, шакмаклы шешә
алып, голт-голт эчәргә кереште, аннары аны Гарифка сузды. Тегесе, юк дигәнне
аңлатып, башын чайкады, ә үзе шешәне алып иснәп карады, борынына затлы коньяк
исе килеп бәрелде. Эчемлектән соң парашютчының күзе ачылды, авыртуны да бераз
баскан иде, күрәсең, теле ачылды:
— Син кем? — дип сорады ул каршысында карабинын әзер тотып торган
Гарифтан.
— Кем дигән кеше! Мәсәлән, синең коткаручың!
— Рәхмәт! — диде тегесе һәм янә коньяк шешәсенә үрелде. Гариф шешәне аның
кулыннан тартып алды:
— Исереп бетсәң, сине ничек өстерим ди мин! Син кем буласың соң, вообще-то?
— дип кабатлап сорады ул.
— Минме? Мин — бу урманның хуҗасы.
Гариф корт чаккандай урынында сикереп куйды һәм ышанмыйча кабатлап
сорады:
— Син! Син Галинмыни?!
Галин, «әйе» дигәнне аңлатып, баш какты. Гариф, карабинын җилкәсеннән тагын
шудырып төшерде дә Галинга төбәде:
— Менә бәхет! Үзең килеп каптың, сволочь!
Тегесе күзләрен зур итеп ачып аңа карады:
— Ә син үзең кем? Мине каян беләсең? Миндә нинди үчең бар? — дип
сорауларын тезеп китте.
ГАРАСАТ
139
— Мин синең газраилең булам, Галин!
— Ну и что?
— Мин сине хәзер дөмектерәм, Галин! — диде Гариф, карабинның затворын
шалтыратып.
— Ә мин сиңа акча бирәм! Күп акча! — диде Галин һәм кейсына таба сузылды.
— Беләсеңме, энекәш, бер кейска күпме акча сыйганын? Белмисең шул, күп сыя,
җиде миллионга якын. Күпме кирәк, мә, бирәм, коткарганың өчен. Сиңа тиеш.
Заслужил, брат!..
— Мин! Мин! Синең аркада психбольницага эләккән кешенең бертуган абыйсы,
Галин!
— Кем ул? — диде тегесе, исе китмәгәндәй генә. Күрәсең, ул әле һаман бу
дөньяга кайтып җитә алмый азаплана, өстәвенә аяк авыртуы да көчле иде.
— Тәнзилә апа синең аркада...
Гариф сүзен әйтеп бетерә алмады, Галин, күзләрен зур ачып, аңа текәлде һәм
кычкырып диярлек:
— Тәнзилә?! Син Тәнзиләне каян беләсең? — дип сорады. Гариф җавап
бирмәгәч, ул шешәне сорап алды да тагын бер-ике йотым кабып куйды һәм Гариф
яхшы белгән Тәнзилә хакында сөйли башлады. Тегесе тыңламыйча булдыра алмады,
чөнки Галинның сөйләгәннәре хаклыкка туры килә. Өстәвенә Галин аңа ул моңарчы
белмәгән тарихны сөйли иде.
— Үч итмә миңа, егет. Мин аның кызы икәнлеген белмәдем. Гашыйк булдым мин
аңа. Тәнзиләгә бик охшаган бит. — Галин тагын коньяк суырды һәм буш шешәне
кырыйга томырды:
— Үләр алдыннан... алайса, миңа яраткан җырымны җырларга ирек бир инде,
дустым.
Галин исерә башлаган иде. Гариф, карабинны чынлап та корып, бер-ике адым
арткарак чикте: маңгаена чәпәргә дә... таярга моннан тизрәк дип уйлады ул һәм
мылтыгын Галинга төбәде.
— Не честно! — дип мыгырданды тегесе. — Соңгы сүзгә хакым бармы минем?
Чёрт побери! Менә, тыңла:
Булмагач син, утлар сүнде —
Бары төтен керә күзгә...
Кышларымны җәй иттең син, Мин яз идем сары көздә.
Гариф, гаҗәпләнеп — шаклар катып, тәмам аптырап, гаҗизләр булып дисәң дә
була — Галинга карады. Галин аның җырын көйли иде. Сүзләре генә түгел, кайбер ят
ноталарын исәпкә алмаганда, көе дә аныкы. Гариф кинәт әллә ничек кенә куырылып
килде, аннары янә агачка сөялеп утырган дошманына бакты... Кыскасы, ул ни
кылырга да, нәрсә дип әйтергә дә белми иде бу минутта...
— Төтен җибәрмә күзгә... — диде ул акрын гына.
— Мин түгел! Гарәфәгез җибәргән монда төтенне! Минем хатын — Изольданың
коренной җыры бу. Үзе ул аңа яңа музыка да язып караган булды. Барып чыктымы
икән анысы, белмим.
Гариф йомшара башлады, хәтта борын астына хәтле юешләнде.
— Барып чыкмаган... Мин — Гарәфә! Гариф-Гарәфә!.. — дип өстәде ул, соңгы
сүзләренә ачыклык кертеп.
— Минем хатынның яраткан җыры бу! Миңа үч итеп җырлый, сволочь! Имеш,
яшьлектә аның үлеп яраткан мәхәббәте булган! Миңа да ошый бу җыр! Минем дә бар
иде бит сөйгән кешем! Тәнзиләм! Карале, егет, исемең ничек әле? Тәнзилә белән
кавыштыр әле мине, ә? Мин сиңа күп итеп акча бирәм! Чү! Туктале! Син бу җырны
язган шагыйрь түгелдер ич?!
— Ниһаять, барып җитте бу сиңа, Галин...
— Син шагыйрь башың белән нишләп урманда мылтык күтәреп йөрисең әле?
ЗИННУР ХӨСНИЯР
140
Куян атарга чыкмаганың күренеп тора.
— Синең кебекләр мәҗбүр итә менә.
— Синең эш — язу!
— Ишетәсезме соң язганнарны?
— Нишләп алай дисең! Әнә, интернет аша хәзер целый митинглар оештыралар!
Ә син шигырьләр яз! Теге җырың матур бит! Минем Изольдага ошарлык булгач...
Жырлар яз. Әйдә, давай, мин сиңа Тәнзилә турында... юк, безнең бәхетсез мәхәббәт
турында җыр язарга заказ бирәм, ә? Әнә, анда егетләр ниндидер чештин-пештин җыр
авторларына да машина өләшеп йөриләр, ә мин сиңа бер миллион бирәм! Тәнзиләм
өчен не жалко! И аннан соң яз рәхәтләнеп шигырьләреңне, роман яз! Әйдә, минем
турыда роман язарга алынасыңмы?! Яз рәхәтләнеп шигырьләреңне, матур бит! Их,
дөнья матур, дөнья киң! Урманда партизан кебек мылтык күтәреп йөргәнче!..
— Язып карадык инде. Беләсеңме, Галин, мин моннан ун еллап элек, әгәр
әдәбият-мәдәниятне футбол тубына алыштырабыз икән, мәгәр рухи тәрбиягә
игътибар итмибез икән, килер заман, ул туп тибеп үскән яшь буын мораль яктан черек
булачак, мәхәббәт эшләрен чүплек артларында этләр кебек кенә башкара башлаячак,
бүген балалар тәрбиясенә, әдәбиятка төкереп тә карамаган түрә агай, берзаман,
таягына таянып, кибеткә сөткә барган җиреннән, чиратта аны, йөрмәле, карт пәри
дип, кабырга арасына пычак тыгып китәргә мөмкиннәр, дип язган идем. Ул чакта
әйттеләр, арттырып җибәргәнсең, алай ук булмаячак, ташла бу пессимистик
уйларыңны, диделәр. Шулай да бастылар тагын ул мәкаләләрне. Хәзер мин ул
вакыттагы фаразларның бүген тормышка ашканын күреп шаккатам! Шәһәрнең үзәк
урамнарында кырыйга чыгып баскан, тәрәзәләренә кара пәрдәләр ябыштырган
машиналарны күргәнең бармы синең? Минем бар! Берсендә, бу затлы иномарка нигә
бала бишеге кебек тирбәлә икән дип барсам!.. Ни күрим — ике яшь нәмәрсә, икесе дә
анадан тума шәп-шәрә, — мәхәббәттә аңлашалар. Ачудан тәгәрмәченә китереп
типкән идем, машина эчендәге акселерат, ишекне ачып, минем якка карап та
тормыйча, пистолеттан ата башламасынмы! Бәхеткә күрә, резина пулялар булып
чыкты. Өч кабырга хисабына гына котылып калдым!.. Ә син яз, дисең!
Гарифның ачуы ташыр дәрәҗәдә иде. Ләкин ул үз-үзен кулга алырга тырышты.
Һәм шунысы кызык: бу кешегә хәзер алай ук нәфрәтләнеп карамый иде ул. Тәнзилә
апаны заманында яраткан булган икән ич... Хәзер дә яратам ди... Аннан соң... җыр
сүзләрен, шигырьләрне яттан белгән олигарх-бандитны каян табасың хәзер?! Ул
Галинны күтәреп торгызды да, җилкәсенә атландырып диярлек, урман авызына таба
юнәлде. Үзе эчтән генә: «Юл кырыена чыгарып, берәр агачка сөяп калдырырга да,
чыгып таярга бу тирәдән!» — дип уйлап куйган иде.
— Тукта, авырта... — дип ыңгырашты Галин. Гариф аны янә агачка сөяп
утыртмыйча булдыра алмады. Сызланса да, Галин сүзгә һаман батыр. Гариф аның
ачык җәрәхәтенә балы тамып торган юкә яфраклары ябып бәйләгән иде, шунлыктан
кан агуы беткән, ләкин, нишләтәсең, сынган урын авыртмыйча булмас инде ул.
Дөрес, утырып берчак хәл алганнан соң, авырту басыла да теле юешләнгән Галинның
сөйләшәсе килә башлый. Әле дә ул, бераз тын алуга:
— Син менә, Гарәфә, әйт әле: син баймы, хәерчеме?
— Рухи яктан ничавадыр, мөгаен, — диде Гариф. Галин белән гәпләшү аның
үзенә дә кызык иде, чөнки мондый олигарх белән, шундый шартларда тагын кайчан
сөйләшә аласың?! Сәлам дә бирмәячәк ул башка вакытта очратса...
— Акча ягыннан дим мин?
— Хәзер җан тәрбияләү эшенә түләү бетте бит ул.
— Ә байларны нигә шулхәтле яратмыйсыз соң?
— Бандитларны, каракларны яратмыйбыз!..
— Пафосланма! Менә мин, мәсәлән, син яратмый дип, бар байлыгымнан баш
тартырга тиешменме? Минем кесәләр бушап калгач, син мине яратсын дипме? Юк,
аннан соң да яратмаячаксың син мине! Ул вакытта инде көләчәксең, мыскыл
итәчәксең? Шулай бит?
ГАРАСАТ
141
— Шулай инде, бер уйлаганда.
— Әгәр менә сиңа күп акча керергә җай килеп чыкса, баш тартыр идеңме, юкмы?
— Дуракмыни мин?!
— Менә, алайса, син дә баеп киттең! Менә бит... Күптән бер рус язучысының
телевизордан сөйләгәнен тыңларга туры килде: безнең рус халкының холкына
байлык хас түгел. Байлык безнең халыкны мораль яктан тарката, ди бу! Ярый, хуш,
шулай булсын да, ди. Ә менә татарның холкына хас сыйфат түгел бит ул хәерчелек!
Адәм баласы мул яшәргә тиеш!..
— Килешәм, — диде Гариф аңа каршы.
— Алайса сез, үзегез мантый алмаган хәерчеләр, нигә байларны яратмыйсыз?
Киресенчә булырга тиеш бит югыйсә?
— Син дөрес аңламадың, Галин әфәнде. Без, беренчедән, Җөмһүрият байлыгын
Үзәккә олаулап озатуга каршы.
— Налогларны әйтәсеңме?
— Аны да әйтәм. Бар байлыкны суырып утыра, соры корт кебек! Аннары бит...
әйе, монысы да хак: аннан тыш та «кул юу» өчен күпме байлык агыла читкә! Әйе,
салым турында син дөрес әйтәсең. Чыңгызхан да бары ун процент кына ясак җыйган,
сиксән түгел! Димәк, рәсми булмаганнарын да, откатларны, и бездәге шома егетләр
хуҗа булган җирләрне дә кертеп, бер триллион дигән сүз!!! Шуларны бүлгәндә, нигә
безнең җөмһүрият үз сүзен әйтә алмый?! Колбиләүчелек сәясәте бит бу! Аннан соң
халык сине егерме миллионлык бакыр түбә япкан, җиде миллионлык сартир ясаткан
дип сөйли. Тукай әйтмешли, көнен сартир, төнен сартирдыр инде? Бар дөнья хәерче
вакытта анысы ниемә кирәк иде инде? Җитмәсә әле шуның белән мактанасыз!
Ачыктан-ачык!..
— Биотуалетның бәясе шулай тора шул.
— Ю-ю-юк! Син хаклы түгел, Галин. Мин байларны яратмыйм түгел, хәтта урлап
баеганнарын да хөрмәт итәм. Чөнки Рәсәйдә урламыйча баеп булмый. Җөмһүриятнең
байлыгы үзеннән җитеп аша, ә хәерчелек кайдан килә дип офтану гына ул! Аннары
сигез йөз чакрым арадан торып, минем телемне кисеп яталар!
— Слушай, парень, — диде Галин аңа каршы. — Монда минем байлыкның ни
катнашы бар соң?!
— Нәрсә, мин сине гаепләдем что ли?! Рәнзиләне мыскыл иткәнең өчен... да!
Хәзер тотам да атып китәм мин сине, надоел уже! — диде Гариф һәм карабинын
Галинга терәде. — Вообще-то, гаеплим, Галин! Тегеләр талый, ә сезнең кебекләр
урлый! Калганнарга ни кала?! Шымытыр! Әле өстәвенә үзегез урлап, хәерчелеккә
калган халыкны күрә алмыйсыз! Җирәнәсез ул халыктан! Ә үзегез күрәләтә
алдамакчы буласыз! Декларацияңне күрдем мин синең, бандит! Өйдә яткан
хатыныңның еллык кереме җитмеш ике миллион, синеке, имеш, бары өч миллион
гына икән! Әле монысы рәсми билгеле булганы гына! Атам мин сине, сволочь!!!
Кәфенлекне долларлардан тексеннәр сиңа!
— Ашыкма! Әүвәл миңа дару өстәргә кирәк әле.
Гариф шаркылдап көләргә кереште:
— Ну ты даёшь! Нәкъ Берия кебек син! Атар алдыннан соң сүз әйтергә
мөмкинлек биргәч, ул да: «Принесите коньяк и женщину!» — дигән түгелме соң! —
Ә үзе шешәне Галинга сузды. Эчемлек йотып куйганнан соң, Гариф аны янә
җилкәсенә салмакчы иде, тегесе ике кулын аның күкрәгенә терәде:
— Чү, тукта, Гарәфә. Без бит кейсны онытып калдырганбыз!
Чыннан да, каушавыннан Гариф дипломат турында онытып җибәргән иде,
югыйсә онытырлык нәрсә түгел бит инде, аның урынына, башына пуля җибәреп, агач
төбендәге кырмыска оясы янында Галинны «онытып» калдыруың мең тапкыр
дөресрәктер бит?
— Иренмә инде син, кем, Гарәфә, алып кил. Мин монда көтәм. Всютеки туалет
кәгазе генә түгел бит!
Гариф кире китте. Галинның маңгаена берне чәпәп, кейсны алып качса гына инде
ЗИННУР ХӨСНИЯР
142
канә?! Егет икеләнә, бик икеләнә иде. Беренчедән, ул кеше үтерә ала торган җан түгел
икән!.. Гомерең буе төшләреңә кереп йөдәтер. Бигрәк тә акча өчен җан кыю! Юк, биш
тиенлек шигырьләреңә өч тиен гонорар алып, чиста күңел белән яшәвең яхшырак.
Акчасы да кызыктыра, әлбәттә. Шәһәргә тыгылып, ул акчага ниндидер эшкуарлык
белән шөгыльләнеп булмаслыгы көн кебек ачык. Бизнес кланнар арасында бүленеп
беткән. Баймурзиннан җир алсаң гына инде. Шуннан ул җир белән нишләрсең? Ура,
суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрәме? Юк, соң инде язмышны капылт кына башка юлдан
борып алып китү, соң хәзер... Нәшрият ачып, балалар китаплары, дини җыентыклар
чыгара башласа? Белгән, кулы яткан һәм, иң әһәмиятлесе, кирәкле шөгыль бит?! Юк,
монда да бизнесменнар буа буарлык хәзер... Гариф, борын төбендә әйләнеп йөри
башлаган кигәвенне куып җибәрде дә, үзен мыскыл иткән шикелле, авызын
чалшайтты: харам юл белән килгән мал аларның нәселенә хас нәрсә түгел. Мәрхүм
әтисе гел шулай дия торган иде. Иң яхшысы моннан качып котылу?! Галинны юл
кырыена чыгарып куярга да... Бирәм дисә, бу юлы акчасыннан баш тартмас иде
анысы. Шәһәрдә берәр әдәби кафе ачып җибәрергә? Ә? Ул адымнарын кызулата
төште. Дипломат агач төбендә иде.
Ул Галинны калдырып киткән урынга килеп җиткәч, ниндидер хәерсез хәл сизеп,
туктап калды. Аны интуициясе беркайчан да алдамый торган иде. Язганда да, иҗат
иткәндә дә шулай. Әйтерсең, аның баш мие галәмдәге күзгә күренмәс җепләр белән
тоташкан: кайвакыт фикер агылып-агылып килә, шигырь туа. Аның беркайчан да
язам дип, язасы бар дип, үзен көчләп өстәл артына утыртып, азапланып иҗат иткәне
юк. Уйнап кына яза кебек иде ул. Кайвакыт, интуиция, акыл шәрифләре белән бергә
кушылып, әллә нинди хикмәтләр килеп чыга. Әнә шул иҗади хикмәтләр яшәтә иде
егетне! Ошбу хикмәтнең Ходай тарафыннан иңдерелгән шундый ук янә бер могҗиза
икәнлеген төшенә башлаган иде ул соңгы вакытларда... Иҗат газабын, аның
рәхәтлеген башка берни белән дә алыштырып булмый!..
Гарифның башы яныннан пуля сызгырып узды. Галин, мәлгунь, агачка сөялеп
баскан да аның тарафына ата иде. Икенче пуля шулай ук баш өстеннән генә сызгырып
узды. Ул җиргә капланды. Галин атуыннан туктамады, Гариф тирәсендә пулялар
сызгырды, ату тавышларының кайтавазын урман, тагын шомлырак итеп көчәйтеп,
тирә-юньгә таратып тора иде. Менә теге кабахәт атуыннан туктады да лып итеп баягы
урынына утырды, кулындагы пистолеты төшеп китте, икенче кулы белән үрелеп
эчемлек шешәсен алды. Гариф беркавым тын гына ятты әле. Аннары, хәрәкәтсез
утырган Галиннан күзләрен алмыйча, акрын гына торып басты да чүгәләп диярлек
аңа таба бара башлады. Килеп җитәм дигәндә генә, Галин, уянып китеп, янә
пистолетын кулына алды һәм Гарифка төбәде:
— Син кем? Аюмы, бүреме? — диде ул исерек тавышы белән, аннары кинәт
айнып киткәндәй булды. — Ха! Гарәфә! Пушкин безнең! Габдулла Тукай! Стоп,
Тукай! Басып тор шунда гына!
Гариф әүвәл аны кейсны сорап алыр дип уйлап, шуны тоткан кулын алгарак
сузды, тик теге акча урынына аннан урманда чыбыркы таптыра башлады:
— Чыбыркы табып кил! Тиз! — диде ул.
— Хәзер, хәзер, — диде Гариф, ашыгып. — Көтүчеләр Сай су буенда гына
булырга тиеш. Хәзер чыбыркыларын сорап торам алайса, — дип дәште ул, тавышын
йомшартып.
— Чыбыркы шартлатасы килә минем! Үлеп шартлатасы килә, Гарәфә! Көтүче
малае бит мин! Әти белән көтү көтәсе килә! Тәгәрәп ят идең шунда болында. Ә
маллар кетер-кетер, кетер-кетер... И торасың да чыбыркыңны шартлатып җибәрәсең,
малай! Наваларны кисә ул чыбыркы кылы, һаваларны кисә!..
— Урманда барыбер шартлатып булмый. Агачлар бит, — дип куйды Гариф.
— Не, син тоже хаклы. Алайса миңа шигырь укы! Укымасаң, атам. Белеп тор,
малай! Түлке Тәнзиләгә багышланганын гына укы, яме. Мин сиңа акча бирермен
аннан соң.
Гариф укый башлады:
ГАРАСАТ
143
Ялкын сүнде, очкын калды —
Күзгә керә бары төтен.
Югалтканны табармын күк, Ташлап китмә, өметем!..
— Ооо-оо! Өмет — бөек нәрсә! — диде Галин һәм янә коньяк чөмереп куйды.
Аның тәмам исерүе җиткән иде, пистолетын җиргә ташлады да ике кулы белән дә
шешәгә ябышты һәм имезлек суыргандай суыра башлады. Шуннан соң гәүдәсе
бөтенләй ишелеп төште, әмма үзе һаман уяу әле, менә, кесәсендә капшанып, аннан
ике бармак арасында дару савыты өстерәп чыгарды һәм бер төймәсен йотып та
җибәрде. Гариф та бу вакытта ни эшләргә кирәклеген уйлап куйган, ул, җәһәт кенә
барып, җирдә яткан пистолетны эләктерде. Бая агачка сөяп куйган карабинын эзләде,
таба алмады. Озак мәлҗерәп утырмады Галин, янә башын күтәрде һәм бу юлы ап-аек
тавыш белән:
— Бу дару — бөек нәрсә! — дип куйды, баягы тартманы җәһәт кенә кесәсенә
яшерде. Дөрестән дә, әлеге дару тиз айныта һәм Галин аны бервакытта да үзеннән
калдырмый, аракыга күнегеп, ияләнеп беткән организмы кирәк чакларда шул дару
белән бергә эчемлек тәэсиренә, бигрәк тә исерүгә каршы тора. Мәннәви Мансарович
моннан биш ел элек кенә эчүнең ни икәнлеген дә белми, дуслар белән банкет-
табыннарда утырганда да, үзе белән су салынган махсус шешәләр йөртергә куша,
сиздермичә генә аңа шуны салып бирә торганнар иде. Хәзер, әлеге чир аны йөгәнләп
алганнан бирле, ул иң затлы, иң чиста француз коньяклары гына эчәргә тырыша.
Ләкин күп эчкәнлектән, алар да организмны саклый алмый, киресенчә, эчү аның
гадәтенә әйләнеп китте. Баштарак һәр эчемлек су кебек кенә бара иде, соңгы араларда
ул тиз исерә башлады һәм, яшь бала имезлексез тора алмаган кебек, һәйбәт коньяктан
аерылып тормый иде. Һәм теге тәэсирле дарудан. Тик әлеге даруны капканнан соң,
ярты көн чамасы аракыны бүтән авызга да алырга ярамый, кеше ныграк исерә һәм
хәтта беркавымга аңын да югалтырга мөмкин. Шуны белә торып, Галин янә коньяк
йотты да бөтенләй изрәде. Гариф ничек итсә итте, аны урман ачыклыгына чаклы
сөйрәп барды. Аның уянганын көтеп утырсам дип уйлады егет? Акчаны бирәм диде
бит, үз кулы белән бирсә яхшырак. Ләкин тегенең айнырга исәбе күренми һәм монда
озак утыру да куркыныч иде. Шулчак егетнең башына көтелмәгән уй килде: кейсны
әнә теге агач куышына яшерергә дә сызарга моннан! Дөньялар тынычлангач, килеп
алыр әле. Урлап китми бит?.. Аннан соң да «юлдашын» ташлап китәргә ашыкмады
әле. Галин кесәсеннән баягы даруны эзләп тапты һәм бер төймәсен көчләп аның
авызына тыкты. Беркавымнан Галин уянды, күзен ачты. Гариф акча турында сүз
кузгатырга дип авызын ачкан гына иде, урманда мылтыктан аткан тавышлар
ишетелде. Шуның артыннан ук дуңгызлар чинаган (кабан дуңгызларыдыр инде!) —
тавышлар ишетелде.
Ату тавышлары Гарифтан да бигрәк, дару тәэсиреннән күзләрен ачып, янә агачка
сөялеп утырган Галинны шүрләтте бугай, ул бәбәкләрен акайтып Гарифка карады:
— Нәрсә бу?!
— Аучылармы соң?
— Стоп! Минем урманда нинди аучы йөри анда?!
— Мин синең урманыңның каравылчысы түгел бит!
Галин тиктомалдан шаркылдап көләргә кереште.
— Понял! Понял! Террористлар ул, кабаннар түгел! ФСБ белән террористлар
бәрелеше!..
Гариф куркуга төште һәм әле Галинга, әле кулындагы дипломатка карап тора
башлады. Тик бу халәте озак бармады, ул, тиз генә качарга уйлап:
— Ууу! Киттем мин, алайса! Син теләсә нишлә!
Галин шаркылдавыннан шып туктады һәм, егеткә кулын изәп:
— Курыкма! Бернинди ФСБ юк анда! Чынлап та, кабаннар ул! Искә төште!.. —
диде.
Галин кейсы турында оныткан иде, Гарифтан ул хакта сорап та карамады. Тегесе,
шуннан файдаланып, як-ягына карана башлады һәм үзеннән сул ягындарак торган
ЗИННУР ХӨСНИЯР
144
карт имән кәүсәсендә бер куыш күреп, аякларын шуыштырып кына шунда таба
атлады. Кейсны яшерергә иң ышанычлы урын шушы иде. Ул янә Галин янына килде:
— Мин сине юл кырыена чыгарам. Шуннан үзең охранаңа шалтыратырсың.
Карале, иптәш Галин, минем бер эшкә спонсор була алмыйсыңмы син? — диде ул,
батыраеп. Ләкин бу минутта ул иганәче эзләүдән бигрәк, Галин дипломат турында
тагын искә алырмы, юкмы икән дип көтте. Әлбәттә, тегенең хәтер чуалган вакытлар
иде, коньяк белән чиратлашып эчкән дару үзенекен итте, ахрысы. «Табарсың мине,
сөйләшербез!» — диде ул.
Вәгъдә иткәнчә, Гариф Галинны юл буендагы агач төбенә сөяп калдырды да үзе,
бәласеннән башаяк дигәндәй, кызу-кызу урман юлыннан шәһәр ягына таба китеп
барды. Киткәндә, ул, ике кулын күтәреп күрсәтеп: «Мин дипломатны тапмадым,
соңыннан үзегез эзләрсез», — дигән булды. Тегесе моңа каршы: «Вертолётта
шартлагандыр инде ул. Чёрт с ним!» — дип куйды һәм аннары елмайгандай итеп
өстәде: «Минем фазендадагы бер туалет бәясе вак-төяк акча иде анда!» — Тик
Гарифның аякларына гер асып куйган кебек иде, ул бер урында басып тора башлады.
«На чёрт нужен миңа аның акчасы!» — дип уйлады ул кинәт һәм әлеге уй егетнең
аякларындагы авырлыкны ж,иңеләйтте. «Галин, дипломатың агач куышында! Кирәк
булса, үзең алырсың!» — дип кычкырды ул һәм адымнарын кызулатты. «Вертолёт
белән бергә шартлаган ул!» — дип әйттем бит инде мин сиңа! «Аның бу сүзләреннән
жңңел сулап куйган Гариф тизрәк китү ягын карады. Галин исә кесә телефоныннан
әүвәл Саввага шалтыратты, әмма, гомердә булмаганны, тегенең телефоны сүнгән иде.
Изольдага шалтыратып карады, үзе белгән тагын берничә телефон номерын жыеп
бакты, тик бар тырышлыгы бушка китте, берәү дә телефонын алмады. Ул, агачка
аркасы белән терәлде дә чарасызлыктан Ябалак ягына карады. Авыл өстендә шәфәкъ
яктысы уйнаган кебек. Алсу-кызыл ут, болыт булып, өскә күтәрелгән. Бая жыр белән
күңеле иләсләнгән Мәннәви Мансарович әлеге матурлыкка хозурланып байтак
утырды. Беррәттән шундый хәлләрдән соң исән калуына да сөенә иде бугай ул...
Бернинди кино-картиналарда да күреп булмый мондый хозурлыкны! «Гүзәл,
искиткеч гүзәл!» — дип иреннәрен кыймылдатты ул. Һәм беркавым үзенең бу
кыланышына аптырап та утырды: «Таш йөрәк дип сүккән булалар! Менә бит, мин дә
матурлыкны аңлый беләм! Һәй! Дөнья матур, дөнья киң шул!» — дип кычкырасы
килде аның. Һәм шулай дип кычкырды да, урман аның әлеге сүзләрен үзенә йотты,
аннары кайтаваз итеп, басу-кырларга, тугай-үзәннәргә таратты. Алар анда бик тиз
эреп югалдылар...
Үзе күргән шәфәкънең авыл өстендәге янгын икәнлеген белсә, бәлки, ул башкача
кычкырган булыр иде. Вертолёт шартлап, Ерак Аланда жңләк жыйган хатын-кызлар,
кыз-балалар һәлак булганнан соң, ярсуына чыдаша алмаган халык, кулына нәрсә
эләксә, шуны күтәреп барып, Галинның фазендасын астын-өскә әйләндерде, ачуы
алай гына да басылмагач, гектарлап жңр биләгән ихата-фазенда өстенә кызыл әтәч
жңбәрде!..
Гариф-Гарәфә Галинның башланмаган тагын бер коньяк шешәсен аяк очында
калдырып киткән иде. Ул, сөенеп, шешәне алды... Әйе, кейста аның коттеджындагы
бер туалет бәһасе булган җиде миллион урыс акчасы иде. Бу минутларда, менә монда,
хәзерге хәлендә, барыннан да бигрәк эчемлек кадерлерәк түгелме соң аңа?! Менә бу
урман буенда, ялгыз башы канга батып утырганда, күңелен юатып, тәненә хәл кертү
өчен, акча кирәкме, әллә эчемлекме? Әлбәттә, эчемлек кадерлерәк!.. Әлеге
ачышыннан ул үзе дә көлеп куйды. Инде моңа кадәрле берничә гасыр элек кешелек
дөньясы өчен ачылган, дәлилләнгән хакыйкать — акчадан да мөһимрәк нәрсәләр
булуы, ошбу минутларда бары Галинның үз хакыйкате генә иде. Бары тик үзенеке
генә...
Эчемлек исенә чебен-черки генә түгел, шөпшә кебек зуррак җан ияләре дә җыела
башлады. Галин сөялеп утырган агач куышында умарта күче урнашкан иде.
Умарталыктан оя күче аерып, монда яшәр урын эзләп тапкан, әлеге агачка килеп
сыенган бал кортлары оясы иде ул. Алар да шөпшәләрдән калышмады, ят ис килгән
ГАРАСАТ
145
якка очып килделәр. Тик бал кортлары бу исне яратмый, алар бу исне дошман исе
буларак кабул итәләр иде. Бал кортлары бер-бер артлы дошманга һөҗүм башлады.
Беркавымнан Галинның йөзен танырлык түгел иде. Нәкъ шул вакытта юл буенда
аның йорт-җиренә «кызыл әтәч» җибәреп кайтып килүче ярсулы төркем күренде.
Алар юл буендагы агачка сөялгән яралыны, әлбәттә, шундук күреп алдылар. Мәгәр
Галинны таныган булсалар, күтәреп барып, янгынга атачаклар иде. Югыйсә күбесе
Галинны кыяфәткә танып белә, күп мәртәбәләр күрешкәннәре бар иде. Бит-кыяфәте
шешенеп, танымаслык дәрәҗәгә килгән кешене алар танымадылар. Шуңа күрә ипләп
кенә күтәрделәр дә хастаханәгә озату ягын карадылар.
Бал кортлары бу вакытта да бары арадашчылар гына иде. Әлбәттә, аны чакканда,
шуның белән коткарып калырбыз дип башларына да китермәде ул изге җаннар. Әллә
белеп эшләделәрме моны?.. Тәмуг утында янар алдыннан, әүвәл җир өстендәге утта
янса соң? Аларга ни ди? Әллә, нәфесләнеп җыйган җирләрең өчен әүвәл бу дөньяда
җавап тот дип, аны юри шулай исән-сау калдырулары булдымы?
Ул көннәрдә дөнья кайнап торды. ФСБ урман эчендә террористларның зур корал
складын табып алган дигән хәбәр исә матбугатка ук чыкты. Табылган коралларына
караганда, аларның исәбе берничә йөз кешедән артып киткән булырга тиеш, ди.
Экспертларның тикшеренүләре шуны күрсәткән: һәммәсе дә мөселман өммәтеннән,
ягъни ваххабитлар (мөселман булгач!) икән! Икенче бер аланлыкта канлы бәрелеш
булган, тик, урман эче кан белән тулса да, мәетләре табылмаган икән!.. Ул көннәрдә
Сөләйман Әл-Рәисофф кебекләр телевизор экраннарыннан төшмәделәр.
Сиңа да җир кирәкме?
Әүвәл заманда, атабыз Адәм анабыз Хава белән тормыш итә башлагач, аны
Аллаһы Тәгалә үз янына чакырта һәм агач сука, биш үгез, озын чыбыркы бирә дә:
«Бар, дөнья буйлап җир сөр, нәсел-нәсәбең җирдән ризык табарга өйрәнсен!» — ди.
Адәм Аллаһы Тәгаләгә өч мәртәбә баш орып, рәхмәт әйтә дә өенә кайтып китә.
Өйдә аны сөекле хатыны Хава көтеп тора. Адәм аңа мәсьәләне җайлап аңлатып
бирә. Әлбәттә, Хава каршы килми, ирен юлга әзерли башлый.
Шул рәвешле чыгып китә Адәм атабыз. Әнә, йокыдан уянып килә торган агач-
куакларның башларын нурлары белән сыйпап, кояш күтәрелеп килә. Киек-
җәнлекләр, сайрар кошлар, озынколак куяннар, чәчәктән чәчәккә кунып
ЗИННУР ХӨСНИЯР
146
очучы күбәләкләр, тынгы белмәс чебен-черки, әкәм-төкәмнәр — барысы да йокыдан
уянып килгән вакыт була бу. Бар табигать яшәргә омтыла.
Бик ерак китә Адәм атабыз. «Күпме җир сөрим икән?» — дип уйланып тора ул
башта, аннары, бисмилласын әйтеп, эшкә керешә. Үгезләр суканы өстерәп китәләр,
барыр юлы ерак, сөрер җире бихисап була Адәм атабызның.
Ераккарак киткән саен, аның зиһене ачыла, киләчәк якты-матур тоела. Аның
балалары да бер-бер артлы үсә һәм үрчи тора. Алар үрчегән саен, ашарга ризык тагын
да күбрәк кирәк була. Адәм тагын да тырышыбрак эшли башлый. Менә берзаман ул
арып туктый, үгезләрен туарып җибәрә дә ял итәргә утыра. Арыган була ул, ничек
йоклап киткәнен үзе дә сизми кала. Һәм бик мәгънәле бер төш күрә. Имеш, аның
нәселе байлык, муллык эчендә яши икән. Җир өсте бакчалар, сөрүле җирләр белән
капланган, һәр тарафта шатлыклы авазлар яңгырый.
Адәм атабыз янә эшкә керешә. Кырыгынчы көн булды дигәндә, Аллаһы Тәгалә
үзе янына Җәбраил фәрештәне чакыра һәм әйтә: «И тугрылыклы фәрештәм! Син
Адәм янына бар әле. Сынап кара син аны. Әгәр ул бу җирнең хуҗасы үзе генә дип
исәпләсә, киләчәктә җир кешеләр арасында гел ызгыш кына тудырып торыр.
Тәкәбберләнмәсә, аның нәселе гомер буе байлыкта һәм муллыкта гомер кичерер, ди.
Икенче көнне таң белән уянып җир сөрә башлаган Адәм галәйһиссәлам
каршысына килгән тагын бер сукачыны күреп ала. Әйе, әйе, теге нәкъ моның
буразнасы янәшәсенә турылаган! Адәмнең моңа эче поша һәм ул теге сукачыга:
— Нигә минем җирем яныннан сукалыйсың, — ди. Сукачы кыяфәтендәге
Җәбраил:
— Мине Аллаһы Тәгалә бар иткән. Мине ул җиргә иңдерде. Мин, балаларымны
туйдыру өчен, менә җир сөрергә булдым, — ди.
Бу сүзләр Адәм галәйһиссәламне ярсытып җибәрә:
— Кит моннан! — ди ул. — Бу җир миңа бүләк итеп бирелде! Мин аны беркемгә
дә бирергә теләмим! Аллаһы Тәгаләдән башка урыннан җир сора. Аның кодрәтеннән
килә, ул синең соравыңны канәгатьләндерер! — ди.
Җәбраил фәрештә, ярты җиреңне миңа бир дип, бик ялварып сорый. Адәм риза
булмый.
— Барысы да минеке! — ди ул, ачуланып.
Җәбраил фәрештәнең күзләреннән хәсрәт һәм ачу чаткылары сибелә. Ул,
кулларын югары күтәреп:
— И Илаһым!.. Син ничек әйттең, шулай булсын! — дигән.
Әлеге хәлләрдән соң күп сулар аккан, күп гомерләр узган, ә җир һаман талаш,
ызгышка сәбәп булып кала бирә икән, ди. Халыклар, Адәмнең балалары җир өчен
һаман бер-берсе белән сугышалар, туган туганга каршы бара, ата белән уллар
ызгыша, һәркайда җир өчен кан ага.
Әле хәзер дә җир өстендә бер өн ишетелә сыман:
— Җир кирәк миңа, җир!..
Һәм бу Гарасат мәйданына аяк басканчыга кадәр шулай булачак, ди...
Эпилог
Муса пәйгамбәрне бәхәстә җиңеп чыкса да, Адәм галәйһиссәламнең күңеле
барыбер тынычланып җитмәде. Ул яшәп киткән Җирдә хәзер ниләр булып ята икән?
Җирдә ниләр бар икән?! Ул, бик текәлеп, аска карады, анда сәхабәсен — үз шәҗәрә
агачында тамырланган бик ерак нәселдәге бер оныгын күреп алды. Карашы ерак
сәхабәсенең — Сәхаби атлы үз затының карашы белән бергә кушылып, ул хәзер
җирдә ниләр булганлыгын күрә дә, белә дә ала иде.
— Аллага шөкер! — диде ул пышылдап һәм җанына бермәлгә тынычлык иңгән
кебек булды. Сау бул, озын гомерле бул, минем җир-авылым, исән-аман булып тор!..
— Чү! Сабыр! Ашыкма, зинһар! — диде аңа кемдер. Сәхабинең үзенең дә
ГАРАСАТ
147
Байтимер белән бер күрешеп аласы килә иде. — Мин Сәхаби буларак калам, Сәхабә
буларак кына китәсем бар. Туйганчы сөйләшербез әле, Байтимер,
— диде ул.
— Сөйләшербез, — диде Байтимер. — Тик син миңа шуны әйт: Борис Айсинны
үтерүчене син бик озак эзләдең. Таба алдыңмы?
— Таптым, — диде Сәхабә, тыныч тавыш белән. — Сания күршесе белән буразна
өчен талашканда, чалгысын күтәреп чыккан булган. Кызулыктан ул аны зират
буендагы кычыткан арасында онытып калдырган. Жанына урын тапмаган Борис
әүвәл Сания янына кергән булган, ләкин хатында ярсулыгына ялкын өстәрлек утлы
су булмагач, зират коймасы аша гына хатыны янына керергә исәпләгән. Чалгы
сабына абынып, тимеренә егылган...
— Нинди мәгънәсез үлем!.. Бала кайгысы, — дип куйды Сәхаби. — Иң зур
кайгы... Синең дә кечкенәң туарга тора дип ишетеп беләм?
— Әйе, мин дә, Нурбикәдән соң, уйламаганда гына өйләнеп куйдым бит.
Себердән яшьләрне монда китерттем. Шулар арасыннан миңа бер насыйбы табылды.
Нурсия исемле. Ритага да, Нурбикәгә дә охшаган иде ул.
— Ә алар кемгә охшаган иде?
— Минем әнигә бугай?.. Бәлкем, олы апагадыр?..
— Син, Байтимер, җирдә моңарчы беркем эшләмәгән эшләр эшләдең! Афәрин!
— Мин түгел, Сәхабә...
— Кем соң?
Байтимер беркавымга гына карашын күккә күчереп алды.
— Белмим, — диде ул. — Әлиф. Ләм. Мим.
— Ә мин беләм.
— Син күп нәрсәләр беләсең, Сәхабә!..
— Син дә күпне кичердең. Беләм.
— Менә тыңла әле: Аллаһы Тәгалә ул адәмнәр уйлап чыгарган иң бөек әкият дип
өйрәтәләр иде безне яшь чакта... Мин яши-яши белдем. — Байтимер күкрәгенә төртеп
күрсәтте. — Адәм баласының җаны икән бит ул! Тегендә,
— Байтимер бу юлы күккә таба ымлады, — яхшырак аңлашыла ул! Аның өчен күп
томлы китаплар да укып торасы юк. Мөхәммәдкә иңгән изге Коръән сүрәләрен белү
дә кирәк түгел хәтта! Ниндидер бер кыска гына мизгел эчендә Бөек көчнең —
Аллаһның барлыгына инанасың да куясың! Изге Коръәннең кадерен шуннан соң
гына аңлый башлыйсың... Төгәлрәк аңлата алмыйм инде, син үзеңнең Илаһы белән
тоташкан икәнлегеңә инанасың! Авырлык кичергәннән соң гына, үз башына төшкәч
кенә кеше Илаһыга мөрәҗәгать итә, диләр. Юк, дөрес түгел. Ул туганда ук булган
була инде, җан белән бергә ярала ул. Ә сынаулар каршына килеп баскач, бары әнә
шул уяна, баш кына калкыта. Мин моны Аллага ышанмау яисә ышанудан чыгып
әйтмим. Гомумән, бу нәрсә
— Адәм баласының асылы ул. Христосмы, Мөхәммәдме — анысы Адәмнең кайсы
кавем баласының нәрсәдән әвәләнүенә генә карый. Безгә, әлбәттә, галәм акылы,
космический разум дигән төшенчә якынрак иде. Үзем күрмәсәм... хәер, мин нәрсә
күрдем соң — анысын да белмим — мин, бәлки, һаман шулай дип кенә уйлаган булыр
идем әле. Әгәр мин соңыннан үземдә, күкрәгемдә илаһи бер көч, егәр тоймасам, мин
һаман космодромда эшләп йөргән булыр идем әле. Ә мин менә бүген җир эшендә...
Син миңа нәрсә булса да аңлата яки өстәп әйтә аласыңмы, Сәхабә?
— Аңлатып тору кирәкме икән соң?! — дип куйды Сәхабә.
— Адәм балаларына аңлатулар һәрвакыт кирәк булган һәм киләчәктә дә кирәк,
Сәхабә!..
— Соң... алайса... Мин, мәсәлән, фанатикларча нәрсәгә булса да табынуга каршы.
Һәрнәрсәнең чамасы булырга тиештер... Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар:
Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген тану ул һәрдаим булырга тиеш. Шулай булмаган
очракта, кайбер адәм балалары иң бөек кодрәт ноктасына үзләрен куярга мөмкиннәр!
ЗИННУР ХӨСНИЯР
148
Һәм калганнар аларга табына башлаячак! Фиргавеннәргә, Патшага табыну, Ленин,
Сталин кебекләргә һәм башкаларга Ходайга табынган кебек табыну халыкларны
һәлакәткә китерде. Нишлисең, кешенең бер сыйфаты инде бу! Нәкъ менә шуңа күрә
дә һәркем белергә тиеш: Ходайдан башка табына торган Илаһи көч юк! Һәм ул көч
синең үз күңелең белән тоташкан!.. Һәрбер Адәм баласы шул элемтәне, ошбу
бәйләнешне табарга гына тиеш!.. Бер караганда, бик гади югыйсә...
— Гади түгел, монысы иң катлаулысыдыр әле, Сәхаби-Сәхабә?..
Сәхаби дәшмәде, карашын читкә борды. Ләкин бу сорауга җавапсыз калырга
мөмкин түгел, Байтимер атап сорый бит, әнә, аннан җавап көтә. Әмма ул, авызын
ачып, нинди дә булса фикер әйтер кешегә охшамаган, әйтерсең, алар дөньяга әүвәл
күкәй барлыкка килгәнме яки тавыкмы дигән инде моңарчы мең кат тапталган нәрсә
хакында гына сөйләшәләр. Сөйләшәләр дә, төгәл җавапның очына чыга алмыйча,
икесе дә үз күңелләренә бикләнеп, эчтән генә: «Тавык, күкәй? Тавыкмы, күкәйме?»
— дип үз алларында кабатлыйлар, аннан соң, ни сәбәпледер, бу сорау кызыксыз
булып тоела да (бәлкем, җавабы булмаганга күрәдер?) ахыр чиктә ул хакта оныталар
иде.
— Мә, алма аша, — диде Сәхаби һәм алмагач төбеннән бик тәмле булып күренгән
кып-кызыл сусыл алма алып бирде. Байтимер соравына җавабы шушы булды бугай?..
— Син дә алма аша, Сәхаби.
— Син дә аша, Байтимер...
— Мин ашыйм...
— Күкләрдән сузылган нур баганасы синең йөрәгеңдә, Байтимер.
— Нинди дә булса зур эш башкару өчен, беренче чиратта, йөрәк кирәк дисеңме?
Килешәм... Карале, Сәхаби, син зинһар, болай дип соравым өчен ачуланма: синең
кем, кайдан икәнлегеңне һаман белмим бит әле мин?!
— Нигә бу турыда башта ук сорамадың?
— Син хаклы, әлбәттә. Элек мондый сорау бар иде минем башта. Хәтта әтине дә
шелтәләдем, белмәгән кешене каравылчы итеп эшкә алгансың дип... Аннан соң...
үзеннән-үзе онытылдымы, соңыннан моңа әһәмият бирелмәдеме? Сорамадым инде,
кыскасы... Менә хәзер беләсем килә.
— Мин — Адәм.
— Соң... мин дә инде?.. Мин, мәсәлән, хәзер җир биләүче Адәм, фермер- Адәм,
алпавыт-Адәм, кем әйтмешли, олигарх-Адәм — байларны хәзер шулай дип атыйбыз
бит.
— Ә мин шагыйрь-Адәм...
— Һе!.. Син шигырь язасыңмыни?
— Мин шигырь язмыйм!
— Алайса, ничек була инде ул?
— Мин алдан хәбәр бирүчедер, бәлкем? Гомумән, элек язу хәзерге шикелле
шигърияткә, прозага яки башкасына бүленмәгән. Шагыйрьләр генә булган.
«Шагыйрьләре дә алар артыннан адашканнар барырлар». Ягъни, мәсәлән, үзләренең
ялгышлыкларын (элек ялганчы кяферләргә һәм шайтаннарга ияргәннәре) аңлаган —
хәзер кяферләрне яманлап язучы шагыйрьләр артыннан тәүбәгә килгән башка
адашканнар иярер. Мөхәммәд пәйгамбәр юкка гына дус шагыйре Хәсәнгә: «Сиңа да
Җәбраил фәрештә ярдәм итәр», — димәгән. Аның үзенә дә Коръән ошбу фәрештә аша
иңгән бит! Димәк ки, Җәбраил фәрештә белән элемтәгә аеруча талантлы булган
шагыйрьләр дә керә ала дигән сүз түгелме соң бу?
— Игенче иген игә, тимерче тимер чүки, укытучы сабак бирә, шагыйрь шигырь
яза!
— Мин синең турыда яздым...
— Минем турыда?! Син мине белмисең бит җүнләп! Мәгәр мин сиңа үземнең
галәмдә кичергәннәрне сөйләсәмме?
— Сөйләмә. Мин алардан да хәбәрдар...
ГАРАСАТ
149
— Ничек?!
— Җәбраил фәрештә ярдәм итте...
— Не... Җәбраил фәрештә? Мөхәммәдкә сүрә-аятьләр дә Җәбраил фәрештә аша
иңгән, дип укыганым бар.
— Дөрес укыгансың, Байтимер.
— Не... кызык һәм гаҗәп булып китте бит әле бу!..
— Әлиф. Ләм. Мим, — дисең бит.
— Әлиф. Ләм. Мим. Ра, Сәхабә!.. Йөрәк кирәк дисең инде, алайса?..
— Йөрәк кирәк дим! Башкалар кебек үк төрки кавем баласы аерым бер балчыктан
ясалган. Яңадан туу, күтәрелеш чоры башланды. Урыс галимнәре аны төрки-
татарның пассионарлыгы, диләр!
Сәхабә карашын күккә төбәде:
— Җир шарының миллион, миллиард еллык тарихы күк катына язылган. Кавем
империя оештыра икән, кавемнең үзе кебек, димәк, ул тере организм. Тере организм
әүвәл барлыкка килә, туа, яши, аннан соң картая, үлә. Җирдә моның мисаллары күп.
Артык маемлаган Рим империясе нәкъ шул хәлне кичерде. Хәзер бездәге империя
шул хәлдә. Алтын Урданың һәлакәте дә шуның белән бәйле. Моннан биш гасыр элек
нәкъ шул хәлне кичергән төрки-татар кавеме яңадан бөре ярды. Ул туды, хәзер көч
җыя. Ходай Тәгалә рәхмәте белән, әлбәттә! Шуны бары аңларга гына кирәк.
— Моның өчен тагын ни кирәк була дип уйлыйсың?
— Олы өйдә дә, кечесендә дә акыллы патша булудыр дип беләм...
— Аллага шөкер, алайса! — диде Байтимер. — Ходай рәхмәте белән без үз
өебезне җиткереп киләбез. Менә бит: агрошәһәрчекнең матур гына яшәп китәсенә
башта берәү дә ышанмаган иде. Барабыз...
— Бирсен Ходай! — дип кабатлады аның артыннан Сәхабә. — Илаһы язмаган эш
булмас. Кем әйтмешли, өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы. Хәер, башка юл
юк та бит инде... Булса шул Гарасат мәйданына таба гына...
***
Сәхабинең нурлы карашы Адәм пәйгамбәргә (Җирдә бүген ниләр барлыгын бик
тә белергә теләгән беренче пәйгамбәрнең инде күптән җәннәттә булган рух-
җанына!..) Байтамактагы хәят хакындагы мәгълүматны да яктылык тизлеге белән
илтеп җиткерде. Хуш, авылым, диде тегесе. Җир тарафына багып... Сау булып тор!..
Чөнки теге заманда, алар Хава белән Җиргә төшерелгәндә, Илаһы кодрәте белән
иксез-чиксез галәмдә йөзгән Җир икесе өчен дә бер авыл сыман гына иде әле!..
Тәүфикъсыз баласының — канлы җинаять кылганнан соң, ата-ана йортыннан качып
киткән тәүфикъсыз баласы Кабилнең (нинди генә булса да, барыбер үзеңнеке! Бала
бала инде — якын!..) — шәҗәрә агачындагы аерым ботагы да, хәзер инде
тармакланып, ишәеп, Җир дигән Зур авыл буйлап таралган. Аларның кайберләренең
тамырларында әлегә һаман Кабилнең дә каны ага, шул дуамал, хөсет кан кайный.
Килер бер заман, кайчандыр берәр буында аның уллары Һабил, Шит пәйгамбәр һәм
башка угланнары, онык-оныкчалары каны да өстенлек алып, алары да яңадан ерак
бабалары иманына кире әйләнеп кайтырлар!.. Нәселдәнлек Ходай Тәгаләнең бөек
сере ләбаса! Әллә ничә мең дистә еллардан соң да берәр буында ерактан-ерак
бабаларның каны калкып чыгып, өстенлек итә башламас дип кем әйтә ала?! Нурлы
фәрештәләр дә һаман үз гамәлләрендә бит әле!
Кинәт чыккан җил күк йөзендәге нәкъ Гарасат төтененә охшап торган
болытларны Көнчыгышка таба куып алып китте. Аларның бер ише, Аляскалар аша
үтеп, океан артындагы төньяк материкка таба юнәлде. Чөнки алар бу якка башка
тарафлардан (Гыйрак, Ливия, Сүрия, Фәләстин, Әфган һ.б. илләр урнашкан кыйтгада
бомбалар шартлаудан хасил булган төтен) шул ук җил канаты белән куып китерелгән
болытлар иде... Коперникка чаклы йөз илле ел алдан «Җан мәхәббәт көчен таныды,
Җир Кояш тирәли әйләнгәндә...» дип язган Алтын Урда шагыйре төрки-татар Сәйф
ЗИННУР ХӨСНИЯР
150
Сараи мең тапкыр хаклы. Җир Кояш тирәсендә һәм үз күчәрендә өзлексез әйләнеп
торганлыктан, Җил җилкәне болытларны кыйтгалар буенча әрле-бирле куып йөртә,
шунлыктан Гарасат төтененнән укмашкан авыр, кара болытлар өчен күктә чикләр юк
иде. Хәер, моннан соң җил кайсы яктан исәр инде... Киләчәктә җилләр кай
тарафлардан исәрләр бит әле!..
Ә Байтамакта исә халык ел саен, җирләр язгы кардан ачылуга, күмәкләшеп,
үзләренә тәгаенләнгән фермер җирләреннән, инкыйлабка чаклы Хәсән байның
кишәрлекләре булган җир куеныннан алтын эзләү белән мәшгуль иделәр. Яз җитүгә,
алар, җирне казу-сөрү эшенә керешеп, бу юлы алтын-мазар таба алмагач: «Ярый,
кайгырмыйбыз! Ходай икенче елга табарга ярдәм итәр ул хәзинәне!» дигән өметләр
белән, эшкәртелгән, ашланган әзер җирләргә иген йә башка нигъмәтләр чәчәләр.
Көзләрен мул уңыш алып, амбарларын тутыралар! Ә хәзинәне табарлар!.. Аллаһы
боерса, барыбер бер тапмый калмаслар!.. Җир астында аларга җитәрлек алтынның
карасы да бар бит әле — аңа да халык хуҗа булыр бер көнне... Ул хәзинәне
балаларына, оныкларының оныкларына дип тә сакларлар... Өметсез шайтан гына
була ди бит! Ә алар кешеләр, алар адәм балалары, алар бөек төрки кавемнең иң асыл
шәҗәрә агачындагы кодрәтле тармакны дәвам иттерүче бик гаярь һәм хезмәт сөючән,
борынгы, затлы пассионар бер нәсел иде...
Сәхабә-Сәхаби атлы Адәм баласы алма бакчасында һаман каравылда тора иде
әле...
Көтүче сарыкларны Байтамак астындагы Гарасат үзәненә туплады. Монда үлән
мулдан иде.