Логотип Казан Утлары
Повесть

СЫНАУЛАР

Алсу Нургатина:
«Дуслар миңа еш кына: «Син жир кешесе түгел», - дип әйтәләр. Алар белән килешми
булдыра алмыйм. Күңелемнең бер өлеше: уйлану борчылуларым, хис-кичерешләрем
әсәрләремдә, шигырьләремдә яши. Күңелем белән һәрвакыт матурлык эзлим. Кешеләрдә
һәрвакыт детальләргә игътибар итәм: кайвакыт күз сирпүе, иңнәренә таралган чәчне
төзәтеп куйганын карыйм да үзеннән-үзе әсәр туа, каршыга очраган зәңгәр күзле кечкенә
кызчык төп геройга әйләнеп куя...»


СЫНАУЛАР
ПОВЕСТЬ
1 бүлек
Барсы да алда әле...
Дәрескә кыңгырау шалтырарга өлгермәгән. Сыйныфта барысы да үз эшендә. Айгөл
парта өстенә менеп утырган Гүзәлгә нидер аңлата, Гөлчәчәк химия дәресеннән соң акшарга
баткан тактаны сөртеп азаплана, Ранил самолётлар ясаган... Дәрескә кыңгырау
шалтыраганчы гел шулай була. Ә инде аннан соң, армиядә сафка тезелеп баскан
солдатлар төсле, барысы да үз урынына утырып, укытучыны көтә башлый. Бүген дә шулай
булды. Математика укытучысы Роза апа кабинетка килеп кергәндә, чебен очкан тавыш та
ишетелә иде.
— Исәнмесез, — диде ул сыйныфка күз салып. Кәефе юклыгы йөзенә чыккан. һәрвакыт
ягымлы булырга тырышкан Гүзәл:
— Исәнмесез, Роза Әсхәтовна! Хәлләрегез? - дип сүз башлаган иде:
— Хәлләр хәл түгел әле монда. Кичә эшләгән контроль эшләрегезне тикшердем, бер
дә куанырлык хәл юк! Күпме аңлатам, күпме сөйлим. Дәрес буе тикмәгә генә тукылдап
утыраммыни мин?!
Ул кулындагы дәфтәрләрне ача-ача, парта өстенә ташлый башлады. Сыйныфта
барсының да башы иелгән иде.
— Сынауларны ничек тапшырырсыз сез, белмим мин!
...Дәрес барышында әллә ничә кат әйләнеп кайтты ул бу темага. Әле бит тугызда гына
укыйбыз, тугызның традицион сынаулары берни дә түгел дип ышандырдылар укучылар.
һәм аннан соң... Уку елы да әле генә башланды бит. Күңелдә әле җәйге хатирәләр... Синең
алгоритмнарың да, квадрат тигезсезлекләр дә түгел!.. Уку елы башланып, ике атна үтмәде,
инде сынаулар дип сөйли башладылар. Әле барысы да алда, аңа хәтле вакыт буа буарлык.
Тышта һаман җәй... Юлларга сузылган нечкә пәрәвездә кояшның салават күпере төсле
нурлары җемелди. Иләс-миләс исеп куйган җылы җил чәчләрне иркәли. Яфракларга да
сарылык иңмәгән чак әле! Кайсы көзләр пыскак яңгырлы була. Көнозын яуган яңгырлары
үзәккә үтә, соры көннәренә карап, күңелдә булган бар кәеф тә эреп юкка чыга. Ә быелгы
көз матур, кояшлы килде. Мәктәптән өйгә атлаганда, түбәләргә төшеп күзне чагылдырган
кояш нурына карап, күңел балаларча сөенеп куя. Быелгы көз - җылы. Әллә җәй тулы
моңсулык булганга микән?
Җәйдә булган күңелсез хәлләрне исемә төшерсәм, үз-үземне кая куярга да белми
башлыйм. Тәннәрем чымырдап, мине ниндидер шомлы дулкынга ияртә... Бәхетле идек бит
без. Әти, әни һәм мин. Авылның бер читендә, кечкенә булса да таштан салынган йортта
яшәдек. Әти-әниемә бер генә идем мин. Бөтен кирәк әйберемне алып торсалар да, иркә
булмадым. Тик бер вакыйга гаиләбезне мәңгегә җимереп ташлады...
Җәй урталары. Болыннарда җир җиләге өлгергән чак... Бар халык болынга агыла,
чиләкләрен тутырып, татлы җимешне җыя. Кышкы салкын көнгә җәй җылысын алып керергә
телиләр, күрәсең... Җәйнең төсен мин дә саклап калырга теләгән идем. Чиләк не тутырып
өйгә кайтып, ишегалдына үткәч, әнинең ялварулы тавышын ишетеп, туктап калдым:
— Нигә генә бөтен авыл өстендә шулай безне мыскыл иттең соң син, Гариф. Нинди
начарлыгым тиде соң сиңа? Кайтканыңа барсы да әзер, урын-җирең җыйган. Көн дә шушы
авыл башындагы кибеткә чабам. Булсын дип йөрим бит мин дә. Ниләр генә ошамады соң
сиңа...
Минем килеп керүне күргәч, икесе дә шым булдылар. Күз алдымда шундый картина
пәйда булды. Бер читкә текәлеп горур гына әти басып тора, әни тезләнеп аңа караган,
АК ҖИЛКӘН
177
күзләре яшьле...
— Ни булды? — дидем мин, үз тавышымны үзем танымыйча. Әни, урыныннан торып,
яшьләрен сөртте дә:
— Кызым, әтиең бездән китә. Ул бездән яхшыракларны тапкан, — диде.
Әтине корт чактымыни:
— Гомер буена баланы миңа каршы котыртып яшәдең. Карале нәрсә сөйләп тора бит.
Кер, кызым. Утыр әле менә монда, — диде ул, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып.
Әти кухня өстәле кырында торган урындыкка өндәде. Мин ашыкмадым. Ни булганын
бераз чамаласам да, ахырына кадәр барсын да белеп бетерәсем килә иде.
— Әнкәй? Ни булды?
— Кызым, — диде ул, яшьләренә буылып, — кызым... Әтиең түбән очтагы Салисә апаң
янында чуалган икән. Хәзер балалары булачак, көмәне җиде айлык, ди. Әтиең китә, кызым.
Әни кабат сулкылдап елап җибәрде. Эсселе-суыклы булып китте шулчак. Өстемә бер
чиләк салкын су койдылармыни! Ничек, әти, ничек? Ничек безне шулай алдап йөри алган
икән? Әле кем белән диген бит, дүрт балалы ирсез хатын белән.
Әти кулындагы чемоданын бер алды, бер куйды. Аннан иңемә кулын салып, «кызым»
дигән иде, мин аның кулын этеп җибәрдем.
— Оныт безне, әти! Син башка безгә беркем дә түгел, ишетәсеңме!!!
Әти кулын селтәп чыгып китте...
Шуннан соң без әни белән генә яши башладык. Әтине гел күрә идем, безнең авылда
яшәде. Очраса - күрмәмешкә салышырга тырыштым. Йөрәккә кереп гел әрнетә иде аның
хыянәте. Салисә апа колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләде. Безнең мәктәп юлы әнә
шул сукмаклар аша үтә. Ара-тирә күземә чалынса да, бер сүз дә әйтмәдем. Мине күрсә, ул
да башын түбән ия, гаепле күзләрен миннән яшерергә тырыша иде.
***
— Аңларбыз микән без, юкмы бу математиканы, тәмам туйдырып бетерде бит.
Сынауларга әзерли, имеш. Сынаулар дип ярты йөрәк бетте хәзер. Ул улына да шулкадәр
таләпчән микән, мескен Самат ничек түзә диген, ә...
— Алай димә инде. Ул безгә бары тик яхшылык тели. Башкача укымыйбыз ич без.
Өстәвенә безнең сыйныф әле маймылланырга да бик ярата. Ирек кенә бир, хәзер Тәбрис
ишәк булып кычкыра башлый, кыланырга да күп сорамас. Ә Роза апаның дәресләре
тәрбияви була, минемчә.
Гүзәл белән мәктәп ашханәсендә чәй йотып, гәп куертып утыра идек, дәрескә кыңгырау
чыңлады. Дәррәү сыйныфка йөгердек. Юк, укытучының шелтәләвеннән куркып түгел, бары
тик яраткан дәресебез булганга. Географиядән безне Галия апа укыта ич. Галия
Миркасыймовнаны һәркем белә, ул дәресләрне үтә дә шаянлык, төрле кызык хәлләр белән
үреп алып бара. Бүгенге дәрес тә шундый булырга охшап тора...
Авыл мәктәбе - авыл мәктәбе инде. Сталин заманыннан калган иске карталар таушалып
беткән. Читләренә кәгазь кисәкләре ябыштырылган. Урта бер тирәдә шулай ук «ямау»
күренә. Берәү бик тырышып Таллин шәһәрен күрсәткән бугай, тишелеп үк чыккан. Анда да
шакмаклы дәфтәр бите ябыштырып куйганнар. Тик Таллин урынына Каенлы дип язганнар.
Картага күз салсак, безнең авыл Латвиянең күршесе булып чыга.
Галия апа бүген тактага һәрнәрсәдән кызык табарга яратучы Илһамны чыгарды.
— Җәйге каникулдагы ят, шат хисләрдән бераз арынып, картаны кабатлап алыйк әле.
Мин дәүләтне әйтәм, син башкаласын тап һәм күрсәт.
Илһам тактага чыккач, иркенләп утырсаң да була. Чөнки ул аннан тиз генә кермәячәк,
хәтта дәреснең бетү ихтималы да бар.
Бик озак азапланды ул карта янында. Бары тик Каенлыны, Мәскәүне һәм Пекинны
күрсәтә алды. Ә Австралиянең башкаласы Австрия икәнен белеп, көлә- көлә дәрестән
чыгып киттек. Дәрес ахырында апа:
— Сынаулар дип артык борчылмагыз. Тугызның сынаулары авыр түгел ул. Болай да
бөтен яшьлегеңне укуга бирәсең. Нәтиҗәсе булса ярый да бит... Күпмеләр кызыл
дипломнарын кочып өйдә утыра, кайберләре ике югары белем белән чәй әзерләп йөри. Бу
сынаулар чүп кенә ул. Ә менә тормыш сынауларында сыгылмый калу — чын батырлык! -
диде.
— Тагын җиде ай бар бит, барысы да алда әле, — диештек.
Галия апаның бу сүзләрен аңламаган идем. Мәгънәсен тора-бара язмыш үзе
178
төшендерде...
Алмаз
Яратам да инде туган авылым Каенлыны... Бигрәк газиз, бигрәк якын минем күңелемә.
Ул зур мәйданлы, киң булып җәелгән. Табигате дә үзенчәлекле, кайбер урамнары тау
башында, кайберләре бөтенләй түбәнлектә урнашкан. Мәктәбебез исә тау өстендә горур
булып басып тора. Аннан ерак түгел , тау астында чишмә бар. Тау аны үзенең кочагына
алган төсле. Әнә шушы таудан кыш көне чана шуа идек. Дәресләр тәмамланып, эңгер-
меңгер төшсә дә, шуа-шуа букчалар таушалып, аның эчендәге китаплар чүбеккә әйләнеп
бетсәләр дә — барыбер ул ләззәтне берни белән алыштырып булмый. Шушы китаплар
өчен директор каршында күпме кызарырга туры килде, ләкин барыбер кыш җитеп, кар ятуга,
дәресләрдән соң шул тауга юнәлә идек.
Ә безнең йорт авылның иң башында. Шуңа яз да, җәй дә безгә иртә килә. Март кояшы
бераз җылыта башладымы - карлар эрергә тотына, өй тирәсендә яшел чирәм баш төртә. Ә
түбән урамнарда әле катлам-катлам булып кар ята... Нәкъ шушы вакытта әнкәй кечкенә каз
бәбкәләре ала. Кыш чыккан «кысыр» ана һәм ата казга ияртә. Алар исә «балалары»на
куана, көзен бәрәңге чүпләре яндырган төтен таралып, кар ята башлаганчы шулар белән
мәш киләләр. Бездә юллар такырайганда, түбән урамнарда әле ерып чыга алмаслык
пычрак була. Кичләрен көндәлек эшләрне тәмамлагач, йорт каршысына чыгам да, иркен
итеп бер сулыш алып, азанны көтә башлыйм. Дүрт манара да уч төбендәгедәй күренеп
тора. Төп мәчет бездән ике адымда гына...
Балачакта, берәр танылган шәхеснең телевизордан яисә радиодан туган җирләрен
үтереп мактаганын, аны яратуын аңлатканын ишетә идем. Моны тыңлаганда, күңелгә корт
кереп, бар уйларны кимереп бетерә. «Хе... Каенлы. Каенлы тек Каенлы инде, бер
матурлыгы да, үтереп мактар урыннары да юк», — дип уйлыйм да эшләвемне дәвам итәм.
Бар икән шул. Язга чыккач, төннәр буена бакалар хоры концерт куйган Бабиль күле,
кышын—каток, җәен «эштән бушаган» акбашлар йөзгән идарә бинасы каршындагы күл дә
күңелдә, йөрәк түрендә. Үткән җәйдә ике атнага лагерьга баргач, бигрәк тә авылымны
сагынып, кайтыр көннәрне көтә-көтә тәмам зарыккан идем. Шунда авылымның «караңгы»
урамнарын, көз, яз җиткәч үтеп чыга алмаслык сазлыкка әйләнә торган юлларын уйлап,
сагынып кайттым .
***
— Әни, бүген дискотекага чыгып керсәм ярыймы, бик соңга калмыйча гына?
— Ярар, соң. Тик кара аны: озак йөрмә, кирәкмәгән урында кирәкмәгән белән чуалма.
Дискотекадан соң туп-туры өйгә.
Әнинең туп-туры дигәнен ишеткәч, гел көләсе килә башлый. Туп-туры, беркая да
борылмыйча кайтсам - әрәмәдән, су аша үтәсе була бит. Безнең йорт турысыннан клуб
бинасының бер кырые күренеп тора. Безнең өй кыегыннан шунда аркан бәйләсәң ничек
булыр икән?! Арканны билеңә урап, ыргак эләктерәсең дә туп-туры клубка! Менә бу чыннан
да туп-туры булыр иде.
Гүзәл белән бүген безне дискотека көтә. Кичен бизәнеп, Гүзәлләргә йөгердем. Ул
миннән бер урам аркылы яши. Аның бик озак чыкмый торуы, әлбәттә, гадәти иде. Шуңа да
ашыкмаска кирәк. Тик өйдә озаграк торсаң, әни «ярар, йөрмә инде бүген, кызым», дип
әйтергә дә мөмкин. Иртәрәк төшеп көтеп торасы булды. Көзге сентябрь һавасы салкынча.
Күктә чекерәеп кенә йолдызлар яна. Төннең кара тунында ерганаклар ясап очкан
самолётларның тавышы ишетелә, юллары сызылып кала. Шуңа шактый әсәрләнеп
торганда, Гүзәл дә чыгып җитте. Күзләрен мелт- мелт йомып, еш-еш сулап, иңбашка сугып
алды.
— Киттекме?!
Клуб тирәсендә иң ошамаганы - тәмәке тартучы егетләр, зур тормышның тәмен тәүге
кат татыган, кәпрәйгән малай-шалайлар. Килеп җитүгә, клуб эченә үтәр өчен, шушы зәңгәр
томанны кичәргә кирәк. Ул гына да түгел, исе өстеңә сеңә, күңелне болгата. Керә-керешкә
Гүзәл ничәнче егет белән кочакланышырга өлгерде инде. Аптырамагыз, бездә шулай
исәнләшәләр. Миңа исә бу бик ошап бетми. Яңа гына хәмер капкан егетнең кочагына
керәсем килеп тормый. Үзе килсә
- борып җибәрмисең инде анысы.
АК ҖИЛКӘН
179
Сентябрь ахырлары булуга карамастан, клубның бию залында кеше байтак иде. Шул
агымны ера-ера, бер читтә урын табып бии башладык. Җемелдәгән аллы-гөлле утлар
шәүләсендә Гүзәлнең ап-ак каешы, ялтыравыклы футболкасы күренеп кала. Бер карасаң,
авыл балаларының бөтен юанычы да шул клуб бит инде. Башка барыр урын да юк.
Бераздан тынчу һавадан, тәмәке төтененнән туеп, урамга чыктым. Каршыда
- төзелеп бетмәгән балалар бакчасы. Кайчандыр бик тырышып эшли башлаган
булганнар, стеналары да өч кат кирпеч белән өелгән. Тик, кызганыч, бисмиллалары
җитмәгәнме, акчалары калмаганмы шунда, бина төзелгән килеш басып тора. Ни ишеге, ни
тәрәзәсе юк. Шомлы ул урын. Мин анда булмаска тырышам. Әле кичә генә радиодан бер
тапшыруда «әтисез балалар еш ялгыша, еш хаталана», - дип сөйләделәр. Мин шуларның
искәрмәсе булыйм әле! ...Кемнәрнеңдер кычкырып көлүе уйларымнан айнытып җибәрде.
Ерактан ук таныдым, унберенче сыйныфның ике «йолдызы». Аларны һәр ана балаларына
гыйбрәт итеп куя. Укулары уку түгел, яман гадәтләре дә бихисап. Гүзәлнең шулар белән
бергә чыгып килүе күңелгә шом җибәрде.
— Айсылу! - диде ул бер кызарып, бер агарынып. — Сине эзләп арып беттем. Ә син
урамга йөгергәнсең.
— Анда сулап булмый башлады. Тәмам тынчу. Әйдә, кайтабызмы?
— Син нәрсә? Әле бит дискотека башланды гына. Әйдә инде бераз биик, аннары —
өйгә.
Ул шулай диде дә мине клуб бинасына җилтерәтеп алып кереп тә китте. Безгә теге
унбердәге ике кыз да иярде. Моны өнәп бетермәсәм дә, сүз әйтмәдем. Тик бераздан
берсенең кулында хәмер шешәсе пәйда булды. Аз гына да оятка алмыйча эчә үк башлады.
Мин Гүзәлне читкә өстерәдем. «Әйдә киттек моннан, безне дә шундый дип уйлаячаклар».
Гүзәл кулын җәһәт кенә тартып алды да кабат алар янына китеп барды. Мин үпкәләп чыгып
киттем. Дустымның шундый кыланмышыннан йөрәгем әрни, күзләр дымланган иде...
— О, Айсылу, сәлам. Мине күрмичә дә узып барасың.
Кем дип торам, Динар икән. Унберенче сыйныф егете. Аның яңа гына кереп барышы
бугай. Мин елмаеп үтеп китәргә теләгән идем:
— Әллә елый инде. Син нәрсә, кем рәнҗетте?
— Юк, рәнҗетмәде, юк. Болай кәеф юк. Өйгә кайтып барам менә, — дидем мин,
күзләремне яшерергә теләп.
Динар, кинаяле караш ташлап, мине җитәкләп алып чыгып китте. Бераз баргач, авыл
кибетләре артындагы бүрәнәгә килеп утырдык.
— Сөйлә әйдә. Нигә кәефләрең юк синең?
— Гүзәл инде. Теге унбернең «йолдызлары» белән чуала. Бүген каршыма ук китереп
бастырды. Оятымнан үләм дип торам.
— Хи, исең китмәсен. Гүзәл шундый инде ул. Шуңа борчылып утырма инде, Айсылу, -
дип кочаклап алды. — Әйдә, керәбез?
Минем җавабымны бүлдереп, телефон шалтырады.
«Әйе, Алмаз. Юк, мин кибет артында. Юк, үзем генә түгел. Ярый...»
Динар эшлекле генә елмаеп куйды. Бик күңелле кеше ул. Шул ягы белән үзенчәлекле:
ул авыр чакта хәлеңә керә, ә күңелле икән, тагын да күңеллерәк ясый. Бар хәлләрнең дә
үзәгендә булырга ярата ул. Үзен дә шуңа күрә бик яраталар.
Яныбызга машина килеп туктады. Ишекне ачып, бер егет төште. Чем-кара чәчле, кара
күзләр, йөгерек кашлар. Өстендә, салкын булуга карамастан, күн куртка, кулына сәгать
таккан. Караңгылыкта бераз ияләнгәч кенә бу егетнең Алмаз булуын аңладым. Бездә тарих
фәненнән практика үтәргә кайткан егет ул. Берничә дәрес тә укытканы бар. Динар сул кулы
белән мине кочаклаган килеш кулын егеткә сузды.
— Сәлам, егет. Ни хәлләрдә? — диде ул олыларча көр тавыш белән.
— Әйбәт. Син нәрсә, кызлар кочып, тышта басып торасың? Мин сезгә
комачауламаганмындыр бит?
— Юк, Алмаз. Айсылу китә инде. Өенә кайтып барышы аның.
Алмаз мине баштанаяк «тентеп» чыкты да:
— Әйдә соң, кайтарып куям.
Мин елмайдым. Юл буена ялгыз гына атлас ам, күңелсез булыр төсле иде. Ә Алмаз —
күңелле егет. Машина белән җилтерәтеп кайтарыр да куяр.
Алмаз миңа карап елмайды. Мин дә. Берара шулай карашып тордык. Динар бер миңа,
бер Алмазга карады да:
180
— Ярый, Алмаз. Борчылма. Мин аны үзем озатып куярмын, яме.
— Син бит клубка керергә теләгән идең, — дидем мин.
Динар ни эшләргә белми, уңайсызланып елмаеп куйды. Бераздан без Алмазның
машинасында караңгы тыкрыкларны иңли идек инде...
Клубтан миңа шактый кайтасы. Алмазга кая борылырга икәнен әйтә тордым, ул, күңелле
вакыйгалар сөйләп, туйганчы көлдерде. Безнең өйгә җитәрәк машинаны туктатырга
куштым. Әни машина тавышы ишетсә, әллә ни уйлавы бар.
Тышта тагын да салкынайтып җибәргән иде. Машинадан чыккач, өйгә кадәр бергә
атладык.
— Менә кайтып та җиттем. Рәхмәт инде озатып куюыңа, — дидем мин, кулларымны
аның кулларыннан алып. - Пока!
— Хуш, Айсылу. Очрашканга кадәр, - Алмаз мине билемнән кысып елмайды. Кинәт
муенымда аның кайнар сулышын тойдым. Башымны читкә борып, көчле кулларыннан
аерылдым да өйгә юнәлдем.
— Очрашканга кадәр, — дидем мин, соңгы иҗекне булдыралганча сузып.
Өйгә кермичә, келәт алдына барып утырдым. Кызык та егет инде бу Алмаз. Мөгаен, аны
яратып йөрүче, аның өчен барсына да әзер булган кызлар бардыр. Ә бүген ул мине озатты.
Димәк, мин кемнеңдер хыялы белән кайттым. Кызганыч та, кызык та. Уйларымда — бүгенге
кич, күзләрем авылны күзли... Ерактан яктырган, балачакны хәтерләткән утларга карадым
да катып калдым. Кап-караңгы авыл. Бары тик өй тәрәзәләрендә берән-сәрән булып утлар
яна. Ара-тирә прожектор утлары «әле монда без дә бар бит» дип яктыралар. Шәһәрдәге
төсле яп-якты түгел, ләкин әнә шушы черем итеп янган утларга карап та күңел сөенә. Бала
чактан күңелгә кереп калган бу утлар. Кичләрен, эңгер-меңгер төшкәндә, өйгә кайтышлый
иң беренче тәрәзәбездәге утларны күзәтә идем. Утлар яна икән - димәк, өй учагы җылы.
Утлар бар икән - димәк, өмет тә бар. Урам буйлап «кеше көлдереп» йөрүче
исерекбашларның өендә төннәрен кабынган ут аларны сафландыра төсле иде. Бала
чакның яланаяк йөгереп, юл тузаннарында буталып калган шушы мизгелләре бүген кабат
хәтер шәмен кабызды...
Дәвамы киләсе саннарда.