Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Мирсәй ӘМИР
Кичә турында бүген

Фатих Мөсәгыйт — утызынчы елларда иң күп шаулаган яшь тәнкыйтьчеләрнең берсе, аларның да аеруча аяусызы иде. Трибунага чыккач, сүзгә бервакытта да аптырап тормый. Сөйләгән саен, тәнкыйть хирыслыгы арта бара...
— ...Әллә нинди илаһи нурлар, моңлы серләр безгә бөтенләй ят, пролетариат әдәбияты өчен бөтенләй юк нәрсәләр! — ди ул, үзенең хаклы икәненә тамчы да шикләнмичә. — Алла, патша, бриллиант, энҗе, мәрҗән, алтын, таҗ Аллага шөкер, илаһи нур, кәгъбә, сәҗдә, иман... пролетариат әдәбияты өчен чит сүзләр. Бу сүзләрне татар матур әдәбиятыннан куарга, аларны кире күккә сөрергә кирәк, юкка монда эч пошырып йөрмәсеннәр.
Әйе, заманында Ф.Мөсәгыйт таягының ачысын татымаган язучы аз калгандыр.
Менә без, бер төркем яшьләр, әйтик, Фатих Кәрим, Җәүдәт Фәйзи, Фатих Хөсниләр, театр фойесында йөрибез. Арабызда Мөсәгыйт тә бар. Менә Ф.Кәрим бәрхет кебек йомшак күкрәк тавышы белән сер сөйләгәндәй яшереп кенә ниндидер кызык сүз әйтә. Кычкырып көлеп җибәрәбез. Ә Мөсәгыйт барыбыздан да арттыра: «Ха-ха-ха!» Берәүдән дә тартынмыйча, ансыз да көр тавышын бер дә жәлләмичә яңгыратып, стеналарны сискәндерерлек итеп хахылдый. Фойены тутырган тамашачылар һәммәсе бердән безгә борыла.
Танып калмый кара син Мөсәгыйтне бер күрүдә!
Шундый бер эпизод хәтеремдә сакланган: Мәдәният йортында тамаша залы шыгрым тулы халык. Сәхнәдә — Әбүбакиров дигән егет виолончельдә татар халык көйләрен башкара. Шундый яратып, шулкадәр бирелеп уйный, залда аның моңына әсир булмаган күңел калмагандыр...
Шул мәлдә кемдер кабыргама төрткәнгә айнып киткәдәй булдым. Карыйм: янымда утырган Мөсәгыйт икән. Ярымпышылдап колагыма:
— Карале, — ди, — син белмисеңме, бу егетнең социаль чыгыш ягы ничек икән?


Әнгам АТНАБАЕВ
Хәмергә мәдхия

Кече яшьтән таныш ап-ак башың,

Мәңге сүнмәс кайнар йөрәгең,

Йөрәгеңнең сүнмәс кайнарлыгын

Йөз граммлап эчеп өйрәндем.
Шатлыкны да сиңа салып юдым,

Кайгымны да синдә тараттым.

Мин бит сине кырык градуслы

Саф мәхәббәт белән яраттым.
Яратышкан, имеш, дип сөйлиләр

Таһир белән Зөһрә турында

 Синең белән минем мәхәббәткә

Караганда алар — ерунда!
Аякларым атлый алмаса да,

Күңел һаман сиңа тартыла,

Синең алда мин кечкенә сыман,

Бөтен гомерем тормый «ярты»ңа!
И аракым, җаным, синнән башка

Көнем кара, төнем күңелсез;
Шунсы жәлке:
берчак мин үләрмен, Син калырсың —
син бит үлемсез!

Мәхмүт ХӨСӘЕН
Менә сиңа рифмалар!

„Ялгызың — балдызым.

Сиреньнәр — иреннәр.

Нишлим мин — исним мин.

Мәңгелек — шәм кебек.

Китерми — тидерми.

Оялды — өй алды.

Учагы — кочагы. Сыгылып — суырып.

Юләрне — чибәрне.

Сөялеп — сөярлек.

Чишмә син — нишләтим?

Почмакта — кочакта.

Капшыйсың — каушыйсың.

Чылана — кылана.

Торгач та — врачка.

Кыз булды — узылды.

Саф орлык — сабырлык.

Бу тормыш — борылыш.

Сөеклем — бөек көн.

Озакка — озатма — боз атма.

Алда гел — ал да гөл.

Шат янам — Татьянам!
(«Җир .мәрҗәннәре» — сонетлар китабыннан. Казан: ТКН, 1967).

Марсель ГАЛИЕВ
Маузерлы татар

бөтендөнья Татар конгрессының беренче корылтае бара. Тәнәфес вакыты. Бер кырыйда каләмдәшләр гәпләшеп тора. Изаил Зарипов, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон.
Читтән генә, үзалдыма елмаеп, боларның исемнәрен таркатып карыйм. Изаил — (Исполняю заветы Ильича), Ркаил — (Рабоче-крестьянская армия интернационалистов-ленинцев), Лерон (дөресе: Лерун — Ленин раскрепоститель угнетённых народов).
Болар янына Азнакайдан өч егет — Маузер, Гранит, Арсенал, Актаныштан — Мэлс (Маркс-Энгельс-Ленин-Сталин) һәм Синьорита, Мөслимнән — Аделаида исемле ханым килеп кушыла.
Көлсәң — көл, еласаң — ела! Шул мәлдә каяндыр кинаяле тавыш ишеткән кебек булам: — Үзеңне бел!

Зөлфәт ХӘКИМ
Уйлар уйнавы

Нык яраткан кешеңнең кимчелекләре күренми, диләр... Шуңа күрәдер инде кеше үзенең бик күп кимчелекләрен күрми.
* * *
Каракның бүреге яна, диләр. Дөрес түгел, каракның бүреге — я ң а!
* * *
Тармаңгайлылыктан дәва юк.
* * *
«Мин» дип үз исеменнән сөйләргә жөрьәт итмичә, «без» дип лаф оручы бәндәләрдән куркыгыз.
* * *
Милләтне «коткаручы»лардан кайвакыт милләтне коткару кирәк.
* * *
Хәерче илдә шагыйрьләр күп була.
* * *
Бездә хайваннарны яратудан түгел, ә бәлки кешеләрне күралмаганга эт асрыйлар.
* * *
Халыкның наданлыгыннан язучылар файдалана. Нинди бетмәс-төкәнмәс файда хәзинәсе ята синдә, халкым?!
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.