Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘР ХАЛЫК АРТИСТЫ ДА МИЛЛӘТНЕКЕМЕ?

ФӘЙЗУЛЛА ТУИШЕВНЫҢ ТУУЫНА 130 ЕЛ
Истәлек-хатирәләр язучы яки сөйләүче, иң элек, кем турында сүз алып барса — күңелендә шул кемсәнең нинди урын биләвенә таянып, шуннан чыгып тасвирлый.
Күңелләрдә саклану өчен, әлбәттә, сүз алып баручы ул шәхес белән кимендә бер очрашып сөйләшкән, очрашмаса, читләтеп булса да аның мәрхәмәтле мөгамәләсен тойган яисә аның иҗат җимешен күреп, ишетеп татыган булырга тиештер...
...Миңа аның үзен күрү насыйп булмады, ишетеп кенә беләм.
Без — әгәр шулай дип әйтергә яраса, бу останың осталыкларына сокланып, гармунда аның кебек уйнарга тырышып үскән буын. Сүз — Татарстанның халык артисты Фәйзулла Туишев турында...
1955 елның июнь аенда Минзәлә колхоз-совхоз театры (ул вакыттагы аталышы) Казанга гастрольгә килде. Репертуарда Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» һәм Һ.Абдулов фамилияле язучының «Ни чәчсәң — шуны урырсың» дигән пьесасы буенча спектакльләр иде. Париж коммунасы урамындагы «Крестьян йорты»нда яшәп, мәдәният сарайларында, шәһәр тирәсендәге авыл клубларында уйныйбыз да көндезләрен Казан белән танышабыз. Алдан йөрүчебез һәм сәнгать дөньясы белән таныштыручыбыз Локман Аитов — өлкән артист, тәҗрибәле администратор, ягымлы абзый.
Беркөнне ул безгә халык ар тистлары Хәким Сәлимҗанов һәм Фәйзулла Туишев белән очрашу оештырачагы турында хәбәр салды. «Сорауларыгызны әзерләп куегыз, алар — артист кына түгел, дөнья күргән кешеләр», — диде.
Көнен хәтерләмим, очрашу ул вакыттагы филармония театры урнашкан Островский урамындагы бинада көндезге 12 дә булачак иде.
Сәгать узуга сәбәп кирәкми. Ә менә Хәким Сәлимҗанов та, Фәйзулла Туишев та, ни сәбәптәндер, 12 тулып узуга карамастан, юклар. Көтәбез — юк.
...12 сәгать 30 минутларда, чәчен кырып алдырган бер абзыйны ияртеп, Локман Аитов килеп керә.
— Кичерегез, туганнар, — ди ул, — Фәйзулла аганы җиңәргә тырышып соңладык. Ихтимал, җиңгән дә булыр идек — Ләләсе каршы булды. «Әле генә даруларын эчеп ятты, аңа йөрергә ярамый», — ди.
— Хикмәт аның йөрү-йөрмәвендә дә, хатынының сүзен екмауда да түгел
— спектакльләрегезне карый алмаган ул...
...Карый алмавының бер сәбәбе авыруы булса, икенчесе — «Зәңгәр шәл»нең Кәрим абый куйганын караганы булган: «Шул тәэсирләрнең җуелмавын телим»,
— ди.
— Таныш булыгыз: бу халык артисты Хәким Сәлимҗанов, — диде Локман абый.
— Халык артисты булыр өчен әле безгә эшлисе дә, эшлисе. Ә менә Фәйзулла абзый — чын халык артисты. Хөкүмәт тарафыннан бирелгән исемне әйтмим. Андый исемнең катыргысын алучылар күп бездә. Ә Фәйзулла абзый, кирәк булса — җырчы
131
да, биюче кирәксә — биюче дә, циркач та, ә музыкант буларак, урысча киенеп чыкса — урыс, чувашча киенсә — чуваш, татарча киенеп уйнаса — татар булуын киемнәре генә түгел — уйнаган көйләре виртуозлыгын күрсәтеп, чын халык артисты, сәнгатькәр ясый. Моны мин генә әйтмим. 1941 елда Мәскәүдә узарга тиешле татар әдәбияты һәм сәнгате көннәренә әзерлекне тикшерергә килгән мәркәз комиссиясе вәкилләре аның иҗатына иң югары бәяне бирделәр, «мондый оста башкаручы руслар арасында да бик аз», диделәр. Беләсез, Ватан сугышы башлану сәбәпле, ул декадага барылмады. Иншалла, киләсе декада бәйгесендә Фәйзулла абзый үзен күрсәтәчәк әле. Үзе аша — милләтебезне!
— Амин, — диде Локман абзый. — Фәйзулла абзый килә алмаса да, сезгә уңышлар теләвен әйтергә кушты.
— Рәхмәт, — дидек без беравыздан.
...Кемнәрнең нинди сораулар биргәнен хәтерләмим. Сүз, күбрәк, җыр сәнгате, театрлар тормышы, аерым сәнгатькәрләрнең шәхси тормышлары турында, аларны сәнгать юлына аяк басарга этәргән сәбәпләр турында барды. Дилбегә Хәким абыйда булды.
...Фәйзулла Туишевка бәйләнешле берничә кызыклы очракны искә алып көлешкәч, Хәким абый сүзне Локман ага Аитовка бирде.
— Мин үземнең «Артист язмалары» дигән китабымда, — диде Локман ага,
— Мәкәрҗә ярминкәсе көннәрендәге бер концертта Фәйзулла аганы күреп таңга калуымны тасвирларга тырыштым. Булдыра алганмындырмы, юкмы — анысын әйтү
— укучылар хөкемендә. Ә бүгенгә кадәр хәтердә сакланганы шул: үзе уйнап, үзе биеп сәхнә тоткан бүтән музыкантны мин башка белмим. Татарларда гына түгел, бүтән милләтләрдә дә очратканым булмады.
— Мәкәрҗә ярминкәсенә «Сәйяр» артистлары белән Тукай да барган, хор белән дирижёрлык иткән... Сез шул концерт турында әйтәсезме? — дип сорады Мөхит абый Кичубаев, үзе скрипкада уйнаучы, көйләр язучы танылган артистыбыз...
— Тукайлар мәкәрҗәдә 1910 елның августында булалар. Ә без Фәйзулла абзый белән 1909 елда очраштык. 1910 елгы ярминкәгә дә Фәйзулла агай труппасының килү ихтималы бар. Ә ул елдагы очрашулары турында минем мәгълүматым юк. «Казанда очрашканнар» дигән сүзләр йөри. Ничек? Кайда? — анысын да белмим. Аннары, шунысын да истә тотарга кирәктер: «Виртуоз артист Фәйзүк Туишев» дигән афиша Казанда бастырылып, 1901 елда, кыш буе, ул төрле номерларны оста башкаручы артист буларак таныла. 17 яшьлек егет! Күбрәк урысча киенеп, урыс җырлары җырлап, урыс көйләренә биеп тамашачыларны таң калдыра ул. Бигрәк тә башына самовар «бастырып» биегәнен сокланып искә алалар. Бу вакытта әле Тукай Уральскида яши, Казанга 1907 елда гына килә. 1901 елның язында әлеге балаган «артистлары» төркеме кабат Мәләкәскә килә (Фәйзулла Туишев әтисе янына кайта), шунда ул җирле цирк төркеме белән очраша. Димәк, Тукай белән очрашу ихтималы юк Фәйзулла Туишевның.
«Зур көймәгә зур су кирәк» дигәндәге кебек, Фәйзүк циркка эшкә күчә, иҗатының икенче этабы башлана. Әлеге цирк труппасы белән ул Идел буе шәһәрләрендә күп һәм озын гастрольләрдә булып, осталыгын камилләштерә, тәҗрибә туплый, чыныгу уза.
Кызганыч, шушы гастрольләр вакытында Фәйзүк Туишев эшләгән цирк бинасы янып, артистлар һәрнәрсәдән (кием-салымнан, инструментлардан) мәхрүм калалар.
Цирк хуҗалары, артистларга хак түләмичә, качып китәләр. Шунда Фәйзулла Туишев үзенең уңганлыгын, булганлыгын, эшмәкәрлеген, тапкырлыгын күрсәтә. Алданудан югалып, өметсезлеккә төшеп, нишләргә белми аптырашта калган өч-дүрт яшь хезмәттәше белән, концертлар төркеме оештырып, чыгышлар ясый башлыйлар алар. Бу эше аның гомерлек профессиясенә әверелә.
Фәйзулла Туишевны төрле гармуннарда, төрле милләтләрнең көйләрен оста башкаручы буларак, кая барса — шунда сөеп каршылыйлар, тагын килергә чакырып, озатып калалар.
Кайларда гына яңгыратмый виртуоз музыкант татар көйләрен!
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
132
1910 елдан Түбән Новгород, Сембер, Саратов, Харьков, Чита, Баку, Мәскәү калалары тамашачыларын үз итсә, аннары ул — Кытай, Монголия, Япония, Корея, Америка шәһәрләрендә көтеп алынган мәшһүр сәнгатькәр. Аның маршрутындагы чыгыш ясаган илләрен күз алдына китерсәк, аларның төрлелегеннән баш әйләнеп китә: һәр ил халкының үз көен, үз телен белергә кирәк бит! Ул белеп кенә калмаган — сәнгате һәм теле белән үзенә гашыйк иткән!
Мәләкәс янындагы Иске Төгәлбуга авылында туып-үскән Кәбир-мужик малае могҗизасы бу!
— Локман абзый, син артист биографиясендәге бик мөһим бер очрашуны төшереп калдырдың...
— Төшереп калдырган очраклар бер генә түгел, алар күп һәм музыкантның виртуоз булуында, аларның һәркайсы мөһим...
— Әмма Петербургта Шаляпин белән очрашып, аның концертында чыгыш ясавы
— Фәйзулла абзыйның иҗади тормышында тирән эз калдырган вакыйга.
— Син — аның концерт бригадасы белән бергә күп чыгышлар ясаган артист, без белмәгәннәрне дә ишеткәнсеңдер, тыңлыйбыз...
— Әйе, 1915 елда Фәйзулла ага Петербургта Фёдор Шаляпин белән очраша: бу очрашу даһи җырчыны виртуоз музыкант белән бергә чыгышлар ясауга этәрә. Туишевның үз планнары, үз концертлары булса да, Шаляпин чакыруына ризалашып, аның берничә концертында катнаша ул.
Даһи җырчы, Фәйзулла Туишевка кушылып (аның аккомпанировать итүендә), «Есть на Волге утёс», «Эх, ухнем» дигән иң таралган җырларын башкара. Бу сенсация яки экзотика булып кына калмый, шуннан соң Туишевның бәһасе артып, аны чакыручы төбәкләрнең географиясе дә бермә-бер киңәя. («Нәр концертында ул Шаляпин репертуарыннан төрле көйләрне рухи бер җанлану белән башкара», — дип искә ала Хәким Сәлимҗанов китабында.)
...Октябрь революциясе көннәрендә Фәйзулла абзый Петербургтагы бер митингта Ленинны да күрә, ә бер киңәшмәдә Мулланур Вахитов белән очрашып сөйләшә. Дөрес, ул коммунист та түгел, башка партияләрдә дә әгъза булмаган. Аның партиясе
— музыка, ә билеты — гармуны. Шул гармуны телләренә бәйле бер вакыйганы уйный-уйный сөйләгәне хәтердә...
— 1906 елның көзендә хәрби комиссиядә каралырга туган авылыма кайттым, — дип башлый иде ул сүзен. — Өстә яңа пальто, аякта күн итек, иңдә зур гармун.
Комиссия — Зирекле Куак авылында. Авылдаш егетләр белән атларга төялеп бардык. Суыктан гына түгел, куркудан калтырану — гадәти күренеш. Беркем беркемнән көлми, гаепләми, сорашмый.
Комиссиядән «годен» сүзен ишеткән һәркем төсен, телен югалтып чыга да, каядыр качып, елапмы-елый. Ә миңа кызык. Мин көләм. Бу көлүне комиссия әгъзасы булган бер офицер күреп ала.
— Нигә көләсең? — ди бу.
— Миңа кайда да бер булгач, ник елыйм? — дим акланып.
— Армия есть армия, — ди бу офицер, аның янына тагын бер офицер килеп кушыла.
— Ә миңа кайда да музыка есть — музыка, — дим мин, һаман көлемсерәп, гармунны күрсәтеп.
— Ну-ка покажи нам свою музыку! — ди офицерлар икесе бер авыздан.
...Шунда мин үзем белгән берничә көемә попури уйнап, ахырда биеп тә күрсәтәм... «Аһ» итәләр болар. ...Нәтиҗәдә мин «не годен» булып, шушы офицерларга ияреп, Самарага киттем. Шуннан бирле хәрби эшләргә «не годен» булып, сәнгать юлында
— годен»лыкта яшим, — дип сөйләвендә күпмесе мәзәк өчен, күпмесе дөрестер
— анысын үзеннән сорарсыз. Ул тел яшерә, сер саклый торган кеше түгел. Эчендәге
— тышында...
Шуннан соң Хәким ага Фәйзулла Туишев тормышыннан тагы берничә кызыклы эпизод сөйләде дә:
— «Фәйзулла Туишев» — аның сәхнә псевдонимы. Чын фамилиясе Туктаров булырга тиеш. Нәсел-нәсәбе шул фамилиядә. Ә без аны Фәйзулла Туишев буларак хөрмәтлибез, — диде, сүзен йомгаклап.
ҺӘР ХАЛЫК АРТИСТЫ ДА МИЛЛӘТНЕКЕМЕ?
133
— Миллионлаган тамашачылар өчен Татарстанның халык артисты, орден- медальләр белән бүләкләнгән виртуоз музыкант Фәйзулла абзый — милләтебезнең йөзек кашы, горурлыгы, мактану чыганагы...
...Шунда Минзәлә артистларыннан кемдер:
— Аның белән күрешү мөмкин түгелмени? — диде.
Икенче берсе, аңа җавап биргәндәй:
— Бар, әнә кулыңдагы букетыңны кертеп бир, монда гына яши ул, Чернышевский урамында гына! — диде. Очрашу шулай тәмамланды: барыбыз бергә Фәйзулла Туишевның фатирына барырга, аңа сәламәтләнү теләп, чәчәк калдырырга булдык.
Шунысы хәтердә: безне кабул итмәделәр, чәчәк букетын да алмадылар. Бу безгә гомерлек бер сер булып калды.
— Авыру яткан түшәктә чәчәккә урын юк, сәхнәдә бирерсез! — дигән хатыны делегат булып кергән ике артистыбызга... (Нәсимә Җиһаншина белән Рәшит Мәрдехановка).
Бу сүзләрне Фәйзулла абзый үзе әйттергәнме, хатыны сүзе генәме — хәтердә сакланмаган. Күрәсең, фикерләре уртак булгандыр...
...Шушы очрашуга, ягъни «очрашмауга» ике ел узгач, Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре булды.
...Йомгаклау концерты бара... Алкышлар... Һәркем канәгать.
Габдулла ага Шамуков күңелсез. Тәнәфес вакытында кемдер аннан күңелсезләнүенең сәбәбен сорый.
— Якташымның хәле бик авыр, ди, кайтып өлгерә алырбызмы, юкмы инде,
— диде ул һәм, — әгәр Фәйзулла ага да катнашкан булса, бу концерт бөтенләй башка сыйфатта узган булыр иде, татарчарак. Чөнки ул башкару остасы гына түгел, шәхес тә, милләт хәдиме дә бит әле, җәмәгать!
...Әйе, Шамуков атлы бу универсаль талант иясе хак әйткән: оста музыкантлар күп бүген, ләкин шәхесләр аз.
Осталыкка ирешеп була, шәхес булыр өчен тырышу гына җитми. Тормыш тәҗрибәсе һәм табигый талантка өстәп, тәвәккәллек кирәк.
Фәйзулла Туишев шәхесе турында сүз алып баручылар күп очракта аның оста гармунчы булуына гына игътибарны юнәлтәләр. Кызганыч, музыкант буларак үзенчәлекләрен өйрәнгән хезмәтләр юк.
...Кая гына барса да, аны үз итеп кабул иткәннәр икән, без анда иң элек «гражданин мира» сыйфатларын күрергә тиешбез. Ә бу сыйфат безнең милләтнең арка җебе бит, ягъни, милләтебезнең төп бер сыйфаты. Аны күңел киңлеге, диләр. Музыкада аның Галәм кешесе булуы шуннандыр, мөгаен.
...1964 елның иртә җәендә Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» әсәре буенча куелган спектакль белән гастрольләрдә йөрибез. Кунып яткан урыныбыз Мәләкәстә. Балык уылдык чәчкән вакыт.
Ир-егет артистлар балык тотарга киткәч, кунакханә тынып калды. Шунда баянчыбыз Рәис Сафиуллин мине шәһәр карарга «сәяхәткә» чакыра.
— Күрдек ич инде, — дим мин, иренүдән.
— Син әле шәһәрне күңел күзең белән күрмәдең. Бу бит дөньяга Фәйзулла Туишевны өлгертеп очырган шәһәр!.. Мәләкәстә өч тегермән булган. Ул тегермәнгә безнең Казаннан да килеп ак он чыгартканнар. «Ончы Фәхри» дигән җыр шушы тегермәнгә бәйле. Фәйзи абый башкаруында «Ончы Фәхри» көен тыңлаганың бармы синең?
— Бар бугай...
— Әгәр тыңлаган булсаң, «бугай» ламас идең. Әйдә, киттек. Мин сиңа Фәйзулла Туишевның әтисе Кәбир бабайның «Постоялый дворы» булган каралтыларны күрсәтәм. Әйдә, әйдә, иренмә...
— Кәбир Туктаров батрак түгелмени ул? «Постоялый двор» тотканмыни? Ягъни гостиницасы булганмыни?
— Аны шулай кирәк булганга гына, заманга яраклаштырып «батрак» дип язалар ич... Әйтерсең лә белмисең!.. «Җәберләгән Кәбир, гармунчы улын кыйнаган»,
— дип тә язалар... Юк сүз! ...Ярый әле «атасыннан баш тартты» дип язучы күренми. Миңа Фәйзулла абзый үзе: «Гомерем буе әткәйгә рәхмәтле булдым, беренче гармунымны ул
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
134
алып бирде, юкны — бар, барны юк итеп. ...Гармун телләре яңгыраткан моңнарым әткәй рухына догам булып ирешсә иде... Миндә ни бар, кулларымның бармаклары гармун телләренә басып нинди көй чыгара — алар барысы да ата-бабаларымның моң-зарлары, шатлыклары, уен-көлкеләре», — дип сөйләде ул бер күрешүебездә... Мин бит Фәйзулла абзыйга баянчылар түгәрәгенә дә йөрдем! Мактана алам.
...Фәйзулла абзый гармун телләренә басып көй чыгармый, ә аның күңелендәге моңы, гармун телләренә күчеп, көй булып яңгырый иде.
...Яшерен-батырын түгел, мин үзем, мәсәлән, көйне техник юл белән ясаучы баянчы, ә Фәйзулла ага Туишевтан безнең тарихыбыз көй булып агыла. Аның моңы табигатьтән, җирдән, илдән, милләттән...
Рәис абыйның сүзләрен раслагандай, кайдадыр гармун тавышы яңгырады, радио аша көндезге концерт башланды, оркестрга кушылып, гармунда Гали Җәмлеханов
— Фәйзулла Туишевның племяннигы уйный иде. Тукталып тыңларга мәҗбүр итте баянчы абзабыз Рәис Сафиуллин. «Бу — Фәйзулла репертуарыннан», — диде.
...Без Мәләкәс каласын тамаша кылып йөргәндә, кармак салырга киткән артистларыбыз, гомерләрендә күрмәгәнчә, күп итеп балык тотканнар, шуны хәзер кая куеп, нишләтергә белми утыралар иде.
Рәис абый бу бәрәкәтне дә Фәйзулла Туишевка бәйләде.
— Изге кешене искә төшергәндә дә ул игелек кыла... Бу — Фәйзулла агабызның безгә бүләге, җәмәгать! Мин аның үткәнен һәрчак сокландырган чәчәккә тиңлим. Чәчәкләрнең төрлесе була. Аларның төп үзенчәлеге — матурлык. Кайбер чәчәкләр, бик матур булсалар да, хуш ис аңкытмыйлар. Фәйзулла аганың чәчәге матур да, хуш ис тә тарата, авызга салсаң, тәмле дә, валлаһи, шулай...
...Шундый мистикага ышанган, фанатик шәхес иде мәрхүм баянчыбыз Рәис Сафиуллин — үзен Фәйзулла Туишев шәкерте дип санаучы.
Чыннан да, баянчы гына дип йөргән Рәис абыйның белмәгәне, ишетмәгәне юк икән. Ул сөйләгәннәрнең хаклыгына мин соңрак Лирон Хәмидуллин язган «Әй, гармун, гармун» дигән повестьны укыгач ышандым. Кызганыч, Фәйзулла Туишевны күреп белгән кешеләр бетеп бара: ә Лирон Хәмидуллин, заманыбызның бик тә ихлас әдибе булуы өстенә, гармунчыбызның авылдашы да, виртуоз музыкантның авылына кайтып беренче концертын күргән-тыңлаган, авылдашлары белән әңгәмә корган, туып-үскән урыннарын иңләгән, ызбасын күргән тарихчы да...
Фәйзулла Туишев турында истәлек язмалары күп булмаса да, бар. Тик аларда, бигрәк тә хөррияткә кадәр язылганнарында, идеология таләпләренә буйсыну нык сизелә.
Лирон Хәмидуллин исә бу авырудан азат. Ул үзе күргән, ишеткәннәреннән чыгып, белгәнен, күргәнен генә яза. Язганнары шик тудырмый, ышандыра, яраттыра һәм ихласлыгы белән авторга карата тирән хөрмәт хисләре уята. Хәзер шул әсәрдән берничә юлны бераз кыскартып тәкъдим итәм:
— Фәйзүк үскәндә алар бик ишле гаилә иде, — дип сөйли Фәйзулла аганың кордаш күршесе Фәтхи ага. — Мокыч бабай карчыгы белән, Кәбир абзый, хатыны, ике кызы, Фәйзүк, яңарак өйләнгән Хөснетдиннәре, Мокыч бабаның кияүгә китәргә өлгермәгән кече кызы — дүрт сандык бер ызбада! Ә тавыш-тын чыгармаганнар, сыешканнар. Никме? Йорт башының талканы коры булган, ни дисә, шуны эшләгәннәр. Аннары бит ул заманда төп йорттан тиз генә аерылып чыгу да катлаулы. Авыл җыены урын бирсә генә, ага-брат бүленеп чыга. Ә җыенда утыручы авыл картлары кайсы йортта ир заты күп, шуңа өстенлек бирә...
Мокыч бабай йортында унике җан иясе. Шулардан, Фәйзүкне дә санап, имана җиренә ия булырдай дүрт душ — дүрт ир заты... Бик аз, әлбәттә. Шулай да авыл җыены, Кәбир Туктаров гаиләсенә төп йорттан аерылып чыгарга урын билгели. Ләкин, 1891 елда зур ачлык башлану сәбәпле, Фәйзүкләр үзгәлеккә чыгарга өлгермичә калалар.
...Ике-өч елга сузылган ачлык байтак кешеләрнең тормышын, яшәешен үзгәртеп ташлый... Кәбир абзый гаиләсе дә ул ачлык елларын бик авыр кичерә.
Карчыгы үлгәннән соң, кече кызы белән генә калган Мокыч бабай бәхет эзләп чуваш авылына күчеп яшәргә ният кыла. Күрше Иске Салаван авылына барып, көтүчелеккә яллана. Бераздан Кәбир абзый да үз гаиләсе белән аларга барып кушыла. Берсе анда сыер-сарык көтүен йөртсә, икенчесе өлешенә чучка көтүе кала. Кәбир абзый чучка көтмәсә дә,
ҺӘР ХАЛЫК АРТИСТЫ ДА МИЛЛӘТНЕКЕМЕ?
135
авылга кайткан араларда Фәйзүкне «чучка көтә» дип үртәр өчен сәбәп табыла. Баштарак ул үз авылына еш кайткан. Әмма кайткан саен күңеле сүрелә барган.
...Төрле яктан каргала-тиргәлә, алар бу чуваш авылында икеме-өчме җәй яшиләр. Кимсетү, кыерсытулардан тәмам гаҗиз булган Кәбир абзый гаиләсе, Мокыч бабайны җир куенына кую белән, бу авылдан китәргә була.
...Ялгыз ат җигүле арбага төялеп, Мәләкәс каласына карап юлга чыгалар...
...Авыл картлары сөйләвенчә, Салаван базарында Мәләкәстән килеп сату итүчеләр күп була. Кәбир абзый шуларга олаучылык хезмәте күрсәтә — товарларын ташый. Аеруча Алексей Фёдоров дигән кеше белән якынлашып китәләр. Ә Фёдоровның Мәләкәстә зур кунак йорты бар икән. Шул кеше Кәбир абзый гаиләсен үзенә чакыра, сыендыра, эш бирә. Эше барның — ашы бар...
...Монда күчкәндә, Фәйзүккә унике-унөч яшь тирәләре...
...Балалыктан чыгып, яшүсмерләр дөньясына аяк басу еллары...
...Атналарга сузылган ярминкә көннәрендә «Постоялый двор»ларда ишек- капкалар һич тә ябылып тормый. Фәйзүк «дворда» иң кирәкле кешеләрнең берсе — теләсә нинди йомышны карышусыз һәм ихлас башкара: самовар да куя, кибеткә дә чыгып керә, ат та җигә, кучер да була...
...Кунаклар арасында ярминкәне бизәп, җанландырып җибәрү өчен, Рәсәйнең төрле тарафларыннан килгән һәвәскәр сәхнә әһелләре, музыкантлар һәм цирк артистлары да була...
...Ярминкәгә килгән халыкның күбесе кәмит катыш җырлы-биюле уеннарга, карусельләргә тартыла...
...Баштарак Фәйзүк карусель чыгырын әйләндерү хезмәтен башкарса, тиздән аңа сәхнәдә күренеп китәрдәй рольләрне тапшыра башлыйлар...» (Л.Хәмидуллинның «Буранлы төндә» исемле китабыннан)
...Аның беренче артистлык чыгышы, баш очына самоварлы поднос куеп, русча бию була, диелде. Аннары, кеше гармунында бию көе уйнарга өйрәнеп, үзенә үзе уйнап бии башлый ул. Шуннан соң инде аның кулыннан гармун, ә үзе сәхнәдән төшми. Чөнки ул җирле халык телләрен яхшы белә; чувашча да, татарча да, русча да көйләү сәләте ачыла.
«Сиңа балаганнан аерыласы юк», — дип балаган хуҗалары аны башка шәһәрләргә үзләре белән гастрольләргә ала башлыйлар. Моңа әтисе Кәбир абзый да риза була. Виртуоз гармунчы даны әнә шулай бөреләнә аның, шулай чарлана.
Әлбәттә, бернәрсә дә юктан бар булмый. Оеткы кирәк, «очрак»-«очрау» кирәк.
Әтисенең Фёдоров «Постоялый двор»ына очраклы килеп эләгүе аркасында аның улы Фәйзүккә эш табылу бер «очраклылык» булса, икенче бер «очраклылык»
— Россиянең танылган виртуоз гармунчысы Уткин белән очрашу.
...Корылыктан кибеп яргаланган туфрак яңгыр тамчыларын ничек тиз сеңдерсә, гастрольләргә килгән профессионалның «Постоялый двор»дагы бүлмәсендә репетиция ясап уйнаган көйләрен хәтерендә калдырып, кечкенә гармунда уйнаучы Фәйзүкне тыңлагач, Уткин икеләнергә урын калдырмый
— аны музыкант булырга күндерә, «слухың шәп, тавышың бар, хәтерең әйбәт», дип фатихасын һәм башлангыч дәресләрен дә бирә. Шулай башлана озын сәяхәт
— музыка иленә сәяхәт. Шушы ике-өч очрашу — Фәйзулла Туктаровның тулы «академик курслары» була. Башка бер җирдә дә, беркайчан да укымый да, дәресләр дә алмый ул.
Аның мәктәбе — сәхнә, башка гармунчыларны һәм халык җырларын тыңлау; туй мәҗлесләрендә, солдат озатканда, тегермән чираты җитүен көткәндә ишеткәннәрен, үз күңеле аша үткәреп, яңадан халыкка тапшыру — бар белгән гамәле.
Күп тапшыра ул музыкаль җәүһәрләрен халыкка. Аның иҗаты чәчәк атканда, әле радио тыңлау да «роскош», аудио-видео техникасы да, интернет та юк.
Тыңлату — бары тик сәхнәдән генә. Күп уйный, күп йөри Туишев гастрольләрдә. Хәзерге музыкантларның күбесе кебек әрсезләнеп, коммерция артыннан куып түгел, ә чакырылып, очрашуларын бәйрәмгә әверелдереп.
...Гражданнар сугышы тәмамланып, илдә чагыштырмача тынычлык урнашкач кына Казанга кайтып төпләнә һәм, 1923 елда, аның кайтуы концерт белән билгеләп үтелә. Әлеге концерт турында, үзенең «Артист язмалары»нда Хәким ага Сәлимҗанов: «...Аның
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
136
репертуары гаять бай иде. Татар көйләреннән бигрәк тә «Ончы Фәхри» белән «Әллүки»не тирән эчке бер хис белән башкарды», — дип яза.
Икенче бер милләт каһарманыбыз композитор Заһит ага Хәбибуллин, скрипкада «Кәләү Гайшә» көен уйнагач, соклануыбызны белдергәндә, «Фәйзулла абзыйга рәхмәт инде, көйнең эченә керергә ул юл күрсәтте», — дип, өлкән музыкантка хөрмәтен белдерә иде.
Тагын бер горурлыгыбыз Ключарёвның Туишев белән дуслыгы турында композиторның улы Эмиль Ключарёв: «Виртуоз гармонистның Казанга кайтып төпләнүендә әтиемнең кулы уйнаганын Фәйзулла ага рәхмәт белән еш телгә ала иде. Хәтерлим, безнең фатирга гәпләшеп утырырга еш килә иде ул. Дуслыклары музыкаль проблемаларны бер төрле аңлауда гына булмаган. Әти үзе язган берәр көйне уйнап күрсәткәч, Фәйзулла аганы тыңлап, нотасына төзәтмәләр кертер иде дә тагын уйнап күрсәтер иде. Шунда Фәйзулла ага аңа: «Это по нашему»,
— дисә, әти, шатланып, башка темага күчәр иде, гармунчылардан үзе белмәгән, ишетмәгән көйләрне гармунда уйнатып, нотага күчереп куярга ашыгыр иде»
— дип искә ала.
Фәйзулла Туишевның үзе иҗат иткән көйләре дә байтак. Шулар буенча да профессиональ композитордан киңәш-тәкъдимнәр ишетергә теләве бик табигый.
1939 елның сентябрендә Мәскәүдә Бөтенсоюз музыкантлар смотры уздырыла. Шуның кысасында халык музыка коралларында уйнаучылар конкурсында, СССРның төрле өлкәләреннән килгән ике меңнән артык кеше катнашкан бәйгедә, Фәйзулла Туишевка икенче урын бирелә. Асылда бу беренче урынга тиң, Фәйзулла Туишев
— җиңүче, ә татар моңы җиңелү белмәс дигән сүз була. Конкурста яңгыраган көйләр төрле: «Иске кара урман», «Агач башы», «Туганай», «Ташлар аттым тугайга», «Ончы Фәхри». Аның башкаларныкына охшамаган башкару манерасы аша, залда утырган төрле милләт вәкилләре татар милләтенең эчке рухын, җанын үз итеп күңелләренә сеңдерәләр. Моны без шул чор матбугат битләрендәге истәлек язмаларыннан табып та укый алабыз.
...1934 елда танылган артистның илле еллык юбилее уңаеннан язылып, СССР Югары Советы нәшер иткән «Коммунист» газетасының 30 декабрь санындагы мәкаләдә Муса Җәлил:
«Фәйзулла ага төрле милләт көйләрен өйрәнүгә һәм аларны оста уйнап бирүгә күп игътибар куя. Ул казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, кавказлы, чуваш, чегән һ.б. азчылык милләтләрнең хәзерге композиторлары әсәрләреннән һәм халык көйләреннән күп
ҺӘР ХАЛЫК АРТИСТЫ ДА МИЛЛӘТНЕКЕМЕ?
137
кенә үрнәкләр уйный. Шунлыктан Фәйзулла аганың музыка өлкәсендәге хезмәте интернациональ төс ала», — дип яза. Юбилееннан 7 ел элек, ягъни 1927 елда, СССР халыкларының Совет хакимияте урнашуга 10 ел тулуга багышлап Мәскәүдә үткәрелгән фестивальдә, төрле милләт көйләрен оста башкаручы буларак Фәйзулла Туишев чакырылу факты үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Аның турында Гази Кашшаф та, Гомәр Бәши- ров та язып чыга, сәнгатенә ЦК әгъзалары, күренекле язучылар, композиторлар сокланып кул чаба.
Әмма останың нинди оста булуын газеталарда басылып чыккан мәкаләләр түгел, ә шул чорда яздырган пластинкалары сөйли.
Кызганыч, техника алга барган саен, элекке техниканың (патефоннарның) юкка чыгарылуы бүгенге кешене күп нәрсәдән мәхрүм итә. Мәгълүм булганча, Ленинградта яшәп вафат булган күренекле рәссам Фәйзерахман Әминев гаиләсе Казан музеена Туишев язмаларыннан унбер пластинка тапшырган. Анда нинди җәүһәрләр саклануын ничек белергә? Мәсьәлә бу.
Татарстан радиосында Фәйзулла Туишев язмалары бар. Әмма аларны эфир аша халыкка ирештерүдә системалылык җитенкерәми. Алар, яңгыраса да, «от случая, к случаю», ягъни тансыкка яисә берәр «дата» уңаеннан гына. Милләт яшәве өчен Тукай шигырьләре, Сәйдәш көйләре, Илһам, Әлфия җырлары ничек кирәк булса, виртуоз гармонистыбыз Фәйзулла Туишев иҗат иткән моң язмалары да һәрчак тансык. Кемнәрдер, хәзерге баянчыларыбызның исемнәрен атап, аларны Фәйзулла агадан остарак уйнаучыга чыгарулары ихтимал. Әмма онытмыйк: Фәйзулла Туишев — гармунчылар шәҗәрәсенең башында торучы чын халык артисты һәм шәхес! Бер шагыйрь әйткәндәй: «Оста язу бүген берни түгел, ә менә шәхес булу осталыкта гына түгел шул».
Гармунчыга 1944 елда, Ватан сугышының иң кызган, иң киеренке бер чорында, «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелү факты үзе генә аның илгә, халыкка, милләткә кирәкле һәм кадерле шәхес булуын дәлилли. Аның «Халкыма», «Дустыма», «Кукмара» дигән җырларын яшьлек елларымда үземнең дә радио аша тыңлаганым булды. Әмма иҗаты гөрләгән чорда туган күп импровизацияләре, сюита, экспромтлары нотага язылмаган; күчмә тормыш шартларында таралып, югалып, онытылганнар. Шулай да, Казанга кайтып төпләнгәч, иҗат ителгән өч дистәләп оригиналь музыкаль әсәрләре аның статусын композитор дияргә хокук бирә. Гәрчә, Фәйзулла Туишев төрле ялтыравык дәрәҗәләргә дә, бүләкләүләргә дә исе китмәгән, аның «виртуоз гармунчы Фәйзулла» дигән исеме барысыннан да алда йөргән.
Шунысы игътибарга лаек: бу виртуоз музыкант үз кабыгына бикләнеп, яшәү өчен генә иҗат иткән кеше түгел. Ул иҗат итәр өчен яшәгән! Һөнәренең башкаларга да күчүе өчен дә күп көч сарыф иткән.
Казанда гармун фабрикасы ачуда башлап йөрүе, фабриканың техник советында баш белгеч булуы, гармунчылар курслары оештыруы — болар барысы да Фәйзулла Туишевның зур шәхес булуын дәлиллиләр.
Виртуоз гармунчы, Татарстанның халык артисты, орден-медальләр белән бүләкләнгән, хакимияткә үз карашын белдерүдән сакланмаган, хакимнәр белән тигез дәрәҗәдә сөйләшә алган, акчага интекмәгән, авылда үсеп, шәһәрдә һөнәр иясе булуга ирешкән Фәйзулла Кәбир улы Туишев (Туктаров) үзен бәхетлеләрдән санаганмы соң?
Без 70-80 еллар буе бәхетне «халыкка хезмәт итеп, лаеклы исем-дәрәҗәләр алуда» дигән шигарьгә ышанып яшәдек.
Әйе, бәхетле булу өчен халкыңның, хакимиятнең сиңа яхшы мөгамәләдә булуы, вакытында исем-дәрәҗәләр, бүләкләр алуга ирешү — кеше язмышында зур һәм әһәмиятле роль уйный. Әмма болар бәхетнең бер канаты гына.
Икенче канаты кешенең шәхси тормышына бәйле.
Югарыда без Александр Ключарёв белән Фәйзулла Туишев дуслыгы турында әйтеп уздык. Очрашкан чакларында, ягъни гармунчы композиторга кунакка килгән чакларда, алар гаилә тигезлеге, татулыкның иҗатчыга уңай тәэсире турында еш сөйләшә торган булганнар. Мәгълүм ки, Александр Сергеевичның хатыны татар милләтеннән, ә Фәйзулла Кәбировичныкы — яһүдә.
— Что плохого в этом? — дип Александр Сергеевич сорагач, Фәйзулла аганың һәрчак бертөрле җавабы аерым игътибарга лаек:
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
138
— Плохо то, что не могу исправить свою ошибку... — дия торган булган.
...Бу язмама тотынганчы, мин бүгенге виртуоз гармунчыларның кайберләрен күреп сөйләштем. Аларның һәркайсы өлкән гармунчыбыз рухына догалы булып, яхшылыкларын гына искә ала. Уртак фикерләре: гармунчының нәселе калмауга үкенү.
Үзе дә виртуоз музыкант, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин «Фёдор түгел — Фәйзулла!» — дигән мәкаләсендә Фәйзулла Туишевны якыннан белгән, аның белән аралашкан Нәгыймә апа Гәрәй кызы Сабированың сөйләгәннәрен яза: «Фәйзулла абый янына еш бара идем. Эш шунда: Тел-әдәбият институтында эшләгәндә, миңа районнарда экспедицияләрдә йөрергә туры килә иде. Шуннан фольклор әсәрләре җыеп кайтам. Фәйзулла абый миннән халык җырларын, бәет һәм мөнәҗәтләрне язып ала иде. Аның янына авыллардан читек-кәвешле агайлар, бабайлар, ак яулыклы әбиләр дә килеп тора. Ул алардан да төрле җыр, бәетләр язып ала. Шулай бер баруымда анда чибәр генә ирле-хатынлы ике кеше утыра. Авылдан килгәннәр. Сабир ага белән Мәликә абыстай икән. Алар аңа төрле фольклор әсәрләре сөйләделәр. Шул арада Фәйзулла абый (бу көйләрне) гармунда да уйнап алды.
Ул бик милли җанлы кеше иде. Һич кенә дә аңлый алмыйм: ничек яһүд кызына өйләнде икән?! Бервакыт ул: «Өйләнешеп, бераз гына яшәгән идек. Беркөнне иртән хатын миңа: «Фёдор! Фёдор!» — дип кычкыра.
— Кемгә кычкырасың? — дим.
— Сиңа! — ди.
— Юк инде, җаныем, мин Фәйзулла булып тудым, Фәйзулла булып үләрмен. Сиңа өйләнеп ялгышуым да бик җиткән, — дип сөйләде.
Гомеренең соңгы елларында урын өстендә ята. Соңгы баруымда: «Нәгыймә сеңелем, кызың булса, бары тик татар егетенә генә кияүгә бир, ә улың булса, бары тик татар кызына гына өйләндер; яшь вакытта аны-моны уйламыйсың, бары тик хискә генә биреләсең — ул сине тәмам ялмап ала. Киләчәктә чит милләт кешесе белән ничек тору, бала үстерү, дөнья көтү турында башка да керми. Кяферләр белән кушылу милләтебезне нинди хәлгә җиткерүе хакында уйлану юк та юк инде. Олыгая барган саен, мин ялгышымны тирәнрәк аңлый төшәм һәм үкенеп бетә алмыйм. Милләтемә хыянәт иткән кеше бит мин. Терсәк якын да, ләкин тешләп булмый дигәндәй, хәзер соң инде... Үзем милләтемне өзелеп яратам, мөмкин кадәр аңа бөтен көчемне биреп хезмәт иттем. Ләкин аның каршындагы гөнаһларымны күпме генә юарга тырышсам да, булдыра алмыйм инде. Ата-аналарга сүзем шул: балаларын яшьтән үк үзебезнең гореф-гадәтләр, йолалар нигезендә тәрбияләп, милли аң, милли горурлык хисләре уятып, үсеп җиткәч, тормыш корганда, бүтән милләтләр белән кушылмыйча, саф татар гаиләсе тудырырлык итеп үстерсеннәр иде». (ВТ. 20.12.2002. Р.Курамшин.)
...Бу васыятьнамә рәвешендә әйтелгән сүзләрнең күпмесе Фәйзулла абзыйныкы, күпмесе Нәгыймә апаныкы яисә Рамил Курамшинныкыдыр — әмма фикерләрнең дөреслеген Хәким абый Сәлимҗановның безгә әйткәннәре дә раслый. «Китабыма керттермәгән бер вакыйганы сөйлим әле», — дип, «Фәйзулла — Ләлә» тандемы турында күп сөйли иде аксакал артист.
Безнең матбугатта мәшһүр шәхесләр турында аны эше буенча гына тасвирлау нормага әверелдерелгән. (Тоталитар системаның бер сыйфаты.)
...Кемнең дә булса хатын аеруы яисә иреннән аерылып, башкага чыгуы, аракыга мөбтәбәлә булуы, эшеннән куылуы яки башка «тәмсез» тормыш мизгелләре турында язу — «табу» (ягъни язылмаган закон буенча тыела). Ә кеше бит ике иңбашлы: аның берсендә фәрештә утырса, икенчесендә — шайтан. Кеше үзендәге яхшылык белән яманлык көрәшендә шәхес булып чыныга.
Фәйзулла ага кисәткән бу фаҗигале, милләтне упкынга өстерәүче чирдән без балаларыбызга милли тәрбияне кыю рәвештә биреп, аны гамәлгә кертү белән генә котыла алабыз.
Милли тәрбия бирүнең иң үтемле коралы — милли музыкабызның классик үрнәкләре.
...Виртуоз музыкант исемен мәңгеләштерү максатында уздырылучы Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсында җиңү өчен төп шарт булып гармунчының милләткә күрсәткән хезмәтләре җыеп каралсын иде. Оста уйнавына гына түгел.
Шуннан чыгып караганда, халык артисты Фәйзулла Туишев — ул милләтебез
горурлыгы, шулай булып кала һәм шулай яшәр, яшәсен!
«Радио фондларында сакланучы язмаларның күбесендә Фәйзулла Туишев гармунын фортепианода Александр Ключарёв — минем әти аккомпонировать итүендә уйный. Бу очракта дуэт түгел. Гармуннарда көй таләп иткән гармонияне тулысынча биреп булмаганны Фәйзулла ага күңеле белән тоя, ул тойганны әти дә сиземли, шулай тандем барлыкка килә, дуэт туа». (Эмиль Ключарёв сөйләгәннәрдән.) Яшәсен Фәйзулла Туишевтан калган халык моңнары хәзинәсе!
Ялган акчалар кебек күп таралган, эшләп түгел «кешнәп» исем алучылар иҗаты турында «яшәсен» дип әйтү икейөзлелек булыр иде. Аларның чын халык артистлары сафында булуы да бу дәрәҗәле исемне кимсетә, очсызлата. Иҗатлары ясалма «ингредиент»лардан тора, миллилек хәзерге колбасадагы ит микъдарында гына.
...Мин, озак кына еллар режиссёр булып эшләгәч, сәнгатькә хезмәт итеп түгел, исем бирүче функционерларга койрык болгап исем алучыларны белгәнгә, бу язмамны «Һәр халык артисты да халыкныкымы?» дип атаган идем. Соңрак «халыкныкымы» дигәнне «милләтнекеме» дип алыштырдым. Чөнки Фәйзулла Туишев иң элек милләтнеке; милләтебез вәкиле буларак — халыкныкы, илнеке, кешелек дөньясыныкы. Бары тик үз милләтенә таянган гына илкүләм таныла ала.
Үз вакытында йолдыз булып балкыганның яктылыгы бүген дә яктырта. Мәдхия сүзләрем дога булып ирешсә иде остага һәм остазга.