Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪНӘ (дәвамы)


Аллаһы Тәгалә
Иманның беренче шарты ул — Аллага ышану.
«Алла юк, дип коммунистлар еллар буе Алла белән көрәштеләр.
Булмаган нәрсә белән сугышу ул акыл зәгыйфьлегеннән киләдер.»
Зәй төбәгенең Шыкмай авылы мулласы Шәрифҗан хәзрәт сүзе. 1956 ел.
Бу сөйләшү минем йортымда, Швейцариядән килгән кунагым, Макс Эйнарсон белән булган иде. Һөнәре буенча хокукчы-юрист. Беренче танышканда ук ул:
— Мин атеист, Аллага да, Христоска да ышанмыйм, шулай ук мин коммунистларга да ышанмыйм! — дип әйткән иде.
Күп темалардан соң сүз инану, дин өлкәсенә килеп керде.
— Менә сез, — дип башлады ул, — ислам динен тотучылар, әйтәсез: Алла бернигә дә беркемнең ярдәменә дә мохтаҗ түгел, дисез.
— Дөрес, Аллаһы Тәгалә ихтыяҗлы түгел, кешеләр Аллаһка мохтаҗ!
— Алайса, нигә сез, мөселманнар, Алла ризалыгы өчен намаз укыйсыз, ураза тотасыз, мәҗлесләрдә кыштыр-кыштыр сәдака өләшәсез, корбан чаласыз?
— Аллаһы Тәгалә чалынган корбанның итенә мохтаҗ түгел, сәдакаларга Аның ихтыяҗы юк. Бирелгән сәдака, чалынган корбан кешеләрнең үзе өчен кирәк. Аллаһка инануларының дәлиле буларак кирәк алар . Кешелек җәмгыятендә тәртип булсын өчен, тәрбия өчен кирәк. Инаныч булмаган йортта тәртип булмый, анда эт — баш, сыер — аяк (хаос, парадокс) кына була. Аллаһы Тәгалә корбан, сәдака, зәкятне Үзе өчен түгел, кешеләр өчен канунлаштырган. Бу миһербанлы булырга, киң күңелле булырга туры юл.
— Шулай да мин Алланың ихтыяҗы бар дип уйлыйм, — диде кунагым.
— Нәрсәгә Ул мохтаҗ?
— Алла безнең тырыш булуыбызны тели. Алла безнең пакь булуыбызны тели. Алла үзенә дога кылуларын тели, Алла безне ялганламаска өнди, Алла адәм балаларының камил шәхесләр булуын тели, теләге булгач, ихтыяҗы да бар! Шул ихтыяҗын канәгатьләндерер өчен Алла Адәмне яралткан. Ничек яралткан әле ул Адәмне?
— Әйе, Аллаһы Тәгалә «Бар бул!» дигәч тә ул теләгән нәрсә пәйда була!
— Алла «Бар бул!» дигәнче ни булган?
— Аллаһы Тәгалә булган!
— Ничек булган?
— Аллаһы Тәгалә мәңге булган, бар һәм мәңге булачак!
— Исбат юк бит!
— Материалистлар пространствоның, матдәнең, вакытның мәңге булганы, бүген дә барлыгы, мәңге булачагы турында сөйләмимени?
— Сөйли!
— Бу өлкәдә материалистлар идеалистлар белән уртак фикердә. Ләкин материя Аллаһы Тәгалә тарафыннан яралтылган, үзеннән-үзе барлыкка килмәгән.
— Алла юктан бар иткәнгә чаклы материя булмаган, пространство, вакыт булмаган! Алайса, ни булган?
— Аллаһы Тәгалә булган! Аллаһы Тәгалә булгач, аның үз вакыты, үз пространствосы булган.
— Алла нинди рәвештә, нинди шәкелдә күзаллана?
— Ислам, Коръән Аллаһы Тәгаләнең рәвеше, шәкеле турында сөйләми. Әмма Аллаһның сыйфатлары, галәмәтләре турында мәгълүмат бирә.
— Кызык! Нинди мәгълүмат икән ул?
БАТУЛЛА
162
Дәвамы. Башы 7нче санда.
— «Бәкара» сүрәсенең 255 нче аятендә («Аятел Көрси»дә) ул мәгълүмат бар.
Аллаһ бар! Аннан башка Илаһ юк! (Аллаһныц Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм Илаһ булырдай һичбер кем, һичбер нәрсә юк). Ул (мәцге) тере. Заты белән Ул барчасына яшәү рәвеше бирүче. Аны йокымсырау да, йокы да тотмый. Күкләрдәге, Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһныц рөхсәте булмаганда, беркем дә, беркемнец дә гөнаһларын ярлыкый алмый. Ул Үзе яралтканнарныц алда ни күрәчәген, үткәнендә ни күргәннәренец (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр Аныц теләгеннән тыш Аныц гыйлеменә ирешә алмас. Аныц көрсие (гыйлеме) күкләрне вә Җирне үз эченә алган. Аллаһка күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олугтыр.
(Бу аять «Аятел Көрси» дип атала. Көрсине, гадәттә, тәхет дип тә аңлаталар. Ләкин ул без атаган сыйфаттагы тәхет түгел, әлбәттә. Аллаһның көрсие, Аллаһның тәхете. Ул күкләрне, Җирне үз эченә алырдай киң, олы, чиксез.)
Хәсән Чантай тәфсиреннән.
(«Көрси» сүзен тәрҗемәчеләр, тәфсирчеләр төрлечә яза: хөкемдарлык (Йазыр), «трон» (Крачковсий), «бушлык урыны» (Ногмани), «тәхет» (Уфа нөсхәсе). Болардан аермалы буларак, М.Али «знание» дип ала. Димәк «көрси» урындык, тәхет мәгънәсендә булса да, аның төп мәгънәсе «гыйлем, белем, акыл белән идарә итү хакимияте» икәнлеге ачыклана.)
— Конкрет мәгълүмат булмады, шикелле.
— Аллаһы Тәгалә ишетә.
— Димәк, Алланың колагы бар?
— Аллаһы Тәгалә күрә.
— Димәк, Алланың күзе бар?
— Аллаһы Тәгалә гөнаһларны ярлыкаучы.
— Димәк, Аллаһ адвокат-хөкемдар?
— Аллаһы Тәгалә җәза бирүче.
— Димәк, Алла прокурор?
— Аллаһ мәңгелек.
— Димәк, Алла тузмый, ул матди зат түгел? Булмаган нәрсә тузмый, ул мәңгелек. Матдә туза. Димәк, Алла матди түгел?
— Матдәне барлыкка китерә алгач, Аллаһы Тәгалә матдәнең аерым, без аңламый торган бер шәкеледер, ихтимал.
— Ихтималның арты киң! «Ихтимал» дәлил түгел.
— Аллаһы Тәгалә ул — Акыл! Зиһен! Уй! Фикер! Акылның, зиһеннең, уйның, фикернең тәне юк!
— Сафсата! Матдәдән башка уй, фикер, акыл була алмый.
— Акылдан, фикердән, уйдан башка матдә була алмый. Йортны төзер алдыннан инженерлар башта акыл белән проект эшли. Проект сызымга төшә, сызым йортка әверелә. Йортны төзеп бетергәч, проект төземиләр. Аллаһы Тәгалә башта уйлый, аннан бар итә . Димәк, Аллаһы Тәгаләнең акылында, уенда, теләгендә ниндидер күләмдә матдә оеткысы да бар, ләкин ул каты матдәдән аермалы буларак, башка шәкелдә яши. Әйтик, бушлык, вакуум, идея — матдәнең аерым бер шәкеле. Эфирный, күренми торган, гаять назик матдә. Идея! Бу турыда галимнәр яза: информация материальләшә һәм энергияләшә, шул ук вакытта энергия дә информациягә әверелә. Юктан бар була, бардан юк була.
— Сине аңлап булмый! Син бик буталчык сөйлисең.
— Мин буталчык сөйләмим, синең башындагы фикерләр буталчык.
— Нәрсә, абсолют нульдә рациональ сан бармы?
— Бар! Нуль ул абсолют бушлык түгел, нуль — вакуум. Әмма нуль алдына яки аның артына сан куйсаң, нуль матдиләшә. 0,1 яки 10 матди, рациональ санга әверелә. Ягъни, 0,1 белән 10 юктан бар була. Ләкин Аллаһы Тәгалә бушлык яки юклык түгел. Ул — Зиһен! Зиһен ул матдәнең үзенчәлекле бер шәкеле. Нәфис матдә, матдәнең нәфис шәкеле. Ул — Мәгънә!
БАТУЛЛА
163
Коръән тикмәгә генә: «Аллаһ ул гүзәл исемнәргә ия, бөтен кимчелекләрдән азат, гыйззәткә вә кодрәткә ия Раббы», димәгән. Димәк, Аллаһы Тәгалә гүзәллекнең, камиллекнең үзе!
Дәвамы киләсе саннарда.
164
МӘГЪНӘ
— Ярый, дөньяда вакыт та, матдә дә булмаган чакта Алла-Зиһен иясе ни кылган? Миллион, миллиард еллар буена Алла нинди максат белән яшәгән? Миллиард еллар ялгыз зат үз-үзе белән сөйләшеп уздырганмы? Ни өчен ул кинәттән генә галәмне барлыкка китерергә булган?
— Еллар була алмый, вакыт юк. «Аллаһы Тәгалә барысын да белүче иң олы галим», диелә Коръәндә. Галимнең тәҗрибәләр уздырырга омтылуы табигый хәл.
— Алла барысын да алдан күрүче, алдан белүче булгач, аңа тәҗрибә уздыру ни өчен кирәк?
— Адәмне барлыкка китерү өчен.
— Галәмнәрне барлыкка китермичә генә ул Адәмне барлыкка китерә алмыймыни?
— Ләкин Адәм галәйһи вә сәлләмгә яшәр өчен шартлар кирәк, табигать, җир- су, үсемлекләр кирәк.
— Тыңлап багыйк, Олы Зиһен — Алла Әсманны барлыкка китерергә җыенды, ди. Шуннан?
Бу кичне без әңгәмәбезне дәвам итәрлек түгел идек, икенче көнне яңа көч белән бәхәскә атылдык.
Барыбер без бер-беребезне җиңә алмадык. Ул дәһри була калды, минем исә Аллага ышануым какшамады. Ләкин Макс әфәнде Эйнарсон иленә кайткач Коръәнне җентекләп укырга теләвен белдерде.
Аллаһның исемнәре бик күп, кемдер аның 99 исеме бар, ди. Кайсылары: аннан да күбрәк, ди. Чыннан да, гарәпчә исемнәренә фарсыча, түркчә, урысча исемнәр дә килеп өстәлә. Әйтик, урдулар, фарсылар «Ходай», ди. Урыслар «Бог», ди. Түркләр, шул хисаптан татарлар да «Тәңре», ди. Коръәннең татарча тәфсирләрендә «Тәңре» сүзе еш очрый. Боларның барысы да бер Аллаһның исемнәре.
Изге китабыбыз — Коръән-и Кәримдә Аллаһы Тәгалә турында сүз бик еш очрый. Аллаһның сыйфатлары, Аның барлыгы, берлеге турында Коръәндә 300 дән артык аять бәян ителә.
Бөек философ Әфләтун бабай Коръән иңгәнче күп гасырлар элек 2340 ел әүвәл әйтеп калдырган:
Аллаһ ул мәңге булган, мәңге бар, һәм мәңге булачак, Аллаһ ул тузмый, картаймый, чөнки Алланың тәне юк.
Әйтерсең Коръәннең үзеннән алып куелган.
Шушы аятьләрдә Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары ап-ачык күрсәтелә. Аллаһ күреп, белеп торучы, Аллаһ иң олы галим, Аллаһ ярлыкаучы, Аллаһ гонаһлары өчен бәндәләренә җәза бирүче. Аллаһ юктан бар кылучы, барны юк итә алучы чиксез кодрәт иясе.
Исламнан башка диннәрдә Аллаһ ул нәкъ кеше кыяфәтле зат. Аның куллары, аяклары бар. Библиядә: Алла кешене үз кыяфәтендә ясады, диелә. Коръән исә Аллаһы Тәгаләнең тышкы кыяфәтен сурәтләргә алынмый. Аның сыйфатлары турында гына мәгълүмат бирә.
Аллаһ кайда тора, Аның урыны кайда? дигән сорауга Коръән болай җавап бирә. Икенче (Бәкарә) сүрәсенең 115 нче аяте болай ди.
Бисмилләәһир-рахмәәниир-рахиим
Көнчыгыш тарафы да, Көнбатыш тарафы да Аллаһныкыдыр. Кай тарафка баксагыз да, сез йөзегез белән Аллаһка карап баскан булырсыз. Хактыр ки, Аллаһның рәхмәте киң. Ул һәрнәрсәне белеп тора.
(«Күңелегез Аллаһка тугры булганда, томан, буран эчендә Кыйбланы таба алмаганда, кая карап сәждә итсәгез дә, ялгышмассыз, намазыгыз кабул кылыныр. Көнчыгыш тарафы да, Көнбатыш тарафы да — бөтен Җир шары дигән мәгънәдә».)
Хәсән Чантай тәфсиреннән.
Әй, иманлы кешеләр, ул сезне тереклек чыганагына (Коръәнгә) чакырса, Аллаһка вә аның Рәсүленә буйсыныгыз һәм белеп торыгыз: Аллаһ кеше белән аның күңеле арасында торыр вә сез, һичшиксез, Аның янына тупланачаксыз.
8 (Әнфал) 24.
(«Аллаһ кеше белән аның күңеле арасында торыр» жөмләсен шәрехләүне безгә мәгълүм тәфсирчеләр үз өсләренә алмыйлар. Ләкин аңлатырга тырышучылар бар. Башка бер аятьтә: «Без инсанга шаһ тамырыннан (аортадан) да якын торабыз», диелгән. Аллаһ кешенең кабилиятенә (мөмкинлегенә, сәләтенә) күрә, аның күңелен теләгән
165
тарафка юнәлтә. Пәйгамбәребез болай дога кылды: «Әй, күңелләрне юнәлтүче Аллаһ, минем күңелемне Үзеңнең динең тарафында ныгыт». Исемнәре телгә алынган тәфсирчеләр язуы буенча ул җөмләне болайрак аңлап булыр иде. Аллаһ кешенең матди бәдәни теләкләре белән аның рухи омтылышлары арасында. Кеше ике юл чатында тора. Бәдәни, физиологик теләкләр һәм рухият ихтыяҗлары. Кайсы теләк җиңсә, кеше шул юлдан китә. Аллаһ кешегә ирек куеп, шул юл чатында кешенең кылмышларын күзәтә.)
Садретдин Гүмүш тәфсиреннән.
Без Адәмгә аныц муен тамырыннан да якын торабыз.
50 (Каф) 16.
Димәк, Аллаһ ул — Бөтен галәмдә бар. Аллаһ ул һәр күңелдә булырга тиеш. Димәк, Аллаһ ул бөек акыл, олы зиһен иясе. Килер заман, без тора-бара Аллаһның асылын аңларбыз, иншалла.
Бу урында мин сезгә физик, фантаст язучы, тел галиме Адлер Тимергалинның «Казан утлары»ның 2009 елның 2нче саныңда чыккан «Алла» дигән искиткеч акыллы, тирән мәгънәле фәнни хезмәтен укырга киңәш итәм. Мәкалә шактый саллы. Бүген шул мәкаләдән бер-ике үрнәк кенә китереп узам.
«Алланы ябып куеп булмый, — ди язучы-галим. — Чөнки дөньядагы бердәнбер хакыйкать — ул да булса — Алла (Идея, Информация, Мәгънә)... Фән бер адым алга киткән саен, Алла бер адым безгә таба атлый. Нәтиҗәдә без Аллаһка якыная барабыз. Әгәр кальбеңдә Аллаң юк икән, анда әхлак та юк.»
Кешедә әхлак юк икән, аның күңелендә Алла да юк!
Алласызлыктан Аллам сакласын!
Кяферләрнең мөселманнарны кыен хәлгә куя торган мәкерле соравы бар. Хәсән Туфанның «Козырь туз» шигырендәге зимагур Хабул кәрт сукканда шундый ук сорау ташлый:
— Муллабзый! — ди, — Син мактадың инде Алланы. Ярый... Вот әйтәле: Алла кузырь тузны каплый аламы?!
Алай итте мулла, болай итте,
Юк, җавап табалмый:
Соң билгеле, малай,
Козырь тузны
Чурт та ябалмый.
Материалистлар диндарларны «аяктан ега» торган бер сорау бирергә яраталар: «Аллаһы Тәгалә үзе күтәрә алмаслык таш ярата аламы?» дигән усал сорау ул. Янәсе, әгәр Алла андый таш хәлыйкъ кыла алмаса (барлыкка китерә алмаса. Р.Б.), димәк, ул кодрәтле үк түгел, хәлыйкъ кыла икән — димәк, күтәрергә кече җитмәгәч, янә Алланың кодрәте чикләнгән булып чыга. Бу сорау корректлы куелмаганга, аңа җиңелчә генә җавап бирергә дә ярый (иң әүвәле — әлеге сорау Аллаһның куллары булган һәм нәрсәне дә булса тотып «күтәрә» ала торган зат итеп күз алдына китерә, хәлбуки Ислам мондый күзаллауны тулаем кире кага). Әйе, Алланың кодрәте шулкадәр киң ки, хәтта ул үзе күтәрә алмаслык ташны барлыкка китерергә сәләтле, ләкин Алла өчен аст яки өст дигән нәрсәләр юк, шулай да ул әлеге таштан тыш булган барлык нәрсәне — бөтен галәмне, безнең күзлектән караганда, әлеге таштан түбәнгәрәк күчереп куя ала һәм, шул рәвешле, таш югары күтәртелгән кебек була, ягъни мәсьәлә тел тидергесез төгәллек белән хәл ителә. Бу чишелешне мин беренче булып тәкъдим итәм, дип өметләнәм.
Адлер Тимергалин. «Алла», Казан утлары, 2009, № 2, 136 бит.
Адлер аганың бу искиткеч тирән мәгънәгә, мәгълүматка ия мәкаләсендә без «Аллаһы Тәгалә үзе юк итә алмаслык нәрсәне бар кыла аламы?», «Алла үзе кебек үк кодрәтле затны яки затларны барлыкка китерә аламы?» кебек имәнгеч сорауларга да логик төзек җавап табабыз.