Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИЛКӘНЛЕ ЯШЬЛЕК

Әдәбиятыбызда бик матур бер традиция бар. Ул - остазлык-шәкертлек. Үзеннән соң килгән яшь
буынга дөрес сукмак сайларга ярдәм итүгә, ак юл ярганда, фикердәш һәм терәк булуга ачык
мисалларны әдипләребез арасында шактый күрергә була. Иҗатта шулай булырга тиештер дә...
Әлеге нечкәлекне аңлаган хәлдә, «Казан утлары» журналында баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ
Юныс тәкъдиме белән «Ак җилкән» рубрикасы эшли башлаган иде. Матбаганың бик аз өлешен алып
торган бу рубрика санаулы гына вакыт эчендә шактый җилкәнчене җилкетергә һәм аеруча да
яшьләрнең яраткан «почмагы»на әйләнергә өлгерде. «Ак җилкән» үз эченә берничә сәхифәне
сыйдырды, төрле иҗат юнәлешләрен алга куеп, укучы- студентларга киң мөмкинлекләр тудырды.
Соңгы вакытта журнал битләрендә үзенә күрә бер ярыш барлыкка килде.
Укучылар һәм студентлар арасында Россиякүләм «Ак җилкән» әдәби әсәрләр конкурсын игълан
иткәндә дә, иң беренче нәүбәттә, шул мәсьәлә күз уңында тотылды. Редакциябездә күп еллар эшләп,
«Казан утлары» һәм милли сүз сәнгате үсешенә зур өлеш керткән күренекле язучы-шагыйрьләр каләм
тибрәтүче яшьләргә киңәш-теләкләрен җиткерергә бик теләп риза булдылар, конкурска килгән
язмаларга бәя биргәндә дә, кызыксынып катнаштылар.
30 август көнне узган бүләкләү тантанасына Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан
конкурста җиңүче 39 яшь иҗатчы җыелды. Чара хәзерге әдәбият, иҗат серләре, заман укучысы
хакында фикер алышудан башланып китте. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, шагыйрь
Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), бүлек мөхәррирләре, язучы-прозаик Камил Кәримов,
шагыйрәләр Гөлзадә Бәйрәмова, Ләйсән Фәтхетдинова, халкыбызның абруйлы язучы-шагыйрьләре
Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев җилкәнчеләрне зур җиңүләре белән тәбрикләде.
Конкурста катнашучылар ике төркемгә бүленде: мәктәп укучылары һәм студентлар. Арада Линар
Закиров, Эльнар Байназаров, Алсу Нургатина, Айдар Шәйхин кебек укучыларга яхшы таныш яшьләр
дә бар иде. «Ак җилкән» конкурсы ачык рәвештә узды - жюри һәм редакция хезмәткәрләре уңышлы
дип тапканнары даими рәвештә басылып килде. Бу эш әле алга таба да дәвам итә: һәр сан саен сез
бер-ике яңа исем белән танышып барасыз. Фикер белдереп шалтыратучы яки хат язучыларыгыз да
шактый.
«Ак җилкән»не алдагы елларда да уздыру күздә тотыла. Озакламый аның икенчесе старт алачак.
Даими рәвештә журналыбызны укып барсагыз, җилкәнчеләр иҗатындагы яңалыклардан, конкурс
шартларыннан хәбәрдар булырсыз. Кызыклы һәм мавыктыргыч язмалар көтеп калабыз. Иҗат
каләмегез һәрчак тынгысыз булсын!