Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тукайча татар кодексы

 * I. Керешү сүзе. Алла гыйшкы хакына
1. Бисмиллаһ иррәхманир рәхим...
Без дә бер кешедәй дус булыйк Алла гыйшкы хакына;
Эрелек, төче теллелекне ташлыйк Алла гыйшкы хакына.
Милләтнең күңеле Аңа юнәлсен Алла гыйшкы хакына;
Иске чир, түбәнлек юк булсын Алла гыйшкы хакына.
Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Алла гыйшкы хакына;
Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә Алла гыйшкы хакына...
Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын Алла гыйшкы хакына;
Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә Алла гыйшкы хакына.
Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде, -
Гыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте! Алла гыйшкы хакына.
Без дә кеше ич, итик гайрәт Алла гыйшкы хакына;
Бу дөньяны хәйран калдырыйк Алла гыйшкы хакына...
Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк Алла гыйшкы хакына;
Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик Алла гыйшкы хакына.
2. Күп сөекледер бөтеннән — Тәңрегә сынган күңел... Һәрвакыт Аллаһы Тәгалә хәзрәте күңелеңезгә тәүфикъ нуры кертеп изгелек кыйлмак... Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая: мондый зур бүләкнең кирәк кадерен белергә...
Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән... Барчагыз Алла җебенә ныклап тотыныгыз. Алла җебе дигәнем үзара якынаю, дуслашудыр, димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр...
Ярдәмендә һәр заманда Алла бар; ал җәсарәт1, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!.. И Алла! Алга китүебезгә, югары күтәрелүебезгә булышлык итүчеләргә ярдәм бир...
Ьәр ничек хәер-фатихада булышаек... Эшләреңездә парлак сурәттә муаффәкъ булуыңызны2 телим... Алла сезне һәр ике йортта (дөньяда да, ахирәттә дә) бәхетле итсен... Алла риза булсын, гомерегез озын булып, байлыгыгыз һәм бәхетегез көннән-көн артып торсын... Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын.
122
II. Баланың язмышы ата-анасына тапшырыла
1. Көлле мәүлүдин юләде галя фитърәтел-ислами, фәминә әбәваһе йөһәввиданиһи вә йөнәссыйраниһи вә йөмәҗҗисанаһи...
Хәдис шәрифнең мәгънәсе заһир3: һәр тугъмыш бала ислам, ягъни тәслим фитърәтендә4 туа.
Баланың язмышы, ул тугачук, аның ата-анасына тапшырыла, тәслим ителә... Аның атасы яһүди булса, бала киләчәктә яһүд милләтенә хезмәт итәрлек рәвештә тәрбия ителә. Атасы нәсрани5 булса, янә, нәсрани милләтенчә тәрбия кыйлынып, киләчәктә үз милләтенә файдалы бала булуы күзгә алына... Менә без, татар балалары да, татар милләтенчә тәрбия кыйлынганбыз... Татар диненчә тәрбия алганбыз...
Вәләкин... Тәрбиямез... коры, рухсыз, мәгънәсез, һич файдасыз рәвештә «дини» генә булмыйча, дини вә милли тәрбия булсын. Мөселман булганымыз вакыт татар икәнемезне дә онытмыйк.
2. Балалар — безнең шатлыкымыз... Балалар — безнең бәхетемез вә сәгадәтемез... Балалар безнең гомер нигеземезне тазарталар, балалар хезмәт өчен безнең көчемезне арттыралар.
Бу сүзләр һәрбер атаның да, һәрбер ананың да йөрәгеннән ләззәтле-ләззәтле генә өзелеп чыккан сүзләрдер.
3. Балалар якты дөньяга килгәндә, гадәтән, бер бәхетлелек диңгезе булып киләләр. Ләкин әнә шул балаларны туган минутыннан алып балигъ булганга кадәр, ата-ана үзләренә бәхет вә башка инсаннарга да шатлык булырлык итеп тәрбия кыйлуы бик читен, ай-һай, бик читен!..
Бала, ир бала, әйбәт кенә тәрбия ителсә, ата-ана өчен, гомернең куркынычлы һөҗүмнәре вакытында шул бала шул ата-анасын сакларга күкрәп, нәгърә орып чыккан бер арыслан буладыр.
Кыз бала, бик матур гына тәрбия ителсә, бөтен дөнья байлыкларына сатылмаслык егетләрне, картларны, хәтта хатыннар вә карчыкларны үзенә таба тартып тора торган... бер фәрештә буладыр. Аның бер сүзен ишетер өчен, бер генә йөзен күрер өчен меңнәрчә җаннар атылып кына торадыр. Ул үзе шикелле тагы әллә ничә фәрештә кызлар вә әллә ничә арыслан йөрәкле, гайрәтле егетләр тәрбия итә аладыр. XVIII
Мәгариф бакчасында очып йөр... Һәр чәчәк — сеңлең, апаң; абзаң — үсеп торган агач...
Мәгариф — хәяттыр. Һәр бәхетне, һәр сәгадәтне, һәр нәҗатны6... голүм7 вә мәгърифәттән генә көтмәк кирәктер... Укып, балалар алга баралар...
Каз канатлары ак булыр,
Ир канатлары ат булыр.
Сабыйларның канатланыр вакъты
Мәктәпләрдә укыр чак булыр.
2. Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән! Һәм кара күңелеңне ялт иттер, сызып ак нур белән! Өч наданга алмашынмас — бер язу белгән кеше; мәгърифәт XVIII Укымак - үз халкыбызга хезмәт итмәк 1. Очып төш тә балалык бишегеннән, ябыш — аерылма мәктәп ишегеннән... Синең бу барган юлын. — галимнәр юлы; бу юл белән барлык олы кешеләр җитешкән. Бу дөнья, бел... Максаты — иксез-чиксез бәхет; соңы — үсү, бөеклеккә күтәрелү... Көне килер: синең дә урының бөек булыр; ихтимал, исемең алтын белән язылыр.
Атагыз, анагызның шатлыгы сез, ике дөньяда йөз аклыгы сез. Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез, безнең саф динебезнең пакьлеге сез. Гыйлем йозагының ачкычы сез, тәрәккый күкләрнең баскычы сез.
ТУКАЙЧА ТАТАР КОДЕКСЫ
5. «К. У.» № 1 123
эстәр, иренмәс һич — кеше булган кеше...
Тынма, эшлә, и сабый!.. Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул; картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!.. Тәңредән эшләргә — көн, эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йоклар төн. Иртә торгач та язарга, дәресең укырга тотын; тынма, эшлә, торма тик... Гомер итмәк — тырышмактыр ялыкмый, ... гатәләт8 хурлыгын асла9 үзеңә ихтыяр итми. Мәгърифәт эзлә, бар әле...
Адаштым дип егълый күрмә: гыйлем чын эз табар әле... Булганы белән канәгатьләнмә, тәрәккый ит, алга бас; гыйлем диңгезләренең иң тирәне сиңа кояр... Бит шуңа бәйле бәхет—рәхәт.
3. Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә, мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә. Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң- сулга, уенга салмаса ихлас — менә бәхете аның шунда. Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә, бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!..
Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт: һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет; ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр, ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар... Очрый калса сезгә шушындый ярлылар, яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар — яшь балалар! Аларны сез яратыгыз, җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!
4. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын...
Укымак — дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр. Укымак — фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак — үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак. Укымак — үткәннәрдән кичеп, киләчәкләр... тугърысында пәйгамбәрлек итмәк. Укымак — хәзерге көннәрне киләсе көннәр өчен, бу көнге мәсьәләләрне киләчәктәге мәсьәләләрне чишү юлына ташламак димәктер. Укымак — үзеңне һәрнәрсәне белергә вә һәр максудка ирешергә вә бөтен дөньяга солтан булырга лаек дип танымактыр. Укымак — ... гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак дигән сүздер... «Укымак» ләфзы10 астында моның кеби хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр.
5. Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер, аның тоткынлыгыннан сез бигүк разый түгелсездер. Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар мин дә... Заман үтте. Азат булдым... Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин...
Яшьләргә... уку кирәк. Бу аларның иң мөкатдәс, иң беренче вазифаларыдыр. Бу — безнең һәртөрле... бюрократия золымыннан, башка милләтләр илә берлектә, безнең дә котылуымызга иң беренче вә иң тугъры юлдыр... Сүз башында әйткәнемезчә... Аллаһы Тәгалә файдалы гыйлем бирсен.
6. Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!
Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле Ул!
ТУКАЙЧА ТАТАР КОДЕКСЫ
5* 124
Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!
Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!
7. Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан11 вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ. Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә вә мөрәббияләргә12, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятләренә13 мохтаҗ... Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, ... яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә, вә гайреләргә мохтаҗ.
Бу әйтелгәннәр булмаганда, безнең тормышымыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле моңлы, тынсыз-тавышсыз, рәхәтсез булачактыр. Болардан башка безнең гомеремез бер дә бәйрәмсез, гомерлек мәшгулият яки бер дә җәйге кояшсыз мәңгелек көз көне төсле үтәчәктер.
8. Әүвәл милләт укысын, белсен... Мәгариф тарату булсын бездә гадәт... Ходай орган җәһаләт14 бит ниләр кыйлдырмый, нишләтми?!.
Мәктәпләр — безнең арсенал, татар. Надан булу — гарь, татар, аңгар дөнья тар, татар; алсаң өлеш һәр фәннән, бәхетең булыр яр, татар... Өмет анчак15 мәктәпләрдә генә!..
Бармак берлән каткан җирне казып булмый, әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый; шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә, «Тәрәккый!» — дип кычкырырга базып булмый. Ислах дәрьясында йөзсен безнең кораб, китсен тугъры... Тик шундин соң — шундый гайрәт аркасында мәктәпләр дә әкрен-әкрен алга китәр.
9. Мөгаллимнәр!.. Пәр нәрсәнең гүзәлен яратабыз бит... Гыйлемнәр бакчасында күңел ачып йөрик... Балаларымызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен. Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф16 булып, анчак гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр. Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томанланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә бертигез караучы буладыр.
10. Киләчәктә... ямьсез исемнәр дә татар балаларына кушылмасын... Аллаһы Тәгалә исемемезне, җисемемезне вә рухымызны ислах әйләйә17!..
Без дә адәм угълы — адәмчә тормыш итик дөньяда. Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон, немец, француз... Без — бу мәгърифәт гасыры сараеның ияләре һәм балалары... Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк! XIX XIX Татар яшьләре 1. Шөкер булсын, гасырыбызның яшьләре уянып тордылар... Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре: аңламак, белмәк, тәрәккый, мәгърифәт, хикмәт белән әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары...
Сөям сезне, сез — чын яшь егетләр; өмет бар сездә, сез — интеллигентлар.
ТУКАЙЧА ТАТАР КОДЕКСЫ
125
Телем, күңелем — бөтен барлыгым сездән риза; үткән чорда сезнең ишеләр булмаган. Сез — яңа пешкән, җитешкән баһадир; хәзер яшь баһадир — бәя биргесез. Без сезне гасырлар буе көтеп алдык; килерсез, дип һәрвакыт күз тегеп тордык. Сәламәт килдегезме — рәхим итегез!
Сез — күңел шатлыгы, таң җиле сез. Черек милләт өчен сынмас терәк сез; тугыз корбан суеп алган теләк сез...
Әгәр пәйгамбәр терелсә, ... сезне ул, һичшиксез, тәбрикләр иде, сезне өндәр һәм димләр иде; дияр иде: каһарманнар, гайрәт итегез; гайрәт итеп, дөньяны хәйран итегез! Бу — нәфислек һәм матурлыкны арттыру; түгелдер бу — ахмаклык һәм бозыклык.
2. Беләсезме, бу дөнья нинди дөнья? Бу дөнья — һәр ике дөньяда бәхетнең башы. Бу юлны, зинһар, мәңге ташламагыз, чөнки бу — милләтне алга илтүче юл... Бу юлда, шөбһә юк, без җан бирербез; ниһаять, милләткә дан һәм шан бирербез... Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары, ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.
Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек — без аның бик зур фәхерле18, чын бриллиант кашлары!
3. Бу тормыш кем белән туктар талаштан? Сугыш син һич тә армас - туктамастан. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, көрәшкәнне җиңә алмый ул каберсез...
Авырлык төшсә түз, сер бирми-нитми... Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан, вә юлны тапмый калмый һәр адашкан...
Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул... Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл. Ачып яшерен хәзинәңне йөрәктән, сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән... Кача күр, кош кеби, мактауларыннан, хәбәрдар бул ки шунда ау барыннан. Әгәр басса сине бер-бер заманны егъламый йомшамас хәсрәт вә кайгы, утыр аулакка, кайда һич кеше юк, сабыйдай, тәмле-тәмле күз яше түк. Килеп керсә берәү нәкъ шул чагында, сиңа мин бер киңәш әйтим тагын да — диген син: «Күзләрем никтер авырта, өзелми яшь ага кич һәм дә иртә!.. »
Сәгадәт талына менсәң — үзең мен; ни ярдәм килсә дә килсен үзеңдин... Тартыш кирәк, кирәк тартыш!..
Берәүнең уйларын икенче берәү бикләп куя алмас; теләгендә нык торучыны беркем өметсез итә алмас. Тәңребезнең безгә кушуы: «Өметсезләнмәгез!..» Кояшың яктырсын... Курыкма, синең йолдызыңны Тәңре бәхетсез итмәс... Тырышмалы!..
Ир кеше теләкләрен күңелендә яшереп тотмас; үзен бер генә урынга агач кебек беркетеп куймас...
Саклан, күңелеңдә урын бирмә таләптән башкага; хаклык теләүче үз максатыннан бүтәнгә күз салмас. Хаклык үзенә иярүчене һәр хәлдә кире какмас; ялганны ялганга чыгарыр... Милләт иблис күләгәсен Тәңре күләгәсе ясамас. Хаклык зәгыйфь дип куркып, юлыгыздан чыктыгызмы? Тоткан юлны ташлау сезне, әлбәттә, бәхетле итмәс...
Ләззәт вә тәм нәрсәдә?.. Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт... Бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!
4. Эшнең дөрестен сөйләргә кирәк... Без беләбез ки, татар шәкертен кеше ясар өчен, иң элек, аның «вәкар»ен бозарга кирәк. Бу — өй салганда иң элек нигездән башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кебек кагыйдә инде... Бар егетләр: бик тәкәбберләрчә тоткан позасын... Андый «вәкарь» яшьлектә җимерелмәсә, ... неграмотный үләчәк «зате галиләрдә»19 дә кала. Мисал эзләсәңез, күктән йолдыз эзләгән кеби генә булып, аны табуда зәхмәт чикмәссез... Инсаф кирәк... Тәкәллеф ише кимчелекләрне ташлыйк!..
Кызыкма һичвакыт шөһрәткә син; бик төренмә, иртәгүк артык булыр чүпрәккә син. Тапмасам шөһрәт, сизә алмаслар, димә күңелемдәген, зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син...
Гафу итәсез... Шулай тәфсилләмәсәң, татар аңламый... Моны яздым, киңәш бирдем, юаттым һәм тыйдым, куштым; шулай булмыйча хәл юк, инде калган мин
126
генә дустың!
5. Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны образауный егетләргә... Барып керик
хөрриятнең кочагына, тәрәккыйнең күкләренә очмагына; бу егетләр безне дөнья
оҗмахына кулдан тотып җитәклиләр...
Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше!
6. Татар яшьләре... Аналары тәрбиясе алар өстенә фарыздыр... Аналарын
карасыннар, тәрбия итсеннәр, чөнки оҗмах аналар аяк астында табыла.
7. Сез — интеллигентлар... Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар...
Зыялыларымызга һәр ничек, җәсарәтле пожарныйлар кеби, җәһаләт ялкыны эчендә
дөрләп янган милләтне, тизрәк утка атылып, коткарырга тырышу фарыздыр.
Пожарны читтән тамаша кыйлып кына көлеп тормак — ирлек түгелдер.
8. Яшәсен гайрәтле милләт арысланнары!.. Яшәсен яңа, яшь милләт
каһарманнары!..
Татар яшьләре!.. Пайдәңез... Милләткә... тәкрар әйтәмез...
Бар уем кичен—көндезен сезнең хакта, милләтем; саулыгың — минем саулык,
авыруың — минем авыруым.
Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; дөнья бирсәләр дә сатмам ...
миллиятемне...
Пичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы... Үтәргә иде юлда... түләү
белән бурычны Тәңремә һәм халкыма... Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да
тотмыймын...
Күңел берлән сөям бәхетен татарның, күрергә җанлылык вакытын татарның.
Татар бәхете өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм... Минем тырышлыгым һәм эшләрем
бушка китмәсен.
V. Нигә тарихтан гыйбрәт алмыйсыз?
1. Артка карасак борылып... Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе: «Аһ!»
дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе... Түбәннәр югары ашкан, бөекләр
түбән төшкән...
Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?!.
Мәгъмур20 Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле,
кырылдылар да беттеләр... Китте Касим, китте Казан. Бетте татар, кырылды хан...
Җылый-җылый бирделәр җан: Сөембикә дә Чыңгыз хан; нә дәүләт калды да, нә шан!..
Күпме михнәт чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән... Аһ, ник соң без
булдык вәйран? Бөтен дөнья калды хәйран...
Нигә тарихтан гыйбрәт алмыйсыз?
2. Юк шул безләрдә берләшмәк; юк бергә-бергә гөрләшмәк, бер җан, бер тән
булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк... Фида булган мөрәүвәтле21 бер җан кирәк.
3. Вакытында җирне селкеттек... Инде эш үтте, булачаклар булды!.. Кемгә
ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?.. Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан... Каршылык
юктыр Ходайның иркенә.
4. И Җир, синдә — синең куеныңда ничә төрле кавемнәр бардыр?.. Бу, корт-
кырмыскалар кеби, дөньяны каплаган адәмнәр эчендә Әмерләренә буйсынып,
максудка җиткәннәрне бик аз таптым.
5. Дөньяда һәр нәрсә дә үз асылына бер әйләнә... Эшкә ябышыр чак җитеп, ямьсез
озын төн үткәнен күз ачып белдек без, үлчәп күктәге Чулпан белән. Булса да ул чакта
бездә керсез иман, саф күңел, күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел. Шул
сәбәпле дустны, дошманны дөрест фәркъ итмичә22, күп саташтырдык ... шайтанны
чын инсан белән. Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек — булсын кабул.
6. Без һаман сабыр итәмез... Бу тормышка кальбән23 разый булган кеше мөселман
да түгел, мөэмин дә түгел, инсан да түгел диясем килә.
7. Хикмәти Хода, кая карасаң, анда без фәкыйрь милләтнең бер җире
ТУКАЙЧА ТАТАР КОДЕКСЫ
127
җитмәгәнлеге заһир була!..
Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул; инде эшлик саф, ачык күзләр
белән... Фәиннә мәгаль госри йөсра**.
VI. Вөҗданың белән килеш
1. «Аһ!» дисең, без ник болай соң?..
Сүзне ничек башларга кирәк? Хәер, болай башласам да ярый бит... Тугъры әйтергә
яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә?.. Китмәсен хак сүзгә һич кәефең синең...
Тыңламасаң бу нәсыйхәтне, язу бушка фәкать...
Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без, кер күңелдә күплегеннән
бармыйбыз ак якка без... Әхлак, вөҗдан, инсафларны сөреп чыгардык истән дә;
бозылдык шулкадәр начар, уздырдык без иблистән дә... Мәлганәт24, пычрак вә ялган
берлә тулган безнең эч; бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбрәт безнең эш...
Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык, төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык.
2. Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап... Өстеңдә әйбәт кием булгач,
синең бәрәңге генә ашаганыңны кем белә?.. Җан сатабыз әллә нинди вак «тиен»нәргә
карап... Йөз сумны урлап килгүче угъры кеби, күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-
якка без. Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга, гөл кеби сүзләр чәчәбез
акчалы ахмакка без... Акча барда бар да дуст шул, бар да яр; акча исе чыкмый торса,
бар да яныңнан таяр!..
Кешеләр үзләрен анчак сөярләр, бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр...
Туктале, бер көн килер дә өйрәтер, әлбәт, ләхет, миллионың ул тар ләхеттә файда
бирмәс... Анда хакимнәр дә алтыннарга һич алданмыйлар; анда адвокат та юктыр —
акчага ялланмыйлар.
3. Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны; ул ике яклы: аның бардыр иләк
һәм күн ягы. Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә: син бүген бай, бәлки,
шайтаннан да ярлы иртәгә!..
Килсә теләнче капкаңа, каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама... Булса — бир,
булмас исә, җайлап сөйлә булмаслыгын, сизми калма ак сакаллы картның Хозыр
Ильяслыгын!
4. Дөресне сөйлә, ... беркемнән дә курыкма; сабыр бул, чөнки сиңа эшнең җиңеле
йөкләнмәгән...
Дөнья яратылганнан бирле ялганнар күбесенчә тотылмый калган... Ьәр алдауга
ышанмаска кирәк, алданмаңыз, карендәшләр, гафил улмаңыз... Алданмаңыз, болар
сезнең дошманнарыңыздыр, болар тик үз файдалары өчен генә тырышып, сезне
әсирлектән чыкмасын дип тырышучылардыр...
Дустлар, тугъры юлдан китик... Барыбер без алданмыйбыз дигәч алданмыйбыз!
5. Усаллык хәзинәсе бик зур, ул — күпме алсаң да бетми...
Өметсезлек, усаллык, вәсвәсәләр зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр... Син
үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар
гакълыңа: «Бу заман шундый заман, — дип, — бу вакыт мондый вакыт, син үзеңне
дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот...»
Дөрест, һәрбер халыкта бар дорыр мондый кара йөзләр... Алар ерткыч, алардан
читтә бул син, алар барда бүрең бер якта булсын...
Җитәр, инсаф кирәк, инсаф кирәк... Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыйл...
Файдаланыйк киңлектән, ваз кичик мин-минлектән... Бүлик без бер алманы биш
кисәккә... Җыйналып мәҗлес ясыйк... Тәнемез аерым булса да, бер җан булыйк.
6. Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә, эчә халык хәләл дип тә, хәрәм дип тә;
«Кытайский әфлисуннар яшьнектә», — дип, «Эчми үткән яшьлек гомере әрәм», —
дип тә...
Җөмләдән берсе... Мәктәпләрдә укыр чак... Мин... үземне һәрвакыт мулла
баласыча тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем. Мәсәлән,
128
бер заман... минем илә күрешергә... авылымызның шактый могтәбәр кешесе килде,
үзе исерек иде. Миңа килеп сәлам бирде — сәламен кайтармадым, кулын сузды —
кулын алмадым. Сәбәбен сорадылар. Мин шул вакыт «Бәдәвам»ның:
Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә һәм син алма... —
дигән бәетен ярдым да салдым...
Дөнья булгач кеше төрле хәлгә килә шул... Әхлаксызлык... Электән белгәнем
хәлдә кешенең тышы яхшы, бозыклыгын эченең..., хөкем итмим, Ходай кыйлыр үзе
судын...
Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел, һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел!
Бераз вакыт шатлык таба исерек кенә, үз-үзенә ачы агу эчереп кенә... Эчә дустлар
чәкәшеп, күзне-күзгә текәшеп; эчкән була карчык та — үзе беткән бетәшеп...
Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда, бер дә алданма: «Оялгандыр», димә яндыш,
«Җибәргәндер», дисәң — әүля25!
7. «Шайтан аздырган», имеш! «Юлдан яздырган», имеш! Кире татар, иң элек
вөҗданың берлән килеш!.. Сезгә һәм безгә ни җитмәгән?..
Без ул милләткә... үз сурәтен үзенә күрсәтик... Көзге каршысына китерик...
Милләт күрсен... Ләкин авызы кыйшык кешенең авызын туры күрсәтмәгән өчен
көзгене атып бәрмәсен...
Җиңел уй, йөз кызарткыч төрле хисләр, сезгә мең ләгънәт! Яшә, тугъры караш,
төпле гакыл, меңнәр яшә, хезмәт!
VII. Исламның миллиятне сакларга кушуы табигый
1. Безләрне туры юлга күндергән Коръән икәндер... Аңлангачтын Коръәндәге
бик күп серләр, үз-үзендән агаралар дини керләр...
Ислам бит хак дин, ә хаклык, һичшиксез, гел өстен булыр.
2. Исламның миллиятне сакларга кушуы табигый... Билгеле ки, дин кешеләрдән
аерым түгел.
3. Наданлык таптамасын — яньчелербез, каләмгә каршы бармыйк —
чәнчелербез. Каләм — хөкем йөртүче Җир йөзендә, аның белән ант ителгән «Нүн»
сүрәсендә...
Болар бит исламга терәк, безгә боларга таянырга кирәк... Көчсезләргә иптәш,
көчлеләргә җитәкче, болар — бөтен ислам инануларын ачыктан-ачык күрсәтүче...
Каләм — бөек, каләм — дәрәҗәле; Ходайның телендә ант урынында ул. Каләм —
данлы, каләм — шанлы; каләм ул — чиргә дәва, кайгыны юар сабындыр...
Дин димәк — бетмәс-төкәнмәс бер хәзинә ул.
4. Шәригатемез — Коръәне хәдистер, Коръәне хәдис тә кыямәт барачак, анда бер
дә шик-шөбһә юктыр...
Нәр кешенең үз хезмәте вә хәләл кәсебе илә тапкан бер телем икмәге юк
шәригатьләр чыгарып, фәлән кеше — кяфер, фәлән — фасикъ26, син генә яхшы дип
мактап яхшы булудан артыктыр.
5. Динле булып күренү — бик яхшы бер кәсеп ул... Бер кешене кяфер дип йөрү
бик зур кабахәтлектер. Газиз иман капкасының ачкычы сезнең кулыңызга
бирелмәмештер. Сез үзеңез теләгән кешеләрне иман капкасыннан кертеп,
теләмәгәнне — чыгарып җибәрүгә нинди права таптыңыз? Юк, сездә бернинди дә
права юк.
6. Наданлык сәбәпле көфергә төшү җиңел инде... Бер дә исеңез китмәсен: Мәккәи
мөкәррәмәдәге кәгъбә янында гөнаһ кыйлу мөмкин булган шикелле, Киевтәге
монастырь янында саваплы эш кыйлу мөмкиндер...
Хак Тәңренең каршысында килешмидер тәһарәтсез намаз илә корбансыз хаҗ!..
Килешмидер Коръән уку, тәсбих әйтү фәхеш-вәхшәт берлән тулган бер ханәдә...
Фахиш тавыш, фахиш рух, фахиш көй! Фахиш мәгънә! Менә шулар безнең
фәхшиятсез, пакь мөселман түрләренә кереп утыралар...
ТУКАЙЧА ТАТАР КОДЕКСЫ
129
Әйдә, дустлар, бер тибрәник, акны Тәңре яклар бит... Караны бер көн каралтып,
акны бер көн аклар бит.
7. Мөхәммәд динен яклаучы!.. Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны, дин эшендә
башчы иттек без аларны... Җитәр дин исеменнән кеше талау, җитәр шәригать
исеменнән халыкны каралту, җитәр болганчык суда балык тоту! Батсын фанатиклар!
8. Җитми мыр-мыр хәтем — чын, саф Коръән кирәк... Телсез муллалар бер нәрсә
әйтмәкче булалар, ләкин, аһ, наданлык, иреннәрен селкетәләр дә, бер нәрсә дә
фәһемләнми.
9. Ялганчылар, гамәл сатып ашаучылар, ... үзләре яхшы аңлап җитмәгән нәрсәне
балаларга укытып, ислам балаларының гомерен ашаган хәлфәләр, ... барлык
һиммәтләрен27, һәммә гайрәтләрен трахтирларда, мәйханәләрдә генә күрсәткән
байлар... И явызлар!.. Динне хурладыңыз, мөселманлыктан көлдеңез! Галимнәрне
танымадыңыз. Тугъры сөйләгәннәрне кыстыңыз, издеңез... Җавап биреңез!..
10. Җәза бирми халык һич тә гөнаһ эш, яшерен эшләргә... Җәзалау камчысын
биргән гөнаһлы ул халыкка кем? Түгел, юк. Бирмәгән һичкем; Ходай — гадил28,
Ходай — хаким!
11. Ашау-эчү өчен күңелең борчылмасын. Үзеңне «байлардан ярлы» дип санама;
тыр-тыр итеп бәлешләргә йөгермә... Бәлеш белән гыйлем бергә җыелмас, комсыз
кеше үлгәнче тыелмас... Комсызлык — түбән, бик түбән сыйфат ул... Азыгыңны
Алладан өмет ит...
Хәзрәтләр, хәттин узмагыз!
12. Мөэмин булсаң, чын мөэмин бул — намазыңны калдырма...
Бездә җомга көннәргә дә бер дә игътибар юк: ул көннең бәйрәмлеге бер дә
күңелдән хис ителми; халкымыз, бүген җомга, бүген бәйрәм, дип, яңа киемнәр киеп,
руслар якшәмбене олуглаган кеби олугламыйлар.
13. Мулла ахрысы фәрештә түгел, аның да остабикәсе бар, бала-чагасы бар,
фатир түлисе бар — ни эшләсен, ачка үлсенме?..
Ну, болай булгач, мулла гаеплеме? Әллә безнең милләт гаеплеме? Әлбәттә,
милләт гаепледер...
Бер мулла биш вакыт намазда, җомгаларда, гаетләрдә имам тора, никах, талак
эшләрен карый, казыйлык итә, туганнарны, үлгәннәрне, никахланганнарны яза. Шул
арада ук мәдрәсәгә кереп мөдәррис тә була... Зиратка да бара. Җә, бер кешегә бу кадәр
хезмәт бирелсен дә, ул кешегә ни өчен жалование алу дөрест булмасын?!
Әүвәл бер кешегә шулкадәр эш бирү дөрест түгел, инде бирелгәч, аңар жалование
бирмичә, теләндереп йөртү дөрест түгел. Бер култыкка ике үгез башы сыймавы, бер
көймәче ике көймәнең койрыгын тота алмаганы һәркемгә мәгълүм була торып, бер
муллага әллә тагы 20 төрле эш биргәннәр. Шулай булгач, ул мулладан нинди укыту,
нинди иҗтиһат, нинди хәер көтәргә кирәк?
Минем уемча, муллаларны жалованиеле ясарга кирәк — бер; һәм аның өстендәге
йөкләрнең һәрберсен аерып, үзенең ияләренә тапшырырга, йөкләтергә кирәк — ике...
һәм боларның һәрберсенә аерым-аерым жалованиеләр бирелсен...
Муллаларның берсе бигрәк тук, икенчесе бигрәк ач булуының һәм дөрес укыта
алмауларының... һәммәсенә сәбәп жалованиесезлектер. Шуның өчен мин үз
тарафымнан, муллалар жалованиесез хезмәткә көчләнмәсеннәр, дип әйтергә
батырчылык итәмен.
14. Үзенә башка хатиб, вагыйзьләр дигәнемез дә, безнең хәзергә чаклы булган
муллаларымыз төсле, мөнбәргә менеп, баласын тирбәтеп җоклатучы хатын шикелле,
халык аңламаган тел илә көйләп, җырлап, халыкны гыр-гыр җоклатмасыннар, тик өч
мәртәбә «әлхәмделиллаһ»ны гарәпчә әйтсәләр җитәр. Вагыйзьләр безнең үземезнең
ана телемез илә безгә, динемезгә, дөньямызга кирәкле вәгазьләр сөйләсеннәр.
Халыкның тамырлары буенча каннарын йөгертеп, күз яшьләрен чыгарып, әллә кай
җирләрен чеметтереп-чеметтереп алсыннар. Мөнбәргә менгәч, фәлән мәкам берлә
җырлау, төгән көй илә көйләү бик зур ояттыр. Иске муллаларга алай гавам халкын
130
көйләп тирбәтеп җоклатканчы, бер дә кешесез сахрага чыгып, гарәп шигырьләре
көйләсәләр, артыграк булыр иде...
Хатибның сүзләре дару хөкемендәдер. Даруны, шифа биргәч, ачы булса да эчәләр
бит.
15. Халыкның җыелган җире мәҗлестә, милләт исемене бер-ике кәлимә булса да,
халыкны гыйлемгә, сәнгатькә өндәсәләр, нинди яхшы булыр иде... Мөмкин кадәр
дөнья, ахирәт өчен файдалы мәгърифәт хасил кыйлмак кирәк...
Кыскасы гына, милләтнең тәрәккыйсенә вә башка милләтләрнең аяклары астында
тапталмавына кирәкле нәрсәнең һәммәсе дә саваплы вә хәерле бер эштер... Иайдәңез,
борадәрләр29!.. Галәме исламга нур сачик, нурланыйк, тырышыйк!.. Без... халыкны
караңгыда калдырып адаштырырга кулымызда аз гына бер икътидар30, тәнемездә җан
бар вакытта аслан разый булмаячакбыз.
VIII. Гаилә өчен иң кирәге — тигезлек
1. Өч кешедән дөньяда качып котылып булмый: берсе — кендек әбиседер ки, ул
сине теләсәң дә, теләмәсәң дә дөньяга тартып чыгарыр. Икенчесе — җаучы
карчыктыр. Ул сине, аласы кызыңны күрсәң дә, күрмәсәң дә, алырга теләсәң дә,
теләмәсәң дә — өйләндерер. Өченчесе — мәзиндер. Ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә
— җуар да күмәр.
2. ... теләмәсәң дә — өйләндерер... Юк, ул алай булмый шул... Файдасыз бер ит
кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы...
Әгәр булса «сөю»... кочаклау куллар арганчы, үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм
бит кабарганчы — гомер дә сөйгәнем юк һәм «сөям», дип әйтмәмен һич тә; сөюнең
мәгънәсе, минчә, бигүк гали, бигүк нечкә.
3. Үзенә нәрсә лаек икәнен һәркем үзе белә... Мәхәббәт төрлечә... Мин, ахрысы,
сөюдә дә милләтче... Мин татар кызының телен, сөйләшү рәвешен яратам.
4. Өйләнү — түгел сөйләнү... Гаилә хакында минем фикерем коры гына: ... син
аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шуның өстенә... килерең булса, һәркемгә
өйләнү тиеш. Югыйсә, эчеңә сәнәк белән төрткәндә, бер тамчы кан чыкмаслык булса,
ике күңелдә чын мәгънәсе белән булган мәхәббәт уты янмаса, гаилә өчен әллә нинди
түбән кешеләргә мөрәҗәгать йә тәлинкә тотарга булса
— Алла сакласын!
5. Тигез-тинлеккә юл куймау бездә гадәт. Ярың тиң-пар булмаса, әлбәттә,
һәлакәт, пар булу шарт, пар булу шарт, пар булу... Бирмәде Ләйлә кеби мәх- бүбәгә31
дөнья бәһа; ул болай бер кыз гына — каршында Мәҗнүн булмаса... Өйләнештә иң
кирәге — тигезлек.
6. Күңелсез сүз сөйли бәгъзе гакыллылар хатын-кызга: фәкать бер ел күңелле,
дип, календарь һәм хатын безгә... Хатын өстенә хатын алсаң... Җитмәгәнме бер хатын,
өч-дүрт хатын асрау нигә?..
Хәзерге өйләнүчеләр... Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар:
«Булыр безнең хатын булса йөзе айдай», — диләр анлар. Әгәр басса дөнья һәм
муеннарда бурыч тулса, убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.
7. Адашкан кыз... Төшкән ул сатлык кызлар рәтенә... Суына төшкән кочагы.
Шулай да ул типтерә, бетәсен сизеп тора; җылыйсы күз яшьләрен күз эчендә
киптерә...
Уйнаш кыйлуы бик уңгай да, бала табуы бик читен, диләр... «Уйнаш»тагы***
яман күздән Ходай үзе сакласын.
8. Аерылу һәрвакыт начарлыкка илтәдер. Аерылмаңыз!.. Хөррият, ирек
— барча кешеләргәдер; бай, фәкыйрь, галим, җаһил, ир вә хатын һәм милләт
аерылмаенча, һәркемгә бертигездер.
ТУКАЙЧА ТАТАР КОДЕКСЫ
131
IX. Туган тел. Дөньяга фикеребез юл алсын
1. Мин Казанны тәхте пай32 һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр
милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли
әдәбиятымыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим.
2. Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс
киеп, «Госманлыез, әфәндем», дип йөрүче хиффәтләребез33 дә аз булмады. Ләкин
мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте... Без татарлар һаман да
татарлар булып калдык. Төрекләр — Истанбулда, без — монда.
3. Язучы... Каләме — милләткә файда, язганы — Хак көзгесе... Безнең милләткә
кирәк... Каләм иясе булып чыгучыларымыз күбәйсен, солдатның өстенә дә шинель,
астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-
ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын. Мөхәррирләр
гаскәрләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәрләребез булмаса, әсир булырмыз,
хур булырмыз...
Боларның кемлеген яхшы белик без, боларның артуын Ходайдан телик без...
Әлхәмделиллаһ... Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылды... Каләм кулда
була торып, ... мәгълүмдер ки, курку берлән өркү хәрәм... Ничаклы изсә дөнья, ирке
бар — куркытмыйдыр безне...
Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш; дуслар һәм дошманнар
хәленнән ул бераз хәбәр бирсен.
4. И каләм! Китсен газап, ит син безне шат; без дә синең аркаңда туры юлга
басыйк аяк... Милләткә мәрхәмәт ит... Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр,
ник төшердең безне — җиде кат җир астына кадәр? Милләтнең бу хәле хикмәт
китабына теркәлгәнме?.. Чакырып яз укырга, уку кыйммәтен тәкъдир ит...
Яз караны «кара» дип һәм акны «ак», җөпне «җөп» дип һәм шулай ук такны «так».
Һәр кеше күңелен генә күрмә, милләт авыруына бак!.. И каләм, безгә һәрдаим ярдәм
һәм мәрхәмәт ит.
5. Кеше ата берлек белән туган түгел, бәлки фикер һәм тоткан юлы белән кардәш
була... Максуд җитәр: бара торгач — юл кыскарыр... Алгарыш һәм күтәрелеш
юлларына атлап үтик... Алга адым сал, татар... Бари Тәгалә сезләрне... сәламәт
кыйлсын... Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый...
Фикерегезне языгыз да фикергә фикер ялгагыз... Тик якты булсын фикерегез;
фикерегездер — фикеребез һәм фикеребездер — фикерегез... Олы фикерләр
кузгалсын... Дөньяга фикеребез юл алсын. Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга
китәр, — бу мәгълүм булсын һәркемгә, — шушындый безнең фикер.
Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде. Кем соң безне мескен итеп
тоткында тоткан иде? Килде форсат кысан читлекләрне итәргә тар-мар, килде, иркен
сулыш алып, вакытыбыз канат кагар.
Фикеребез торсын яңарып гел... Искермәсен, үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр
ис кермәсен! Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен, истереп, милләтнең
берләшү юлын кистермәсен!
6. Яшәсен әрбабе каләм34!.. Яшәсен туган тел!
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
132
И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, Ходам!
Х. Үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?
1. Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул,
шагыйрь ул. Ул әле, әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри.
Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби...
Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик... Җан рәхәте булган музыкалар илә
дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе
ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.
2. Карендәшләр! Уйганаек, заман уйганмак заманыдыр... Кирәк түгел мәгънәсе
юк көлке, уен... Як-ягымызны карап, дөньяның барышыннан хәбәрдар булалым.
Башка милләт халкының барышыннан гыйбрәт алып, безләр дә алга таба
аякларымызны атлап, һәр сәгать алга йөрмәгә иҗтиһат итик... Элек йоклап
үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник... Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик...
Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел, тәрәккый итеп тотыйк алга юл...
Тырышыйк... Һәр көн үзгәрә заман... Тырышырга кирәк, карендәшләр! Уяныңыз да
тартышыңыз. Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны!.. Изге эштер
тартышмаклык хокук өчен... Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!.. Теләсәк яшәргә,
дәгъвабызны исбат итик, дәлилләр китереп... Киләчәктә бәхетләр көтә безне...
Элеккечә кайгы-хәсрәт, ачынуларга хәзер урын бармы?.. Җанлансын халык, бар
моңын, барлык зарын өстән салып... Тор! Тартыш! Тиз бар, татар... Тор! Селкен!
Кузгал, татар!..
Җитәр инде, җитәр инде, давайте, сызганыйк җиңне; ... һич өмет юк җиңне
сызганмай... Ачыйк иттифакъка35 юл: ушбудыр иң тугъры юл; сыңар җиңнән ике кул
чыгарыйк без...
Тотып милләт ливасын36, юлга чыктык: «Бу куллар мәңге, дип, җиргә салынмас».
3. Бер теләктәге кешеләр, бер сүздә булып, мәйданга чыгып... Тырышып, күп
акчалар тотып һәм төрле-төрле чаралар күреп, ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр
керешсә!..
Татарда акча юк, байлык та юк, дип, юкны сөйлиләр... Татар акча тапмый түгел,
таба... Тау кисәр эшлекле ул — тотынса, дөнья төзәтер... Алла мондыйларның санын
арттырсын.
4. Тәрәккый дә итәмез, һәр нәрсәне көттерәмез дә...
Безнең татарларда, иң әүвәл мәртәбә әйткәндә, һәрбер нәрсәгә каршы тору ата-
бабадан калган бер гадәттер. Алар, иң әүвәл чыкканда, ысулы җәдит берлә укуга да
каршы тордылар. Кара тактаның эченнән «тавык аягы» да эзләп маташтылар. Бара
торгач, белделәр ки, кара тактаның эчендә «тавык аягы» түгел, «чебеш аягы» да юк,
имеш!..
Өч яшьлек балага да үзенең сәламәтләнүе өчен дару эчерсәң яки: тышка яланаяк,
яланбаш чыкма, дисәң, билгеле, каршы торадыр. Шуның шикелле, татарларга да:
болай итсәңез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәңез, үзеңез өчен яхшы булыр, дисәң:
«Э... э... кирәкми, э... э...», — дип киреләнәләр...
Дөрест... «Яңа» дип һәр нәрсәгә мөкиббән кителмәскә... кирәк... Вәләкин... Нигә
кирәк искелек, кирелек?.. Кирелек, наданлык гаскәрен җиңеп, сындырып ташлыйк...
ТУКАЙЧА ТАТАР КОДЕКСЫ
133
Якты көннәр алда... Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк.
5. Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр... И кардәшләр, кул тотышып, алга
барыйк, башка милләтләрнең хәлен карап карыйк; мәдәният мәйданында урын алыйк,
егъла-тора, алга таба атлыйк!..
Кем җигә безгә тәдәнни37 арбасы?.. Безгә аяк чалырга маташсалар, янә безне алар
белән кычкырышу кебек түбәнлеккә сөйрәсәләр, без аларны бергәләшеп юлдан алып
ташлап, яки «Безнең юл беләнме, әллә түгелме?» дигән сорау куеп, ничек тә аларны
ераклаштырыйк...
Без мөһаҗим улмай, анчак мөдафигъ улдыкымыз җәһәттән хәкыйкан
бәхтиярез.****
6. Рус җирендә без әсәрле, эзле без, тарихында бер дә тапсыз көзге без. Рус белән
тормыш кичердек сайрашып, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. Бергә тормыш,
бергәлек чиктән ашып, без шаярыштык, вакытлар алмашып. Һич бетәрме тарихи бу
бергәлек? Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез. Шул
халыкныңмы хокукка хаккы юк? Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!
7. Без — руслар белән татарлар — һәр вакыттагы кеби, тату гына, честный гына
алыш-биреш итеп тора алабыз... Бик яхшы бит!.. Дуслыкта берлек, тигезлек, тиңлек
кирәклеген әйтмәсәм дә беләсез инде.
8. Һәр милләтләр максудларын хасил итә... Монда тудык, монда үстек, мондадыр
безнең әҗәл; бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (Гыйззе вә Җәл). Иң бөек максат
безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!
9. Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә; бу юлда һәртөрле хурлыкка,
зорлыкларга38 түзмәккә!..
Һәр заман хакны сөючеләр сездәй каһәрләнгән булыр... Бармыни бездә, гомумән,
чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!. Мәмнүн
булсын рухлары...
Күрсәтә һәрбер җаһил милләткә золым вә җәбрене, таптыйлар пычрак аяклар
берлә милләт садрене39... Искеләр белми һәнүз милләт дигән сүз кадрене...
Милләтемез диңгезенең энҗеләре төптә ятып, «ул-бу»лары гына өсткә калка шул...
«Алла бирмәгәнне мулла бирмәс» мәкале бик тугъры сүздер...
Сезнең болай каршы торуыңызны бик зур гөнаһ дип беләмез. Бу эшләреңезне
ташлап, тәүбә кыйлмак, кайтмак кирәк... Сезнең урыныңызга үзеңез бар заманда
һичкем күз җибәрми. Без исәк, һәр каюмыз, Аллага шөкер, төрле- төрле кәсепләр илә
шөгыльләнеп йөримез...
Кайчанга чаклы татар... бер-берсенә ук атар?
10. Бар мөселман булалса иде бер гәүдә...
Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр... Бер-беребездән качмыйк... Барчабыз бер
юлдан тырышып атлыйк... Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк, тырышмактан,
тырмашмактан һич бушамыйк... Килер бер көн: милләтең сиңа шәфкатен күрсәтер...
Фәкать сабыр кирәк.
XI. Аерылышу соңында
1. Берегез укыгыз да, берегез тыңлагыз... Кап-кара кол белми хөррият дигән сүз
кадрене... Сөальләр җавапсыз калмасын... Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдеңез?..
Әйдә, дустлар... Тәкрар әйтәмез... Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Раб, гүзәл эзне!
2. Эшем һәм ниятем изге иде, ләкин максудыма җиттеме — анысы минем эш
түгел... Актык сүз буларак шуны әйтәм... Татарларның бөеклеге, даны сигез кат
күкләргә китсен; мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен!.. Алла ни
бирер... Мин догада...
Яшәсен милләт!
Зиннур МАНСУРОВ әзерләде
134
СҮЗЛЕКЧӘ
* Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев исеме белән.
** Авырлык соңында җиңеллек тә була.
*** Г.Камалның «Уйнаш» комедиясенә ишарә.
**** Без һөҗүм итүче (сугышны башлаучы) булмыйча, тик каршы торып, аны
кире кагучы булуыбыз белән чын бәхетлебез.
Җәсарәт1 — батырлык, кыюлык; парлак сурәттә муаффәкъ булу2 — якты зур
уңышка ирешү; заһир3 — ачык; тәслим фитърәтендә4 — кемгә дә булса
тапшырылырга тиешле хәлдә; нәсрани5 — христиан динендәге кеше; нәҗат6 —
котылу; голүм7
— гыйлемнәр; гатәләт8 — ялкаулык; асла9 — һич тә; ләфзы10 — сүзе; мәнафигъ11
— мәнфәгать, интерес; мөрәбби, мөрәббия12 — тәрбияче ир-ат, тәрбияче хатын-кыз;
сәляхият13 — сәләтлелек, талант, булдыклылык; җәһаләт14 — наданлык; анчак15 —
бары тик; назик вә ләтыйф16 — нечкә һәм гүзәл; ислах әйләйә17 — төзәтсен дигән
мәгънәдә; фәхерле18 — мактанычлы; зате гали19 — бөек зат; мәгъмур20 — төзек;
мөрәүвәтле21
— үз-үзен кызганмаучы; фәркъ итмичә22 — аермыйча; кальбән23 — күңеленнән;
мәлганәт24 — түбәнлек, явызлык; әүля25 — дөресрәк; фасикъ26 — бозык; һиммәт27
— юмартлык; гадил28 — турылыклы; борадәр29 — туган; икътидар30 — сәләт, көч-
куәт; мәхбүбә31 — сөелгән хатын-кыз; тәхте пай32 — башкала; хиффәт33 — тиле,
юләр; әрбабе каләм34 — каләм ияләре; иттифакъ35 — берләшү; лива36 — байрак;
тәдәнни37
— артка өстерәү; зорлык38 — авырлык; садр (садыр)39 — күкрәк.