Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙЧА ТАТАР КОДЕКСЫ

Каләм әһелләре әледән-әле искәрткәнчә, һәрбер әдип насыйп гомере дәвамында үзенең бердәнбер зур китабын яза. Табигый ки, олуг талант ияләре тарафыннан иҗат ителгән мондый фолиант ил-көн өчен бәһаләп бетергесез рухи кыйммәтләрне гәүдәләндерергә мөмкин. Әгәр шулай икән, без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бөтен язганнарын халкыбызга мирас кылынган яшәеш дәреслегенә тиңли алабыз. Чыннан да, аның даһилык белән тудырылган иҗаты биниһая тәгълим мөмкинлекләренә юл ача. Бары тик аннан зирәкләрчә файдалана белергә генә кирәк. Мондый затның классик әсәрләрендәге барлык сүзе генә түгел, хәтта һәрбер ым-ишарәсе газиз милләтенә хезмәт итәргә тиеш. Нәкъ менә шушы куллану осталыгы җәһәтеннән без үз вазифабызны тулы күләмдә үтәүгә ирешәбезме соң? Раслап әйтү кыен. Әнә, Габдулла Тукайның җәрәхәтле бәгыреннән
савылган әлеге «бердәнбер китабы» эченнән «Татар кодексы»н үтәли күреп, аны халкыбыз дикъкатенә юнәлтер өчен дә безләргә бер гасырдан артык вакыт кирәк булды. АҺ, аянычлы кыска гомер шәме ике яктан янып килмәсә, яки кемдер тарафыннан җаваплы йөкләмә куелса, шагыйрь аны үзе дә кәгазьгә төшереп калдырыр иде. Берничә нашир тәрҗемәи хәлен язып бирүен үтенгәч, «Исемдә калганнар» рисаләсенә тотынырга кулы җиткән ләбаса. Җәмәгатьчелек вәкилләре сорагач, «Шәрекъ клубы»нда халык әдәбияты турында лекция әзерләп укырга да, «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән дәреслек-хрестоматиясен төзергә дә өлгергән.
Ә татар халкын озын-озак гасырлар дәвамында тәрбияли алырлык ошбу кодекска килгәндә, сүз дә юк, Габдулла Тукай аны үзенең язганнарында ярылып яткан тәҗрибә нигезендә әзерләр иде. Нишлисең, әлеге эшне тиешенчә ахырына җиткерү бөтен җаваплылыгы белән безгә тапшырылган. Шик-шөбһә тумасын, сезнең игътибарга кануни шәкелдәрәк тәкъдим ителгән бу җыелма төп-төгәл шагыйрь каләме теркәп калдырган сүзләрдән генә тора. Хәрефкә хәреф туры килә, дип, нәкъ шундый очракта әйтеләдер. Хәтта бүлекләрнең исеме дә аның әсәрләре тукымасыннан алынды. Кодекстан файдалану барышын җиңеләйтү максатыннан, нибары тәртип саннары гына өстәлде. Алары да шагыйрь өслүбе өчен ят түгел, Габдулла Тукай бүлемрәкымнәрен шактый еш кулланган.
Инде шундый искәрмә дә биреп үтәргә кирәк: кодекс калыбындагы әлегеуй-фикерләр ниндидер депутатлар төркеме тарафыннан түгел, ә аерым шагыйрь исеменнән юридик таләпләрне күздә тотмыйча язылган. Монда шәхси башлангычның өстенлек итүе табигый. Шул ук вакытта көрәшче әдипнең фикри сөземтәләре дәүләти югарылыктагы иҗтимагый гомумиләштерүләрдән дә мәхрүм түгел. Кыскасы, боларның һәммәсен дә белеп тору лаземдер.
Тукайлы язмышыбызга рәхмәтләр белдерик. Пәйгамбәргә торырлык
шагыйребезнең еллар аша безгә җиткерелгән әлеге мөкатдәс бүләге, иҗтиһатка өндәүче әманәт буларак, татар халкының алгарышына янә бер ныклы нигез ташы рәвешендә салынсын. Аллаһ теләктәшлек кылсын.