БАШЛЫК КИЛГӘЧ


«Аккаен» агрофирмасы директоры Сәетҗан Исламов гадәттәгечә иртүк тиз генә
терлекчелек фермаларын, техника паркын әйләнеп кайтты да чакырылган
кешеләрнең барысын да үз бүлмәсенә дәшеп алды.
— Иртәгә терлекчеләр җыелышы, — диде ул. Җыелышка Самат Шәйдуллович
үзе килә. Доклад укылып, башлык чыгыш ясагач, алдынгыларга бүләкләр
тапшырылгач, ашханәгә бергәләп чәй эчәргә керәбез. Сезне чакыруымның сәбәбе
шул: җыелышта күп сөйләп вакыт үткәрмәбез, әйтәсе сүзегезне табын янында
әйтерсез. Авызыгызны йомып утырмагыз, башлык безгә бик еш килми. Инде килгән
икән, мине уңайсыз хәлдә калдырмагыз, сүзегезне өздереп әйтегез. Самат
Шәйдулловичның йөрәгенә акмай булып ятарлык булсын. Мин үзем тостымны
терлекчелектә ирешкән уңышларыбызны яңа башлыкның эшкә яңача тотынуы, бу
тармакка моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә игътибар бирелүе белән бәйләрмен. Аның
исәнлегенә бер стакан, юк, бер рүмкә тотып куям диярмен. Гафият, рүмкәләр бик
кечкенә булмасын. Ашханәдә табылмаса, берәрсеннән алып торырсың. Самат
Шәйдулловичның рүмкәсенә тидереп алуга чыңлап китәрлек булсын. Колагың
ишетсен, сиңа кат-кат әйтеп тә таманга туры килә!
Икенче көнне җыелыш билгеләнгән вакытта башланып, доклад укылып, башлык
сөйләгәч, алдынгылар бүләкләнгәч, берничә хезмәт алдынгысы чыгыш ясагач,
халыкның бер өлеше хуҗалыкның ашханәсенә җыелды. Сәетҗан Исламов тост әйтеп,
бераз ризыктан авыз иткәч, сүзне агрофирманың баш зоотехнигы Садри Рәхимовка
бирде. Садри теләр- теләмәс кенә торып басты:
— Нәрсә генә әйтим икән инде, авылдашлар. Бер генә рүмкәдән соң сөйләве авыр
булыр. Хатын да, башка вакытта авызыңнан сүзең чыкмый, кызмача кайтсаң, үрдәк
ите ашаган дип белерсең, лыкы-лыкы сүзең бетми, ди. Самат Шәйдулловичның безгә
килүе әле беренче тапкыр гына.
Сез киләсе дип бөтен ферма территориясен чистартып куйдык. Сыер имчәкләрен
импортный сабын белән икешәр кат юдык. Сез килә дигәч, сыер башына көнлек
савым да өч литрга артты. Ярты ел түләнмәгән хезмәт хакын да бирделәр. Сезнен
безгә олы башыгызны кече итеп килгәнегез хөрмәтенә тост күтәрәм. Минем үземә
күп эчәргә ярамый, кан басымы арта. Шулай да тотмыйча булмый. Кан басымы
күтәрелсә күтәрелер, бер төшәр әле...
Директор баш зоотехникнын сөйләп бетергәнен дә көтмәде, сүзне иртәдән үк
яхшы гына төшереп алган ферма мөдиренә бирде. Мөдир Дамир Хөсәенов торып
басканчы ук сөйләргә тотынды:
— Безнен ферма иске булса да, шөкер, җимерелмичә, ишелмичә тора әле. Итен
дә, сөтен дә башкалардан ким тапшырмыйбыз. Быел Ходай кушып сыерлар
бозауласа, баш саны да артыр. Тик менә ясалма орлыкландыру белән эшләр бераз
хөртиләнеп китте. Бөтен сыерларга да сперма җитәр-җитмәс. Орлыкландыру технигы
Ярулла салган баштан сперма тутырылган пыяла банканы төшереп ваткан. Сүземне
җыр белән тәмамлыйсым килә: әйт әле, күбәләк, бу кадәр күп эчеп армыйсын син
ничек?!
— Эчеп түгел, очып, шуны да рәтләп җырлап бирә белмәден, — дип, ачуы
чыккан директор сүзне тизрәк баш инженер Фәләх Закировка бирде.
Болай да күп сөйләшми торган инженер егет бер кулына рүмкә, икенчесенә
чәнечке белән эләктереп алган колбаса кисәген тотып сөйләп китте:
— Без техниканы урып-җыюга елдагыдан яхшырак әзерләдек. Запчастьләр
артыннан йөреп, быел мунчамны да салып бетерә алмам, ахрысы. Хатын көн дә йөрәк
итен ашый. Өйгә кайтып керүгә мазут, бензин исе тарала. Өйдән куып чыгармаган
хатынга рәхмәт. Бензин җиткерер хәл юк. Налог түләмисез дип үткән атнада
мастерскойда утны өзделәр. Аптыраган, Самат Шәйдуллович. Үземнен дә бу
араларда кәефем юк, эчем китеп тора, нәрсә ярамагандыр. Кулдан килгәннен барысын
да эшләрбез сезнен хөрмәткә!
Шактый гына төшереп алгач, ишек янында утырган баш агроном Сәлихҗаннын
да теле ачылып китте. Ул, рүмкәсен югары күтәреп, сүз сорады:
— Авылдашлар, хөрмәтле Самат Шәйдуллович, иптәш Исламов, берике генә сүз
әйтим әле. Үзегез беләсез, бу елларда колорадо конгызы тәмам үзәккә үтте бит. Инде
төшкә кереп аптырата. Агу сибеп тә тончыктырып булмый бит шул зәхмәтне. Мина
алар шулкадәр ияләшеп китте, берсе ияреп өйгә кайткан. Ишегалдында да шул
хәшәрәтләр йөри. Бер кош- корт, бер тавык, бер үрдәк ашамый аларны. Шулай да
узган ел бәрәнгенен гектарыннан 90 центнер уныш җыеп алган идек. Без аны,
башкалардан калышмыйк дип, 100 итеп түгәрәкләп куйдык. Ну быел колорадо
конгызына каршы бөтен авылны күтәрдек. Муеннары сынгыры...
Директорнын түземлеге җитмәде:
— Сәлихҗан, син бик тирәнгә кереп киттен, утыр...
— Юк, әле мин әйтеп бетермәдем...
Сәетҗан Исламов тиз генә сүзне түрдәрәк утыручы сыер савучы Зөбәрҗәткә
бирде. Зөбәрҗәт сүзен кыска тотарга теләп. «Мин сезнен кебек матур итеп сөйли
белмим инде. Эчкәнем дә юк», — дип тост әйтүдән котылырга теләсә дә, барып
чыкмады. Директор үзенекен итте. Терлекче апабыз янәдән торып басты да сөйли
башлады:
— Ярар инде алайса, гаеп итмәссез, бу як колагым ишетеп бетерми. Утыз сигез
ел сыер савам бит инде. Бүлнискә барырмын дигән идем. Директорыбыз районнан
башлык килә, беркая да бармыйсын дигәч, бармадым инде, монда килдем. Безнен
күршебез Рәхимҗан абый, җыелышка хакимият башлыгы килсә, әйт әле, диде: ике
авыл арасында кайчан күпер булыр икән, интегәбез дә инде, ни җәяүләп, ни машина
белән, ни трактор белән үтәрлек түгел. Җимерелеп харап кына булмасак ярарые инде,
Ходаем...
Директор, сүзнен бик озынга китәсен абайлап:
— Зөбәрҗәт апай, анлашылды, сөйлисе кешеләр син генә түгел монда, утыр, —
диде.
Зөбәрҗәт директорнын ни әйткәнен ишетеп бетермәде. Сөйләвен белде:
— Үзебезнен авыздан өзеп тә дәүләткә сөт тапшырабыз, ник тапшырмаска,
агрофирмабыз зарплат бирми, инде ничә айга алган юк. Пай өчен биргән ике капчык
он белән генә яшәп булмый ич. — Зөбәрҗәт янында утырган иренә карады. — Ә син
чамалап эч, күзләрен йомылып беткән инде! — диде.
Кемдер Зөбәрҗәтнен күлмәк итәгеннән тартты. Ул дәшми-тынмый гына урынына
утырды.
Мәҗлесне алып баручы агрофирма директоры башка беркем дә сөйләмәс инде
дип йомгак ясап куярга теләсә дә, эше барып чыкмады, яхшы ук мәлҗерәгән
ветеринария табибы Камил Сираев кулларын болгый-болгый урыныннан торып
басты:
— Мина тост әйтергә кушучы булмаса да, Самат Шәйдуллович килүеннән
файдаланып, бер-ике сүз әйтергә рөхсәт итегез. Безнен терлекчеләр хәлләреннән
килгәнчә тырышалар инде. Сөтне тагын да арттыру өчен мөмкинлекләребез зур.
Әмма минем бар курыкканым шул: дунгыз гриппы гына килә күрмәсен. Югары
очнын Төхфәт тагын чит илгә китеп барган. Авыру-мазар эләктереп кайта күрмәсен
диюем...
Директорнын җен ачуы чыкса да, Сираевка каты бәрелмәскә тырышып, җайлап
кына әйтеп куйды:
— Камил, түгәрәклә, вакыт аз калды, Самат Шәйдулловичнын китәсе бар.
— Мин болай да бик түгәрәк, Сәетҗан Кадыйрович, ни ашасан, шул бар.
Аннары директор башлыкка сүз бирде. Башлык бер-ике сүз әйтте дә, торып
ишеккә таба атлады. Анын артыннан ук директор кузгалды. Ул арада рүмкәләр,
стаканнар тагын чынлап алды. Мәҗлес хуҗалык җитәкчесеннән башка гына дәвам
итте. Анда катнашучыларнын кайсы алпан-тилпән үз аяты белән китеп барды,
кайсыларын машинага утыртып озаттылар. Ашханәдә табын әзерләүчеләр генә
калды.

Реклама