Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Сабый ачышлар»ыгыз юкмы?


2010 елгы 6нчы санда бер төш күрүемнән соң психофизиология өлкәсенә кагылышы
ачышым хакында сөйләгән идем. Ул чакта миңа сигез яшь иде. Икенче сыйныфта гына
укыган үсмернең ни психология, ни физиология дигән фәннәр хакында берни дә белмәве
аңлашыладыр, шәт. Шулай булгач, ачыш ясавыңны ничек аңлыйсың ди инде? Өстәвенә,
ачышның ни-нәрсә икәнен дә белмәгән кеше бу хакта уйланамыни? Андый очракта
белемгә ия олыларның ярдәме кирәк
Быел февраль башында гына АКШның Канзас-сити каласында ун яшьлек кыз-
баланың, химия дәресендә укытучы биргән эшне башкарганда, энергия туплый торган
яңа матдә иҗат итүе хакында язганнар иде. Молекулалар төзелешен өйрәнү өчен ясалган
модельләр белән эшләгәндә Клэр Лэйзен аңарчы билгеле булмаган структура иҗат
иткән. Аның укытучысы Кеннет Бер күңел салмаса, ачыш галим халкы игътибарыннан
читтә калган булыр иде. Укытучының дусты, химия белгече профессор Боб Зеллнер, яңа
матдәне җентекләп өйрәнгәч, тәгълимати химия журналына мәкалә әзерләп җибәрә.
Шулай итеп ун яшьлек кызчык профессор белән бергә абруйлы журналдагы мәкалә
авторы буларак таныла.
Бу язмама алыну өчен кышкы һава шартларында була торган бик кызыклы нәрсә
этәргеч булды. Мин аны сабый чакта ук белә идем. Ә унбишенче яшем якынлашып
«олыгая» башлаганда серен дә ачыклый алдым һәм... ничектер кинәт тынычланып, аның
белән бөтенләй кызыксынмас булдым. Чөнки галимнәр бу хәлнең хикмәтен беләдер, дип
уйлаган идем.
Баксаң, кайбер галим затлар кайчагында ишетелә торган, гадәти булмаган, чамадан
тыш калын, аз ешлыктагы шомлы тавышларны Кояш активлыгының артуы белән
аңлатырга тырышалар икән. Кемгәдер алар ерткыч җанварлар тавышын, ә башка
берәүләргә механизмнарның гүләвен хәтерләтә, кемдер аларны җир астыннан, ә
башкалар күктән ишетелә дип аңлата икән.
Мин фәкыйрегез нәкъ шул калын тавышларны үсмер чагымда ук, кышкы салкын
төннәрдә уянып һәм шөбһәләнеп, йокламый тыңлап ята идем. Бу хакта олылардан да
сорашып карадым, әмма алар, күктә очкычларның әрле-бирле йөрүләренә сылтап,
җиңел генә аңлатып бирәләр иде. Сугыштан соңгы авыр тормышта яшәгән халыкның
мәшәкатьләре беткәнмени, тавышлар тыңлап төн уздыру түгел, көндәлек тормыш
хакында баш ватасы бит! Ә мине «очкычлар версиясе» тынычландырмый иде, чөнки бу
очракта бихисап очкычлар бертуктаусыз һаваны бораулый дип уйларга кирәк.
Уйлануларымның нәтиҗәсе бик кызыклы булды: атмосфераның ниндидер бер
биеклегендәге катламы кайтаваз булдыра торган сыйфатларга ия. Яктылык нурын
көзге кире кайтарган шикелле, ул да тавыш дулкыннарын кире кайтара, әмма
«атмосфера көзгесенә» тавыш «нурлары» төрле җирдәге чыганаклардан, тәгаен алганда
поездлардан да, төрле юнәлешләрдән киләләр, нәтиҗәдә кайтарылган тавышлар бик
катлаулы кушылма буларак шомлы тоташ гүләү булып ишетеләләр.
Менә шулай, унбиш яшьлек «Гельмгольц»ыгыз сәер тавышларның серен ачыклый
алды да, шуннан соң бу мәсьәлә белән баш катырмады. Аны тикшерү өчен галимнәр бар,
алар өйрәнсеннәр, янәсе. Ни гаҗәп, бу «ачыш»тан соң нигәдер кышкы салкын төннәрдә
уянмас булдым, иртәнге йокым бик каты була иде. Хәер, мәсьәләне ахыргача
ачыклаганда авыл баласы түгел идем инде. Ә кала дигәнең шау белән «дыңгычлап
тутырылган», күктән килә торган төнге авазларны ишетермен димә. Хәер, саласы да
хәзер төнге тынычлыгы белән мактана алмый. Техника кайда да күп.
Ә шулай да бу юлларның авторына быелгы февраль аеның, шагыйрь әйтмешли,
«салкын күкрәгендә»ге атмосфера атамалы «тун»да тавыш дулкыннарын кире
кайтаручы катлам булганына тагын бер кабат инану да, галим халкының бу күренешне
һаман да тирәнтен өйрәнмичә, ошбу сәер гүләүгә «гаҗәпләнүенә гаҗәпләнү» дә насыйп
булды. Чөнки җилсез, утыз градустан түбәнрәк салкын иртәләрдә ике сәгатькә сузыла
торган, кайберәүләр тарафыннан «ахырзаман авазы» дип аталып өлгергән гүләүләрне
тыңлап, сабый һәм үсмер елларымны искә алып ятулар ничектер күңелне сафландыра
иде.
Тупланган белемем һәм күзәтүләремнән чыгып тавышны кайтара торган әлеге
«көзге»не сферик катлам дип күзаллыйм. Аның Җир өслегеннән биеклеге ун чакрымнан
кимрәк булырга тиеш. Нигә дисезме? Җырдагыча, «күктә, бик биектә очып» йөрүче
очкычларның тавышы гадәттә безгә, соңарып булса да килеп җитә, очкыч офык
кырыена якынлаша башлаганда гына аның тавышын ишетә башлыйсың. Әмма бу
салкын вакытларда, хәрби очкычлар бик биектә һәрдаим очып йөрсәләр дә, аларның
тавышлары беркайчан да ишетелмәде. Димәк, теге сферик катламның өске, космоска
караган кабарынкы ягы очкыч тавышларын югарыга юнәлтә, ә аскы, Җирдән караганда
батынкы өслеге поездлардан килгән тавышларны кире Җиргә кайтара. Ул катламда
микрокөзгеләр ролен җылы су парларының туңуы нәтиҗәсендә пәйда булган
кристаллар башкара, алар бер-берсенә «терәлеп» тормасалар да, аларның үзара
ераклыгы тавыш дулкыннарының озынлыгына караганда бик кечкенә. Шуңа күрә әлеге
сферик катлам тавыш дулкыны өчен тоташ җисем шикелле була. Өстәвенә
кристалларның тиешле тәртиптә урнашуына аларның Җирнең магнит кыры тәэсирендә
полярлашуы да ярдәм итә.
Сүземне тәмамлар алдыннан «күктән килүче» шауның ни өчен шомлы икәнен дә
аңлатыйм инде. Андый тавышлар тукымасында бик аз ешлыктагы, ягъни бик озын
дулкынлы тибрәнешләр дә була. Андыйларын инфратавыш дип атыйлар. Без аларны
ишетә алмыйбыз, әмма бөтен организмыбыз аларны кабул итә, эчке органнарыбызга,
мәсәлән, йөрәгебезгә, тәэсире шактый була. Кеше аны ниндидер, сәбәбе билгеле
булмаган шөбһәләнү кичереше дип кабул итә. Җир тетрәү алдыннан шундый
инфратавышлар купканын кайбер җан ияләре, мәсәлән, этләр дә яхшы «ишетә»ләр.
Менә шулай галим затларның серле күренешләрнең серлелеген күрмәүләре, ә галим
булмаган шәхесләрнең андый мәсьәләләргә мистика аша якын килүләре күптәннән
тикшерелергә тиешле проблемаларның игътибардан читтә калуына ярдәм итә.
Булмас димә, бу юлларны укучыларым арасында киләчәктә «атмосфера акустикасы»
шикеллерәк атамалы яңа фәнгә нигез салучы галим затлар да үсеп тернәкләнер, мөгаен.
Ә бәлкем, кайберәүләрегезнең әле беркемгә дә чишмәгән, йә чишеп тә аңламаган
«сабый» ачышларыгыз да бардыр инде?