Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭШ ВАКЫТЫ


— Керергә ярыймы?
— Рәхим итегез.
— Фәрваз дигән егет сездә эшлиме?
— Бездә.
— Нуруллинмы?
— Юк, Миңнуллин Фәрваз.
— Ә миңа Нуруллин Фәрваз кирәк.
— Нуруллин Вакыйф инде алай булгач.
— Юк, Нуруллин Фәрваз.
— Фәрвазның фамилиясе Миңнуллин бит.
— Ә миңа Нуруллин янына керергә куштылар.
— Вакыйф янынамы?
— Юк, Фәрваз янына.
— Фәрвазның фамилиясе Нуруллин түгел — Миңнуллин.
— Миңа Нуруллин Фәрваз кирәк.
— Нуруллин Фәрваз эшләми шул бездә.
— Миңнуллин Вакыйфмыни ул?
— Нуруллин Вакыйф дидем бит инде.
— Миңа Фәрваз янына керергә куштылар.
— Алайса Миңнуллингадыр?
— Миңнуллинга түгел, Нуруллинга, Нуруллинга!
— Вакыйфкамы?
— Фәрвазга!
— Гафу итегез, ләкин минем эш вакыты.
— Мин дә уйнап йөрмим. Эшемне бүлеп килдем. Фәрваз өстәле кайсысы?
— Әнә тегесе.
— Нуруллин Фәрваз өстәлеме?
— Миңнуллин Фәрвазныкы.
— Нуруллин Фәрваз өстәле кайсы дим?
— Нуруллин Фәрваз эшләми монда.
— Ә Нуруллин өстәле кайсысы?
— Тәрәзә янындагысы.
— Фәрваз эшлиме соң сездә?
— Эшли.
— Нуруллин да эшлиме?
— Ул да эшли.
— Миңа нәкъ менә Нуруллин Фәрваз кирәк тә инде.
— Соң алар икесе ике кеше ләбаса.
— Миңа Нуруллин Фәрваз гына кирәк.
— Әбәткә киттеләр. Озакламый килерләр.
— Кемнәр?
— Нуруллин белән Миңнуллин.
— Миңа Нуруллин Фәрваз гына кирәк.
— Нуруллин Фәрваз бездә эшләми дидем ич инде мин сезгә.
— Җайлап кына аңлатырга буладыр ич... әле хәзер генә әбәдкә китте дигән идегез.
— Бездә Миңнуллин Фәрваз гына эшли.
— Нуруллин эшләмиме?
— Эшли, ләкин аның исеме Вакыйф бит.
— Кайдан табарга инде Нуруллин Фәрвазны?
— Белмим шул.
— Сез Миннуллин дисез, анысы Туфан буладыр ич анын.
— Туфан Миннуллинмы? Әйе, андый кеше дә бар.
— Күптән шулай диләр аны. Югыйсә аптыраттыгыз Фәрвазны Миннуллин дип.
— Сон ни бит... Фәрваз да Миннуллин...
— Миннуллин Роберт түгелмени?
— Роберт.
— Ә Батуллин?
— Ул да Роберт.
— Миннуллин кем булып эшли сон ул?
— Журналда бүлек мөдире... тәнкыйтьче...
— Ә Туфан?
— Анысы шагыйрь анын.
— Ә мина драматург дигәннәр иде.
— Анысы Миннуллин.
— Әле генә шагыйрь дидегез.
— Хәсән Туфанны әйтәм бит мин.
— Миннуллиннар ничәү сон, алайсам?
— Өчәү.
— Ә Фәрвазлар?
— Берәү.
— Нуруллин?
— Берәү.
— Алайсам, шул үзе була инде Фәрваз Нуруллин. Хушыгыз. Киттем. Шуны белергә генә кергән идем...