Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘДИГЫЙЗМНАР

• Карак ул - уңнан да, сулдан да карак дип укыла.
• Галстук тагып йөргәнгә, хәзерге ата каракларны тануы бик авыр.
• Әгәр урлашу спорт төренә керсә, безнекеләр гел Олимпия чемпионнары булыр иде.
• Энә урлап тотылмаган карак осталыгын дөя урлап тотылганга кадәр шомартып тора.
• Караклык җәмгыятьнең грим салынмаган чын йөзен чагылдыра.
• Рәшәткә артындагылар җәмгыятьнең үзен дә тимер ишекләр артына куып кертте.
• Карак читлектә дә урлар әйбер таба.
• Угрылар тәгәрмәч кебек: эресе - акрын, вагы тиз әйләнә.
• Урлашу Адәмнең рөхсәтсез алма ашавыннан ук башлана.