ТУКАЙНЫҢ ШАГЫЙРЬЛЕГЕ


Тукай үз гомерендә халкы тарафыннан күтәрелеп, татар кебек халыкта шагыйрьләрнең
ирешүе мөмкин булган мәгънәви дәрәҗәләрнең иң югарысын а иреште. Моны Тукайның үлүе
бигрәк тә күрсәтте. Тукайның җеназа-мәрәсимен (соңгы елга озату) Казанда белмим, кайчан
да булса бер татар күрдеме икән?
Мин Тукай үлгәндә «Вакыт»та яза идем. «Вакыт» газетасының ун елдан артык дәвамында
һичбер мәсьәлә вә һичбер вакыйга турында Тукай үлү мөнәсәбәте белән килгән кадәр мәкалә
вә мәктүбләр (хатлар) килмәде. Килгән бер ящик мәкалә вә шигырьләр эчендә иң күбесе ярым
грамотный авыл халкы вә эшчеләр тарафыннан язылган булып, һәркайсысының соң
дәрәҗәдә бер ихлас вә самимият белән язылганлыгы күренеп тора иде.
Тукай үлгәннән соң, мөнәсәбәт бераз үзгәрде, аңа тәнкыйть күзе белән карау башланды.
Хәтта «Тукай шагыйрьме?» дигән сөялләр (сораулар) туды. Хәзердә Тукай хакында мондый
сөялне бирүчеләр күренгәли. Ләкин элек заманда Тукайның мөхлисләре эчендә аңа сукыр
көенчә табынучылар күп булган кебек, соңгы вакытта аның тормышында «уптым гына»
уйлап «Тукай шагыйрь түгел иде» кебек сүзләрне сөйләүчеләр дә күп.
Шагыйрь ул тегеләй дә төрлечәрәк аңлана торган нәрсә, гарәп шагыйрьләреннән
Мәгаррине кайберәүләр «шагыйрьләрнең падишасы» дип атадыклары хәлдә, икенче
берәүләр аны бөтенләй шагыйрь түгел иде диләр. Тукай философ шагыйрь түгел, монда
әлбәттә ике төрле караш булмас. Тукай томрап («кайнап» мәгънәсендә) тора торган диңгез
түгел. Тукайда тирәнлек юк. Ләкин, минемчә, Тукайда матурлык бар. Ул таулардан чылтырап
ага торган бик күп вак чишмәләр мәҗмугасы. Бу чишмәләр бик вак булу белән бәрабәр, бик
матурлар. Алардан һәрбер узып баручы эчеп, сусынын кандырып (сусаганын басып) китә.
Тукайның шагыйрьме, түгелме икәнлеге хакында мөназарә (бәхәс) кылышырга теләмим.
Әгәр аны шагыйрь түгел иде, — дигән кешеләр булса, рәхим итеп кулларына Тукай
мәҗмугасын (җыентыгын) алсыннар да, аның «Бер татар шагыйренең сүзләре»,
«Утырышу»,»Туган җиремә», «Күңел», «Тәрәддед вә шөбһә», «Мәхәббәт», «Алдандым»,
«Фөрьяд», «Булмаса», «Ядкяр», «Мигъраҗ», «Өзелгән өмид», «Кыйтга», «Мөхәрриргә»,
«Шүрәле», «Бер кайгы көнендә», «Хәстә хәле», «Көтмәгәндә», «Тәләһһеф», «Читен хәл»,
«Үтенеч», «Дошманнар», «Кичке теләк», «Васыятем», «Сагыныр вакытлар», «Кадер киче»,
«Милли моңлар», «Үкенеч», «Күңел йолдызы», «Өмид», «Шагыйрь», «Бер рәсемгә»,
«Сәрләүхәсез», «Су анасы» кебек шигырьләрен карасыннар.
Менә аның шигырь мәҗмугасындагы 200 дән артык сәрләүхә (баш исем) астындагы
шигырьләрдән 34 е, болар шундый шигырьләрдер ки, алар кайсы гына телдә булса да, ул
халык алар астына ифтихар (мактау) белән үзенең имзасын куячак. Болар берсе дә читтән
тәрҗемә вә икътибас (алынма) түгел (Тукай, гадәттә, үзенең тәрҗемә, икътибас һәм
тәкълидләрен (иярүләрен), хәтта сүзләрен әйтеп бара, аның әдәби вөҗданы кешенең малына
аз гына тиюне дә кабул итми иде), болар һәммәсе Тукайның үзенекеләрдер. Боларның
берсендә вәгазь юк, ләкин шуны да әйтеп китәргә кирәк, вәгазь белән шигырь арасында,
бәгъзе берәүләр уйлаган дәрәҗәдә зәедлек тә (арттырып җибәрү) юк, вәгазьдә шигырь
калыбына керергә мөмкин. Вәгазьне Тукай гына түгел, Пушкин вә Лермонтов та язды. (Моңа
мисал итеп Лермонтовның шул ук Тукай тарафыннан тәрәҗемә ителгән «Кемне сөяргә» дигән
шигырен алыгыз).
Югарыдагы 34 шигырь Тукайның мәҗмугасындагы бөтен шигырьләренең исәпчә
алтыдан берсен генә тәшкил итәләр. Ләкин аларны җыйган вакытта урта кулда 50 битле бер
мәҗмуга хасил булачак. Хәлбуки Сәгыйть Рәмиев белән Дәрдемәнднең икесенең бөтен
шигырьләре, бөтен чүп-чарлары белән җыйганда да, 50гә йә тула, йә тулмас. Болар Тукайның
Пушкин һәм Лермонтовтан алган шигырьләреннән бер дә ким түгел.
Хәлбуки, бу 34не мин соң дәрәҗәдә бер диккать белән сайлап алдым. Калганнары
арасында да шигъриятчә яхшы гына булганнары күп.
Бу саналган 34 шигырь эчендә иң күбесе лирикадыр һәм Тукай үзенең иң зур куәтен
лирикада күрсәтте дә. Тукайның моңа башка күрсәтелеп үтәргә тиеш җәһәте андагы тәкълид
һәм һөҗү (көлү) куәтедер. Тәкълидтә без Тукай дәрәҗәсенә ирешкән Һичбер шагый рьне
белмибез. Хәтта Бабич та аннан бик күп түбән тора. Тукайның читтән алган тәрҗемә Һәм
икътибаслары тәмам үзенеке булып чыга. Үзебезнең иске әдәбиятка Һәм халык әдәбиятына
тәкълид аның аерым сөйгән бер нәрсәседер, Һөҗү исә янә Тукайның иң сөйгән бер эше иде.
(Тормышыбызның Һичбер ягы Тукайның үткен Һөҗүе аркылы үтми калмады).
Тукайның иң сөйдергән ягы шөҺбәсез аның тел вә өслүбедер. Тукай кадәр җиңел вә
тәкәллефсез (көчәнүсез) вә шуның белән бергә аҺәңле вә салис (ачык, төгәл) язучы шагыйрь
әле Һәнүз (әле дә) татарда килгәне юк.
«Дауд кулында тимер ничек балавыз кебек булып эресә, Тукай авызында татар теле
шулай эри. Сөләйман патшага хайваннар Һәм пәриләр ничек мөсәххәр (сихерләнүче) булса,
Тукай каршысында татар сүзләре шул кадәр итагать белән баш ия», — дигән кеше, шагыйрь
хакында зур исабәтле (иң туры) тәкъдир күрсәтә.
Бездә Тукайның иҗатына сальби яктан (инкарь итеп) караучылар күбесенчә Аурупа вә
урыс әдәбияты белән тәрбияләнгән кешеләрдер. Болар Тукайның шигырендә артык
вәгазьчелек, әхлакчылык күрәләр. Ләкин бездә Тукайны яратмаучылар арасында
шәрекъчеләр дә бар. Болар инде Тукайга бөтенләй икенче яктан карап бәйләнәләр. Моның
бездә иң зурсы Риза казыйдыр. Ул шигырьне хикмәтле сүзләр, мәсәлләр, афоризмнар
мәгънәсендә аңлый, Тукаевта шулар юк ди (шул ук яктан карап ул Сәгыйть Рәмиевне дә
яратмый). Ләкин төп-төбендә Тукайны бу яктан караганда да себереп түгеп булмый.
Тукайның хикмәтле сүзләре байтак очрый Һәм боларның бик күбесе мәсәл урынына телләрдә
йөридер. Моңа мисал итеп үземнең исемдә калган түбәндәге берничә мисрагыны китерәм.
Ә шулаймы? Акча барда, бар да дуст шул, бар да яр;
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңдай таяр.
(«Теләнче»).
Әйләнә көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә:
Син бүген бай, бәлки шайтаннан да ярлы иртәгәXXXI!
(«Нәсыйхәт»).
Үл! Туфрак бул, кайт аслыңа, - аслың яхшы;
Хәнҗәр белән күкрәгеңә касдың яхшы;
И җир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә -
Мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы.
Хаклык астка күмелгән шул, өсттә түгел, Шуның өчен астка табан
тарта күңел; Хаклык берлән мәхшәргәчә бергә, булыр Өчен, син дә, —
тиз бул, тиз бул, җиргә күмел!
(«Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма»).
Бу җиһан Иблис вә шайтаннар белән калыр тыныч,
Бетсен иде шул сары йөз, — шундадыр зур куркыныч.
(«Алтынга каршы»).
Әгәр дә басса дөнья һәм муеннар да бурыч тулса,
Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.
(«Хәзерге өйләнүчеләр»).
Керләнә өст-өстенә, рух һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга - юк.
(«Тәләһһеф»).
Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы: Бу дөньяда кем килсә дә сиңа
туры, Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә Яшьрен генә янып яткан
хәсрәт тулы. Бераз вакыт шатлык таба исрек кенә. Үз авызына агу
эчреп кенә: «Әмма дөнья нинди кызык, нинди хозур, Бу дөньяда кемнәр
бар, дип, миннән дә зур?»
(«Сәрләүхәсез»),
Бу язылганнар нинди генә телгә күчерелмәсеннәр, үзләренең тирән мәгънәләрен
җуймаячаклар. Бу мисрагъларның астына гарәпләрнең Мөтәннәбби һәм Мәгарриләре,
фарсыларның Шәех Сәгъди вә Хафиз Ширазилары үзләренең кулларын куярга
кечрәйсенмәсләр иде.
XXXI Тукайның бу юллары чынлап та гарәп шагыйре Мәгарринең түбәндәге юллары белән аваздаш:
“Йәшлек һәм картлык, йарлылык һәм байлык Аллаһ исеме белән әйтәм - шундый тиз үзгәреп тора”.
Урысчадан тәрҗемә: Фильштинский И.М. Словесное искусство арабов в древности и раннем
средневековье.-М.: Глав.ред.восточный литературы, 1977.-С.99.
Ләкин Риза казыйның Тукайга мондый мөнәсәбәтенә хосусый сәбәпләр тәэсир иткән
булуы гаҗәп түгел. Тукайны башта алкышлап каршы алучы, аны заманыбызның Мәгаррисе,
дип атаучы ул булган иде. Ләкин Тукай нинди сәбәпләр беләндер көлке журналларында
гомумән «вакыт»чыларга вә хосусән Риза казый вә аның «Шура»сына урынлы-урынсыз
бәйләнеп, һәрвакыт аларны һөҗү кылып торыр булды. Риза казый боларга каршы
матбугаттан ләм-мим дип әйтмәсә дә, эчендә боларга бик ачуланганлыгы, аның янында
торган кешеләргә мәгълүм иде.
Шуның өчен ул Тукайга әһәмият бирмәс булды. Шунысы кызык, Риза хәзрәт моннан 25
еллар элек язылган «Әсма» исемле романында бездәге халыкның — шагыйрь, җырчыларның
вә гомумән күркәм сәнгать ияләренең кадере булмаганлыкка көенеп әйтә: «Италиядә Верди
исемле берәүнең үлүе мөнәсәбәте белән бөтен мәмләкәт шау килде, моның вафат хәбәре
телеграф белән дөньяның иң ерак почмакларына белдерелде. Мисырда Хәмүли үлгәннән соң,
бөтен Мисыр өлкәсе шау килде. Бу кешенең җеназасы артыннан ун меңнәрчә халык матәм
тоткан хәлдә ияреп барды. Аның гаиләсенә меңнәрчә сум иганә җыелды, хәлбуки Верди
Италиядә бер музыкант, Хәмүли дә Мисырда бер җырчы иде». Шуннан унбиш еллар үткәч,
татар халкы үзенең сөекле шагыйрен, шундый ук бер тантана белән озаткан иде. Риза хәзрәт
бу тантанага кушылмады, хәтта аны яратмыйча язды. Монда әлбәттә Риза казыйны гаепләп
булмый, монда Тукайның ачы теле гаепле. Тукай бу турыда ихтыярсыз булган булырга кирәк.
Ул бу урында:
Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән.
Әллә ничек мыр-мыр итеп мәче чыга,
— ди.
Тукайның үзеннән чыккан бу кара «мәче» Риза казый белән генә түгел, Тукай белән башка
кешеләрнең арасыннан да узгалап китте.
Шигырьгә шул ук Риза казый күзе беләнрәк караучы Муса Бигиев тә Тукайны ярата. Аның
шигырьләрен мәкаләләренең башында Мәгарри шигырьләре белән бер рәттән китерә. Аны
«Лисаны дөрес, гүзәл, бөек милли шагыйребез», — дип атый иде. Ләкин Тукайның соңгы
гомерендә мәшһүр Питербур сәяхәтендә Тукай белән аның арасы бозылды. Мусаның шуннан
соң Тукайга мөнәсәбәте үзгәреп китте. Бер вакыт матбугатта Тукайны «лисаны гүзәл» дип
мактаучы Муса 1915 тә Питербурда үз өендә утырган вакытыбызда, аны «лисаны гаять
фахиш», — дип атады.
Гомумән, Тукай хакында без соңгы вакытта артык требовательный булып киттек.
Тукайның татар шагыйре икәнлеген, үзебезнең дә татарның зур кешеләреннән булып
йөрүебезне онытабыз, һичбер кеше үзенең халкының тарихыннан узып әллә кая китә алмый,
моның хикмәте нәрсәдер, ләкин бу шулай. Бу фәкать менә шуның өчен дә Тукайны үлчәгәндә,
Лондон белән, Нью-Йорк белән түгел, бәлки үзебезнең Казаныбыз белән үлчәргә туры килә.
Юкса, күккә менеп йолдызлардан караганда Тукай бөтенләй күренмәс тә иде.
Тукай татар әдәбиятының соңгы сүзен әйтмәде, ул аның бисмилласын гына әйтте. Шуның
өчен Кавказ мөхәррирләреннән Сөнгатулла Ибраһимның «Татар дөньясы Тукай кебек
шагыйрьне һичбер күрмәячәк вә аның шигырьләрендәге кыйммәтне аңлар өчен генә ничә
гасырлар үтәргә кирәк булачак», — кебек кытайча мактауларыннан бик еракбыз.
Татар халкы дөньяда бер халык булып торганда, аның әдәбияты да яшәгәндә күп
Тукайлар киләчәк һәм моның өчен әллә ничә гасырлар көтәргә туры килмәячәк (мәдәният
юлында бу рәвештә әкрен йөреш белән йөрергә язмасын). Бездә Тукайдан соң да әдәби
хәрәкәт, әдәби тәрраккый тукталганы юк. Инде бәгъзе җәһәттән Тукайны уздырган яшь
шагыйрьләребез дә бар. Ләкин шулай булса да, Тукай үзеннән соң килгән һәм киләчәк
шагыйрьләргә остаздыр.
Тукайның әһәмияте безнең өчен тарихи гына түгел, ул һаман да укылачак. Урыслар
Некрасовны укыган вакытта, татарлар да Тукайны укыячак. Тукай үзенең «Пушкин вә мин»
шигырендә:
Бервакыт онтыр җиһан Пушкинны ҺӘМ «Евгениен», Яүме мәхшәрсез
онытмаслар бәрәңгемне минем, — ди.
Бу шигырьдән Тукайның үзен югары куелганлыгы аңлашылмый. Тукайның:
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,
Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән бу баш,
— дигән «Кыйтга» шигырендә, үзенең бу кешеләргә нисбәте айның кояшка нисбәте шикелле
икәнлек бик яхшы әйтелгән. Монда ул тик шуны әйтергә тели: «Минем язганнарым
Пушкинныкы кебек югары нәрсәләр булмаса да, минем язганнарым бәрәңге кебек түбән
нәрсәләр генә булса да, мине үз халкым онытмас. Руслар Пушкинны онытканда да татарлар
мине онытмас, чөнки мин Пушкин кебек бер аристократ баласы түгелмен, бәлки бәрәңге ашап
яшәүче халык арасыннан чыккан, ул бәрәңге көен көйләүче бер шагыйрьмен...
Тукай үзенең лирикасы белән урыс шагыйрьләреннән бигрәк Лермонтовка охшый. Ләкин
ул иҗтимагый мәүкыйгы (урыны), вә иҗтимагый мәсьәләләргә мөнәсәбәте ягыннан
Некрасовка охшый. Ул Некрасов кебек «поэт-гражданин» дыр. Шуның өчен Тукай тар сәнгать
гашыйклары тирәсендә генә калмый, аны һәркем аңлый. Татар балалары аны атасы-анасы
белән бергә үк таный. Азмы-күпме сәвадле (укый-яза белгән) гаиләдә һәрбер ике-өч яшьлек
бала теле ачылып җиткәнче үк «Тукай», «Тукай китабы», — дип сөйли башлый.
Тукайның күтәрелүе бер дә сәнгый (ясалма) түгел, ул үзеннән-үзе күтәрелә. Шуның өчен
зурларыбыз, әдипләребез тәнкыйтьчеләребез: «Тукай кем иде, шагыйрь идеме, түгелме»
дигән бәхәсләр белән ни кадәр баш ватмасыннар, Тукай һәнүз Тукайдыр, халык аны үзенеке
итеп таныган. Аның халык күңелендә тоткан бу урынын һичбер төрле бәхәсләр, һичбер төрле
фәлсәфәләр какшата алачак түгел. Халык мондый бәхәсләргә Тукайның үзе кебек: «Кеше
теләсә ни дисен, үземнең җаным сөйгәч» дип кенә җавап бирәчәк.

Реклама