Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮТКӘННӘРДӘН КАЙТЫП КИЛӘМ...

                       ***
«Кырык яшем. Инде акыл кергән
Хисләрем дә әле китмәгән.
Әллә язым, әллә инде көзем
һаман әле нидер җитмәгән.»


Диеп язган идем кичә генә
Инде алтмыш. Ешрак сулыймын.
Ә шулай да язгы ташкын кебек
Ярсу әле, тулы сулымын.


«Ярты-йортыларга башлыйм мин...
Мимдә буре каны! Мин бүре!»

Рүзәл Мөхәммәтшин


«Мин дә—бүре!»—диеп сөрән салып,
Ау ачкансың «ярты-йортыга».
Тик бүренең казыйлыгы шикле
Кемнәр кертер аны йортына...


Бүре каны башны әйләндерә
Кемнәрнедер килә атасы.
Бүре өчен куян—ярты-йорты,
Тик ул да бит бала атасы.


Кемдер—бүре, кемдер—ярты-йорты,
Тик хакыйкать күпкә ачы ла.
Онытмасын бүре булмакчылар—
Бүрегә дә аучы табыла.


 ***
Хыялларың вак булсалар
Тавык канаты кебек,
Күтәрмәсләр алар сине—
Урының булыр чүплек.
Тик күңелең тыныч булыр—
һәрчак табарсың җимлек.


Хыялларың, өметләрең
Зуррак булса үзеңнән,
Эшкә ашмаслар да алар
Кеше көләр сүзеңнән.
Йөрәгеңә кан савар да,
Сагыш агар күзеңнән.

***
Урамнарда карлар ява
Тын гына, талгын гына.
Минем күңелем ак карлардай
Очар күк, талпын гына.


Талпындым, оча алмадым.
Янә җирдә калдым да
Аңладым—
Син юк, син юк пар канаттай,
Очар өчен янымда.

***
Сыным-буем кызлар өчен түгел,
Йөзем -битем коеп куймаган.
Тик шулай да яраттылар мине,
«Нигә?»—диеп күпме уйланган.


«Нигә?»—диеп күпме уйландым мин.
Ниләр белән үземә караттым?
Бер төн генә, бер көн генә булсын
Мин аларны үзем яраттым.

***
«Бар да уза!»—дип язылган
Сөләйман балдагына.
Үткәннәрдә бар да узган.
Узмаган алда гына.


«Бар да уза!»—дигән мөһер
Сөләйман бармагында.
Үткәннәрне онытмыйча
Алга бар, арма гына!
Алга бар, арма гына!

***


Синме икән соңгы януларым—
Кемнәр белә тормыш азагын...
Син бул!
Булма!
(Ниләр диим?)
Минем соңгы газабым.

***
Шигырьләремне
Ошатмады җыен,
Бәлки
Азрак булган сыем.
Үземә дә ошамадылар—
Шунсы кыен.

***
«Кайтып киләбезме үткәннән?»
М.Мирза

 


Үткәннәрдән кайтып киләм—
Балачак, әти, әни...
Олыгайгач бөтен шатлыклар
Балачакта микәнни?

***
Кем яратмый мактаганны—
Үсенә моңа күңел.
Тик алданма, чын мактау ул
Үзең барында түгел.
***
Дуслар мактаганга
Китмәсен исең.
Дошманнан мактаттыр—
Булса көчең.


Бер хатын әйткән иде


Бу дөньяда иң гүзәле
Хатын-кыз, ди барчасы да.
Чынында
Иң куркынычы да.


***
Кемнәр мал җыйган,
Кемдер аң җыйган
Мал да калган.
Аң да калган.


Парлар


Яшәү белән үлем,
Кояш баю, таң ату,
Егет вә кыз,
Сөю һәм югалту.

***
Бу дөньяда бушлык булмыйдыр,
Кояш баеса, Ай чыга.
Яхшылык, явызлык һәрдаим,
Тик кемнәр багына кайсына.

***
Уйланган кешегә кыен
Бу дөньяда яшәү.
Кайчак шагыйрь сүзеннән дә
Зуррактыр дәшмәү.

***
Атлар иярләмәдем,
Сөңгем булды каләмем.
Шуның белән яулап алдым
Синең серле галәмең.


Бакча дәфтәре


Бер ягында кыяр кишер,
Кайчан тишелгән икән...
Икенче яртысы—шигырь
Сөю ишелгән көннәр.

***
Мәчетләр күбәя,
Мәктәпләр азая,
Зиратлар зурая,
Авыллар кечерәя.
Бөкрәя ир-атлар...


Авылсыз зиратлар.

  ***
Еллар белән уйлар тирәнәя,
Хис диңгезе саегая...
Шул сай диңгездә булса да
Йөзәрлек каек кая?!

***
Ачтан үлмәс өчен бер кыерчык
Эзләгәндә меңнәр,
Бер капкорсак ябыгырга диеп,
Түли меңнәр...

***
Кем нәрсә эзли урманда?
Кемдер саф һава сулый.
Кемдер, тыңлап туялмыйча,
Тып-тын тынлыкны тыңлый.

***
Кемнәрнедер гел хурлыйлар,
Ә кемдер гел актан, гүя
Ә бит рәсем ак-караны
Аралаштырганнан туа.

***
Кеше тынлыктан килә дә.
Тынлыкка китеп бара.
Күкрәп кал—кеше гомере—
Ике тынлык, бер ара.

***
Боз астында аккан инеш кебек
Тып-тын ага җаным. Ташымый.
Сез тимәгез аңа. Кайвакытта
Язгы дәрьялардай ярсу ул.

***
Әле җирдә яшәмәдем кебек,
Инде китеп барам... мөһаҗир.
Миннән калмас инде таш пулатлар,
Калса калыр бары моңлы җыр.