Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шәхесләр һәм шәрехләр

Органга-өрделәр

 

Аңардан күпләр шүрләде. Күзенә чалынмаска теләп, түрә тикле түрәләр кырын карап узды. «Правда»чы, соңрак «Чаян»чы дигән кушаматы өркетте аларны.

Өлкән буын искәрде, әлбәттә. Бу «усал кеше»—Сабир Сәлмән улы Бәхтияров. Алдан ук әйтеп куям: Сабир агай бер дә явыз түгел, киресенчә, гаять итагатьле, зыялы зат иде. Бераз гына мутлыгы бар-барын. Кызлар күзләргә яратты. Монысын, сердәш егете буларак, мин генә белдем Серебез шунда ук мәнге ачылмас сандыкка бикләнде. Аның белән илленче еллар башында ук танышкан идек. Теге сер тирән яшерелгән, анысын язып тормам, ахрысы.

С.Бәхтияров 1913 елда Башкортстанда туган типтәр. Казанда төзүчеләр институтын тәмамлый. Бусы ничек алайдыр инде: ажгырып торган ир-егет алгы сызыкта булмыйча, сугыш тәмамланганчы ук, Мәскәүдә югары партия мәктәбендә укый. Мин танышканда «Правда» гәзитенен урындагы үз хәбәрчесе иде. Атаклы фельетончы. Республика түрәләрен утлы табада биетте Талант ягына килгәндә, үткен каләмле, күсәге юан. эшлексез-гамьсезләрнен башына каты бәрде, бүтән тормаслык итеп орды. Шуның өчен үзен дә күралмадылар. Башта Мәскәү орды үз хәбәрчесенә. Өстеннән әләкләр күбәеп киткәндер дип беләм.

Аннары эшсез калган, ләкин партия номенклатурасында торган С.Бәхтияровны партия өлкә комитеты бюросында «Чаян» журналының җаваплы редакторы итеп расладылар. Чуртанны суга җибәрү иде монысы. Гаебе бар икән, кемнең кемлегенә карамастан, бигрәк тә аерым җитәкчеләрне тәнкыйть утына алуын дәвам итте. Ул редактор чакта «Чаян»да шактый фельетоннарым, кыска юмористик-сатирик хикәяләрем басылды. Тегелмәләрдә барысы да саклана. Сабир Сәлмән улы үз хәбәрчеләрен фельетонга эләккән явыз җитәкчеләрдән яклый белде.

Кыскасы, С.Бәхтияров ора бирде, аны урындыгыннан өрә тордылар. «Чаян» журналыннан да шулай китте, дөресрәге, пенсия яшен сылтау итеп, китәрделәр.

Ни әйтәсең—фельетончы язмышы!..

 

Күчем хан токымы

 

Үземә, чыннан да, берәр төрле министр буласы калган аны! Тик утырыр идем шунда гозер белән килгән гражданнарны кабул итеп. Редакциядә бит анда шикаять белән килүчеләрнең артыннан үзен чыгып йөгерәсең. Йә җиң сызганып эшкә тотынасың...

Себердән килгән Якуб абзый Зәнкиев белән ни чыгып китеп булмый, ни эшләр әмәл юк. Калын күзлеге аша текәлеп, сине бораулый башлый. Өстәлгә бер көлтә мәкаләләрен таратып сала да һәрберсенә бармак төртә-төртә тезеп китә:

— Менә бусы мәктәпләрдә татар телен укыту тәҗрибәсе—беренче чиратта басылырга тиеш. Мәдәни кичәләр калып торса да ярый. Төмән татарлары сөйләме, аларның гореф-гадәтләре икенче рәттә бара «Күчем хан тарихы»н карап җибәрергә онытма! Өчесе дә бик мөһим! Болары..

—Ярар инде, Якуб ага. чираты белән һәммәсе дә басылыр,—дим —Әлегә мәкаләләрегезнең кире борылганы юк. Өстәмә фактлар соралса, хәбәр итәрмен

—Оныталар бит, әдәбият бүлегендә кешеләре дә еш алышынып тора.

—Контроль хатлар бүлегендә ич, Якуб ага.

—Ярар алайса, сиңа ышанам, иптәш Гумеров.

Себер татары белән гәпләшү шулайрак дәвам итә. Аны игътибар белән

тынламыйча ярамый. Сугыш ветераны, РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы, фольклорчы галим. Әйткәнемчә, Төмән сөйләшенен бөтен шивәләрен (диалектларын) нечкә белүче.

Бер заман, җитмешенче елларда җиде йөз битле (кулъязмада) калын гына роман күтәреп килде. Моны гомерем буе яздым, ди. Бу юлы инде хәбәрчебезне турыдан-туры Татарстан китап нәшриятына җибәрдек. «Иртеш таңнары» дигән әлеге роман, нәшрият редакторлары тырышлыгы белән, 1974 елда аерым китап булып басылып чыкты. Бер данәсе миңа да эләкте. «Казандагы дустым, талантлы журналист Гусман (анынча) Гумеровка бер истәлек», дип автографын имзалап бирде. Әсәр китап киштәмнең күренекле урынында узган елларым хатирәсе буларак әле дә саклана. Берәр китапханәгәме, музей-фәләнгәме тапшырырмын дип торам. Автор 2002 елда «Иртеш таннары» китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек дип табылды. Бусы шатлык өстенә шатлык иде. Ни дисәң дә Өркет (русчасы Иркутск) шәһәрендә туган Якуб ага Зәнкиев гомере буе безнен Себерләге иң кадерле кунагыбыз булып яшәде. Барыбыз өчен дә кызыксынып укырлык тарихи роман язып калдырды. Тагын бер кат укып чыгыгыз әле шул әсәрне!

 

Шүрәле аулау

 

Соңгы йөзьеллыкта яшәп киткән шәхесләр арасында аныкыдай сәер исем- фамилия очрамады шикелле. Җелеген сугыш суырган арык-ябыклар янында юантык гәүдәле, җор телле шаян сүз остасы, атаклы татар рәссамы Байназар Әлминев нык аерылып торды, һәммә гамәлләре дә аның һөнәри талантына тәңгәл килә иде димәсәң...

Кардәшем шунда эшләгәнгә Матбугат йортының дүртенче катына урнашкан Татарстан китап нәшриятына еш күтәреләм Яныбызга коридорның аргы башыннан авыш-түеш атлап Байназар абзый килеп туктый. Ярата ул безне. Әзер рәсемнәрен, әле эшләнеп бетмәгән эскизларын мактый-мактый караганга.

—Әйдәгез әле, «һинд» чәен татып карыйк (чәйнең дифицит еллары), сыйлыйм үзегезне,—дип, бүлмәсенә алып кереп китә.

Байназар Әлминев Татарстан китап нәшриятында озак еллар буе басмаларны ин яхшы бизәүче рәссам булып эшләде. Аның Габдулла Тукай әкиятләренә ясаган сурәтләреннән генә дә зур-зур күргәзмәләр оештырырга мөмкин иде. Төрле халәттәге Шүрәлеләрне озаклап карыйбыз—үзебезчә мактыйбыз.

—Былтыр дигән батыр егет син түгелме соң, Фәсхетдин?—ди Байназар абый хезмәттәше, авыл хуҗалыгы бүлеге мөхәррире Ф. Шакировны шаяртып.

Ә Шүрәле кем?—дибез.

Бәлки, Мөҗәйдер,—ди рәссам. Анысы нәшриятның баш редакторы Мөҗәһитовка ишарә инде.

Пумала чәчле «Су анасы» танылмый менә!

—Сәлимә дип уйлый күрмәгез тагын. Безнең секретарша чибәрләрнең чибәре. Характеры ясалса, ясалгандыр, —дип йомгаклый әңгәмәдәшебез бу теманы.

Чыннан да Сәлимәкәй кәттә ханым. Аны Су анасына тиңләрлек түгел.

Шундый шаян табигатьле, биниһая талантлы рәссам иде Байназар Әлминев. Дөнья тиклем китаплар бизәү белән беррәтән, заман Шүрәлеләрен аулауга да зур әһәмият бирде. Андыйлары озак еллар буе «Чаян» журналында басылып килде.

Ахырдан «Автошарж» ясап, үзен тарих өчен мәңгеләштерде. Исеме җисеменә мач булган икән дим!