Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әллә таныш

***

Әллә таныш, әллә таныш түгел,

Күргән саен сүзсез елмая.

Күзләрендә төссез моңсу караш

Чагылып кала көлгән уңайга...

 

...Таныш түгел абый, дүрт яшь ара...

Без янәшә инде бүген дә.

Кояш көлми, йолдызлар да тынган.

Нинди төсләр күңел күгеңдә?!

 

Үпкәләмә...Йөрәк ярасына

Мин кабаттан инде кагылмам,

Без янәшә чакта—мин бәхетле,

Аерылгач—өзелеп сагынам...

 

Хисләреңне әллә яшерәсең

Син моңсулык иңгән күзеңә?

Ләкин нигә сүзсез кагыласың

Күз яшьләре тамган йөземә?!

 

Таныш абый... Әллә таныш түгел?

Ул яулады минем йөрәкне.

Яшьтәшләрем көлә, аңламыйча

Миңа бары тик ул кирәкне...

 

Күзләр күздә күптән, куллар кулда..

Йөрәкләрнең чыңы снэела»

Бала диеп көлмә, мин зур инде.

Син канатлар куйдың иңемә...

Хисләр чынлыгына ышанам мин,

Ышанычны җуймам кабаттан.

Таныш түгел абый, дүрт яшь ара.

...Ә мин инде аны яратам!

 

Туган авыл

 

«Тау башына салынгандыр безнең авыл»,—дигән Тукай,

Туган авылын шулай зурлаган.

Минем авылым исә бераз башка.

Тау битенә таба юл алган.

 

Тукай төсле мин дә авылымның,

Ямен, суын, тәмен дә беләм.

Күңелемдә печән чапкан вакыт

Җәйге иртәдә абыем белән...

 

Тукай төсле мин дә болыннардан

Чәчкә җыеп илһам аламын.

Вакыт табам каләм тибрәтергә,

Мин Тукайга гашыйк баламын.

 

Хәтеремдә, әгәр читкә китсәм,

Авылыма сагынып кайтулар.

Тау астында чишмә суы белән

Йөрәк ярсуымны басулар...

 

Авылымда җырчы кошлар сайрый,

Алар белән мин дә моңланам.

Җәйге таңда чык бөртеге төсле,

Киләчәккә таба юл алам.

 

Әрәмәдә үскән тал-тирәкләр

Тукайны да сагынып көткәннәр.

Минем исә төшләремә керә

Күл буенда үскән җикәннәр.

 

Авылымның җылы, йомшак җиле

Әнкәм төсле назлап иркәли.

Өй каршында үскән шомырт кызы

Күңелемне күрә үтәли...

 

Кайвакытта җылы яңгыр булып

Тәрәзәгә чиртә сагыну.

Юк, читләрдән эзләмәгез бәхет,

Туган якка кирәк табыну...

 

Чит җирләрдә ялгыз каңгырып йөреп,

Бер кайталар икән киткәннәр.

Балачактагы күк кулын изәп

Көтәр микән мине җикәннәр?!

 

Кояш чыгар, алтын әтәч белән

Авылымда кабат атар таң...

Тукай төсле сөям җаным-тәнем белән,

Туган авылым, сине я-ра-там!!!