Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭШ КҮП ӘЛЕ!

Киң тәрәздән бага берәү.
ЭҺем-кеһем йөткерә.
Күзе күпне күрә
, башы
Олы гамьнән күперә.


Әле күпме бу дөньяны
Тәртипкә саласы бар!
Көтүдәге сыерларга
Номерлар тагасы бар.


Торналарның, тукраннарның
Сан исәбен алмаган.
Пошилар бар—савылмаган.
Тиресе туналмаган.


Түрәләргә этләр ырлый.
Мәчеләр никтер мырлый.
Тургай ни теләсә шуны
Тота да менеп җырлый!


Йомран эрлән ояларын
Чытасы бар актарып.
Бу—хөр мөстәкыйль яшәүнең
Яшьрен ныгытмалары!


Җилләр әле исми һаман
Бары кушылган якка.
Күргән-ишеткәннәрен да
Сөйләмиләр колакка.


Кояш әле тәртип белми—
Һәркемгә тигез төшә.
Күпме халык әле һаман
Үз телендә сөйләшә!