Шәхесләр һәм шәрехләр

 

Дөрес әйттем, гой!

Ни кылансак, шул килеште теге заманда. Журналистларга ишекләр ачык иде. Без аннан Хан булып кердек. Сүзебез үтте. Бүгенгеләр көнләшерлек итеп йөрдек.

Мәскәүдән зур кунак килеп төште. СССР Журналистлар берлегенең (ООО, ЧПлар түгел инде!) Генераль секретарь урынбасары, шактый олы яшьтәге казах баласы Касыйм абзый Шәрипов. Элек Союздаш республикаларның Журналистлар берлеге рәисләре бер үк вакытта Генераль секретарь урынбасарлары да саналды. Нәүбәтләшеп берәр ай Мәскәүдә торып эшләделәр. Казах дигәч тә башкалада олы дәрәҗәгә ия иде. Касыйм абзый, Казанга да хатыны, үзебезнең татар кызы Рабига апа белән килде.

Партия өлкә комитеты белән килешеп, татар авылын күрсәтергә дип, Шәлегә— Питрәч районының атаклы Вахитов исемендәге колхозына алып киттем боларны. Хуҗалык рәисе Фәйзи Сафин (бер-ике ел элек вафат булды), безне зурлап каршы алды. Татарча токмачлы аш әзерләткән Анын янына каймаклы сөзмә һәм әчкелтем әйрән куелган. Табында ат, сыер, сарык, куян (аларда бу тармак та нык алга киткән иде) итләре өелеп тора. Мишәдән тоткан вак балыкка кадәр кыздырылган. Авызда эреп китә торган каклаган казны да татыдык. Ахырдан шулпалы бәлеш Соңгысы ук түгел икән, ахырдан кәрәзле бал белән мәтрүшкәле чәй.

Шәле—меңнән артык йортлы зур сала. Элек дүрт мәчет эшләгән. Авыл халкы Явыз Иванның чукындыру отрядларына каршы чукмар, чалгы, балта, сәнәк тотып, басу капкасына чыгып баскан—дошманын үткәрмәгән, денен-көнен саклап калган. Патшабикә заманында ук Шәлене «Кара багана» белән тамгалаганнар. Ә бүген авыл уртасында бердәнбер агач мәчет сакланган, анда Казан мех фабрикасының филиалы урнашкан. Монысына чырайларыбыз сытылды. Хрущев «җепшегеннән» соң, кешеләрдә ниндидер ышаныч туган иде югыйсә. Аргамакка мин атландым.

—Әле генә Кама аръягы төбәкләрендә йөреп кайттым,—дим—Чирмешән районының зур булмаган Иске Үтәмеш авылында мәчетләре гөрләп эшли. Сугыш елларында да ябылмаган. Манарасы исән. Күршедәге Аксубай районына кергән Иске Кыязлыда да шул ук хәл. Анда манараны буын-буын итеп төрле төсләргә буяганнар, бик матур! Колхозыгыз бай, миллионер, республикада мактаулы, ә авылдагы бердәнбер мәчетне читләр кулына тапшыргансыз, моның ояты сезгә бит, иптәш Сафин!—дим рәискә.

—Укыйлармы әллә?—мин сөйләгәннәрне өнсез калып тынлаган икән Сафин, шуңа кабатлап соравы.

—Яше-карты мәчеттә. Авылларында тулы тәртип. Халык динле.

—Госман дөрес әйтә, гой! Сезгә мәчет кирәк!—дип, Рабига апай да мине җөпләде.    

—Иртәгәдән артельнең эзе булмас, —ди кызу канлы Сафин. —Куам мин аларны. Мәчетне ремонтлыйбыз.

Сүзендә торды колхоз рәисе. Мәчет ачылу тантана -мәрасимена абзагызны да чакырды.

Коммунист башым белән дөрес әйткәнмен теге чакта, гой

Парижда көтәләр

Бик үк әлләкем булмаган Госман Гомәр., югары даирәдәгеләр тирәсендә йөрмәгән, дип уйласагыз—һай, ялгышасыз. У-у, ничек кенә кыландык әле! Франциянең Россиядәге консуллык эшләре буенча вәкиллегенең беренче секретаре Ив Бугуэн әфәнде аягүрә торып кабул итте абзагызны. Вәт!

Гитлер аккупациясе вакытында гомуми дошманга каршы бәрелешләрдә француз партизаннары—макилар составында әсирлектән качкан совет сугышчылары да катнаша. Мәсәлән, Үтәшев, Алиуллов, Әхмәтҗанов, Шәрипов һәм башка күпләр. Хәтта Әмир Үтәшев Франция армиясе капитаны дәрәҗәсенә ирешә. Мәскәүгә шуларны алып бардым. Кабул итү югары кимәлдә булды. Макиларга «Волонтер» дигән шулай ук дәрәҗәле исем бирелде. Берничәсенә Франциянең махсус пенсиясе билгеләнде.

—Макилар турында кайгыртуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт! Үзегезне волонтер дип исәпләгез,—диде вәкиллекнең беренче секретаре.

Визиткасын бирде. Кунакка чакырды. Парижда көтәләр «волонтер» абзагызны. Пенсия алыргадыр инде...

Соңгы гуран

Сүзем гуран кавеме турында. Тәүге повестем кулъязмасын мәрхүм Барлас Камалов укып, рецензия язган иде. Шулай да кайбер нәрсәләрне төшенеп бетмәгән икән. «Әсәреңдә ул нинди Шәбестан дигән ил? Шамбала кабиләсе тагын?! СССРда гуран дигән халыкны мин белмим. Маҗаралы повесть язсаң, сүзем юк иде»,—дип тезеп китте әдип.

—  Минем дә Алтай, Тибет тауларында булганым, Шәбестанны күргәнем, Шамбала кабиләсе белән очрашканым юк,—дим.

—Ә нигә язасың?

—Аның каравы, гуран малае белән бер бүлмәдә йокладык.

—Ну, сөйлә!

Әле КамАЗ дигәннәре истә-төштә юк заман. Түбән Кама ГЭСы төзеләчәк дигәч, журналист халкы Чаллыга агылды. ГЭС урынындагы 11/3 санлы тулай торакта кунакханә бүлмәсе бар иде. Горькийдагы (хәзер Түбән Новгород инде) күптиражлы «Водник» гәзите хәбәрчесе Генадий Чесноков дигән егет белән шунда тукталдык. Карыйм, бер дә урыс егетенә охшамаган бу. Озын буйлы анысы. Табаграк битле, шешмә кабаклы, йөзе, ниндидер, әйтеп бирә алмаслык кыяфәттә—ак дисәң, ак та түгел, сарыга тартымрак. Һич тә урыска килми. Бәлки чуаш-мазардыр, дип уйладым.

—Гена, үзең нинди милләттән?—дип кызыксынам.

—Урыс,—ди.

Юк булгач, юк инде. Яшерә егет. Тагын шул соравымны кабатлыйм тегенә. Әнә, яһүдләр гел «урыс» бит хәзер. Аларны аңлап та була. Гитлер ничек кырган үзләрен. Хәтта атом бомбасын ясау белән шөгыльләнгән Альберт Эйнштейн да качып кына котылган фашистлардан. Үзе өчен атаклы «Яшьләр маршы»н язган яһүд композиторын да аямаган Фюрер. Кемлегеңне бик тиз онытырсың мондый хәлдә. Ә менә милләтен яшерүче кайбер чуаш, мордваларны мин аңламыйм.

—  Бәлки, син чуаштыр, Гена?—дим аны тәмам тинтерәтеп.—Менә мин үзем татар, монын белән бик тә горурланам. Ә син?..

Сынды егет.

—Гуран мин.—ди яңа танышым.—Яртылаш гуран. Бабаларым Чита тирәсендә көн иткән. Үз авыллары, үз мәктәпләре, үз мәдәниятләре, үз китапханәләре белән. Тулы канлы милләт булганбыз. Төрки кавем. Әле сугыштан соң гына авылларыбызны күчереп, урыслар белән аралаштырып бетерделәр. Әтием урыс кызына өйләнә. Тугач, тора-бара мин бөтенләй урыска әйләндем. Әтиемнән ишеткән кайбер гуран сүзләрен генә беләм. Ул үзе күптән вафат инде. Милләтебез тулысынча урыслар белән ассимиляцияләнде. Мин—соңгы гуран. Анысы да күзләремдә һәм күңелемдә генә калды.

Идәнгә ике күздән ике бөртек яшь тамды...

Арбадан төшеп калу

Яшьлек дусларыма гына күз салыгыз бер Тиңдәшсез халык җырчыбыз Илһам Шакиров, мәшһүр композиторларыбыз Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин, Фәтхерахман Әхмәдиев, җыр текстлары язу остасы Мәгъсүм Латыифуллин...

Стоп! Бүген менә шушысын искә аласы иттем. Әлеге шәхесләр белән «Бакыр бабай бакчас ы»нда (аннары Ленин исемендәге бакча дип йөртелде) бергәләп төшкән фотосурәтебез матбугат битләрендә шактый басылды. Берсе, әнә, шагыйрь Разил Вәлиев төзегән «Илһам» дигән китапка да кертелгән.

Хуш, кем сон әле ул Мәгъсүм Латыйфуллин дигәнебез? Тумышы белән Азнакай ягы егете Университет тәмамлагач, янарак кына ачылган М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшләде. Табигате белән шагыйрь иде ул. берсеннән-берсе матуррак җыр текстлары, проза, публицистик әсәрләр ижат итте. Аның композитор Рәис Сафиуллин белән бергәләп язган «Бик сагындым, авылым» җыры соңгысы, ижатынын югары ноктасы булып калды:

Туган як, көн саен

 Искә төшәсең,

Күңелемнән чыкмыйсың,

Төшкә керәсең

Сагындым, сагындым.

Бик сагындым

Без үскән авылның

Ашы тын кичләрен,

Былбыллы бакчаның

Шомырт исләрен.

Мәгъсүм Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннарнын әтисе—атаклы «Тукай маршы» авторы. Заһидулла ага Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында роман язу хакында хыялланды. Берничә папка материал да туплады. Әмма никтер, нияте барып чыкмады. Балалар өчен «Курайчы малай» дигән юка бер китап бастыру белән канәгатьләнде. Моңа аның тормыш шартлары булмау сәбәпчедер, дип уйлыйм үзем. Фатирдан-фагирга кеше бусагасын таптап яшәде. Аннары шешәгә ябышты. Иҗаты сүнде. Дуслар арасыннан төшеп үк калды. Ә җырлары яши менә

 

 

Реклама