ХӘТЕР ТӨПЛӘРЕНДӘ УТЛЫ КҮМЕР

 

КӨНДӘЛЕКЛӘР

 

19  июль. Кичә соң өлгерә торган чияләрне җыйдык.

Бүген төнлә салкынча булды: 12 градус. Өйдә 16 иде иртәнге сигездә. Кара болытлар агыла. Көзгә охшаган. Жәйне дүрт күз белән көтеп аласың да, үтә дә китә. Җәй—кышка әзерлек кенә. Гомумән, кышка зур бер һөҗүмгә әзерләнгән кебек әзерләнәсең. Кыш булмаган җирдәге кешеләрнең тормышы ничек икән?

24 июль. Көн җылы булды. Әз генә яңгыр сибәләп китте.

Разил кереп утырды. Аның белән Чаллыга барырга сөйләштек. Әйдәгез, алып китәм, диде. Нурсөянең Чаллыны бик күрәсе килә иде. Барып булса, миңа да ярап куяр.

27 июль. Көннәр җылы. Кич белән 9 нчы яртыларда гына тыштан керәм. 26сына каршы төндә әйбәт кенә яңгыр яуды, һава тагын да сафланыбрак китте. Күкрәкләр киңәйгән кебек булды. Бу дача дигән нәрсәнең мәшәкате күп булса да, кирәк ул шәһәр кешесенә.

12 август. Август аенда көннәр матур тора. Яңгырлар юк. 1-7сенә хәтле Казанда торып килдек. Әниләр килгән иде, Рәмилә белән. Мин өч көн бик каты температурить итеп алдым. 39дан артты. 7се көнне бакчага килдек Нурсөя кура җиләкләрен кискән иде, ул чирләде. Косып, бавыры авыртып ятты. Хәзер менә иелә дә алмыйм дип йөри. Иелә алмасан да мине күтәреп чыгарырга, кертергә кирәк. Бу атнада бакчада берни дә эшләнмәде. Аптырап суган кисә башлады. Суган бик начар, вак. Барлыгы бер ун кило чамасы, бәлки бераз артыграктыр.

Кичә Флера Гыйззәтуллина килеп озак кына сөйләшеп утырды. Анын тормышы да авыр булган икән. Ятим үскән, укый алмаган. Шагыйрь булып җитлегү өчен аңа бик каты тырышлык куярга кирәк булган. 31 яшьлек авыру кызы һәм ул кызнын 10 яшьлек кызы бар икән.

Кешене якыннан күрми торып, аның турында бик үк дөрес фикер йөртеп булмый икән. Мин Флера Гыйззәтуллинаны җайлы гына шагыйрь булып киткән, кемнәргәдер ул тегүче буларак кирәк булган да, аны союзга җитәкләп керткәннәр дип уйлый идем. Баксан, аңа да шактый киртәләрне жинәргә туры килгән икән. Җанында яра булмаган шагыйрь юктыр, күрәсең.

15  август. Ике көн Казанда торып килдек. Бик кызу булды. 30 лар тирәсе. Бүген бик көчле янгыр явып узды. 15 минут эчендә сукмаклар чишмәгә охшап калды. Шушылай берәр сәгать яуса, дөньяны су басар иде. Күптән янгыр яуганы юк иде, начар булмады. Хәтта урылган басуларда тузан уйнап утыра иде

17 август. Нишләптер карлыгачлар күренми. Ике атналап бардыр инде күренми башлаганнарына. Быел песнәкләр күп күренә. Июль азакларында алар бала очыралар икән Шул бала очырганда ук безнең янга килеп йөри башлаганнар иде, шуннан бирле гел безнен тирәдә. Башка елларда песнәкләр сентябрь башларында гына күренә иде.

Нурсөянең тазалыгы бетеп бара. Әз генә эшләсә дә чирли. Кичә бераз кура җиләкләре күчергән иде, бүген авыртынып йөри.

20  август. Кичә һәм бүген кыска вакытлы янгыр явып узды. Кичә көн кызу иде, бүген 20ләр тирәсе.

Монда бакча караклары йөри башлаган. Рафаилләрнең облепихаларын җыеп чыкканнар. Габделхайларның өйләренә кереп радиоприемникларын чәлгәннәр. Теге урман янындагы бер өйдән холодильник, телевизор, газ баллоннарын алганнар. Әнәсләрнең постельләрен төяп чыкканнар. Быел караклар бик иртә йөри башладылар Былтыр безнекенә 6 октябрьдә генә кергәннәр иде. Менә иртәгә Казанга кайтып киләсе бар. Шунда безнең дә әйберләрне сыпырып чыкмасалар инде

29 август. Кичә бакча сезонын ябып кайттык. 28 ендә. ягъни без кайтып китәр алдыннан боз явып алды. Көн салкын иде. Көз көне боз яуганын күргән юк иде әле. Шушы бозлардан сон бәлки бераз җылытып җибәрсә генә инде

8    сентябрь. Бакчадан кайтканнан бирле төрле кешеләргә бакча җимешләре тарату белән шөгыльләнәбез Әхтәм абыйларны бер ярты алып чакырдык, өйне караштырып торган өчен. Алмалар, помидорлар кертте Нурсөя. Аннары Флюраларга һәм Мәгъмүрә апаларга алма белән кара миләш илттек. Кешегә әйбер бирү атуга караганда күңеллерәк.

Бүген Нурсөяләр авылына кайтырга дип җыенган, киенгән идек, яңгыр коя башлады да кире уйладык. Соңыннан көн матурланды үзе. Ләкин бакчага да кереп чыгасы булгач, тәвәккәлләмәдек. Анда кереп берничә карлыган төпләп, Зәкия апаларга утыртырбыз дигән идек. Аларда карлыган үстермиләр икән, җирдә бер эз калдырыйк але (шаяру) Иртәгә көн әйбәт кенә торып, җирләр җилләсә—берсекөнгә Аллага тапшырырга булыр Пычракта кайтсан. авыл башларына җиткәч кире борылып килүен дә бар. Кайсы якка гына кайтсан да шул хәл инде—авылларның эче тездән пычрак.

Бүген бер шигырь язып куйдым. Авыл турында. Җәй көне күбрәк вакыт уку белән үтте. «Иностранная литература» журналы, «Казан утлары», «Литерагурная газета», «Азат хатын», «Чаян», «Ялкын»—барсын да укып барырга кирәк. Әле шушы арада Распутинның «Живи и помни» романын укыдым. Ч.Айтматовта шундый бер әсәр бар иле инде. Кайсы алданрак язды икән. Безнең М.Әмирдә дә бар. Хәтерем ялгышмаса., Распутиннан күпкә соңрак язылган. Без шулай күп нәрсәдә үзебезнең беренче икәнлегебезне күрсәтә алмый калабыз инде. Аннары әдәбиятыбыз артта дибез.

9    сентябрь. Хәләф Гарданов шалтыратты. Балалар өчен ниндидер җыентык әзерлим ди. Шуңарга әйберләр сорады. Шуларны әзерләп яттым.

Бүген көн бик әйбәт булды. Бәлки, иртәгә авылга таярбыз 23 сентябрь. 10-15 сентябрьләрдә Нурсөяләр авылында булып килдек. Көннәр ярыйсы иде. Юлда бер ГАИшник өч тәнкә штраф түләтте. Тиешле урында туктап алмадыгыз дип. Без кайткач, көннәр тагын да җылынып китте

Фатирларны бик каты кыздыралар, сулап булмый. Бакчада ятарга иртә-кич суык. Җирләрне казып ташлагач, матурлык та бетте.

17 ноябрь. Ике айлап инде көндәлеккә бер юл әйбер язган юк. Соңгы вакытларда шактый гына хикәяләр ягылды. Китапны әзерләп, нәшриятка илтеп бирдек .Туган кон бүләге, дигән исем куштык. 85 нче ел уңаена. Рецезенты Р.Мингалимов бик әйбәт язган. Ниһаять, минем хикәяләрне да күргәли башладылар. Кызганыч, шәп кенә китап чыгарып булмый. 20 табакның 10 табагын гына керпеләр, 20 табаклык проза, 10-15 табаклык шигырь чыгарып булса начар булмае иде. Юк, планга кертмиләр. Күп сорамыйм инде югыйсә нибарысы кулга тотарлык ике китап. Октябрь аенда «Татарстан яшьләрендә Газинур Моратның минем иҗатка карата мәкаләсе чыкты. «Без хаклыкны исбатларга тиеш, дип атала.

16 ноябрьдән кокарбаксилаза дигән укол ала башладым. 30 штук назначать итте Флорина Сергеевка. 15 нче ноябрьдә кардиограмма ясаганнар иде. Бүген врач килде—Тамара Гавриловна-карднограммак начар түгел, диде. Бехтерев мекстурасынан ниндидер. «Мапи» дигән нәрсә язып ките. Безнең врач Чуприна  чирләгән икән аның урынына Тамара Гавриловнаны җибәргәннәр. Нурсөягә кардиограмма ясадылар.  Ул бавырдан нош-па эчә башлады. 15еннән. Үт куыгы начар «ди аның. Диета сакларга кушты. Бигрәк гә кайнар камырлардан сакла, диде. Ә без пирогларның мичтән туөшкәнен көтеп кенә торабыз. Пирогларның мичтән «иткәнен тенә котеп торабыз. Авызларны яндыра яндыра ашыйбыз. Тәмле тамаклар. Искертеп ашарга кирәк икән.

      Китап әзерләп биргәч кулдан эш төште. Берничә көн укып кына ятам.Шәп кенә булса,кыскарак  повесть язып булыр төсле. Физик көч җитүен җитәрме- анысын белгән юк инде, әмма үзем әтәчләнеп -әтәчләнеп алам.

Яңа язган хикәяләрнең шактыен газета журналлага тараттым инде.

Нурсөянең аяк-куллары бик сызлый. Врач нервыдан ул дип җибәргән. Нервыдан булган чирләрне дәваларга ярамый микәнни?!

«Литературная газета»нын 16 ноябрь санында «Патронажная сестра» дигән мәкаләдә шундый эксперимент турында хәбәр ителә: Эстониянең Порну шәһәрендә ярдәмгә мохтаҗ ялгыз пенсионерларны карау эшен патронаж сестралар өстенә йөкләгәннәр. Махсус медицина белеме булган сестралар 15 пенсионергә ярдәм итә икән. Дару кирәксә, сберкассага яки нотариуска барасын булса, хат язарга яки переговорга барырга кирәкме—боларнын барысын да патронаж сестралар башкара. Атнага ике тапкыр пенсионерга хезмәт күрсәтәләр. Бу—хөкүмәткә дә файдалы, караучысыз пенсионерларга да, Дом-интернатларда бер кешене бер ай тотар өчен уртача 100 сум кирәк икән, ә болай һәр кеше 25 сумга гына төшә. Аннары шунсы бар: карт кеше үзенең гомер иткән йортыннан, үзенә якын әйберләреннән аерылырга теләми. Бездә дә шундый нәрсә оештырсалар, начар булмас иде. Нурсөя чирләп киткән чакларда безнен бит су бирер кешебез дә юк. Үлсәң дә, бозыла башлагач, ис булганга гына эзләп керерләр.

Ун елдан артык телефон керттерә алмый интектек. Кемгә дә булса бер сүз әйтер өчен Нурсөяне йөгертә идек. Аеруча университетта укыганда кыен булды. Имтихан алырга укытучыларны чакырырга Нурсөя бара. Укытучылар фәлән көнне килербез дип вәгъдә итәләр дә—килмиләр. Тагын чакырырга туры килә Фатирда телефон булса, боларны мин үзем эшләр идем бит. Ә Нурсөягә эшеннән сорап, йә университетка, йә китапханәгә барырга туры килә. Ул чакта эшли иде ул.

18 ноябрь. Иртүк Рәшит Әхмәтҗанов керде, миңа багышлап бер шигырь язган. Шигыре матур. «Казан утлары»нын 1-9 санын тикшерү булды, ди. Поэзия буенча Равил Фәйзуллин сөйләгән. Минем шигырьләрне бик яхшы дигән. Зур шагыйрь, дигән. «Казан утлары»ндагы ул шигырьләр турында Миргазиян Юныс та бик әйбәт хат язып җибәргән. Оренбургтан Майшәкәр исемле ападан да хат килгән иде. Шигырьләрне халык бик укый. Әле менә «Татарстан яшьләре»ндә «Шигырьне кем укый?» дигән баш астында шактый мәкаләләр чыкты. Анда мин дә катнаштым. Минем мәкалә шактый кызыксыну уятты булса кирәк.

Бүген невиграмон эчә башладым. Бу арада хәл бик шәптән түгел. Ярый әле җыентыкны эшләп тапшырган идем, юкса хәзер эшләп булмас иде.

Укол ясаучы сестралар: Филсинә, Зифа, Наилә. Соңгысы яңа кеше, кечкенә генә кыз.

20 ноябрь. Кичә кич, сәгать уннар тирәсендә Мәхмүт Хөсәен шалтыратты. Аның миңа бик зур үпкәсе бар икән. Мин бит синең янга иң беренче барган шагыйрь, ди. Хәтереңдәме, ди, Г.Шамуков, режиссер С.Булатов һәм мин сезнең өегезгә барып сөйләшеп утырдык. Сездән кайткач, мин Язучылар союзында, обком комсомолда синең турында сөйләдем. Шуннан сине Казанга алдырдык. Син хәзер зур шагыйрь булдын, һәркайда сине сорашалар, җыелышларда сине мактыйлар, минем хакта бернинди җылы сүз әйтеп чыкмыйсын, ди. Мине шагыйрьгә санамавынмы бу, ди. Илле еллыгымны үткәрдем, алтмыш еллыгымны үткәрдем—беркайда бер сүз әйтмәдең, ди...

Шулай да Мәхмүт абыйның сүзләрендә хаклык бар. Беренче үк булмаса да авылга килүе дөрес Шигырьләреңне бер айдан китап итеп чыгарам дип шигырь дәфтәремне дә алып киткән иде. Чыгара алмады. Шулай да аның юбилеенда берәр мәкалә язып чыксан әйбәт булган булыр иде. Ул мина хатлар аша да киңәш биргән кеше.

Узган ел авылга кайткач, мәктәптә очрашу вакытында М.Хөсәеннәрнең бу килүе турында мәктәп директоры Хәбиров болай дип сөйләгән иде: «Мин ул чакта райкомда инструктор булып эшли идем. Районга язучылар килгәнен ишеткәч, туктале, боларны Кызылъяр авылына Ф.Яруллин янына алып барырга кирәк дип уйладым. Шуннан сон без дүртәү (Хәбиров, Хөсәенов, Шамуков һәм теге режиссер) сезгә киттек. Анда фотога төшерделәр. Ләкин мин тыйнаклыгым аркасында ул фотога төшмәдем. Менә, иптәшләр, ул фото хәзер безнең мәктәп альбомында тора. Теге вакыт тыйнаклыгым аркасында тарихка керми калдым, бүген ул хатамны кабатлыйсым килми. Әйдәгез, иптәшләр, бергәләшеп Фәнис Яруллин белән рәсемгә төшик»

Хәбиров шулай сөйләде һәм без укытучылар белән рәсемгә төштек.

Хәзер миңа үзләренең ярдәм итүләре турында Г.Бәшировлар, С.Хәкимнәр генә әйтмәде инде Алар да бит мин авылда ятканда яныма килеп киткәннәр идее. Махсус рәвештә түгел, юл уңаеннан.

5    декабрь. Ьу көннәрдә бераз шигырь язылды. Нурсөя машинкада баса. Кулга тотып, рәхәтләнеп укырлык китап чыгарасы килә. Язган әсәрләр шундый күп Өч повесть үзе бер шәп китап булыр иде. «Җилкәннәр», «Яшел утрау хуҗалары», «Язмышлар язылганда» Их, килерме икән әсәрләреңне берничә томга туплап чыгарыйк әле, дип, нәширләр үзләре сорап ала торган берәр заман. Безнең нәшриятга шундый гадәт бар: бусы балалар өчен язылган, бусы шигырь, бусы проза, бусы драма әсәре дип бүлгәләп бетерәләр дә унмаган коймак калынлыгында гына китаплар чыга. Икенче елны тагын кулъязмаңны илтсән: «Синең былтыр гына китабынны чыгардык бит әле»,—дип кулъязмаңны алып та калмыйлар. Бәлки, нәшриятка китапларның саны күбрәк булу файдалырактыр 30 табаклы бер китап чыгарганчы, бишәр табаклы алты китап чыгарсак, макталасын. Һәр кешегә сынар чабата өләшеп чыккач, сарык та исән кала, бүренең дә бераз тамагы ялгана. Шулай ваклап чыгару—әсәрләрнең озак ятуына һәм язучы күтәргән тсманын актуальлеген бетерүгә китерә.

Хәкимҗан Халиков шалтыратты «Совет мәктәбенә тәрбиягә багышланган берничә шигырь сораган иде, җибәргән идем, шуларны 2 санга кертербез диде. Беркөн Г.Садәгә шалтыраткан идем. «Аксак Тимер» дигән хикәя ята «Яшь ленинчы»да, Миңа бик ошады, редакторга ошаса бирербез, диде. Соңгы вакытта язган әйберләргә карата җылы фикерләр ишетергә туры килгәли әле. Дөрес, берсенең дә шәп нәрсә язгансың, бик ошады дип шатландырырга ашыкканнары юк. Хатлар язышу турында әйткән дә юк инде. Ә бит элекке язучылар бер-берләре белән нинди матур хатлар язышканнар. РРоллан Толстойның «Война и мир»ын укыгач аңа хат язып җибәрә, ә Толстой Р.Ролланга 28 битлек хат белән җавап бирә. Хәзерге язучылар 28 бит хатны бер елда да язмыйлардыр. Ялкауландык. Телефоннар кешедән күп нәрсәне алды. Бер-беренә килеп дусларча сөйләшеп утыру турында сүз дә булырга мөмкин гүгел.

Бүген Илгиз Кәлимуллин шалтыраткан иде «Яныңа кемнәр килгали?»—дип сораган идем: «Исерек чакларда фәлән кергәли».—ди. Алар шул өстәргә юкмы?—дип эзләнеп йөрүчеләр генә инде. Илгизгә көн үткәрү җиңел түгелдер. Күзе дә начар күргәч, китаплар укый алмый. Бик әз дә яза. ә эшләмәгәндә көннәр бик әкрен үтә бит. Җәй көне дачага да алып бармыйлар ичмасам. Әле сенлесе санаторийга киткән, сеңлесенең бер иптәш кызы карап тора икән. Ә бит чирле кешенең тышка чыгасы да, юынасы да була. Чит кеше андыйларны ничек эшли инде. Әгәр ул минем кебек авыруга дучар булса, күптән үлгән булыр иде инде.

13 декабрь. Бүген «Тозлы тамчы» дигән шигырь яздым. Сайланма шигырьләрне әйбәт җыентык игеп чыгарырга насыйп булса, жыентыкнын исемен шулай дип атарга исәп. Бу шигырьне шунын өчен дип яздым «Тозлы тамчы»—минем бөтен язмышым. Үземә калса, образ әйбәт табылды шикелле. Яңа китапка җыелган барлык шигырьләрне бер-берсе белән ялгап торырлык.

Киләсе елда чыгарга тиешле китапның язмышын белештем. Производство бүлеге мөдире Зөлфия Ибраһимовадан. Беренче кварталга керттем, әле наборга бирелмәгән ди. «Табыну» дип чыгар микән. «Танылу» дип микән? Башта планга керткәндә мин аны «Табыну» дип биргән идем Редакцияләгән чагында Ш.Рәкыйпов китабынның исемен алыштыр, худсоветтан үтмәде, диде дә мин «Танылу» дип куйдым. Элекке исемнән ерак китәсе килмәде. Юкса художник тышлыгын ла ясаган иде инде. Яңадан тышлыктагы ике хәрефне генә алыштырырга туры килгәндер аңа.

Ниһаять быел да кыш җитә бугай. Көнне суытты. Бүген 7-9 градус салкын. Монарчы әле җылы торды.

Уколларны кадап бетерәләр, ике генә укол калды. Ләкин бер дә файдасы бу парга ошамый. Бүген йөрәк бик авыртып тора. Кайчагында йөрәк бик каты чәнчесә сөенеп тә куям. Бәлки шулай җайлы гына үлеп китәрмен дип. Нык кешегә карата бер образ:

Шундый таза, шундый нык.

Баша сабы ясарлык

Шаянрак формада әйтсәң, кешегә карата кулланып буладыр бу чагыштыруны. Яңа бит. Болай дип бер шагыйрьнең дә әйткәне юктыр әле.

Шигырь җыентыгы өчен «Яшьлеккә илткән юл» дигән исем дә ярыйсыдыр, бәлки. Тапталганрак инде.

Бүген Нурсөя әйтә: «Синең шигырьләреңне укыганда ярты куплетына житкәч яналан нинди рифма киләсен беләм мин хәзер»,—ди. Әйбәт микән бу, начар микән? Бәлки, бу минем стильне төшенүдер? Әллә бер үк рифмаларны ешрак кабатлыйммы? Юктыр. Мин бит аңа һәр шигырьне укып барам. Кайберләрең хәтта язылып беткәнче үк, төрле вариантларын укыйм. Шул хәтерендә каладыр һәм машинкада басканда исенә төшәдер. Шигырьләрнең черновикларын ерта барам. Юкса артыгын күп кәгазь жыела. Университет бетергәндә «М.Җәлилнең Моабит дәфтәренә тәнкыйть» дигән темага диплом язган идем. Аны, бик яхшы бу. «Казан утлары»на бирергә кирәк, дигәннәр иде. Минем диплом җитәкчесе Зәет Мәҗитов, оппонентлар Вахит Хаков һәм Нил Юзиевлар иде. Алар хуплагач, мин диплом эшен журналга бирдем. Ул чакта тәнкыйть бүлегендә Фәрваз Миңнуллин иде. Ул миңа болай дип җавап бирде: «Фәнис, әгәр син киләчәктә тәнкыйтьче булырга уйласаң, бу хезмәтеңне журналда чыгарырга мөмкин. Әгәр инде язучы, шагыйрьлегеңне дәвам итим дисәң, диплом эшеңне оныт. Чөнки анда безнең зур тәнкыйтьчеләребезгә каршы чыккан фикерләр күп. Алар белән көрәшә алырсыңмы икән? Уйла һәм үзен хәл ит». Минем җил тегермәне белән көрәшүче Дон Кихот хәлендә каласым килмәде: дипломны ертып аттым. Машинкада басылган 110 битлек хезмәт иде ул.

Быел нишләптер студентлар килми әле. Яңа китап чыкмау сәбәпчедер, ахры, һәр яңа китап чыккач бер агым булып ала. Кызганыч, «Җилкәннәр»нең яңа басмасын чыгарып булмый әле. 12 табаклык әсәр. Тагын бер буын кешегә минем исемне оныттырмаска әйбәт булыр иде.

«Татарстан яшьләре»нең 10 декабрь санында «Әйттең миңа» дигән җырым чыкты Риф Гатауллин музыка язган. Беркөнне телевизордан ана багышланган тапшыру булды. Әйбәт җырлары бар ул егетнең. Бигрәк тә Фәннүр Сафин сүзләренә язган җырлары уңышлы. Музыка училищесы һәм консерватория бетергән. Моңы бар. Моны бар композиторлар җыр өлкәсендә генә эшләсәләр әйбәт булыр иде. Зуррак әсәр язмасан танылмыйсын дип зуррак әсәргә тотыналар да, моңнарын да югалталар.

15  декабрь. Бүген уколлар бетте. Кичә нишләптер кинәт кенә бик каты калтырата башлады Температура күтәрелде. 37,8 ләр. Йоклап булмады, баш авыртты. Бүген дә әле рәтләнеп җитеп булмый. Врач чакыртып маташмадык. Үтмәсә иртәгә күз күрер. Врач чакыртсак, анализлар тапшырырга кушалар. Шәһәр буйлап Нурсөягә банка белән сидек күтәреп йөрергә туры килә.

16  декабрь. Температура төшми. Бүген иртән 38,1. Клизма куйганда, күрәсең, бөерләргә салкын тигәндер инде.

Бүген бисептол эчә башладым. Инде уколлар бетте дип сөенсәң, тагын икенче ягы килеп чыга.

17  декабрь. Кичә температура 38,8 гә җитте. Бүген рәтләнеп маташам бугай. Әле температураны үлчәмәгән. Заһид Мәхмүтовтан хат алдым. «Першинг»лар безгә карап ыржаеп тора»,—дигән. Ул ГДР да хезмәт итә.

Фәридә безгә килеп кунып китте. Эше авыр балакайнын. 1,5 ставкада. Чиләкләр ташырга кирәк, ди. Өеннән әти-әниләре эчә дип чыгып киткән. Хәзерге яшьләрнен дә үз кайгысы бар.

22 декабрь. Кичә 38нче мәктәпнең 10 «Б» классы укучылары белән очрашу үткәрдем. Бик күп сораулар язып килгәннәр, шул сорауларга җавапны магнитофонга язып алдылар. Минем русчага тел бик бөкләнеп тә җитми инде, аннары бер дә әзерләнмәгән килеш бик шаккатырырлык җаваплар биреп булмагандыр. Ул мәктәп белән күптән элемтә бар. Рус теле укытучылары Татьяна Михайловна Руленко бик әйбәт кешегә охшаган. Хәзерге яшьләр турында озак кына сөйләшү булды.

«Хәзер яшьләр турында сез нинди фикердә?»—дигән сорауларына: «Минем янга яхшылары гына килә, шуна күрә начарлары белән аралашырга туры килгәне юк»,—дидем. «Сез аларны артык мажорный төсләрдә күрәсез»,—ди.

Аннотация, заявлеиие язып нәшриятка тапшырасы калды. Әле пар белән сөйләшмәгән Китапны әзерләгәнче кәефне бозмый торсыннар дип, нәрсә әзерләгәнемне дә әйтмәдем. Яңа еллар узмыйча илтеп булмас әле, Нурсөянен эше күп.

Өченче көн Садыиков Сәйрин бер дусты белән килде. Ул армиядә бергә хезмәт иткән егет. Хәзер монда штурман булып оча. «Волга» алган «Москвич»ы да бар. Яңа түгел әле «Волга»сы да. Нәрсәгә искене алдын дигәч, алып бирмисең бит янаны ди. Мин әйтәм, «Жигули» алырга иден, аларны любой вакытта алырга була бит, дим. Әй, юләр, «Волга»га утырып авылга бер кайтуын ни тора, ди. Фыртлыкны ярата инде.

23 декабрь. Кичә М Рәхимов портретны ясап алып килгән. Бераз эшлисе җирләре бар әле, ди Болай ярыйсы эшләнгән сыман минем карашка Үзен художник булмагач, ошаган яки ошамаган дип кенә фикер йөртәсен инде

Бу арада күршебез Галия апаның кергәне юк иде, кичә бер сәгать буе зарланып утырды. Бабайдан зарлана. Эчеп кайта да үтерәм дип яный, ди. Әхтәм абый соңгы вакытларда шактый салгалый башлады шул. Рәшит Әхмәтҗановның еш әйтә торган сүзе: «Җүнле хатынмын ире эчми» Бәлки бу сүзләрдә күпмедер хаклык бардыр. Мине күтәрешкән очен дә тавыш куба. Имеш, кеше гарибен күгәреп йөрисен, ә үзебезнең алма кебек баланы карашмыйсын. Ул яна туган баланы ничә кеше карарга тиештер инде.

31 декабрь. Бу елны да исән-имин яшәп бетердек. Минем өчен бик уңышлы ел булмады бугай. Китап чыкмады. Газета-журналларда әйберләр чыкты чыгуын

Бераз уңышлар да бар икән:

1.   «Ялкын» журналында чыккан хикәям беренче урынны алды.

2.   «Казан утлары»нда басылган шигырьләр югары бәяләнде.

3.   «Татарстан яшьдәре»ндә «Шигырьне кем укый?» дигән баш астында озак кына дисскуссия барды. Анда язып чыккан һәр укучы диярлек иң яратып укыган шагыйрем дип мине атады.

Кичә М.Маликова килде. Яңа ел белән котларга. Бер шампанское алып килгән, конфет һәм шоколад. Быел минем бик уңышлы елым булды, ди «Казан утлары»нда романым, телевидениедә «Егетлеккә бер адым» повесте буенча эшләнгән спектаклем. Мәскәүдә коллектив җыентыкта шул повестьнын русчасы чыкты, ди. Хәзер бик канатланып икенче романын язып йөри. Бусы артистлар тормышыннан Күп эшли инде. Башкаларны—Ф.Бәйрәмова кебекләрне артымнан җиткермим дип эшли. Көнләшә, ярыша белү язучы өчен дә кирәкле сыйфат, әлбәттә

Яна ел белән Эльмира Шәрифуллина һәм телевидениедән Рәсимә исемле хатын котлап шалтыраттылар. Ир-атлардан котлаучы булмады. Өйгә килү турында әйтмим дә инде.

Әле генә Резеда Вәлиева шалтыратты «Туган көн бүләге» дигән хикәяләр китабын редакцияләргә аңа биргәннәр икән. Хикәяләрен бик ошады, бары тик берсенә генә сорау билгесе куеп китгем, бәлки, алыштырырга кирәк булыр, ди. Китапны аңа бирүләренә мин үзем дә бик шат. Ул автор фикеренә сак караучы редактор. Моңа кадәр әле ул минем шигырь китапларын гына редакцияли иде. Үзе дә минем китапны бирүләренә бик шатланган. Бәйрәм көн дип тормаган, өеннән булса да шалтыраткан Әле үзенең дә сөенечле көннәре икән. Ниһаять, союзга член итеп алганнар. Күптән вакыт иде, юкса бер-ике әсәр тәрҗемә итүчеләр дә союз кннжкасын селтәп йөриләр. Аңа—уннан артык китап авторына шундыйларны күргәндә җиңел булмагандыр. Соң булса да гаделлек җиңсә күңелле булып китә.

Шагыйрь Мәхмүт Хөсәенне дә Язучылар союзына алмый интектерделәр. Ярый ул чакларда Литфондка әгъза итеп алу бар иде. Ул, Литфонд кенәгәсе белән Союз кенәгәсе охшаш булганлыктан файдаланып, кирәге чыкканда кенәгәне күрсәтеп йөри иде.

Реклама