Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА МӨГЕЗ, ЯКИ ЗИҺЕН ЙОКЫСЫ ҺӘМ АЛБАСТЫЛАР ТУРЫНДА

 

Дөньяга бөек сәяхәтчеләрне, рәссам, язучыларны биргән халык— испаннарда элек-электән рс килгән, кешеләрне уяу булырга өндәгән бик тә гыйбрәтле мәкаль бар «Зиһен йокысы албастылыр тудыра» («Сон разума рождает чудовищ»). Данлыклы Франциско Гойя үзенең мәгълүм гравюрасын да шулай дип исемләгән, һәм бу мәкаль, миңа калса, бүген дә бик актуаль булып, аерым кешеләргә генә түгел, үз кадерләрен үзләре белмәгән, йокылы-уяулы, һәм шуның аркасында бәхетсез язмышлы халыкларга, җәмгыятьләргә, милләтләргә дә кагылмыймы икән?

Иртә уңмаган кич уңмас

Зиһен йокысы Рәсәй бүген дә йокыда әле. Үзенә бик тә лаек булган хакимиятләрне, тиран йә салмышбаш, булдыксыз яисә авторитар җитәкчеләрне, паразитар бюрократияне ул әле бүген дә йокы аралаш үзе тудыра, тормышына сыйдыра, үз табагыннан тукландыра. Үзен кимсетергә, таларга да күбесенчә үзе хәер-фатиха бирә килә. Биредәге халыкның аяныч һәм ләгънәтле язмышы шул уянмаган зиһен, миңгерәүле халәт, җитлекмәгән аң, үзенә нәрсә кирәклекне үзе төгәл белмәү, яхшырак, гаделрәк тормыш теләмәү нәтиҗәсе, җимешедер дип аңларга кирәкмиме икән?

Ил ифратта зур, иләмсез. Гөнаһлы ил. Изелгәннәр каны, алар бәддогасы белән каргалган. Ил өстендә авыр кара болыт булып асылынып торган ул каргышны куып таратырлык, алып ташларлык иман әле яралмаган. Һәм ул, ихтимал, мәңге яралмас та. Ә яшәргә, тормыш итәргә кирәк Азмы- күпме нәтиҗәле идарәне ничек корырга соң? Юньле тормышны ничек оештырырга? Гомумән, Рәсәй шартларында моңа ирешү мөмкинме? Өмет, киләчәк бармы, булса, ниндирәк? Киләчәк дигәннән, без бит барыбыз да бүгенге көн белән яшәүчеләр. Киләчәк турында, якындагы 5-10 ел турында бар булган гавамның ныклап күпмесе уйлана, планнар кора? Бик азы "Иртәге өчен ишәк кайгырсын»—биредәге миллионнарның тормыш фәлсәфәсе шул! Урыслар үзләре аны: -Будет день—будет и хлеб», диләр Кремльдәге утопистларның киләчәкне фаразлавы. корган планнары да авыз балланмасмы дип «хәлвә, хәлвә- дип кычкыруга гына охшаган. Реформалар дигән булып алар декорацияләр алыштыралар. Имитация белән шөгыльләнәләр Киләчәк турында ныклап уйламаган илнең киләчәге юк. миңа калса. Ул йокы дигәнебез, гомумән, мәңгелек кома яки үлем йокысы түгелме?
 

Илнең йокысын, бәхетсезлеген, булдыксызлыгын анализлаганда төрлечә фаразлыйлар. Уңмады Рәсәй җитәкчеләрдән, диләр. Иртә уңмаган—кич уңмас, кич уңмаган—һич уңмас, дип тә өстиләр. Өлешчә дөрес бу. Әйе. киләләр, кыбырсыган булалар, күтәренке рухта җитди нотыклар тоталар, бәхет әнә кул сузымында гына, тиздән үрелеп алачакбыз, диләр. Ә хакимият дигән өстәл шундый бай, ымсындыргыч, нигъмәтләрдән сыгылып тора. Шуңа өстәп минуты белән куштаннар, үзләре теләп зомбилашканнар, -баш өсте» сүзен көненә җитмеш җиде тапкыр кабатлаучылар урап ала. Бераздан алар начарны тирән яшереп, беренче кешегә яхшыны гына күрсәтә башлыйлар. Потемкин авыллары төзиләр. Иллюзияләр туа башлый. Җитәкчеләрнең хәтсезе киткәнче шул әкият эчендә яшәп ала. Ул җитәкчеләр килгәндә дә. беркайчан да, -иң югары постка басам бит, булдыра алырмынмы?» дип үз- үзләреннән сорамыйлар. Калын тире, тимер нервлар, үз-үзләренә абсолют ышанганлык. Булдыра, ерып чыга алмаслыкларына төшенгәч тә китәргә атлыгып тормыйлар. Абзар себеркесе белән куучы булмагач, нигә ашыгырга ди? Куучылар чыннан да юк шул.

Җитәкчеләр дигәннән. Бәлки, элекке гадәтне яңартып, җитәкчеләрне варяглардан, йә булмаса алманнардан чакырып китерергә кирәктер Алар камчылап яки бездәге гавамның колагына үзләре генә белгән әфсен өреп уята да, идарә итә дә, тормышны җайлый да белерләр иде. Алар бит ушлы, зиһенле халык белән эш итәргә өйрәнгән. Тик кем генә чакырыр икән аларны? Бүгенге җитәкчеләрме?

Йокы—беренчел, албастылар—икенчел.

Сүз башы ук йокы, аңкы-миңкелек иде бит. Сорауны тагын икенче якка борып карыйк әле. Әллә соң җитәкчеләр халыктан уңмыймы? Бәлки, юкка гына җитәкчеләрне тиргибездер? Әйе, халык артык түзем, шуңа өстәп ялкау, кызыксынмаучан, хыялый. Сәясәт белән дә дуслыгы аз. Эчтән генә өстәгеләр бәхет китермәсме әле дип юана ул. Биргәнне көтә. Ә менә шешә белән дуслыгы ныклы. Аракы—оныттыручы, башны комга тыктыручы, коткаручы биредә. Ул үзенә күрә бер миссия.

Аттамы, тәртәдәме гаеп дип күп тапкырлар үз-үзебездән сорарга, баш катырырга мөмкин. Тик сәбәп һәм нәтиҗәләрдә, миңа калса, барысы да ап­ачык. Испан мәкале бу сорауга аек җавап бирә: йокы—беренчел, албастылыр— икенчел. Әйе, махмырлы һәм миңгерәүле йокы илдәге бөтен булган бәлаләрнең туксан процентына беренче сәбәпче.

Шушы урында яңа сорау туа. Уяну, айну кайчан да булса булачакмы? Туксанынчы елларда халык «ятагыннан тора» да башлаган иде кебек. Тик уяу, зиһенле, аңлы һәм аек ил белән идарә итү перспективалары җиңелгә өйрәнгән җитәкчеләрне пошаманга салды гына түгел, котларын да очырды. Болай барса, бераздан аяк очына гына басып йөрисе булмасмы? Иртәме, соңмы, хакимият җәмгыять, халык контролендә калачак бит Ә империягә ни-нәрсә булыр? Юк. болай ярамый, йоклатырга, яңадан урынга салырга, тирбәтергә кирәк халыкны Һәм йоклаттылар да. Йокыга тиз бирешә торган кавем шул без. Кем әле анда телевизор тикле телевизордан сәяси тапшырулар алып барып, халыкның күзен, зиһенен ачарга, карашын формалаштырырга омтылды? Куарга кирәк аны! Оппозиция үз урынын үзе беләме, азмыймы? Авызын томалыйк! Һәм кирәк чакта Көнбатыштагы абзыйларга алып күрсәтерлек кенә итеп, кулъяулыкка төреп кесәгә салып куйыйк. Митинглар, төрле «килешмәүчеләр» гомумән Русия өчен түгел—резин чукмарларны янә эшкә җигәргә кирәк1 Һәм дә бик тә тәвәккәл, җитез булу шарт. Тиз генә йокламасалар, йә бөтенләй йокыдан баш тартсалар нишләрсең?

Уңмый Рәсәй җитәкчеләрдән, диләр. Ә коллыкны бетергән Александр II? Ельцинның да тарихта аның белән янәшә басарга шанслары бар иде Халыкта
уянып беткән. бераз ярдәм иткән булса. Чын сүз иреген без шул елларда аз-маз күреп калдык бит. Чын. ләкин кыска гомерле оппозиция дә шул дәвердә туды Милли азчылыклар да берничә елга булса да суверенитет тәмен татып карадылар. Әмма Абзый махмырдан чирләгән (чын урыс кешесе бит), баш төзәтеп мәш килгәндә, гавам авызын ачып демократиягә сокланган араларда, шома яраннары башта ил гражданнарының кесәләрен (саклык кенәгәләрен) бик яхшылап чистарттылар, аннан соң шулар ук -гадел итеп, беркемне дә кыерсытмыйча- милек бүлделәр, олигарх дип аталучы -иң мөхтәрәм- кешеләрне тудырдылар. Хәрби вәзирләр, төрле Паша-мерседесларлар (Павел Грачевның шул вакыттагы кушаматы) да тик тормады—көньяк чикләрдә тырышып-тырмашып градлар. бомбардировщиклар, танклар ярдәмендә ил бөтенлеген саклады— үз халкына каршы геноцид оештырды Ягъни бар булган демократияне соңыннан эт итеп сүгәрлек, тизәкле себерке белән куарлык иттеләр Тагын ж,ай чыкмады!

Алдым-бирдем уены

Ул гына да түгел, шулай салгалап идарә итә-итә, абзыебыз, тәмам мәлҗерәп, килеш-килбәте, кыяфәте белән сиксәненче еллар башындагы -Кадерле Леонид Ильич- рәвешенә калгач, китәргә карар кылды. Әмма китү генә түгел бит әле. Бөтенләй ахмак булмасаң. киткәнче тәхетне тиешле кешегә калдыра белергә дә кирәк. Монысы иң җитдие инде аның. Рәсәй бит бу. Бүген син тәхеттә, ә иртәгә тере килеш ләхеткә дә төшереп куюлары бар. Юк. халык түгел—тагын бер кат таланган булса да. Хакимияткә күптән сусаган ушлы сәяси конкурентлар. Чечня аркасында куллар да терсәктән канда, гөнаһларның чутына чыгышлы түгел. Җыеп әйткәндә, арт як шактый б . .клы. Властьне сине яраткан, үзең «кеше иткән» затка калдырмасаң, баш бетте. Ходай сакласын, баш чаба торган урынны әллә кайдан эзлисе түгел, ул Кызыл мәйданда гына.

Менә шулай итеп бездә яңа институт, -яңа демократик форма», яңача мөгез чыгару, илдәге беренче постны тапшыру һәм кабул итү формасы—оятлы һәм хурлыклы приемниклар институты туды. Юри генә күз алдыгызга китерегез: Президент Буш, Ак йорттан китәр алдыннан, властьны демократларга бирмәс өчен, үз урынына, мәсьәлән, командасындагы республикачы Колин Пауэллны тәкъдим итә ди. Законлылык төсмере керсен өчен сайлау оештырган була Бар булган административ ресурсны кулланып, фальсификацияләрдән дә тартынмыйча, аны ж,иңүгә китерә. Аңа. аларга анда—Америкада моның өчен нәрсә буласын күз алдына китерү дә кыен

Президент урыны ул берничек тә чабып барышлый гына бер-береңә «төртешле» эстафета таягы түгел бит. Бездәге андый «эстафетаның» төп максаты курстагы эзлеклелекне тәэмин итү түгел, ә бәлки киткән Олы абзый һәм аның якыннары, яраннары өчен иминлек гарантиясе булдыру икәнен әйтеп торасы да юк.

Мин Рәсәйне монархиягә, монархия дип аталучы дәүләт төзелешенә кире кайтарырга теләүчеләрне хәзер бик аңлыйм. Ул күпкә аңлаешлы, үзенчә чиста максат. Һәм азмы-күпме чиста хакимият Күз буяп сайлаулар үткәрәсе, фарс оештырасы да юк. Хакимият өчен тарткалаш та юк. -Монарх үлде! Яшәсен монарх!» Ә хәзер олы абзыйлар, зурдан кубып, чырайларына җитдилек чыгарып уен уйныйлар. Президентлык вакытын озайтсалар да, Конституцияне яңабаштан күчереп язарга әлегә тәвәккәллекләре җитмәде Шулай итеп ике срок үткәч, икенче президентка да Кремльдән китәргә туры килде Тик еракка түгел, якынга, Ак йортка гына. Бераздан кире әйләнеп кайтыр өчен. Конституциядәге яшерен сукмакны Путин менә шулай тапты Анда үз кешеңне тәкъдим итәргә, бер срок ялдан соң кире кайтырга ярамый дип язылмаган ич.
 

Халык исә дәшми. Ул риза. Безнең йокы, мокытлык аларга теләсә ничек кыланырга, эшләргә бер яклап та чикләнмәгән карт-бланш биреп тора. Лаек без, җәмәгать, бик лаек шундый идарәгә, хакимияткә. Шундый язмышка.

Күбрәк шул зиһен йокысы, мәнсезлек, битарафлык аркасында Рәсәй белән идарә иткәннәрнең хәтсезе (күбесе булмаса) тарихта сәяси банкротлар булып кереп калдылар Алар—йә кеше башларын меңләп, миллионлап ашаган тиран, йә бер җебек. Уртачалар, зирәкләр, акыллылар юк чутында. Егерменче гасырны гына алыйк. Илне беренче бөтендөнья сугышына ташлаган, тәхеттән ваз кичеп, бөек тетрәнүләргә юл ачкан Николай II кем? Җавапсыз һәм булдыксыз, җебегән сәяси бер банкрот түгелме? (Тәртипне бар нәрсәдән өстен күргән алман каны ул кешедә кайда булгандыр?) Дөнья тарихында күрелмәгән-ишетелмәгән, бернинди тиңе булмаган 27 миллион корбан биреп -Пирр җиңүе- яулаган, өч дистә ел илне дер селкетеп, асып, кисеп тоткан, үзебез тудырган тиран-албасты Сталин да—сәяси банкрот Каш төзәтәм дип күз чыгарган тел бистәсе Горбачев кем? Шулай ук булдыксыз сәяси банкрот. Ельцинны әйттек инде. Миңа калса, -тандем-да. үзе дә сизмәстән, банкротлыкка әзерләнә Чөнки сөйләнеп кенә булмый, өйләнергә дә кирәк. Ә без инде ун ел буе сөйләнәбез Халыкта да, хакимияттә дә ниндидер амнезия Сөйләнә торабыз, оныта торабыз Эшкә ашмаган, барып чыкмаган милли проектларның, реформаларның, төрле оптимизацияләрнең санын бүген берәребез хәтерлиме?

Инде хәзер үзебезгә, татарларыбызга да әйләнеп кайтыйк Зиһен йокысы без фәкыйрьләрдә, миңа калса, өлкән туганныкына караганда да катырак, нәтиҗәләре күпкә фаҗигалерәк түгелме икән. Шулай булмаса. Тукаебыз да моннан йөз еллар ук элек -татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?- дигән сорау бирмәгән булыр иде бит. Ул. әлбәттә инде милли якны күбрәк истә тоткандыр. Әмма ләкин шунысын искәртергә кирәк, безнең йокы, ул халәт китергән аңкы-миңкелек, зиһеннәребездәге куе томан бездә бит. теге -туган тиешлебездән- аермалы буларак, ике катлы, ул—куш Аның беренчесе— урыслар белән уртак социаль булдыксызлык, гражданлык пассивлыгы булса, икенчесе—милли аң дигән зиһен халәтенең, милли уяулыкның ифрат та зәгыйфьлеге, бетүгә таба баруы, ягъни милли нигилизм. Шуның аркасында безнең йокы ике тапкыр хәтәррәк. Социаль булдыксызлык, деградация, акрынлап булса да. барыбер кимүгә таба барачак, ә миллилекне җуя килү, милләт буларак бетү күпчелек очракларда кире кайтмый торган процесс. Албасты дигәнебез исә бар очракларда да шул ук кала—башка чирләре өстенә шовинизм, унитаризм белән дә чирләгән бүгенге клептократик (ягъни караклар идарә иткән), яртылаш банкрот булып та урынында калып килгән Мәскәү хакимияте

Ә төп банкротлар—барысына да юл куючы, килешүче, миңа калса, ихтыярсыз, горурлыксыз без үзебез. Хакимиятне контрольдә тотарга өйрәнә алмаган, теләмәгән битараф җәмгыять, үзен саклый алмаган милләт банкрот булмыйча ни булсын ди?