Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ МИЛЛӘТ ҮЛГӘНМЕ, ӘЛЛӘ ЙОКЛАГАН ГЫНАМЫ?

Һәртөрле мөхәррирләр вә ярты мөхәррирләр милләтемез үлгән вә яки йоклаган дип язалар. Вакыйгьдә безнең милләт үлгән үтеме, әллә йоклаган гынамы0 Әгәр милләтне йоклаган дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә баш­ка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлауларына уянырга кирәк иде.

Чөнки йокының, әлбәттә, бер чиге булырга кирәк Бәр тәкъдир (әгәр) милләтемез үлгән булса, без, үлгән милләтнең башы очында бер кәгазь кисәге булган гәзитәләр шытырдатып, аны уята алырмызмы? Болай булгач, безнен гәзитәләр укымакымыз үлгән милләт, рәхмәтуллаһи галәйһи рухына ясин шәриф укуга гына охшап калмасмы? Әллә милләтнең йокысы Гозәер пәйгамбәр[1] йокысы кеби микән? Әллә Мәксәлмина, Мәслина, Дөбсрнуш, Шаднуш, Кәфәштатыюшлар; йокысы кеби микән? Соң ничек икән?

Минем уемча, болай булырга кирәк: борын заманда безнең милләт, үзенең иптәшләре вә аркадашлары булган башка милләтләр илә, фәкыйрь генә, тыныч кына, күңелсез генә яшәгән. Берничә гасырлар безнең милләт алар илә казандаш һәм чәйдәш булып, барчасы бергә ачлы-туклы гына булса да. тыныч кына, тату гына гомер иткәннәр Шулай тыныч кына торганда, ни хикмәттәндер, башка милләтләр, һәрберсе бер Сөләйман мөлкен алып, үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр; һәртөрле җан-җанвар, кош-кортларны мөсәххәр иткәннәр, хәтта тәхеткә утырып, күкләрдә очып, су төпләрендә балыклар илә бергә йөри башлаганнар. Безнен милләт, мискин, шул вакытта йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин анысын белмим, ләкин безнең милләт баягы иптәшләренең кисәктән генә болай ук югары китүләренә тәкать тота алмаган, дәрхаль (кинәт) һушы китеп егылган; «Сагълүк» китабынча әйтсәм, мөгаммә галәйһи булган Менә шул ятудан безнең милләт һаман да ятадыр

Соң, инде аны ничек һушына китерик?

Бу тугьрыда минем фикре касыйрым болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак жил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ (бергәләп эшләү) сулары салыйк, жан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын, шунлин сон бу вәгазьләрне сөйлик <И бичара милләт, син ул иптәшләреңнән курыкма. Аларнын хәленә исен китмәсен, әгәр алар эшләгәнне эшләсәң, алар күргәнне күрсәң, алар белгәнне белсәң, син дә алар дәрәҗәсенә менә аласың, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һичкемгә хас түгелдер, һәм бу галәм—галәмел-әсбабтыр (сәбәпләр дөньясы) һәм дә ялган сөйләмәси мөхаль вә мәмнугъ булган (мөмкин булмаган һәм тыелган) мөхбире садыйк (пәйгамбәр) әфәндемез дә: «Кеше тырышса, табар»,—боермышлардыр Тырышкан вә тырматкан вакытларында синең бабаларың булган Бәгъдал вәӘндәлес әһалисе бик каты тәрәкъкый иттеләр. Аларны күргәндә, башка милләтләр, синен кеби, һушлары китеп егылалар иде ..»

Менә бу сүзләр илә милләтне җуатып, милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда, милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсы з ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарыны куып җибәрик Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең
үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кыйлган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын; шулай бит! Андин соң Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрне чапан җиңеннән өстерәп, көзге каршысына китерик; көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та, милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик; милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә та кыямәт алданмасын.

Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем. дошман кем—милләт үзе аерыр.

Габдулла ТУКАЕВ «Фикер» газетасы.

1906. 17 апрель


 


[1] Аллаһы тарафыннан йоз еллык йокыга талдырган пәйгамбәр

’ Дошманнардан качып тау куышына кергән һәм анда 309 ел йоклаган жиде егетнең бишеге ’ Бохара ягышта иске ысул белән (кадимчә) укып кайткан муадалар һәм ишаннар күздә тотыла ' Галәбә-җиңү, өстен булу.

2 Мәүжүд булу - гәүдәләнү.