Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ТОРМЫШЫ—ТЕАТР...

 

Берәр танылган шәхеснең исеменә күз салсаң, шундук аның эшләгән эшләре, иҗаты күз алдына килә. Шәүкәт ага Биктимеров икән—Әлмәндәр карт. Равил Шәрәфи икән— Әҗәл. К. Тинчурин театрының әйдәп баручы артисты Наил Шәйхетдиновның хезмәте исә, иң беренче чиратта Хуҗа Насретдин роле белән тасвирлана. Чөнки бу образны аннан да яхшырак ачкан, җиренә җиткереп уйнаган артистны мин хәтерләмим. Ул—иҗатчының төп «уен картасы». Бу персонаж аның иҗатының иң югары ноктасы.

1980 елда Равил ага Тумашев «Хужа Насретдин» пьесасын сәхнәләштерә. Төп рольгә нишләптер ул чактагы танылган артистлар Г. Нуруллинны да. X. Мәхмүтовны да, Р. Мифтаховны да билгеләми режиссер, нәкъ менә Н. Шәйхетдиновка тукталырга була.

Чирмешән районының Лашман авылында туып-үскән егет иң беренче иҗади чирканчыгың мәктәп сәхнәсендә ала. Соңыннан, ике ел колхозда ат җигеп эшләгәч, университетка керермен дип Казанга барса, үтә алмый. Яшәр өчен үз икмәген төзелештә эшләп таба. Очраклы гына күргән игълан кәгазе аның бөтен тормышын икенче юлга кертеп җибәрә Ул шуның буенча барып, театр училищесына укырга керә. Өстендә, әтисе алып биргән кирәгеннән артык зур плащ була егетнең. «Әти, миңа бик зур бит бу», диеп тә карый үсмер Наил «Казанга баргач үсәрсең, таман гына булыр»,—ди ата кеше Шулай итеп, озын плащын сөйрәп авылдан киткән Наил артистлык юлын сайлый.

Ачлы-туклы булса да. нинди бәхетле булган икән студент чаклары! Өстәвенә курсташларың кемнәр диген әле! Булачак татар сәхнәсенең учагын дөрләткән Л. Жәләй. Н Әюпов. В. Хөснетдиновалар. Дөрес, әле болары соңрак. Кемнәр укыта диген син яшьлекләре ташып, каннары уйнап торган шәкертләрне! Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты Ш. Сарымсаков. Россиянең атказанган. Татарстанның халык артисты X. Уразиков, СССРның халык артистлары Ш. Биктимеров. Г. Шамуков. Россиянен халык артисткасы Ш. Әсфәндиярова. Нинди исемнәр, җәмәгать, нинди курсташлар, нинди мөгаллимнәр! Андый шәхесләрдә укуның зур бәхет булганлыгын соңыннан гына—тормыш тәҗрибәң арткач, фикер йөртүең киңәйгәч кенә аңлыйсың.

Гәүдәгә зур булмаган, какча гәүдәле артистның Хуҗага билгеләнүенең сере нәрсәдә икән соң? Миңа калса, дөньяга гаҗәпләнеп, хәйләкәр очкыннар чәчеп, шул ук вакытта миһербанлык белән караучы күзләре сәбәпче булгандыр. Шул чактагы театрның баш режиссеры. Г. Тукай премиясе лауреаты Равил ага Тумашев та Хужа Насретдин күзләре бит бу дигәндер. Һәм ул ялгышмаган.

Театр училищесында укыган һәрбер шәкерт. Отеллоны да. Гамлетны да. Хәлилне, ягъни төп рольләрне уйнарга хыяллана. Хатын-кызлар, әлбәттә. Дездемонаны, Диләфрүзне, Зөбәйдәне күзаллый. Шунысы кызыклы, Наил абыйның үзе әйтүенчә, әллә ни хыял диңгезләрендә йөзмәгән, «ни бирсәләр, шуны уйнадым, роль сорап йөрмәдем. Ләкин нинди генә образ булмасын, төп героймы ул, икенче пландагы персонажмы, йә булмаса эпизодик рольме, намус белән җиренә җиткереп эшләргә тырыштым», ди ул. Бу инде танылган артистның эчке дөньясының чисталыгына ишарә ясый. Дөрестән дә. күп еллар бергә эшләү чорында, мин аның роль теләнеп төрле интригаларга катнашып йөргәнен хәтерләмим. Иң күбесе, әсәрне укыгач: «Миңа шул рольне бирсәгез рәхәтләнеп уйнар идем, ничектер холык-гадәте бик якын», дип кенә куяр иде. Һәм чыннан да, үзенә эләккән персонажның характерын ул шәп итеп ача белә иде. Үткән гасырның сиксәненче елларында безгә бер бригадада
 

 

...Наил абый театр учили­щесын тәмамлагач, элеккеге «күчмә»гә эшкә чакырыла. Юллар, юллар, юллар... Очсыз-кырыйсыз юллар. Бу юллар кая гына илтеп җит­керми яшь артистны. СССР дигән дәүләтнең кайсы төбә­генә барылмый калды икән?

Үзе генә дә ярты Жир шары хәтле бит ул СССР дигән ил! Шунысы сәер, театрга килүенең беренче көннәреннән үк Наилгә күбрәк өлкәннәр, картлар ролен бирәләр Әйтик, «Кыр казлары артыннан» спектаклендә күңел әрнүләрен тирәнгә яшергән серле Әкбәр, И. Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» драмасында, дөньяның кимчелекләренә битараф булмаган мәрхәмәтле Хәмзин, Т Миннуллинның «Үзебез сайлаган язмыш»ында барсына да баш июче, куркаграк Нариман һәм башка бик күп әсәрләрдә төрле холыклы образлар тудыра ул.

Наил абый комик рольләрне оста башкаручы артист буларак та халык алдында танылды. К. Гальдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе»ндә—Панталоне. Т. Гыйззәтнең • Башмагым»да—Зыя бай... Саный китсәң бик күп инде алар. Ә менә Г. Зәйнашеванын «Гайфи бабай, өйлән давай!» ында төп рольне—Гайфине башкарып, гагын бер мәртәбә тамашачы мәхәббәтен казанды. Үткән гасырның 90 нчы елларында куелган әсәр бүген дә гөрләп бара. Инде әллә ничә артист алмашынды, тик  Шәйхетдинне генә берәү дә алыштыра алмый. Аның Гайфие, намуслы татар карты, сугышлардан орденнар тагып кайткан солдат. Тормыш иптәшсез калгач, кызы төрле хатыннар табып өйләндерергә тырыша. Ләкин Гайфи аңарның берсен дә кабул итә алмый. Чөнки бу хатыннарны йә байлык, йә картның хәрби пенсиясе генә кызыксындыра. Төрле хәйләләр табып Гайфи алардан котыла бара. Йә психик авыруга сабыша, йә сәрхушкә салыша Ләкин, очраклы гына, картлар йортында яшәүче бер карчыкны очраткач, ул шундук үз итә аны. «Сезнең тавышыгыз, сезнең төсегез миңа газиз хатынымны хәтерләтә, сез аның сеңлесе булырга мөмкин Чөнки ул да ачлык елларында әти- әнисез калып, приютта үскән иде»,—ди ул. Шулай итеп, үзенә ошаган, күңеленә хуш килгән хатын-кызга тәкъдим ясый. Наил абый Гайфи ролен бик яратып уйный «Бу картта мин үземнең бабамны күрәм. Мәрхәмәтле дә. төрле кыенлыклардан оста.

Күптән түгел. Н. Шәйхетдинов тагын бер зур әсәрдә, ул да булса Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Хаҗины уйнап Казан халкын шатландырды. Ул уйнаган Хаҗи бик хәйләкәр, мут булып күз алдына килеп басты. Заманында бу рольне Татарстанның халык артисты Ринат ага Мифтахов башкарган иде. Наил абый да, мин дә ул спектакльдә элек тә катнашкан, рольләр уйнаган кешеләр. Әле дә хәтердә, Хөснетдин ролен ул бик үзенчәлекле итеп, яңгыравыграк тавыш белән уйный иде. Әле мин белмәгән тагын бер роле дә бар икән аның. Шушы әсәр үткән гасырның 60 нчы елларында ук куелган булган. Анда ул, гашыйк шагыйрьне башкарган. Хәзер менә өченче тапкыр шул әсәр сәхнәләштерелде. Ин беренчесен, Татарстанның һәм Россиянен сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай премиясе лауреаты Р. Тумашев куйса, 1980 елда исә аны күренекле режиссерыбыз П. Исәнбәт кабат чыгара. Өченче тапкыр исә. 2010 елның декабрендә Россиянен атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Р. Заһидуллин тарафыннан дөнья күрде. Хаҗи роле Наил аганың чираттагы бер уңышы.

       
     
     
     

китә. Наил абый барсына да ничек өлгерәдер, әллә көнгә биш вакыт намаз уку булышамы? Күпләргә үрнәк ул бүгенге көндә. Артист кешегә, әлбәттә, сәламәтлек бик кирәк. Яхшы артист пенсиягә чыкмый бит ул. Хәленнән килсә, уйнавын дәвам итә. Елына әллә ничә гастрольләре дә булып тора. Юл йөргәндә иң мөһиме—тазалык-саулык.

Наил абыйның шәхси тормышына кагылсак, мине сокландырган яклары шактый җитәрлек. Кыш буе ул, бер генә хоккей уенын да калдырмый, мөкиббән китә инде, шуңа чаба. Гастрольгә чыкса, шуны карар өчен телевизор эзләп китә! Жәй көне исә Идел ярына урнашкан бакчасында казына. Мунчасы да иҗатчының көн аралаш ягыла, туганнары белән өйләре гел тулып, шаулап тора. Үз-үзенә бикләнеп, аралашмыйча яши алмый, тынгысыз кеше ул. Сәхнәдә дә. тормышта да гел хәрәкәттә. Шактый гына кире кеше булса да, кешеләргә әшәкелек кылганы юк аның. Шәхсән үзем күтәрелеп, бүтәннәргә каты бәрелгәнен хәтерләмим. Анын тагын бер күркәм сыйфаты бар—дус-ишләренә, хезмәттәшләренә ярдәмчел.

Театрда эшләү дәверендә халык алдында кәмит артист булып кына түгел, психологик драмаларда да үзен зурдан танытты. И. Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә—Фәрит, «Имансызлар»да—Гатаулла, «Шәмсекамәр»дә—Хәсән. «Яшь йөрәкләр»дә—Сәйфулла һәм башка дистәләгән образлар тудырды Артистның театр сәнгатен үстерүгә куйган олы хезмәте дәүләтебез тарафыннан «Татарстанның атказанган артисты»! 1982), «Татарстанның халык артисты» (1987), «Россиянен атказанган артисты»(2000) дигән исемнәр белән бәяләнде. Наил ага Шәйхетдиновның сәхнә осталыгы елдан-ел камилләшә барып, яшь буын артистларына да үрнәк булып тора. Килеп киңәш сорасаң, беркайчан да булышмыйча калмый ул. Анын һәр тудырган образы юмор белән сугарылган, төрле холыклы затлар чагылдырылган. Аларнын күп төрле сыйфатларын табып, дөресен әйтим, шуны сәхнәдә уйнау, җинел түгел. Ул уйнаган рольләр елата да, уйландыра да, яшь аралаш көлдерә дә. Тамашачы аны артист буларак үз итте, аның уйнаганын карарга килүчеләр елдан-ел ишәя генә бара.