Логотип Казан Утлары
Публицистика

Исмәгыйль Гаспринскийның тууына 160 ел

 

Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринский (Гаспралы, Гасфарый,1851 —1914)— күренекле кырымтатар мәгърифәтчесе, әдип, журналист һәм җәмәгатъ эшлеклесе. Ул XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында бөтен дөнья төрки-татарлары һәм мөселманнарының иҗтимагый фикере үсеше тарихында яңарыш-җәдитчелек идеяләрен таратучы һәм шул максатка армый-талмый хезмәт иткән фидакяр зат. Гаспринскийның төп максаты, гомумиләштереп әйткәндә, барлык төркиләрне бер милләт итеп оештыру һәм гомуми уртак тел булдыру, замана таләпләренә һәм дөньяның фәнни-техник казанышлары шартларына яраклы тирән белемле яшьләр әзерләрлек мәктәп-мәгариф системасын гамәлгә ашыру.

Исмәгыйль Гаспринский Кырымдагы Бакчасарай шәһәрендә 1883 елда «Тәрҗеман» исемендәге гомумтөрки газета нәшер итә башлый һәм барлык фикерләрен халыкка матбугат аша тарата. Бу газета озак еллар ике телдә—төрки-татар һәм русча нәшер ителгән. Гаспринский шулай ук дәреслекләр һәм башка төр китаплар да язып бастыра, бүтән газета-журналлар нәшер итә. Арадан иң абруйлысы—«Тәрҗеман» газетасы Россия империясендә яшәгән төрки халыклар өчен дистә еллар дәвамында төрки телдә нәшер ителгән бердәнбер вакытлы матбугат органы вазыйфасын үтәгән. Бу газета 1918 елга кадәр өзлексез чыга. Гаспринский вафатына кадәр аның мөхәррире була. Татар журналистикасына нигез салган әдипләр, мөхәррирләр һәм наширләр «Тәрҗеман» газетасы белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, шунда чыныгу алганнар һәм сыналганнар.

1905 елда Идел буендагы татар матбугаты беренче адымнарын Гаспринскийның «Тәрҗеман»ы үрнәгендә башлап җибәрә. Идел-Урал буе татарларының беренче дулкын матбугатында, нигездә, «Тәрҗеман»ның йогынтысы көчле булган. Тел ягыннан һәм газетаның бизәлеше, материалларның бирелеше, рубрикалар кебек җәһәтләрдә татар газеталары башлангыч чорда «Тәрҗеман»ны хәтерләткәннәр һәм, берникадәр, аның дәвамчысы булганнар. Ә «Тәрҗеман», үз нәүбәтендә, Европа һәм Төркия вакытлы матбугатының бай традицияләрен файдаланган.

XIX гасыр ахырында И.Гаспринскийның мәгърифәтчелек идеяләре тәэсирендә һәм аның яңача укыту ысуллары үрнәгендә Идел-Урал татарларында, Себердә һәм Урта Азиядә җәдиди мәктәпләр һәм мәдрәсәләр ачылып, уңай нәтиҗәләр биргән. Егерменче гасыр башы татар мәгърифәтчеләре, әдипләре һәм матбугат әһелләре И.Гаспринскийның кайбер карашлары белән ризалашып бетмәсәләр дә, аның  Россия татар-мөселманнары өчен алгарыш һәм фикри этәргеч биргән олуг остаз булганлыгын тәкъдир иткәннәр.