Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИХЛАС СҮЗЕМ

 

«Әдрән диңгез» һәм «Динар тавы» җырларын тыңлаганда

Моңнар таша—аша күңел Динар тауга;

Кайтам гүя Әдрәннәргә, Балканнарга—

Атта җилеп җиткән ерак бабам сыман,

Яугир чагын тоя мәллә борынгы кан?

Гаярь көчем кайткан кебек, Әдрән диңгез!

 («Диңгез» сүзе һаман җырда—юкка, димсез?!)

...Бәлки, бүген Динар тауда, җанын ачып

Биеклеккә, җыр сузадыр яшь бер гашыйк?

Ишетеп аны, шат көлсә—гүя динар -

Алтын чәчеп, ул сөйгән яр, балкыр нурлар.

Явар аннан «акча-акча», «тәңкә» карлар.

Чын байлык шул: ватан—исән, сакта—таулар.

«Чын бәхет тик үз илеңә мәхәббәттә!»—

Җанны айкар моңда шуны Сәйдәш әйтә.

Мин дә дәшәм илһам килгән шушы мәлдә

 Моңсыз заман җырын откан яшь гүзәлгә:

—Борынгы моң иң алдаусыз, кушыл аңа!

...Тарих булып таулар тетри бүген җанда...

 

Каләмнән өстен сер

Сез миңа иң якты язмыш—

 Каләмем ачасы Сер:

Сезгә тиң чәчәк булырмы

Һаман бөредә шигырь?!

Сез—җиһанның могҗизасы,

Кыз атлы... йолдыз? Җисем?

Саф сулы чишмәдер, бәлки?—

Сездән бит илһам көчем!

Хәтта миңегез дә маяк—

Гел сәях йөрәгемә:

Сез—аның һәр тетрәвендә,

Теләкләр күкрәвендә.

Яшәлгән саен яшь тойгым:

Сездәндер шундый тәкъдир.

Гомер буе язса каләм,

Ул—Сезнең бүләк-шигырь:

Камилме? Юктыр,

Сез—безгә

Мәңгегә ачылмас Сер,—

Каләмнән өстен Шигырь!

 

Нәзыйрә-тәрҗемә

Әһле хатын-кыз! Тумыштан бар серең:

Яшерен имля-хатлы иткән тәкъдирең.

Ул әүвәл «языктан тыйган Сүз ирде»:

Хактан Хәүвабызга—фәрман, мөһерле...

Адәм-атабыз бит сергә юл сузган —

Укыйм дип хатны, мөһрен дә ул бозган.

Без-инсаннар тарихы—әмреи Хакның

Тотмый, һаман уку юлы шул Хатның.

...Хәүва нәселе—гүзәл зат! Шул имляны

Танытып, син алга илттең дөньяны!

Әле дә һәр яшь кызда шул хат: серле ул...

...Көне җитми уку юк!—мөһерле ул...

 

Яңа робагыйлар

Дүртьюллыклар, сездә минем өметем,

Робагый шәклендә—Ярга үгетем:

 Борынгы сүз—үтемле, дим... Кем белә,

Бәлки Аңа бер ретро-җыр кебек мин?!

Быелгы кызу җәйнең коры көзе!

Әлсерәп хис, ачылырмы моң күзе?

Өмет гөлләрем, кышын сез нишләрсез?

Дымсыз туфракта калдырам мин сезне!

Егерме беренче йөзгә җиттек, җыр!

Инде ун елын бит имин кичтек, җыр!

Синдә һаман узган гасыр тузаны,

Күп «гөнаһлар» белән мәллә күчтек, җыр?!

Нинди өннәр килә узган юллардан?—

Ил сыналган мең дәһшәтле еллардан?

 Ике гасыр улы—җан бер айнырмы

Үткән йөздәге гамь, афәт, шомнардан?!

Кайдадыр, океан артында зилзилә—

 Ураган-җил... Әллә безгә дә килә?

Әллә галим Вил, аһәңсаз Мәсгудә

 Тарих актара төркиләр көлендә?!

Бохарай, бул рух илчебез Лондонда!—

«Әхмәдиләр»дән бигрәк, күзең син сал—монда:

Яңгырат бар дөньяга татар шигырен,

Кол Галидән—«фәлән»гәчә... Яз, тынма!

Моңдашларым, рухташларым! Ник дөнья

Таный безне тик диңгез аръягында?

Ир—бәхетен, шагыйрь—шанын тапмасмы

Идел-йортта, сүнмәс дәрт ватанында?!

Ничә мең еллык тарихың, әйт, халкым?!

«Күк асты»—Кытайда хәтта бар хаккың:

 Болганган кан, кушылган моң—тоя җан,

 Үзәк өзгән уртак җырлар бар—якын...

Шуннан килде—гүя һун йә Тураннан,

 Төрле тел, фәннәр нурына уралган

Миркасыйм да! Чал тарихын татарның

Кайтарыйм, дип, кичте урау чорлардан.

«Белем эстәп Кытайга (кирәксә!) бар»—

 Сүзең татарга да карый, пигамбәр!

... Бардык, укыдык... Ә бүген, гаҗәпме?—

 Шәкертләр Кытайдан безгә килсәләр!

Моң баласы Нурия, Сез кайларда?—

(Измайловалар юктыр тик Айларда?)

Авазыгыз, моңыгыз иңли Җирне,

Колак куйсам—бар илләр, кыйтгаларда.

Җанга кага диңгез... Төркия кебек:

Чулпан Зариф, сәламең килә кебек

Газәлләр багы Садабад гөлләре

Һәр сүзеңдә нур чәчә, көлә кебек!

Мәҗлесе хуш дусларың бармы анда?

Сан бармы анда бездәй гашыйк җаннарга?

Үз холкына, йолдызына Гаташтай

Гел тугрылар бармы—читен чакларда?!

Шәһре Мугьла исеме гел ядымда:

Син бит шунда—төрки телләр сагында,

Дарелфөнүндә! Талиблар ни әйтә

Диңгезләр аша мәхәббәт хакында?!

Безне аера һаман ни?—җәбер итә?

Илдән читкә тарта ни?—әмер итә?!

«Рәмиевләр алтыны»? Юк, мөгаен,

 Моңга үчле, җырга дошман Әмрикә!..

Сөйлисе сүзләрем, сизәм, җыелган

 (Ташыйм дип бит күпме еллар җыенам!)...

 Җитмешем алда, васыятьләр күп—телдә,

Нидер яшерен әле, нидер—тыелган...

Ниләр кичермәде җан бу елларда,

 Юлыктык күп кайгы-югалтуларга:

Улым үлде—бердәнбер ...Соңгы абыем...—

 Әл дә каргыш яудырмыйм дөньяларга!

Гомер киче—һәркемгә ахырзаман:

Юл—кыскарган, бетә—көч, уй—күп һаман.

Изге әнкәм кадере—хәтеренә бәйле

 Үкенечләр калка еш—узганнардан...

Яшьләремне эчкә йоттым, түкмәдем.

Сыгылсам да, сынмадым да чүкмәдем.

Агарды чәч... Ә өмет йолдызым яшь:

Милләт кызы, сизәм яшем сөрткәнең.

Тетрәнде җан дөньям ташкын-сил белән:

Йөрде уй-кораб галәми җил белән.

Ил үзе упкын аузында—Иблисләр

Күрсәткән «туры», «иң дөрес» юл белән!

Үзгәрешләр күпме җанны үзгәртте:

Иман сүндереп, көферлек көйрәтте.

Җан Татарым, тик син аман калсайдең!

...Ишет, Тәңрем, бәлки, соңгы теләктер...

Шул бушлыкта син ни хәлдә, Мәхәббәт?

Үлемнәргә баш имим дип, бүген дә әйт!

Яшәү хаккың—халкың язмышындадыр,

Соңгы сынаудыр бит инде бу, шаять?!

Башкача язмыш юктыр да хисләргә:

 Җирдә Ходай тузаны без, нишләргә?!—

Күк чакыра безне, ә Җир җибәрми—

Элгәрләрдән, бәлки, бурыч-эш барга?!

Робагыйлар! Сез—күңелем көзгесе,

Булыгыз, дим, көзге бакчам билгесе:

Хис гөленнән, кайнар сүздән бостан ул,

Ярыма дим бер ирешер гөл исе!

-Исмен язма, булсын сер,—ди нинди Көч? —

Инде каләмең дә—малай түгел ич...

Бу—ишарә: яшь Кояшка, яшеренми,

Якынаер вакытың беткән, җитеп Кич.

Аңа бар син, хәлем сөйлә, робагый!

Диген:—Берәүдән сәлам мин, бел, җаный!

 ...Нәсер белән сүзем туйдырган ярны,

Дәригь! Ул бала шигырь дә аңламый...

Моңсыз чор гөлен шигъри дым сугармый! —

Әрли алмас ләкин гашыйк җан Ярны.

Оныклары укып аңлар—ачар дим

Газаплы—димәк, чын җырлы дөньямны!

Зөядә—җыр: «Ончы Фәхри», «Зиләйлүк»;

 Бакыйлыктан тавышы илгә килә күк;

Урманченың яд итеп зур юл башын,

Эзләреннән моң-тулпарлар җилә күк!

Зөя, ярларың иңләсә буй кызлар,

Суыңда чәчләрен юса ул кызлар,—

Матурлык, Сәнгать дәресе шул рәсемен

 Кабрендә дә йөрәкләр, сагынып, сызар!

Ә бит килмим—кайтам монда хисемдә:

 Бөек рәссам ватаны, син—исемдә.

Милли төбәк, милли ярлар әтрафы

 Мәдхия укыр, дим, мәңге—исменә!

«Күл янында утырып җырлар язам» дип,

Такташны кабатлыйк монда, әй Рәдиф!

Урман, су кызына хис колы—шагыйрь,

Мәңгелек сер, әкият улы—һәр әдип...

Күңел тарафларыма мин төбәлдем:

 «Сорауларга җавап бармы төгәл?»—дим.

Соңгы китап булмасын бу—иртә әле...

Йә бер дога! Бабны шулай төгәллим...

Борынгылар сүзе: «Битик битидем»,—

Ягъни яздым, әсәр, «белек» бетердем!

Язган элгәрләр ташкамы, тузгамы—

Шунда сыйган ил-халыкның узганы.

Ә «Сөю битиге»н, тәүге Сүз итеп,

Язгандыр Хак?! Укыйбыз бит ис китеп!

...Инде яңа гасыр—уздык ун сәнә;

Укыйм һаман—кайтам аңа мин янә.

Юкса, гомер киче: мөмкин күз бетү;

Тик соңгы битләрен күрми юк китү!

Беләм, языгым күп—тәүбә китерим:

Шул битикне укып гел, аз «битидем»...

Язганнарым ил көткәнчә булмады,

Гыйшкым гөлләре «богаулап» кулларны...

...«Җитмеш» көен уйна, әй сазым, бүген!

Ихлас бу гомер китабым—«белег»ем,

Соң көнгәчә үзгәрмәс!

Гаташ: Сүзем...