Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Кодаш

Кодаш авылы Биектау районында урнашкан һәм Айбаш җирле үзидарә советына керә. Кодаш район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән 47 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Айбаш авылыннан—5, Казаннан 33 чакрым ераклыкта.

Бу авылда шушы хезмәтнең авторы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянен атказанган фән эшлеклесе Фирдәвес Гарифҗан кызы Гарипова туып-үскән.

Авыл шактый күп тарихи чыганак-белешмәләрдә телгә алына.

Д.А.Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) Кодаш авылы теркәлгән һәм анда 55 ясаклы татар яшәгәнлеге күрсәтелгән. 1766—1861 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында Кодаш авылы Каракүл исемле күл һәм Ташлы чокыры янына урнашкан авыл дип искә алына. А.Артемьев хезмәтендә билгеләнгәнчә, Кодашта (XIX йөздә) 42 йорт булып, анда 151 ир-ат һәм 160 хатын-кыз гомер кичергән, мәчет эшләгән. Н.Н.Вечеслав китабындагы (XIX йөз) мәгълүматларга караганда, авылдагы 62 хуҗалыкта 189 ир-ат һәм 185 хатын-кыз көн иткән, агач мәчет булган. Халкы Кодаш авылы җәмгыятенә кергән. Кодаш авылын И.А.Износков болай сурәтли. Чыршылык чокыры янына. Гәреч сәүдә юлының ун ягына утырган Кодаш авылында 1872 елда 22 йорт каралты-куралары белән янып бетә Авылдагы 68 хуҗалыкта ислам дине тота торган 187 ир-ат һәм 193 хатын-кыз яшәгән Тормыш-көнкүрешләре бай. тегермәнчелек, чабата ясау, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр.

Н.Б.Борһанова мәгълүматларына караганда, Кодаш авылы халкы июнь ае ахырында күршедәге Зур Битаман, Кече Рәс авыллары белән бергәләшеп Кушкапка җыены үткәргән. Икенче төрле ул Кушнарат җыены дип тә аталган

Авыл атамасының барлыкка килүе Кодаш исеменә нисбәтле дип уйларга нигез бар. Күрәсең, аны беренче башлап Кодаш исемле кеше нигезләгәндер.

И.А.Износков авыл халкын байлык белән гомер итәләр дип язуга карамастан, мин кечкенә вакытта юклыкка аптырап, Сахалинга кадәр киткән гаиләне хәтерлим әле. Алар киткәндә кышның бик салкын көне иде Бөтен авыл халкы җыелып, аларны елап озатты. Китүчеләр исә бәхилләшеп, күз яшьләрен түгеп киттеләр. Әйбергә төрелмәгән зур, иске ястыклары чананың бер ягында моңаеп ятканы төшемә керә дә, сискәнеп уянам...

Коллективлашу вакытларында авылда әйбәт кенә торучы гаиләләрнең (шуларнын берсе Көлек Хәйруллалары һ.б.) тормышын пыран-заран китереп, алар башка урыннарга күченеп утырганнар. Ул гаиләләрнең зур-зур алма бакчалары авыл халкына истәлек булып калган иде. Әлеге бакча әле дә исән.

Сугыш елларында авылда (1942—1944) минем әтием (Гарифҗан Шакирҗан улы) колхоз рәисе булып эшләгән. Бер елны ул икмәк өлгерүгә, колхозга бирелгән

йөкләмәне (заданиене) үтәгәнгә кадәр үк, халыкнын хезмәт көненә ашлык бүлеп бирдерткән Авылнын кайбер кешеләре, бу хәлне гаепкә санап, аның өстеннән район хакимиятенә шикаять язып җибәрәләр. Тикшерү каты була. Тикшерергә килүчегә ул болай җавап бирә «Тракторларны кырга чыгарыр алдыннан май салалар, атларны ашаталар. Җимертеп эшләр өчен үз тамагын, балаларын тамагы тук булу, күнелен тынычлыгы кирәк». Бәхеткә, аны бу эше өчен төрмәгә утыртмый калалар.

Әти рәис булып эшләгәндә беркемне дә суд юлында йөртми, төрмәгә утырттырмый, 1944 елда ул үз теләге белән рәислектән китә.

Кодаш авылының утырган жире искиткеч матур Анын тирәсен инеш, күлләр, чишмә-кизләүләр, коелар, урманнар һәм болын бизи Бакчабыз яныннан агып үткән инеш балачагымның җуелмас бизәге булып хәтеремдә калган Бераз гына көннәр җылыту белән янындагы үзәндә бөтен дөньябызны онытып уйнадык, суында тирләп-пешеп ташбаш сөздек, каз бибиләрен шул инеш янында саклап, ата казлар белән сугыштык. Янәшәдәге Ышна һәм Кәләпүш тауларына көненә йөз генә мәртәбә мендекме икән? Алар артындагы Күл безне гел үзенә тартып тора иде. Каз бибиләре бераз исәю белән, Күлгә хуҗа була идек. Коенып чыгуга Кече урманга йөгерәбез. Кечкенә генә бу урманда җиләк һ б. урман нигъмәтләре белән тукландык, арыганчы уйнаганнан соң, чишмәләр суыннан авыз итеп тагын күлгә юнәлә идек. Балачакның бу бәхетле мизгелләре зәнгәр офыклар артында калды Атар күнел бизәкләре, юаткыч хатирәләр булып гомер буена саклана.

Күлдән Ювас авылы ягына таба барганда зур булмаган бер калкулык Ханнар зираты дип атала. Түмгәкләнеп торган урыннарны таптамыйча гына, шыпырт кына яныннан үтеп китә идек. Анын артында Кәрәкәле күл. Ул күлне бик тирән диләр Үзе зур, уртадагы сулары каракучкыл булып күңелне шомландырып һәм куркытып тора Аның янына барырга курка идек, шулай да сирәк кенә карап кайта торган гадәтебез бар иде. Кәрәкәле күлдән ун якка китсәң, кечкенә генә түгәрәк шикелле, өсте тулы төнбоеклар үскән Урман күле... Янында урман юк. ләкин кайчандыр ул булган, исеме әйтеп тора. Соңыннанрак ул күлне халык Сәйпи күле дип тә йөри башлады, чөнки анда Сәйфетдин исемле бер кеше батып үлгән Ул күлне дә бик тирән, хәтта төпсез дип сөйлиләр. Элек янында мүк җиләге бик мул була иде Мүкле күлдә мүк күп үсә иде.

Югарыда искә алынган Буа янында Зиннәтулла исемле абзый (авыл халкы аны Хәки Зиннәте дип йөртте) үзенен шактый зур гаиләсе белән көн итте Яннарында зур өянке агачы үсте. Буа янындагы бу урынны авыл халкы гомер бакый Кирәмәт асты дип йөртте Авыл халкының болай эшләргә ярамый дип кат-кат әйтүенә карамастан, көннәрдән бер көнне бу зур агачны Хәки Зиннәте кискән Шуннан сон озак та тормый Зиннәтулла абзыйның матур гына кызы аяксыз калды, гомере буе култык таягы белән йөрүгә дучар булды

Авыл янындагы зират турында уйлаганда да йөрәгем кысыла Минем дә анда әби-бабаларым, әти-әнием, сабый чакта ук вафат булган имчәктәш туганнарым, туганнан-туганнарым, нәсел-нәсәбем Авыл зираты әйбәтләп тотып алынган, каберләр тазартылган, ташлар куелган. Зират хәзер авылга таба шактый зурайтылган. Чөнки мәрхүм булучылар бик күбәйгән. Казаннан авыл зиратына алып кайтып күмүләр дә ешайган.

Кодаш кайчандыр шау-гөр килеп яшәгән күнелле авыл иде Хәзер ул кечерәйде Хуҗалыклар саны 50 чамасы Ләкин минем күңелемдә авыл зур. олы һәм шулай булып калыр да. Йортларга газ керде. Әле юллар асфальтланмаган Мәчет бар Китапханә, мәктәп юк.

Редакциядән.

Бу айда галимә, журналыбызның даими авторы Фирдәвес Гарипованың түгәрәк юбилее Аны ихластан туган көне белән котлыйбыз! Тазалык, күңел керлеге, алга таба да безнең белән хезмәттәшлек итүен теләп калабыз.