ӘЛВИДАГ

 

ТАРИХИ БӘЯН

—Сафагәрәй, Сафа-гә-ә-рәй...

Сөенбикәнең хафалы тавышы йомылып калды. Һөҗүмче кемсә аны ятагында яткан хәлдә юрганына төреп бәйләде дә иңенә күтәрде. Аякларыннан эләктерде, чәбәләнү, ярдәмгә чакыру түгел, тын алулары да авырлашты.

Ни-нәрсә бу? Фетнәме? Хыянәтме? Ничек сарай эченә үтеп кергән алар? Төнлә сак-фарраш икеләтә ишлерәк ләбаса. Хан кая? Улым, Үтәмешгәрәем...

Чарасызлыктан, күнел әрнүеннән Сөенбикәнең йөрәге өзелеп төшәр дәрәҗәгә җитте.

И. бер /Атлам, рәхмәтеннән ташлама сана, Мәрьям ана зирәклекләре бир. Үземнән битәр, ханым, Сафагәрәем, маликзадә улым Үтәмешгәрәем өчен җан атам. Ул хаким затларны мәмләкәтебез хакына ошбу бәла-казалардан арындыр. И, бер Аллам.

Кинәт кенә шау-шу купты, кылыч чыңлата башладылар. Китте кычкырыш, китте ыңгыраш. Ләкин ыгы-зыгы озакка сузылмады, аны кадерлелән-кадерле, якыннан-якын Сафагәрәйнең көр әмере туктатты.

—Ханбикәне азат итегез!

Сөенбикә анын югалтты. Ә күзләрен ачканда җәмәгате кочагында иде.

—Хәерле иртә, ханбикәм,—диде Сафагәрәй хатынының кулларын сыйпаштыра-сыйпаштыра.

—Мин бик яман төш күрдем...

—Тынычлан, ханбикәм, тынычлан,—диде Сафагәрәй,—өн иде ул, түгел төш. Һәм ул өнне мин үзем оештырдым, зинһар, гафу ит.

Сөенбикә сәерсенеп иренә бакты.

—Шаяртма, ханым-солтаным, чын дөресен сөйлә. Өн икән, димәк...

—Дошманның дустан яралуын бик белеп әйткәннәр, ханбикәм,—дип

Марат ӘМИРХАНОВ (1933) прозаик, публицист: <Чулманның ак йолдызы», »Таш һәйкәл*, «Сон моңы», «Тәкъдир» һ.б. китаплар авторы. Казанда яши

 

ялгап китте Сафагәрәй,—сарайда монафыйклар пәйда булды. Иван белән мин яу кырында ачыктан-ачык көч сынаша алам. Ә болар куркынычрак, чөнки дә әйбәт булып кылана беләләр Шуна күрә алардан вакытында арынырга кирәк иде. Турылыклы яугирларым белән үткәргән төнге тикшерү хәтта синен сакчыларның да ышанычсыз икәнен күрсәтте. Сине урлап китү бернигә дә тормый икән ләбаса. Бу бик куркыныч фал.

Сөенбикә ире исән чакта әлеге «тамаша» өчен ана үпкәләп тә йөргән иде. Әмма Сафагәрәй мен мәртәбә хак булган икән. Бүген инде монафыйклар йөз яшерүне кирәк тә санамый. Хан булып ханга тел тигезүдән тайчанмыйлар. Башка сыймаслык хәл.

Ходаем, әллә сон бу бөек Алтын Урда дәүләтен гүргә керткән Чуалыш Газраилнен Каза капкасын да кагуымы?

БЕРЕНЧЕ КЫЙССА

Кәшһәк углан

Татлинын аяклары үзеннән-үзе туктап калды. Шул ук мизгелдә күнел хөҗрәсендә оеп яткан анлаешсыз хисләр өермәсе кузгалып, тамагына кайнар төер булып утырды, тәнен ашкынулы дулкын сызып узды...

Көн кичкә авышып килә иде. Офык киштәсенә эленгән болыт челтәрләренә инде алсу төс йөгергән. Казансу өстендә иренеп кенә тук акчарлаклар очып йөри. Яр буенда куактан куакка сикерешеп, сары түшле йомгактай йомры песнәкләр куаныша. Дымык. Ара-тирә генә адашкан урын жил агач яфракларын кыбырсытып уза.

Аһ, нинди хозур икән Сөенбикә ханбикәнең манарасы! Күр. шушы сихри манзара эчендә ничек балкып утыра. Ул аны бу кадәр үк күркәм итеп күз алдына китермәгән иде. Баксан, мәшһүр Эйфель манарасы белән дә, данлыклы Пиза манарасы белән дә тинләшә алырлык икән ич. Мәһабәт, чибәр, горур, эчендә жаны да бардыр, шәт.

Татли әлегәчә Парижга табынып яшәде. Хәер, бу гажәп тә түгел, чөнки Париж анын туган шәһәре. Шушында канат чыгарды, шушында үз урынын тапты. Аннан сон, Париж Париж инде ул, калалар каласы! Юкка гына: «Парижны күр дә—үл»,—димәгәннәр.

Шунын белән бергә, Казан шәһәре дә, әлеге манара да күнеленә бик якын тоелды, хәтта, әнә, йөрәге дә сулкылдый башлады

—Сез үзегезне начар хис итәсез ахры, ярдәм кирәкмиме?—дип мөрәҗәгать итте ана бер ир-ат.

— Юк. юк, рәхмәт, зинһар борчылмагыз,—диде Татли кабалана- кабалана,—болай гына ... ни ... хәзер..

—Чишмәгез тулганга охшый,—диде узгынчы уены-чыны белән

Әллә чыннан да күзләре жепшегән инде—Татли кулъяулыгын кулына алды.

—Сөенбикә манарасы күңелемне кузгатты,—диде ул аклангандай Шул арада жилкенчәк бикәчләргә генә хас өлгерлек белән сүз кушучының сурәтен тәгаенләп алырга да житеште.

Очлы күзе ин элек шырпыдай төз-буй сынын шәйләп узды. Югыйсә Рәсәйгә аяк басуга, кочак житмәстәй юан гәүдәле, капкорсаклы ир-атларнын ишлелегенә шаккаткан иде. Кая карама, шундыйларга төртеләсең. Бу әфәнде бөтенләй үзгә. Дөрес, йөзе искитәрлек түгел, армут' җимешенә тартымрак: мангае тар. ияге калын, иреннәре салынкы. Әйтерсең лә. гәүдәсен аерым, башын аерым юнып ясаганнар. Ләкин үзеннән көч-кодрәт, чын азаматларга гына хас ниндидер дәрт бөркелеп тора

Армут груша

 

—Әйдәгез, танышыйк, мин Марсель атлы булам,—дип, яна белеше инсафлылык белән башын иде.

—О-о, мьсё француз исемен йөртә,—дип елмайды ханым, ә минем тулы исемем Татьяна, үзара Татли дип йөртәләр, үземә дә Татли ошыйрак төшә.

—Мадемуазель...

Татли шук кына күзләрен уйнатып алды.

—Мадам, мсьё, мадам Юсупова...

Марсельнең чәчләре кашы белән кушылды.

—Сез Сөембикә нәселеннәнме әллә?

—Әйе, мин княгиня...

—Хәзер менә төшендем. Сез княгиня Ксения Юсупова—Сфири— Шереметьеванын кызы буласыз. Княгиня күптән түгел генә Казанда «Кенәз Юсуповлар нәселе тарихы: Казан—Петербург—Париж» күргәзмәсен ачу тантанасында катнашкан иде. Искиткеч самими, зыялы, укымышлы һәм чибәр ханым. «Үз нәселем белән горурлык һәм шатлык хисләре генә кичерәм, мин Казанга гашыйк», дип, үзенен ыру тамырларына турылыклы булуын ачыктан-ачык әйтеп бирде, шуның аркасында татарларның күңеленә мәңгелеккә кереп урнашты. Чын интеллигент, чын милләтпәрвәр княгиня. Сез дә, мадам...

Татли әңгәмәдәшенең ярсулы озын нотыгын азагына кадәр тыңлап бетермәде.

—Мин әле бернәрсәгә дә ирешмәдем, мьсё,—дип үзе ялгап китте,—Ә Казанга нәсел жепләрен яңарту максатыннан килдем. Талисманым— «Сөембикә» муенсасының оригиналы кебек үк затлы муенса.

Ул озын нәфис бармаклары белән муенсасына кагылып алды.

—Мин сезгә ярдәм итәргә әзер, княгиня.—диде Марсель,—татар тарихыннан мәгълүматым бар, археолог, казыну-эзләнү эшләре белән шөгыльләнәм. Казанның 1000 еллыгы проектында да якыннан торып катнаштым...

—Юк, юк, зинһар, кирәкми,—дип ярдәмнән баш тарггы Татли,—мин монда үз асылымны эзләп килдем. Ә бу ифрат та шәхси тойгы. Шуңа күрә ялгызым гына сәяхәт итәм. Инкогнито, аңлыйсызмы? Юлым озын: Казан, Әстерхан, Мәскәү. Касыйм, Петербург...

—Дөнья хәлен белеп булмый, алай-болай кирәгем чыкса, хәбәр салыгыз,—диде Марсель.—Шулай да бер киңәшем бар, «Сөембикә» исемен йөрткән журнал редакциясенә сугылмый китмәгез.

—Андый журнал да бармыни?

—Татар милли басмаларының йөзек кашы, чын халык журналы,—дип тезеп китте Марсель,—гомумән, жөмһүриятебездә ханбикәнең исемен пропагандалау юнәлешендә соңгы вакытта аерым чаралар күрелә, әйтик, бер калада хәтта Сөембикә исемендәге кызлар футбол командасы да бар...

—Татар бик мәрхәмәтле, бик хәтерле халык икән, бу минем иң зур ачышым,—диде Татли,—гафу итегез, туганнарым дип әйтергә теләгән идем, һич күнегә алмыйм...

—Зыян юк, күнегерсез,—диде Марсель,—Сөембикә алдында безнен бурычларыбыз әле бихисап. Ханбикәгә кайчаннан бирле һәйкәл куя алганыбыз юк.

—Мин, мәсәлән, һәйкәл кирәкми дип саныйм,—диде Татли ниндидер сабырсызлык белән, гүя кемдер аның фикерен кире кагарга тели иде.—Сөембикәгә иң зур һәйкәл—аның манарасы! Ханбикәне таш сынга әверелдерсәң, ул азатлык символы булудан туктаячак, хәтер ядкәре булып кына калачак. Ә тарих ана искиткеч зур вазифа йөкләгән. Сөембикә
Клеопатра, Жанна ДАрк, Маргарет Тетчер, Беназир Бхутто. Индира Гандиларга тин шәхес. Анын үрнәге татарларга мөстәкыйль дәүләтчелекләрен торгызырга булышачак. Мин моңа ышанам.

Марсель княгиняны исе китеп, әсәрләнгән хәлдә тынлады. Кадими милләтчеләр авызыннан да чыкмый торган сүзләр ич бу. Крамола. Рәсәйдә, әнә, суверенлык дигән билгеләмәне дә кулланылыштан алып ташладылар. Ә бу мадам дәүләтчелеккә кизәнә. Тәвәккәл.

—Дәүләтчелекне торгызу мө-ө-ө-мкин алайса,—диде Марсель сузыбрак,—мин сезне дөрес анладыммы, княгиня?

—Дөньяда мөмкин булмаган нәрсә юк.

—Редакция мөнәсәбәтендә фикерегез ничегрәк9

—Монысы, мьсё, чыннан да сезнен ярдәмнән башка барып чыкмастыр, мөгаен.

Марсель очрашу матур үтсенгә бөтен тырышлыгын салды. Редакциядә дә бик шатландылар

—Княгиня Ксенияне редакциягә китерү өчен президент аппаратына кадәр барып җиттем,—диде журналнын баш мөхәррире,—тынларга да теләмәделәр, протоколга кертелмәгән, имеш. Ә син, сабакташ, күктән көткәнне жирдән китердең. Рәхмәт. Йозеңә кызыллык килмәс, ышандырам.

Адәм сөйли, язмыш көйли, ди. Очрашу мөхәррир тәгаенләгәнчә генә оешмады. Ин әүвәл Матбугат йортының чытык йөзле уяу сакчысы кәефне жибәрде. Уздырмый гына бит, дүкәмит таләп итә. Гөнаһ шомлыгына. Марсель яңа костюмын кигән иде, дулкынлану белән һәммә кәгазь- катыргыларын искесендә онытып калдырган. Редакциягә шалтыратып хәлне аңлатканчы, аннан кеше төшкәләнгәнче ярты картайды. Чүп өстенә чүмазә, менеп җиттек кенә дигәндә, лифт туктап калды. Монысы инде пычаксыз сую дигән сүз иде. Хәер, каршы алучы ханымнын артык исе китмәде, күрәсең, монда табигый хәл иде бу. Котылу ысулы да гадәти икән.

—Әй, кем бар анда, лифтерга әйтегез, бу калтырча тагын туктап калды бит,—дип аваз салды.

Танышына юлыкты ахры, җавап та килеп иреште.

— Шул кирәк сиңа, чәчби, бераз җиллән әле, кичә миннән көлгәнеңне онытма, һи-һи-һи..

—Фатуш, ярар инде, Фатуш Кунаклар белән мин

Марсель читләтеп кенә Татлига күз салып алды. Ханымнын иреннәре кысылган, йөзе ап-ак, ә күзләрендә—аптыраш. Ярый әле, чәбәләнми, дип сөенеп куйды, француженкаларны бик чәүчәләк диләр ич

Тыныч бул, барысы да рәтләнер дигәндәй, ул җинелчә генә юлдашына орынып алды. Лифт ачылганчы Татли анын кулларын җибәрмәде

Редакциядә княгиняга, милли гореф-гадәтләргә туры китереп, чәкчәк авыз иттерделәр. Шуннан сон баш мөхәррир княгиняның «Сөембикә беләзеге» белән бүләкләнүе турында редколлегия карарын укып, диплом тапшырды.

—Беләзегебез бик дәрәҗәле, ул бөтендөнья татар хатын-кызларының мәртәбәле бүләге санала,—дип мактанып алырга да онытмады

Табын да мулдан иде. Милли ризыкларның ниндиләре генә юк: төплекәй. бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, тутырылган тавык Аларны тәм-томнар алыштырды.

—Шушы кадәр аш-су эчендә кайнап, сез ничек шулай күркәм буй-сынлы булып каласыз сон?—дип белеште Татли.

Дорестән дә, журналист ханымнарның барысы да, сайлап алынгандай, бал кашыгына салып йотардай нәфис иде

—Аш ашка—урыны башка,—дип шаяртты мөхәррир

—«Аз кап—май кап» дигән бик мәгънәле әйтемебез дә бар әле безнең,— диде су сөлегедәй ыспай буй-сынлы Гөлнара исемле журналист ханым.

—Монын сере бик гади,—дип әлеге темага нокта куйды мөхәррир,—без Сөембикә варислары, княгиня, матурлык безнен вазифабыз. _

Журналист халкы кызыксынучан бит ул, төпченепме-төпченәләр. Әйтик, Йосыф бәк нәселендә икенче булып туган ир бала ни өчен егерме алты яшендә дөнья куя?

—Моны дин алыштыруга бәйләп аңлаталар,—диде Татли,—минем сәяхәтем дә беренче чиратта әнә шул сакаллы гөнаһны ярлыкауга мөнәсәбәтле.

Вакыт үткәне сизелми дә калды. Гәпләштеләр дә. җырлаштылар да, биештеләр дә.

—Мина бик оят, ханымнар, сез белгәннәрнең чиреген дә белмим икән. Кәшһәк углан турында, мәсәлән, мәгълүматым юк дәрәҗәсендә иде.—диде княгиня саубуллашканда.—Танышуыма бик шатмын. Ә мьсё Марсель бу искиткеч очрашуны оештырганы өчен бер үбүгә лаек.

Кул чабуларга ияреп. Татли үзенен учын үбеп алды да. ишарәсен Марсель тарафына очыртты.

—Барысына да рәхмәт, әмма лифтыгызга утырмыйм, гафу итегез,—диде ул.

Алар тугызынчы каттан җәяүләп төштеләр.

Өермә җиледәй ыжгырып, бүлмәгә ниндидер гаугалы чит-ят тавышлар инде.

Сөенбикә дерт итеп китте. Жә. Аллам, тагын кемнәр тузына инде анда, бу арада һич тынгы бирмиләр. Гасәбәләрен-* әйтер иде. тәмам кулдан ычкынып баралар. Тәрәзәләрне шыран-яран ачып калдырмагыз, дип күпме тукырга була инде, һаман үзләренчә эшлиләр. Имеш, саф һава зарур, имеш мин саулыгым турында уйламыйм.

Нишләмәк кирәк, язмыш давылы Багы Ирәм[1] [2] бишегедәй көйле тормышын төбе-тамыры белән куптарып ташлады бит. Сафагәрәй бәхетен дә. шатлык-куанычларын да. якты, тыныч көннәрен дә үзе белән кара гүргә алып китте. Ул хәзер канатсыз кош халәтендә. Бердәнбер юанычы—улы Үтәмешгәрәй. Һәм дә ханлыгы Яшәвенең мәгънәсе бербөтен булып укмашкан шушы ике кыйбла-кыйтгадан гыйбарәт. Шуны күпсенә көнчел адәмнәр. Саулык турында, матурлык турында кайгыртумы, ул тыныч вә назлы көннәр үтте шул инде. үтте...

Бүлмәгә тыны-көне беткән баш сакчы килеп керде.

—Галиҗәнап, Юлбарыс бәк кабул итүенне таләп итә. тавыш куптара, ни боерасыз?—дип ханбикәгә текәлде.

Сөенбикәнен ак маңгаенда әле монарчы күрелмәгән вак сырлар хасил булды. Әүвәл ул кемсә көчекләр башларын капка астыннан чыгарып кына, таш белән бәрмәсеннәр дип. кача-поса гына өрәләр иде. Хәзер, әнә. сарайга килеп гауга куптарудан да тайчанмыйлар.

—Бәкне хан катына үткәрегез, мин аны шунда кабул итәрмен,—диде.

Сакбаш аптырабрак калды. Сөенбикә анын ни уйлаганын бер күз сирпүдә төшенеп алды. Тут яфрагы да. әнә. сабырлык аркасында гына ефәккә әверелә, диләр ич. Тәхет иминлеге хакына ташламаларга да бармыйча булмый.

—Хәер, бәкне шушында, эш бүлмәмдә генә кабул итәрмен ахры,—диде
Сөенбикә кәнәфиенә җайлап утырган арада. Аннан көлемсерәбрәк өстәп куйды: «Борчылма, фарраш[3] монарчы Юлбарыс бәк кешегә тия икән дигән хәбәрнең колакка эленгәне юк иде әле.»

—Юлбарыс бәкне ханәкә катына!—дигән әмер янгырады.

Бәк кагыйдә таләп иткәнчә, ханбикәне бил бөгеп сәламләде. Әмма ярсуы йөзенә бәреп чыккан иде, күзләре дә очкынланып яна.

Сөенбикә бәкне җентекле күзеннән кичерде. Ул анын белән якыннан таныш түгел, шулай да каршы якнын телгә кергән вәкиле икәнен белә. Ишетүенә караганда, бәк ханга аяк чалучыларның ин тәвәккәле. Сүзен бәреп әйтүе, гамәлләрен ачыктан-ачык кылуы, яшеренеп, боргаланып маташмавы өчен хәтта сарай әһелләре дә ихтирам итә икән үзен. Карап-багуга камыт аяклы, тукмак кадәре генә бәндә.

—Рәхим ит, бәк, утыр, кымызыннан авыз ит,—диде Сөенбикә тыныч кына,—йомышыңны тынларга әзермен.

Сөенбикәнен дустанә вә ачык мөнәсәбәте Юлбарысның төксе йөзен үзгәртмәде. Жәясе тартылган халәттә:

—Ханбикә, мин сина бик зур дәгъва белән килдем,—диде.

—Синен тоташ чәнечкедән торганын күптәннән мәгълүм,—диде Сөенбикә,—Сафагәрәйне дошман күргәнеңне бөтен халык белә иде

Юлбарыс ризалашмыйча:

—Ялгышасын, ханбикә, мин Сафагәрәйне түгел, ханны өнәми идем,— диде. Аннан сон, елъязмачы ягына борылып кисәтте,—менә болар ни язып калдырыр, әйтә алмыйм, әмма да ләкин Сафагәрәйнең тарихка эчү-исерүдән бәрелеп үлгән дигән тамга белән кереп калуына һич тә кул куймыйм. Бу дөреслеккә туры килми. Хәлбуки, андый гаделсез гайбәт йөри

—Рәхмәт бәк, сөендердең...

— Мөхтәрәм ханбикә, әйтеп бетерергә рөхсәт ит. Ә менә шәхсән син мине дошман күрергә хаклы. Дөрес, ул ният гамәлгә ашмады, шулай да нигез бар. Син хәбәрдардыр, билгеле. Сафагәрәйнең вафатыннан сон без, бер төркем югары кат зыялылары, тәхеткә анын олы улы Бүләкгәрәйне утыртырга карар иттек. Шул максат белән мин Кырымга юл тоттым. Ләкин Тын елгасын кичкәндә урыс яугирлары һөҗүм итте, иллалла белән генә качып котылдым. Икенче тапкырында да унышсызлыкка дучар булдык.

Тарихка бу вакыйга ин пычрак тәхет чуалышларынын берсе булып кереп калырдыр, мөгаен Әлеге хәбәр килеп ирешүгә. Кырым ханы Сәхибгәрәй Бүләкгәрәйне өтермәгә үк ябып куя Ник дигәндә. Казан тәхетенә Төркиядә яшәүче Дәүләтгәрәйне тәгаенләү исәбендә була ул. Төрек солтаны Сөләйман пашаны да үз ягына аудара. Чын нияте исә Казанга барышлый Дәүләтгәрәйне теге дөньяга озату, шунын белән Кырым тәхетенә ин көчле дәгъва итүчедән арыну була.

Юлбарыс бәк, сүзем озынгарак китте ахры дип булса кирәк, ханбикәгә күз төшереп алды.

—Сабак алырлык вакыйга,—дип, Сөенбикә фатихасын бирде

Бәк тамагын кырып алды да, ялгап китте:

—Сөләйман паша ризалыгын бирә бирүен, әмма ханнын хәйләсен бик тиз тоемлап ала. Үтә тырышлыкның төбендә ниндидер усал максат ятарга тиеш дип уйлый, һәм үз тозагын кора. Ә анын тозагы күпкә мәкерлерәк Бу Жанэ черкес кабиләсенең баш күтәргән чагы. Сәхибгәрәйдән шуларны бастыруны үтенә

Ул яу чапканда Дәүләтгәрәй Бакчасарайга килеп, Кырым тәхетенә утыра. Анлашыла булыр. Бүләкгәрәйне дә өтермәдән азат итә. Бүләкгәрәй исә саклап торып, агасы Сәхибгәрәйне үз куллары белән буып үтерә, үчен

кайтара. Дәүләтгәрәйгә дә дәгъваче кирәкми. Тиздән Бүләкгәрәйнең үле гәүдәсен табып алалар.           w

Шушы фаҗигале вакыйга, өч яшьлек Үтәмешгәрәйне, дөресрәк әйтсәк, сине, ханбикә, тәхеткә күтәрде.

Бүлмә эче тынып калды. Тыштагы тавышлар да ишетелми, тәрәзәләрне ябунын файдасы тиде, күрәсең.

—Бүләкгәрәй отышлырак булган булыр иде дип саныйсыңмы, бәк?—дип сорады Сөенбикә.

—Бу хакта сүз куертуның мәгънәсе юк инде, ханбикә,—диде бәк — Хәзергесе борчый безне. Әйтик, ханлыгыбыз Мәскәү белән бер ялгызы йөзгә-йөз калды. Һәм үзебез турында без үзебез кайгыртырга бурычлы. Үтә дә җаваплы чор.

—Шушы хакта гәпләшергә килгән идеңме, бәк, тыңлыйм,—диде Сөенбикә,—ирештер фикереңне.

Юлбарыс күзләрен түшәмгә терәп торды да, уйларын пичәтләде.

—Ханбикә, турысын әйткәнгә үпкәләмә,—диде,—вәзгыять шундый, тел яшереп тора торган чак түгел. Имеш, син Кәшһәк углан белән ханыбыз Үтәмешгәрәйне үтереп, тәхеткә сөяркәңне утыртмакчы икәнсен. Бел, бу барып чыкмаячак!

Сөенбикәнең капылт кына сулар һавасы бетте. Күз аллары караңгыланып, бүлмәдәге нәрсәләр берара биешеп алды. Ул үзенең гәүдәсен дә тоймый башлады.

Нәкъ шушы вакытта бүлмәгә Үтәмешне алып керделәр. Гадәттәгечә, малай йөгереп килеп әнисенең итәгенә уралды.

—Анаем, минем колыным белән уй-ный-сым килә,—дип, әнисенең кулыннан тарткаларга тотынды.

Сөенбикә айнып китте. Һәм дә әйтте:

—Күреп торасың, бәк, хан үз урынында, атасына охшап, ул әле Казан тәхетендә бик озак утырачак...

Үзе генә калгач, ярсу аңа янә килде.

Сөяркә! Нинди килешсез сүз! Килешсез генәме—әшәкенең әшәкесе! Уйнашчы, зиначы, азгын. . Үзенә шундый шакшы гайбәт ягарлар дип башына да китереп караган зат түгел ләбаса ул. Сүз утыз теш арасыннан чыкса, утыз кешегә җитә, диләр. Димәк, гайбәт таралып өлгергән инде. Ә гайбәт идәнгә чәчелгән ярма кебек—чүпләп тә бетерә алмассың.

Сөенбикәнең күзенә йокы кермәде, төне буе шушы хакта уйланып ятты.

Кәшһәк углан белән алар бик еш очрашалар. Шулай булмыйча, ул хөкүмәт башлыгы. Хәл итәсе мәсьәләләр бихисап. Ханлык искиткеч авыр чор кичерә. Эттән дә күбәйде дошманнары. Бер яктан Мәскәү кыса, икенче яктан казандылар. Ә Кәшһәк бердәнбер таянычы, терәге, киңәшчесе. Сафагәрәй вакытыннан бирле сафтан-саф эчкерсезлек белән хезмәт итеп килә. Булдыклы, гадел, вәгъдәле.

Ир кеше сыйфатында да күрекле углан. Озын буйлы, киң җилкәле, нык, таза. Килеш-килбәтеннән, бөтен торышыннан олпатлылык ташып тора. Сакал-мыегын кыска итеп йөртә. Ихтимал, шуңа күрәдер төскә-биткә дә яшь күренә. Кыскасы, кыз-хатынның йөрәген чуалтырдай ир-егет. Бу җәһәттән алар Сафагәрәй белән охшашканнар иде. Ни әйтсәң дә, чыбык очлары бит. Сафагәрәй аны шуңа күрә Кырымнан чакыртып китерде дә инде.

Шунын белән бергә, сонгы вакытта Кәшһәкнең үз-үзен тотышында ниндидер сәер ашкыну чаткылары да тоела башлады. Кайчан гына башын күтәрмәсен, күзенә тәгәрәп кереп тора.

Әнә, әле дә үзе Арча арлары чуалышын ничек бастыруы турында хисап тота, ә сүзләре авыз эчендә үк эреп бетә, һич аңларлык түгел. Сөенбикә ачы катык шикелле кабарып чыкты.

—Углан, син әнгәмәгә әзер түгел, бар, чыгып фикерләреңне туплап кер,—дип, Кәшһәкне куып ук чыгарды. Югыйсә бик мөһим мәсьәлә турында гәпләшәләр иде Узган атна азагында Арча арлары сарай каршына килеп, өч көн буе гауга күтәреп йөрде.

—Без Мәскәүне хуп күрәбез!

—Хан олуг кенәз Иоаннга баш исен!

—Кырым, үкчәңне күтәр!

Сөенбикә әлеге низагны хәл итүне хөкүмәт башлыгы Кәшһәк угланга йөкләде. Инде оран салучы күренми, димәк, ул бурычын үтәгән. Ишетүенчә, бер-ике бунтарьның башы да җиргә тәгәрәгән. Куркак арларга шул җиткән, артларына да борылып карамыйча элдерткәннәр, имеш. Тик арлар барыбер тибенәчәк әле. Чөнки урыска таяналар. Ә урыслар. Иоанн патша кушуы буенча, борын төбендә генә, Казаннан нибары утыз чакрымда. Идел-Зөя тамагында егерме сигез көн эчендә хәрби кирмән төзеп куйдылар. Анда хәзер урыс әләме җилферди. Алар чынлыкта Тау ягын яулап алдылар. Ханлык зур калҗа югалтты.

Сөенбикә ике араны җайларга тырышып карады каравын, тырышлыгы көткән нәтиҗәне генә бирмәде. Үтәмешгәрәй хан исеменнән җибәргән рәсми илчене Иоанн хәтта кабул да итмичә: «Безнең илә барышлыкта булырга теләсә, хан яхшы илчеләр җибәрсен».—дип, казанлыларны кире борып җибәрде. Бу бит күрәләтә санга сукмау дигән сүз.

Мәскәүнен яу чабарга җыенуы шул чакта ук мәгълүм иде инде. Хәзер исә Кремль мәкерле ниятләрен яшерүне дә кирәк санамый.

Кәшһәк углан урап кергәч тә шул турыда гәпләштеләр. Сөенбикәнен борчылуына ул үтә бер тәвәккәллек белән:

—Жаннары ике булса, килеп карасыннар, ник туганнарына үкенерлек итәрбез.

Сизелеп-тоелып тора. Кәшһәк ханбикәгә ярарга тырыша, чама хисен югалтканын да сизми ахры. Бер кулына ике карбыз тоткан кешене хәтерләтә.

— Иоанн Арча арлары ише генә түгел,—дип кисәтте аны Сөенбикә,— Мәскәүнең атлы гаскәре генә йөз мен кылычка җитә. Ә синен кырымлы вә нугайларың егерме меңгә дә тартмый. Казанлыларның мәсләге исә бөтенләй башка...

—Минем бер яугирым мен урыска тора, ханбикә

—Углан, сөзеп каравыңны ташла әле,—дип кисәтүне кирәк тапты Сөенбикә,—бол ай да гайбәт таралган ди калада, нахакка керсез исемемне болгатуларына күңелем бик рәнҗи

—Син күз өстендәге кара каш, ханбикә...

—Углан, җитәр..

Кәшһәк урыныннан сикереп торды да озак кына нәүмизләнен карап торганнан соң ачынып әйтте:

—Әгәр Чыңгыз ыруыннан булсам, мин сиңа яучы җибәрер идем, ни кызганыч, Ходай андый бәхетне насыйп итмәгән...

Аллаһым ныклык вә түземлекләреннән аерма, гыйшыкны гыйшык тудыра диләр бит.

—Углан...

Кәшһәкне туктату мөмкин түгел иде инде, таш йотар тәвәккәллек белән тәкъдимен ирештерде.

—Син наз өчен яратылган зат. Сөенбикә.—диде,—шакшы вә гаделсез
идарә шөгыле сиңа төс түгел. Әйдә, качыйк бу Алла каргаган җирдән. Мин сине атаен Йосыф би кулына тапшырырмын, калганын үзен хәл итәрсең.

Әлеге сүзләр Сөенбикәнен күнелен кузгатмады, киресенчә, халәтенә катгыйлык кына өстәде.

Мин Казан ханбикәсе, углан, бу минем гомерлек йортым, авызыңны үлчәп ач,—диде.

—Әйттем исә кайттым, бу минем бурычым иде.

Хәл ителәсе мәсьәләләр хәл ителмичә, хөкүмәт эшенә кагылышлы җөмләләр яңгырамыйча калды.

—Ханга минем ихтирамым вә сәламемне ирештерсәң, бик шат булыр идем,—дип хушлашты Кәшһәк ханбикә белән.

—Чираттагы очрашуны иртәгә нәкъ шушы вакытта билгелим, хөкүмәт эшчәнлеге буенча эшлекле тәкъдимнәр көтәм, җентекләп хәзерлән,—диде Сөенбикә,—ә сәламеңне Үтәмешгәрәй ханга һичшиксез җиткерермен.— Бераз уйланып торганнан сон янә өстәде: «Улың Хәйдәр бәкне сарайга китерсеннәр, Үтәмеш белән алар ахириләр ич.»

Марсель кунак ханымны ресторанга чакырды.

—Аһ, рәхмәт, мьсё, минем бик тә татар милли ризыкларын авыз итәсем килә,—дип, шатлыгыннан кулларын чәбәкләде Татли,—түләү хакында борчылмагыз, үз өлешемне үз кесәмнән чыгарырмын.

Марсель көлемсерәп башын чайкап куйды.

—Егет—егетнен көзгесе, княгиня, татар сатулашып вакланмый.

—Ә нәрсә, ресторанда без ирем белән аерым-аерым түлибез. Көнбатышта бу гайре табигый хәл саналмый,—диде Татли,—мөстәкыйльлек барысыннан да өстен.

Мадам төлкенең төлкесе икән, күр, ничек жинел генә ике арага пәрдә элеп куйды, янәсе, күңелеңне ымсындырма, бернинди уен-муен да булмаячак.

Иртә кычкырган күкенең башы тазга әйләнер, ди. Марсель дә шул хәлгә кала язды. Татар халык ашлары дип борын чөеп шапырынсак та, Казанда затлы кешегә күрсәтерлек югары дәрәжәдәге рестораныбыз да юк икән ләбаса! Оят, валлаһи. Япон рестораны бар. Кытайныкы. Француз, Италия ... тагын әллә кемнәрнеке, ә татарныкы юк. Дөрес, һәммәсендә дә диярлек милли ризыклардан бер-ике блүдә хәзерлиләр хәзерләвен. Ләкин алар өйдәш хатын хокукында гына.

Әле ул урынның күркәм җирдә булуы да шарт. Тимер-томыр алачыклары арасындагы «Тимерхан» ресторанына алып бармассың бит инде. Рәхмәт, Кремльдә эшләүче дуслары ярдәм кулы сузды. «Корстон» дигән заманча ресторанда алар өчен милли ризыклардан торган табын әзерләделәр.

Бер айлык хезмәт хакым да жәл түгел, йөзгә кызыллык кына китерерлек булмасын дип хәл итеп куйды Марсель. Кунакнын күнелен күрергә теләп, французларның мәшһүр эстрада җырчысы Патрисия Кааснын кассеталарын да хәстәрләп куйды. Ләкин мадам анын бу тырышлыгын ул көткәнчә бәяләмәде. Тавышы янгырауга:

—Фу, каян казып чыгардыгыз бу Алман бетен,—дип, ватандашын бөтенләй бетереп ташлады.

Француженканың кыланышлары моның белән генә төгәлләнмәде, билгеле. Марсельнең, мәсәлән, бию-танцыларга һәвәслеге юк дәрәҗәсендә. Чибәркәй, әнә. һич үзенә урын таба алмый, биергә чакыручыны көтә...

Озак көттермәделәр, күрше өстәлдәге бер шома егет эләктереп тә алды. Рәхәтләнделәр генә. Марсель көнләшүеннән шартлый язды. Тәкате беткәч,
туалетка кереп бикләнде.

Урап килгәндә Татли күренми иде инде, официант ана язу китереп тоттырды. Анда түбәндәгеләр язылган иде: «Мьсё Марсель! Бу мавыктыргыч күнелле кичә өчен бик рәхмәтлемен. Ихлас. Әле күрешербез, тәэсирләрем турында шунда тәфсилләп сөйләрмен Инглизләрчә китүем өчен гафу үтенәм. Сезнен Татли. 17.07.09. 22 сәг. 33 минут.»

Марсель ике тулы рюмканы бер ыргымда бушатып куйды да, официантны чакырды.

—Счёт!

—Мадам үзе өчен түләде,—диде официант калын иреннәрен лепердәтеп. Күрәсен, чәйлек мулдан эләккән иде.

Сезнен Татли. имеш, чикерткә—төп башына утыртты тәки, җилбәзәк.

Татли бу вакытта бүлмәсендә иде инде. Гадәттәгечә, кайтып керүгә краннарны тулы көченә ачып җибәрде. Ул шыбырдый-шыбырдый ургылып аккан су тавышын ярата, гүя ашкынулы музыка: ярсыта, тузгыта, дулкынландыра...

Тормышта да каршылыклар, киртәләр аша йөрергә күнеккән ул. җилгә каршы барырга, тәвәккәлләргә, җинәргә! Сөенбикә ханбикә эзләре буйлап сәяхәткә чыгып китүе дә шул үжәтлекнен бер чагылышы иде

Татли шәрә сынын зур көзге шәрәфенә ышанып тапшырды. Нәфис буй-сын, шикәрдәй ак тән. озынча күркәм йөз, күгәрчен күкәе шикелле генә икесе бер учка сыярлык күкрәк алмалары...

Татли үз-үзе белән хозурланып торган арада телефон шалтырады. Аннан: «Княгиня, сез кая югалдыгыз, нигә тавыш-тыныгыз юк?»—дигән шелтәле тавыш ишетелде.

Маман! Мен тапкыр гафу үтенәм,—диде Татли ихластан,—шалтырата алмадым шул, әле генә рестораннан кайттым Аннан сон, сез бу вакытта йокларга ята идегез бит Үзегез беләсез, сезнен тынычлыгыгыз минем өчен барысыннан да өстен. Балалар ничек анда, бик йөдәтмиләрме?

—Рәхмәт, безнең хәлләр окей. Бәлки, рәсми органнар белән элемтәгә керергә кирәктер?

  • Юк. маман, бу хакта килештек ич инде, минем инкогнито рәвешендә йөрисем килә. Ярдәмчеләрем дә артканнан-арта. Иртәгә менә бер хатын- кыз сынчы остаханәсенә алып барачаклар. Сөембикә ханбикә тематикасы буенча эшли икән. Монда мина бик ошый, зинһар борчылмагыз

Килешенгән вакытта, нәкъ иртәнге ун сәгатьтә, ишек кактылар Бу «Сөембикә» журналы хәбәрчесе иде. Озынча гәүдәле, көләч йөзле Гөлнара исемле бу ханымны редакциядә очрашу вакытында ук ошаткан иде. Әле дә балаларныкы кебек эчкерсез елмаю аша французчалатып:

Бонжур, мадемуазель,—диде.

—Әйе, мадемуазель,—дип көлде Татли

—Үзегез әйтмәсәгез, сезне берәү дә ике бала анасы дип әйтергә базмас иде,—диде Гөлнара.

  • Комплиментка комплимент, Гөлнара,—диде Татли,—чибәрлегегез өстенә сәгать дөресләрлек төгәллеккә дә ия икәнсез.

—Төгәллек аристократлар белән журналистларның алтын кагыйдәсе ич инде,—диде Гөлнара,—әйдә, кузгалыйк, княгиня. Нигьмәти ханым унбергә килеп җитәргә кушты, токмачларым куермасын, ди.

  • Барасы еракмы?

—Утыз-кырык чакрымнар тирәсе.

Шофер егет туры юлдан алып китте Туры юл дигәне дачниклар гына йөри торган комлы юл иде Бормалы, сикәлтәле. Ләкин юл катканагы сизелми дә Чөнки манзарасы матур Ике яктан да ябалдашларын жәеп.
шырпыдай төз биек чыршылар сәламли. Ара-тирә шул кызгылт-сары кәүсәләр арасыннан мәгърур Идел дә йөзен ачкалап ала. Шунда ук корыган агачлар да, чүп-чар да күзгә чалына. Гөлнара шулар өчен көенде, чит ил кунагына күрсәтә торган урыннар түгел бит инде болар, дип эченнән генә машина йөртүчене сүгеп барды.

Кинәт күк гөмбәзе шартлап ярылгандай булды. Баксан, урман артында янгыр болыты сагалап торган икән. Күп тә үтми, эре тамчыларын машина түбәсенә коя ук башлады.

Дөп-дөп-дөп...

—Люблю грозу в начале мая...

Татли Тютчевның мәгълүм шигъри юлларын исенә төшереп алды.

—Ә мин яшеннән бик куркам,—диде Гөлнара,—зинһар, акрынрак барыйк.

Шофер егет көлде генә:

—Яшен машинага тими ул, аны тәгәрмәчләре саклый,—диде.

Тиз-тиз генә суын сыгып бетерде дә, болыт шунда ук эреп юкка чыкты. Ә бистәдә кояш хуҗа иде, анда бөртек тә яңгыр төшмәгән.

—Әссәламегаләйкем, хуш киләсез,—дип ачык чырай белән каршы алды Нигъмәти. Аннан сон Татьянага мөрәҗәгать итеп:

—Княгиня, без шулай яшибез инде,—диде ни өчендер аклангандай— авылчарак.

—Искиткеч матур табигать кочагында яшисез,—дип элеп алды Татли,— ландшафт бик ошады, һәммәсе табигый. Мондый борынгы хаос Африкада да юк хәзер Европа турында әйтеп тә тормыйк, һәр агач ботагына кадәр исәптә анда. Юллар тигез, сукмаклар туры, үләннәр кыркылган, куаклар номерлы. Барысы да шома, күз төртелерлек тә урын таба алмыйсын. Эчне пошырырлык бертөрлелек.

Гөлнаранын авызы ерылды, ул шул княгиня мактаган хаос өчен оялып барган иде ләбаса!

—Әйдәгез, узыгыз, сез кулларыгызны чайкалаганчы токмачым да кабарып чыгар,—дип хужабикә алъяпкычын киеп куйды.

—Мин иртән кофе эчтем инде,—диде Татли,—рәхмәт тәкъдимегез өчен.

—Княгиня, татар бусагасын атлап кергән кунак тавык шулпасында пешкән токмачтан авыз итәргә бурычлы,—дип Гөлнара хужабикәгә ярдәмгә килде,—йоласы шундый, югыйсә, яманатың чыгуы бар.

—Юк, юк, минем һич тә яманатымны чыгарасым килми,—дип, Татли өстәл янына килеп утырды,—фигурам бозылса бозылыр, болай да көмәнле хатындай тулдым инде...

Аштан сон остаханәгә уздылар. Нигъмәти скульптурасын алдан ук әзерләп куйган иде. Бүлмәнең нәкъ уртасындагы кызгылт-карасу япма ябылган түгәрәк өстәл өстендә фил сөягедәй ап-ак ханбикә сыны балкып утыра.

Скульптор ханбикәне горур кыяфәттә җилкәнле көймә эчендә басып торган халәтендә сурәтләгән. Сөембикәнең үтә дә хәвефле мизгеле. Аны шушы көймәдә тоткын сыйфатында Мәскәүгә алып китәчәкләр...

Татли өстәлне берничә тапкыр әйләнеп чыкты, статуяны озаклап- жентекләп тикшерде. Башкалар комачауламады, тын гына читтән күзәтеп тордылар.

—Бу ижади җимешегезнең киләчәк язмышын ничек тәгаенлисез?—дип, Татли тәүге соравын юллады.

—Конкурста жинеп чыкты, һәйкәл булып Идел өстенә утыртачаклармы- юкмы, монысы хөкүмәт вәкаләтендә. Әлегә бернинди дә карар кабул
ителмәгән,—дип анлатма бирде Нигьмәти.

Татли янә өстәл тирәли йөренде.

—Кремльдәге Сөембикә манарасын манзара кылгач, ханбикәгә аннан да уңышлырак һәйкәлнен булуы мөмкин түгел дигән фикергә килгән идем,—диде,—хәзер дә фикерем үзгәрмәде. Сезнен эшегез дә бик уңышлы. Тәэсирләндерә, уйландыра, дулкынландыра. Әйткәнемчә, уңышлы образ. Бик уңышлы. Котлыйм Ул, һичшиксез, һәйкәл дә була алыр иле. Янә бер нюанс: белүемчә, мөселманнарда сынга табыну зур гөнаһ санала. Һәйкәл шул ук пот ич инде ул.

—Рәхмәт, княгиня, фикерләрегез бөтенләй үзгә,—диде скульптор. Инде әңгәмәбезне чәй табынында дөрләтик.

—Әллә чәй дә милли ризыкмы?—дип белеште Татли.

—Чәй миллинең дә миллие, княгиня,—диде Гөлнара,—соравым да әзер. Белүебезчә, Юсуповлар ыруы тәхет иясе Романовларга караганда да баерак булган, зиннәтле сарайлар, эре-эре җир биләмәләре, алтын-көмеш, асыл таш, сәнгать әсәрләре—исәбенә дә чыгармын димә. Шул байлыклардан колак кагу сездә нинди хисләр уята?

— Шәхсән миндә бернинди хисләр дә уятмый, чөнки мин ул байлыклар арасында үсмәдем,—дип көлде Татли,—мәсьәләгә сез теләгән мәгънә биргәндә исә, өлкән Феликс Феликсович 1900 елда ук бу бай мирасның язмышын хәл итеп куйган. Мин анын васыятен хәтта яттан беләм Менә, тыңлагыз: «Завешаем в собственность государства в видах сохранения сих коллекций в пределах империи для удовлетворения эстетических и научных потребностей Отечества». Васыять үтәлә, шуна күрә бернинди дәгъванен дә булуы мөмкин түгел, дип саныйм.

—Сөембикә ханбикә дә, образлы итеп әйткәндә, сарайдан ике кулын селтәп чыгып китәргә мәҗбүр ителә. Берничә гасырдан сон бу хәл янә кабатлана,—диде Гөлнара,—әмма тарих Юсуповлар нәселенә барыбер мәрхәмәтлелек күрсәтә. Бүген дә алар каш өстендә.

Ослан таулары артында энгер-менгер пәрдәсен урталай ярып, җиргә яшен уты сызылып төште. Озак кына, кайтавазларын дулкынландыра- дулкынландыра күк күкрәде, гүя болытлар өстеннән кыргый атлар көтүе чабышып узды. Җиһан караңгылыкка чумды Еш-еш атылган яшен ташлары да бу караңгылык эченә үтеп керә алмый, киресенчә, аңа хәвеф кенә өсти иде.

Кәшһәк тәрәзәдән күзен алмыйча гына ясавылга әмер бирде

  • Барбулсын углан белән Турчы бәкне дәш, тиз,—диде,—күләгәң дә күренмәсен.

Тегеләр, әйтерсен лә ишек катында гына сагалап торганнар, килеп тә керделәр.

—Ходай догаларыбызны ишетте, менә нинди төн җибәрде, иншаллаһ, юлыбыз унар, җыеныгыз, мин яугирларны күтәрергә боердым,—диде Кәшһәк,—алай да саклык зарур, урман колаксыз, кыр күзсез булмас, ди.

—Гаиләләребезне кисәтүне мәгъкуль саныйм мин үзем,—диде Турчы бәк,—дөнья хәлен белеп булмый.

—Яшь кәләшенне арттыра алмыйсын инде, бәк,—дип көлде Барбулсын углан.

  • Борчылмагыз, Кырым үзебезнеке, гаскәр туплауга әйләнеп кайтачакбыз, сагынырга да өлгермәсләр,—диде Кәшһәк,—мин үз гаиләмә дә серне тишмәдем.
  • Бирсен Ходай!

Кәшһәк угланның янгырлы кара төндә өч йөзле атлы гаскәре белән Казаннан чыгып китүен эт тә сизмәде. Барысы да уңай килеп торды. Атлар шәп, тан атканчы шактый ыргым ясадылар.

Хәлбуки, юл катлаулы да, куркыныч та. Идел ягы инде тулысы белән урыслар кулында. Адым саен диярлек сыргавыл. Гөмбәләр сыман бер­бер артлы калкып кына торалар. Анда борын төртмәле түгел. Шуна күрә ураугыч булса да, Чулман юнәлешен сайладылар. Хәер, ничек кенә авыр булмасын, исән-имин аръякка чыгуны тәэмин итәргә кирәк. Ә бу ярты уңыш дигән сүз.

—Намаз вакыты җитте,—дип кисәтте угланны хәзрәт.

—Рөхсәтемне бирәм,—диде Кәшһәк,—бераз хәл җыеп, тамак ялгап алу да зыян итмәс.

Иртәнге тынлыкны ярып, хәзрәтнең азанлы тавышы яңгырады:

—Намаз! Намаз! Намаз!

Кәшһәк хөр булып күренергә тырышса да, барыбер йөрәге урынында түгел иде. Һич көтмәгәндә чыгырыннан чыгып, үзе янында тәгамләп утыручы Әхмәт яугирга камчысын күтәрде.

—Дуңгыз түгелсен, нигә шул кадәр тыгынасың, әкүл[4],—дип кычкырды.

—Яугир башлыгына сөзеп карап алды да , читкәрәк шуышты. Калганнар да шым калды. Хупламадылар. Кәшһәк үзе дә кыенсынып китте. Бу яхшыга түгел, дип ачынып куйды. Югыйсә, бу тотнаксызлыкны анларга да була. Монарчы аның куркакларча яу кырын ташлап киткәне юк иде. Бу юлы менә качты. Әйе, әйе, качты! Дөрес, без Казанга кире әйләнеп кайтачакбыз, ханлыкны элеккечә үз кулыбызга алачакбыз дигән татлы хыялга төреп шәрехләде көрәштәшләренә бу гамәленең асылын. Шик тумасын өченгә, гаиләләрне дә алдырмады. Хәер, ышану-ышанмаунын әллә ни әһәмияте дә юк. Алда—Кырым! Алда—туган-үскән ил!

Кәшһәкнең, ни гаҗәп, ханбикә жәһәтеннән күңеле тыныч иде. Аның гыйшкы Сөенбикәнен җанын эретә алмады. Моңа, билгеле, үпкәләргә дә ярамый. Ханбикәнең дәрәжә-абруе чагыштыргысыз дәрәжәдә зур. Ул мөмтаз[5] зат. Асыл кош. Нинди генә шартларда да дәрәҗәсе төшмәячәк Казан җиңелгән сурәттә дә үзенә тин пар табачаклар. Бары хан—хәләл җефетнең аты гына үзгәрәчәк. Әүвәл Жангали булган, аннан—Сафагәрәй Хәзер, әнә, Шәехгали дигән сүз чыкты. Ә Кәшһәк? Кәшһәк тә мөхтәрәм кеше, әмма җәнабе гали түгел.

Сөенбикә башын учларына салып, ни тере, ни үле кыяфәттә шактый озак утырды. Якыннарының аны мондый чарасыз хәлдә күргәннәре юк иде әле. Күр инде, элекке чибәр, мөлаем ханбикәнең шәүләсе генә ләбаса. Жә Ходай, ник болгана бу дөнья. Сарай булып сарайда да тынгы юк.

Сөенбикә кипшенгән иреннәренә ширбәт тигезеп алды да янә Кәшһәк угланның хатына күз төшерде. Хәер, хат дисән, исең китәр, нибары берничә җөмлә: «Ханбикә! Кырымлыларнын Казанга хаҗәте бетте. Без китәргә мәҗбүр. Бигайбә.»

Адәм ышанмастай хәбәр ич бу. Хәбәр генәме. хыянәт! Бер таяныр кешесе бар иде, инде анысы да ташлап качты

Нишләргә?

Сөенбикә әлеге сорауга җавап эзләп өзгәләнгән бер мәлдә каравылбаш килеп керде. Йөзе киткән иде.

—Ни бар?—диде Сөенбикә.

—Тагын җыелганнар, сине күрәселәре килә.

—Чакыр сон?

—Алар күп, аннан сон...

—Нәрсә аннан сон?—диде Сөенбикә түземсезләнеп.

—Алар синен үзләре янына чыгуынны таләп итәләр...

—Инде таләп тә куя башладылармы?—дип, Сөенбикә урыныннан торып басты. Хәдимә туташ жәт кенә җилкәсенә чапанын китереп япты —Ярар соң, аларча булсын, барыбер коелырдай укасы калмады, коеласы коелып бетте.

—Ханбикә, без аларга узынырга ирек бирмәбез, мин сакны кисәттем,— дип, ханбикәне тынычландырырга ашыкты каравылбаш.

—Анда күренәсе булмагыз!

—Синен иминлеген өчен без җаваплы, ханбикә!

—Хәзер барысы да Аллаһ иркендә.

Сарай мәйданы гөлт итеп тора иде. Әйтерсен лә, зәм-зәм чишмәсенә манып алганнар: якты, чиста, пакь. Бу матур дөньяга матур гамәлләр генә фарыз. Дуслык, ихтирам, гаделлек, сабырлык, ярдәмчеллек—менә аның канатлары. Ләкин ул канатлар каерылган. Усаллык, дорфалык баш калкытты, шулар хакимендә калды бәндә. Шуна күрә фәрештәләр дә качып бетте. Ә фәрештә юк җирдә яхшылыкка өмет итмә.

Сөенбикәнең гөманы рас килде. Эченнән энә үтәрлек бер ябык адәм күтәрелеп чыкты да, чәрелдек тавыш белән алдан әзерләнгән кырлы-мырлы нотыгын укый башлады:

  • Бикә, без хәзер ни кылырга да белмибез. Синен һәм безнен үз өебездә хуҗа булуның чигенә җиттек бугай инде. Үз җиребездә кала салып, зур туплы гаскәр белән безгә каршы сугышырга җыенган урысларга без ничек каршы торыйк? Монын өчен гаскәребез дә, көчебез дә җитми. Кәшһәк угланга без үзебезнең ханга ышанган кебек ышана идек. Ә ул ил өчен ин авыр вакытта Казаннан качып китте. Шушындый шартларга куелгач, без хәзер Шәехгали хан янына барып, аңардан гафу үтенеп, безгә патша булып килергә, сине үзенә хатынлыкка алырга ризалык бирүен үтенергә тиешбез...

Сөенбикәнең аяклары тотмас хәлгә җитеп хәлсехтәнде Хәлимәләре култыгыннан эләктереп алмаса, шәт, егылып та киткән булыр иде.

Бу Үтәмешгәрәйне тәхеттән мәхрүм итү ләбаса! Өстәвенә, юк, юк Аллам сакласын... Сафагәрәенең кара дошманы Шәехгали куенына керергәме"’

Бу шартларны ул кире кага. Шулай да җыелган халыкка тәгаен сүзен әйтмәде, очрашуны «Ходай ни язса—шул булыр»,—дип кенә төгәлләде

Сарайда аны корылтайдан килгән морза көтеп тора иде

—Әле генә корылтай вакытлы хөкүмәт төзү турында карар чыгарды,—дип ул сонгы хәбәрне җиткерде.

Сөенбикәгә үзенен артык кашык икәнен тою соң дәрәҗәдә авыр иде, шуна күрә берара ни әйтергә белми аптырап калды

Тынлык озаккарак сузылды, күрәсең, морза тамак кырып куйды. Сөенбикә дә айнып китте Сүз булсын өченгә генә

—Баш карачыбыз кем инде?—дип белеште.

Ходайкол углан белән Нурали бәк

Сөенбикә: «Баш карачы берәү генә була ич»,—дип төзәтмәсен ирештермәкче иде дә үзен борчыган җөмлә алданрак очты

  • Беләсезме соң, хан билгеләмәгән хөкүмәт вәкаләтле була алмый бит' —Вакытлы хөкүмәт тәхет мәсьәләсен хәл итү өчен оештырылды да инде.

бичә,—дип аңлатмасын бирде морза,—Зөягә мөхтәрәм сәетебез Колшәриф мөфти җитәкчелегендә илчеләр чыгып китте. Алла кушып. Шәехгали

 

галиҗәнаплары ханлыкны үз кулына алыр дип өметләнәбез. Хөкүмәткә вәкаләтен дә бирер. Тормышыбыз җайланыр, шәт, тәмам сүтелгән иде бит.

—Кануни тәхет иясе Үтәмешгәрәй ханны кая куясыз?

—Үтә-меш-гәрәй...

Морза тотлыгып калды. Ул шәхсән үзе, башка бәк-морзалар кебек үк, ханлыкның бөлгенлеккә төшүен Сөенбикәнен булдыксызлыгыннан күрә иде. Хатын баш булган ил унмас, дип кисәткән ич бабаларыбыз да. Үтәмешгәрәй бала булу сәбәпле, дәүләт белән ханбикә идарә итте. Һәм менә нәтиҗәсе. Бу ялгышны элегрәк төзәтәсе калган да бит, нишлисең, соң булса да, уң булсын. Колшәриф сәет Зөя кирмәнендә олуг кенәз вәкиленә корылтайның бертавыштан кабул ителгән карарын җиткерәчәк. Әлеге карар Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген саклап калу мәнфәгатьләрен күз уңында тота. Ә урман екканда йомычка оча инде ул. Бу очракта йомычка ролен Үтәмешгәрәй хан белән Сөенбикә ханбикә үтиячәк.

—Ходай Үтәмешгәрәй ханга озын гомер насыйп итсен,—диде морза,— әмма корылтайның аларны әсир сыйфатында Мәскәүгә тотып бирү турындагы карарын әйтергә кыймады.

Иртә белән унлыкбашы Әхмәт яугирнын югалуы турында хәбәр итте.

—Бушана булыр, кичә ач бүре урынына тыгынган иде,—дип сүзне уенга бормак итте Кәшһәк,—юкка хәсрәтләнмә, йә йокы бүсәдер.

—Гафиллеге түбәсеннән ашкан инде анысы...

Кәшһәк гаскәринең сүзен ошатмады.

—Телеңне озайтма, булдыклы яугирым ул минем,—диде,—тәгам вакытындагы кызып китүем якын итү галәмәте генә.

—Шулай да...

—Әллә хыянәт димәкче буласыңмы?

Мизгел эчендә Кәшһәкнең йөзе кара янып чыкты, карашы зәһәрләнде. Әхмәт аның еллар дәвамында иләктән үткәреп туплаган ин ышанычлы яугирларынын берсе ләбаса. Бу катлаулы озын юлның тәүге чакрымнары ук хыянәттән башлана икән, аның уңышлы төгәлләнәсенә өмет тә итә алмыйсың.

—Жирнең астын өскә китерегез,—диде Кәшһәк төйнәлгән йодрыкларын кысып,—тереме-үлеме, алдыма китереп бастырыгыз!

Әхмәтне озак эзләмәделәр. Табылды. Ләкин аркасында хәнҗәр иде. Табигый хаҗәтенә утырган вакытында һөҗүм иткәннәр.

Кәшһәк кайгырды да, шатланды да. Яугирын югалту аңа чиктән тыш авыр иде. Шул ук вакытта, хыянәт фаразының акланмавы олы юаныч та китерде.

Әлеге фаҗига хәрби хәлгә ачыклык кертте. Урысның озын кулы Чулман буена кадәр үк сузылган икән инде.

—Безгә урыслар белән һич тә йөзгә-йөз очрашырга ярамый,—диде Кәшһәк,—элеккечә төп бурычыбыз югалтусыз-нисез аръякка чыгу. Анда күз күрер. Кузгалабыз!

—Атларны авызлыкларга!

Әхмәткә ясалган һөҗүм алдан корылган планнарны чәлпәрәмә китереп ташлады. Хәтта ки, кичү урынын тәгаенләүне дә, ат өстендә генә хәл иттеләр.

—Идел буенда—урыс, Чулман буенда—урыс,—дип зарланды Барбулсын углан,—кая барып төртелергә дә урын тапмассын.

—Ишмөхәммәд мирза, син шушы як кешесе, бөтен өмет синдә,—диде Кәшһәк,—мизгелләребез дә санаулы, башынны эшләт, мирза!

 

— Башны эшләтеп торасы юк, бердәнбер ышаныч—Нократ кичүе,—диде Ишмөхәммәд,—ерак җир, урыслар да юктыр.

—Халык ничек анда, кулга ияләшкәнме9—дип белеште Турчы бәк.

—Халык ул кайда да сарык, бәк, көтүче кай тарафка чыбыркы шартлатса, шул якка теркелди...

—Житәрен, сүз куертуның мәгънәсе калмады,—дип өзде Кәшһәк бу икенен әңгәмәсен,—мине хәзерен елганы ничек итеп кичү мәсьәләсе борчый. Саллары, каекары бар микән9 Үзебезгә әмәлләргә туры килсә күп вакыт югалтачакбыз. Монысы безнең файдага түгел.

—Әлеге хаҗәттән кичүгә тиз йөрешле бер чирү җибәрергә кирәк, төп гаскәр килеп житкәләгәнче барысын да рәтләп куйсыннар. Урында яхшырак күренә ул,—дип киңәшен бирде мирза.

—Дөрес,—дип күтәреп алды аны Барбулсын углан,—бу оештыруны мин үз өстемә алам.

Кәшһәк фатихасын ирештерде:

—Әй, Аллаһы! Без Синнән ошбу сәфәребезгә изгелек, тәкъвәлек һәм Син риза була торган гамәлләр насыйп итүеңне сорыйбыз. Әй. Аллаһы! Безнең ошбу сәфәребезне жинеләйтсән вә ераклыгын кыскартсаң икән. Әй, Аллаһы! Без Сина сыенабыз.

Нократ кырымлыларны якты чырай, ачык йөз белән каршы алды. Көн туып кына килә иде әле. Әнә, кызарып-яшәреп бишегеннән кояш күтәрелеп килә. Анын тәүге нурлары ин элек офык читендәге челтәр болытларны яктыртып узды, шунда ук агач яфракларында уйнаклап алды да, үлән өстендәге чык бөртекләрендә асылташ булып җемелдәде

Бераздан барча җиһан кояш хозурында иде инде

Кәшһәк бу манзарага игътибар да итмәде, килә-килешкә атыннан сикереп төште дә елга читендә кайнашучы Барбулсын углан төркеме янына ашыкты.

  • Барысы да әзер, карачы, төялә башларга да була, сүземдә тордым!

—Рәхмәт, углан, сөендердек

Сөенерлек тә иде шул. Анын әмерен көтеп, әнә, бер җепкә теркәлгәндәй салмак дулкын өстендә саллар тибрәлә Рәт-рәт тезелешеп торалар Берничә каек та күренә.

—Урындагы халыкның ярдәме зур булды,—дип ачыклык кертте углан,— барысын да Бәхтияр хаким оештырды. Яраннары бик унган икән, эшне сытып эшлиләр, безгә кул да тигертмәделәр. Әнә үзе дә килә, ул сина ихтирам вә хөрмәтен күрсәтергә тели, каршы килмәссеңме?

  • Рәхим итсен. Тиз. Безнен озын-озак юанып торырга вакыт тар,—диде Кәшһәк.

Бәхтияр хаким тубалдай зур башлы, карсак гәүдәле кеше икән Хәрәкәтләре җиңел, күзләре үткен Тәвәккәллеге менә мин дип тора

—Әссәламегаләйкүм. Барча Казан җиренең баш карачысы Кәшһәк угланга олуг сәламнәребезне җиткерәбез,—дип каршылады ул башлыкны,— иншаллаһ, сәфәрегез уңышлы булыр

—Амин!—диде Кәшһәк

Хакимнең бүләге дә бар икән Бу—чит-читләренә Коръән аятьләре уелып, уртасына адәм йөзле кояш рәсеме төшерелгән һәм дә кош вә хайван сурәтләре белән бизәлгән корыч калкан иде

' —Ниятләребез гамәлгә ашсын,—дип тоттырды ул аны Кәшһәкнен кулына.

Ярдәмчеләре зур агач табакка салып, кыздырылган сарык боты, касә

 

белән кымыз китерделәр.

—Көн ялы—ризык ялы, карачы, авыз ит, аш—олы хөрмәт билгесе.

—Хөрмәтегезне кабул итәм, хаким, барчагызга да Ходай бәрәкәтле гомер насыйп итсен,—диде Кәшһәк кулын күкрәгенә куеп,—ифрат та ярдәмчел кеше икәнсез. Рәхмәт!

Кәшһәк иреннәрен кымыз чәркәсенә тигезеп алды да әмер бирде:

—Атларны авызлыкларга!

Ике каекның өсте каплаулы иде. Берсенә Кәшһәк белән Турчы бәкне урнаштырдылар, Ишмөхәммәд мирза икенчесендә урын алды. Ишкәкләргә, ышанычлырак булсын дип, үз кешеләре утырды. Саллар тулышын да шул максат белән көтеп тордылар. Дәррәү кузгалу хәерлерәк, ваемсызлык яхшыга китерми.

Тирә-як хозурлыкка, ямьлелеккә тиенеп утыра. Үз ибенә ятып кына ялкау дулкыннар чупылдаша, су өстендә вак балыклар сикерешә, күктә кояш балкый.

—Их, яшь кәләшем Рабига бикәч тә күрсен иде бу матурлыкны,—дип, Турчы бәк кырын-кырын гына Кәшһәккә карап алды.

Кәшһәк моны сизмәде дә. Ул сәждәгә авышкан диндардай оеп каткан иде. Иреннәре генә кыймылдый: «Аллаһым, нинди дә зур кодрәткә ия Син. Мин Синен кодрәтен белән генә хәрәкәт кылам. Раббым, безгә дус бул, мәрхәмәтеңне күрсәт...»

Тагын нәмә мыгырдана инде бу ялган мулла, дип чыраен сытты бәк,— эшләребез көйле ләбаса. Барбулсын угланга рәхмәт.

Кәшһәкнең исә мәрткә киткән кыяфәттә йомылуының сәбәбе кеше ышанмастай гади дә, садә дә иде: ул судан курка.

Углан ишле гаиләдә үсте. Атасы Тау ягы кирмәненен кәтавылы[6] Жәббар гаскәри үтә дә таләпчән, үтә дә каты куллы кеше булып, үз якыннарын гына түгел, бөтен бистәне учында тота иде.

Шулай бервакыт, бала чагында, Кәшһәк елгага мәтәлеп төште. Гаскәриләрнең берәве суга сикереп, малайны коткармак итсә дә, Жәббар ана:

—Яшисе килсә, үзен-үзе коткарсын, катнашасы булма,—дип бакырды.

Елганың гарасатлы яңгырдан сон котырынган вакыты иде. Мондый чакта ул мәрхәмәтне белми, йомычка урынына талкый. Кәшһәк берничә мәртәбә су йотарга да өлгерде инде. Үзе кул-аяклары белән чәбәләнә, читкә чыгарга омтыла. Берсендә теләгенә иреште дә. Ләкин чытырмандай ябышкан таш кына түзмәде, ишелеп төште. Ә көче кимегәннән- кими. Шулай да бирешергә исәбе юк, үлем белән үжәтләнеп тарткалаша. Борылышта тәки яр читендәге агач ботагын эләктереп алды бит Шуңа еландай уралды...

— Без, улым, аксөякләр нәселеннән түгел, үз көчебезгә генә таяна алабыз,—диде атасы,—бу хакыйкатьне һәрвакыт исендә тот.

Атасы васыятен үтәп, Кәшһәк Бакчасарайда ин күренекле углан булып танылды. Әмма судан куркуы барыбер калды.

Сәхибгәрәй хан аңа тирән ышаныч белән карый иде. Көннәрдән-бер көнне үзе янына чакырып алды да:

—Сине яна яшерен бурыч көтә, углан,—диде.

—Баш өсте, мөхтәрәм галижәнап, мин аны үтәргә әзер,—диде Кәшһәк.

—Бүген төнлә берәүгә дә сиздерми төмәнен белән Идел тарафларына чыгып китәсең,—дип әмерен шәрехләде хан,—менә бу ярлыгымны якын туганым, Казан ханы Сафагәрәйгә тапшырасын. Аңлашыла булыр, бурыч үтәлергә тиеш!                                                                                           ’

—Һичшиксез үтәләчәк, хан!

 

Һәр уңышның үз хәйләсе була. Бу очракта ла ул хәйләне уйлап табарга кирәк иде.

Тапты аны Кәшһәк. Кансызлыклары аркасында телгә кергән бер урыс төркеменең Нугай чигендә башбаштаклык итүе ана мәгълүм иде. Бигрәк тә сәүдәгәрләр зарлана. Күп калым бирергә туры килә икән. Ул шуннан файдаланмак итте. Сәүдәгәр киеме кигезеп, берничә орышчысын урысларга озатты. Тегеләр сөйләшү сонында уртага берничә мичкә шәраб та тәгәрәттеләр. Бу кадәр шәраб эчәргә генә түгел, коенырга да житәр иде, шәт. Рәхәтләнде хәмергә маһир урыс.

Мичкәләр бушап, егыласылары егылып беткәч, Кәшһәк төмәнен күтәрде. Берничә бөртек аек сакчы алар өчен чүп кенә иде инде.

Иртәгәсен ул юлбасарларның башларын колга очына элеп, юл буенча тезеп чыгарга боерды.

Кырым башкисәрләре турындагы хәбәр самум жиле тизлеге белән далага таралды.

Казанга бернинди хәвеф-хәтәрсез барып җиттеләр. Ярлыкны Сафагәрәй хан даирәсе алдында үзе укып чыкты.

—Таныш булыгыз, бу Кәшһәк углан булыр, туганым Сәхибгәрәй хан төмәне белән бүләк итеп җибәргән,—без мондый саллы ярдәмгә бик мохтаж идек.

Үзләре генә калгач, Сафагәрәй угланны базарда мал сайлагандай тоткалап та карады, суккалап та алды. Ошатты ул бу мәһабәт гәүдәле, үткен карашлы ватандашын.

—Мин сине шушы кыяфәттә күз алдына китергән идем,—диде.

—Белүемчә, безнең ыргым яшерен иде...

—Хәбәр толпардан да алданрак йөри ул, углан, урыслар хәзер синнән уттан курыккандай куркалар, ди. Афәрин!

—Сәхибгәрәй ханга ничек турылыклы хезмәт иткән булсам, сина да үземне шул бирелгәнлек белән багышлармын,—диде Кәшһәк.

  • Кырымдагы гаиләнне кузгатмыйсын,—диде Сафагәрәй саубуллашканда,—монда үзеңә тиң кәләш табып бирермен. Минем үземнең дә тәүге гаиләм Кырымда яши.

Вакыт үтә. Сәхибгәрәй хан да, Сафагәрәй хан да инде гүр ияләре, урыннары оҗмахта булсын.

Алар аның бу адымына нинди бәя бирерләр иде икән? Мөгаен

Кәшһәкнең уйлары киселде, чөнки күзләре текә борылышта пәйда булган көймәләрне шәйләп алган иде. Карга көтүе диярсен. Ашкынып- ыжгырып киләләр.

Ул үзен-үзе белештермичә урыныннан сикереп торды, куркуы да юкка чыкты.

Хыянәт?

Юк, бу хыянәт түгел, ваемсызлык китергән бәхетсезлек. Үз хыянәтенең котылгысыз кайтавазы.

Әхмәт яугирны үтереп, әүвәл аны сынап караганнар, куа чыгармы— юкмы? Чыкмады. Кәшһәкнен төп ниятен төшенеп алгач исә кичүдә тозак корганнар. Барбулсын угланга үзләрен җирле халык дип тәкъдим иткәннәр. Тегесе ышанган. Ана ияреп. Кәшһәк тә сукыр тавыктай шул кибәккә алданды. Югыйсә һәр гамәлен кырык кат үлчәп караганнан сон гына башкарырга күнеккән кеше иде ләбаса!

  • Һөжүмгә әзерләнергә!—дип кычкырды ул.
  • Коткарыгыз, яшь кәләшем хакына коткарыгыз!—дип суккаланды Турчы бәк.

Кәшһәк ачуыннан аны көймә кырыена төртеп екты. Хәер, үзе дә шундый
ук чарасыз хәлдә иде. Әмере дә тузганак мамыгыдай һавада асылынып калды. Салларда шау-шу, кычкырыш-бакырыш...

Атаман Федор Павлов белән Северга җитәкчелегендәге кара мөһерле җәза отряды иде бу. Утта янмас, суда батмас. Үзара да «Иблис котырыгы» дип йөртәләр иде. Кәшһәкнең ишеткәне бар иде әлеге ушкуйнак юлбасарлар турында, әмма тап булганы юк иде. Менә очраштылар...

Көймәләр килә-килешкә төркемнәргә бүленеп, салларны камап алды. Хәрәкәтләре төгәл, уйланылган, тавыш-тыннары да юк, фәкать көймәбашларнын гына өзек-өзек чыккан боерыклары ишетелеп киткәли.

Шунда ук бер-бер артлы элмәкле арканнар оча башлады. Ә дигәнче салларны бүрәнәсен-бүрәнәгә аерып, ботарлап ташладылар. Бу эш аларга уен кебек кенә иде. Чөнки Бәхтияр адәмнәре сал бүрәнәләрен, таратырга унай булсынга, бер кагылуда өзелерлек ярымчерек кайрылар белән генә теркәгәннәр иде.

Яугирлар, атлар белән бергә көзге яфраклар кебек уптым илаһи елгага коелып бетте. Өсләренә туктаусыз уклар, сөнгеләр оча. Көмештәй саф вә пакь су алсу төскә керде, Нократ кан, үләксә белән тулды.

Кәшһәк суга сикереп, яугирларынын ачы язмышын уртаклашырга омтылып карамак итенсә дә, ирек бирмәделәр.

—Бу кара сакалны саклагыз, ул аларнын атаманы,—дип кисәтте көймәбаш,—төшемле әсир.

Кәшһәк белән Турчы бәкнең аяк-кулларын бәйләп, әрдәнә урынына көймә төбенә сузып салдылар.

Яр буенда үзенә бер мәхшәр. Йөзлекбашы сатлык Бәхтиярның урман ышыгында посып яткан орышчылары тәүге чиратка эләкмәгән кырымлыларны канга батыра-батыра кырып бетерде. Барбулсын угланга гына тимәделәр.

—Бу ачык авызны Зөягә җибәреләсе төркемгә кушыгыз, җавапны шунда тотар,—диде Бәхтияр.

Нократның козгыннары, ерткыч җанварлары атна буе мәет, ат үләксәсе белән туенды.

Кәшһәккә аш-су керттеләр. Югыйсә, иртәнгесе дә шул килеш тора иде әле.

—Мин мөселман өммәтеннән, тәгамне дә мөселман кулыннан гына ашыйм,—диде ул,—күпме кабатларга мөмкин инде?

Йомышчы кара бүрек аның сүзләрен артына да элмәде, ирен читләре белән генә көлемсерәгәндәй итте. Гүя, көннәрен санаулы гына калды, басурман, тиздән муенына тавык тәпие тагачаклар, дип әйтергә тели иде.

Дөресе дә шулай, аны монастырь төрмәсендә шуның өчен тоталар да. Бик күп мөселман әсирләренең йөрәк бәгыре өзелгән каһәрле урын бу.

Ә Кәшһәкнен ризык мөнәсәбәтеннән бигрәк, кимсенүдән җаны әрни. Урам карагын тоткандай китереп яптылар да, оныттылар. Казан ханлыгының баш карачысы лабаса ул! Күренекле яугир, гаскәрбаш. Ясавылы, йомышчысы да юк хәтта. Ул үзе дә бик күп дәрәҗәле әсирләр тотты, әмма берсен дә мондый кысынкылыкка дучар итмәде.

Зарын ишеттеләр, күрәсең, көннәрдән бер көнне бөтенләй башка бүлмәгә алып керделәр. Ул кара бүрекләрнең кысан вә сасы хөҗрәләреннән аермалы буларак, ат утарыдай зур, зиннәтле җиһазлар белән җиһазландырылган затлы бүлмә иде. Идәндә—келәм, диварларда—аю тиреләре. Якты, гөлт итеп тора. Берара Кәшһәкнен күзләре камашты.

Бүлмәнен нәкъ уртасында төрле-төрле ризыклардан сыгылып торган
биниһая олы өстәл. Анда көрәк сакаллы, мичкәдәй юан бояр сыйланып утыра иде.

—Әйдә, карачы, түрдән уз, ризыгымны бүлеш, бик разый-бәхил булырмын,—дип дустанә мөнәсәбәттә каршы алды аны бояр кырым-татар телендә, әйтерсен лә, күптәнге әшнәләр.

Кәшһәкнен йөрәгенә җылы йөгерде, күңелендә өмет кабынды: бәлки, үз дәрәҗәсендәге әсир белән алыштырып, Ак кирмәнгә кайтып китәргә рөхсәт бирерләр? Бу дәүләтара багланышта бик тә гадәти хәл.

—Тартынма, житеш, дуңгыз итен мин үзем дә өнәмим,—диде бояр калҗаларны бер-бер артлы шудырган арада,—башта Казанда, соңыннан Бакчасарайда илче вазифаларын башкардым Тора-бара мөселман ризыкларына да күнегелде.

Ул бермәл кызып-кызып татар милли аш-суын мактап алды. Аннан сон кисәк кенә туктап, керфексез күзләрен Кәшһәккә төбәде:

—Мәгәр канны боздыгыз, кара йөрәкләр..

—Без үз вазифабызны гына башкардык,—диде Кәшһәк,—мөстәкыйльлеген яклый алмаган дәүләт дәүләт түгел ул.

—Олуг кенәз шул үжәтлекләреңне, хәрби уңышларыңны исәпкә алып, сиңа зур мөмкинлекләр бирә,—диде бояр,—инде аның таләпләрен тыңла.

Бояр бер ыргымда хәмер касәсен авызына каплап куйды, чыраен да сытмады, кабымлыкка да үрелмәде.

Кәшһәк игътибарын җыеп, тураебрак утырды.

Атна-ун көндә православиене кабул итәсен,—диде бояр өздереп,— бу—бер. Икенчедән, патшабызга турылыклы хезмәт итәргә канын белән ант эчәсең. Жәмәгатен, балаларын белән бары шуннан сон гына кавыша алачаксың.

—Аллага шөкер, алар Казанда,—дип, җиңел сулап куйды Кәшһәк,— еракта...

Боярның чепи күзләре бүселеп чыкты, йөзен сәерсенү шәүләсе каплады. Ә бераздан ютәлли-ютәлли хихылдарга тотынды.

Күрәм, си-и-н, карачы-ы-ы, далада качып йөри-йөри кы-ы-ргыйланып беткәнсең икән бит,—диде тыела алмыйча,—дө-дөньяда-ан артта ка- а-лгансың...

—Моның белән ни әйтмәкче буласың?—диде Кәшһәк шомланып

  • Казанның аек акыллы даирәсе, ниһаять, бөек патшабыз Иоанн Васильевичның гадел таләпләренә колак салды, Үтәмешгәрәй ханны һәм Сөенбикә ханбикәне Мәскәүгә тотып бирде. Этапланган әсирләр арасында синең хатынын белән балаларың да бар. Мин сина менә шушы хакта әйтмәкче идем

Кәшһәк аягүрә торып басмак иде дә, тез асты тотмыйча кире урындыгына лыпылдады.

—Юкка борчыласың, карачы,—диде бояр исе китмичә генә,—тамаклары тук, синең белән бер үк көнне митрополит аларны да туры юлга бастырыр Янача яши башларсыз. Дәрәҗәң дә бермә-бер артыр

Ишек алдында буылып-буылып өргән эт тавышы ишетелде. Сакчы тәрәзәне ябып куйды.

  • Патшабызның мәрхәмәте бәһасез, кадерен бел,—дип, бояр соңгы калҗага үрелде.

Кәшһәк маңгаен кулына терәп, сүзсез калды

—Жә, ни әйтәсең?—дип сорады бояр,—олуг кенәзгә нинди җавап җиткерергә боерасын?

  • Бояр, мине Ходай мөселман өммәтеннән яраткан, үз динемнән үлем ачысында да баш тартмаячакмын. Олуг кенәзгә менә шуны җиткер

—Ә балаларын, җәмәгатең?

—Булачак булмый калмас.

—Тун йөрәк икәнсең, карачы. Бел, бу сонгы очрашу, үкенергә туры килмәсен.

—Сүз озайтуның мәгънәсе юк, бояр, бер тырмага ике мәртәбә басмыйлар.

Әңгәмә шуның белән төгәлләнде. Тагын ике көннән Кәшһәк угланны таң атканда жәзалап үтерделәр: әүвәл кулларын гәүдәсеннән турап алдылар, аякларын. Аннан соң башын чабып, исәп-хисап базына, түмгәк-гәүдәсен ерткыч жанварлар өненә ыргыттылар.

Кәшһәкнең жәмәгате Нәсыйха бикәне дә, балаларын да чукындырдылар, яна исем бирделәр. Иоанн мәрхәмәт иясе икәнен янә дәлилләде. Балаларын монастырь мәктәбенә, Наталья-Нәсыйханы исә бер бөлгән карт боярга кияүгә биреп, бөек княгиня Анастасиягә гасәбә хезмәтенә тәгаенләде.

Кәшһәк угланның мөселман ыруы акрынлап төкәнде.

ИКЕНЧЕ КЫЙССА

Йосыф би

Татли Әстерханга су юлы белән барырга ният итте. «Идел татар тарихынын җуелмас шаһиты, сәяхәтең үз ыруынның колачын күзалларга да ярдәм итәчәк»,—дип, моны Марсель дә хуп күрде. Тик китәргә бер көн кала теплоход билетын кире тапшырырга туры килде. Чөнки анасы княгиня Александра шалтыратып, йөрәгенә ут салды, төпчеге авырып киткән, имеш, тамагына салкын тигезгән. Татли кабалана-кабалана кайтып китәргә җыена башлады. Марсель аптырап калды.

—Мин сезне, княгиня, Декабрист бичәләредәй нык характерлы, куйган максаты хакына теләсә-нинди кыенлыкларга да барырга әзер көчле зат дип кабул иткән идем, ялгышканмын икән,—диде.—Борчылмагыз, мин сезне озатып куячакмын.

Татли сүзсез генә төенчек-сумкаларын кулына алды да, чемоданына ишарәләп:—«Монысы сезгә»,—диде.

Такси машинасы көтеп тора иде инде.

—Аэропортка,—диде Марсель,—тизрәк, әле безнең билет та аласы бар.

—Тимер юл вокзалына,—дип төзәтте аны Татли.

—Ничек?—дип әйләнеп бакты Марсель.

—Әстерханга поезд тимер юл вокзалыннан китәдер бит,—дип көлемсерәде Татли,—алдан ук поезд муафыйграк булыр дип килешкән идек түгелме?

Ә поезд дигәне ахырзаман калтырчасы булып чыкты: уңайсыз, килбәтсез, пычрак: док та дык, талкый гына, рельстан чыгып китәр дә, мәтәлеп төшәр төсле.

Татли төнне керфек тә какмыйча үткәрде. Йончыганын күрсәтәсе килмичә вагоннан да иң соңгы кеше булып чыкты. Казандагы дуслары үтенече белән аны Әстерхан төрки-татар хатын-кызларының «Сөембикә» берләшмәсе рәисе Наилә ханым каршы алырга тиеш иде.

Яз кояшы сыман көлеп-елмаеп, тамбур төбендә басып торучы мөлаем һәм чибәр ханымны ул шундук абайлап алды. Шулай яратып, ихлас күнелдән мөкиббән булып карап тора, бәгырь, аны кем беләндер бутау мөмкин түгел иде. Поезд мәрәкәләре дә, арыганлыгы да су белән юып төшергәндәй юкка чыкты.

—Хуш киләсез, княгиня Татьяна, ата-бабаларыгызның кендек каны тамган изге жиргә рәхим итегез,—дип, хужабикә аны төшә-төшешкә

кочаклап алды. Кемнәрдер кулына чәчәкләр китереп тоттырды.

—Мине бик кыен хәлдә калдырдыгыз, бодай мәшәкатьләнергә кирәкми иде,—диде Татли каушавын яшерә алмыйча.

—Сез безнен ин кадерле кунагыбыз,—диде Наилә сәхнәдән нотык сөйләгән телмәрдәй,—ханбикәбез нәселеннән!

Вокзалдан туп-туры табын мәҗлесенә алып киттеләр. Ул ике катлы жыинак кына йортнын жимеш бакчасында оештырылган иде. Искиткеч матур бакча. Рәт-рәт өрек, абрикос, шәфтал[7] куаклары тезелешеп утыра. Инде әнә, айва, алма өлгереп килә. Ә койманын буеннан-буена йөзем тәлгәшләре тибрәлә.

Ишек алды тоташ аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, гүя биниһая зур келәм жәеп куйганнар.

Хужа, кин җилкәле, тулы битле көләч ир-егет, карбыз телеме тәкъдим итте:

—Рәхим ит. княгиня, карбыз нугайларның ихтирам билгесе,—диде. Үзе авызын да җыя алмый. Сөенече түбәдән ашкан.

Татли тешләп кенә алмак иткән иде дә. Наиләнен баш чайкавыннан карбыз кисентесен ашап бетерергә кирәк икәнен төшенеп алды.

Утырасы кеше утырып беткәч, өстәлгә учакта кыздырып пешерелгән куй чыгарып салдылар. Симездер үзе, чит-читләреннән майлары тамып тора. Татлинын борыннары җыерылды, ничек авызга капмак кирәк бу май тутырмасын?

Хужа түшкәне кискәләргә тотынды. Ин әүвәл бер кабыргасын аерып алды да кунакка сузды.

Аш-суга фатихаңны бир. княгиня,—диде.

Ата-бабадан килгән гореф-гадәт,—дип өстәде Наилә чигенергә урын калдырмыйча —Экология мөнәсәбәтендә ин саф, ин пакь ит. табиб буларак, тулы гарантия бирәм.

Дөрестән дә, ит кабуга эреп кенә китте. Монарчы Татлинын табигый ит авыз иткәне булмаган икән ләбаса. Кәтлит, гуляш, антрекот, тефтели тагын әллә нинди йөзләгән исем астында сүле беткәнче эшкәртелгән, төрледән-төрле соус, консервант ише нәмәстәкәйләр өстәп, чын тәме тәмам җуелган цивилизацияле блюдалар белән бу куй итенен бернинди уртаклыгы да юк иде.

Табында сүз-багышламалар күп булды, бик күп сорау яудырдылар, Татлинын болай да шайтан токергән телен тәмам яздылар, үзе дә шаккатты.

  • Княгиня телбистәсе булырга тиеш түгел ул. дуслар,—диде уены-чыны белән,—бу һич тә яхшыга китермәс.

—Сонгы сорау,—диде Наилә,—әлеге хокукны бу йортнын хуҗасы, абруйлы эшмәкәр-мененатыбыз Хәсән әфәндегә бирсәк дөресрәк булыр

  • Гадел карар,—дип. рәисне һәммәсе дә хуплады

—Хәсәннең соравы алдан ук килештерелгән гомуми сорау иде булса кирәк, томырылып аңа төбәлделәр.

  • Княгиня, әйтегез әле, сез үзегезне нинди милләт кешесе итеп саныйсыз?

Татлины әлеге сорау кыенрак хәлгә куйды. Чөнки күреп-сизеп тора, мондагылар очен сорау символик мәгънәгә ия. Шуна күрә җавап бирергә ашыкмады, анын һич тә бу мөлаем, үз ыру-нәселен ихластан яраткан яна дусларын рәнҗетәсе, хәтерләрен калдырасы килми иде Шуның белән бергә, дөреслеккә дә хилафлык килергә тиеш түгел.

  • Минем тамырларда татар, урыс, грек каннарынын кушылмасы

 

ага,—диде ул,—шулай да үземне күбрәк француз буларак хис итәм. Әнием, мәсәлән, үзен урыс милләтеннән дип саный. Монда безнең гаеп юк. бу язмыш уены. Барыбызга да мәгълүм, Йосыф бинең Мәскәү патшасы хезмәтенә багышланган өченче буыны вәкиле генә Православиене кабул иткән, аңа кадәр Аллаһка табынганнар. Бу—бинең туруны Габдулла мирза. Аңа пост вакытында зур руханины каз ите белән сыйлагансың дигән гаеп ташлыйлар. Шуны сәбәп итеп, барча мал-мөлкәтен, җирләрен тартып алу белән яныйлар. Шарт бер генә: чукыну. Һәм Габдулла чукынырга мәҗбүр була. Нәселнең яңа тарихы менә шулай башлана.

—Белүебезчә, княгиня Ксения Казанга визиты вакытында Колшәриф мәчетендә нәсел-ыруы рухына дога кылган,—дип сүзен кыстырды Наилә.

—Алай гынамы, Санкт-Петербургта Шереметьевлар сараенда үткәрелгән очрашуда җыелышучыларны: «Мин татар кызы» дип таңга калдырган,—дип тә өстәде Татли.

Табындагылар гөрләшеп кул чапты, җавабын ошаттылар.

Мондый очрашулардан соң үзгәрмәс җирдән үзгәрерсең, дип уйлап куйды Татли.

Икенче көнне кунакка иркенләп шәһәр күрсәттеләр. Татли бигрәк тә Татар базарын ошатты. Бер сатучы аңа искиткеч матур нәни мичкәгә салып, кара уылдык бүләк итте. Тере балыклар сатучы агай иң зур җәенне сайларга кушты.

—Рәхмәт,—диде Татли көлемсерәп,—мин аны кая куярмын икән соң?

—Борчылма,—диде ут чаткысыдай өлгер Наилә,—сезнең исемнән без ул балыкны ятим балалар йортына тапшырырбыз.

—Татар сәүдәгәрләре бик юмарт икән,—диде Татли,—мәрхәмәтлек йөзләренә язылган.

—Татар бакчада туа, базарда үлә,—диләр монда.

Күрегезче, нинди матур сарык. Аклыгына күзләр чагыла, әйтерсең лә, яна сауган дөя сөтенә манып алганнар. Далада йөзгә-меңгә берәү генә туа мондый сылукай. Бәрәне дә үзе кебек үк күркәм, учта гына йөртерлек.

Каян килеп чыкканнар соң алар бу чәнечкеле котсыз атауга? Су эчәргә барган җирдән адашканнар күрәсен, көтүдән аерылып калганнар булса кирәк. Бәлкем, бүреләр куркыткандыр? Мөгаен. Әнә ич сарыкның колаклары шырпыдай тырпайган. Үзе туктаусыз як-якка карана, тынгысызлана. Бәләкәче дә сыланып кына тора, кая ул уйнаклау, сикергәләү, гүя кендеге өзелмәгән.

Хак. Бүреләр камалышында икән ич бәгырьләр. Посып кына корбаннарын күзәтәләр. Кансызлар. Ни йөрәгең белән шушы гүзәл затларга теш батырмак кирәк? Хәер, бүре шуның өчен яратылган да инде ул. Корсак колы.

Сарык-ана фәкать бәрәне хакында гына мазалана иде. Бу аның бөтен тырышлыгыннан, нишләргә белмичә өзгәләнүеннән сизелеп тора. Бүреләр якьшайганнан-якыная, аралары—күп дисәң бер ыргым калгандыр...

Йосыфның төше шушы урында өзелде. Дөресрәге, өзделәр. Ул хадим егетнең җилкәсен каккалавыннан уянып китте. Ә күз алдында әле һаман нарасыен бүреләрдән сакларга тырышып үрсәләнгән ак сарык иде. Саклый гына алмады, үзен дә, бәрәнен дә умырып кына ыргыттылар...

—Нәмә бар. ник таң тишегеннән бимазалыйсын9—дип ризасызлыгын белдерде би,—соң ятканны беләсең ләбаса.

—Илчеләр кайтты, бик ашыкканнар, Байбахты мирзаның аты ишек алдында егылып, кабыгудан җан тәслим кылды,—диде хадим, сүзебез

 

житди, уят диделәр.

Йосыф авызын иләктәй ачып, иснәп куйды.

—Керсеннәрме?—дип ашыктырды хадим хуҗасын.

—Чебендәй ябышты тәки,—дип чыраен сытты би,—бар инде алайса, чакыр, барыбер күзне йокы алмас хәзер, Байбахты үзе генә керсен, ничу өер белән йөрергә. Тозлы чәй әмәлләгез, кымыз да ярый.

Байбахты илче бүлмәгә дала әвәрәседәй тәгәрәп кенә инде. Ине-буе бер булса да, йөгерек чаптардай җитез хәрәкәтле иде ул.

w —Иван бер-бер затлы бүләк җибәргән ахрысы,—дип каршы алды аны Йосыф,—жә, күрсәт, ни-нәрсә алып кайггын?

—Хәлләр яман, би.

—Соң, сөйлә!—дип кычкырды Йосыф. Ул йокысыннан тәмам арынды

—Сөенбикә ханбикә белән Үтәмешгәрәй ханны казандылар Иванга әсир итеп биргәннәр..

—һоһ...

Йосыфның чүлмәктәй зур башы күкрәгенә салынып төште. Хадим егет тиз генә кесәсеннән ачы таш алып, бинен иреннәрен, борын тишекләрен сыйпаштырырга тотынды. Күрәсең, мондый хәл булгалап тора. Дөрестән дә. Йосыфка җан керде, берничә йотым чәй эчергәннән сон илчегә соравын юллады:

—Үз күзләрең белән күрдеңме, кеше сүзе генәме?

—Мәскәүнен бик ышанычлы бояры җиткерде Иван казанлыларга әйткән, хан белән ханбикәне үз теләгегез белән тотып бирмәсәгез, дәүләтегезне юк итәм, дигән.

—Шыр җибәргән инде тегеләр, шулаймы?

—Казан йомшарды, би, бик тә мескен хәлгә калды,—диде илче.

Төшем рас килде, ак бәрәнкәйләремнен, бәгырькәйләремнен башларын ашаганнар икән, дип Йосыф эченнән генә ачынып куйды

—Би-мирза, бераз хәл җыеп алыр иден,—диде Байбахты борчылып,— кәефеңне боздым...

— Бүген-иртәгә далага чыгып китәм, атна-ун көн үз уйларым белән икәүдән-икәү генә калырга ниятлим,—диде Йосыф үзалдына сөйләнгәндәй.

Илче артык иде инде. Һәм ул тавышсыз-тынсыз гына бүлмәдән чыгып китте.

Дала да кәефсез иде. Офык баудагы кер шикелле чайкала. Кояшнын да гадәти рәвеше үзгәргән, ул күәс чиләгеннән бүселеп чыккан камырны хәтерләтә, асылынып-ялманып тора.

Нугайларга таныш манзара бу—самум кузгалачак.

—Дөяләрне җил-аркан яткырыгыз!

Әмер гүләп килгән жил эчендә югалып калды. Мизгел дә үтмәде, ком өермәсе кояшны йотты, җиһан караңгылыкка чумды. Кешеләр дөяләргә ышыкланып, баштан-аяк япма белән бөркәнделәр. Ләкин комнан котылырмын димә, ул барыбер керер тишек таба, тешләргә сылана, күзләрне кыра. Чамасыз дәрәҗәдә эссе, әйтерсең лә учак өстендә утырасын.

Йосыф би генә боларны сизми, дөресрәге, жаны-тәне эсселектән дә битәррәк халәт—сагыш вә үкенеч халәте белән тулышкан иде.

Сөенбикәне ошбу бәлаләрдән йолып кала ала иде бит’! Ала иде! Бердән­бер кызына карата нигә шулай каты бәгырьле булды сон әле ул? Күз өстендәге кара каш иде ләбаса үскәндә.

Бүтән хатыннары һаман ир бала алып кайткан бер вакытта, яшь кәләше Бибинур ана кыз бүләк итте Сөенбикә дистәдән артык агалары арасында

2. .к у. м и

 

күкәй эчендәге сары кебек иде, иркә вә сөекле сенел булып үсте. Купшы чәчәк—чибәрнең чибәре. Ходай сылукайга акылны да, зирәклекне дә өеп биргән иде. Гыйлемгә-мәгърифәткә омтылышы ягыннан да дала кызларына охшамыйча, башкалардан бик нык аерылып тора иде.

Йосыф кызын өзелеп ярата иде, әлбәттә. Тик аксөяк нәселнен ыруы каршында, жәмгыять-гавам алдында катгыйдан-катгый йөкләмәләре барын да истән чыгарырга ярамый. Күп очракта әлеге даирәдә жәмгыяви вазифа ярату, туганлык хисеннән алданрак йөри.

Сөенбикәнен тәүге ире Жангали хан белән ничектер хисләре беркеп җитмәде. Кадер-хөрмәткә күнеккән иркә туташ моны бик авыр кичерде, атасына шикаятьле хатлар язды, аннан яклау көтте. Ул исә: «Төшкән жирендә таш бул»,—дип бәхәссез карарын җиткерде. Кызы аны аңлады.

Иван ни-нәрсә уйлап казанлыларнын бу яман гамәлен кабул итте икән, һич аңлашылмый. Шәехгалине тәхеткә утыртасын килә икән утырт, сиңа берәү дә комачау тудырмый. Сөенбикәне дә Мәскәүгә алып китәргә кирәкми, тот та Шәехгали ханга кияүгә бир. Тигез җирдә түмгәк чыгару гына ич инде бу. Хәер...

Кырымлылар аркасында бозылды Казан—Мәскәү арасы. Сафагәрәй хан олуг кенәзне санга сукмады, Мәскәү, үз чиратында, Сафагәрәйнең ханлык вәкаләтен танымады. Егерме елдан артык этле-мәчеле яшәделәр, әле берсе өскә чыкты, әле икенчесе. Сафагәрәйнен вафаты Иванның кулларын чиште.

Йосыфка кызы белән оныгынын баш очында болытлар куеруы турында электән үк хәбәр итеп тордылар анысы. Әйтергә кирәк, ул чарасын да күрергә тырышып карады. Шул ук вакытта, Мәскәү белән дә бозылышасы килмәде. Ә инде Иванның Казан өстенә йөрергә ниятен белүгә, олуг кенәзгә ярлык юллады. «Минем 300 мен явым бар,—дип үпкәсен белдерде ул,—сигез углым бүленеп боларның һәрберсенең унар мен яулары бар. Шуларнын һичбер вакыт синен кешеләр өстенә барганы юк.»

Бинен өлкән улы Юныс мирза да 1551 елнын көзендә яраткан сенлесе өчен борчылып Мәскәүгә илчеләр җибәрде. «Казан сиңа дошман булдыгы кеби, безгә дә дошман,—дип хакыйкатьне ачып салды ярлыгында,—син ань[алсаң да, мин синең белән бозылышмамын...»

Йосыф бигә далага чыгар алдыннан гына Иваннын ярлыгын китереп тоттырдылар. Байбахты илченең хәбәре тулысыңча расланды. Ярлык төче телләнеп язылган иде. Тире ябынып кына бүредән сарык булмаган кеби, гамәлләренә матур төс бирергә тырышып язылган әлеге хат та атай кешене һич тә тынычландырмады. Имеш. Сафагәрәй ханның углы Үтәмешгәрәйне атасынын начарлыклары өчен Мәскәүгә алып килгәннәр. Әмма олуг кенәз үч сакламый икән, Сөенбикәне дә, Үтәмешгәрәйне дә үзе зур багышлаулар белән багышлаган, аларны төрлечә куандырган. Имеш, Шәехгали хан аларны үзендә тотасы килмәгәнгә генә һәр икесен дә Мәскәүгә китерергә мәҗбүр булган.

Чеп-чи ялган! Шәехгалинең тотасы килмәгән, имеш. Аны акылга утыртырга Иваннын ярты сүзе җитә ләбаса!

Юк, акламады Иван тугрылыклы дустының ышанычын, акламады!

... Самум мәнге туктамастай булып ыжгырынса да, гомере кыска үзенен. Кисәктән башлана, кисәктән бетә.

Адәмнен юшкын утырган күнелен самум җиле дә юып алып китә алмый шул. Йосыф мирза, әнә, даланы аркылыга-буйга иңләсә дә үз-үзенә урын таба алмыйча изалана. Ахыры сәяхәтенең унҗиденче конендә дөяләрне утар ягына борырга боерды.

Машина җыйнак кына каралты-куралы бер йорт алдына килеп туктады. Чүлмәк тышыннан билгеле дигәндәй, хужасынын пөхтәлек яратуы әллә каян күренеп тора. Гадәти дала авылларыннан үзгә буларак, ул яшеллеккә төренгән, җимеш куаклары эчендә балкып утыра иде.

Капкадан башына җинелчә ак яулык бөркәгән кечерәк кенә гәүдәле бер өлкән ханым килеп чыкты. Ул якты елмаю белән кулларын кош канатыдай як-якка җәеп, кунакларга таба атлады.

—Хуш киләсез, кадерлеләрем, өемнен түренә узыгыз,—диде,—сезне күрүемә бик шатмын, Ходай барыбызга да иминлек, сабырлык вә гыйлемлек бирсен.

—Сөенбикә ханбикәнең ерак туганы, хөрмәтле агабиебез Зөлхәбирә тәнәкә дип таныштырды Наилә.

Татли тәнәкәне кочаклап алды. Ә Наилә тын гына елады да елады.

Чәй табынында да парлап утырдылар. Татли житмешнен аръягына чыккан бу мамыктай йомшак мөлаем ханымның яшь чагын күзалларга тырышты. Бу сурәт Сөенбикә ханбикә сурәтләре белән тәнгәл килеп бетми иде. Хәер, гажәп тә түгел, ник дисән, рәссам үз хыялындагы образны тудыра, ханбикәнең исә чын сурәте бервакытта да булмаган. Истәлек-хатирәләр бар, ә сурәте юк. Зөлхәбирәдә үз ыруынын сыйфатлары, мөгаен, күбрәк саклангандыр.

Зөлхәбирә кулына кабал алды. Өй эченә сагышлы аһән таралды. Ана илаһи бизәк булып, уенчынын бераз калтыраулы, әмма йөрәкне чеметтерердәй самими тавышы кушылды.

Йосыф мырза кызы Сөембикә

Муса ханнын сөекле оныгы

Мин дә Исхак мырзанын ин олы— Беренче кадерле оныгы.

Жырчы сулышын өзеп, тукталып калмакчы итенсә дә. Татли ана ялынулы мөлдерәмә карашын юнәлтте Бу сүзсез караш, зинһар өчен, тагын бер генә куплет, дигәнне аңлата иде. Зөлхәбирә карышмады, жыруын дәвам итте.

Гасырлар арасыннан

Син карыйсын елмаеп.

Күзләрендә тулы

Кардәшлек нуры.

—Нугай көйләре соң дәрәҗәдә примитив булып тоелырга мөмкин,—дип анлатма бирде ул кабалын читкә алып куйгач,—тик бу беренче карашка гына, аларнын тәэсир көче дә шунда, гадилектә, халыкчан булуында.

  • Миңа калса, төп сыйфат миллилектә,—дип Татли да үз фикерен җиткерде,—миллилек халыкның җаны ул.

—Ай-Һай, халыкның җаны миллилек калыбына гына сыешып бетәр микән?

—Безнең Наиләне ышандыруы авыр,—диде Зөлхәбирә яшь дустының аркасыннан сөя-сөя,—мин исә шәхсән княгиня белән килешәм.

  • Мин бит, тәнәкә. миллилекне инкарь итмим,—диде Наилә,—әйтик, княгиня Йосыф би нәселенең дәвамчысы. Ә син. тәнәкә, Исмәгыйл ыруы вәкиле Йосыф белән Исмәгыйл бертуган. Тик алар бер-берсен күрә алмый Тәхет хакына Исмәгыйл бәк агасына кул күтәрә. Сөембикә яклаучысыз кала. Шуннан сон ханбикәнең тарихта эзе дә югала. Логика фәне буенча
    сез килешә алмастай
    дошманнар лабаса. Җитмәсә, диннәрегез дә үзгә. Чынлыкта алай түгел. Сез Сөембикә варислары. Бу—рухи бөтенлек.

Наиләнең күзләре яна, йөзе балкый. Бәхәсләшү ошый иде ана. Зөлхәбирә дә бик гыйлем зат икән, чынбарлыкны ассызыкларга бер җөмләсе житге.

—Бу язмыш, Наилә сеңлем,—диде,—миллилеккә анын бер катнашы да юк.

Әнгәмә әле озак дәвам итте. Бер самовар чәй генә эчеп бетерделәр.

—Мин, тәнәкә. сезнең белән очрашуыма чиктән тыш шатмын,—диде Татли хушлашканда,—икенче шатлыгым да бар. Нинди зур икән минем Ватаным: Франция, Россия, Татарстан, Нугай иле.

—Син үзең дә айбар[8] зат икәнсең, княгиня.

Юныс мирза, ачыктан-ачык белдермәсә дә, атасының Сөенбикә хакында уг йотып йөрүен һич тә хупламый иде. Шуна күрә, юк сәбәбен бар итеп, дала җыенына да бармаска хәл итте. Ачулы иде ул ханбикәгә. Чөнки сенлесе агасының омтылыш-теләкләренә юл ачуда булышмады. Ә Юнысның бик тә Казан бәге буласы килә иде. Карачы, корылтай әгъзасы сыйфатында ханлыкнын ин дәрәжәле адәмнәре гаиләсенә керү иде максаты. Әлеге максаты хакына тәгаен гамәлләр кылудан да тартынмады Жизнәсе Сафагәрәй хан каршында

—Мин Идегәй ыруының бер асыл заты, һәм минем Казан бәге булырга тулы хокукым бар.—дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды.

Сафагәрәй зур вәгъдәләр бирмәде, уйлап карарбыз гына, диде. Эш шул уйлап караудан узмады. Сафагәрәйнең үлеме бу җәһәттән яна мөмкинлекләр ачты. Мирза янә Казанга йөрде. Тик унышсызлыкка очрады. Бәклек саны бирү түгел, калага да кертмәделәр, куып җибәрделәр. Байтак кына яугирларын да югалтты.

Юныс мирза үҗәт кеше иде, ишекне япсалар, тәрәзәдән, тәрәзәне япсалар ишектән керә торганнардан. Әлеге уңышсызлыктан сон да уеннан кайтмады, фәкать максатына ирешү ысулын гына үзгәртте. Ин әүвәл ул кызлары җитеп килә торган Казан бәкләрен ачыклады. Шулар арасыннан матди хәлләре мөшкел затларны сайлап алды. Алар өч кеше булып, Хәйдәр бәк аеруча авырлык кичерә иде. Озын телләрнең әйтүенә караганда, калым акчасына зур өметләр баглый, имеш. Кызы Хәдичә исә дала курасыдай зифа буйлы, карап туймаслык чибәр, имеш. Бер бите ай, икенчесе—кояш, нугайларча әйтсәң, «кызыл тунлы» кәләш.

Дала җыенын инкарь итүенең иң зур сәбәбе дә шушы Хәдичә сылу белән бәйле—бүген-иртәгә Казаннан яучылар җавап алып кайтырга тиеш. Ул түземсезлек белән шуларны көтә.

Яучылар, ниһаять, ат тезгеннәрен утартоткылга китереп бәйләделәр. Тик баш яучы Шаһбаз мирзаның йөзе һич тә кояшлы якты көн белән тәнгәл килми иде. Юныс бер күз сирпеп, бу күләгәле кыяфәтне шәйләп алды Озын юл галәмәтедер, талчыккандыр, яше дә бар, дип үзен юатып караса да эчендә ниләрдер өзелеп төшкәндәй булды.

Жә, нинди хәбәр белән кайттыгыз?—дип түземсезләнеп сорады ул бусагада яучы күренүгә.

Шаһбаз итәк чабуы белән юеш мангаен корытып куйды да, өстәлдәге кымыз чәркәсен кулына алды.

—Кызы шәп иде, каһәр,—диде калын иреннәрен чәпелдәтеп.

—Өздереп әйттеләрме?

—Өздереп, морза, «Мин кызымны бишенче хатынлыкка бирү өчен үстермәдем»,—дип кырт өзде.

 

алнидАг

  • Карт хатынын аера дип әйтгенме сон?

Шаһбаз кабыккан иде күрәсен, ияк читләренә агыза-агыза янә бер чәркәне бушатты.

—Әйтмәгән кая. бу никах Юныс морзага Казан бәге кәнәфиенә юл ачачак, дидем, бергә-бергә яшәрсез дидем.

  • Ишкәнсен ишәк чумарын, ангыра,—дип ачусыз гына кулын селтәде морза.

—Синен урынында булсам, ул Казан дигәннәрен жир белән тигезләр идем,—дип, яучы тагын берне каплап куйды.

—Һәм булачак та!

Юныс бар көченә хәнжәрен тәрәзә янындагы түмәргә китереп кадады. Түмәр шартлап икегә ярылды.

Шуннан сон тиз-тиз генә җыенды да, атасы Йосыф би утарына чыгып китте.

Жыеннын кызган чагы иде Ярсыганнар. Кымыз касәләре дә кулдан- кулга әйләнгәләп кенә тора, тутырырга гына өлгер. Бәхәснен Казан турында барганын абайлавы да кыен түгел. Бу сүз бик еш колакка керә. Ә Нугай аксөякләре, әйтерсен лә, Иванга ярау мәсләгендә ярышка чыкканнар. Хәер, көчле койрыгына ябышу куштаннарның яраткан гамәле ләбаса. Исмәгыйл бәк, әнә, чираттагы ярлыгында: «Яу булган Казанны тар-мар итәбез, син дә яу чапсаң иде»,—дип мөрәжәгать итте. Белек-Булат: «Синен өчен Казан белән орыштым, син дә минем өчен Казан белән орыш»,—дигән үтенеч юллады. Арыслан морза да алардан калышмады «Казан сезгә яу булдыгы кеби, безгә дә яу Мин хәзәрендә Казанны яуларга барамын»,—дип ышандырды.

1552 елнын июнь-июль айларында Нугай илчеләре Мәскәү юлына тузан кундырмады. Югары даирәгә мөнәсәбәтле һәр белекле морза олуг кенәзгә ярлык җибәрүне үзенен асыл бурычы сыйфатында кабул кылды Чөнки җыен шулай хәл итте. Теләкләре Сөенбикә ханбикәгә тиз арада азатлык бирү, туган-үскән иле Нугайга кайтару иде Ярлыклар үтә дә катгый төстә язылып, чәчләр үрә торырлык кискен сүзләр белән тулы иде

Иоанн әлеге ярлыкларны укып, вакытын әрәм итмәде. Нугай иле белән элемтә тотучы дьякка тапшырды

—Кыска тот,—дип күрсәтмә бирде,—ул елак адәмнәрнең зарын ишетәсе килеп тормый, каймагын гына җиткер.

  • Каймагы шул, галиҗәнап, һәммәсе Сөенбикә ханбикәне азат итүне...

Дьяк тотлыгып калды. Чонки «таләп итә» дип дөресен әйтсә, олуг кенәз буза куптарачак, йодрыкларын уйнатудан да тартынмаячак Шуна күрә ул «үтенәләр» дип котылмакчы итте

Иоанн шаркылдап көлеп җибәрде.

—Жан кадерле, ә?

  • Дык...

—Ярар, ярар, аларнын стилистикасын бик яхшы беләм,—диде Иоанн дустанә кыяфәттә,—искәрмәләрендә ни-нәрсә бар, шулар күбрәк кызыксындыра мине, хәлбуки, монда да яңалык юктыр дип уйлыйм

Дьяк бушанып калды. Алланын рәхмәте, буран булмыйча калды.

—Гали мирза,—дип көр тавыш белән тезеп китте түрә,—Гали мирза кеш туны җибәр дигән..

—Тотсын капчыгын, башы яшь. аңа киелгән сусар туны да бик җиткән.

 

-Белек-Булат морза ас туны, янә дә көбә сораган. Арыслан мирза алтын йөгертелгән кылыч, балык теше көтә. Касай морза: «Кызымны хан углына кияүгә бирәчәк идем, ана кара бүрек, катифә тышлы кеш тун, ушак. көбә кирәк»,—дип тәкърарлый. Ә Исмәгыйл бәкнен кара төлке тиресеннән тегелгән бүрек киясе килә...

—Эт күңеле бер сөяк, ди. боларына сораган әйберләрен җибәр, хәзергә кирәк әле алар безгә. Исмәгыйл бәккә өстәсәң дә була. Өметем зур минем ана. Кызым, дия-дия Йосыф би тәмам акылын җуя ахрысы, алмаш хәстәрен күрергә вакыт җитте булса кирәк.

—Би ярлыгында үзенә һич нәрсә сорамаган,—диде дьяк.

—Менә-менә, элек сорана иде, димәк, чын-чынлап дошманлашырга ният итә...

Әйе, Йосыф бинең Мәскәүгә дәгъвасе зур иде. Шунын белән бергә, ярлыклар язып кына Иоаннын йөрәген йомшартып булмасын да төшенә башлады. Аяк терәп сөйләшү өчен беренче чиратта көч зарур. Көчен барда гына синен белән исәпләшәләр. Теш күрсәтү хәлеңнән килми икән, бигайбә, типкегә әйләнәсең.                     w

Йосыфның әле, Аллага шөкер, теш күрсәтерлеге бар. Йөз меңлек атлы гаскәр җыю аңа берни тормый.

Килеп туган шушы яна вәзгыять уңаеннан ул, олы башын кече итеп, киңәш-табыш итешергә дип, туганы Исмәгыйл бәк җәйләвенә чыгып китте. Инде күптәннән энесе белән күзгә-күз карашып сөйләшәсе, анлашасы килә иде. Ник дигәндә, сонгы вакытта Исмәгыйл үзен дорфа тота, чәнечкеле сүзләр очырта, хәтта агалары Шәехмамай бинең вафатына мөнәсәбәтле рәвештә аның үз үлеме белән үлмәвенә ишарә итеп, төрле гайбәтләр тарата.

Исмәгыйл утарында зур бәйрәм иде. Төпчек улының кырыкламасын билгеләп үтү тантанасы икән. Кабал сугалар, жыр-бию. Якын-тирә осталарын гына түгел, Казах акыннарына кадәр чакырган. Ә мине урап узды, димәк, күңелендә нөктә саклый, дип эченә салып куйды Йосыф.

—Бүген улымның эт күлмәген салдырдылар,—диде бәхетле ата хәл-әхвәл алышкач,—Нугайның асыл ханы булачак ул минем төпчегем!

Йосыф туганының соңгы җөмләсен колагына да элмәде, чөнки хан бүреген киярдәй затлы малайлар аның үзендә дә бар. Шөкер, хан бүреге әле үзендә, һәм ул тәхетне берәүгә дә бирергә җыенмый.

Исем-атын тәгаенләгәнсездер инде,—дип, Йосыф йомшак кына әнгәмә җебен бәхәсле темадан читкәрәк этәрде.

Исмәгыйл, кымыздан булса кирәк, кикерегенә төенде.

—Ап-ап-ап-тчи...

—Йәрхәмдиһаллаһ!—дип битен сыпырып куйды Йосыф.

—Исеме дөньяда бер,—диде Исмәгыйл төчкеренеп туйганнан сон.

—Кем атлы инде ул дала каһарманыбыз?

Урус!

Йосыф аптырап калды.

—Урус?

—Әйе, Урус, олуг кенәз Иоанн галиҗәнаплары хөрмәтенә куштырдым.

Йосыфның кәефе тәмам бозылды. Исмәгыйл исә анын мәсләген төшенеп алуга үзе һөҗүмгә күчте.

—Юкны бушка әйләндереп йөрүен икән әле,—диде мыскыллырак кыяфәттә,—сенлебезне мин Шәехгали ханнын никахлы бичәсе дип беләм, мөхтәрәм ханбикә. Барыбыз да шуны теләдек ич, син үзең дә ул никахны хуп күрден. Печтәннәнүенне һич анламыйм. Ни теләдек, шуны алдык. Рәхмәт Иванга, мен яшәсен!

Хак, Йосыф Сөенбикәнен Шәехгалигә ярәшелүен тели иде. Кызы мона
үзе дә каршы түгел иде. Ирекле Казан ханлыгының ирекле ханбикәсе сыйфатында! Бүгенгесендә Мәскәү тоткыны. Көчләп кияүгә бирелгән тоткын. Ә тоткын азат ителергә тиеш!

Исмәгыйлнен үз мәнфәгатьләре. Әнә, нәрсә ди бит: «Синен сәүдәгәрләрен Бохарага, минекеләр Мәскәүгә йөри. Әгәр дә мин Мәскәү илә орышсам, ул чагында ялангач калырга туры киләчәк»,—ди

Йосыф Касай мирзадан да яклау тапмады, «Мин орышка бара алмыйм»,—дип анлашудан да баш тартты.

Ул вакытта туганнары, уллары, һәм дә барча дәрәжәле Нугай морзалары Иоанга Казанны тар-мар итүе унаеннан тәбрикләү ярлыклары җибәргәннәр иде инде Йосыф бер ялгызы калды. Шулай да Мәскәүне тезләндерү уеннан кире кайтмады. Башкасы үзеннән-үзе хәл ителәчәк. Исмәгыйл дә, уллары да, морзалар да анын табанын ялаячак әле.

1553 елның сентябрь урталарында Йосыф би йөз меңгә якын атлы гаскәрен Мәскәү тарафына кузгатты. Бу ишле төмән белән җитәкчелек итү өчен, билгеле, хәрби әзерлек һәм гаскәри тәҗрибә зарур. Йосыф би исә бервакытта да җиһангир дәрәҗәсендә орышларга йөрмәде. Ул вазифаны уллары, туганнары башкара торган иде. Алар исә баш тартты.

Хәл бигрәк тә үз җәйләүләрен үткәннән сон авырлашты.

—Безнең иравыл"** йөзлеккә урыс черчеты" һөҗүм иткән, ике генә атчабар котылып калган,—дип, сәргаскәр беркөнне күңелсез хәбәр җиткерде.

—Монда нинди урыс булсын?—диде Йосыф ачу белән.

Сәргаскәр, ничарадан бичара гына булса да, хәлне төшенеп алган иде инде.

—Урысның хәзер аяк басмаган җире юк,—диде.

Тора-бара мондый урын бәрелешләр шактый ешайды, һөҗүмчеләр һич көтмәгәндә җир астыннан калкып чыккандай капылт кына пәйда булалар да, канлы гамәлләрен кылып, шундук юкка да чыгалар. Шулай да бермәлне икесен эләктерделәр. Яралары комачаулады булса кирәк Ә алар, гөнаһ шомлыгына, урыс киеменә төренгән нугай юлбасарлары булып чыкты. Куенга ияләнгән еланнар. Бөтен серне алдан белеп торганнар, шуңа күрә тоттырмаганнар да.

—Сез ничек үз патшагызга кул күтәрергә җөрьәт иттегез?—дип тузынды Йосыф,—сез минем кавемем ләбаса!

—Патшабыз Исмәгыйл бәк,—диде арадан кыюрагы,—безгә анын сүзе генә сүз.

Ачуыннан Йосыфның йөзенә яшелле-зәңгәрле тимгелләр бәреп чыкты.

  • Бу хыянәтчеләрне ат койрыгына тагып, далага җибәрегез!—дип кычкырды,—хәзер үк!

Һөҗүмнәр барыбер тукталмады Бер яктан—урыслар, икенче яктан— исмәгыйлнекеләр. Бу инде бәкнең гадәти аяк чалуы гына түгел, чеп-чи дошманлыгы иде.

  • Би галиҗәнапләре, без бер-ике атна эчендә бөтенләй гаскәрсез калачакбыз,—дип кисәтте сәргаскәр,—күреп торасын, яуыбыз эреп аккандай ага, ташлап китүчеләр дә бермә-бер арта.
  • Кире борылырга дисеңме әллә?

—Шулай хәерлерәк булыр, һәрхәлдә, мин үз өстемнән җаваплылыкны төшерәм.

11 равы I аллан баручы

" Черчет дошман явы

Йосыфның бәхәсләшергә дә, даулашырга да чамасы калмаган иде.

—Кызым, жанын изаланмасын, кара гүр тартып алганчыга кадәр мин синен өчен тартышудан туктамаячакмын,—дип үз-үзенә сүз бирде,—бәхет кошынны кайтарачакбыз әле. Кайтарачакбыз!

Мәскәүдән Шәехгалигә түбәндәге эчтәлекле ярлык озатылды. «Барча Русьнең падишаһысы һәм олуг кенәзе булган Иван Васильевичтан туганыбыз Шәехгали ханга: Исмәгыйл, Касай, Юныс мирзалар безгә язу язганнар. Сез, туганыбыз, безнен кушуыбыз буенча, Сөенбикәнен борынын кискән, ана төрлечә зур сыйсызлыклар кылып, аны үтергәнчегә кадәр кыйнаган, дип Иосыф бәккә сүз булды дигәннәр. Шунын өчен Йосыф бәк безгә ачулана, аннан илчеләр һәм сатучылар килми.,.. Син ана ярлык җибәр әле. Ярлыгыннын күчермәсен без дә күрик. Без Йосыф бәккә үзебездән ярлык җибәрдек. Кызын ничек багышлап, ничек саклаганыбызны, нинди зур сыйлар илә сыйлап сина биргәнлегебезне, шулай ук торынын үзебезнен углыбыз урынында тотуыбызны мин ана яздым. Менә шуларнын барысы хакында мин ана язып, ул эшләрне эшләвем анын өчен булды, дидем. Киләчәккә Йосыф турында син туганымның уе ничек? Ярлыкны сина илтүче чапкын илә ул хакта мина язсан иде.»

Йосыф бинен киләчәгенә кагылышлы ишарә белән Нугайдагы урыс илчесе Петр Тургиневка да хат килеп төшкән иде инде. Олуг кенәзнен нияте, ачыктан-ачык тәгаенләмәсә дә. хатының һәр юлыннан сизелеп тора иде. Би, чыннан да. Мәскәү өчен сызлаган тешкә әверелде. Ул авыру тештән фәкать суырып ташлап кына котылырга мөмкин. Кызганыч. Иосыф би черек теш түгел, вәкаләтле хаким. Кануни тәхет иясе. Абруйлы зат. Ләкин митрополит Макарий әйтмешли, Тәнребез бу фани дөньяга Кешене хужа иткән. Кеше дигәнен исә үз мәсләгендә теләсә-нинди гөнаһ гамәлләр кыларга да сәләтле.

Тургиневнын башында берсеннән-берсе хәтәррәк планнар туды. Әйтик, Нугайны яулап алу мәсьәләне тулысынча хәл итәргә юл ачар иде. Әмма әлегә тамакта Казан төер булып утыра. Иң әүвәл анда чын-чынлап ныгырга кирәк. Мона вакыт зарур. Аннан сон әле чиратта Әстерхан тора...

Шушы мәшәкатьле вә борчулы көннәрдә Йосыфны энесе Исмәгыйл бәк тамаша кылырга чакырды. Ул төрледән-төрле бәйрәмнәр үткәрергә һәвәс иде. Юк сәбәпне бар итеп, әллә нинди бәйгеләр уйлап чыгара. Көнкүрештә бер тиен өчен кара тиргә төшеп сатулашучы «Саран Исмай», ни гажәп, уен чутында юмарт байга әверелә дә куя. Исмәгыйл әле дә кырык адым ераклыкта утыртылган баганага янчык элеп куйды да: «Кемнең дә кемнең угы шушы янчыкка тишек ясый, эчендәге алтын аныкы»,—диде.

Ярышнын үз кагыйдәләре. Мәйданга ун мәргән чыкты. Өсләрендә ак җилән, билдә—кызыл пута. Чабулар шул путага кыстырып куелган. Садакта нибары бер ук. Шуннан артык бирелми Берсенең дә угы янчыкны тишмәсә, бәйге сызыгына башкалар чакырыла. Әлегә мондый хәлнең булганы юк икән. Чөнки утарга даланың ин туры куллы мәргәннәре җыелган. Бу юлы да ярыш озак бармады. Өченче булып чыгыш ясаучы какча гәүдәле озын егетнен угы күн янчыкка еру салды.

Кешеләр дәррәү купты. Ә Исмәгыйл алтын иясенә үз куллары белән бер таш чүлмәк кымыз тоттырды. Жинүче аны ирен читләреннән агыза-агыза сол белән генә озаклап эчте.

—Бүгеннән сине йөзлекбаш итеп билгелим, яугирларынны да төз атарга өйрәт,—дип шатландырды бәк мәргәнне.

Бу әле тамашаның башы гына иде. Йодрык сугышын нугайлар, ат чабышыннан кала, барча көч сынашулардан да өстенрәк саный.

Менә мәйданга былтыр жинү яулаган каһарман чыгып басты. Төптән юан. нык бәдәнле яшь адәм. Табактай йомры башы гәүдәсенә турыдан- туры тоташкан, муены беленми дә. Дүрт-биш адым ара калдырып, янә ун алпамша тезелеште. Асау айгыр кебек таптанышып торалар. Күзләрен кан баскан, йодрыклар төйнәлгән, һәрберсенең өстен чыгасы килә, билгеле.

Каһарман һәр дәгьваче белән чиратлашып көч сынашырга тиеш. Бирелдерә икән, тагын—батыр!

Йосыф узган елгы батырны таныды, ул анын җәйләвеннән иде. Үзенә дә ниндидер илаһи күтәренкелек өстәлгәндәй булды, җилкәләре кинәеп, сулышлары җиңеләеп китте. «Әйдә, туганым, арт сабакларын укыт әле Исмәгыйл иярченнәренең»,—дип көч биреп утырды, жаны-тәне белән җиңеп чыгуын теләде. Әлегә борчылыр нәрсә юк. Батыр беренче дәгьваче янында озак юанмады. икенчесен дә жинелдән хәл итте. Өченчесе, әнә, сыртын кабартып маташкан була, мокыт. Түмәрдәй адәм, ине-буе бер. Йодрыгы да каты булса кирәк, шәп суккалый, көндәше чайкалып-чайкалып китә.

—Касыгына сыла, касыгына,—дип түземсезләнеп кычкырды Йосыф.

Шуны гына көткән диярсен, батыр, чыннан да шәпләп кенә түмәрнен корсак астына тартты. Шуннан сон мантымады да инде.

  • Бәрәкалла!

Йосыф учларын угалап алды. Ләкин шатлыгы озакка бармады, дүртенче дәгьваче. һич көтмәгәндә, батырны бөтәрләп ыргытты Кем диген әле, сакал-мыегы да юньле-башлы чыгарга өлгермәгән бер егет кәмәше.

Тамашачылар яна батырны хуплап гөж килде.

Йосыфнын гаме төкәнде. Аны инде бернәрсә дә кызыксындырмый иде, тамаша да. кешеләр дә. Сакчыларына ым какты да, шау-шудан файдаланып, беркемгә берни әйтмичә шыпан-шыпан гына утарны ташлап чыгып китте.

Бинең юклыгын иң беренче Тургинев абайлады

—Илбашы белән киңәш-табыш итешәсе бар иде, кызганыч, мәшәкатьләре чыккан, күрәсең,—дип сөйләнеп алды илчеләргә хас итагатьлек белән. Мәҗлес корсак гамәле илә мәшгуль иде. ана җавап бирүче табылмады, һи. бирәннәр, дип эченнән генә сүгенеп куйды Тургинев. Ләкин ул хаталана иде. Исмәгыйлнең колаклары уяу. Гадәттәгечә, ул хәтта Мәскәүдән нидер теләнү турында да баш ватмый, кайчан Йосыф темасы кузгалыр икән дип көтеп утыра иде. Чөнки әлеге мәсьәләнең Мәскәүне кызыксындырганын бик яхшы белә. Шуңа күрә илче аны һич тә читләтеп узмаячак. Ә аның үз гамәлләре инде кырыкмаса кырык мәртәбә уйланылган, әйтәсе сүзе әзер.

—Бинең гөрәнкәсе җиңеләйгән ич инде, гуспадин, ана хәзерендә баш­аягы бер казан,—дип шаярткан атлы итте,—Мәскәүгә яу чабам дип көлкегә калуын гына күр. Жә, акыллы башлык эшеме инде бу?

Тургинев каш астыннан гына бәккә сынап карап алды.

Исмәгыйл җимне сибә генә.

—Олуг кенәздән Казанның Тау ягыннан өлеш чыгаруын сорап ярлык язган идем, һаман көтәм әле,—дип үпкәсен дә белдереп алды.

Илче исә әнгәмә җебенең очын чуалтмый гына алып бару ягында.

—Йосыф би бар ич әле монда, ул ни әйтер, аннан узып эш майтару кагыйдәгә хилафлык кылу булыр иде,—диде.

  • Кысыр хәсрәт артыннан йөреп, саташып беткән инде ул. Йосыф биегез...

Тургинев тезгенен йомшартарак төште.

—Мин үзем дә изге Нугай иле тәхетендә акылы какшаган кешенең утыруын башыма сыйдыра алмыйм,—дип пышылдады бәкнен колагына.

Нәмә, әллә...

—Тсс,—дип урта бармагын тырпайтты илче,—Шәехмамай хан да үз үлеме белән үлмәгән дисен ич...

Йосыф би жинеләйгән икән, дигән гайбәт анын үзенә дә килеп иреште. Һәм бу гайбәт жиленен туганы жәйләүләре тарафыннан исүе дә ана мәгълүм иде. Бик гарьләнде: тәмам чашты бу мокыт, үз урынына утыртырга вакыт җиткәндер, мөгаен. Болай булса, башына менеп атланырга да күп сорамас.

Шул ук көнне Исмәгыйл утарына атчабар чыгып китте. Ул урап кайтмады. Әмма бераздан агасы катына мирза үзе килеп төште. Йосыф бик сөенде. Бәлки, акылына килгәндер. Сәер яклары бар инде аның, нишлисең, бәләкәйдән шундый иде. Сигез яшендә үк бөтен гавәмне шаккатырган малай ич ул.

Һәр елны, яз башланып үләннәр борын төртүгә, далада ат чабышлары уздырыла иде. Ата-бабадан килгән бу бәйге атна буена дәвам итә, анда барча җәйләүләрдән килгән чабышкылар катнаша. Ярышны малайлар башлап җибәрә. Билгеле, һәрберсенең беренче буласы, ил бабасы кулыннан исемле камчы аласы килә. Әлеге узышка Исмәгыйл аеруча тырышып әзерләнде, көне-төне ат өстеннән төшмәде.

Бер көн кала атларны тикшереп, утарга яптылар. Барысы да тәртиптә иде. Ярыш сызыгына басканда да ул-бу сизелмәде. Тик финишка Исмәгыйл берүзе генә килде. Авызы—колагында. Жинүче бит, җиңүче! Ә башкалар? Аларда анын эше юк. Ул беренче, ул! Исмәгыйл!

Калган чабышкыларның яланда калганы ачыклангач, зур гауга купты. Ул атларнын тояк астындагы йөрәк итләренә шырпы төрткәннәр булып чыкты. Һәм бу вәхшилекне Исмәгыйл уйлап тапкан. Жәзаны исә булышчысына бирделәр. Олы башы белән шушы яман җинаятькә юл куйган өчен адәмнең умырткасын ташка бәреп сындырдылар. Үлә алмыйча бер атна кычкырып ятты бичара.

— Вәгаләйкемәссәлам, бәк,—әйдә, түрдән уз, бик шатмын,—дип туганының сәламен кайтарды Йосыф,—табын катына чыкканчы хәбәрләшеп, эчне бушатып алыйк, ачуын килсә, борыныңны тешлә, ди, аңлашып яшәүгә ни җитә?

Исмәгыйл астыртын гына бүлмәне күзәтеп чыкты. Моны агасы да сизде.

—Синең икәүдән-икәү генә каласын килә,—дип, Йосыф даирәсенә күз ымы белән генә бүлмәне бушатырга боерды —Шикләнмичә теләсә-нинди серенне чишә аласын хәзер, туганым.

—Бик мәгъкуль...

Исмәгыйл янә як-ягына каранып алды. Ул ничектер ачылып китә алмый иде. Шуна күрә әнгәмәне Йосыф үзе башлап җибәрде

—Кыр чирүе чаклы яугир белән килгәнсең икән,—диде.

—Үзен беләсен, заманалар катлауланды...

—Анысы хак, заманалар, чыннан да, катлауланды,—дип килешүен белдерде Йосыф,—менә минем турыда да синен биләмәләрендә, зиһене чуалган икән ханнын, дигән гайбәт йөри икән. Бик рәнҗим мин сиңа, туганым...

Исмәгыйл артына типкәндәй капыл гына урыныннан купты да

Йосыфның билендәге хәнжәрен суырып алды.

—Сак! Сак!!—дип кычкырып җибәрде Йосыф.

Ул хәнҗәрдән битәр (хәнжәр, билгеле, дуамаллык кына!), энесенен пыялаланып тонган күзләреннән курыкты Аларда ачу, дошманлык, күралмау, бәгырьсезлек—барысы бергә укмашып каткан иде. Камыт аякларын җәеп баскан, гәүдәсе гүя киерелгән жәя, угы ялгыш ычкынып китсә тыярмын димә.

—Юкка кочәнмә, агаем, без монда корыны бушка әйләндереп утырганда минем яугирларым сакчыларыңны бәйләп ташлады инде, алар хәзер базда бака кимерә,—диде Исмәгыйл ямьсез көлемсерәү белән.

—Мин Нугай ханы, хакын юк!

—Синен сәгатең сукты инде, хан, Нугай иленә минем ише акыллы вә каты куллы хөкемдар кирәк, син аны таркатып бетерден, Рәсәйдән аердын.

Исмәгыйл хәнжәрен болгап алды да, ике адым алга атлады. Йосыф ишеккә килеп бәрелде,—ләкин ул тыштан терәүле иде

— Мин сине исән калдыра алмыйм, агай, яшисен яшәден. дөнья белән бәхилләшер вакытың җитте..

—Исмәгыйл, туганым, Ходайдан курык...

Йосыфнын сүзләре өзелде, аның күкрәгендә үзенең көмеш саплы хәнҗәре кадалып тора иде инде.

Йосыфны шул ук көнне җирләделәр.

—Әңгәмә вакытында бинен кисәк кенә зиһен өянәге кузгалды да, үз хәнҗәренә үзе кадалды, тотарга җитешә дә алмый калдым,—дип аңлатты Исмәгыйл агасының фаҗигале үлемен.

Аңа берәү дә ышанмады, һәм берәү дә хак дөреслекне ачарга батырчылык итмәде.

Дәүләти канун нигезендә Нугай тәхете бакыйга күчкән бинен кече ир туганына фарыз. Бу кече ир туган Исмәгыйл бәк иде

Марсель вокзалга сәгать ярым алдан килде. Алтынчы вагонның тукталу урынын сорашып-белешеп, шунда сакка басты. Әйтерсең лә, сөйгән ярын каршылый. Югыйсә, ул княгиняга Үтәмешгәрәй хан белән Ходайкол бәкнен Архангел соборындагы табутларын күрсәтүне, алар турында мәгълүмат җыюны оештырырга гына ризалашкан иде. Хезмәте түләүле Татли юл чыгымнарына кадәр үз җилкәсенә алды. Ә йөрәге бер сәбәпсез нигәдер кыбырсыпмы-кыбырсый

Ниһаять, Әстерхан поезды Мәскәү вокзалына борын төртте Каршы алучылар төркеме берара умарта күчедәй дулкынланып алды да, перрон буйлап сибелде. Марсель генә кузгалмады. Чөнки вагон туктыйсы урынны сантиметрына кадәр төгәл билгеләгән иде. Һәм вагон нәкъ шул ноктада тукталып та калды. Пассажирлар, әнә, коела да башлады Татли гына күренми Телеграмма текстын буташтырганнар, ахры, һич ышаныч юк бу почтага, дип тешләрен кысты Марсель Нишләргә? Ана Әстерхан булышчыларының адреслары да, исемнәре дә билгеле түгел иде. Иртәгәсе поездны көтәргә кала, күрәсен

— Мьсё, мьсё Марсель, мьсё

Марсель кеше агымын кирегә ера-ера таныш тавыш ишетелгән якка ыргылды.

—Мин алтынчы вагонны сагаладым диде Марсель,—гафу үтенәм

—Ә мин тугызынчы вагонда идем,—диде мадам берни булмагандай,—аһ. нинди матур букет...

Татли үрелеп, Марсельне үбеп алды, ә ул аның кулларын эзләп тапты...

—Мьсё, мин душта юынып, үземне аз-маз рәткә китергәләгәнче ике-оч сәгать вакыт үтәр әле,—диде Татли кунакханәгә урнашкач,—сез ресторанда урын ала торыгыз...

Марсель бу сүхтәрдән эреп ага язды. Шулай да шатлыгын эченнән чыгармады, киресенчә:

—Минем сезгә комачау тудырасым килми, княгиня, иртәгәсе очрашуларга да ныклабрак хәзерләнергә кирәк бит әле,—дип бәясен күтәрмәк итте.

—Мьсё, хәзер үк бу сүзләрегезне кире алыгыз,—диде Татли,—югыйсә, үпкәлим.

—Кичерегез, зинһар, мин бүген сезнең колыгыз!

Татли ресторанга әйткән вакытыннан бер сәгатькә сонарыбрак төште. Көтү газаплары шундук онытылды. Аны танырлык түгел иде. Менә нинди була икән ул чын княгиня! Баксаң, кинофильмнардагы ялган образлар курчак кына икән ич. Имитация. Сыланып торган кара күлмәге ифрат та килешле иде. Бер ачык жире юк, муенына кадәр каплаулы. Әмма ана карап һични югалтмый, киресенчә, килеш-сынының һәр уемы, һәр сызыгы беленеп, ымсындырып тора.

Ачыклык мәсьәләсендә шулай да ашыккан икән Марсель. Башта үз күзләренә үзе ышанмады: княгиня күлмәгенең арка өлеше бөтендәй юк иде, шәп-шәрә тән. Ә нинди тән! Шикәрдәй ап-ак, ефәктәй ялтыравыклы, кош каурыедай шома. Вальс биегәндә аның куллары ирексездән княгиняның аркасына ятты. Лев Толстойнын мәгълүм романындагы Анна белән Вронскийның тәүге тапкыр якыннан очрашуын сурәтләгән эпизод күз алдына килеп басты. Ялгыш кына Вронскийның кулы Аннага орынып китә. Кенәз өенә кайткач, әле бик озак кулының шул урынын үбә-үбә ләззәт кичерә. Мин үзем дә шул хәлгә калып барам, ахры, дип уйлап куйды Марсель.

Аны тәшвишле четрекле хәлдән телефон челтерәве коткарды. Татли телефонын бер генә секундка да кулыннан төшерми иде.

—Гафу үтендем, мьсё, ирем шалтырата,—дип, княгиня телефонын колагына терәде. Марсель әдәп саклап, читкәрәк китеп басты.

—Виктордан күп сәлам, мьсё,—диде Татли сөйләшүен тәмамлаганнан соң.

—Рәхмәт, тик без таныш түгел...

—Мин ана үзем әйттем,—диде Татли Марсельнең аптыраулы халәтен күреп,—мине бик мәртәбәле бер татар галиме озатып йөри, дидем, борчылмаска мөмкинсең, бик оялчан, борылып күз атканы да юк, дидем.

—Сез инде бигрәк...

Жә, әллә дөрес түгелме?

Татли хәйләкәр генә аңа карап алды да, урыныннан торып басты.

—Мин арыдым, зинһар өчен мине озатып куегыз,—диде.

Бүлмәдә княгиня Марсельдән күлмәгенең каптырмаларын ычкындырырга булышуын үтенде.

Мондый исерткеч ләззәтле якынлыктан Марсельнең башы әйләнде. Куллары калтырана, каптырмалар да буйсынырга теләми, каһәр...

—Мьсё, талчыктырмагыз мине, мьсё...

—Княгиня... каптырмаларның һич җаен таба алмыйм...

Татли бер селтәнүдә күлмәгеннән арынды да, матур ак куллары белән Марсельнең муенына сарылды.

—Франнуженкалар болай озак вакыт кавалерсыз тора алмый, мьсё,—дип пышылдады,—ә сез шуны һаман аңламыйсыз...

ӨЧЕНЧЕ КЫЙССА

Үтәмешгәрәй хан

Йа, Раббым! Ошбу догаларымны кабул кылсана, минем йөрәк бәгъремне—улыкаемны үз янына алсана. Бу затлы нәсел кыйпылчыгы мондый ла хурлау-кимсетүләргә һич кенә дә лаек түгел ләбаса. Әсирлек белән килешкән хәлләрдә дә, ата-бабаларыбыздан килгән саф вә пакь динебез—Мөхәммәд өммәтеннән аерылудан үлемне мин мен өлеш өстенрәк күрәм. Раббым. үтенечемне читкә типмә, өз ул баланын гомерен

Сөенбикә күз яшьләренә буыла-буыла Аллаһыга теләкләр күндергән бу минутта Үтәмешгәрәй Амвросий атакай белән Архирейлар бакчасында хозурланып йөри иде. Тирә-як илаһи яшеллеккә төренгән. Колакларны иркәләп, кошлар сайраша. Пумала койрыкларын җилфердәткәләп ботактан- ботакка тиеннәр сикергәли. Күктә нурлы кояш балкый. Сөенеп туймаслык көн.

—Туганым, бу матурлыкны Ходай бар иткән, монын өчен без, адәмнәр, Тәңрегә бик тә рәхмәтле,—дип, атакай ихласлык белән Үтәмешгәрәйнең какча аркасыннан сыйпаштырып алды

Дини саны атакай мөрәҗәгатенә лаек итсә дә, Амвросий үзе тулышып кына килә иде әле, сакал-мыек урынында да бала йоннары гына кабарып тора. Гәүдәгә килешле: озын, төз. Аяк йөзенә төшеп торган кара чикмәне аны тагын да күркәмрәк күрсәтә иде. Ә теле? Бал да май. Тәмләп, җентекләп, җиренә җиткереп сөйли, авызына гына карап торасын

—Адәмнәр арасында яманнары да күп, туганым,—дип дәвамлады атакай,—кызганыч, минем үземнең кавемем дә шул төркемгә керә иде. Аллага шөкер, митрополит Макарий мине туры юлга кертте, изге православие храмының ишекләрен ачты. Мен-мең рәхмәт бу изге җанга, ул минем коткаручым. Хәзер...

Атакайның җырдай тигез агышлы нотыгы өзелеп китте Үтәмешгәрәй ни булды икән дип башын күтәрсә, алар янына болан колыны килеп туктаган икән Муенын сузган, каен яфракларыдай түгәрәк күзләре мөлдерәмә.

—Ашарга сорый, чибәркәй, мин кесәмдә ипи телеме йортәм, мә, сыйла үзен,—диде атакай,—саваплы булырсың.

Колын кулдан ашарга өйрәнгән иде инде, ризыкны бик тиз ялмап алды.

—Менә рәхмәт, туганым, чын христианнарча игелекле гамәл кылдың,— дип мактады атакай.—Үзеңә дә ошагандыр әле, шулаймы?

—Ошады, атакай,—диде Үтәмешгәрәй,—мина синең янында бик тә рәхәт, сүзләрен дә аңлаешлы.

—Яхшылыгын өчен Ходай үзеңә дә хозурлыклар бирсен,—диде Амвросий,—сизәсеңме, сиңа гаделлек сыйфатлары инә башлады бит. Православие һәрвакыт гаделлекне алга сөрә. Тиздән синең үзенә дә изге чиркәү ишекләрен ачып керү насыйп булыр. Син моңа әзер инде. Дөрес әйтәмме, туганым?

—Әйе, атакай, мин әзер...

Амвросий малайга текәлеп карап торды. Сүзләре хак-дөрес булса да төшенке халәттә иде әле Үтәмеш. Димәк, аны нидер борчый.

—Туганым, күрәм күңеленә оялаган шайтани вәсвәсә әле һаман сиңа иркенләп сулыш алырга ирек бирми, атакаен белән уртаклаш, ни сәбәпле тәшвишләнәсең, яшермә, җиңеләеп китәрсен,—диде Амвросий эчке бер йомшак аваз белән.

Үтәмешгәрәйнең тулы иреннәре сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп алды, тамагына кайнар төен килеп тыгылды

Ул күзләренә бәреп чыккан яшен күрсәтергә теләмичә, башын читкә борды.

—Әйдә, менә бу эскәмиягә утырыйк әле, туганым, иркенләп аңлашыйк,— дип. Амвросий урын тәкъдим итте

Берара тын гына бер-берсенә терәлешеп утырдылар. Атакай малайның кулларын үзенең какча учына йомды.

Амвросий малайны ашыктырмады. Бераз тынычлангач ул үзе күнелен бушатачак. Турылыклы, вәгъдәле жан. акыл иясе. Күпне күргән шул бичара. Ә алда ин зур имтихан. Мондый кискен үзгәреш жинел генә бирелми. Аның үзен бала вакытта ук чукындырганнар. Атасы—нугай мирзасы Белек бәк олуг кенәзгә үз теләге белән килеп сыенган. Гаиләсе белән православие динен кабул иткән.

—Атакай, анаем Сөенбикә ханбикә дә христиан динен кабул итсә, без бергә-бергә яшәр идек,—диде Үтәмешгәрәй,—мин анаемны бик тә сагынам...

Амвросий малайны кочагына кертте дә: «Оялма, жыла, туганым, җыла, күз яшьләре күнелгә җиңеллек китерә ул»,—диде. Ә үзе, корты тирәндә икән, чукындыруны тизләтү зарур, дигән карарга килде.

Мәскәүгә китерелгәннән сон. Үтәмешгәрәйне анасы катына кертмәделәр. Югары даирә өчен бу табигый хәл. Чөнки бояр, кенәз балалары башлыча ата-анадан аерым тәрбияләнә.

Сөенбикәгә ана шатлыгы шактый сон килде. Утыз яшьтә инде мөселман хатыннары оныкларын сөя. Бәлкем шуңадыр күкрәге шешеп җәфаланды. Ә аның бердәнбер газизен үзе имезеп үстерәсе килә иде. Дәваланып та карады, өшкертте дә, догаларын да калдырмады, хәер-сәдака өләшүен әйтеп тә торасы юк. Ләкин файдасы гына тимәде. Ә сөт анасын сайлау үзе бер җәфалы гамәл иде. Ул бу эшне берәүгә дә ышанып тапшырмады, үзе шөгыльләнде. Ин әувәл сарайга ин сәламәт, ин чиста яшь аналарны чакыртып китертте. Билгеле, алар нәсел-нәсәпләре ягыннан да тел-теш тидермәле түгел иде. Сөенбикә һәрберсен энә күзеннән үткәргәндәй тикшереп чыкты. Сорау арты сорау: кайда туып-үстен, нинди хастәләр белән чирләдең, мунчада еш юынасынмы, кайсы ризыкларны хуп күрәсең, ничә бала тудырдың, арада үлүчеләр бармы?

Болары әле тәүге танышу, мәгълүмат җыю гына иде. Ин кызыксындырганы— сөт! Сөт тәмле дә. туклыклы да булырга тиеш. Хан улы өчен ич ул сөт! Шуна күрә аналарның сөтләрен саудырып үзе эчеп карады.

Шул рәвешле Рәхимә исемле бер яшь морза хатыны сайлап алынды. Анын белән ул-бу була калса дип, тагын өч дәрәҗәле ана исемлеккә кертелде. Калганнар яраксызга чыгарылды.

Имезүчесен күрүгә Үтәмешгәрәй көйсезләнергә тотынды, елый, тибенә.

— Улым-бәгъремнен карыны ачкан икән бит, карагыз, ничек түземсезләнә,—диде Сөенбикә.—тизрәк ач күкрәгеңне, наным, күрмисенмени, хан ничек өзгәләнә.

Хан исә имидән баш тартты, каптырулары була, былт итеп төртеп чыгаруы була. Азапландылар

—Ханбикә, баланы интектермәек әле, бүтән әнкәләргә дә төртеп караек,— диде өлкән абыстай,—җаны тартмаса, көчләүнең фәтвәсе юк анын.

Үтәмеш күрше бүлмәдә чират көтеп утыручы әлеге дәрәҗәле өч әнине дә беренче тәкъдимдә үк кире какты.

—Инде нишлибез!—диде еларга җитешкән Сөенбикә,—башым катты, ни уйларга да белмим.

—Алай бетерешмә әле. ханбикә,—диде өлкән абыстай сабыр гына.—теге яраксызга чыгарылган әнкәләрне дә чакырып китерәек. хан берәрсен үз итмәсме?

Чыннан да. Үтәмешгәрәй пешкән алмадай йомры гәүдәле, алсу йөзле. Сөенбикә нәсел мөнәсәбәтендә яраксызга чыгарган биш бала анасынын имиен каптыруга, чуп-чуп китереп имәргә дә тотынды.

Гөлсинә атлы бу сәүдәгәр бичәсе ханны өч яшькә кадәр имезде.

Сафагәрәй дә улы өчен жан атып тора иде. Башкалары инде буй житкергән. барысы да Кырымда, туган җирләрендә яши. Төпчек бала һәрвакыт татлы була бит инде ул.

Атасы үлгәндә Үтәмешгәрәй имидән аерылмаган иде әле. Ул аны хәтерләми дә. Анасынын сөйләвенә караганда, батырларның батыры, көчлеләрнен көчлесе: ат дагасын бер омтылышта аерган, кырык адымнан чебен күзенә ук аткан, бер яшьлек тайнын астына кереп, аны күккә чөйгән, кыскасы, дошманнарын кан калтыратып торган азамат ир-егет булган ул.

Анасы янә атаенын төз гәүдәле, күркәм йөзле, Йосыф пәйгамбәрдәй чибәр булуын бик еш искә ала иде.

Соңгыларына малайның артык исе китми. Ник дисәк, угланны чибәрлек түгел, батырлык бизи. Остазы Ибраһим бәк адым саен шушы гыйбарәне кабатлый. Ә бер әнгәмә вакытында: «Атаем батыр каһарман булгач, нишләп Газраилга бирешкән соң ул?»—дип анасын шаккатгырган иде Үтәмешгәрәй.

Сөенбикәнен авызы йомылды.

—Яратуың мина күбрәк тисенгә, әйеме. анаем?—дип малай үзе ярдәмгә килде.

—Нигә алай дисең, улым?

—Атаем исән булса, яратуыңны икегә бүләргә туры килер иде.

Сөенбикә улын күкрәгенә кысты. Иреннәре исә: «Сине тәхеткә утырту өчен»,—дип пышылдады.

Үтәмешгәрәйнең хан бүреге киюе кануни булса да. Юлбарыс бәк тасвирлаганча, очраклы рәвештә тигән бәхет кенә иде Тарткалашның төп сәбәбе һич тә ханның яшенә мөнәсәбәтле түгел иде Сабый ханнар, сабый патшалар, сабый корольләр булган, бар. булачак та. Урыс патшасы Иоанн үзе дә тәхеткә бала чакта утырды. Хикмәт кемнең сабый хаким исеменнән идарә итүендә. Кайчандар Нугайдан каза күргән даирә Сөенбикәне өнәми иде Шуна күрә бәхәс шактый кискен булды.

—Борчылмагыз, җәмәгать, ошбу жәһәтгән ханлыгыбызнын тәжрибәсе бар,—дип тынычландырырга тырышты аларны Корылтай башлыгы Габдулла бәк,—хәтерегездәдер. Гәүһәршад тәнәкә вас ы и сыйфатында Жангали ханның вазифаларын менә дигән итеп башкарды.

  • Гәүһәршад тәнәкә башка чут.—диде Хафиз морза,—ул мәшһүр Олуг Мөхәммәд хан каныннан иде. урыны оҗмахта булсын, ә бу чикерткә. Сөенбикә ханбикәне әйтүем, мангыт ыруыннан Мангыт кулына калмабызмы, менә нәмәстәкәй ашый безнең җанны, фаразан

Морза түбәтәен салып, зур кулъяулыгы белән чәчсез башын корытып алды.

—Тәртәгә тибә башласа, яшь ханга икенче васый билгелибез, яхуг шуның белән вәс..

Корылтайбаш җөмләсен төгәлли алмады, төчкереп җибәрде

—Әп-п-те-е-чи!

Төчкерүне даирә яхшыга юрады

  • Йәрхәмдиһалла. бәк. сүзен хак икән.

Корылтай вәгъдәсендә торды Сөенбикәне васыйлыктан ваз кичертү
генәме. хан белән бергә Мәскәүгә тотып бирде

Тоткынлыкта Ана белән Бала тагын да ныграк якынлашты. Кайгы аларны бербөтен итте. Күрешкән араларда икәүдән-икәү генә калырга омтылалар иде. Үтәмешгәрәй әнисенен кочагына сыешып бетә. Ин бәхетле мизгелләре иде бу.

Мен дә биш йөз илле икенче ел. май аенын унҗиденче көнендәге очрашу Сөенбикәнен күнелендә аеруча тирән эз калдырды. Бик матур язгы көн иде. Алмагачлар шау чәчәктә. Тирә-як хуш ис белән тулган. Шуна ярашлы рәвештә күңелләре дә күтәренке иде. Ходайнын рәхмәте кин. бәлкем әле аларнын күгенә дә кояш иңәр. Олуг кенәз мәрхәмәтенә килеп, аларны Нугайга, туганнары иленә озатыр. «Иосыф би Иоанн патшага ярлык арты ярлык юллый, сезне әсирлектән коткару өчен жан атып тырыша».—дип, Нугай илчесе әле шушы көннәрдә генә Сөенбикәнен йөрәгенә сары май тамызган иде.

Үтәмешгәрәй анасының чәчләреннән сыйпый, кулларын үбә.

—Атаен шикелле эре сөякле булып үсәсен, улым, инде алдыма да сыймыйсын,—диде Сөенбикә.

—Зур үскәч, мин сине ак атка атландырып, Казаныбызга алып кайтырмын, анаем,—диде Үтәмешгәрәй,—анда үзебезчә генә сөйләшер идек.

—Рәхмәт, улым, син Казан тәхетенең хак варисы...

—Әллә елыйсын инде,—диде Үтәмешгәрәй,—борчылма, анаем, мин тиз үсәм.

—Күземә керфегем керде ахры, кырыпмы-кыра...

—Анаем, минем синен белән бергә яшисем килә, мин сине бик яратам,— дип Үтәмешгәрәй анасына тагын да елышарак төште.

—Хөрмәтле жәнабе гали, хан каты куллы, кырыс табигатьле була, анае итәгенә тагылып йөрми,—дип инде Сөенбикә улын юатты,—үзең Казанга кайту турында хыялланасын.

Бүлмәгә ясавыл керде. Ул:

—Ханның күрешү вакыты чыкты, аны мөгаллиме көтә,—дип белдерде.

—Анаем...

Үтәмешгәрәй әнисенен кулларына ябышты.

—Анаем...

—Улым, сабырлыгыңны җуйма, сабыр иткән генә морадына җиткән, һәрвакыт Казаныңны исендә тот.

—Анаем, бирмә мине бу чит адәмнәргә, бирмә!

Анасынын кулыннан аерып, малайны бүлмәдән алып чыгып киттеләр.

Әлеге авыр хушлашудан соң шактый вакыт узды. Бу чор эчендә Үтәмешгәрәйнең тормышында кискен үзгәрешләр булды. Хәзер ана фәкать урыс гасәбәләре генә хезмәт күрсәтә. Алар барысы да карабүрекләр, көн-төн православие кануннарын тукыйлар. Үз телен ишетмәгәнгә дә бишбылтыр.

Анае янында булса, барысына да түзәр иде әле. Ә ул килми дә килми, онытты ахры. Юк, юк, Аллам сакласын, анын анае дөньяда бер. Матур да, ягымлы да, йомшак та. Улын бик-бик ярата. Яратмаса: «Үтәшем, Мамышгәрәем»,—дип иркәләп сөяр идемени? Төшенә дә кермәс иде. Бүген дә керде. Бик сәер төш керде аңа бүген.

—Анаем, син үзенә бөтенләй охшамагансың, кем кыерсытты, әйт,—диде ул батыраеп,—мин аны...

—Улым, мина хәзер ике дөнья—бер кәнди,—диде Сөенбикә төксе генә.

—Минем янга да килмисен...

—Менә килдем бит инде...

—Бу төш кенә ич, анаем!

—Төш ни, өн ни...

— Мин синең Үтәмешен түгелмени инде, анаем!

Сөенбикә улының бу йөрәк өзгеч сагышлы тавышын ишетмәде, күктә ниндидер каракош пәйда булды. Анасы куркынып читкә тайпылды. Тик сон иде инде, каракош таш сыман жиргә атылды...

—Бәхил бул, улым, Үтәшем...

Анасы әлеге сүзләрне әйттеме, әйтмәдеме, Үтәмешгәрәй ачык кына хәтерләми, бу вакытта уянган иде инде ул. Төш юрау да бала шөгыле түгел, шулай да әлеге төш анын юксыну, сагыну хисенә яна дулкын өстәде. Уйлары гел анае турында гына: нигә хәсрәтле иде ул, нинди каракош сагалый иде аны? Шуна күрә атакайнын вәгазьләре дә башында калмый.

...Амвросий алдында кичекмәстән малайнын анасына булган шушы илаһи хис кыясын чатнату, аннан сон чәлпәрәмә китереп ваклау, тузанга әйләндерү, жилгә очыру бурычы тора. Митрополит каршысына басканда малайның җаны да, тәне дә элекке богаулардан азат булырга тиеш

—Сизеп торам, синен анаенны күрәсен килә, шулаймы?—дип. шәкертенең башыннан сыйпап алды ул,—белсәң икән, туганым, теләгенне мин чын күңелемнән хуплыйм

—Әйе, атакай, анаемны бик тә күрәсем килә,—диде Үтәмешгәрәй,—мин аны бик юксынам.

Амвросий учларын-учка йомарлап күкрәгенә куйды да күзләрен күккә терәп, догага талды.

—Ходайдан син туганыма түземлек вә сабырлык бирүен үтенеп ялвардым,—диде ул гыйбадәтен тәмамлагач,—ишетте, туганым, ишетте

—Рәхмәт, атакай, төшемдә анаем да сабыр булырга өндәгән иде,—диде Үтәмешгәрәй,—мин сине бик хөрмәт итәм

Бу сүзләр хак иде. Амвросий бервакытта да тавышын күтәрми, кимсетми, җаена гына килеп тора. Игътибар белән тыңлый, хаталарын түземлек белән төзәтә. Әле дә шифалы кулларын Үтәмешгәрәйнең җилкәсенә салды, ана ничектер жинел, рәхәт булып китте.

—Туганым,—диде Амвросий ана туп-туры карап,—үзен дә шаһит, әле генә Тәңредән фатиха алдым, күңелсез хәбәр җиткереп күрексез буласым килмәсә дә, мәжбүрмен..

Ул тирәннән сулыш алып, тынып калды.

—Тыңлыйм, атакай,—диде Үтәмешгәрәй,—Тәңре фатихасы—изге фатиха.

—Синең анаең Сөенбикә ханбикә белән очрашып күрешү мөмкинлеген бетте, туганым

Үтәмешгәрәй башта бу сүзләрнең асылына төшенми торды, ә икенче мизгелдә йөрәге сызланудан бөгелеп төште.

—Ничек бетте, атакай?

—Туганым, ханбикә үзе очрашуны теләми,—диде Амвросий,—Ходай сабырлыгыннан аермасын...

Үтәмешгәрәй өзгәләнеп кычкырып җибәрде:

—Бу дөрес түгел, атакай!

—Сөенбикә ханбикә Касыйм ханы Шәехгалигә кияүгә чыкты, шуна күрә син теләгәнчә христиан динен дә кабул итә алмый,—дип тыныч кына аңлатма бирде Амвросий,—ул синнән ваз кичте Бер яманның бер яхшысы, ди. алай бик бетерешмә, олуг кенәз сине тулысы белән үз канаты астына ала...

—Атакай, син ялган сөйлисең, анаем мине ташламас, ул мине ярата Мин дә аны яратам Ялган

Үтәмешгәрәй җиргә ятып, үлән тамырларын тырный-тырный үкереп еларга тотынды. Аннан сон кисәк кенә сикереп торды да бакчанын аргы очына таба йөгерде. Ерак китә алмады, карабүрекләр юлына аркылы төште. Аларга да тиз генә бирешмәде әле, яралы арысландай үзләренә ташланды: тешләде, тибенде, сукты, кычкырды...

Марсель өчен ак җәймәле көн туды. Аяклары җиргә дә тими, очып кына йөри. Шулай булмыйча, нинди ләззәтле төн насыйп итте бит ана Ходай. Ә алда әле күпме бәхетле мизгелләр көтә.

Шундый ашкынулы, дәртле хисләр шаукымында ул Татлиның ишеген шакыды.

—Букетыгызны вазага куегыз, мин хәзер җитешәм,—диде княгиня битараф бер ваемсызлык белән.

Марсельнең кайнар хисләре бозга әйләнде. Кичәге гүзәлкәйдән тузан бөртеге дә калмаган иде, әйтерсең лә алыштырып куйганнар.

—Әллә бер-бер хәл булдымы?—дип сорады ул гаҗизләнеп,—мин...

—Сез соңладыгыз, мьсё,—диде Татли аны тыңламыйча да.—без бу вакытта Василий Блаженный храмында булырга тиеш идек инде, белегез, минем һәр минутым исәптә.

Марсель югалып калды, чөнки храм турында да, экскурсия турында да оныткан иде. дөресрәге, ул үзен һаман җиде кат күк өстендәге кебек хис итә иде. Княгиняның катгый сүзләре аны җиргә төшерде.

—Хәзер, хәзер, барысын да рәтлим,—диде каушавын баса алмыйча.

—Зинһар өчен тизрәк кыймылдагыз, мьсё, мин төгәллекне яратам.

Эш машинага утыру белән үк башланды.

—Үтәмешгәрәйнең храмда җирләнүе аңлашыла,—диде Татли,—Ходайкол ни сәбәпле патшалар рәтендә урын алган, шуны шәрехләгез әле, мьсё.

—Ходайкол бәк хакында мин ... теге ... сезгә берникадәр мәгълүмат биргән идем инде, мадам,—дип тотлыга-тотлыга сөйләп китте Марсель,— Ибраһим ханның вафатыннан соң тәхеткә аның тәүге җәмәгатеннән туган баш баласы—Илһам шаһзадә утыра. Йомшак холыклы, булдыксызрак кеше була ул. Кәеф-сафа корырга ярата. Руслар шул халәтендә әсир дә итәләр үзен. Олуг кенәз Василий анасы Фатыйма—Солтанны, туган энесе Ходайколны, башка якыннарын сөргенгә сөрә. Күп тә үтми. Илһам хан фани дөнья белән хушлаша, ә Ходайкол бәк православиегә күчәргә теләк белдерә.

—Мине күбрәк бәкнен жәсәде ни сәбәпле храмга куелуы кызыксындыра,— диде Татли иреннәрен бүлтәйтеп,—бик буталчык сөйлисез.

Марсель төкереген йотып куйды.

—Василий патша Петр Ибрагимовичны кенәз дәрәҗәсенә күгәрә һәм ана үзенен Евдокия исемле сенлесен ярәшә,—диде ачу катыш,—туганлашалар. Шулай итеп, Петр Ибрагимович патша гаиләсенә керә, олуг кенәз вазифасын башкарган чаклары да булгалый...

—Менә хәзер бераз ачыклык керде, мьсё,—диде Татли,—моннан ары кәефемне бозмагыз, сезнең аркада бүген йөземдә ике өстәмә сыр хасил була язды.

—Сүз бирәм, княгиня.

Марсель юл уңаенда Кызыл мәйданны күрсәтеп, үзенен абруен акламакчы итте, машинаны ГУМ кибете янындагы бер тыкрыкта туктатты. Тик ярарсын мадамга, көт

— Мьсё. без Мәскәү чүплекләре буйлап экскурсиягә чыктыкмы әллә?— дип борынын җыерды.

  • Княгиня, без чынында да экскурсиягә чыктык, беренче обьект— Кызыл мәйдан,—диде Марсель тавышын күтәрә төшеп,—моннан кул гына сузмалы.

Татли керфек астыннан гына ана күз төшереп алды.

—Шул үләксә оясы гына җитми иде.

—Ихтыярыгыз, княгиня, тәкъдим—миннән, кире кагу—сездән.

—Храмга!

Василий Блаженный храмы Мәскәүнен бүгенге архитектурасына ябышып бетми, ямаулык сыманрак булып аерылып тора. Әмма затлы ямаулык, бизәкләре генә дә нинди, карап туймассын.

Ирексездән Татлинын күз алдына Notre—Dawe de Paris соборы килеп басты. Хәлбуки, алар арасында бернинди уртаклык та юк. Париждагы храм Француз готикасының башлангыч чорына карый. Мәскәүнеке аннан ике- өч гасыр соңрак төзелгән Шулай да, охшашлык бар, бу охшашлык—тарих! Һәр икесе—тарихи һәйкәл.

—Мәскәү өчен Казанны буйсындыру яшәү белән үлем тарткалашына тиң булган күрәсең,—диде Татли,—югыйсә, шушындый Жинү символы корып куймаслар иде.

—Рәхмәт, княгиня, сез дә рус сәясәтенең асылына төшенә башладыгыз,— диде Марсель. Аның үпкә-ризасызлыклары да тоныкланып калгандай булды.—Мәскәү аннан соң да күп жинүләр яулаган, күп жирләрне, күп халыкларны басып алган, тик берсе хөрмәтенә дә башкалада храм төзелмәгән.

—Дөрестән дә,—дип гажәпләнде Татли,—монысына, мөгаен, минем башым җитмәс иде, бик урынлы, һәм дә саллы дәлил.

Храмда аларны экскурсовод көтеп тора иде инде. Өлкән яшьтә булса да мөлаемлыгын җуймаган бу ыспай, төз гәүдәле ханымны Татли шундук үз итте. Марсельгә исә, киресенчә, ошамады, купшы күркә, дип бәясен чыгарып куйды. «Бу храмда безнен данлыклы олуг милләттәшләребез җирләнгән»,—дип әңгәмәне үз кулына алырга чамалап караса да, экскурсовод аны бер селтәнүдә өзде.

—Гафу, белүемчә сезнекеләрнең урыны Казанда, әфәндем, Покров соборы, ягъни дә Василий Блаженный храмы исә рус дәүләтенең ин күренекле шәхесләрен генә сыендырган,—диде ул сүзләренең хаклыгына тирән ышанган хәлдә,—Александр Сафакиреевич шуларнын берсе. Ин яше.

—Мадам, ул серле үлемнен сәбәпләре сезгә мәгълүм түгелме.’—дип, инде Татли әңгәмәгә кушылды.

Сорауны ошатты булса кирәк, экскурсоводның нәзек кашлары уйнаклап алды.

—Тәгаен генә әйтә алмыйм, княгиня, шулай да фарахтар бар,—диде ул күзләрен очлайтып,—сәламәтлеге ташып торган егерме яшьлек дәүләт әһеленен үлеме жә переворот, жә хатын-кыз белән бәйле булырга тиеш, һәрхәлдә, ул чорда югары даирәдә бу гадәти хәл булган—безнен очракта переворот үзеннән-үзе төшеп кала, чөнки Иван патшаның ин көчле чагы Шуңа күрә көн тәртибенә икенче вариант килеп баса

  • Мина калса, сез проблеманы чамадан тыш гадиләштерәсез,—дип бәхәскә керде Марсель,—фаҗигане тормыш-көнкүреш кысаларына гына кертеп калдыру һич тә үзен акламый. Минемчә, бу сәяси үлем

—Дәлилләрегезне китерегез, әфәндем,—диде ханым,—тарих фактларга нигезләнә, хисләргә түгел.

—Фактларга да жан җылысы өрергә кирәк шул.

Экскурсоводның йөзендә каһкаһәле елмаю чаткылары кузгалып алды —Әгәренки үзегез әйткән жан җылыгыз булса, әфәндем, сез Александр
Сафакиреевичнын тормыш юлын, бернинди ак таплар калдырмастай итеп, инде әллә кайчан бөртекли-бөртекли өйрәнер идегез. «Храмда безнең данлыклы милләттәшләребез җирләнгән», дип күкрәк сугу ансат ул, эш күрсәтү авыр.

—Браво, мадам, сезнең белән тулысынча килешәм.—Татли кулларын чәбәкләде,—татар галимнәре ике генә өлкәдә уңышлы эшли: беренчесе— зарлану; икенчесе—Мәскәүне сүгү.

Марсель телсез калды.

—Сөенбикә ханбикәнең тормышы да урыс тарихчыларының тасвирламасында гына яши, татар галимнәре Херасковка да, Глинкага да, Карамзинга да, Соловьевка да, бигрәк тә алар тәнкыйтькә тоткан монах Иоанн Глазатыйга да һичнинди яналык өстәмәде. Аларнын версияләре, мадам, сез дөрес билгеләп үткәнчә, нигездә гөманлауга, фаразлауга корылган.

Марсель телсез килеш тә таң калды. Күр, княгиня урыс-татар тарихыннан шактый хәбәрдар икән ләбаса, юри генә белмәмешкә салына икән.

Экскурсовод Татлинын фикерен тагын да үткенләндерде:

—Мисырлар, әнә, Клеопатраның, французлар Жанна Д, Аркнын тәрҗемәи хәлләрен еллап, айлап кына түгел, көнләп-сәгатьләп тәгаенләгәннәр,— диде,—һәммә халыкның тарихы аның шәхесләренә бәйле. Татар халкын күтәрәсегез килсә әгәр, шәхесләрегезне барлагыз,—диде.

Храм белән танышу ике сәгатьтән артык дәвам итте. Экскурсовод йомшарып китеп, хәтта Үтәмешгәрәйнең табутын фотосурәткә төшерергә дә рөхсәт бирде.

—Мьсё, сез мадамга үпкәләргә тиеш түгел,—диде Татли музейдан чыккач,—мина калса, ул тулысы белән хаклы.

—Акыл өйрәтергә сез барыгыз да ясап куйган кебек,—диде Марсель,— башта татар булып яшәп карагыз әле, княгиня, үпкәләргәме-үпкәләмәскәме икәнен менә шунда тоярсыз.

Татлины да бу сүзләр битараф калдырмады, иртәнге төкселегенең пәрдәсен ачып, киеренкелекне йомшартмак итте.

—Мьсё,—диде сөрмәле күзләрен майландырып,—барча татар ир-егетләре дә шаһинәләренә карата шулай битарафмы, әллә сез бердәнбере генәме?

Марсель исә уе белән һаман музейда иде. Музей хуҗабикәсенең уктай очлы репликалары аны тәмам чыгырдан чыгарган иде. Татар тарихынын хәле дөрестән дә кызганыч. Ул әле һаман урыс тарихынын койрыгында өстерәлә. Берәр чиге булырмы моның? Нәкъ шагыйрь әйткәнчә:

Татар юлы әйләнгеч.

Татар юлы болгавыр.

Татар юлы җиңел түгел,

Татар юлы бик авыр.

Тартып бара тарихын,

Тугарылып, җигелеп...

Җиңел булсын кайдан килеп, Җиңеп кара, җиңелеп!

—Гиннесс китабына кертергә лаеклы туң йөрәк сез, мьсё,—дип, Татли Марсельне үзе култыклап алды,—анда, мөгаен, мүк үскәндер.

Амвросий әлеге хәлләрдән сон шәкерте белән бер атнадан соң гына очрашты. Ана кадәр Үтәмешгәрәйгә тулы ирек бирелде, аны берәү дә бимазаламады, кайгысы белән йөзгә-йөз калдырдылар.

Ьаман игътибар үзәгендә кайнарга күнеккән зат өчен ялгызлык үзе бер җәза булса, шәхси борчылулар да килеп кушылгач, ул жәза түзә алмастай сагышка әйләнә икән. Үтәмешгәрәй сары йоккан кеше сыман төссезләнде, йөзендә борыны гына утырып калды. Амвросийны күргәч чак елап җибәрмәде

—Атакай, мин сезнең алда бик гаеплемен. үз-үземне тота алмадым.— диде,—түбәнчелек белән гафу үтенәм...

—Үткәннәрне онытыйк, туганым,—диде Амвросий,—минем үземдә дә гаеп зур, хәбәремне ышандырырлык дәрәҗәдә җиткерә алмадым. Сөенбикәнен яраткан кешесе белән никахлашуы һич тә гөнаһ түгел. Тәнре парлыларны хуп күрә. Бәхетнен күзе сукыр анын, туганым, үпкә тотмыйк ханбикәгә.

Үтәмешгәрәйнең бит сеңерләре оешып катты.

—Атакай, минем Сөенбикә ханбикә тоткан диндә бер генә көн дә каласым килми,—диде ул яман усаллык белән,—тизрәк чиркәүгә алып кер, мин әзер!

Амвросий күз очлары белән генә көлемсерәгәндәй итенде. Ул көлгәндә дә тавышын чыгармый, ияк очлары белән генә елмая белә. Йөргәндә дә аяк очы белән генә йөри, янына килеп басканын абайламыйча да каласын, еланнан да саграк кылана.

Шатланырга нигезе дә бар иде, билгеле. Өч-дүрт ай эчендә киребеткән кыргый хан аламасын тәмам үзенә каратты лабаса. Малай ана хәзер тулысынча ышана иде. Моңа кадәр үк муенына тәре тагарга ризалашкан иде анысы. Тик бу әле адымнын яртысы гына. Сафагәрәй хан каны янә дөньяны бутамасынга Ана белән Баланы мәнге килештермәслек рәвештә дошманлаштырырга кирәк иде. Әлеге авыр бурыч та үтәлде дияргә була. Бу дәвамлы гамәл. Әмма орлык салынды, шытымы да көттермәс, шәт.

—Мин сине котлыйм, туганым. Тәңребез дога-үтенечләребезне ишетте, аңыбызны ачты,—дип. Амвросий малайның кулларын кысты.—Раштуа көннәрендә Иисус Христос гаиләсенә керү үзе бер изге гамәлдер.

Үтәмешгәрәй 1553 елның сигезенче гыйнвар көнендә Үтәмешгәрәй булудан туктады. Бу көн анын күңелендә ниндидер хыялый төш кебек кенә уелып калды. Ул тоташ бәйрәм тамашасыннан гыйбарәт иде. Әкияти затлылык, әкияти купшылык. Һәммәсе алтын-көмешкә, асыл ташларга төренгән, киемнәр ялык-йолык килеп тора. Һәр тарафта шат авазлар: котлашу, кочаклашу, үбешү. .

Урыс кәеф-сафа сөрүгә маһир халык, шаулы бәйрәм анын канында.

Беравык шушы зиннәтле мохиттә Үтәмешгәрәй ниндидер эчке бетерешү белән калтыранып китте: ул монда артык кашык түгелме? Әлеге ялтыравыклы адәмнәр аны мыскыллап көлмиләрме? Ул чак кына: «Анаем. коткар мине, анаем».—дип кычкырып җибәрмәде.

Амвросий, гадәттәгечә, шешәдән генә чыккан җен шикелле нәкъ кирәк чакта шәкерте янында иде инде. Ул аны төркем эченнән читкәрәк алып чыкты.

—Туганым, тиздән, бик тиздән син дә изге православие агачынын җимешләренә күркәм иш будырсын,—диде

Алар татлы төтен исе аңкып торган шушындый ук затлы, әмма кечерәк гыйбадәтханәгә керделәр. Монда тыныч иде. Малай янә күндәм ялагай кочеккә әверелде. Сихере көчле иде атакайның.

Кемнәрдер Үтәмешгәрәйнең җилкәсенә озын җилән салды, очлы башлы бүрек кигезде. Митрополит Макарий каршысына китереп бастырганда анын урыс кавеме малайларыннан бер аермасы да юк иде

— Гәүдәңне төз тот. бөкреңне чыгарма,—дип. атакай соңгы күрсәтмәләрен бирде.

Чиркәү хоры тынгач, митрополит вәгазь сөйләде. Аннан сон алтын савыттан Үтәмешгәрәйнең йөзенә кечкенә пумала белән догалы су чәчрәтте, колагына яна исемен пышылдады.

Үтәмешгәрәй уяулы-йокылы хәлдә иде. ни кушсалар, шуны үтәде: «бар» дисәләр барды, «тукта» дисәләр туктады. Күпме көч түкте шунын өчен урыс чиркәве! Жиде яше тулар-тулмас бала гына ич әле ул.

Зиһене Мәскәү елгасына чумдырып алгач та шактый вакыт ачылмый торды әле, хәтта чукындыру атасы архиерей Савва Крутицкийнын сузылган кулын да күрми торды. Ә учында тәре иде. «Үп, үп»,—дип пышылдады Амвросий.

Рухани ул тәрене анын муенына элде.

—Раб божий, Александр, син хәзер хак христиан, православие чиркәвенең хакыйкый әгъзасы. Котлыйм.—диде митрополит—ошбу изге исемне аклавына өметем зур. С богом!

Александрны, жылы толыпка төреп, шәпле атлар жигелгән купшы чанада Кремльгә алып киттеләр. Аны анда олуг кенәз Иоанн Васильевич көтеп тора иде.

Иоанн патша Александрны тин дәрәжәдә кабул итте. Ул бу какча гәүдәле, житди йөзле, үз яшеннән күп зиһенле әсир малайны ярата иде. Язмышлары охшаш булгангадыр, мөгаен. Дөрестән дә, һәр икесе дә өч яшьтә атасыз калды. Өч яшьтә икесе дә тәхеткә утырды. Алар өчен ил белән васый сыйфатында аналары хакимлек итте. Сигез яшькә житкәч. аналарын да югалттылар. Ятимлек патшаларга да авыр яра.

—Әйдә, уз, хан, синең өчен бик шатмын,—дип тәхетеннән үк төште,— киләчәктә дәүләтебезнең ин батыр, ин турылыклы каһарманы булырсың дип ышанам. Бүләгем дә мәгънәле. Ул шушы эчкерсез теләкләремнең тутыкмас вә күгәрмәс көзгесе.

Воевода Воротынский тантаналы төстә Александрга кынысы алтын- көмеш, асыл ташлар белән бизәлгән кылыч китереп тоттырды.

Иоанн эчтән генә елмаеп куйды. Монын мәгънәсе тагын да тирәндәрәк. Казанның бу элекке ханы, хәтта сулар кирегә агып, риваятьләргә генә хас могҗиза белән татар дәүләте торгызылтан очракта да тәхеткә дәгъва итүчеләрнең исемлегенә дә кертелә алмый. Мөселман дәүләтендә Жу чи династиясенә караган мөселман аксөяге генә идарә хокукына ия. Урыс патшалары әлеге хәлдән бик оста файдаланып килделәр, шул юл белән күп кенә дошманнарын тәхеттән читләштерделәр.

Шушы ук көнне Казан тәхетенә Сөенбикәнен атасы Йосыф би утырткан соңгы хан Ядкәр—Мөхәммәд галиҗәнаплары да гомерлеккә реаль ханлыктан ваз кичте. Митрополитның:

—Үз теләген белән кабул итәсенме христиан динен? дигән соравына чиркәү көткән җавапны бирде.

—Мин Христосны яратам, Мөхәммәд пәйгамбәрне күрә алмыйм,—диде. Ләкин үзе борчуда иде. Чөнки Иванны чик дәрәҗәдә мыскыл итеп, Шәехгалине төрле әшәке сүзләр белән сүгеп, христиан динен хурлап язган әшәке эчтәлекле язуы патша кулында саклана иде. Кичерерме-кичермәсме? Кичермәсә—сөрген!

Иоанн аны кичерде. Алай гынамы, бу унтугыз яшьлек егеткә бик дәрәҗәле бояр кызын ярәште, хан дигән исемен калдырды. Ядкәр—Симеон үз-үзеннән. тормышыннан канәгать хәлдә урыс җирендә кыска, әмма дә бәхетле гомер кичерде.

Кунак ашы кара-каршы, ихтирамга ихтирам белән җавап бирү фарыз.

—Хөрмәтле православный падишаһ Тәнре сиңа һәрвакыт дошманнарыңны жинәргә ярдәм итеп килә,—диде Александр рәхмәт-сәламнәрен
ирештергәннән сон,—һаман шулай булсын. Кызганыч, бүләгем генә юк, чын күңелемнән тәкъдим иткән булыр идем.

—Син үзен бүләк, хан,—диде Иоанн,—мөмкинлекләр дә тудырырбыз, балигълык яшең җитүгә, берәр шәһәр багышлармын. Бүгенге көннән ин якын туганым хокукында даирән белән Кремльдә яши башларсың.

Александр тезләнеп, патшаның чабуын үпте.

—Падишаһ, мин сина турылыклы хезмәт итәргә ант эчәм,—диде.

—Хан, дөресен генә әйт әле, син Казанны буйсындыруыма нинди мөнәсәбәттә торасың,—дип, Иоанн Александрга текәлде.

Патша үзенен шундый кармаклы сораулары белән еш кына якыннарын авыр хәлгә куя. Дөрес, шаяру, уен-көлке кабыгына төреп бирә ул аларны. сынап карау өченгә. Әмма анын акылы үзе белән, кайчан бу «шаяртулар» фаҗигага әверелә. Әнә, Афанасий атлы бояр белән булган хәлләрне әле булса искә алып сөйлиләр, хәлбуки аңа инде ел ярым вакыт үткән.

Кемдер үчлек белән чаккан, имеш. Афанасий ураза вакытында итле ризык ашаган. Тәкъва зат буларак, Иоанн үзе дини йолаларны бөтен шартларын туры китереп тота. Аның ярты гомере гыйбадәтханәдә үтә. Бу яктан да күпләргә үрнәк. Иртәнге сәгать дүрттә ул инде догага оеган булыр. Казанга яу чапканда да үзе белән берничә күчмә чиркәү алып барды

Афанасийга патша әйтә:

—Русьта шундый йола яшәгән: кешенен алдашу-алдашмавын белү өчен аны кайнап торган дәрьяга ташлаганнар. Бата икән, димәк, хаклы. Йөзеп чыкса—ялганчы. Сине дә хәзер сынап карыйбыз.

—Падишаһ, һәр ике очракта да үлем көтә ләбаса,—ди бояр,—мәгънәсе.

—Мәгънәсе шунда, бояр, баткан бәндә Ходай каршында да, патша каршында да саф исемен саклап кала,—дип туктата аны падишаһ,—чын христианнарча изге гамәл.

Афанасий дәрьядан йөзеп чыга, билгеле, егерме өч яшьлек егет күрәләтә батып үлмәс бит инде. Иоанн белән бергә уйнап үстек, әшнәләр идек, эш шаяртудан узмас дип уйлый, күрәсен. Ләкин сүзендә тормаган патша патша була димени. Кизәнгәнсең икән инде—сук!

Ялганы өчен боярны барлык кагыйдәләргә туры китереп җәзага тарталар.

Залдагылар ирексездән шушы гыйбрәтле вакыйганы хәтерләренә төшерделәр. Чөнки сорау искиткеч четерекле иде. Күзләр Александрга төбәлгән. Ә ул шаккаттыргыч җавап очырды.

—Рәхмәт, падишаһым, Мәскәүгәалып килеп, мине кимсегүле ярлыкларга кул куюдан коткардың,—диде.

Иоанн шаркылдап көлеп җибәрде. Ана ияреп башкалар көлде.

—Акыл яшьтә түгел, акыл башта,—диде Иоанн кешеләр көлеп туйгач,— хан моны тагын бер мәртәбә раслады. Анын авызыннан чыккан сүзләрнен нигезендә тирән хаклык ята. Минем Казанга йөрүем һич тә басып алу максатыннан булмыйча. Тәңре тарафыннан анда хакимлек иткән адәм актыкларының начарлыгы өчен җибәрелдем. Начарлыкны фәкать христиан дине генә бетерә ала. һәм христиан дине алдагы чорда барча кыйтгаларга да таралачак. Ошбу илаһи бурычымны мин җиренә җиткереп үтәячәкмен!

Зал әлеге ашкынулы нотыкны бердәм рәвештә күтәреп алды.

—Син Тәңренең җирдәге хак илчесе!

—Христиан дине өчен җаныбыз да жәл түгел

—Үлем басурманнарга!

Иоанн тагын да әсәрләнеп китте. Ул яшьләргә хас булганча, максималист иде. Даирәсенә дә, үзенә дә күп очракта акланмаслык югары таләпләр куя. Мактауга да саран. Ә бу юлы теле элмәктән ычкынды

—Сез Христос өчен фида булучы беренче кешеләребез,—дип мөрәжәгать итте ул мөритләренә,—бу заманда сезнен кебек батырлык күрсәтүче һичкем юктыр. Сез икенче македониялеләр, борынгы жинүләрнен батыр гаскәрләре, бу эшегез белән Дон елгасы янында Тәнресез Мамайны җиңүчеләргә охшыйсыз. Дан! Дан! Дан!

Иоанн Александрга элек тә ошый иде. Ә бу манзаралардан соң ул ана башы-аягы белән гашыйк булды, һәр сүзен, һәр хәрәкәтен, һәр мимикасын күңеленә иңдереп калырга тырышты. Менә нинди кыю, тәвәккәл, юмарт вә үжәт кеше ул бөек падишаһ!

Александр яна халәтенә дә тиз күнекте. Хәзер ул Кремльдә яши, ашаганы- эчкәне патша өстәленнән. Иоанн аны еш кына үзе белән гыйбадәтханәгә дә алып йөри.

Акрынлап элекке тормыш, элекке кешеләр онытылды, хәтер жебе киселде.

Билгеле, анын сарай иерархийсендә биләгән урыны белән килешмәүчеләр дә хәтсез иде. Тик патшага ризасызлык күрсәтү жилгә каршы төкерү белән бер, шакшысы үзеңә төшә. Шуңа күрә авызыңны йозакта тоту хәерлерәк, һәрхәлдә, иелгән башны кылыч кисми Шулай да, эшне астыртын саклык белән йөрткәндә элекке Казан ханынын гына түгел, мөнәүәр затларның да ашларына таракан коярга бик мөмкин.

Воевода Михаил Воротынский шундыйларның берсе иде. Ул үзенен хаклыгын бөртек тә шик астына куймый. Ник дигәндә, кенәз Казан кампаниясендә турыдан-туры катнашып танылу алган сәргаскәр Шәһәрнен алынуы, күп байлыкларның кулга төшерелүе турында беренче булып патшага ул җиткерде. Иоанн шатлыгыннан анын күз алдында: «Тәнренен бу көне куана торган изге көн»,—дип елап җибәрде.

Патшага тантаналы шартларда Казан ханынын таҗын, таягын, ялавын тапшырды.

—Бөркетләренә әйт, каланы өч көнгә җиңүчеләр кулына тапшырам,— диде Иоанн.—теләгәнегезне кылыгыз!

—Без. галиҗәнап, синен мәсләгеңне үтәп, жиде яшьтән өстен барлык ир-атларны да кырып бетерәчәкбез!—дип сүз бирде воевода.

—С богом!

Бу аяусыз орышта Воротынский бик күп коралдашларын югалтты. Ул каһарманнарның батырлыгы онытылырга тиеш түгел. Ә монда тар-мар ителгән дәүләтнең әсир ханына баш ияргә туры килә. Егылып үләрлек хәл.

Воеводаның татарны күралмавы шул дәрәҗәгә җиткән иде ки, үзенә фарыз түгелне улы кенәз Алексей җилкәсенә ташлаудан да тайчанмады. Бу иң фаҗигасез юл иде: бала ни кыланмас, ана гаеп ташлау урынсыз гамәлдер. Хәер, атасына күрә баласы. Алексей үзе лә зурга омтылып яшәүче үжәт зат. кулыннан килмәгәнне теше белән булса да өзә торганнардан.

Александр шулай ук үз бәясен бик яхшы белә, ана кемгәдер ярау, яраклашуның һич тә хаҗәте юк.

Кремль мәктәбенең ике яшь талибы арасындагы көндәшлек бер-берсе белән ачыктан-ачык бәйләнешүгә кадәр барып җитә башлады. Ә жае чыгып кына тора. Әле бүген дә чәкәләшеп алдылар. Бәхәс җайдак осталыгы серләренә өйрәнү дәресендә кабынды.

—Ат ничә яшьтә ат була?—дигән сорау куйды мөгаллим.

Укучы малайлар: «Син әйт тә, син әйт»,—дип берара төрткәләшеп алдылар.

Сорау авыр иде. Александр да уйга калды.

Атае аны бишектән төшүгә ияргә менгерде. Тәүге атландыруда ук, ханны шатландырып, тезгенгә чат ябышты ул. Еш кына ат өйрәтү манзарасын карарга алып баралар иде Шаһзадәнен тәпи йөри башлауга ат арасында әвәрә килүен якыннары яхшыга юрый иде. Бүләк атлары да ишәйгәннән- ишәя барды.

Аның хатирәләрен бүлеп, кенәз Алексейның жавабы яңгырады:

—Өч яшьтә,—диде ул ныклы ышаныч белән,—өч яшькә җиткән атны гаскәргә бирергә ярый.

Нәкъ шушы мизгелдә Александрның хатирәләре дә шытым бирде. Ниндидер могҗиза белән күңел төбендә остазынын: «Биле билтәк бишле айгыр, алтысында ат булыр»,—дигән такмагы уелып калган икән.

—Ат алты яшендә ат була!

Алексейның күзләренә мыскыллы очкын кунды.

—Өч яшьтәге ат ат булмыйча сыер булсынмыни?—дип хихылдады.

—Өч яшьлеге кунан,—диде Александр.

Әйтте дә үз сүзләренә үзе шаккатты. Белгән-кулланган сүзе түгел, димәк, остазы авызыннан колагына кереп калган.

—Әйе. өч яшьлек атны дала якларында кунан дип йөртәләр,—дип шәрехләде анын җавабын мөгаллим,—беләсен икән, малатчина.

—Белмичә, ул бит дала кыргые, басурман, хи-хи-хи...

Алексей учларын дуңгыз колакларына охшатып йомарлады да, чигәсе тирәсендә селкеткәләп торды. Бу ишарәнен мәгънәсе Александрга таныш иде. Урыслар татарларны мыскыл итәселәре килсә, шулай кылана. Ләкин әлеге ишарәнен аңа хәзер бернинди мөнәсәбәте дә юк. Ул—христиан. Йолалары да христианнарча. Жен ачулары чыкты.

—Мин басурман түгел, кенәз,—диде ул сүзләрен бастырып, рәхим итеп гафу үтенегез! Югыйсә, мин патша галиҗәнапларына рәсми үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакмын.

Алексейдан битәр, мөгаллим коелып төште. Бу күнелсез чәкәләшүнең зур низагка әверелүе дә ихтимал лабаса. Ә гаепне анын өстенә аударачаклар, карамагансың, юл куйгансың диячәкләр. Кенәзләргә. боярларга гына ул ни кылансалар, шул килешә

  • Кенәз, зинһар өчен гафу үтенегез, бу хәлнен шаукымы мөхтәрәм атагыз Михаил Тимофеевичка барып ирешсә, яхшы булмас,—диде мөгаллим ялварулы кыяфәттә.

Атасының исеме малайга салкын су койгандай тәэсир итте Анын каты куллы икәнен ул кемгә караганда да яхшырак белә. Аннан сон, кирелегенең воеводага зыян салуы да ихтимал. Озынга сузмау хәерлерәк.

—Борчулы сүзем өчен гафу үтенәм. кенәз,—диде ул теш арасыннан гына.—Ялгышымны таныйм.

Йөрәге исә «үч», «үч» дип типте.

  • Кенәз, падишаһыбыз Иоанн Васильевич гомерлеккә минем хан дәрәҗәмне калдырды, рәхим итеп, чын дөрес саным белән мөрәҗәгать итегез,—дип каныгуында булды Александр

Алексей тирләп чыкты, әмма аның башка юлы юк иде.

Озак та үтми, алар янә эләгештеләр. Монысы су буенда, хәрби уеннан соң булды. Әлеге дәрескә алар бик теләп йөриләр. Чөнки һәрберсенең оста орышчы буласы килә. Билгеле, орышчынын батыр булуы да зарур. Патша өчен. Ватан өчен, православие хакына баш салу үзе бер мәртәбә

Әлегәчә бу уеннарда Алексейны уздыручы булмый иде. Ә бүген, һич уйламаганда, кылыч уенында да, ат өстеннән сонге ыргытуда да Александрга тиңләр табылмады. Сыйныфташлары аны котлап, баш киемнәрен күккә чөйделәр.

—Тырышлыгыгыз өчен рәхмәт, хәзер рәхәтләнеп су коенсагыз да була,—диде остаз,—миннән рөхсәт.

Шул ук мизгелдә бер-бер артлы киемнәр оча башлады, комаяк малайлар тавышы белән тулды. Чыр-чу. Кара халык балаларыннан бернинди аермалары юк, шулай ук кычкырышалар, сикерешәләр, тарткалашалар, бәргәләнәләр...

—Господа, әйдәгез, шәп-шәрә килеш коенабыз!

Алексейның бу дуамал өндәмәсе байчураларнын күңеленә дә хуш килде.

—Ура-а-а!

Сабакташлар минут эчендә анадан тума килеш калдылар, бер Александр гына кыймыйча басып тора. Анын бервакытта да чит кеше алдында шәрә калганы юк: сөннәтеннән ояла. Сөннәте өчен ул кавем-ыруына, ата-анасына чиксез дәрәжәдә ачулы иде.

Алексей исә үчен кайтара алуына куанып бетә алмый. Әнә, күзләре ничек яна.

—Кәлтә еланының киселгән койрыгы урынына янасы үсә бит, хан, борчылма, синеке дә үсәр әле,—дип инде әче теле белән үтергеч һөҗүмгә күчте,—бәлкем үскәндер дә, күрсәт әле, ха-ха-ха!

Малайлар тыела алмыйча көләләр, кайсы эчен тоткан, кайсы комга егылган. Тамаша.

Александрның йөзенә тимгелләр бәреп чыкты. Ул, әлбәттә, түзәргә, котыртуларга бирешмәскә кирәклеген бик яхшы белә. Хакыйкатьне бу даирәдә йодрык белән исбат итмиләр. Тик үзен-үзе тотарлык хәлдә түгел иде инде ул. Бер мизгелдә икеле-микеле уйларын читкә куеп, кыерсытучысының өстенә сикерде. Алексей, билгеле, моны көтмәгән иде, шуңа күрә баштагы мәлне югалып калды. Ләкин аның мул гәүдә-сынында мускуллар да мул иде ахры. Малайлар кенәзне хуплап гөрләшәләр. Александрны исә ачу, кимсенү тота. Бу хисләр аерым очракта хәтта көчтән дә өстен чыга. Һәм ул җаен китереп, рәнҗетүчесен әйләндереп тә салды.

—Кенәз. моннан ары мина карата мыскыллы гамәлләр кылмассыңмы?— диде Александр Алексейның кулларын каерып тоткан хәлдә,—үзем дә сиңа үч тотмам. Килештекме?

Алексей мыш-мыш килә.

—Көтәм, кенәз?

Александр тезе белән анын аркасына кадалды.

—Аһ... аһ... авырта...

—Сүзеңне генә әйт,—диде Александр,—ә килешү-килешмәү синен эш.

—Килешәм,—диде Алексей.

Кунакханә вестюбилендә аларны заманча килбәттә киенгән, килешле буй-сынлы чибәр ханым каршы алды.

—Княгиня, мин сезне бер күз сирпүдә танып алдым,—дип ул озын тырнаклы кулларын сузды.—Алтынга корт төшми, ди халык, сезнең дә аристократ токымыгыз әллә каян кычкырып тора. Ә мин Нәфисә Кирамова булам. «Мәскәү татарлары» клубы җитәкчесе.

—Мина карата әйткән сүзләрегез барыннан да элек үзегезгә кагыла,— диде Татли күптәнге танышын очраткандай,—ихлас.

—Рәхмәт, княгиня, кайсы гына хатын-кызның комплимент ишетәсе килми икән,—диде Нәфисә,—тик аксөякләр белән тиңләшә алмыйм, чөнки гап-гади керәстиән баласы мин.

—Мьсё, ошбу гамәлегез һәртөрле мактауга лаек,—диде Татли Марсель
ягына борылып,—рәхмәт, кыскасы, мин сезне гафу итәм.

—Марсельгә түгел, анын дусты, минем сабакташым Камил әфәндегә тиеш сезнсн рәхмәтегез,—диде Нәфисә көлемсерәп,—шул үтенечне үтәп йөрүем. Күрәм, мьсё, ниндидер жүләрлекләр дә эшләп ташларга өлгергән ахры...

—О-о, анын жүләрлекләрен санап бетермәде генә түгел.

—Ул жүләрлекләр хәзер бермә-бер артачак инде,—диде Марсель,—икәү булдыгыз.

—Без әле тагын бер данәгә артачакбыз,—диде Нәфисә күз очлары белән генә көлемсерәп,—җыеныгыз, ул безне студиясендә көтеп тора инде.

—Кем дип белик әлеге мөхтәрәм затны?

—Җырчы, композитор, һәм дә клубыбызның иң мөхтәрәм әгъзасы. Исеме—Әлфия! Морзалар нәселеннән, княгиня. Ерак кардәше кенәз Мансуров Николай II патшалык иткән чорда меценат буларак таныла. Мәскәүдә Вахтангов театрына нигез салучыларның берсе.

Сылу сылу күренмәс, сөйгән сылу күренер. Бу әйтем Әлфия кебекләргә атап чыгарылгандыр, мөгаен Чибәрлеге күзгә бәрелеп тормаса да, сөйкемлелеге белән теләсә-нинди Чибәркәйгә дә конкурент була ала иде УЛ.

—Матурлык өләшкәндә йоклап калмагансыз, Әлфия ханым,—дип, Марсель аның да салпы ягына салам кыстырырга онытмады.

—Иләк авызның нәрсәсе матур булсын инде,—дип, Нәфисә ахирәтенә күз кысты.

  • Мин үзем дә җырчының авызы зур булырга тиеш дип саныйм,—диде Әлфия канәгать елмаю белән.

—Әлфия ханым, сез җырлаячак җырларның аһәңе хәзер үк йөрәкләрне җилкетеп тора,—дип, Марсель очрашуны асыл юнәлешенә борып җибәрү чарасына керде.

—Безнекеләрне дә бер-ике көн француженкалар белән аралаштырып аласы иде, күрегез, Марсель әфәнденең теленнән бал гына тама бит,—диде Нәфисә,—җырламас җиреннән җырларсың.

Әлфиянең озынча нәзек бармаклары фортепиано телләре өстеннән йөгерешеп узды. Бүлмә эченә йөрәкләрне чеметтерә-чеметтерә ниндидер сагышлы моң таралды.

Сөенбикә ханбикәнең ачы язмышы тәэсирендә язылды бу көй,—дип анлатты Әлфия уен барышында,—артык сагышлы дип әйтүчеләр дә бар, ә үземә ошый. Инде сездән фикерләр көтәм.

Әлфиянең тавышы бизәкле иде. Ул көйнең иң тирәндә яткан аһәңнәренә кадәр үтеп керә, күнел төпкелендәге иң урын хисләрне кузгата иде.

Сөенбикә атым, нугай затым.

Күзем яшьле, юк рәхәтем.

Күрдем михнәт, чиктем газап.

Онытылмый һич хәсрәтем

—Ханбикәнең фаҗигасенә тәнгәл җыр иҗат иткәнсез,—диде Марсель,— котлыйм.

Шулай да күзләр Татлига төбәлгән. Пентатоникага нигезләнгән татар моны күнелен кузгата алдымы? Ә ул сүзен уратыбрак башлады

  • Мин шәхсән классикага мөкиббән,—диде,—шулай да кечкенәдән көнчыгыш музыкасының кабатланмас мелизмы йөрәгемне ярсыта иде Мәсәлән, Салих Сәйдәшевнын «Әдрән диңгез» көен көнчыгыш композиторлык сәнгатенең эталоны дип саныйм...

 

Марсель кулындагы каләмен төшереп хи бәрә язды. Бүген Татли аны икенче тапкыр гаҗәпләндерә иде инде. Каян белә ул Сәйдәшевнын «Әдрән дингез»ен?

—Княгиня, Әлфиянен «Сөембикә» җыры сездә нинди хисләр уятты, бу минутта барыннан да элек шушы мәсьәлә кызыксындыра безне?—дип Нәфисә сорауны тәгаенли төште.

Татли әүвәл кул көзгесенә карап, иреннәренең буявын тигезләгәндәй итенде, кашларын шомартты.

—Хәзерге заман җырларын йөз чытмый гына тынлап та булмый,— диде косметичкасын букчасына урнаштырган арада,—ә Әлфиянекен һич ялыкмыйча азагына кадәр тынладым. Бу—яхшы фал. Мәгънәсен, төшенчәнамәсен менә кабул итеп бетермәдем. Бәлки, бу хакта сүз озынайтып торырга да кирәкмидер?

Татли бүленеп, бүлмәдәгеләргә күз төшереп алды.

—Нишләп кирәкмәсен, бик кирәк,—диде Әлфия күңелсезләнебрәк,— тыңлыйбыз...

—Ихтыярыгыз,—диде Татли,—мин, әйтик, Сөембикә ханбикәне һич тә мескен зат дип әйтмәс идем.—Жә, ничек инде бик күп әдәби әсәрләрнең, сынлы сәнгать әсәрләренең, опера-балетларнын баш героинясы мескен булсын ди? Аны әле бүген дә олылап искә алалар, хәтерен мәңгеләштерү өчен җитди чаралар күрәләр. Сөембикә—татар халкынын дәүләтчелек символы. Ничек кенә сәер тоелмасын, ханбикәгә бәхетне анын шәхси фаҗигасе алып килә. Әгәр ул тәхеттә калган булса, әсир ителмәсә. килер идеме икән бу танылу? Шул чорның Нурсолтан, Үрбәт, Гәүһәршад кебек ханбикә-тәнәкәләре аннан күпкә өстен булганнар лабаса. Урысларда: «За все надо платить» дигән гайбарә бар. Сөембикәгә дә әлеге бәхетле язмышы өчен шәхси бәхетсезлек белән түләргә туры килә. Бу җәһәттән ул һич тә ялгыз түгел. Мисыр патшабикәсе Клеопатра. Һиндстаннын намусы саналган Индира Ганди, Пакистанның азатлык җырчысы Беназир Бхутто, шул ук Жанна Д Арк һәм тагын бик күп мәшһүр шәхесләр тарихта калу өчен хакны гомер бәрабәренә түләгәннәр. Озын сүзнең кыскасы, Сөембикә турында оптимистик җырлар күбрәк тусын иде дигән теләктә калам.

—Афәрин! Чорларны берләштереп куйдыгыз... Княгиня, мин бу тостны сезнен хөрмәткә тәкъдим итәм,—дип урыныннан торып басты Марсель.

Ханымнар иреннәрен бокалга тигезеп алдылар. Әнгәмә исә яна әйләнешкә күчте.

—Шушы көннәрдә генә бер танылган актрисабыз белән корпоратив кичәдә катнашырга туры килгән иде,—дип сонгы яңалыкларын бүлеште Нәфисә,—ипи тотып ант итә алам, валлаһи танымадым. Бу инде без яраткан, без охшарга тырышкан артистка түгел. Тавышы гына үзенеке. Тарихи шәхеснен асылын үзгәртә торган мондый операцияләрнең, ачуым килмәгәе, ни пычагыма кирәге бар? Бу—вәхшилек. Мин, гомумән, пластик операцияләргә каршы.

—Кызма, подруга, тормозына бас,—дип, Әлфия дустынын җиңеннән тартты.—Үзен чибәр булгач та теге... Безнен дә ир-егетләрнең күзләрен кыздырасы килә ич.

—Ир-ат табигыйлекне хуп күрә,—диде Марсель шаяртыбрак,—шуны колагыгызга киртләгез, кызлар. Хәер, княгиня нинди карашта торадыр бит әле?

—Княгиня мьсё белән дә, Әлфия белән дә, Нәфисә белән дә килешә,— диде Татли,—һәркемнең үз урыны, үз шәхси омтылышы. Шушы җәһәттән, үзем дә бер бик моһим гамәлемне сезгә җиткерәсем килә. Әлеге серне ахыргача саклармын дигән идем дә намусым баш күтәрде. Чөнки шушы 60
кыска гына очрашу вакытында да сез ин якын дусларыма әверелдегез. Рәхмәт. Ә дуслардан яшерен сер була алмый.

—Браво, княгиня!

—Әйе, мин княгиня,—диде Татли,—монысы хак,—әмма Юсуповлар нәселенә бернинди катнашым да юк.

Марсельнең йөзе кыйшаеп чыкты.

—Ничек?—диде ул үзен-үзе белештермичә,—син... ягъни сез., ни... сез соң үзегезне княгиня Ксения Юсупова-Шереметьева-Сфиринын кызы Татьяна дип тәкъдим иттегез лә...

—Минем сезгә җиткерергә теләгән серем шушы инде, мьсё,—дип сүрән генә елмайды Татли.

Марсель шаркылдап көлеп җибәрде.

—Шушындый усал шаяру белән шаяртырга ярамый бит инде, княгиня,— диде,—йөрәк ярыла язды ич.

Татли башын чайкап куйды.

—Алайса сез кем сон?—дип ачынып сорады Марсель.

—Мин Тәфкил атлы Казан морзасы токымы вәкиле буламын,—диде Татли,—морза XVI гасыр башында Шәехгали хан белән хезмәттәшлек итә, соңыннан аны Иоанн патша үзенә кодалый. Тора-бара кавем христианлаша. Үктәбер инкыйлабы чорында бабам кенәз Евгений Александрович Тавкилев гаиләсе белән Франциягә күченеп килә. Мин Евгений Александровичның оныгы Татьяна Дюпон.

-Ә-ә...

—Ашыккан ашка пешкән, диләрме әле татарлар, кабаланмагыз, мьсё, кызыксындырган барлык сорауларыгызга да җавап алырсыз,—диде Татли.

—Сөенбикә ханбикә эзләре буйлап сәяхәт итүегезнең максаты нинди сон?—дип үз соравын юллады Нәфисә,—хәзинә артыннан йөрмисездер, шәт?

—Әйе, әйе,—дип күтәреп алды аны дулкынлануыннан чөгендер кебек кызарып чыккан Марсель,—һәм под чужой фамилией...

—Максатым изгеләрдән изге,—диде Татли—мине монда бабамның васыяте йөртә. Ул гомеренең көзендә Сөенбикә ханбикәнең Казаннан куылганнан соңгы тормышы һәм аның шул чордагы якыннары Кәшһәк углан, Йосыф би, Үтәмешгәрәй хан турында «Әлвидаг» исемле мәҗмуга язарга тотынган булган. Ләкин төгәлләргә җитешмәгән, яман чир бугазыннан алган. Ул чакта мин ими баласы гына. Шулай да васыятен яраткан оныгына—княгиня Татьянага багышлаган.

Ни очен «Әлвидаг» дип сорарсыз, мөгаен. Җавабын алдан ук биреп куям Бабам кенәз Тәфкилев мәҗмугасының исемен шәрехләп тормаган. Минем фаразлавымча, бу исем һич тә очраклы рәвештә бирелмәгән. Гарәпләр аерылышканда «Әлвидаг». ягъни «Хуш, сау бул!» дип сәламләшәләр. Гади генә сүз кебек, әмма төбендә тирән фәлсәфә ята. Бу җәһәттә, ул татар халкынын олы фаҗигасенә ишарә.

Сәгате сугып, тотындым мин бу эшкә. Форсаты да килде. Чөнки нәкъ шушы көннәрдә княгиня Ксения Юсупованын Казанда булуы, аны олылап, зурлап кунак итүләре турында бик җентекләп язылган берничә мәкалә кулыма килеп керде Тәвәккәлләдем. Һәм мин княгиня Юсупованын кызы Татьянага әверелдем Әлеге исем белән йөрү мина бик күп ишекләрне ачарга булышты. Әйтергә кирәк, мин бу гамәлемне, мьсё ишарәләгәнчә, җинаятькә санамыйм. Бу фәкать иҗат алымы гына.

—Юсуповалар ни әйтер бит?

Юсуповаларны көйләү авыр булмас, иманым камил, эмигрантлар җиңел

 

татулаша,—диде Татли,—мин, барыннан да элек, Сөенбикә ханбикәнең нугай токымы вәкиле мадам Зөлхәбирә алдында үземне гаепле саныйм. Бу ялганны, ай-һай, ул күтәрә алыр микән? Андый самими, ышанучан, саф күңелле затлар артык хискә бирелүчән була бит. Әмма барыбер анлашу юлын табарга кирәк.

—Белмим, белмим...

—Тәмам пыркырур булдыгыз,—дип, Әлфия утлы күз карашы белән Марсельне куырып алды.—Мәдхия җырларга тиешбез без бу чибәр, кыю, тәвәккәл, булдыклы ханымга. Княгиня, браво!

—Минем әле Касыймга барасым бар, ә маршрутым Санкт-Петербургта тәмамланачак. Мьсё Марсель ярдәменнән ташламастыр, дип өметләнәм,— диде Татли бокалын кулында әйләндергәләп.

Марсель өчен Нәфисә җавап бирде.

—Борчылма, Татли,—диде мут елмаю белән,—мьсё Марсельне хәзер синен яннан куып та җибәрә алмассың. Парижга ук ияреп китмәгәе әле.

Кызга күзе төште Александрның, күңелен ниндидер ярсулы хис биләп алды, йөрәге сулкылдап куйды. Мондый ашкынулы анлаешсыз тойгыны әле аның кичергәне юк иде, каушап төште, үзе дә сизмәстән кул-бармак бияләйләрен әрле-бирле китереп, әле учына йомарлады, әле бармакларына элде. Бу хәлдән аны патшабикә Анастасия коткарды.

—Хан. мин сине үземнең яңа туташым белән таныштырырга телим,—дип, Александрны култыклап алды.—Княгиня Наталья. Княгиняга карата яхшы мөнәсәбәттә булырсыз дип ышанам.

—Хәерле көн. княгиня, сезнең белән танышуыма бик шатмын,—диде Александр һәм кагыйдәсенә туры китереп, фрейлинны башын иеп сәламләде.

Наталья үз чиратында, кабарынкы күлмәк итәкләрен чеметеп кенә тоткан хәлдә, чүгеп куйды. Оялчан иде, күрәсең, керфекләрен дә күтәрми. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки яшь княгиняның җәмәгать алдына тәүге тапкыр гына чыгуы иде бу. Шулай да, гәүдә-сыны инде күрсәтерлек, буе буйга җитеп килә.

Патшабикә үзенә охшаган туташны сайлаган икән дип уйлап куйды Александр. Ә бөек княгиня хур кызына тиң асыл җефет. Үзе чибәр, үзе булдыклы, үзе ярдәмчел. Сарай ханымнары аның кисеп ташлаган тырнагына да тормый. Иоанн белән алар шул кадәр пар килгәннәр иде ки, әйтерсең лә, бер анадан туганнар. Икесе дә күркәм, икесе дә зирәк акыллы, икесе дә ихтирам вә эчкерсез хөрмәт иясе, икесе дә Тәңрегә чын күңелдән бирелгән диндар зат. Иоанн патшаның: «Мин үземне дингә һәм Рәсәй дошманнарына каршы көрәшкә багышладым»,—дигән канатлы сүзләрен Александр һәр догасында олылап искә ала. Ул да православиегә, Рәсәйгә рухи атасы Иоанн шикелле намус белән хезмәт итәчәк.

Анастасия катында Александр әнә шулай гыйбадәтханәләрдә генә була торган илаһи хозурлык кичерә иде. Бүген исә ике арага княгиня Наталья килеп керде. Килеп керде дә, сораусыз-нисез бөтен күңелен биләп тә алды. Ни гаҗәп, мона үзе дә риза-бәхил иде.

Шушы дулкынланган хәлендә ул Петр Серебряныйга килеп бәрелде.

—О-о, минем яшь дустым гашыйк булган, ахры,—диде кенәз һәрвакыттагыча уенын-чынын бергә укмаштырып,—мактыйм, мактыйм... Мина рәхмәтле бул, теге вакытта вәхшиләрдән азат итмәгән булсам, бу бәхетле көннәр, ай-һай, тәтер иде микән?

Серебряный аны үз итә. Ул да ана хөрмәт белән карый. Тик азат итү

турындагы төртмә сүзләре генә косасын китерә. Александр инде күптәннән башка тормышта яши, алда нәрсә булган, монысы ике ятып бер дә төшенә керми. Яратмый ул узганын. Азат итүгә килгәндә исә, кенәз Иоанн патша кушканны гына үтәгән. Шуңа күрә рәхмәтнең ин зурысы—Иоаннга.

—Саулыгыгыз ничек, кенәз, исән-имин генә йөрисезме?

  • Рәхмәт, яшь дустым, саулыгыма зарланмыйм, калганын үзең күреп торасың,диде Серебряный.

Александр шунда гына әңгәмәдәшенең җилкәсенә салынып төшкән ат койрыгыдай озын чәченә игътибар итте. Жәбердә икән ләбаса кенәз! Патша үз даирәсендәге бер-бер югары затка ачуланып: «Күземнән югал!»—дип әйтә икән, шул ук мизгелдә ул җәберле адәмгә әйләнә. Ә жәбер иясенен чәчен кырдырырга хакы юк. Аны бөтен кеше күреп-белеп торырга тиеш.

Серебряный күрекле түрә. Тик патша шундый абруйлы кенәзнен дә ниндидер гаебен тапкан. Нишләмәк кирәк, кем әйтмешли, кояшта да таплар бар.

—Патша гафу тамашасына чакыртты, тәхет залына барышым. Ходай кушып, кара тамгадан арыначакмын,—диде Серебряный. Алар яныннан җәт-җәт атлап, Михаил Воротынский узып китте, ханымасы чүт-чүт җитешеп бара. Нинди таныш буй-сын дип ныклабрак багып караса, күнеле янә сызылып китте. Наталья ич бу. Наталья!

Шунда гына патшабикәнең тәкъдим сүзләре аңына барып иреште: «Воевода Михаил Воротынскийнын кызы . »

Александрның йөрәген гүя телгәләп ташладылар. Шулай булмыйча, княгиня белән дуслашуга бу гаилә, бигрәк тә агасы Алексей каршы булачак. Хәер, бу хакта баш ватырга әле иртәрәктер мөгаен.

Александрның бу нәзакәтле уйларын Серебряный өзде.

—Михаил, нинди дорфалык бу, сәлам дә бирми үтеп киттең?—дип кычкырды ул воеводага.

—Петр, ишетмәдеңмени әле, патшабыз сырхаулап егылган бит,—диде Воротынский башын гына борып,—шунда ашыгам..

Александрның күз алдыннан яшелле-зәнгәрле утлар чәчелеп китте, гүя башына чукмар белән тондырдылар. Бу дөрес хәбәр түгел, андыйларны чир ала димени, аюларны тәпәли торган әзмәвер ич ул Иоанн!

Патша катында кеше күп җыелган иде. Барысы да пошаманда. Төркем- төркем булып оешканнар да. авыздан-авызга гына сөйләшәләр.

—Гөнаһларыбыз күп, Тәңре шул бәрабәргә кайгы-сынауларын җибәрә, мондый олпат хөкемдар туса да йөз елга берәү генә туа,—диде Александрга якынрак төркемдәге кенәз Мстиславский тирән борчылу белән.

«Государьны күмәргә ашыкмагыз, ул әле Рәсәйне данга күмәчәк»,—дип кычкырасы килде Александрның. Кычкырмады, тыелып калды, чөнки әңгәмәдәшләр тагын ни-нәрсә сөйләр—моны белеп тору да зыянга булмас.

—Гөнаһ баштан ашкан анысы,—дип сүзгә кушылды кенәз Шереметьев,— мен дә биш йөз илле икенче елның үктәберендә Псковта булган үләтне генә исегезгә төшерегез. Кан косудан чирек миллион кеше вафат булды ич Новгородта—ярты миллион. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй. Казан вәхшиләре котырына. Арча янә антын бозган.

Патшаның хәле турында тәүге мәгълүматны ирештерделәр. Бизгәк екты, диделәр. Хәле авыр икән Шуңа күрә хәләл җефете, балалары, туганнарыннан кала берәүне дә янына кертмиләр, имеш.

Икенче көнне сарай даирәсе канәгатьсезлеген ачыктан-ачык белдерә башлады.

  • Рәсәй үз патшасының хәл-халәтен белеп торырга тиеш,дип сөрән
    салды окольничий Федор Адашев,урамга күз салыгыз әнә, карга чукыр жир дә калмаган бит. Һәммәсенең чын дөреслекне беләсе килә, һәм алар хаклы!

—Делегация сайларга кирәк,—дип кычкырды кемдер.

Бу тәкъдим тулы яклау тапты. Делегация составына патшаның фавориты саналган Александрны да керттеләр.

Ул бүлмәгә керүгә, бернигә карамый туп-туры Иоаннын ятагы янына узды.

—Государь, үз гомеремне дә бирергә риза, син генә тизрәк аякка бас,— диде аның хәлсез кулларын үбә-үбә.—Рәсәйне ятим калдырма...

Патшаның кәгазьдәй ак бите буйлап күз яшьләре тәгәрәште. Ул шактый бетерешкән иде. Чуалышкан сакал-мыекларына кадәр керпе энәләредәй тырпаеп каткан. Шулай да күзләре якты, яшәү чаткылары сүнмәгән.

—Рәхмәт, туганым,—дип Иоанн,—сүзләрең алтын бәясе. Минем әле Көнбатышта кичектергесез бурычларым бихисап. Литваны, Польшаны, Ливонияне, Курляндияне тез чүктерәсем бар. Бурычлы кеше яши ул.

Александр күреп-тойганны башкалар сиземләмәде. Аларда бүтән кайгы иде. Әнә, юлпыч корсаклы баш дьяк Михайлов ниндидер кәгазьләр белән селтәнә.

—Государь, васыятьнамә язарга вакыт житге дип саныйбыз,—диде ул делегация исеменнән,—ни боерасыз?

—Языгыз,—диде Иоанн ачуы аша,—варисым итеп төпчек улым Дмитрийны билгелим.

Барысы да баскан урыннарында катып калды. Чөнки берәүдә патшанын шулай жинел генә ризалашуына өмет тотмый иде. Димәк, хәле, чыннан да, мөшкел. Бу шомлы тынлыкта Михайловның кәгазьләрен кыштырдатуы баш чүмечен игәүләгәндәй тоела иде.

—Һәм язабыз!—дип тавышын күтәрде Адашев.

Шуннан соң шау-шу башланды. Патшаның сырхавын да оныттылар. Воевода Воротынский олуг кенәзнен васыятьнамәсен яклап кычкыра, Адашов аңа каршы килеп, төкрекләрен чәчә. Хәтта бөек кенәз Владимир Андреевич та патшаның васыятьнамә тәкъдимен хупларга ашыкмады.

—Кем хакына тәре үбеп ант эчәргә ният ит дисез сон алайса?—дип сорады Иоанн. Бу минутта ул Дмитрий Донскойны каһәрләде. Чөнки мәшһүр кенәз. элеккедән килгән гореф-гадәтләрне бозып, олуг кенәзнен канунилыгын хуплау-хупламауны югары катлам боярларга фарыз итеп калдырган, шуның белән башбаштаклыкка юл ачкан.

—Владимир Андреевич ясап куйган патша,—диде Адашев,—кануни тәхет иясе, аталарыгыз бертуган.

—Сез бит барыгыз да миңа, минем балаларыма турылыклы булырга ант иттегез,—диде Иоанн хәлсез тавышын күтәрә төшеп,—бу бит хыянәт!

Озын сакалын сыпыргалый-сыпыргалый күренекле бояр Иван Михайлович Шуйский сүзгә кушылды.

— Государь, без бит сина вә яхут улыңа буйсынудан баш тартмыйбыз,— диде бүлмәне гөрелдәтеп,—Дмитрий әле имчәк бала гына, ә бу Рәсәй белән бөек княгиняның туганнары Захаринь—Юрьевлар идарә итәчәк дигән сүз. Без моңа юл куя алмыйбыз...

Иоанн кулын селтәде. Бу аудиенциянең тәмамлануына ишарә иде. Ә низаг атна эчендә үзеннән-үзе сүнде. Чөнки патша тернәкләнде. Ходай минем догаларымны кабул итте, дип Александр аның аяк астына егылган хәлдә үкси-үкси елады.

—Тынычлан, туганым. Ходай барыбызга да мәрхәмәтен күрсәтте,—диде

 

Иоанн,—Тәнрене олылау җәһәтеннән мин хатыным, балаларым, ин якын туган-тумачам белән рәхмәтле гыйбадәт сәяхәтенә чыгарга булдым. Ул исемлектә син дә бар. Жыен. тиздән кузгалабыз.

Мен дә биш йөз алтмышынчы елның җәй уртасында Мәскәү әтәчләре кояш баегач та кычкырып йөдәттеләр. «Афәт чакыралар, үз башларына булгыры»,—дип сукранды поп Афанасий.

Афәт корылык киеме киеп килде. Кояшнын рәхимсезлеге шул дәрәжәгә житте ки. эсселектән миләр кайный, очар кошлар җиргә мәтәлә, елгада балык пешә. Александр да һәрдаим догада булды. Чөнки ана патша гаиләсе белән Изге Кирилл монастырена гыйбадәт сәяхәте вакытында да шушындый ук көннәрне кичерергә туры килгән иде инде. Сәяхәт зур кайгы белән тәмамланды. Кояш сугудан Иоанн патшанын төпчек улы. тәхеткә тәгаенләнгән кануни варис вафат булды. Дмитрий Ивановичка ике яшь тә тулмаган иде әле.

Бу хәсрәтле хәлләрдән сон. ни гажәп. олуг кенәзнен сәламәтлеге дә. эшләре дә җайланды. Ливония. Литва тарафларында уныш арты уңыш яуланды. 1554 елда Әстерхан тез чүкте. Анастасия янә малай алып кайтты. Кызлары Евдокия туды. Күрәсен, Ходай Иоаннга гомер сынавын сабый улы гомере исәбенә тәгаенләгән иде.

Каһәр суккан әтәчләр вакыт чамасын тәмам оныттылар Патшанын да түземлеге бетте, акылдан язган мәхлукларны берсен калдырмый чалып ташларга, дигән фәрман чыгарырга мәжбүр булды. Атчабар телмәр боерчылар әлеге фәрманны урамнан-урамга оранлап йөрделәр

Файдасы гына тимәде. Бәла өстенә бәла: Арбатны ут ялмап алды. Башкалар белән беррәттән, патша үзе дә янгын эчендә кайнады Тик аны йөгәнләү мөмкин түгел иде инде. Чөнки жил янгынның чикләрен киңәйткәннән-кинәйтә генә барды.

һәм менә янә сынау. Чарасызлыктан нишләргә белмичә мазаланып йөргәндә Иоаннга хатыны Анастасиянең сырхавы турында хәбәр җиткерделәр. Бернигә карамый, кырык эшен кырык якка калдырып, ул хәләл җефетен янгын котырынган каладан Коломенское авылына алып китте. Эчкерсез ярату белән ярата иде Иоанн хатынын. Бер-берсенә җан атып яшәлгән унөч ел гомернең һәр мизгеле кадерле иде анын өчен

Иоанн бояр кызы Анастасияне Рәсәйнен ин дәрәжәле, ин чибәр, ин акыллы мен биш йөз кәләше арасыннан үзе сайлап алды

Анастасия кече күңеллеге, игелеклелеге белән аерылып тора иде Япа- ялгыз урамга чыгып китә, базарларга йөри, кешеләр белән аралаша, аларнын зарын тынлый, шатлык-кайгыларын уртаклаша. Ә Александрны «Олы улым» дип йөртә иде. Сонгы вакытта өйләндерү, башлы-күзле итү турында да сүз кузгата башлады. Моннан берничә көн элек кенә:

— Патшаны күндерүне үз өстемә алам, яраткан кызына яучылар җибәрү хакында уйлый аласың,—дип шаярткан иде.

Александрның битенә кызыллык йөгерде.

—Оялма, хан,—диде Анастасия.—синен дә безнең шикелле бәхетле булуыңны гына телим мин

65

Анастасия, берәүгә дә мәшәкать тудырмыйча, бөтен Рәсәйне кайгыга салып, үзенә генә хас инсафлылык белән августа ы н җиденче көнендә төштән сон үлеп тә китте Женазасына бөтен Мәскәү. бөтен тирә-як күтәрелде. Матәмгә көч-хәл белән генә юл ачтылар. Чөнки һәркемнең хак мәрхәмәт иясе дигән даны чыккан патшабикәгә хөрмәт күрсәтәсе, догасын юллап-багышлыйсы килә иде. Бу көнне хәтта хәерче-сөальчеләр з. .к У . № II

 

 

дә сәдакадан баш тартты. Ничек инде, Рәсәй халкы шушындый зур хәсрәт кичергән көндә шәхси мәнфәгатьләрне алга сөрәсен, ди.

Табутны Иоанн үзе, якын туганнары Юрий белән Владимир һәм дә Александр күтәреп барды Шунда Александр княгиня Натальяны күреп алды. Дөрес, кыз күз ачып йомганчы күздән дә югалды, шаулы халык дулкыны аны каядыр башка ярга илтеп сылады булса кирәк. Сөяр кайда—күз анда, ди, егеткә гүзәлкәйнен буй-сынын, килеш-кыяфәтен күңелендә сеңдереп калуга шушы мизгел дә житге. Наталья җыйнак кына гади соргылт күлмәктән иде. Өстеннән халат киеп җибәргән. Башындагы бизәкле какошнигы да күлмәге белән бериш. Кайгы билгесе итеп, бүтән ханым вә туташлар кебек үк, кара төстәге жинел фата бөркәнгән. Чырае ап-ак иде, хәсрәте йөзенә бәреп чыккан. Шушы халәттә дә искиткеч матур иде Наталья.

Кенәз Владимир каты гына итеп анын кабыргасына төртеп куйды.

—Аяк җаена атла!

Ул сискәнеп китте. Догага инү урынына ни-нәрсә турында уйланам мин, дип эченнән генә үзен битәрләп алды.

Иоанн да еш-еш аяк җаен буташтыра, абынгалап та куя, ике адымның берсендә:

—Жә, әйтегез, нинди гөнаһларым өчен Ходай мина шундый җәза бирә,—дип уфылдап куя.

—Болай бетерешергә ярамый бит инде, тынычлан, падишаһым,—дип юатырга тырышты аны Александр,—Ходай сынауларны ин яраткан бәндәмә генә җибәрермен дигән ләбаса...

Александрның әлеге сүзләре чынлыкта үзенен шәйтани вәсвәсәсен куарга тырышуыннан иде. Чөнки Наталья әле һаман күз алдында тора: тулы сусыл иреннәре, кыйгач кашлары, ак нәфис куллары... Их, тотып карыйсы иде ул мамыктай йомшак кулларны!..

Тукта, җитте, Ходайдан курык!

Коры куык, хыялый, бу бит аягүрә саташу гына. Бәлки, княгиня ярәшелгәндер дә инде...

Матәм Вознесение Кызлар монастырена килеп җитте. Биниһая зур чуен капкалар киереп ачып куелган иде инде.

Хуш, патшабикәм!

Александр төне буе саташып чыкты. Башта ниндидер иләмсез куркыныч ерткыч җанварлар куып йөдәтте. Ырылдый-ырылдый артыннан тотам да калмый чабалар, кайнар сулышларыннан тын кысыла, бер ерткычы куып та җитте бугай инде, җилкәсенә тырнаклары кадалды.

—Аһ-һ!

Калтыранып уянып китте, җилкәсе сызлапмы-сызлый, караса, мендәр йоны кадалган икән.

Наталья исенә төшеп, егет елмаеп куйды. Күзләре дә үзеннән-үзе йомылды. Ә бераздан үзенә төбәлгән сынаулы карашны тоеп алды. Ялт итеп шул якка борылды. Ә анда ак биләүгә уралган Анастасия басып тора иде.

—Патшабикәм, ничек болай...

Александр сүз таба алмыйча төртелеп калды.

—Әйе, бу мин. хан, яраткан патшабикәң,—диде Анастасия уйчан гына,—сине алырга кайттым...

—Мине алырга?

—Син, Сашуля, фани дөнья кешесе түгел. Үзәге суырылган агач син, яфракларын буш, тиздән алар саргаеп коелачак. Сине бу хәлгә патша төшерде. Нәсел-нәсәбеңне кырды, ыруг тамырларыңны кубарып ыргытты, газиз анаңнан ваз кичерде. Көчләп диненнән яздырды. Патшага адым саен бил бөгеп торган ялагай хан ул син түгел, шәүлән генә. Горурлык дигән
хисен дә көеп көлгә әйләнде. Кызганам мин сине, Сашуля... Урынын бакыйда синен, Сашуля.

—Ялган, барысы да ялган!—дип кычкырды Александр.

Ул үз тавышыннан үзе куркып уянып китте Иблис котырта, кыйбламнан яздырырга маташа, мәлгунь, дип ачынып куйды.

Йокысы качкан иде инде, торып җилкәсенә халатын элде дә, тәрәзә каршына килеп басты.

Кала артыннан тан сызылып килә иде. Тирә-юнь ничектер кинәеп. матураеп киткәндәй булган. Арбатнын ут ялаган хәрабәләре дә тан кочагында эреп югалган. Табигать барыбер үзенекен ала ул, спас җитте ләбаса, челлә чигенә булыр.

Гөнаһлы төш тә онытылды, аны күңеленнән бу юлы да Натальяның күркәм образы кысрыклап чыгарды. Тукта, тукта, ул сон княгиняга хат яза ала бит. Алар бер-берсенә тәкъдим ителгән затлар Шуңа күрә хат княгиняның исем-дәрәжәсенә тап төшерү булып кабул ителәячәк. Дуслык урнаштыруның бу зыялы алымы сарай даирәсендә бик кин таралган

Александр үз зирәклегенә үзе сокланып, буш бүлмәне инләп бөтерелеп алды.

Шул ук көнне өйләдән сон Натальяга аның хатын тапшырдылар. Хат рәсми һәм кыска иде. Менә ул

«Хөрмәтле княгиня Наталья Михайловна!

Безне бер-беребезгә галиҗәнап Анастасия патшабикәбез тәкъдим иткән иде. Шуның өчен мин чиксез рәхмәтлемен. Ходай үзенә җәннәт рәхәтлекләре багышласын. Әгәр каршы килмәсәгез, минем сезгә сүзем бар иде Очрашу вакытын билгеләсәгез, бик шат булыр идем

Ихтирам белән Казан

ханы кенәз Александр.

1560 санә, августның

8нче көне, сишәмбе.»

Жавап озак көттермәде, киләсе шимбәдә мин Вяземскийларга яшьләр кичәсенә чакырулы, шунда күрә алырсыз, дигән.

Александр княгиняның кош теле кадәрле генә бу язуын гыйшык хаты кебек кабул итте. Дулкынланудан көне буе үзенә урын таба алмыйча йөрде Ә кичкә таба чиркәүгә барып, гыйбадәткә оеды, соныннан учлап-учлап сәдакә өләште.

Александрны төрле кичәләргә, уеннарга еш чакыралар. Әлегәчә рәсми булмаган андый шау-шулы күңел ачулардан мөмкин кадәр читгәрәк булырга тырышты. Ялгызлык ошыйрак төшә ана. Тик үсмер чактагы тормыш рәвеше егетлекнең асылына туры килми икән шул. Дөрес, егетлек әле ишек кенә шакый, тик ул язгы ташкындай ярсулы булмакчы. Хәер, остазы кем сон9 Иоанн 16 яшьтә инде гаилә башлыгы була

Александр княгиняны агасы озатып йөрер дип шикләнгән иде. Рәхмәт яугыры, кызнын акылы хәзинә икән, очрашуны бакчанын иң түрендә, ин аулак җирендә тәгаенләгән. Ул килгәндә чәчәкләргә хозурланып йөри иде.

  • Мин чәчәкләргә мөкиббән,диде ул сәламләшүгә,—шулай да мина болын-кыр чәчәкләре охшыерак төшә

Кызнын күптәнге танышларча үзен дустанә тотуы егетне үсендереп җибәрде.

  • Патшанын Александр бистәсендәге чәчәклегенә карап күзләр камаша,дип, ул әңгәмә темасының очын эләктереп алырга ашыкты

—Минем ул бакчаны бик тә күрәсем килә,— диде кыз,—әлегә тәкъдим генә алганым юк.

—Рөхсәт итсәгез, үзем алып барырмын, мин анда еш булам,—диде Александр.

—Чынлапмы?

Натальяның зәнгәрсу күзләрендә нур балкып китте.

—Миңа ышана аласыз, княгиня.

Наталья иелә төшеп, чәчәкләргә чиядәй алсу иреннәрен тигезеп- тигезеп алды, кулларын жәеп, күкрәгенә кыскандай итенде. Бу минутта Александрның чәчәккә әвереләсе килә иде.

Кыз шул ымсындыргыч халәтендә егеткә каш астыннан гына карап куйды да:

—Жә, кенәз. нинди сүзегез бар иде, игътибар белән тыңлыйм,—диде.

Александр ирексездән княгиняның хадимәсенә күз төшереп алды. Үзенең сак-каравылын хезмәтчеләр катында калдырган иде.

—Һич икеләнмичә сөйли аласыз, Ефросинья сер саклый белә,—диде чибәркәй.

Александр отыры коелып төште. Чөнки кызга ни әйтергә икәнен үзе дә тәгаен генә белми иде. Очрашуны ул гадәттәгечә яшьләргә хас уен-көлке, сүз уйнату кебегрәк итеп күз алдына китергән иде. Ә княгиня туры җавап көтә. Сынап карап торуларын гына күр. Ык-мык килеп торсаң, ташлап кына китәчәк. Ялганны да шул ук язмыш көтә булыр.

  • Минем сезне һаман күрәсем килеп тора,диде Александр бөтен батырлыгын җыеп.

Наталья челтер-челтер көлеп җибәрде.

—Шул гынамы?

—Төшкә керүегезне дә телим...

—Керәмме сон?

—Әлегә юк, тырышуын бик тырышам...

Княгиня күзләрен түгәрәкләндереп, үз-үзен чәбәкләгәндәй итенде, янәсе, аһ син, киребеткән нәмәстәкәй, нишләп егетнең төшенә кермисен.

  • Менә мине күрдегез инде, кенәз, ә хәзер мина китәргә кирәк, югалтканнардыр,диде Наталья,—әле тагын күрерсез, алда төрле уеннар көтә.
  • Мин ул уеннарга калмыйм,диде Александр,—кичектергесез шөгыльләрем бар.

—Ихтыярыгыз...

Наталья егеткә кулын сузды.

—Сезнең кулыгыз шундый йомшак,—диде Александр һәм кыюлыгы килеп озак кына җибәрми торды. Кыз да алырга ашыкмады. Бер-берсенә карашып тордылар.

—Хушыгыз...

—Бер генә минут, княгиня...

—Сүз бирәм, очрашуларга чакыруыгызны кабул итәрмен,—дип вәгъдәләште Наталья,—инде, чыннан да, кузгалырга вакыт, кояш та баеп килә, вакытыннан элек гайбәтләргә дә юл куярга ярамый.

Александр әсәрләнгән хәлдә шактый вакыт куаклар, чәчәкләр арасында адашып йөрде. Үзе тиле кешедәй гел бер сүзне кабатлый: вәгъдә, вәгъдә, вәгъдә...

Һөҗүмчеләрне дә үзен эләктереп алгач кына абайлады. Ләкин сон иде инде. Чалкан яткырып, ин элек авызын чүпрәк белән томаладылар. Тыпырчынып карады каравын, нәтиҗәсе генә булмады. Көчләр тигез түгел иде. Ә дигәнче кул-аякларын да богаулап ташладылар, башына капчык элеп куйдылар. Ләм-мим сүзләре чыкмый.

Аны тиз генә күтәреп атка атландырдылар. Жайдак көчле куллары белән
биленнән кысып алды. Кузгалдылар. Тып-тын, бары тояк тавышлары гына ишетелә.

Нәрсә бу: шаяртумы, үчлекме? Шаяртудыр, мөгаен, усал ният күздә тотылса, башта тукмап хәлен алган булырлар иде. Тимәделәр ич. Димәк, шаярту. Яшьләр арасында дуамаллар бар инде ул.

Озак та угми, атлар акрынайды, аннан бөтенләй туктап калдылар. Менә хәзер барысы да ачыкланыр. Бар сон бабасырлы егет кәмәшләре. Үзе дә буш калдырмас, Аллаһы боерса.

—Жә, ничек?—дип белеште кемдер. Ул төркемгә әле генә килеп кушылган иде ахры.

—Тәртип,—дигән кыска гына җавап ишетелде.

—Капчык авызын кысыбрак бәйләгез, ташнын авыррагын тагыгыз,— диде тавыш иясе. Ул һич курыкмыйча акыл сата иде —Корытырга кирәк ул татарванын тамырын Мәскәүне бастылар бит. Патшаны сихерләп, анын ышанычына керәләр. Хакимият акрынлап алар кулына күчә бара. Кызларның да иң затлыларын гына, ин чибәрләрен генә сайлыйлар.

Суга батырырга телиләр түгелме соң болар? Нишләргә? Күрәләтә балыкларга азык булыргамы? Александр кычкырмак итте—авызы томалаулы. тибенеп карады—кул-аяклары тышаулы... Жайдак анын кыбырсынуын сизеп алды, күрәсең, кылыч сабы белән башына тондырды, чак анын югалтмады.

—С богом!—диде башлык.

Александр сискәнеп китте. Кенәз Алексей тавышы лабаса бу!

Наталья җим, алдавыч кына булган икән. Ул очрашуның ни белән тәмамланасын белеп торган. Иуда! Елан... Хыянәтче...

Александрның гәүдәсе нәрсәгәдер гөрселдәп бәрелде. Шунда ук ул үзенең чуп-чуп итеп елга төбенә төшүен тойды. Капчыкка әлегә су саркымый. Сулыш алуы гына авырлашты. Кычкыра да алмый, селкенә дә алмый, төп кебек ята: үләм бит, үлә-ә-ә-м! Ходаем, гөнаһларымны ярлыка

Шуннан соң барысы да сүнде...

Александр күзләрен ачты. Нинди куркыныч төш! Башына беренче шушы уй килде. Бу арада ни сәбәпледер ана шундый бәла-казалы төшләр еш керә башлады. Митрополит белән кинәшергә кирәк, бозым була күрмәсен

—Аллага шөкер, уянды,—дип пышылдады кемнәрдер.

Карап бакса—баш очында сакчылары, гасәбәләр

—Нәрсә булды, ник өерегез белән җыелдыгыз?—дип канәгатьсезлеген белдерде ул,—хәзер үк анлатып бирегез!

  • Моннан ары. хан, рөхсәт итәсеңме, итмисеңме, артыннан тотам да калмаска ант итәм,диде баш сакчы,—менә, күрегез, тәремне үбәм Әгәр безне калдырмаган булсан, мондый фаҗига килеп чыкмый иде
  • Нәрсә булды сон?

Баш сакчы кыска гына хәлне шәрехләп бирде. Алар сәер атчабарларны абайлап алып, артларыннан ияреп барганнар, һөҗүмчеләр капчыкны елгага ыргытканнар да качканнар. Аннан сон сакчылар суга ташланган.

Тош кенә булмаган икән

Александр кичәге хәлләрне хәтерендә яңартып, озак кына уйланып ятты. Тотылмаган бур—бур түгел. Гөман белән генә берәүгә дә гаеп ташлый алмыйсын. Тавыш куптару шулай ук берни дә бирмәячәк, үзе генә көлкегә калачак. Киләчәктә алны-артны карабрак йөрергә әйбәт булыр—сабак шул.

  • Менә нәрсә,дип мөрәҗәгать итте Александр даирәсенә,—бу
    вакыйганы берәү дә белергә тиеш түгел. Күзләрегез сукыр, авызыгыз йомык. Аңлашылдымы?

—Борчылма, хан, барысы да син әйткәнчә булыр,—диде баш сакчы,— безгә ташка ышангандай ышан.

—Бүләкләрем мул булыр,—диде Александр,—ә хәзер гыйбадәтханәгә китәм, атларны җигегез!

Ләкин нияте барып чыкмады. Йомышчы сарайнын баш түрәсе кенәз Порфирий Ивановның килүен хәбәр итте.

—Дәшегез,—диде Александр,—көтәм.

—Хан, киен, яна торагынны карарга барабыз,—диде кенәз керә- керешкә.

— Минем торагым бар ич инде,—диде Александр аптыраулы кыяфәттә.

—Мин олуг патшабызның олуг ихтыярын гамәлгә ашырам,—диде Порфирий эре генә,—вакытым тар, ашык.

—Мин галиҗәнапның үзе белән киңәшмичә беркая да бармыйм,—диде Александр.

—Галиҗәнап кенәз Малюта Скуратов белән бистәгә китте,—диде дьяк,—язма фәрман белән үзем таныштыра алам.

Ул аңа фәрман кәгазен сузды.

Барысы да дөрес иде. Патша, дәүләти мәнфәгатьләрдән чыгып, Казан ханы Александрны Кремльдәге торагыннан мәхрүм иткән.

Яна торак дигәне кала үзәгендәге аерым утар иде. Йорты ике катлы. Зур, киң, якты. Үзенә дә, даирәсенә дә урын җитәрлек. Моңа кадәр анын шәхси кәнүшние юк иде. Хәзер—бар! Күпкә иркенрәк, күпкә унайлырак. Шунын белән бергә, бәгьзеләр патшаның бу адымын Александр Сафакиреевичны Кремльдән читләштерү дип карады.

Сонгы атнада башланган үзгәрешләр чылбырының бер буыны гына иде бу, әлбәттә. Иоанның кан туганы кенәз Юрий да шушы ук язмышка дучар ителде. Әлеге үзгәртеп корулар шул кадәр ашыгычлык белән башкарылды ки, атна-ун көн эчендә патша үзенең иң якын дусларыннан, фикердәшләреннән арынып беткән иде инде. Кремльгә Малюта Скуратовлар төркеме кереп тулды. Кремль йөзен алыштырды. Кремль шымчылар оясына әверелде.

Карагруһлар күптәннән патшанын ышанычын яуларга, дәүләтнең сәясәтен үтә шовинистик юнәлешкә борып җибәрергә җыеналар иде. Ниһаять, андый җай чыкты. Иоаннын яраткан хатыны патшабикә Анастасиянең кинәттән вафат булуын алар бик оста файдаланды. Һөҗүм угы беренче чиратта күренекле дәүләт эшлеклеләренә юнәлдерелде. Скуратов патшага махсус хат белән мөрәҗәгать итте.

«Государь, син авыр хәлдә, шулай ук Рәсәй дә,—дип язды ул,—ә ике явыз зат тантана итә: саф күңелле патшабикәне Сильвестр һәм Адашев чыгырдан чыгарды, анын яшерен дошманнары һәм сихерчеләр, дәхи дә алар сихер кулланмыйча синең акылыңны алып, шулай озак вакытлар үзләренә каратып тота алмаслар иде. Патшабикәбезнең вакытсыз үлемендә фәкать алар гына гаепле, аны сихер көче белән боздылар, чирләшкә ясадылар.»

Иоанның яралы күңеленә агу шул рәвешчә тамып кына торды. Нәтиҗәдә ул араларына кыл да сыймастай тоелган данлыклы кенәз-воеводаларны җәзага тартты. Сильвестр Ак диңгездәге кыргый Соловки утравына сөрелде, Адашев әле генә Литвадан үзе яулап алган Феллина каласына тоткын итеп җибәрелде. Ә туган-тумачаларының милекләрен тартып алдылар.

Дошманнар исә табыла гына торды. Дәрәҗәле олпат кенәзләрдән саналган Федоровны хәнҗәр астыннан үткәргәндә Александр үзе дә бар иде.

Бөтен сарай даирәсе җыелган бер мәҗлес вакытында Иоанн Федоровны бастырды да, һич уиламаганда-көтмәгәндә: «Кенәзгә патша киемнәрен кидерегез, башына таҗ элегез!»—дип әмер бирде. Барысын да ул кушканча эшләделәр. Шуннан соң: «Хәерле көн, Рәсәйнен бөек патшасы! Мин сине тәхеттән бәреп төшерәм!»—дип кычкырды Иоанн һәм өлкән яшьтәге кенәзнен йөрәгенә хәнҗәрен батырды

—Кем дә кем минем тәхетемә кул сузу уена керә, аны шушы язмыш көтә,—дип төкрекләрен чәчте Иоанн.

Шул ук көнне Федоровның хәләл җефете башына да йоклаган вакытында мендәр капладылар Кешелеклелек хисе Иоаннга кире әйләнеп кайтмады. Анастасия аның бәхетен, тынычлыгын үзе белән салкын кабергә алып китте Патша чарасызлыктан яралы ерткыч сыман ил өстенә ташланды. Рәсәй кансызлык, азгынлык, орыш-талаш баткагына кереп чумды.

Рәсәй күгендә котырынган бу зилзиләләргә бер Александр гына битараф иде. Дөресрәге, анын күңелен бөтенләй башка хис томалап алган иде. Мәхәббәт акылны кисә бит ул, күзне сукырайта, чукракландыра Егетебез дә шул хәлдә иде. Беркөнне йомышчысы Афанасийны чакырды да әйтте:

—Княгинянын Ефросинья исемле хадимәсе бар, сина шуның белән ышанычлы мөнәсәбәт урнаштырырга кирәк,—диде.

Афанасий сүзсез калды.

  • Ишеттеңме әйткәнне?диде Александр күзләрен чекрәйтеп.

—Ишетүен ишеттем, шөкер, чукрак түгел әле, ләкин дә...

—Бернинди «ләкин» дә юк,—диде Александр,—Тәңре ярлыкауны хуп күрә, сабыр соңында носрат[11] бар, михнәт соңында рәхәт бар, кайгы соңында шатлык бар.

—Ул вәхшиләрнең тун йөрәкләрен эретергә, ай-һай, ялкынын җитәр микән,хан?

—Наталья мыскалга салынган ак ефәк бит ул,—диде Александр,— уйладым-уйладым да әлеге вакыйгага анын мөнәсәбәте юктыр дигән нәтиҗәгә килдем. Чөнки күзләре пакъ княгинянын

  • Бу гашыйклар тәкъбире, хан,диде Афанасий,—сак бул, мәхәббәт кешедән көл ясый.
  • Күп сөйләшмә, тартар теленнән табар, ди

Александр алдан әзерләп куйган төргәген йомышчысына сузды —Хадимәне үз ягына аударырга шушы акча җитәр дип уйлыйм Афанасийның күзләре шар булды

  • Бу сон... еллык эш хакы лабаса... хан.
  • Княгиня ана гына торырлык.

—Ә вазифам?

—Якын көннәрдә мин княгинянын үз катында анын белән очрашырга ниятлим,—диде Александр сүзләрен чалгыдай кистереп,—Ефросинья белән сез шул очрашуны оештырырга тиешсез. Вазифан шул

Афанасий бер атнадан янә ханның бусагасыннан атлап керде Авызы ерык, күзләрендә очкын, әйтерсең лә кош тоткан.

  • Ефросиньяво!—диде ул баш бармагын тырпайтып,—үзе чибәр, үзе...

Туктале, тукта, мин сине Ефросиньянын чибәрлеген күрергә җибәрмәдем ләбаса,—дип бүлдерде Александр егетнең ялкынлы нотыгын.- очрашу кайчан була, ничек килештегез'.’

  • Их, хан, Ефросинья кебек тәвәккәл, кыю кызлар булган җирдә эш

 

пешмиме соң? Барысы да яхшы, берне сугып икегә тигездек. Синең рөхсәт белән бер касә сыра эчәм дә бәеннән-бәенә сөйләп бирәм. Ефросиньямы, Ефросинья...

Афанасий бер омтылышта касәне бушатып куйды да өстәл янына килеп утырды.

—Инде тыңла, хан...

Воротынскийлар утарына алар эңгер-меңгер сүнеп, җиргә төн томаны тарала башлагач килеп җиттеләр. Куаклар арасында бераз тирә-якны күзәтеп тордылар. Шик уятыр нәрсә сизелмәде. Шуннан сон тиз генә атларның башына солы капчыгы астылар, пешкән эшне бозып куюлары ихтимал.

—Хәзер безгә этләрне алдалап, ялгыш юлга кертеп җибәрү зарур,—диде Афанасий,—этләре кәттә, умырып алырга гына торалар. Үзләре иләмсез зур, бозау кадәрле, усал булсынга ачлы-туклы тоталар икән.

—Афанасий, телеңә салынма, вакыт уза,—диде Александр. Аның йөрәге урыныннан чыгып китәрдәй булып тибенә иде.

—Без этләрне котырта башлауга, асыл кош катына элдерт,—дип күрсәтмәләрен бирде йомышчы,—Иван барысын да белә, тышкы якта ул булышачак. Оныта күрмә, икенче кат, икенче почмак тәрәзә.

Афанасий төркеме караңгылык эченә кереп югалды. Күп тә үтми, буыла- буыла этләр өргән тавыш ишетелде.

—Тәвәккәлләдек!

Иван яшерелгән урыннан баскычны алып, стенага сөяп куйды да, тәрәзәгә кечкенә генә таш кисәге бәрде. Тәрәзә шундук ачылды.

—Кенәз, анда көтәләр!

Александр мәче җитезлеге белән өскә үрмәләде.

—Хуш киләсез, кенәз,—дип каршы алды аны Ефросинья,—аз гына көтеп торыгыз, хәзер княгиняны алып керәм.

Александр өстәлдәге кувшиннан су алып эчте дә тирә-ягына күз төшереп алды. Бүлмә зур иде. Ярымкараңгы. Аны ерак почмактагы тычкан күзедәй кечкенә генә бер шәм яктыртып тора иде. Ул тарафта янә дә тәбәнәк өстәл, ике кәнәфи шәйләнә. Тагын нәрсәләрдер бар...

—Исәнмесез, кенәз, менә сүземдә тордым, мин каршыгызда басып торам!

Александр дерт итеп китте.

—Наталья... Мих... ай... княгиня... гафу, күрмәдем...

—Безнең ишекләр күп,—диде кыз,—күзәтеп кенә бетерерлек түгел.

Александр аның мут елмаюлы йөзен караңгыда да шәйләп алды. Шуңа күрәме, каушавы басыла төште.

—Мин бик рәхмәтле сезгә,—дип, туташ алдында тезенә чүкте.

—Мин күрше бүлмәдә булырмын, рәхәтләнеп гөрләшегез,—диде Ефросинья, шәмне сүндерәм, утка килеп керүләре бар, югалтышмассыз, шәт.

—Ефросинья...

—Мин княгиняны бервакытта да югалтмаячакмын,—диде Александр.

—Менә бу егет сүзе, кенәз.

—Афанасийны сихерләгәнсең, ахры, Ефросинья, сине теленнән дә төшерми,—дип хадимә кызны да мактыйсы итте Александр.

Ишек катында кызның кеткелдәп көлгән тавышы ишетелде.

—Аһ, шалун ул сезнең егетегез, кенәз, впрямь шалунишка...

Гашыйклар карангы бүлмәдә япа-ялгыз калдылар. Тәрәзәдән саркып кергән тонык яктылык та бу караңгылыкка ниндидер шом гына өсти иде.

—Кенәз, мин куркам...

Александр кызнын кулларын эзләп тапты. Алар дөрестән дә дер-дер калтырана иде.

—Княгиня, сез матурлык алласы Афродитадан күпкә чибәррәк,—дип пышылдады Александр.

—Әллә сез караңгыда да күрәсезме?

—Минем күңел күзем бик очлы, Наталья...

—Без исемгә күчтекмени инде,—дип, княгиня бармак янады.

Алар шундый якын утыралар иде ки, бер-берсенен сулыш алуын, йөрәк тибешен тоеп та, ишетеп тә тордылар.

Александрның куллары мәгъшукасының биленә ятты. Ул моны үзе дә сизмәде, кызда нишләптер карышмады

—Наталья, минем сезне үбәсем килә,—дип пышылдады егет.

—Ә сез үбешә беләсезме соң?—дип сорады кыз.

—Юк...

—И, жүләр, үбегез сон...

Александр кызны үзенә таба тартып китерде дә, иреннәрен анын бит очына тигезде, әле берсенә, әле икенчесенә...

—Бу үбү ихтирам билгесе генә,—диде туташ,—яратышып үбешү ул башка, менә болай...

Наталья егетнең муеныннан кочаклап, иреннәренә беректе. Тыннары кысылганчы үбештеләр. Иң әүвәл кыз аңына килде

—Житеп торыр, кенәз,—диде Александрны читкә этәреп,—мин фәкать күрсәттем генә...

—Сез күпне беләсез,—дип сокланды Александр.

— Мине Ефросинья өйрәтә,—диде Наталья,—ул һәр нәрсәдән хәбәрдар.

Наталья кәнәфиенә чумыбрак утырды. Александр чүгәләп, башын анын тезләренә салды.

—Сез мине яратасызмы?—дип сорады кыз.

—Мин яратуның нәрсә икәнен белмим, княгиня, әмма сезсез яши алмыйм.

—Алайса нигә шулай көттереп кенә килдегез соң? Мин әллә нәрсәләр уйлап бетердем.

Александр янә каушап төште. Әле ярый караңгыда кыз анын халәтен абайламады. Нишләргә? Әйтергәме-әйтмәскәме? Хәлбуки, ул үз-үзенә сүз биргән иде ич инде Чынында исә фаҗига фажига булудан туктап, гади бер кысыр хәсрәткә генә әйләнеп калган иде. Булган—беткән, төсе уңган. Икенче яктан, алар арасында бернинди икеләнү дә ятарга тиеш түгел, саф мөнәсәбәт—пакь мөнәсәбәт.

—Мине патша яңа йортка күчерде, мәшәкатьләр күп булды,—диде Александр туры җаваптан чигенеп,—гафу үтенәм. Кичерерсез бит?

—Алга таба тәртибегез ничек булыр әле,—дип, янә бармак янады княгиня,—язмышларыгызны шул хәл итәр

—Сезсез тормыш—тормыш түгел инде, Наталья

—Михайловна,—дип ялгады кыз.

Очрашу Александрга канат куйды. Дөрестән дә Наталья анын язмышы. Ходай шулай тәгаенләгән. Әүвәл изге зат—патшабикә Анастасия аша очраштырып, хисләргә ут кабызды. Аннан сынау артыннан сынау. Суга иңдерү дә шул чылбырның бер буыны. Ә ул, жүләр баш. иртәнге чыктай саф күңелле Натальяга нахак бәла якты, имеш, һөҗүм оештыручылар белән
бер яман төркемдә булган. Әле, ярый, аңы ачылды.

Алар Наталья белән бер-берсе өчен яратылган. Бу илаһи хакыйкать.

Чираттагы очрашуга Александр инде ныклы фикер белән килде. Нотыгын исә уратыбрак башлады.

—Наталья, сезнең абыегыз кенәз Алексей мине ыруыма мөнәсәбәтле рәвештә балачактан ук күрә алмый, ахрысы, ата-анагыз да шул карашта торадыр...

—Саша, бу миңа кагылмый,—дип, кыз хуш исле учлары белән аның авызын каплады.

—Миңа әйтеп бетерергә рөхсәт итегез, зинһар,—диде Александр,— белүемчә, воевода Михаил Воротынский Казанны буйсындыруда катнашкан, яраланган да...

—Саша, үтенеп сорыйм...

—Озын сүзнең кыскасы,—дип үзенекен тукыды Александр,—алар риза булырмы-юкмы, әйтә алмыйм, ә менә сезнең кулыгызны сорап, патшабыз Иоанн Васильевичка мөрәҗәгать итәргә карар кылдым. Шуңа күрә...

—Минем ризалык кирәкмиме?

Александр кызның каршына килеп тезләнде.

—Сез бит миңа сүз әйтергә ирек бирмисез, княгиня, һаман бүлдерәсез.

—Авызыма су каптым.

Александр урыныннан торып басты да шырпыдай төзгә каткан хәлдә җөмләләрен тезде.

—Мөхтәрәм княгиня Наталья Михайловна,—диде җитди төс белән,—мин патшабыздан никахлашуыбызга фатиха бирүен үтенеп, рәсми мөрәҗәгать хәзерләдем Шуңа сездән рөхсәт сорыйм. Җавабын кайчанрак көтәргә мөмкин?

Кычыткан чыпчыгыдай тиктормас Наталья тынып калды, йөзе буйлап ниндидер кырыслык чаткылары чайпалышып узды, иреннәре мелт-мелт итеп куйды.

—Җавапны тугыз айдан соң гына бирә алам, кенәз,—диде көрсенеп,— чөнки яшем җитеп бетми.

—Ярәшү яшькә карамый, княгиня, никахны мин күпме кирәк, шул кадәр көтә алам.

—Яратуыгыз чынмы соң?

—Наталья!

—Риза,—диде кыз,—мин дә сезсез яши алмыйм.

Александр идәнгә чүгеп, кәләшенең күлмәк итәкләрен үпте.

Бүген ниндидер могҗиза белән Татли кичтән тәгаенләгәнчә вакытында җыенып өлгерде. Марсель исә аның сәгатьне санга сукмавын истә тотып, очрашуны алданрак та билгеләгән иде. Шуңа күрә вокзалга егерме минутка иртәрәк килеп җиттеләр. Ә вокзал, гадәттәгечә, тузынган умарта күчедәй гөж килеп тора. Кеше дулкыны тоташ ташкын булып, әле бер, әле икенче тарафка агыла.

Марсель каш астыннан гына Татлига күз төшереп алгалый. Урынын ут алган кешедәй тынгысыз бу чәүчәләк ханымның шулай тыныч кына тамаша кылып утыруы гайре табигый хәл иде. Күр, мадам басынкы да була белә ич. Сәер. Ана шәхсән минутына кырык рәвешкә керүче Татли ошыйрак төшә. Җитдилек чибәркәйне олыгайта иде. Ә ул Напалеон планнары корып утырган икән.

—Мьсё, әйтегез әле, чын ир-ат беренче чиратта ни-нәрсә эшләмәскә
тиеш?—дип, карашы белән көйдереп алды.

Ошбу сораунын төбендә ниндидер хәйлә, уен, шуклык ята. Бу көн кебек ачык. Җавапны да шул рухта бирү зарур. Әйдә, куансын.

—Ир-егет, ин беренче чиратта, хатын-кызнын теләгенә каршы килмәскә тиеш, аннан сон...

—Житге, мьсё, рәхмәт, мин моннан алдагы барча гаепләрегезне дә гафу итәм.

—Мадам, көлдермәгез, зинһар, сез әлеге жөмләне көненә биш-алты тапкыр кабатлыйсыз,—дип, кулын селтәде Марсель.

—Ышанмыйсызмы?

-Юк!

—Менә күрегез...

Татли кыенсынмыйча-нитмичә Марсельнең иреннәреннән суырып үпте.

—Инде бер үтенечемне тынла, мьсё.

—Татли, сабыр, әнә, безнен поездга утырту башланды...

—Касыйм качмас, әле Мәскәүдә дә эшебез бетмәгән икән ич.

Марсельнең колаклары шәмдәй турайды.

—Әйе-әйе,—диде княгиня,—Мәскәүдә булып та данлыклы Тарих музеен карамасак, безне кешелек гафу итмәячәк.

  • Бу намуссызлык, Татли, үбешү коммерция гамәле түгел.

—Мин Иоанн патшаның Казанны буйсындыру хөрмәтенә эшләткән таҗын күрмичә китә алмыйм ич инде,—диде Татли берни булмагандай

—Иоанның коронасы Тарих музеенда түгел. Корал палатасында саклана...

Марсель үкчәсен-үкчәсенә бәргәли-бәргәли княгиня артыннан теркелдәде.

Палатаның экскурсантлар кабул итми торган көне икән Ә Татли өчен «юк» дигән сүз гомумән юк. Директорга кереп, мәсьәләне бик тиз җайлап чыкты. Аларны яшь кенә бер сакау ханым озатып йөрде. Сөйләме күнелгә ифрат та ятышлы иде. Марсель эреп китте Бу княгиняга ошап җитмәде булса кирәк.

  • Мьсё, без монда кызлар күзләргә килмәдек, вазифагыздан читләшмәгез,дип ачыктан-ачык кисәтте

Экскурсия Монамах бүреге янында башланды.

Бүреккә вакыт галиҗәнаплары әллә ни зыян салмаган. Дөрес, мехлары шактый унган, үзе чүгелгән чүмәлә рәвешенәрәк кергән Әмма алтын- көмештән үреп ясалган филигран бизәкләре, асыл ташлардан уелган кашлар ут яктысында күктәге йолдызлардай ялык-йолык килеп җемелдәшә

—Ошбу бүек Мәскәү кенәзлегенең, гомумән угыс патшалыгының иегалиясе, дәүләт хакимиятенең ин дәгәжәле символы саналган,—дип аңлатма бирде галимә.

—Урыс осталары кулы белән ясалганмы?—дип сорады Татли.

  • Юк, аны XIV гасырда Угга Азия сәнгаткәгләге иҗат иткән.

—Ә ничек Рәсәйгә килеп эләккән?

  • Ыгиваять буенча, XV гасыг азагында, XVI йөз башында, угыс пыавославиесенен бишеге булган Византиядән импегатог Константин Монамах оныгы Киевнең олуг кенәзе Владимиг Мономахка бүләк итеп җибәргән.

Татлинын күзе кечерәк кенә бер портретка төште.

—Бу нинди ваемсыз гафил бәндә?

  • Ваемсыз бәндә дигәнегез Иван Ггозныйнын атасы Василий III Поггегетны хәтеге буенча Мәскәүгә килгән алман дипломаты сәясәтче

Сигизмунд Гегбегштейн ясаган. Шуның белән ул бик тә бәһале.

—Мине хәзерендә Иоанн патша күбрәк кызыксындыра, бигрәк тә бүреге,—дип көлде Татли.

—Коронасы,—дип төзәтте Марсель.

—Корона, белүемчә, королеваларга хас бизәк.

—Бүек егәвешендәге коона,—дип бәхәскә нокта куйды экскурсовод.

Иоанн патшаның бүрек-коронасы Мономах бүрегенен төгәл ише иде. Шундый ук филигран ысулы белән алтын чыбыктан үрелгән өлгеләрдән гыйбарәт. Ул өлгеләргә энже. кызыл якут, фирәүзә кебек кыйммәтле асылташлардан күзләр уелган. Кырпуын затлы кеш мехыннан теккәннәр. Очлы бүрекнен түбәсенә тавык йомыркасыннан аз гына калыш зур топаз ташы беркетелгән. Шул рәвешле архитектурасы бербөтен төс ала.

Бүрекләрнең яшь аермасы—чама белән ике гасыр. Шуңа күрә Иоанныкы әйбәтрәк сакланган. Аермалары да бар, әлбәттә. Шуларнын иң бәрелеп торганы—бүрек очына беркетелгән дәрәҗә билгесе. Мономах бүрегендә— тәре, Иоанныкында—түгәрәк асыл таш.

—Иоанн патшаны бик тәкъва кеше булган дип язалар, ә коронасында бу бөтенләй чагылмый,—диде Татли,—моны ничек аңларга?

Галимә туташ княгиняга сөзеп карап алды. Ул аны үзенен һәр капризын канәгатьләндерергә күнеккән калын кесәле җилбәзәк зат дип кабул иткән иде. Чөнки ял көнендә музейга үтеп керү, шәхси экскурсия оештыру гадәттән тыш сирәк күренеш. Әлеге сорау аның фикерен үзгәртте, юк. савыты буш түгел икән бу мадамнын дип уйлап куйды.

  • Иван патша динле кеше булган, анысы хак,дип башлады ул аңлатмасын,—сугыш-огышлагын да дин байгагы астында, пыавославие мәнфәгатләген күздә тотып башкагган. Шуның белән беггә, Оассияне дәүләт булаак ныгыту, чикләген киңәйтү анын хакимлегендә үзәк уынга күтәгелгән. Ул инде ата-бабалагы кебек Мәскәү кенәзлегенен олуг кенәзе генә түгел. Ә багча угыс җигенең патшасы. Уналты яшьлек хаким ыгәсми эгәвештә үзен шулай игълан итә. Коронасында да нәкъ менә шул бөек дегжавачылык чагылыш тапкан.
  • Бу бүрекне Казан бүреге дип тә йөртәләр,дип, Марсель дә үз мәгълүматын кыстырып куюны кирәк тапты.

—Моңа һич тә гаҗәпләнәсе юк,—диде экскурсовод,—ник дисәң, ул Казан ханлыгын яулап алу хөгмәтенә эшләтелә, җиңү символы булып тора.

—Бәлки, Казан осталары кулы белән эшләнгәнгәдер?—диде Татли.

—Андый вегсия дә баг. әмма фәнни яктан нигезләнмәгән.

Вакыт тар булу сәбәпле. Марсель бәхәскә кереп тормады. Чөнки кичке поездга да сонга калу ихтималы бар иде.

Александр кафтанының кайтарма якасы өстеннән салынган җылы муенсасын кысыбрак бәйләп, башлыгын батырыбрак киеп куйды. Аллам сакласын, томау төшеп интегүен дә бар. Болай да тернәкләнеп кенә килүе. Диңгез хастасы турында ишеткәне бар иде барын, әмма анын шушы дәрәҗәдә үк хафалы икәнен күз алдына да китергәне булмады Ис китмәле, атна буе шешә бөкесе кебек караб идәнендә ауна әле. Коса- коса эчәгеләре авызына килде. Башы әйләнә, баш белән бергә бөтен дөнья әйләнә.

Караб үзе дә гөрләвектәге йомычка урынына бөтерелә, асты өскә әйләнер кебек. Әйләнми үзе, ерыпмы-ера дулкыннарны.

Сигезенче көнне аз гына җибәргәндәй булды, хәтта хәтәр-хәвефсез генә бер-ике йотым шәраб та эчеп куйды. Шәрабны дингез хастасыннан ин
әйбәт дару диләр. Ә бүген, әнә, палубага ук алып чыктылар

Бу кадәр ишле суны күргәне юк иде әле анын, куркып калды, әйтерсен лә упкынга тәгәри, ә тотыныр нәрсә юк...

—Искиткеч матур манзара,—диде баш илче Непея.

Александр муенын бормый гына тирә-якка күз ташлады. Матур дигәне дәрья да күк, күк тә дәрья. Әле ярый, күңелгә өмет хисе өстәп, кояш нур сибә.

  • Мин җирдә әүмәкләнеп үскән кеше бит. кенәз, вологжанин,диде баш илче,сине бик яхшы аңлыйм, чөнки үземнең дә баштан үткән хәл. Англияга беренче тапкыр корольнен ышанычлысы граф Ченселер корабында чыгып киткән идем бит мин. И. андагы күргәннәр, искә килеп, әле дә сискәнеп китәм. Шотландия ярларына якынлашканда безне искиткеч которынкы давыл-өермә куып җитте дә. дүрт корабны дүрт якка чәчеп тә ташлады. Ш ул арны н берәве генә Лондон портына кайта алды. Бәхетемә, мин шул карабта идем. Графка исә ул бәхет тәтемәде.

Непея Александрның агарынган йөзен күреп, тынычландырырга ашыкты.

—Борчылма, кенәз, бу караб зур, аңа куркыныч янамый.—диде.—күр. җилкәннәрен ничек киергән.

Моннан берничә ел элек дипломат һәм диңгезче граф Ченселер Ак диңгез ярыңдагы изге Николай монастыре причалына якорь салды Кулында король Эдуард VIhnh Рәсәй патшасы Иоанн Васильевичка атап язган хаты иде. Король патшаны сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга өндәгән иде

Иоанн бу адымның киләчәге зур икәнен шундук анлап алды, мәсьәләне сузмыйча бик тиз хәл итте. Сәүдә илчесе Непеяны инглизләр карабына утыртып. Лондонга озатты. Тиздән изге Николай монастыре биләмәсендә Архангел каласына нигез салынды, Колмогор шәһәрендә сәүдә үзәге төзелде. Инглиз купецлары Рәсәйдә чикләнмәгән күләмдә сукно һәм шикәр белән сату итә башлады. Урыс мехлары исә инглиз аксөякләре күнеленә бик хуш килде.

Патша чит ил сәүдәсен үз карамагына алды. Рәсәй өчен тышкы сәүдәне үстерү дәүләтнең чикләрен киңәйтү кебек үк бик мөһим иде. Шул уңайдан белгечләр булдыру мәсьәләсе көн тәртибенә басты. Александрны да шушы максат белән үзенә дәштерде.

Алар хәзер сирәгрәк очрашалар. Патшанын фаворитлары күпкә янарды. Шулай да Иоанның Александрга мөнәсәбәте элеккечә калды, үзгәрмәде. Әлеге аудиенция шуның бер дәлиле иде. Дөрес. Иоаннын кәефсезрәк чагы. Польша короленең сеңлесен сорарга җибәргән яучылар буш кул белән кайтты. Санлашмадылар.

—Туганым, син чын азамат егеткә әверелгәнсең икән ич,—дип, Иоанн кулын аның киң җилкәсенә салды,—башлы-күзле итәргә вакыт җиткән лабаса, буйдаклык сиңа килешми

Залдагылар патшаны хуплап шаулашып алдылар

  • Рәхмәт, падишаһым, фатихаң бик вакытлы,диде Александр сөенеченнән күккә сикерергә җитешеп,рәхмәт!

—Кәләшеңне әллә сайладындамы?—дип белеште Иоанн мут елмаю белән,—миңа эш калдырмагансың димәк ки?

—Синең мөһимрәк шөгыльләрен дә җитәрлек, галиҗәнап!

Патша җавапны ошатты.

  • Мактыйм, хан,диде,—бездә патша эше баш өстендә, үземнеке куенымда кыйбласы белән көн күрүче түрәләр дә хәттин ашкан

—Падишаһым, җаным—алланыкы булса, тәнем синеке, мин тулысынча синен карамакта.

—Бик хуш, туганым,—диде Иоанн,—илнен эше ир муенында, ирнең эше ил муенында, ди. сиңа да Англиягә барып, сәүдә мәсьәләләре белән шөгыльләнергә туры киләчәк, мин сине илче итеп билгелим. Бик дәрәҗәле вазифа. Тора-бара баш илче Непеяне алыштырырсың. Кенәз өлкәнәеп килә, сәфәргә йөрүләре авырлаша бара. Телне өйрәнү дә яшь кешегә җиңелрәк булыр. Өйләнү хәстәрен Англиядән кайткач тәгаенләрбез.

Александр китәр алдыннан Воротынскийларга рәсми визит белән барып, үзенен ниятен җиткерде.

Бу хәбәр воеводаның йөрәгенә тигәнәк булып кадалды, истән таеп торды, хәтта кулындагы бокалы төшеп ватылганны да сизмәде. Аны күрше бүлмәгә алып чыгып киттеләр. Ул тиз генә улы Алексейны дәштереп китерде.

—Без басурманнар белән туганлаша алмыйбыз,—диде яшь кенәз,— табанын ялтыратсын.

—Александр Сафакиреевич безнен кебек үк христиан динен тота, православие чиркәвенә йөри,—дип төзәтте улын воевода.

—Сафакиреевич. Сафакиреевич

Алексей бер-бер артлы чәркә бушаткан арада өлкән Воротынский башын кырын салып, уйга чумды. Бу шактый озак дәвам итте. Шуннан сон гына уйларын сүз тезмәсенә тезеп, әңгәмәдәшенә җиткерде.

  • Падишаһыбыз Александр Сафакиреевичка олы дәүләти вазифа йөкләгәндә мин дә катнаштым, тәхет залына чакырулы идем. Алар бер агачтагы алмалар кебек. Һәм Иоанн Васильевичның яшь илче ниятләгән никахка шәрәфле фатихасын юллаячагы берәүдә дә шик тудырмый. Безнең тәкәбберлек исә баш бәрәбәре торачак.

—Атакай. Кремль синең әшнәләрен белән тулы лабаса. шулар аша патшага йогынты ясарга кирәк, шәт. ялгышын төшенер.

—Иоанн Васильевич өр-яңа даирә туплады, иске даирәне турыдан-туры кысрыклыйлар. Сарайда хәзер безнен сүз үтми. Озын сүзнен кыскасы, ризалыгыбызны бирмичә булмас. Белүемчә. Наталья белән алар инде аралашалар да .

—Ул бәбәлән иркәсе нәрсә белә сон. чибәрлегенә кызыга булыр.

Шатлык эчендә кайгы бар. кайгы эчендә шатлык бар. Наталья да шул хәлдә иде. Көлде дә елады да. Билгеле, ул яшерен никахка да ризалыгын биргән иде. Әмма гаилә тормышын ата-ана фатихасыннан тыш башлап җибәрүне барыбер җаны өнәп бетерми иде. Күк капусы көтмәгәндә ачылды. Һәм күктән ишелеп бәхет төште. Әлеге бәхет хакына ул сөйгәне белән вакытлыча аерылышып тору кайгысын да сабырлык белән үткәрәчәк.

Воевода яшьләргә күрешеп сөйләшергә дә ирек куйды.

Ефросинья гадәттәгечә постка басты. Урыны да уңайлы, ул барысын да уч төбендәгедәй күреп тора, ә үзен абайламыйлар.

Уяулык зыян итмәс, чөнки Воротынский сөешергә түгел, кара-каршы утырып сөйләшүне генә фаразлады. Шуна күрә очрашу княгиняның хадимәсе. ягъни Ефросиньяның күз алдында үтәргә тиеш иде.

Гыйшкый нәфесне тышаулап буламы сон? Үбеш-кочыш Мәгъшукларның йөрәкләренә төште.

—Мин бер теләгенә дә каршы килмим,—дип пышылдады кыз егетенә уралган хәлдә.

  • Күңелемә коткы салма, әүвәл никах,дип кайнар тынын өрде Александр.

—Сынау өчен генә әйткән идем,—диде Наталья,—шатландырдың, чын хан икәнсең.

u Александр «хан» сүзенә суга батканда саламга ябышкан кешедәй ябышты. Йөгәнсез хисләр өермәсен басу өчен бу бик уңайлы форсат иде.

 

алшстАг

—Беләсеңме, Кремльдә без өчәү бит, өч Казан ханы,—дип, гүзәлкәйнен кочагыннан арынды —мин: Александр—Үтәмешгәрәй, Ядкәр—Симеон һәм дә Шәехгали.

—Мина бер хан да җитә,—диде кыз иреннәрен бүлтәйтеп.

—Бу житди мәсьәлә,—диде Александр янә дә читкәрәк елышып,—син бу нечкәлекләрне белеп торырга тиеш, Наталья, без бит бер жан—бер тән буласы затлар.

—Әйт соң, мин нәрсәне белеп торырга тиеш.

Александр сөзелеп кәләшенә бакты. Ул моңарчы Натальяга туры карарга кыймыйча күз генә аткалап ала иде. һәм кыз ничектер күңелендә ап-ак йөзле булып уелып калган. Озынчарак ак йөз! Ә анын йөзе түгәрәгрәк икән ич. Ак та түгел, шикәрдәй ягымлы тонык төс. Күзләре зур. зәнгәр. Алары туры килә. Борыны да—очы аз гына өскә таба тырпаебрак торган почык борын. Ә килешле. Ихтимал, кемгәдер Наталья егылып китәрлек чибәрдә күренмәс, әмма Александр өчен суырып йотардай матур иде Наталья, матурлык алиһәсе.

— Кәләшен чибәрме?—дип елмайды Наталья анын йотылып карап торуыннан кәефе килеп,—иркәләр—назлар идеи

Александр вәсвәсәгә бирелмәде, кызнын кулыннан үбеп алды да. өзелгән сүзен ялгап жибәрде.

—Бер казанга ике тәкә башы сыймый диләрме әле? Без менә шул хәлдә. Дөрес. Шәехгали хан Касыймыннан читкә чыгып йөрми хәзер. Ә менә Симеон чамадан тыш көнчел, хөсетле вә һавалы бәндә. Пычрак ягарга гына тора, патшага төрле гайбәт сүзләр җиткерә. Имеш, Анастасияне сихерләүдә мин дә катнашканмын. Казанда үз башы гына булсынга жан- фәрман тартыша. Ходай каршында да, патшабыз алдында да минем намусым пакь-чиста. Иоанн Васильевич моны үзе дә яхшы белә. Шул ук вакытта. Симеонны да үз янында тота, аңа Руза каласын багышлады. Дөресен әйтергә кирәк, Симеон яхшы воевода, орыш остасы.

Бу хакта сүз кузгатуымның сәбәбе шул, әлеге гайбәтләрнең атан— мөхтәрәм воевода кенәз Воротынскийга да, сина да килеп ирешүе бар Минем һич тә нахак бәла иясе булып, сезгә күләгә төшерәсем килми.

—Кайгырма, хан,—диде Наталья,—синен кебек үк мин дә сүз кешесе Онытма, без бер-беребезнен каны белән ант эчтек

Караб жинелчә генә чайпала-чайпала дулкыннарны ерып, алга омтыла. Ә җилкәннәр киерелгән Дөрес юнәлеш биргәндә жилне таба беләләр икән

—Дингезнен тоз сеңгән шифалы һавасы сулыш өчен ифрат та файдалы,— диде Непея,—күкрәкләр кинәеп китә

— Бер жан иясе дә күренми, су өстендә акчарлаклар була торган иде. алар кая сон?—дип шөбһәләнүен белде Александр Очсыз-кырыйсыз дәрья эчендә ул үзен тузан бөртеге шикелле генә хис итә иде

—Акчарлаклар ярдан ерак китми бит,—диде Непея,—жан иясе мәнфәгатендә исә ялгышасыз, яшь дустым, әнә, сул якка күз төшер әле

Александр офык читендәге җилкәнсез ике кара көймәне шәйләп алды. Офык Коткысында югалышып-югалышып та торалар, янә калкып чыгалар.

—Дөньядагы ин зур балык,—дип анлатма бирде илче.

—Балык?!

—Әйе. балык, кит балыгы.

—Алар карабка һөжүм итмиләрме сон?

—Юк, юашның юашы ул мәхлуклар Ә үзләрен аулыйлар, мае-сөяге өчен.

 

Көн арты көн үтте. Тора-бара Александр да дингезгә ияләшә башлады. Шуна тәңгәл рәвештә әнгәмәләрнен дә асылы үзгәреш кичерде. Хәзер инде сүз башлыча Англия, инглизләр турында иде. Непея ана бик күп файдалы мәгълүмат бирде.

Инглизләр женаза мулласыдай бик төгәл халык икән, һәр минутлары исәптә, ди. Чакырылган жиргә нәкъ әйтелгән вакытта барып, билгеләнгән арада китеп тә баралар, имеш, кеше өстендә тормыйлар. Өстәлләреннән шәраб өзелмәсә дә, исергәнче эчү гадәте юк икән. Шунын белән бергә, сыйлаганны яраталар ди, үз кесәләреннән чыкмаса, хәтта бокалларны да санап тормыйлар икән. Билгеле инде, инглизләр дөньяның иң зыялы кавеме!

Александрны инглизләрнең кунактан хуҗалар белән саубуллашмыйча да, сый-хөрмәт өчен рәхмәт тә әйтмичә качып китү гадәтләре гаҗәпләндерде. Бу сон ran-гади оятсызлык лабаса.

Александр Англиядә үткәргән бер ел эчендә боларнын барысын да үз җилкәсендә татыды. Инглизләрнең кабарынган ата күркәдәй кукраерга маһир икәнен дә, раштуада бер көрәк кар бирмәс саранлыкларын да өстәр иде әле ул әлеге сыйфатларга. Театр дигән сәхнәгә мөкиббән булып утырулары үзе бер сәер тамаша. Ул туп тибү тагын. Башка сыймастай хәлләр. Шулай да анын йөрәгенә үткәне инглиз язуы булды. Урыста бер хәреф бер аваз белдерә. Аларныкында исә боткадагы ярмадай буталып беткән. Аваз хәрефкә бөтенләй туры килми. Аваз башка, хәреф башка. Берничә хәреф укмашып, бер аваз да тәгаенләргә мөмкин. Дөрес, ул язу өлкәсенә тирәннән кермәде, башлыча сәүдә мөнәсәбәтләрендә кулланыла торган сөйләм үзенчәлекләрен генә өйрәнде. Әйтергә кирәк, ул рәсми булмаган вәзгыятьтә инглиз сәүдәгәрләре белән тылмачсыз да аралаша ала. Мәскәүгә кайткач та тел өйрәнүне дәвам итәчәк. Башкалар өчен дә мөмкинлекләр тудырылачак. Аерым алганда, Мәскәүдә Инглиз үзәге ачу турында килешенде. Лондоннан бер төркем белгеч Рәсәйгә чыгып та кипе инде.

Шөкер, ел заяга үтмәде. Ә жаны барыбер Мәскәүгә тартылды. Белеп әйткәннәр шул: үз илең—Гөлстан, кеше иле—чүрстан. Англиянең томанлы жепшек кышыннан соң Архангелның салкынча җәе дә Александрга ожмах сыман тоелды. Яр буендагы әрсез акчарлакларның чәрелдек тавышы гүя ләззәтле моң. Беренче тапкыр гына күргәндәй һәр нәрсәгә шаккатып, исе китеп барды:

—Кара әле, кара, нинди матур чыршы!

—Тапкансың матур нәрсә,—диде сак башлыгы сәерсенебрәк,—чатлы- ботлы кәрлә. Жәй кыска, шуңа күрә үсә алмый, туфрагы да туфрак түгел.

Александр бу сүзләргә колак та салмады, чөнки күңеле ләззәтле уйлар дәрьясында чайпала иде. Шулай булмыйча, тиздән кәләше белән очрашачак ич!

Сагынды, бик сагынды ул аны. Күрешү вакыты якынайган саен, сагыну хисе дә көчәя генә барды. Их, әкияттәге кебек тылсым иясенә әверелсән иде дә, керфек кагып, күз ачып йомганчы сөйгәнеңнең кочагына керсәң иде! Шуңа күрә атларын чаптырды да чаптырды. Ә ике-өч көннән бу тизлеккә чыдый алмыйча алар бер-бер артлы сафтан да чыга башлады.

Кенәз, ашыгу борча тотканда гына ярый,—дип, ризасызлыгын белдерергә мәжбүр булды жайдакбаш,—якын ара түгел бит

Никадәр генә ашкынып кайтса да, Мәскәү Александрны кочак жәеп каршы алмады. Шәһәр капкасы янында эскортны тупас рәвештә туктатып тентеделәр.

—Барыгыз да ат өстеннән төшегез, тикшерү үткәрәбез,—дип акырды капка башлыгы. Ниндидер сәер каравыл иде бу. Иярләренең бер ягында эт
башы эленгән, икенче ягында—себерке. Бер-бер юлбасар өере булмагае.

  • Мин патшаның вәкаләтле илчесе,диде Александр,—тоткарларга хакыгыз юк.

—Ха-ха,—дип йөгәнсезләнеп шаркылдады тегесе,—безгә патшадан кала барча юлчыларны да тикшерү хокукы бирелгән, беләсездер, шәт, күктән төшмәгәнсездер.

Буйсынырга туры килде, чөнк