Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАНАТЛЫ ЛӘБИБ

 

 

 

 

 

ЛӘБИБ ЛЕРОНГА 50 ЯШЬ

Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә язучы шагыйрь, прозаик, драматург, әкиятче, пародияче, эпиграммачы, сатира-юмор остасы.. Саный китсән. әдәби жанрларның һәммәсендә дә үз канаты бар икән ләбаса Ләбиб Лероннын' Өлкәнрәк язучы агайларның «Энем, пакусны кин алдырасың, болай чәчелүең сыйфатка сукмыймы сон9»—дип искәртүләренә ул үзе; «Ни телим-шуны язам Халыкка кайсы ярыйдыр— үзе сайласын, мина барысы да ярый...»—дип шаяртып жавап бирә

 

калыная.

Үткен вә жор телле, урыны белән шактый ук усал төрттергән бу пародия- эпиграммалар, гыйбарәләр тәнкыйть вазифасын да үтиләр иде. Ни генә булса да, телгә алынган әсәргә, яисә язучыга бик шәп реклама да бит әле бу. Укучылар арасында гына түгел, язучылар мохитендә дә әдәби битарафлык хөкем сөргән заманда шушы ваемсызлыктан автор үз ысулы белән сискәндерергә, уятырга тырыша

Тәнкыйть дигәннән, Гарифжан Мөхәммәтшиннын эпиграммасы искә төште

 
   

Халыкка кайсы ярыйдыр, дигәннән Моннан нәкъ егерме бер ел элек Ләбиб Лероннын «Күрше тавыгы» дип аталган эпиграммалар һәм пародияләр китабы дөнья күрде. Балалар һәм үсмерләр өчен инде берничә җыентык чыгарырга өлгергән язучының чын мәгънәсендә халыкка танылуы иде бу. «Бездәге әдәби вакыйгаларны колачлый алган—бу бик тә кызыклы күренеш!»—дип. әлеге китапка карата Фәрваз Миннуллин да үз фикерен белдергән иде Инде килеп, шәхсән үзем дә шаһит: «Күрше тавыгы», студентлар тулай торагында кулдан-кулга йөри торгач, тәмам юкка чыкты—китапны мина кире кайтармадылар Соңгы күргәндә ул шактый тетелгән, таушалган һәм. калынайган иде. Игътибар итсәгез, фәкать күп укылган, битләре кат-кат актарылган китап кына

 

Төшкә керде Ләбиб Лерон— Тәмәкесе көйри иде Шигърият басуларыннан Чүп-чар утап йөри иде

Берничә ел элек, язучы, шушы «чүп-чарны утау» ниятеннән. «Сәхнә» журналында махсус сәхифә дә ачып җибәрде. «Мин дә жырлыйм шырдыйны » дип атала ул. Биредә дә Ләбиб Лерон үзенә тугры булып калды кемлегенә карамастан, мәгънәсез вә тозсыз, чүп-чар жыр авторларының, башкаручыларның тетмәсен- тетеп тәнкыйтьләде

2008 елда дөнья күргән «Сөяксез тел» китабы инде узган гасырда калган «Күрше тавыгы»нын уңышлы дәвамы булып чыкты. Хәер, монысы хакында—соңрак

Ижатнын. шигъриятнең символы—канатлы ат Без исә бүген әдәбиятыбызның канатлары парә-парә киселгән вә йолкынган заманда яшибез Татар әдипләренең
дә бик азлары гына «канатларын» саклап кала алды. Ләбибнең сонгы елларда язылган лирик шигырьләре—бу канатларының исән-сау. нык икәнлегенә дәлил. Гаяз Исхакыи. Кәрим Тинчурин. Һади Такташ. Хәсән Туфан. Мөхәммәт Мәһдиев. Мөдәррис Әгъләмов кебек әдипләр хакындагы «Багышлаулар бабы»нда автор шагыйрь буларак та. шәхес буларак та төгәл ачыла, минемчә. Бу җөмләдән янә шунысын да әйтү урынлы булыр: инде менә дистә ел дәвамында Ләбиб Лерон татарның олуг шәхесләренә багышланган әдәби-музыкаль кичәләргә сценарийлар яза. Бу затларның фикерен-кыйбласын. язмышын анык күзаллау, аңлау өчен язу халәтендә автор алар дөньясына, алар заманына чума, алар булып яшәп ала һәм бу анын лирик-фәлсәфи шигырьләрендә дә чагыла билгеле.

Ләбиб Лероннын янә бер канаты—драматургия, балалар өчен дә. өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза ул. «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык жүләре» пьесалары Әлмәт театрында, ә «Урмандагы тамаша». «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә, радиодан да тапшырыла. Сонгы елларда анын Буа һәм Түбән Камадагы Татар дәүләт театрларында өлкәннәр өчен язылган яна пьесалары сәхнәләштерелеп, уңыш казанды.

Балалар өчен шаян-шук шигырь яза икән, ул үзе дә бераз тиктормас-жор малайга әверелә, ә инде лирик-фәлсәфи шигырьләрендә, хикәя-бәяннарында Ләбиб Лерон ил агасын хәтерләтә. Нәкъ менә шушы әверелешләр аңа ижат күгендә табигый- иркен рәвештә канат жилпеп очарга мөмкинлек тудыра да инде. Бер жөмләгә сыйдырып әйткәндә: Ләбиб Лероннын ижаты яшь аралаш көлә белү кодрәте белән көчле, үзенчәлекле. Аның спектакльләрен тамаша кылганда да. шигырь-хикәяләрен укыганда да мин шуны тойдым.

Төрле елларда Нажар Нәҗми. Шәүкәт Галиев. Илдар Юзеев. Батулла. Фәнзаман Баттал. Зөлфәт кебек күренекле каләмдәшләребез Ләбиб Лероннын талантын зурлап үз сүзләрен әйттеләр.

Исем кую остасы—монысы да әдипнең янә бер канаты. Лемон Лерон улы Лероновнын үзенә дә Ләбиб дигән әдәби тәхәллүсне әллә Ркаил Зәйдулла, әллә Туфан Миңнуллин кушкан анысы. Вәләкин әдәби әсәрләргә, сәхифәләргә шәп исем уйлап табу җәһәтеннән аңа тиннәр аз. Үземнең дә беренче хикәяләремә исемне Ләбиб белән бергә кушкан идек. Бактың исә. Фәиз Зөлкарнәйнең «Әверелеш». Ркаил Зәйдулланың «Ил». Газинур Моратның «Мин дөньяны тынлыйм» китапларының да исем авторы—Ләбиб Лерон икән.

«Идел» журналының күп кенә сәхифәләре исеме («һәйбәт-гайбәт», «Ша-Ярыш», мәсәлән). «Салават күпере«ндәге «Шалтмылтфильм»—аның иҗат җимеше. Әле дә хәтердә—моннан ун-унбиш еллар элек «Шалтмылтфильм» әкият-комиксларын (авторы—Л.Лерон) күренекле язучыбыз Батулланын малайлары зар-интизар булып көтеп алалар иде. Инде алар да милләтебезгә хезмәт итүче гаярь егетләр булып үсеп життеләр.

Ләбиб Лероннын төп канаты, әлбәттә—балалар өчен иҗат итү! Мөдәррис Әгъләм 1988 елда: «Безгә Ләбиб кебек егетләргә таянырга кирәк. Кайсы редакциядән генә мөрәҗәгать итмәсеннәр, ул эшли. Халыкка кирәк, балаларга кирәк дигән гаме бар!»—дип язган булса, 1989 елда исә Мөхәммәт Мәһдиев болай дигән иде: «Балалар өчен язу өлкәннәр өчен язуга караганда да кыенрак дип беләм. Бу җәһәттән Ләбиб талантлы егет, язачак егет». Күренекле каләмдәшләренең ышанычын вә өметен аклады әдип «Янгырнын ял көне». «Транзистор үч ала». «Тәгәрмәчле чана». «Таһир маҗаралары». «Кояшны кочкан малай». «Борчак шыттырам»—бу китапларга тупланган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, пьесалар—инде менә чирек гасыр дәвамында ничә буын татар баласын үз дөньясында яшәтә, тәрбия кыла!

Быел әдипкә 50 яшь тула. Тәрҗемәи хәлен кыскача гына бәян итәм: Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Балачагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза.

 

ЛЭВИВ ЛЕРОНГА .'.О яшь

бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986-1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондынын Татарстан бүлеге дирек­торы вазифасын башкара.

Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул - «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Ләбиб Лерон—Татарстан Язучылар берлегенен Шәйхи Маннур (1994), Абдулла Алиш (2000) һәм Фатих Хөсни (2006) исемендәге премияләре лауреаты Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдәге ижади хезмәтләре өчен 2002 елда ана Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде 2007 елда шагыйрь Республиканың Муса Жәлил исемендәге премиясенә лаек булды. Ул—1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы

Жан дусты Ркаил Зәйдулланың аңа багышланган шигыре болай башланып китә:

Без сабыйлар иленнән бит. дустым'—

An-ак болытларга тиенеп.

Яшьле керфек кебек янәшәдә

Еллар канат җилпи, күк биек'

Ак карларда җиләк тамчысыдай

Безнең гомер Яз да. яз. сабый.—

Бу чуалган куллар хушлашуның

Эндәшүе сыман гасаби

Мин дә, аңа кушылып, дәвам итеп, болай дим: бүгенге залиманә дәвердә сабыйлар иленә хыянәт итмичә яшәвен—үзе бәхет бит ул. фәрештәдән ингән канатларың исән-сау булсын, үз Ватанында озын-озак яшәргә насыйп әйдәсен!

P.S-Быел август-сентябрь айларында Кытай карамагындагы Шәркый Төркестан якларында булдым. Андагы татарлар белән аралаштым Байтак дуслар табып кайттым мин аннан. Шуларның берсе—Мәхмүт Ул үз машинасында туристларга Тянь-Шань тауларын күрсәтеп йөри. Шундый сәфәрләрнең берсендә юл буе мин ана Ләбиб Лероннын үзем белән алып килгән «Сөяксез тел» китабыннан пародия- эпиграммалар укып, көлдереп бардым. Мәхмүт үзе дә Ләбибкә охшаган, мыеклы да, хәтта аның яшьтие дә, ин мөһиме—юморны аңлый

Интернет заманы бит—саубуллашканда без анын белән электрон адресларны алыштык.

Әле кичә генә Мәхмүттән хат килеп төште

«Сөяксез тел»не укып чыктым Ачуланма, кире кайтара алмыйм—миннән дә кемдер чәлдергән Тиздән Казанга жыенам—яшьтинең үзен күреп, яңа китабын табарга иде!»—диелгән иде анда.