Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АЛДЫМДА—ЧИКЛЕ ЧИКСЕЗЛЕК...»

 

РӘМИС АЙМӘТНЕҢ ИҖАТ ПОРТРЕТЫНА ШТРИХЛАР

Хәзерге фәлсәфи поэзиядә үзенчәлекле тасвирлау стиле белән аерылып торган шагыйрьләрнең берсе—Рәмие Аймәт. Анын лирикасы, әйтерсең, яшәешне аны- күңеле аша үткәреп, кайгы-сызлану аһын сеңдергән сыктау һәм хөрлек лирикасы. «Айның аръягында» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгына (2004) кергән фәлсәфи әсәрләренең төп темасын билгеләп, шуны әйтергә була анда Инсаннын рухи бәйсезлеге алга сөрелә. Илаһи бу бәйсезлек Яшәешнең фажигалелеген анлаган мәлдә генә таныла. Мондый фәлсәфә шагыйрь иҗатында Илаһият кануннарына буйсынмаучы гыйсъянчылык кебек кабул ителә.

Р.Аймәтнен лирик герое ике дөнья арасында калган: «Әллә сон мин күкләр канунына. Жирләрнекенәме буйсынам9». Яшәешне шулай югарыдан, биектән күзәтү анын «мин»енә язмышны богау итеп кабул итүдән арынуга ярдәм итми Киресенчә, лирик герой кичеп чыга алмаслык экзистенциаль ситуациядә—яшәешнең һәм җанынын метафизик проблемалары алдында ялгыз кала.

Дөньяларның кайсы читендә мин.

Вакытларның кайсы чигендә.

Гомеремнең кайсы мизгелендә,

Хыялымның кайсы күгендә

Яшим икән?

(«Икән?»)

Р.Аймәтнен лирик герое белән танышу сонгысынын эчке дөньясында гармония юклыкны да ачарга ярдәм итә. Гармония юк, чөнки герой Жирдәге тормыштан канәгать түгел, күп очракта ул үзен Яшәешкә каршы куя Бу. үз чиратында, ялгызлык хисенә, кешенең Галәм-Жиһан алдында кечкенәлеген анлауга. бу уйдан туган күнел сыктауларына китерә.

Мин Җирләргә төштем Озаккамы '

Яшәп туйгач җирдә яшәүләре

Авыр булмас микән ?

Ни кылыйм?...

(«Мнн Җирләргә тәштем»)

Р.Аймәтнен сурәтләү алымы гади түгел: образлары «челтәрле», шул ук вакытта тирән эчтәлекле һәм күпмәгънәле. Бу стиль без бүген күреп белгән башка
шагыйрьләр
стиленнән күпкә
аерылып тора һәм аны «гыйсъянчы экзистенциалист стиле» дип атарга мөмкинлек бирә. Р.Аймәт лирикасы һәр кешенең хыяллары, шатлык-кайгылары, хәл ителәсе мәсьәләләре белән тулы үз дөньясын тудыруы идеясен матур гәүдәләндерә. Шул ук вакытта кеше тышкы дөнья —яшәеш, җәмгыять белән көрәш алып бара: яшәү өчен, тапталмыйча исән калу өчен.

Төн—кабер Аһ. монда никләргә

Хакимлек итә соң Төн генә?

(«Мин монда!»)

Мондый көрәш шәхесне яшәү максаты һәм вазифасы турында тирән уйларга этәрә.

Бу дөнья—гарасат мәйданы

Әллә соң яшәү дә—бер м;әза?!

Р.Аймәт иҗатында Х.Такташнын хөр һәм бунтарь иҗат рухы чалымнары үзен сиздерә. Шул ук вакытта интеллектуаль шагыйрь буларак танылган Р Фәйзуллиннын шигъри хөрлек билгеләре дә төсмерләнә.

Очыш көтәм.

Соңгы әверелеш . .

Күзләремдә таичы-тамчы шигырь

Яна. яна...

Яңа шигырь булып

Кабынырга тора дөрләп бәгырь

Рәмие Аймәт—дөньяга үзенчә карарга ярата торган шагыйрь. Ул тудырган шигъри мифологемаларнын кабатланмас үз йөзе бар, укучынын фантазиясе, яшәеш турындагы белемнәре һәм, ин әһәмиятлесе, әдәби архетиплар җыелмасы тирән булганда, анын шигырьләре бөтен матурлыгында ачыла.

Әсәрләренең композициясе нигезендә чиксез пространстволы һәм ачык вакыт категорияле, каршылыклы һәм күп вариантлы лейтмотивлар системасы ята Анын лирик герое җир тормышына мөкиббән китмәсә дә, язмыштан рухи азат түгел. Язмышка бәйле булу, тәкъдирдән уза алмау лирик геройнын һәр аһәңендә сизелә.

«Алдымда— чикле чиксезлек!» шигыре гомуми Яшәешнең акрынлап чишелеше кебек яңгырый.

Ачдымда—

ЧИКле ЧИКСЕЗЛЕК'

ИРЕКсез ИРЕК!

Тирбәлә дә мираж булып.

Югала эреп.

Яшәештә Кеше ялгызы торып калгач, үзен кодрәтле итеп тоя. Әмма теләгән нәрсәләргә ия була алмаганын аңлаудан адәм баласына бирелгән ирекнең чикләнгәнлегенә инана. Шуны тану ноктасында «ирексез ирек»кә ия булудан туган хис экзистенциаль хисчәнлеккә алышына.

Жир кысаларындагы яшәештә инсанга тыелган һәм тыелмаган кануннар бар. Эш-гамәлләрнең әнә шулай чикләнгән булуы үзен яшәештә кодрәтле итеп тоярга теләгән адәм баласы өчен газаплы тартышка әйләнә: тыелган гамәлләрдән баш тартыргамы, әллә алар иркенә бирелергәме? Йөрәк-күнел киңлегендә барган бу тартыш җанны әрнетә, бимазалап тора, көчне ала.

Гүләп тора җир һәм күкләр

Вакыт чигендә.

 

Кемдер дәшә: «Кич чикләрне.

Кич син. чигенмә!»


Җиһанда адәм баласы акыл белән аңлап, күреп бетерә алмаган дистәләрчә «чикләр» бар: реаль һәм ирреаль тормыш чикләре, яшәү һәм үлем чиге, еллар чиге, җаннарның рухи үсеш кичерү чиге, үткән-бүгенге-киләчәк чиге, акыл белән акылсызлык чиге, гөнаһ белән гөнаһсызлык чиге Ниһаять, без акылга да сыйдыра алмый торган параллель яссылыклар чиге! Жир кешесе булган лирик герой яки теләсә кайсыбыз мондый чикләрне үтеп чыга аламы, кодрәтлеме аңа адәм баласы? Үз теләге белән куркусызлыкны әләм итеп, җаваплылыкны тоеп, Инсан теләсә кайсы чикне үтеп чыга ала! Әмма моның өчен аның рухы саф һәм чикләрне үтәрлек үзгәрешләргә әзер дәрәҗәдә булырга тиеш: «Кич чикләрне. / Кич син. чигенмә!» Лирик герой аңында әнә шундый өндәү уяна. Шул ноктада үзенең яшәештәге урыны хакындагы хакыйкатьне ачарга теләгән лирик герой Җиһанның экзистенциаль бөтенлеген һәм онтологик чиклелеген аңлый. Жирдәге Яшәеш ана Үксез (ятим, беркемгә дә кирәкми торган) булып тоела. Әлеге сыйфат Р.Аймәтнен яшәеш концепциясендә еш кына төп мотивка әверелеп китә.

 

Яулап алган бар тарафны

Бөек Үксезлек.

Алдымда—

ИРЕКсез ИРЕК'

ЧИКле ЧИКСЕЗЛЕК!

Беренче карашка, шагыйрь иҗаты шәхси кичерешләр, эмоциональ сөземтәләрдән генә торган тәэсир калдырса да. лирик геройның автор «мин»е белән тәңгәл килмәвен, аның мөстәкыйль фикерләү сәләтенә ия булуын аңлыйбыз. Лирик герой Яшәешнең чиксезлеге, бөеклеге алдында үзенең көчсезлеген ача, шуңа да кире Күккә —Илаһияткә омтыла. Бу теләк Илаһиятне «сагыну моңы»н барлыкка китерә.

Җаным ашар. Күк капкасын ачып.

Мәңгелеккә—тынлык иленә...

Мин китәрмен...

Мәтәм гөсләсендә

Үкси-үкси соңгы кыл елар

Баш очымда үксез күкчәчәк тә

Кайтуымны көтеп сулкылдар...

(«Мин китәсе көн»)

Автор җанының киеренкелеге шигырь юлларының өзеклегендә, аларның күпнокталар белән тәмамлануында, мәгънәви басымга ия сүзләрнең еш кабатлануында да чагыла. Татар шигъриятенә X Туфан кабат кайтарган «Хафиз стиле»н куллануда (беренче һәм соңгы юлларның кабатланып килүе) яшәешне кабул итүдән, үз миссиясен аңлаудан туган эчке киеренкелекнең зураюын күрсәтә

Бәллүр кебек садә иртәләрдә. Ак биләүдә чакта бар җиһан. Иңнәренә килеп кунар кебек. Канатларын җәеп ак илһам.

5. .к. У • № и

 

Уйлары,wo һич юк киртәләр дә.

Бәллүр кебек садә иртәләрдә,

Кайбер тәнкыйтьчеләр Р.Аймәтнең сурәтләү теленә хас «сүз уенын» аңлап бетермиләр, аны формализм кебек кабул итәләр. Асылда ул шагыйрьнең сәнгатьчә эзләнүләрен, яна образлар, төзелмәләр табуны максат итүен дәлилли. Р.Аймәтнең Инсан концепциясендә кеше үзендә Күк һәм Жир яссылыгын йөртүче буларак күзаллана. Күкләрдә туган илаһи, чиста, горур, бәйсез Жан Жиргә иңәргә мәжбүр ителеп, үзен тоткынлыкка эләккәндәй хис итә. Жир тормышы аның өчен читлек. Рухи жан анда җилкенә алмый, тормыш аны үз кысасына утырта һәм «үз кубызына биетә».

Киләчәк? Юк!!!

Үткән—кара урман.

Җан ташына тимер читлектә Сур быргысын өрә фәрештәләр— Вакыт килеп җиткән соң чиккә.

Инсанга Жир тормышында өч төрле илаһи юл бирелә: белемнән түбән юл, белем эчендә инанып яшәү һәм белемнән югары инану белән яши торган юл. Бу өч юл кешенең нинди рухи яссылыкта яшәвен, нинди процесслар кичерәчәген күрсәтә. Р Аймәтнен фәлсәфи концепциясендә күбрәк «белем эчендәге инану» сиземләнә. Мондый принцип татар шагыйрьләренең күпчелегенә хас. Бары тик «белемнән өстен инану»га ия булган шәхесләр генә Җиһан турындагы белемнәреннән канәгать булмыйча, аны тирәнәйтү уе белән яналар. Бу Илаһи утка омтылышта, анын нурына тартылуда чагыла.

Шагыйрь иҗатында еш кулланылган Жан һәм Тән мотивлары турында сөйләгәндә, без лирик геройның Жан образы формасындамы, әллә Тән образы рәвешендәме чыгыш ясавын анлап бетерә алмыйбыз. Без Тән белән Жан арасында нинди бәйләнеш барлыгын, бу ике төшенчәнең бербөтенме, әллә ике мөстәкыйль башлангычмы икәнен күзәтергә әзер торырга тиешбез. Шагыйрь әлеге ике төшенчә белән бик кыю, житез эш итә, ягъни алар бер үк әсәр кысаларында да бер-берсенә әверелешкә (метаморфозага) дучар булалар. Вакыт-вакыт укучыга тән һәм жан үрелешеннән азат ниндидер икенче бер чынбарлык та күзаллана башлый.

«Мин әле тумаган» шигырендә туу һәм үлем категорияләре урынына, шагыйрь Илаһилык һәм Туу яссылыгына мөрәҗәгать итә: «Мин әле тумаган, мин әле / Үрелеп бакмаган дөньяга». Ана каршы яшәешнең туасы җаннардан гамьсез рәвештә гүләве китерелә.

Яшәеш турында сөйләгәндә аның нинди булуын, ничек тормышка ашуын дәлилләү өчен нык, тирән тәҗрибәле булу сорала. Яшәеш фәлсәфәсе шагыйрьдән яки философ булуны, яки «тормыш турындагы тирән белемнәр»не таләп итә. Югарыда әйткәннәр Р.Аймәт фәлсәфи концепциясенең чишмә башын табуны сорый: шагыйрь мондый белемнәрне кайдан алган икән, аңа бу фикри образлар ничек килә?

Жан һәм Тән теориясендә башкаларга бәхет бирү дигән өлеш бар. Нәрсә дигән сүз бу? Бу альтруистик сыйфат, ягъни нәфес кебек жаннын түбән катлавыннан, эгоизм сыйфатыннан югарыга күтәрелү, башкаларга ярдәмгә килү кебек үк, аларга рухи җылылыкны бирү. Жанның нигезендә әлеге сыйфат бармы-юкмы икәнен билгеләү өчен ярата белү, синең тормышка мөнәсәбәтен, башкаларга мөгамәләң төп күрсәткеч булып тора. Рухи үлчәнеш, рухи халәт — инануны дөнья турындагы белемнәрдән югары куеп, шуна омтылган Жан өчен үзмаксатка әйләнгән юл. Шагыйрьнең «мин»е үзен Яшәеш эчендә таба, бу аны куркуга сала. Яшәешне ул эмпирик сыйфатлар җыелмасы итеп күрә, чөнки андагы һәрбер күренешне, предметны танып, белеп, тотып карап була.

«Мәгънә эзлим» шигырендә лирик герой яшәешнең асылын гына түгел, анда
чынга ашырылган үзенең дә асылын—яшәргә тудырылуының мәгънәсен табарга омтыла. Әсәр, гүя, борынгы грек фәлсәфәләренең «Үз-үзенне танып бел» дигән карарын шигъри дәлилләгән кебек, «Үз-үземне эзлим үземнән» дигән төп идеягә беркетелә.

Мәгънәсезгә узган еллармы бу?

Мәгънә эзлим һәрбер мизгелдән.

Мин үземне эзлим башын иеп

Тирән уйга талган һәр гөлдән

«Читләтелү» шигыре асылына илаһи нур салынган кеше образынын дөньядан «сөрелергә» омтылышын ассызыклый. Яшәешнең бөтенлеген ачарга омтылган Инсан әсәрдә үз асылының бөтенлеген саклап калырга тырышучы буларак кабул ителә. Әмма гармонияле, камил дөнья урынына «читлек», «чонгыл». «киртә- читән» кебек каршылыкларга эләгеп, яшәештән читләшә, үзен маргиналь итеп тоя башлый.

ЧИТәннән ЧИК-кирТә үреп.

ЧИТләшәм дөньясыннан

Мин—дөньяга, дөнья—миңа

Әйтерсең сыймый сыман

Соңгы ике юлда лирик геройның дөнья белән каршылыгы куерганлыгы чагыла. Үзенең Җиһанга матурлык өләшү өчен түгел, сыналу өчен китерелгәнен анлый ул

Р.Аймәт укучыга әзер җавапларны такмый, ә лирик уй-кичерешләр процессын тасвирлауны өстен куя. Шуңа да аның лирик герое һәрвакыт I затта, «мин» исеменнән сөйли, чынбарлыкның күренешләре авторның «мин»ендә чагылыш таба. Әсәрләренең күпчелегендә кулланылган монологик фикерләү шагыйрьнең яшәешне актив рәвештә танып-белергә омтылуына ныклы дәлил.

Шагыйрьнен «Автопортрет» әсәре аның үзе турында мәгълүмат бирүдән битәр. Яшәешнең нинди формалар, образлар аша чагылышына тулы характеристика кебек кабул ителә. Шигырь тирән фәлсәфи эчтәлекле. Моңа шагыйрь образлы чагыштырулар, милли мотивларны янача шәрехнамәләр белән тутыру аша ирешкән: «ялгыз нур», «сынга әверелгән» моң, учакның «күзгә күренмәгән ялкыны», «кайтып житалмаган кайтаваз», ниһаять, әсәрнең үзәгенә бастырып куярлык «давыл эчендәге тынлык» һәм «тынлык эчендәге зилзилә» гыйбарәләре!

Җиһан тулып аккан ак Моңның мин

Сынга әверелгән халәте...

Давыл эчендәге бер Тынлык мин.

Тынлык эчендәге Зилзилә

Анти ном ияләргә корылган бу шигырьнең төп мәгънәсе бу хәятта «мин»нен яшәп калырга мөмкинлеге тумау булып анланыла, чөнки ул хәят яссылыгына җитәргә аз гына калганда «өзелә дә кала»: йә сынык нур булып, йә тумый онытылган җыр. йә булмаса, «язылмыйча калган аять» рәвешендә. Нәтиҗәдә, янәшәдә генә дөнья барлыгын күреп, аңа җитеп булмавын лирик герой таный: «Мин, гасырлар буе кайта-кайта, кайтып житалмаган кайтаваз».

Шагыйрь давыл һәм тынлык, тынлык һәм зилзилә кебек каршылыклы эчтәлекле төшенчәләрне бергә бәйли, нәтиҗәдә, алардан яна мәгънә, яна тәэсир туа. Галәм хаосы (давыл) эчендә бөтен барлыгы белән тотрыклылык үрнәге булган Тынлык, гүя. мәңгелек йортны—Илаһиятне ассоциацияләштерә. ә зилзилә исә шул Илаһияттә бәргәләнә торган һәм автор иҗатының үзәк лейтмотивын билгеләгән «тынгысыз җан»га ишарәли.

Үлем яки Яшәү төшенчәләре Р.Аймәттә ачыктан-ачык кулланылмый, ул аларны «урап-урап», төрле ишарәләр, чагыштырулар, метафоралар аша атый. «Мин китәсе көн» әсәре дә шундыйлардан. Монын кебек бәхилләшү эчтәлеге белән сугарылган әсәрләр татар фәлсәфи лирикасында аз түгел. Әмма шагыйрь куркынычлыктан битәр яшәүнең дәлиле булып калган хатирә идеясенә нигезләнә. Хатирәнең эчтәлеге исә үткән хәятны киләчәктә сагыну хисе белән тулылана. Шагыйрь ижатынын буеннан- буена кызыл жеп булып уралып барган Хәтер төшенчәсе киләчәктән бүгенгә карап ана бәя бирү рәвешен ала.

Мин китәрмен

Мәтәм гөсләсендә

Үкси-үкси соңгы кыл елар.

Баш очымда үксез күкчәчәк тә

Кайтуымны көтеп сулкылдар

Шагыйрь әсәрләрендә гәүдәләнгән Инсан—Җиһанның бер өлеше, «күңел күгенә» Җир хәятын сеңдергән һәм Җир тормышында «күзгә күренә торган сынга әверелгән» илаһи форма. Илаһиятнең уйлый торган бер нуры. Ул, Адәм Җиргә иңдерелгәч тә, куркып һәм сокланып Җирне кабул иткән кебек, хәятган алган кичерешләрен чагылдыра. Адәм Җирдәге күренешләрне беренче тапкыр исемнәре белән атаган шикелле, Р.Аймәтнең лирик каһарманы да аларны үзенчә, кабатланмас рәвештә атый.

Анын Илаһият чигендә торган лирик герое, Илаһияттәге башка затлардан аермалы буларак. Яшәешнең серен аңлый торган итеп бирелә. Дөрестән дә. Инсанга Тудыручы тарафыннан бирелгән рухи хөрлек, дөньялыкта үзе теләгән рәвештә хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирелү, анын яшәештәге роле һәм вазифасының жаваплылыгын билгели. Шуның белән Адәм баласы илаһилыктан башка дөньяда яшәп карый алмаган фәрештә кебек затлардан аерыла. Шагыйрьдә «дөнья һәм мин» яссылыгы формалаша. Яфрак, чык, янгыр, томан кебек татар әдәбиятында еш кулланыла торган образлар аңарда лирик герой белән турыдан-туры бәйләнешле, алар герой белән каршылыклы бәйләнештә торган «макрокосм»ны ачыкларга ярдәм итәләр. Бу жәһәттән аның әсәрләренең эстетик төшендә Х.Туфаннын һәм рус шагыйре А.Тарковскийның фәлсәфи карашларына аваздашлык сизелә.

Я человек, я посредине мира.

За мною мириады инфузорий,

Передо мною мириады звезд

Я между ними лег во весь рост—

Два берега связующее море,

Два космоса соединивший мост.

(А.Тарковский)

Шагыйрьнең тормыш һәм дөнья картинасы фламанд рәссамнары кебек гротесклы, образлы, куе буяулы. Мәсәлән, «Эзләмәгез мине. » әсәрендә дистәләрчә мен йөзләрдән тукылган тормышка лирик герой куе ярсу буяулар белән әрнү һәм үкенеч тулы хисләрен сызып уза.

Беркайдан да эзләмәгез мине'

Сез эзләгән җирдә мин булмам

Эзегезгә кар суы да түгел.

Зар суы да булып мин тулмам.

Экзистенциаль хисчәнлек сыйфатына ия булган лирик геройның жаны чынбарлыктагы яшәешкә, кешеләргә үпкә саклый. Лирик герой бер үк вакытта үпкә катыш чәнчеп әйтелгән сүзенең яралый алуыннан тантана итә төсле. Ике
дөнья чигенә күтәрелгән, гүя, кешеләргә үпкә саклый торган яраланган фәрештәне хәтерләткән лирик герой вакытны алдан күрү сәләтенә ия кебек анланыла: «Әле китәргә дә өлгермәдем.—/ Сагындыгызмыни шулчаклы?» Әлеге шигырьдә жир гамьнәреннән ваз кичәргә теләү темасы алга чыга. Бары шунда гына лирик герой тынычлык таба алачагына ышана.

Тормыш ваклыклары белән мәнгелек яшәеш хакында оныткан адәм балаларының кемнеңдер дөньяга тууында һәм соңгы юлга җыенуында гаме юк. Кешенен кадере килгән мәлдә түгел, соңгы сулышы өзелгәч кенә анланыла.

Сагындыгызмыни?. Сагынырсыз!

Мин башка шул. башка оядан.

Әлеге юллар исән чагында кадерләре беленмәгән Г.Тукай, Г.Исхакый. Һ.Такташ кебек талант ияләренең кайтавазы кебек яңгырый

Эзләмәгез мине беркайчан да.

Кайтмаска (!) дип киттем Дөньядан!.

Шигырьдә кулланылган каршылыклар бер-берсен көчәйтеп, лирик геройдагы фаҗигалелек хисен арттыра Шигырьнең буеннан-буена сузылган сагыш хисеннән автор хәят мәгънәсен эзләү дигән катлаулы һәм борчулы темага күчә. Вакытны туктатып калып булмаслыгын аңлап, хәятта үз урынын табарга омтыла.

Айлар, еллар буе м;авап көтеп.

Күзләремә баккан бар галәм

Үз күчәрем тирәсендә үзем

Сәгать угы сыман әйләнәм...

(«Икән!?»)

Р.Аймәт лирикасының төп мотивларыннан берсе—илаһилык дәрәҗәсендә карала торган рухи азатлык турында уйланулар. Исеменнән үк яшәеш белән метафорик каршылыкны күрсәтә торган «Мин әле тумаган» шигырендә илаһи иҗатның ни рәвешле тормышка ашырылуына шаһит булабыз.

Мин әле тумаган, мин әле

Үрезеп бакмаган дөньяга

Мин әле Мәңгезек иренендә

Бөрегә төйнәлгән бер Дога.

Автор тарафыннан туасы җаннарның ике параллель дөнья арасында—Илаһият белән Хәят чигендәге чагы тотып алынган Шагыйрь аны образлы итеп, «Айның аръягында» дип атый. Әлеге шигырьдә Илаһи яшәешнең һәр мизгеле кадерен белеп калырга омтылу белән бергә, Дөньяда яшәү эчтәлегенең тирәнлеген тою сиземләнә.

Мин әзе тумаган, ә инде.

Ә инде арылган яшәп тә...

Жир тормышын тасвирлау монда да метафизик планда бара. Гүя лирик герой, үзеннән алда иңгән миллион җаннарның хәятын өйрәнеп, гомер һәм тормыш дигән күренешләрнең ни өчен бирелгәнен беләсе килә. Аныңча, Мәңгелек түгел, ә җир тормышы—танып белеп бетермәслек бер күренеш. Шуңа да ул акыл белән аны аңларга омтылганнарны куркыта. Шул рәвешле, яшәеш тоталь куркыныч кебек кабул ителә. Нәкъ шушы ноктада авторның яшәеш турындагы карашлары башка татар шагыйрьләренең карашларыннан аерыла.

Р.Аймәтнең шигырь корудагы осталыгы яшәешнең һәм чиксезлекнең рухи
бушлыгыннан арынырга ярдәм итә. гүя шагыйрь, жир белән күк арасында калып, бөек сәнгать хакында уйлана. Башкалар беркарусыз язмыш гозерен үтәгәндә, аның лирик герое шул рәвешле үзенә игътибарны беркетә, яшәештә һәм күкләрдә «үзе турында үзе сүз ала». Лирик минен югары сәнгать дәрәҗәсенә этәреп, әйтелгән һәр сүзнең, яңгыраган һәр гыйбарәнең шагыйрь жанын. «күңел нурын» «түгү» өчен кирәклеген анлыи Шуңа да ул, шәхси кичерешләр яссылыгына күчеп, яшәештән бөтенлек эзли. Гармония, бөтенлек, камиллек эзләү аны бер Аллага, бер тормышка омтылышта күрсәтә

Кичер. Тәңрем!

Безнең инде күптән

Күкләр белән ара өзелгән.

Әллә шуңа безне бер Илаһым

Мәхрүм иткән күңел күзеннән.

(«Сукыр»)

Җирдә яшәүнең тәмен татыган лирик герой сагыш аһәңе яктысында дөньялык белән бакыйлык чикләрен күңеле яссылыгында үлчи, ул хәзер Жиргә иңәргәме- юкмы дип түгел, ә аннан китәргәме-юкмы дигән сорау белән газаплана.

Китәргәме?

Калыргамы бу дөньяда? Китсәң, бар да кала. Калсаң.

Китәр кебек, качасылары да.

Р.Аймәтнең лирик герое—Абсолюттан иңгән Хакыйкать буларак күзаллана. Вакыт булып та, чынга ашырылган хәят булып та чагылыш тапкан, кирәк икән адәм баласы сурәтенә керә алган Хакыйкать!

Мин—Вакыт...

Минбер мизгел, үткән киләчәк тә

Мин—кыямәт. олуг Нух көймәсе

Мин—тәу аваз, хәтта, соңгы чик тә.

(«Вакьгг монологы»)

Бары тик Хакыйкатьнең Жир йөзеннән югалуы гына хәятнын җимерелүенә китерүгә «Тәүбә көтәм!» шигырендә ишарә ясала:

Ай тотылган диеп уфтанмагыз,

Мин тотылдым бүген Ай булып.

Дөм караңгы Гүя җирләр—күккә.

Күкләр җиргә төште убылып

Ай тотылу монда Хакыйкатьнең юкка чыгуы, иманнын югалуы булып анланыла Тоталь фажигалелеккә китерә торган мондый күренешнең сәбәбе итеп, шагыйрь Хакыйкатьне ассоциаиияләштергән Илаһидан йөз чөерүне саный.

Күпме яктыртсам да дөньягызны.

Серле нурларымны аямый

Белмәдегез кадерем!

Нурым харам!!

Җирдә—золым Барыйм кая мин?

Тәүбәгә килә белмәгән адәм балаларына соңгы кисәтү булып «Беркайчан
да эзләмәгез мине! / Сез эзләгән жирдә мин булмам».—дигән сонгы аккорд янгырый.

Р.Аймәт лирикасында хөр жан, сагыш мотивларына уралган герой белән янәшә атлаган Хакыйкать, аннан ваз кичү яки аны югалту мотивы XX гасыр башынын кайнар хисле, хөр рухлы шагыйре Һади Такташнын «Жир уллары трагедиясе» әсәренен сюжет сызыгын тоемларга булышлык итә Гүя, Р.Аймәт Һ.Такташнын әлеге әсәрендәге катлаулы вакыйгаларны, төп геройнын кичерешләрен ижатынын буеннан-буена сәйләндәй чәчкән. Р.Аймәттә очрый торган Жаннын Җиргә инүе. Күккә кайтырга омтылу, дөньянын инсанны кабул итмәве, рухи бәргәләнү—болар барысы да Һ.Такташнын әлеге әсәренә потенциаль реминисценцияләр һәм аллюзияләр булып кабул ителә.

Шулай да, экзистенциаль рухта иҗат иткән башка татар шагыйрьләреннән аермалы буларак, Р.Аймәт шигырьләрендә бөреләнгән тормышны адәм баласының рухы сынала торган көрәш итеп тою хисе көчәергә өлгерми кала.

Бүгенге татар шагыйрьләренең күбесендә кабатлана торган уртак мотивларның берсе—ул Ялгызлык мотивы. Кеше дөньяга туган мәлдә һәм киткән чакта ялгыз, дип ялгызлыкны якты буяулар ярдәмендә тасвирлаган Зөлфәт белән рәттән Р.Аймәт тә ялгызлыкны күңелне, жанны чистарта, дөнья гамьнәреннән сафландыра торган бер халәт дип таный.

Мин Сиңа сусадым..

Синсоңгы утравым

Синнән дә

Туг(ы)ры. чын дустым соң юкмы?!

(«Ялгызлык»)

Ялгыз калу—шәхеснен «мин»ен танырга, яшәештә эшләнгән эшләрне барларга, үз-үзенә хөкем чыгарырга һәм тәүбә итәргә булыша

Сиңа кайттым исә. мин—Ирекле.

Үзем—әсир, үзем —хөкемдар ..

Р.Аймәтнен яна гасыр башында язылган шигырьләре ижатынын икенче этабы булып күзаллана. Аларда шагыйрь Жир хәятынын исәпсез-сансыз вакыйга- сурәтләренә игътибарын арттыра төшә. Монда инде ул Күкләрдән иңеп, дөньялыкта яшәргә дигән карарны таныган, ана буйсынган зат буларак чыгыш ясый Шулай да Мәнгелекнен серен йөрткән күңеленең ин түрендә ул Күкләр белән хушлашып бетермәгән, ана кайту өметен сүндермәгән.

Көтәр идем—

Көтәр кешем дә юк.

Барыр идем—

Каршы кем алыр?

Бу дөньяның сурәте дә беркөн

Күзләремдә эреп югалыр

(«Юк»)

Үз-үзе алдында үзен аклау кебек янгыраган «Көтәм хәзер бары Үземне мин, / Кайтам хәзер бары Үземә», дигән юлларда Инсан туганчы ук рухына сеңдерелгән асылын саклап калырга тиеш дигән ислам дине тәгълиматларының берсе чагылыш тапкан Шул жәһәгтән Р.Аймәт ижатында Яшәеш сурәте белән янәшә мөстәкыйль атлый торган Инсан сурәте дигән төшенчә барлыкка килә Монда яшәешне кеше образы аша ачуга караганда, күбрәк Инсанны каршылыклы яссылыклар яктылыгында тасвирларга омтылу көчле. Төп яссылыкларның берсе—ул Кешенен чиксезлек һәм мәңгелек киңлекләре белән тоташкан эчке үлчәме Саф һәм эчкерсез Инсан гүя Жиргә төшеп бозыклык, ялган, мәкер маскасын кия.

Сюжет —ялган.

Уен —фальш.

Минме

Режиссерның тере курчагы?

Җитәр! Җитәр!'

Мин масканы салам

һәм мәңгегә чыгам уеннан.

(«Җитәр»)

Р.Аймәтнен Жиргә төшмәс өчен интуитив бер көч белән карышкан лирик каһарманы, ниһаять, тормышнын «мәрхәмәтсез уен» икәнен таный. Инсан монда исән калыр өчен төрле битлек киеп яшәргә мәжбүр ителгән мәхлук бер бәндәгә әверелә. Платоннар, Сократлар заманында ук ясалган бу ачыш, шагыйрь иҗатында тәкърарлау табып, Инсан дигән бөек исем белән яшәешкә күчкән җаннарның ваклануын, үз асылын җуюын дәлилли.

Мин масканы салам...

Аһ, сагындым.

Кайтыйм инде, җитәр, үземә.

Минме соң бу?

Аптырашта калды.

Танымыйча тора көзге дә.

Космогоник мәгънәдә анланыла торган Инсан образы Р.Аймәт иҗатының буеннан-буена аның илаһи асылын яктырту өчен кулланыла. Моңда кешенең Жиргә җибәрелүенең төп вазифасын раслау максаты куелмый. Биредә Кеше аеруча бер киеренкелектә ачылган һәм тыгызланган образ буларак чыгыш ясый.

Йомгаклап әйткәндә, көйләп укыгандай укыла торган, тантаналы метафоралар белән сугарылган һәм «югары ижадилык»ка нисбәт иткән бу поэзия тормышны раслаудан бигрәк, кешенең Илаһият белән Жир тормышы арасындагы халәтен ачуны өстен куя. Р.Аймәт шигърияте экзистенииаль һәм гыйсъянчылык хисчәнлеге белән сугарылган, ул—хис һәм фикер шигърияте Кичерешләр анда уйланыла, уйлар нәтиҗәгә илтә. Шагыйрь тудырган фәлсәфи концепциядә ислам дине кануннары ачыктан-ачык чагылмаса да, милли архетип дәрәҗәсендә сакланып калган образлар һәм мотивлар ярдәмендә мифологемалар тудыру, анын татар-мөселман мәдәниятенә нигезләнүен дәлилли. Аллаһны тану—Р.Аймәтнен эчке инануы, ул шагыйрьнең сүз белән ясалган сурәтләреннән киңрәк.