Логотип Казан Утлары
Шигърият

БӘГЫРЬДӘ БАР—ТАШЛАР

Минем халкым


Мәшһүр тарихчы
Л
.Н.Гумилев истәлегенә


Татарларга күпме яла яккан
Мөтәтарихчылар—оялмый...
Тик онытмыйк: ничек тырышсаң да,
Саф алтынга шакшы йогалмый.


Һәр халыкның була чын асылы,
Кан коюдан тора—кемнеңдер...
Яулап алган җирдә баскынчылар
Чиркәүләрен салып өлгерер.


Китапларын җыеп учак ягар,
Җылынырга түгел, туңмаган...
Илбасарлар шулай халыкларның
Тарих ДНКасын «тунаган».


Китаплары янса, хәтер калган.
Сеңеп калган хәтта ташларга.
Хакыйкатьне аңлау кая инде
Мәңге айный белмәс башларга!


Хәтер яши һәрбер күзәнәктә,
ДНКасын алып карагыз.
Меңъеллыкның инде яңасына
Исән килеш кереп барабыз.


ДНКалар гына җитми икән,
Кояш шаһит, шаһит җилләр дә.
Алар әйтер татар булдыклы дип,
Санамагыз аны юләргә!


Шакшы түгү һаман дәвам итә,
Татар ерткыч, имеш, кыргыйдыр.
Укый калсаң, чәчләр үрә торыр,
Таш балбаллар хәтта сызгырыр.


Шовинистлар иртә куанмасын
Татарларга диеп кич җиткән.
Белсен алар: хакыйкатьне ачар
Арысланнар чыкты читлектән.


Татарларым бакыр, көмеш түгел,
Борынгыдан затлы алтын ул.
Ничә тапкыр кылыч аша үтеп
Исән калган газиз халкым ул!


Төркиләр


(урыс тарихчыларына)


Тауларны да тез чүктерде алар,
Кочакларын җәйде далалар.
Төркиләрнең тояк тавышына
Капкаларын ачты калалар.


Җир читеннән гүзәл Римгә кадәр
Җилдерепләр узды атларда.
Тояклардан очкын сибелеп калды
Җир тетрәтеп үткән чакларда.


Буйсындырды илләр, халыкларны,
Курыкмыйча керде орышка.
Тарих тәгәрмәчен борып булмый.
Кире боралмыйсың, тырышма!


Буйсындырган,
Кайчак җиңелгән дә,
Майлы калҗа гел-гел эләкми.
Барны бар дип язу гына дөрес.
Уйдырмалар фәндә кирәкми!


Шушы хакта сөйли таш кыялар,
Тузлар сөйли, тузлар бу хакта.
Борынгылар сүзе—
хакыйкатьнең үзе.
Язылган бит, кергән китапка.


Елкы ите пешкән учакларны
Җиз кылганнар һаман онытмый.
Ул учаклар күптән сүнгән инде.
Бүген көле аның җылытмый.


Мин татармын,
Рәсми кәгазьләрдә
Гомер бакый шулай теркимен.
Мин татармын,
Димәк, бер баласы,
Газиз балакае төркинең.


Атиллалар, Кубратлар белән
Җай чыкканда йөрим мактанып.
Их, җиләсе иде Римгә кадәр
Берәр дөл-дөл атка атланып.


Хыялланыр өчен туган кеше,
Алдашырга ләкин хакы юк.
Без күптәннән инде мокытландык,
Ә мокытның юньле аты юк.


Чиркәү чаңы

I


Даң-доң, даң-доң,
Суга чиркәү чаңы,
Тыныч кына тыңлап булмый аны.
Чиркәүләрсез нинди Рәсәй булсын
һәм чиркәүсез булсын нинди даны?!


Тиккә түгел: һәрбер шәһәр белән
Чиркәү арты чиркәү калыкты да.
Чиркәү чаңы тәре походына
Рухландырды гади халыкны да.
Даң-доң!


Ил дәүләтнең көче артсын өчен
Шәһәрләрне күбрәк төзү кирәк.
Шәһәр—кальга.
Шәһәрләрдә—чиркәү,—
Хөкемдарга алар һәрчак терәк.


Терәк булыр яулар чапканда да.
Кирәк булыр җиңеп кайтканда да,
Һөҗүмнәрне кире какканда да,
Базарында коллар сатканда да,
Кәеф-сафа корып ятканда да...


II


Балкып тора чиркәү гөмбәзләре.
Яуга чыга чирү, кенәзләре.
Ымсындыра Казан, Кырым, Нугай,
Күчем ханда байлык чутсыз бугай.
Даң-доң!


һәм башланды тәре походлары
(Сугышлардан Рәсәй бер туктармы?)—
Көне-төне чиркәү чаңнар какты.
Елгаларда, тулып, каннар акты.
Даң-доң!


Тәре йөрде кылыч белән бергә,
Күпме шәһид керде кара гүргә.
Исәннәрен чукындыру өчен,
Чиркәү басты яулап алган җирдә.
Даң доң!


Фәхешләнеп бара бөтен дөнья,
Татарымның рухы сау булса да...
Чукындыру һаман дәвам итә,
Яулап алыр җире калмаса да...


Даң-доң!
И Илаһым, мәдәт бир!


Каракош


Каракошлар таныш миңа
Ишетеп тә, күреп тә:
Сокландырганы һавада.
Шом салганы—гербта.


Гербта ул ике башлы,
Куз өстендә каш сыман.
Кемгәдер каш, миңа исә
Бәгырьдәге таш сыман...


Дөреслек


Дөнья шундый: дөрес сүзгә кытлык,
Кем иренми—барсы алдаша.
Түрәләрнең биргән вәгъдәсендә
Пәйгамбәрләр хәтта адаша.
Ә күпчелек кыла тамаша,
Чын дөреслек саркый кан аша
...


Өзелмәгән өмет


Яшь чакларда затлы кием киялмәдек,
Ә шулай да дөл-дөлләрне иярләдек.
Ут чыгардык баскан җирләрдән,
Эш курыкты гаярь ирләрдән!


Кабатланмас яшьлек тантанасы,
Төпкә җикте күптән заманасы,—
Куаныргамы, әллә зарланасы?


Тынычландык, мисле алаша без,
Хөкүмәтне эчтән эттәй сүгеп.
Хатын белән тәмләп талашабыз.


Тик кайвакыт күңел алгысый да
Килә
гайре табигый бер эш эшлисе:
Яшен булып ук яшьнәүләр кая,
һич югында
айгыр кебек бер кешнисе!


Димәк, базда дары бетмәгән,
Ком коелыр картлык җитмәгән...