Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗНЕҢ ГОМЕР

Хәтер барлау


Шундый чаклар була—
Кайвакытта
Үз-үземне хәтта танымыйм,
Ә югыйсә Урбар авылының
Шул ук моңсу Гарифҗаны мин.
Шул ук җырчы Мещан урманының
Мең яралы ап-ак каены
,
Мең кармакка капмый уйнаклаган
Урбар елгасының җәене.
Миндә дә нәкъ меңнәрдәге гамьнәр,
Меңнәрдәге ачы хәсрәт
,
Куанычым гына әзрәктер,
Шатлыкларым гына әзрәк..
Көзге кырау кунган кылганнар күк
Сирәк чәчем генә аграк,
Инде тоттым дигән хыял гына
Ераграк кешни,
Арырак.
Ә югыйсә шул ук Гарифҗан мин
,
Шул ук исәр.
Шул ук хыялый.
Унсигездәге күк йөрәгемә
Ел да сандугачлар оялый.
Оялый да, таңда җырлар өчен
Җыр язарга куша,
Җыр сорый,
Язлар җитсә күңелем
Бер ашкыну белән
Тәүге чәчәк көтеп җирсүли.
Унсигездәге күк сөя белә
,
Унсигездәге күк алдалый,
Унсигездәге күк алдана да,
Үзенен, алданганын аңламый...
Уйчанлыгы тагын мулрак аның,
Бераз моңсуырак күзләре,
Шул күзләрнең төпсез дәрьясында
Балачакның керсез эзләре.
Ул эзләрнең башы
Ерактагы ап-ак
Томаннарга кереп югала,
Югала да,
Бакыйлыкка күчкән дусларымның
Хатирәләренә урала.
Белмим,
Елак көзләр микән,
Әллә язлар микән
Мине шулай уйчан итүче?
Тик шомланма,
Мондый хәлем минем
Болай гына,
Ул моң—үтүче.
Килер бер көн—
Чиксез моңнарымны
Таң җилләре куып таратыр,
Күңелемдә барын оныттырып
Язгы таңдай балкып таң атыр.
Килер бер көн—
Барлык уйларымны
Төпләренә бикләп хәтернең
Син кайларда, таянычым, диеп
Мин елмаеп сиңа дәшермен.
Хәтер төпкелендә яшәр моңнар,
Күзләремдә иңрәр эзләре.
Юккамыни,
Нигә моңсу синең күзләрең, дип
Сорый идең бик еш элгәре
...


Шундый чаклар була—
Хатирәләр мине кабат бер кат
Үткән елларыма кайтара,
Сизгерлеген барлап намусымның
Хәтер төпкелләрен актара.


Хәтер көне


Мең биш йөз илле ике...
Мең биш йөз илле ике...
Сыкрый җан сулкылдап

Аныкы...
Синеке...

Минеке...

Бабайлар илем, дип юк
Сугышкан, җан аткан,
Казанда Иделгә

Ташкындай кан аккан.
Ишелгән әрнүдән
Колшәриф мәчете,

Мәетләр кимергән

Рәсәйнең ач эте.

Казанның таңнары

Кан күк ал бүген дә,

Тәреләр, тәреләр
Казанның күгендә...

 

И татар, юк синең

Илең дә, телең дә...

Килешмәк каызнда

Синең пакъ көлеңдә.

Казына әрнетеп


Татарның ярасын—
Башыңны бер игәч
Кайларга барасың?!

Бер игәч башларны
Булмый шул күтәреп—
Октябрь,
Салкын җил
Үзәккә үтәрлек.
Октябрь,
Мең биш йөз
Илле ике, илле ике...


Турайганмы башлар—
Аныкы?
Синеке?
Минеке?


Безнең гомер

 


Безнең яшәү бары каралама,
Язалмадык акка күчереп
,
Хәлсезләндек, ахры, яши яши
Хәтсез югалтулар кичереп.


Ихласы да булды, уены да—
Үзебезчә булды барысы да
,
Туры юлда кайчак сөртенгәнбез
Ашыгудан, әллә ярсудан.


Башлаганы булган, ташлаганы,
Югалтканы... сөеп бетерми,
Уйламыйча нокта куйганбыз шул,
Кую кирәк чакта өтерне.


Изге эшләр азрак башкарылган,
Кыеклары күбрәк кылынган,
Заманы да килде—йөрмәдек шул
Чәчәк җыеп кына болыннан.


Без күрәсен башка кемнәр күрсен—
Язмышларга шулай язылган,
Сабырлыклар кайчак җитмәгәндер.
Түзәр чакта тузып азылган.


Ә гомер бер, күпме үкенсәң дә
Булмый аны кире кайтарып.
Безнең гомер бары каралама—
Шуны аңладым беткәч картаеп.


Язалмадык аны күчереп акка,
Анысына вакыт калмады...
Ә шулай да юкка яшәлмәгән,
Гомер үткәч шуны аңладым.


Бу дөньяда юкка яшәлмәгән—
Нидер калыр җирдә бездән дә,
Искә алыр кемдер без утырткан
Алмагачтан алма өзгәндә.

 

 

Кешелек

 

I


Үсеп килгән чакта хыялларга
Очам дигән өрпәк ак канат,
Әнә дошман, диеп, бармак төртеп
Тоттыралар кулга автомат.


Күңелләрдә язгы гөлләр кебек
Бөреләнгән чакта җыр, шигырь
Әйдә яуга, диеп, оран салып
Кидерәләр иңгә тар шинель.


Кеше.кеше. нигә әле шулай
Күңел дәрьяларың тар синең—
Бәгырь төпләреңдә аңламаслык
Мәкер, караңгылык бар синең.

 

II

 

 


Кылыч ясый кеше, мылтык ясый.
Иген игә, гөлләр үстерә,
Көйли-көйли уллар үстерә ул,
Үсеп җиткәч яуда үтерә.


Акыл җуеп гашыйк була белә,
Җырлар яза аңың алырлык,
Бомба ясый бер сулышы белән
Бар дөньяны утка салырлык.


Кеше, кеше, синең акылыңа
Торып-торып хәйран калырлык.
Кешелекнең бәхете булсын дисәк
Кешеләргә бирсен сабырлык.


***


Хәтерлимсең, мин елмайдым сиңа карап?
Үпкәләдең шулчак миңа бармак янап,
Ә аннары икәү бергә кочаклашып
Төн үткәрдек синең белән йолдыз сана
п.


Тик санына чыгалмадык без аларның
(Әллә рабем өстәп торды яңаларын!)...
Йолдыз санап үткән төннәр гомер буе
Дәвалады безнең йөрәк яраларын.

 

***


Мин бакчамда эшлим әле бүген—
Бер ялгызым кишер сирәклим,
Әллә нинди уйлар килә башка.

Уйлыйм үзем,
Аларны да инде
Сирәкләргә, ахры, кирәк дим.


Бере-берен куа уйлар башта
Берсе арты берсе караңгы:
Иле шундый,
Яшәеше рәтсез.
Кешеләрдә намус калмады...


Әллә нинди заманага язмыш
Язып куйган безнең картлыкны.
Әллә, мәйтәм, барысына төкереп
Гөнаһсыз чакларга кайтыйкмы?


Пакьләү өчен котсыз замананы
Бездә инде җегәр калмаган.
Үзем менә ялгыз кишер чүплим.
Ялгыз үз-үземә зарланам.


Ә югыйсә нигә зарланулар—
Үзебез төзегән тормыш икән бит,
Сирәклисе иде гөнаһларны,
Ә мин менә кишер сирәклим.